Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИНЕМ АВЫЛДАШЫМ

Р. ИЛЬЯС

I

Мин аны поездда, фронтка барганда очраттым.

Салкын январь ае иде. Каты җил ыж­гыра, буран уйный. Паровоз гудогының көчле тавышы, салкын һаваны ярып, еракка сузылып тарала, тирә-яктагы таучыклар арасында, урманнар эчендә, иркен болыннар буйлап яңгырый.

Әйе, без фронтка барабыз.

Кешеләрнең йөзләре җитди. Аларның һәрберсенең күзләрендә ачу утлары балкый, һәрбер хәрәкәтләрендә кис­кенлек сизелеп тора. Аларның кайсы газета укый, кайсы шашка-шахмат уй­ныйлар. Кайберәүләр, урыннарына чал­кан ятып, тирән уйга чумганнар. Нәрсә турында уйлыйлар икән, шуны белсәк иде!

Озак та үтмәде, сәндерәгә тезелеп яткан бер төркем егетләр гармоньга кушылып җырлый башладылар.

Күктә, очкан самолетның

Корычтыр моторлары,

Акфиннәрне чәнчелдерер 

Безнең ил батырлары...

Мин вагон ишегенә сөялеп җырны тыңлый башладым. Саф йөрәкләрдән бөркелеп чыккан бу җырда әллә никадәр моң, әллә никадәр дәрт яңгырый иде. Бер семьяга әверелгән бу кешеләр бер сулу белән сулыйлар, аларның йөрәкләре бер булып тибә төсле. Алар бу ва­кыт нәрсә турында уйлаганнардыр, бел­мим. Бәлкем өйләрендә калган семья­лары, балалары, яшь бикәчләре, сөйгән ярлары турында, ә бәлкем, эшләгән заводлары, фабрикалары, мул уңыш бирә торган колхоз, совхоз кырлары ту­рында, алда торган каты көрәш турында уйлаганнардыр. Ләкин минем йөрәгем бик яхшы сизә, алар нәрсә турында гына уйласалар да уйлары киләчәк бе­лән бәйләнгән. Соң мин үзем дә шул ук киләчәк турында уйламыйммыни!.. Әйе, киләчәк матур тормыш, ялкынлы яшьлек, тагын да бәхетлерәк киләчәк турында уйлыйм. Иптәш Молотовның радио буенча сөйләгән сүзләре колак төбемдә әле дә яңгырап торалар кебек.

Менә гармоньчы егет. Аның уйчан ягымлы йөзе мине үзенә тарта. Мин аңа озак карап тордым. Нигәдер ул миңа таныш кебек күренде. Ул уртача буйлы, чандыррак йөзле, битендә вак-вак кына шадра бөртекләре күренә. Зәңгәрсу күзләре бер зур булып ачы­лалар, бер йомылалар. Яңак сөяк­ләре һәм иреннәре гармонь уйнаган көйгә кушылып кыймылдыйлар. Бар­маклары уттай җитез хәрәкәт итә... Мин аны кайдадыр күргән кебек тә булдым, ул кемнедер хәтерләтә дә иде. Ләкин минем уйланып торырга вакытым булмады. Гармоньчы егет гар­моньга кушылып үзе җырлый башлады:

Без үтәрбез тауларны,

Юк итәрбез яуларны,

Туганнарның хакы өчен

Кызганмабыз җаннарны.

Ул моңлы, саф тавыш белән җыр­лый иде. Аның җырын башкалар күтәреп алдылар:

Бөек көннәр таңында

Без китәбез тагын да,

Ворошилов кушканны,

Юк итәргә дошманны.

Гармоньчы егет гармонын бер читкә куйды да:

— Җитәрегез, егетләр, ял итәргә кирәк, — диде, аннан тирән сулады да елмайды, — шулай да яхшы җырлый­

 

сыз, егетләр. Безнең кызлар ишетсә­ләр исләре китәр иде, — дип өстәде.

Егетләрнең берсе:

— Үзең дә начар уйнамадың, малай Низам, Гөлсем булса, пәп итмичә кал­маган булыр иде, — дип куйды.

— Болай да җитәрлек пәп итте инде, — диде берсе,— кеше-фәлән, дип тормады. Нәрсә ди бит әле тагы...

— Я, я, җитәрегез инде, — диде Низам.

Мин гармоньчы егет Низамнан кү­земне алмадым. һичшиксез, минем аны кайдадыр күргәнем бар. Ул безнеж авыл егете булырга ошый... Мин бөтен гомерем буена күз алдымда сакланган Галләм абыйны очыраткан кебек булдым. Әйе, Галләм абый, мин аны беркайчан да оныта алмам... Ни­зам нигәдер аны хәтерләтә...

II

Жил басылды. Зур күбәләкләр төс­ле булып яфрак карлар очалар. Таң ата башлады. Вагондагы кешеләр ты­ныч йоклыйлар. Ә вагон тәгәрмәчләре һаман такылдый. Ара-тирә кемдер йо­кы арасында мыгырданып куя. Бәлкем ул берәр якын кешесе белән сөйләшә торгандыр, ә бәлкем дошман белән сугыша торгандыр...

Без һаман барабыз. Километр ар­тыннан километр үткән саен сугыш кыры якынлаша бара.

Мине йокы алмый. Берничә тапкыр ятып карадым. Тагын тордым. Төрле уйлар чорнап алалар. Минем иптәшләр бернәрсә булмаган кебек тыныч йок­лыйлар. Мин аларга карап сокланам. Ә менә мине йокы алмый. Уйлана тор­гач, бала чагым исемә килде. Граждан­нар сугышы елларында безнең авылда кызыллар белән аклар арасында ка­ты сугыш булды. Аклар авылның кы­зыллар яклы кайбер кешеләрен җыен, каравыл өе янына китерделәр. Алар арасында безнең күршебез Галләм абый да бар иде. Аны барлык кеше алтхыида тереләй кабергә күмделәр. Аның куе сакал баскан йөзе күз ал­дымда басып тора кебек.

Шул авыр елларны без бөтен семья­быз белән авылдан киттек. Мин авылга кайта алмадым, читтә үстем. Шу­лай да авылның кайбер кешеләре хә­тердә нык сакланалар.

Әле дә хәтеремдә, Галләм абыйны күмгәндә бер малай кабер янында тәгәри-тәгәри елап ятты. Ул да Низам исемле түгел идеме соң?

Аның белән һичшиксез сөйләшергә,, аңлашырга кирәк. Әгәр ул чыннан да Галләм абый улы булып чыкса, нинди күңелле очрашу булыр иде. Алай ди­сәң, Галләм абыйның фамилиясе Гыйлаҗов иде, ә моның — Хәйруллин. Шулай да, белмәссең...

— Иптәш Касыймов, нигә йокла­мыйсың? — дигщн йомшак тавыш мине уйларымнан аерды. Тавыш килгән якка күтәрелеп карадым. Бу Низам иде. Ул тезләрен ике кулы белән то­тып утырган. Йөзендә ниндидер уй­чанлык күренә иде.

— Ә үзең нигә йокламыйсың? — ди­дем.

— Мин йоклап туйдым инде, — ди­де ул һәм җитез генә минем янга төште. Аннан: — Башка төрле уйлар килә, — дип өстәде.

Егетләрнең «Гөлсем» дип шаяртула­ры исемә килеп төште.

— Гөлсем сагындырамы әллә?—дип сорадым.

— Юк ла, — диде ул, — кичә газетада бер хәбәр укыган идем. Акфиннәргә пленга төшкән бер яраланган кызыл­армеец турында язганнар. Сер алыр өчен аны җәзалап бетергәннәр. Шулай да ул серне бирмәгән. Шуннан сож аның бармакларын, колакларын, телен кисеп алганнар, күзләрен чукыганнар. Егет геройларча үлем белән үлгән. Ә икенче бер кызылармеецны тереләй плен алмакчы булганнар. Аның пат­роннары беткәй, бер гранатасы гына калган. Тегеләр якын ук килгәч, ку­бындагы гранатасын шартлатып үзе дә һәлак булган, тегеләрне дә кырган. Менә егетләр ичмасам. Шулар турын­да уйлыйм да күздән йокы кача...

— Әйе, — дидем мин.

Без тәмәке кабыздык. Вагон урта­сындагы тимер мич янына утырдык. Мин аның кем булуын, кайда эшләгә­нен сораштыра башладым. Ул үзенең башыннан үткән бөтен нәрсәләрне сөй­ләп бирде. Ул атасыннан бик яшь кал­ган. Үги атасы кулында тәрбияләнгән. Бала вакытында көтү көткән. Моннан өч ел элек тракторчылар курсын бе­тергән. Күптән түгел генә өйләнгән икән.

Ул сөйли, ә мин эчемнән генә, «бу һичшиксез Галләм абый улы булырга тиеш», дип уйлыйм.

— Кара әле, Низам, син үзең кайсы авылныкы? — дип сорадым.

Ул миңа шикләнгәнсыман карап ал­ды. «Ул безнең авылны каян белсен, аңа нигә кирәк ул?» — дип уйлады ахырысы.

— Чиш мәленеке, — диде.

Мин чак кына кычкырып җибәрмә­дем:

— Чишмәленеке?!

— Нигә гаҗәпләндең? — диде ул.

— Синең атаң Галләм исемле түгел идеме?

Ул тагын гаҗәпләнеп миңа карады:

— Әйе, Галлем исемле иде. Син аны кайдан беләсең?

Низам Галләм абыйның улы! Минем күңелем тулды. Низамны күкрәгемә кысып иркәлисем, сөясем килде. Гүя, минем янымда Галләм абый үзе утыра иде.

Мин Низамның кулларын каты итеп кыстым да үземнең Чишмәле авылыныкы булуымны, эшчеләр арасында үсүемне сөйләргә тотындым.

Ул мине бик зур игътибар белән тыңлап торды.

Шушы көннән башлап без Низам белән бик дуслашып киттек. Безгә та­гын да күңеллерәк булып китте. Ба­лачакларыбызны искә төшереп алдык.

Таң атты. Вагондагылар йокыларын­нан уяндылар, ә без һаман сөйләшә идек әле.

III

Менә безнең фронтка килүебезгә дә ярты айдан артык вакыт үтте. Куллар, битләр дары төтененә буялып карал­ды. Сакал-мыеклар үстеләр. Шулай да юынырга да, кырынырга да ара-тирә вакыт тапкалыйбыз». Снарядлар шарт­лавы, туйларның бер туктаусыз уыл­дап торулары баштарак ят тоелдылар. Ләкин фронт тормышына тиз ияләш­тек. Снарядлар шартлавы да борчы­мый башлады. Сугыш тынып торган’ аралар, хәтта күңелсез булып тоела башладылар. Ял вакытларында шашка-шаммат, домино уйныйбыз, шаярыша­быз, хатлар язабыз.

Егетләрнең күңелләре күтәренке. Үлемнең йөзенә туры караудан курык- мыйлар. Дошман явыз, мәкерле; уңай туры килгән саен иң әшәке кабахәтлекләрне эшли. Каты сугышларда без берничә иптәшебезне югалттык, берничәсе яраланды. Шулай да сугышчылар рухларын төшермиләр. Көрәшнең кор­бансыз булмавын аңлыйлар, тиздән җиңәчәкләренә ышаналар.

Низам беренче сугышларда ук егет­лекләр күрсәтә башлады: бер вакытны яраланган политрукны аркасына салып шуышып үтеп, кызу сугыш барган вакытта полевой госпитальга илтеп тапшырды. Икенче бер вакытны разведкадан иптәше белән икәү дүрт акфинне плен итеп алып кайттылар. Ә өченче бер вакытны минем үземне дә үлемнән коткарды. Штык сугышы ва­кытында мине өч акфин чорнап алды. Шул вакытны Низам килеп өлгерде. Ул күз ачып күз йомган арада ике ак­финне кадап үтерде, калганын мин үзем...»

Аның шундый батырлыклары инан соң тагын Галләм абый искә килеп тө­шә. Улына карап шатланыр иде, «ми­нем арысланым» дияр иде ул.

Бер вакытны Низам белән бер су­гышчыга дошман ягына разведкага барырга задание бирелде. Соңыннан аның иптәше безгә болай дип сөйлә­де:

— Таң атар-атмас вакыт. Салкын. Чаңгыларны кидек тә киттек. Озак бардык, дошманның тылына ук кер­дек. Тирә-якны чаңгы эзләре каплаган. Анда-санда акфиннәр җыеп алмаган үлек гәүдәләр күренә. Безнең артилле­рия уты яндырган урманга барып кер­дек. Якында гына мылтык тавышы зыңкылдап куйды. Низам битен тотып карады, пуля аның битен сыдырып үт­кән иде. Шунда ук җайлы урынга сузылып яттык та каһәр төшкән «кукушка»ны күзәтә башладык. Аны озак күзәтергә туры килмәде, безнең якка таба бер-бер артлы ике пуля очып килде. Аннан «кукушка»ның соргылт гәүдәсе күренде. Без икебез берьюлы төбәп атып җибәрдек. Акфин кар өстенә килеп төште. Аның коралларын алдык, тентедек тә тагын алга киттек.

Кинәт, кыр уртасында сарайга оша­ган бернәрсә күренде. Без шунда юнәлдек. Сакланып кына сарай янына килдек. Сарай тактасы ярыгында пу­лемет көпшәсе күрдек. Низам граната ташламакчы иде дә, мин аның кулын тотып калдым... Сарайга арттан әйлә­неп кердек. Сарайның эче тулы печән, ә печән эчендә бер кеше йоклап ята. Аны уятып карадык, ул уянмады. Ан­нан соң аны коралсызландырдык, тен­тедек, кесәсеннән ярты савыт аракы, сумкасыннан кыйммәтле документлар чыкты, үзе исерек иде. Документлары буенча офицер икәнлеген белдек. Пе­чәнне актарып ташладык, анда чаңгы­га беркетелгән пулемет тора. Офицер­ны үзебезнең якка алып кайтырга карар бирдек. Аны чаңгыга, пулемет янына, салып бәйләдек тә, үзебезнең якка алып киттек. Кире кайтканда кинәт дошман разведкасына очрадык. Ике арада каты сугыш башланды. Акфиннәр. сан ягыннан күп булуларына карамастан, безнең көчле утыбызга каршы тора алмадылар. Дошманны үз пулеметлары уты белән сыйладык. Шул вакыт исерек офицер уянып кит­те. Үзен шундый хәлдә күреп ул ша­шар хәлгә җитте. Сүгенде, тагын әллә нинди сүзләр мыгырданды, тартынып карады. Тик ул бернәрсә дә эшли ал­мады, чөнки без аны бик калы бәйлә­гән идек.

Сугыш шактыйга сузылды. Дошман чигенергә мәҗбүр булды, шул вакыт мин ике җирдән яраландым, пуля уң кулга һәм аягыма эләкте, Низам ап­тырап калмады, бер кулы белән мине кочаклап, икенчесе белән дошман бәй­ләнгән пулеметлы чаңгыны сөйрәп үзебезнең якка алып кайтты...

Икенче бер вакытны безгә К. елга­сының теге ягына урнашкан дошман ныгытмасын алырга приказ бирелде. Бик нык артиллерия хәзерлеге баш­ланды. Дошман ягыннан да каты ут ачтылар. Бер-бер артлы снарядлар шартларга, пулялар сызгырырга то­тынды. Без һөҗүмгә күчтек, тимер ташкындай булып алга ташландык. Минем янымда гына берничә кеше егылып калды. Безнең һөҗүм бик кис­кен булды. Дошман бу кыю басымга чыдый алмады. Акфиннәрнең кайберләре пленга бирелделәр, кайберләре качып котылдылар, күпчелеге юк ителде.

Сугыш тынды. Без бергә җыелдык, ләкин безнең арада, башка берничә сугышчы белән бергә, Низам да юк иде. Мин аны никадәр генә эзләсәм дә таба алмадым. Сугышчылардан, сани­тарлардан, врачтан сораштырып кара­дым. Врач бик авыр яраланучы, аның җуйган бер сугышчыны озатып җибә­рүен әйтте. Минем күз алларым ка­раңгыланды. Шулай ук Низам һәлак булдымыни? Әх, дустым Низам...

Кичтән ял итәргә урнаштык. Бер сугышчы вещевой капчык күтәрел килде. Ул аны эндәшмичә генә миңа сузды. Алар безнең дуслар булуыбыз­ны яхшы беләләр иде. Капчыкта кан таплары бар. Бер җирен снаряд ки­текләре тишеп чыккан. Бу Низам капчыгы иде. Мин капчыкны чишеп, аннан Низамның иң кадерле нәрсәсе булган гармонын алдым. Снаряд китеклә­ре гармонь мехын аркылы тишеп чык­кан иде. Мин бу гармоньны Низам төсе итеп мәңге саклармын.

Шул кичне мин дошманнан

 Низам өчен дә үч алырга ант иллем.

Гөлсемгә хат язаргамы, юкмы? 

Без бит хат язарга сүз куешкан идек. 

Лә­кин миннән булмый.

Низамны үлде дияргә булдыра ал­мыйм. Ул үлмәде, ул безнең арада, без җиңеп чыккач та ул егет безнең белән мәңге яшәр.

Сугышлар көн саен кабатланып торалар. Мин дошманнан үчемне алам. Егетләр арысландай сугышалар. Ара­бызда Низам гына юк.

Низамнан калган гармоньның мехла­рын бер тимер юл станциясендә яматып алдым. Бу гармонь миңа Низам­ны һәм аның атасы Галләм абыйны хәтерләтеп тора.

П. атавында булган каты сугышлар­да үзем дә яраландым. Ярам зарарсыз күренгән иде. Ләкин мине госпитальгә озаттылар.

IV

Ярам, үзем уйлаганга караганда, җитдиерәк булып чыкты. Мине госпитальгә самолетка салып илттеләр. Юл­да барганда бөтенләй аңымны җуйганмын». Аңыма килеп күзләремне ачканда чиста итеп җиһазланган гос­питальдә ята идем инде. Палата гөлт итеп яктырып тора. Вакыт кич идеме, төн идеме—башта моны да аңламадым.

Беренче сүз итеп:

— Су бирегез! — дип эндәштем.

Чыннан да минем бик эчәсем килә, авызым кипкән иде.

Минем янда утырган озынчарак буй­лы, тулы йөзле туташ шунда ук су, китереп бирде. Ул минем янда күптән­нән утырган булса кирәк. Бу туташ сестрамы, әлдә врачмы — ансын да белмәдем. Боларга мин соңыннанрак кына төшендем.

Әлеге туташ ягымлы итеп елмайды да:

— Ай-яй озак йокладыгыз, Сезне көндезге икеләрдә китерделәр, ә хә­зер кичке ун, — диде.

— Шулай рак ахры, — дип җавап кайтардым һәм урынымнан кузгалмакчы булдым.

Туташ курка калды ахыры. Анын. күзләре зур булып ачылдылар, ирен­нәре калтырап киткәндәй булдылар. Ул ашыгып урыныннан торды һәм:

— Зинһар урыныгыздан кузгала күр­мәгез, врач берничә көнсез кузгалырга кушмады. Сезгә операция булды,— диде.

Операция! Бу ни дигән сүз тагын! Шулай ук мин операция булуын да сизмәдеммени?

Туташ минем гаҗәпләнүне аңлады булса кирәк, ул:

— Әйе, сезгә операция булды, юкса ярагыз бик куркыныч иде. бер кабыргагызны бөтенләй алып ташларга туры килде, — диде, аннан шаярткан булып: — бер кабырга ул» бернәрсә дә тү­гел,— дип өстәп куйды.

Мин:

— Шулай шул, — дидем, ә шулай да бу хәбәр кәефемне шактый җибәрде.

— Сез алай күңелсезләнмәгез, — диде туташ, — Ә менә организмыгыз таза икән. — Ул тагын елмайды. Аның бу елмаюында аеруча җылылык, сөйкемлелек балкый иде.

Дөресен әйтергә кирәк, мин үземне ул чаклы начар хис итми идем. Ашарга сорап алдым. Миңа нәрсә теләсәм шуны, ашарга рөхсәт иткәннәр. Шулай булгач, куркырлык бернәрсә дә юк дигән сүз.

Врач килде. Хәлемне сорашты, һәм:

— Бер, ике, күп булса өч көннән рәхәтләнеп йөрерсез, — диде.

Кәефем яхшырганнаи яхшыра барды. Туташтан газета сорап аллым. Күрше- тирәңдәге авырулар белән таныштым. Фронт хәлләре турыңда сөйләштек.

Кыскасы, минем беренче көнем шулай үтте.

**

Иргә белән торганда минем кәефем яхшы иде. Минем яныма кичәге туташ тагын килеп басты.

— Кирәк нәрсәләрегезне әйтегез, мин китерермен. — диде ул.

— Миңа берәр китап бирсәгез иде,— дидем.

— Була ул, — дип җавап кайтарды туташым һәм китә башлады. Миң аны туктаттым.

— Туктагыз әле, — дидем мин,— минем вещевой капчыкта гармонь бар иде, әгәр бик авырсынмасагыз шуны китереп бирегез әле...

Капчык номерын әйттем.

Ул:

— Яхшы,—диде дә китеп тә барды.

Озак та үтмәде, кире әйләнеп килде.

Ул кулына гармонь тоткан, үзенең нигәдер төсе киткән иде. Минем янга килде дә татарча:

— Әйтегез әле. сез бу гармоньны каян алдыгыз? — диде.

Дөресен әйтергә кирәк, мин гаҗәп­ләнебрәк калдым, мин аны татар кы­зыдыр дип уйламаган идем.

— Бер таныш егетемнеке иде, — дидем-

— Ул ниндиерәк егет иде?..

Туташ нидер сизенә башлаган кебек иде. Мин моның ничек булып чыгасын уйлап тормастан.

— Бик һәйбәт егет иде, дуслар идек, — дидем.

Туташ торган саен агарына барып:

— Хәзер кая соң ул?.. —диде.

— Үлде, күрәсең...

Туташ сискәнеп киткән кебек булды. «Йөрәгең бик нечкә икән, сеңелкәем» — дип уйлап алдым.

Ул минем күзләремә туп-туры карады.

— Фамилиясен белмисезме?

Аның күз карашында да. соравында да түземсезлек сизелә иде.

— Ник белмәскә, беләм. Низам Хәйруллин, авылдашым, Чишмәле авы­лыныкы. — дидем.

Бу хәбәр туташка яшен суккандай тәэсир итте. Аның күзләре зур булып ачылдылар, ул тагын да агарына төш­те, иреннәре калтырый башлады. Күзләренә яшь тулды.

 

 Сезгә ни булды? дидем.

 Юк. болай гына, рәхмәт сезгә, дип урыныннан торды.

 Туктагыз әле, сез Низамның кеме буласыз соң?

— Мин аның иптәше булам, — диде ул.

Мин гаҗәпләнүемнән:

— Гөлсем! — дип кычкырып җибәр­дем.

— Әйе, Гөлсем... — ул артык бер сүз дә әйтмәде, минем янымнан китеп барды.

Эх, бу тел дигән нәрсә. Тик кенә торса ярамадымыни инде. Бер җәрәхәт­тән котылып җитә алмадым, икенчесе­нә килеп каптым. Галләм абый белән Низам гына җитмәгән, инде Гөлсем өчен дә җәзаланырга кирәк. Нигә дип мин -монда госпитальдә ятам? Эх, хәзер мин үземнең арысландай дусларым янында булсам иде. Гөлсемнең ничек газапланганын күз алдыма китерәм, ул каядыр бер бүлмәгә кереп бикләнде дә ялгызы гына үкси кебек тоела иде. Соң моңа мин гаеплеме? Низам турын­да сөйләшмичә эчтән тынып кала алам­мы? Менә мин хәзер дә: «Егетләр, дошман белән сугышканда Низам кебек булыгыз!»—дип кычкырасым килә. Шуның өстенә Низамның иптәше бу госпитальдә эшләр дип кем уйлаган? Гаҗәп бу тормыш, кешеләрне бер- берсе белән көтмәгәндә очраштыра, көтмәгәндә аера.

Гөлсем... ул нинди сөйкемле, нинди ягымлы! Низам белән нинди тиң кил­гәннәр. Юк, Низам белән янәшә хәзер минем күз алдымда иңде Гөлсем дә басып тора һәм гомерем буенча басып торачак. Алар өчәүләшеп — Галләм абый, Низам, Гөлсем—минем тирәмдә җанлы күләгәләр булып йөриләр.

Ничек итеп соң Гөлсемне күрергә? Мин алың абыйсы, энесе булырга хә­зер. Күз алдымда гомеремнең ахырына кадәр бастырып торырга хәзер. Ул миңа Галләм абыйны да, Низамны да алмаштырыр иде. бәлкем. Минем сөекле гомердәшем Натальям, улым Шә­рәф белән кызым Маечкам — Гөлсем безнең янда булса нинди шатланырлар иде. Мин семьяма хат язган чакларымда күбрәк үзем турында түгел, Низам турында язам. Бер вакытны өй­дән посылка килде. Посылканың яр­тысыннан күбрәге Низамга багышланган иде. Низам ул көнне: «Ничек инде бу болай, миңа, бөтенләй чит кешегә шундый зур хөрмәт?» — дип уңайсыз­ланды.

Чү! Бу Гөлсем килә түгелме соң? Әйе, Гөлсем, менә ул минем яныма ки­леп басты. Аның, кулында китап. Ах. Гөлсем, ул нинди җитди. Маңгайларында, күз төпләреңдә җыерчыклар күренүләр төсле. Сулыгып калган. Ләкин аның һәрбер хәрәкәтендә кискен­лек сизелә. Зәңгәр күзләрендә кыюлык балкый.

— Сез китап сораган идегез, шуны китердем, — диде ул.

Мондый кеше алдынДа үзеңне ты­ныч тотарга мөмкинме соң? Минем күз алдымда акфиннәр мәсхәрәләгән санитаркалар килеп бастылар. Бугазымны нәрсәдер кыскан кебек булды.

— Гөлсем, Низамнан калган гармоньны гомерем буена аның төсе итеп саклармын дигән идем. Ал син аны...— мин сүзләремне әйтеп бетерә алмадым, тамагыма ниндидер төеп килеп тыгыл­ды. Еракта моңлы гармонь уйнаган, аңа кушылып Низам җырлаган кебек тоелды; күзләремне йомдым, ә җыр һаман колагымда яңгырый иде:

Без үтәбез тауларны, 

Юк итәрбез яуларны; 

Туганнарның хакы өчен 

Кызганмабыз җаннарны.

Моны Низам җырлый, ул үзе гар­монь уйный, үзе уйнаганга үзе кушылып җырлый төсле тоелды миңа...

**

Гөлсемне күрмәгәнгә ике көннән артты. Ул әллә бөтенләй госпитальдән киттеме, әллә минем күзгә күренергә теләмиме? Ничек дип уйларга да бел­мим. Минем тынычлыгым бөтенләй югалды... Бу турыда уйламаска тыры­шып карыйм. Ләкин булмый, уйлар үз­ләреннән-үзләре башка килеп тулалар да чуалалар. Ичмасам тизрәк тереләсе иле дә фронтка китәсе иде.

Менә миңа урыңнан торып йөри башларга да рөхсәт итчеләр. Бу мине бик шатландырды. Мин Гөлсемне эз­ләргә тотындым. Ләкин мин аны очра­та алмадым. Янтыгымнан бигрәк йөрә­гем сызлый башлады. Тик газеталар­дан фронт хәбәрләрен укыганда гына бераз онтылып тора идем. Ә аннан мине тагын төрле уйлар урап алалар. Галләм абый, Низам, Гөлсем — алар һаман минем арттан калмыйлар.

Мин палата коридоры буйлап шулай уйланып йөрим. Көтмәгәндә генә каршыма Гөлсем йөгереп килде. Ул шат, дулкынлана. Шатлыгыннан күзенә яшьләр тулган, кулында хат.

—Иптәш Касыймов...— ул сүзләрен әйтә алмый, буыла.

Мин түземсезлек белән аның, сүзләрен көтәм, йөрәгем нәрсәдер сизә кебек.

— Тизрәк әйт, ни булды, Гөлсем.

— Низам!

— Нәрсә, Низам?

— Ул исән-сау... Яраланган булган... Менә хаты...

Гөлсем минем кулыма хат тоттыр­ды.

Миң өнемме, төшемме икәнен дә аңламыйм. Хатны кат-кат укып чык­тым. Бар Да Гөлсем әйткәнчә. Ул С. госпиталендә яткан. Аңа снаряд ки­текләре тигән. Инде ул сәламәтләнгән, тиздән я надан фронтка китәчәк һәм безнең госпиталь урнашкан шәһәрдән үтәчәк.

Гөлсемнең шатлыгы күкрәгенә сый­мый. Минем күзләремә «Кешене шулай куркытырга ярыймы соң?» дигәндәй карый төсле. Төн буе йоклый алмадым диярлек. Хәер, минем урында башка кеше булса ул да йоклый алмаган булыр иде. Иртә үк торып семьямә хат яздым. Алар ничек шатланырлар! Вакыт һаман үтми дә үтми мин һаман Низамны көтәм. Түземсезлек белән көтәм. Нин­ди күңелле очрашу булыр бу!

Көндезге сәгать уникеләрдә минем янга тагын Гөлсем килде.

— Иптәш Касыймов, Низамнан те­леграмма бар. Поезд бик азга гына туктала икән, вокзалга чакырган, — диде.

Мин үземне бәхетсез кеше итеп хис иттем. Мин аны бик көткән илем. Әллә врачтан-вокзалга төшәргә рөхсәт сорап караргамы? Беләм инде мин ул врач­ларны, барыбер җибәрмәсләр. Шулай булгач сорап торуның кирәге бармы?

Низамга хат яздым. Гөлсем кулына гармоньны тоттырдым.

— Бик күп сәлам әйт, — дидем.

Гөлсем китте. Ул озакламый әйләнеп кайтырга тиеш. Минем монда икәнемне ишеткәч, Низам нишләр икән? Хәер, артык исе китмәс, ул шундый кеше инде. Гөлсем артыннан язу җибәрер дә шуның белән эш бетәр.

Булмаса кызыл почмакка кереп, газе­талар караштырырга кирәк. Вакыт та үтәр ичмасам. Кердем. Кызыл почмак тулы халык. «Кызыл йолдыз» газета­сын укыйлар. Анда Хөкүмәт тарафын­нан орденнар белән бүләкләнгән сугышчыларның исемлеге басылган. Бер­се укый, калганнары тыңлыйлар. Мин дә тыңларга тотындым...

... Сугышчы Касыймов Шәяхмәт Га­лиулла улы...

Шабыр суга баткан төсле булдым. Йөрәгем сикерә башлады. Дулкынла­нам. Ләкин дулкынлануымны якында­гыларга белдермәскә тырышам. Тыңлавымда дәвам итәм. Фамилияләр бер-бер артлы әйтеләләр...

... Сугышчы Хәйруллин Низам Гал­ләм улы...

Чак кына:

— Бик дөрес! — дип кычкырып җи­бәрмәдем.

Кызыл почмактан чыгып палатама кайттым Һәм койкама яттым. Минем күз алдыма тагын Низам килеп басты. Әйе, Низам ул зур кеше булыр, батыр­лык могҗизалары күрсәтер. Герой булыр ул Низам. Мин моңа бик нык ышанам. Мин аның батырлыкларын та­гын бер мәртәбә күз алдымнан үткәр­дем. Әйе, Низам бу бүләккә лаек. Хәзер инде мин Низамны күрә алма­выма үкенмим. Исән булгач, бер күре­шербез әле. Мин тагың уйлана баш­лыйм. Күз алдыма бала чагымнан: алып хәзерге көнгә кадәр булган гомерем килеп баса. Натальям, балаларым алдымда елмаеп басып торалар төсле. Аларның йөзләрендә шатлык балкый...

Палатага Гөлсем кайтып керле. Аның йөзендә бәхет балкый иде. Ул килеп минем кулымны кысты. Без бер­беребезне сүзсез аңладык.