Логотип Казан Утлары
Пьеса

ПАПИРОС САТУЧЫ


(Ике картиналы күренеш)

КАТНАШАЛАР:

Ядвига.

Шляпалы кеше.

Милиционер.

I КАРТИНА

Бессарабия. Чик буендагы. кечкенә бер шәһәрчек. Урам чаты. Унөч яшьлек молдованка. озын гына буйлы, иңнәренә таралып төшкән куе кара чәчле, үткен кара күзле Ядвига, муенына тартма асып, папирос сатып тора. Аның яныннан кешеләр үткәләп йөриләр.

Ядвига (үтеп киткән кете саен такмаклап).

Базар бар, сәүдә бар, алып кит.

Алып кит, акчасын салып кит...

Шляпалы кеше (туктап). Товарың әйбәт күренә. Ә үзең... шулай ук начарлардан түгел. Кайчанда булса анаң берәр узгынчы чегән белән йоклаган булса кирәк. (Папирос карый.)

Ядвига (кәефе килеп). Кызык кеше син, абый! Менә бусын ал. Диңгез артыннан килгән товар. Исе генә дә ни тора!

Шляпалы кеше. Мин узган ел тагын да кызыграк идем әле. Менә бу шляпа хәрап итте мине. (Башыннан шляпасын салып, аны бармагына кидерә, әйләндереп окрсбәрә.)

Ядвига (бөтенләй мавыгып, авызын ачып карап тора, тарт­масы авышып аның папирослары коелалар). Кызык кына кеше син, абый!

Шляпалы кеше. Мин сиңа ошадым алайса? Шулай да то­варыңны болай койма, кошчыгым. Файда итә алмассың. (Җиргә коелган папиросларны алып-алып бирә.) Безнең Бессарабия җирен­дә шляпалы кешеләр күп булыр, аларны күргән саен папиросларың­ны болай коя башласаң... әтиең өйгә дә кертмәс.

Ядвига. Минем әти бөтенләй юк та әле.

Шляпалы кеше. Әтиең булмаса әниең бар. Әллә мине бел­ми дип беләсеңме?

Ядвига (кызыксынганнан кызыксына барып). Белсәң, әйт, без кайсы урамда торабыз соң?

Шляпалы кеше. Күмер базары рәтендә торасыз. Сезнең өйдән узып бер-ике чат киткәч тә, спирт заводы бар.

Ядвига (куанып). Белмәдең, белмәдең... безнең өебез бөтен­ләй спирт заводы ягында түгел. Спирт заводы ул шәһәрдән чыгып киткәч... урман эчендә ул.

Шляпалы кеше (папирос алып кабыза). Бу товарың чынлап та мактарлык икән. Диңгез артыннан килгән товар дидең шикелле. Синдә һаман буламы ул? (Күп кенә итеп акча ыргыта).

Ядвига (аптырый төшеп). Нишләп болай күп итеп бирәсең? Ул бит ике сум гына тора.

Шляпалы кеше (көлеп). Папирос ике сум торса, мин сиңа унике сум бирәм. Ун сумы синең тешләрең өчен. Тешләрең бик матур синең, кызый. Миңа бик ошады. Мин әле синең ул тешләрең­не күрер өчен тагын да килгәләрмен, кошчыгым.

Ядвига. Ә папирос начармыни?

Шляпалы кеше. Алла сакласын, һич алай дип әйткәнем юк. Чынлап менә, папиросың шул кадәр шәп, хәтта минем башымда шляпам тормый башлады. (Көлә.)

Ядвига (үз-үзенә). Нинди кызык кеше!

Шляпалы кеше. Ә син миңа акча санап торырга кушасың. Акчаны аны хәерчеләр генә саныйлар. Мин хәерче түгел бит.

Ядвига. Син кем соң, абый?

Шляпалы кеше. Минме? Мин урамның бер башыннан икен­че башына йөгереп йөрүче кеше. Иртәдән алып төшкә чаклы кеше­ләр янында мин йөгереп йөрим, төштән алып кичкә чаклы кеше­ләр үзләре минем янымда йөгереп йөриләр.

Ядвига (үз-үзенә). Нинди кызык кеше!

Шляпалы кеше. Спирт заводы янындагы эшчеләр бистәсенә- дә йөгереп йөрүче кеше кирәк дип ишеткән идем әле. Кичкә таба шунда барам. Кайда дидең әле син ул заводны? Шәһәрдән чыгып, бераз баргач, түгәрәк урман эчендә дидеңме?

Ядвига (аның болай сората башлавыннан кинәт күңелсезләнеп). Булса соң?.. Әллә мине озатып куярга да кушар идеңме?

Шляпалы кеше. Хәзер үк түгел, әлбәттә.

Ядвига. Соңгарак озатыр дип уйлыйсыңмы?

Шляпалы кеше. Икенче әйләнеп килгәндә минем акчам та­гын да күбрәк булачак. Аннары тагын мин сиңа бер җиңнән кереп икенче җиңнән чыгып йөри торган кызыл күзле күсе алып килә­чәкмен. Шулай булганда ярыймы? Ә? Килешәбезме шулай?

Ядвига. Элек күсеңне алып килеп күрсәт әле, аннары карар­быз.

Шляпалы кеше. Күсене берне түгел, икене алып киләм. Курыкма гына. (Шляпасын бармак очында әйләндерә-әйләндерә- китеп югала.)

Ядвига (яңадан такмакларга тотына).

Базар бар, сәүдә бар, алып кит.

Алып кит, акчаңны салып кит...

ПӘРДӘ

II КАРТИНА

Шул ук урам чаты. Кич. Батып бара торган кояшның кызгылт нурлары- папирос сатучы кызның чәчләрен кызылга манганнар.

Ядвига. Урамның бер башыннан икенче башына йөгереп йөр­гән өчен акча бирә торган булсалар, мин көне-төне йөгерер идем. Менә бу тартманы муйныма асып монда басып тормас идем... Кызык кына абый булды ул. Ә үзенең акчасы шундый күп, шундый күп. (Уйланыбрак.) Тукта, нишләп соң ул миннән спирт заводын сораш­тырды? Спирт заводына йөгереп йөрүчеләр кирәк, имеш... мине алдап китәрмен дип уйлагандыр. Машук апа кызы диләр мине. Әнә, милиционер абый килә, сорыйм әле үзеннән, ул әйтсә чын була. Теге абыйның күсесен дә алам, менә бу тартмадан да котылам. (Милиционер күренә.)

Милиционер. Мин сиңа бу чатта басып торма дип ничә тап­кыр әйттем! Үзе тагын шундый соң. Тиздән йолдызлар калка баш­лар, ә син һаман шушы тирәдә бөтереләсең. Бар, хәзер үк өеңә кайтып кит.

Ядвига. Мин бер абыйны көтәм, ул миңа кызыл күзле күсе алып киләм диде.

Милиционер. Күп телеңә салынма диләр сиңа.

Ядвига (аны бөтенләй, итетмимә дә). Аннары тагын ул абый шляпасын бармак очында әйләндереп уйный белә.

Милиционер. Кайтып кит диләр сиңа.

Ядвига. Кызыл күзле күсене алмыйча кайтып китәргәме? Өнле икәнсең... (Милиционерга якынрак килеп.) Кара әле, милиционер абый, син ничек уйлыйсың, йөгереп йөргән өчен бер җирдә дә акча бирмиләр, шулай ич?

Милиционер. Әкият сатып торма, синең әкиятеңне тыңлап торырга вакытым юк минем.

Ядвига (экрыпди). Син әкият дисең, ә ул шулай ди. Үзенең акчасы шундый күп, шундый күп... Миннән тәмәке алганда күреп калдым. Урамның бер башыннан икенче башына йөгереп йөргән өчен акча бирсәләр, мин көне-төне йөгереп йөрер идем. Миннән дә бай кеше булмас иде. Әллә нинди абый ул. Үзе тагын миннән спирт заводын сорый.

Милиционер (игътибар беләнрәк). Син кем турында сөйли­сең, кызчык? Нинди кеше ул? Кем ул синнән спирт заводын сораштыра?

Ядвига. Кем белсен аны. Бер абый шунда. Шляпасын бармак очында әйләндереп уйный белә. Ә үзенең акчасы шундый күп, шундый күп...

Милиционер (тагын да ныграк кызыксынып). Акчасы бик күп дисең алай булса? Тагын киләм дидеме?

Ядвига. Тагын киләм диде. Миңа кызылкүзле күсе алып киләм диде. Спирт заводын күрсәтергә кушты. Кызыл күзле күсе бер җиңнән кереп икенчесеннән чыгып йөри ди.

Милиционер (җитди). Шулай диген алайса. Андый абый булгач, көт син аны, көт.

Ядвига. Көт дисең дә, үзем генә куркам шул мин. Әллә нинди кеше булып минем папиросларымны талап китсә...

Милиционер. Алай булгач, тартмаңны күтәр дә, кайтып кит. Синең ул абыеңны мин үзем күрермен.

Ядвига. Кызыл күзле күсене алмыйча кайтып китәргәме? Үзең алып китәр идең бугай... әйдә, икәү бергә көтәбез, икене алып килсә, берсе сиңа, берсе миңа булыр.

Милиционер (Ядвиганы иркәләп). Ә берне дә алып килмәсә? Кызыл күзле күсе урнына, безнең спирт заводын шартлату өчен, кесәсенә бомба тыгып килсә нишләрсең?

Ядвига (батыраеп). Нишләрменме? Спирт заводын күрсәтәм дип алып барырмын да, кызылармеецларга илтеп бирермен. Әллә кур­кып торыр дип беләсеңме? Машук апа кызы диләр мине! Әнә, ул үзе килә... бар, син бер читтә посып тор. Күсесен карагач та, мин сиңа тамак кырырмын.

Милиционер. Ләкин, кара аны, сак бул. Күсесеннән теш­ләтмәсен үзеңне. Мин шушында, өй почмагы артында гына торыр­мын. (Югала. Бераздан шляпалы кете килеп чыга. Ул икенче кием­нәр киенгән, билендә сумка.)

Ш л я п а л ы кеше. Көтә-көтә арып беттеңме, кошчыгым? Урам­ның бер башыннан икенче башына йөгереп йөрү ансат түгел шул

 

ул. Кая әле, иң элек теге диңгез арты тәмәкесен яндырып җибәрик әле. Чынлап та, яхшы мал ул. (Акча ыргыта, тәмәке алып кабыза.) Ядвига. Ә син теге алып килергә дигәнне алып килдеңме соң? Шляпалы кеше. Нишләп алып килмәскә! (Сумкасын күрсә­теп.) Менә монда алар, сикереп чыгарга гына торалар. Иң элек без барасы җиребезгә барыйк, кошчыгым, аннары мин аларны туп-туры синең җиң эчеңә кертеп җибәрермен. Алар менә синең төсле яшь кызларның исен бик яраталар.

Ядвига. Тегендә, спирт заводынамы?

Шляпалы кеше. Чү, әкренрәк. Әйдә, киттек.

Чыга башлыйлар. Ядвига, милиционер ягына карап, нечкә генә итеп тамак кыра. Ут сүнә. Караңгыда берничә тапкыр атышлар булып ала.

Ут кабына

Ике милиционер, конвой астында, караңгылык эченнән шляпалы кешене алып чыгалар. Ядвига, муйнына тартмасын аскан көйгә, кызыксынып аларның артын­нан ияреп килә.

Милиционер. Юк, диверсант әфәнде, кызыл күзле күселәр өс- тенә атланып безнең заводлар эченә үтәргә һәм анда үзегезнең фокус­ларыгызны ясарга маташуыгыз барып чыкмады һәм киләчәктә дә барып чыкмас. Чөнки бездә, папирос сатучы менә бу кечкенә кыз­дан алып уяу һәм ачык күзле чекистлар армиясенә чаклы, бөтен халык постта тора. Күселәрнең эреләрен дә, вакларын да сытабыз һәм сытачакбыз. Әйдә, атла! (Алып чыгып китәләр.)

Ядвига (аларның артыннан карап). Урамның бер башыннан икенче башына йөгереп йөреп акча алам дигән була тагын. Ялганчы!

ПӘРДӘ төшә