МАТРОС АНАТОЛИИ ЖЕЛЕЗНЯКОВ
Советлар Союзы Маршалы иптәш Ворошилов сүзләре белән әйткәндә, кешелек дөньясын якты, бәхетле тормышка чыгару өчен Кызыл Армия һәм Кызыл Хәрби-Диңгез Флоты сафларында сугышып үзләренең тормышларын биргән күп меңнәр эчендә һәм Чапаев, Щорс, Пархоменко, Лазо кебек буыннан буынга сөйләнәчәк халык геройлары арасында матрос Җелезняков та бар, Аларның исемнәре совет чоры яшьләрен батырлык, геройлык, дошманга рәхимсезлек, Ватанга чын күңелдән бирелү рухы белән сугаралар.
Әгәр без Анатолий Железняковиың тормыш юлын, аның Бөек Октябрь Социалистик революциясе һәм гражданнар сугышы чорында күрсәткән бөек хезмәтләрен һәм зур каһарманлыкларын күз алдыннан үткәрсәк, хәзерге чор яшьлһренә һәм җиңелмәс Кызыл Армия, Кызыл Хәрби-Диңгез Флоты һәм һава Флоты сафларында фашист сукбайларына каршы көрәшүче батыр сугышчыларга аның белән рухланмаска һич мөмкин түгел. Әле кайчан гына Москва янындагы Глухов мануфактура фабрикасыннан куылып чыгарылып полиция күзәтүе астына бирелгән һәм Кара диңгез буйларында эш эзләп һәм водолазларда кемлекче булып яртышар көн генә эшләп торган Анатолий беренче империалистик сугыш елларында Балтик диңгезе хәрби флотына алына. Ул анда матрослар арасында пропаганда эше алып бара һәм шул эш өчен кулга алыначагын сизеп, аннан кача. Ялган паспорт белән Кара диңгез сәүдә флотында эшләп торганда кулга алынып төрмәгә ябыла. Бераз вакытлар ятканнан соң аннан очраклы рәвештә котылып, февраль революциясе булу белән яңадан Балтик диңгезе хәрби флотына кайта һәм анда большевиклар белән бер сафта торып, революцион эшкә керешә. Октябрь революциясе булу белән ул гражданнар сугышының алмашсыз фронтовигына әйләнә һәм коммунизм тантанасы өчен үзенең бөтен тормышын бирә. 1917 елның көзендә үк ул Москвада булган контрреволюцион мятежны бастыру әчеп Москва эшчеләренә ярдәмгә җибәрелгән Петроград эшчеләре, солдатлары Һәм матрослары отрядына, кушыла һәм ул отрядның штаб члены итеп билгеләнә. Шул вакытта юлда барганда алар көтелмәгәндә Керенскнйның бронепоездың кулга төшерәләр һәм соңыннан Железняков шул бронепоездның командиры итеп билгеләнә.
1918 елның башында Железняков үзенең отряды һәм бронепоезды белән Таврический дворецны саклау һәм учредительное собрание ачылу уңае белән баш калкыткан контрреволюцягә каршы көрәшү өчен, Петроградка чакыртып алына. Халыкның теләген һәм Совет властеның карарын үтәү өчен ул 19 январьда иртәнге 4 сәгатьтә 20 минутта утырыш барган зал трибунасына күтәрелеп, учредилканың контрреволюцион депутатлары алдына бер-бер артлы кискен таләпләр куя:
— Таралыгыз! Каравыл арды, аның йоклыйсы килә. Сезнең лыгырдавыгыз халыкка кирәк түгел, законлы властьның карарына буйсынуны таләп итәм!
Зур күпчелеге кадет, меньшевик һәм эсерлардан торган учредительное собрание шуның белән тарала.
Учредилка таратылуга Железняков Бессарабия һәм Румыния контрреволюциясенә каршы көрәшү өчең көньякка ташлана. Ул анда Дунай флотилиясенең командиры итеп билгеләнә. Немецлар Украинага басып кергәч, ул Киквидзегә сугышчан дивизия оештырырга ярдәм итә һәм бу дивизиянең Еланский полкына командирлык итә. 1919 елның башында, ул вакытта дошман кул астында булган Одессага подпольегә китә. Анда чит ил моряклары арасында пропаганда алып бара, большевистик әдәбият тарата һәм сәүдә флоты морякларының союзын оештыра. Одесса алынганнан соң яңадан ачык эшкә керешә. Шул ук вакытта ул иптәш Ворошилов командовать итә торгаң 14 нче армия составына керә торган Худяков исемендәге бронепоездның командиры итеп билгеләнә.
Менә Железняковның гражданнар сугышы чорында күрсәткән иң зур каһарманлыклары һәм үзенә гражданнар сугышының онытылмаслык герое исемең алуы шул поездда йөргән вакыттан башлана. Ул үзенең шул корыч машинасы беләк гражданнар сугышының иң көчле һәм куркынычлы чорларында дошманның йөрәгенә ук булып кадала. Дошманның пулясы да, ядрәсе дә, хәтта авыр снарядлары да аны куркытмый. Ул үзенең шул «айгыры» белән дошманның ерак тылына кереп айкап чыгудан да курыкмый. Үзенең башлангыч өч класслык белеме белән ул шунда йөреп сугыш эшләрен яхшы белүче стратегка һәм чыныккан командирга әйләнеп китә. Бронепоездның бөтен детальләрен үзләштереп, тәҗрибәле бер машинист һәм яхшы белемле техник булып әверелә. Бронепоезд белән эш итү һәм аның тактикасы турында күп кенә әдәбият укып, үзенең бронепоезд турындагы теоретик белемен арттыра. Уд вакытта Украина далаларында бик күп төрле дошманга (Григорьев, Махно, Петлюра, Деникин бандаларына һәм башкаларга) каршы барган көчле сугышларда һәм ут ташкыны эчендә бронепоездның корыч стеналары артына яшеренгән Железняковның отряды давыл кебек сугыша» акгвардия бандаларын рәхимсез рәвештә тар-мар итә һәм станцияләрне бер-бер артлы дошман кулыннан коткара бара. Железняковның җимергеч ударын күреп дошман аптырауга кала. Хәтта дошман самолетлары Кызыл Армия частьлары өстенә Деникин кул куйган листовкалар ташлыйлар. Ул листовкаларда шулай язылган була: «Худяков исемендәге бронепоездның командиры — матрос Железняковны тереләй яки үлгән көйгә китереп биргән кеше 400 мең сум бүләк алачак». Железняков ул листовкаларны укып чыккач:
— Бик арзан сатып алырга телиләр икән, сволочьлар, — дип елмаеп куя.
Күренекле рус язучысы Александр Исбахның «Капитан Соколин» дигән повесте татар телендә басылып чыкты. Безнең данлыклы Кызыл Армиябезнең бай һәм катлаулы тормышын төрле шартларда чагылдырган, аның курку белмәс, кирәк булганда Ватан өчен газиз гомерләрен дә кызганмаган батыр сугышчылары. командирлары, комиссарлары турында тәфсилләп сөйләгән бу китапның бүгенге көнне дөньяга чыгуы безне аеруча шатландыра. Хәзер, Ак диңгездән алып Кара диңгезгәчә сузылган фронтта көчле сугышлар барган чакта, кулына корал алып, ил дошманнарына каршы аяусыз көрәшкән, бөек илебезнең тынычлыгын, бәхетен саклаган Кызыл Армиябезнең геройларын без тагын да тирәнрәк аңлыйбыз, тагын да якынрак күрәбез.
Әсәр художество эшләнеше ягыннан югары дәрәҗәдә тормаса да, үзенең күтәренке рухы, каннар патриотик хисе белән укучыны үзенә тарта. Төп геройлар — капитан Соколин, комиссар Павел Дубов, очучы-лейтенат Галина Сташенко һәм кызылармеец Гордеевлар автор тарафыннан аеруча көч куеп, җылы бер мәхәббәт белән эшләнгәннәр. Әсәр җиңел аңлашыла, укыр өчен дә күңелле.
Без монда китапның тулы эчтәлеген сөйләп чагарга уйламыйбыз, чөнки болай эшләгәндә укучыларыбызны әсәрне беренче тапкыр укуның ләззәтеннән мәхрүм итәр идек. Без бары әсәрдәге берничә эпизодка тукталып, шулар белән әсәрнең гомуми рухын, аның төп лейтмотивын гына ачыклап китәбез.
Капитан Соколин батальонында Гордеев дигән бер кызылармеец була. Бу Гордеев бетен батальонда үзенең «тискәре» ягы белән танылып өлгергән. Аның якасы да чиста түгел, гимнастеркасы да майланып беткән, ара-тирә тискәреләнә торган гадәте дә бар. Күпләр бу элекке тәрбиячесез малайны, элекке икмәк пешерүчене, элекке тайга аучысын аңлап җитмиләр. Аның үзенә генә хас
Ул) аның тагын ачуын кабарта, ул дошман өстенә арыслан булып ыргыла. Дошман тәмам аптырауга төшә, хәлдән тая...
Железняковның дошманга биргән каты ударлары турындагы хәбәрләр «Правда», «Известия» газеталары һәм телеграф аша бөтен дөньяга таралалар. Ул үзенең бронепоезды дошман тарафыннан чолганып алынгач та. бронепоездның тышына чыгып, актык пулясы калганчы дошман белән револьвердан атышып | һәм «Броневикны дошманга бирмәскә, иптәшләр!» дигән соңгы приказын биреп үлә. Аның приказы җиренә җиткерелә, бронепоезд бирешми, аның командасы дошман божрасын өзеп чыга.
Китап матур тел белән, укырга кызыклы итеп язылган. Тәрҗемәсе дә шома тел белән, яхшы итеп эшләнгән.
М. Гали.
катлаулы эчке тормышын, корал яратуын күрмиләр. Капитан Соколин исә анык йөрәген, ашкынуларын аңлый. Ул аның тискәре гадәтләренә юл куймыйча, аңа һәрвакытта ярдәм итеп тора.
Бер вакытны капитан ишек төбендә туктап, Гордеевның мылтык чистарта-чистарта җырлавын тыңлый:
Эх, хлебнул я в жизни горя много,
Я давно покинул отчий дом.
И бродя по всем степным дорогам,
Я пришел к тебе, братишка Дон!
Капитан түзми, Гордеевка кушылып жырлый башлый. Гордеев аптырашта кала. Ул Дон буендагы тәрбиячесез балаларның сирәк очрый торган бу җырын комбатның белүенә гаҗәпләнә. Ләкин монда гаҗәпләнерлек урын юк. Чөнки комбат үзе дә яшь чагында тәрбиячесез йөргән кеше бит!
Шул көннән соң Гордеевның Соколинга ышанычы тагың да арта. Бигрәк тә «зәңгәрләр» тылына авподесант төшергән чакта аның белән булган искиткеч бер вакыйга аны комбатка гомергә якынайта. Ул вакыйга болай була:
Гордеев самолеттан соңгы кеше булып сикерә. Галина аның артыннан карап кала һәм кинәт борчыла башлый: «Бу нәрсә? Сузып ачамы? Нигә? Кем рөхсәт иткән?» Гордеев таш шикелле түбәнгә оча. Алдан сикергән иптәшләрен берсе артыннан икенчесен узып китә. Парашют һаман ачылмый. Гордеев башта аңын җуя, соңыннан: «Беттем!» дип уйлый һәм тагын бер мәртәбә балдакны тарта. Бушка! Парашют эшләми. Жир коточкыч тизлек белән якынлаша, котылгысыз үлем авызын ачкан. Ләкин шул вакытта төшеп барган парашютларның игрсен җил читкә этәрә һәм Гордеев туп-туры паранпот бауларына барып төшә һәм инстинкт белән генә аның куллары бауларга ябышалар. Бу парашют — Соколин парашюты була. Ул очраклы рәвештә Гордеевкз беренче ярдәмне күрсәтә. Ләкин мәсьәлә моның белән генә хәл кылынмый әле, чөнки ике кеше асылынган парашют үзенең нормаль очышын югалтып, зур тизлек белән җиргә якынлаша башлый. Хәзер бары тик
Соколинның салкын канлылыгы гына аларның икесен дә үлемнән коткара ала. Ул каушамый. Иң читен минутта ул үз үзен югалтмый. Кесәсеннән зур фин пычагын чыгара да, парашют бауларына берничә кат сызын ала һәм үзе парашюттан ычкынып, чаңгы белән трамплиннан сикергәндәй, аякларын бөгеп, түбәнгә, салам кибәне өстенә сикерә... Нәтиҗәдә Гордеев та, Соколин да исән калалар.
Менә шундый көчле эпизодлар, иң авыр минутларда да үз-үзләрен югалтмый торган кыю кешеләр бу әсәрдә бик күп. Алар барсы да Кызыл Армиягә зур ихтирам һәм көчле мәхәббәт белән карыйлар. Капитан Соколин хәрби хезмәттән тыш яшәүне күз алдына да китерә алмый. Көннәрнең берендә, Ерак Көнчыгышта, япон самурайларына карты көрәшә-көрәшә ул бик каты яралана. Ике көн буена аңына килмичә ята. Аңа катлаулы операция кирәк була Һәм аны Москвага озаталар.
Москвада врач аңа болай ди:
— Соколин, сез хәрби кеше, һәртөрле кыенлыкларга чыдарга тиешсез. Сез бик каты яралангансыз. Яралар арка миенә тәэсир иткәннәр. Операция ясарга киңәш бирмим. Хәзергә киңәш бирмим...»
Бу сүзләрне ишеткәч капитан агарынып китә:
« — Доктор, — дип сорый ул, — доктор, ачыктан-ачык әйтегез, үземме?
Бала вакытыннан бирле Кызыл Армия сафларында тәрбияләнеп үскән Соколин өчен бу сүзләрнең никадәр авыр икәнен сүз белән әйтеп бетерерлык түгел. Ул йон буенча йокламый, ә иртән өлкән врачны чакырта.
— Доктор, — ди үл аңа, — мин күпне күрдем. Мин дөреслекнең күзенә туры карарга күнеккән кеше. Доктор, ике соравым бар. Фәкать ике генә. Операция ясарга мөмкинме?»
Профессор ашыкмый гына җавап бирә:
«— Мин сездән бер нәрсәне дә яшерергә теләмим. Хирургия — ул осталык. Операм иянең уңышлы чыгу мөмкинлегенә йөз шанстан берәве генә булса да. без аны теоретик яктан чыгарып ташлый алмыйбыз. Бу шанс бар. Сез яшь һәм таза. Ләкин... Сез дөресен белергә телисезме? Бу хәлдә...»
Профессор сүзен әйтеп бетерми, Соколин:
— Доктор, икенче соравым, ди, әгәр операция булмаса?
Ул Соколинны алай яшәү кызыксындырмавын төшенә. Шулай булса да бу — яшәү һәм профессор ана яшәргә мөмкинлек тудыра ала. Ләкин Соколин мондый тормышка риза булмый. Ул кискен һәм каты итеп.
« — Доктор, мине операциягә хәзерләгез!» ди.
Соколин янына анын иң якын кешеләреннән берсе булган комдив Кондратов килә. Сүз яңадан операция турында бара. Комдив- Сокол инга операциягә керергә киңәш бирми.
« — Саша, сиңа егерме биш яшь. Бөтен тормыш синең алдында.. — ди ул һәм кискенрәк итеп, — Соколин, мин сиңа операция ясауны тыйдым. Мин синең тормышың белән шаяра алмыйм», — дип өстәп куя.
Тик комдив үгетләве дә Соколинны беренче уеннан кайтара алмый.
« — Мин эшсез, тик ятып яши алмыйм! Аңла мине, Андрей Васильевич, аңла мине!..»
« — Юк, син алай эшләргә тиеш түгел. Соколин, син коммунист!
— Ә сип... Ә син... син шул авырлыкны өстеңә алыр идеңме?»
Соколин уттай янган күзләре белән дивизия командирына текәлә. Комдив аның карашының көченә чыдый алмый...
Әсәрнең төп рухын, аның төп лейтмотивын билгели торган эпизодлар менә шулар. Монда җанлы кешеләр, Кызыл Армиягә, тормышка чиксез мәхәббәт белән янган көрәшчеләр бар. Әсәр баш геройның үлеме белән тәмам булса да, ул укучыларда төшенкелек, караңгы уйлар тудырмый, киресенчә, көчле патриотик хис, күтәренкелек, матур итеп яшәргә ашкыну калдыра. Соколинның үлемгә исе китмичә каравы аны тагын да югарырак күтәрә. Шуңа күрә аның үлеме, Чапаев». Гастеллоларның үлемнәре кебек, безне Ватан өчен яңа көрәшләргә, дошманнарга аяусыз булырга чакыру маягы булып кала.
Сүз ахырында әсәрнең татарча тәрҗемәсе турында берничә сүз әйтеп китәргә кирәк. Аны Б. Шәрәфетдинов һәм В. Мәхмутов иптәшләр тәрҗемә иткәннәр. Яхшы сыйфатлы тәрҗемә булдыру өчен алар кулларыннан килгән көчне кызганмаганнар. Шулай да китап, безнең тәржемәләребезнең күбесендә очрый торган зур кимчелекне азат түгел. Бу зур кимчелек күп кенә җөмләләрнең, чын татарча яңгырзмауларына, аларда татар әдәби толенең үзенә хас булган саф гармониясе, нәфис пластикасы, чишмә төсле тигез һәм матур агышы сакланмавында. Бер караганда бу җөмләләр грамматик яктай дз, мәгънә ягыннан да дөресләр шикелле, аңлашылалар да кебек. Чынында исә алар гарип җөмләләр, художество нәфислегеннән мәхрүмнәр, караңгыда үскән гөлләр кебек төссезләр. Редактор А. Гумеров тәрҗемәне яхшыртыр өчен никадәр генә тырышса да, без күрсәткән кимчелекне бетерә алмаган. Менә берничә мисал:
«Ул үзенең, пугачын алып килде һәм чүпрәк алып ул да тазарта башлады» (21 бит.)
«Сентябрь июль булып маскироваться итә» (35 бит). «Әйләнеп карыйм. Карасам, Васька Снегирев чана өстендә утыра...» (41 бит.)
«Митькамны көтәм» (94 бит).
Бу җөмләләрнең килбәтсезлеге күз алдында. Аларның тәрҗемә икәнлекләре әллә кайдан кычкырып тора. Болар рухларын үзгәртүне, ягъни яңадан тәрҗемә итүне сорыйлар.
Тәрҗемәнең, югары сыйфатлы булмавы китапның яхшы якларын күмел калдыра алмый. Бу китапны бик күп кешеләр яратып укыячаклар һәм без аны укучыллрыбызга кайнар рәвештә тәкъдим итәбез.
XIX йөзнең ахырларында һәм XX йөзнең башларында татар художество әдәбияты буенча күп кенә оригинал һәм тәрҗемә проза әсәрләре, драмалар, публицистик әсәрләр һәм башкаларны биргән язучы Фатыйх Халидинең иҗаты белән безнең хәзерге чор яшь буын укучылар бөтенләй дип әйтерлек таныш түгелләр әле. Фатыйх Халиди ул Муса Акъегет Задә. Заһир Бигеев. Габдерахман Ильяси һәм Гафил бине Габдулла кебек татарның яңаруга һәм җәдитчелеккә башлап аяк басу чоры язучыларыннан берсе. Ул буын язучыларның һәрберсе дә дип әйтерлек Каюм Насыйриның, күбрәк публицистика өлкәсендә башлаган хезмәтләрен художество әдәбиятының проза һәм драма тармагына күчереп дәвам иттерүчеләр. Алар арасында художество әдәбияты буенча эшләгәне һәм иң күп продукция бирүче һичшиксез Фатыйх Халиди. Аның уннан артыграк исемдә язган оригинал һәм тәрҗемә проза һәм сәхнә әсәрләре бар. Аның өстенә ул озак еллар буенча зур күләмдә стена календарь чыгарып килә һәм бу календарьның арткы битендә айлар буена сузылып барган озын-озын оригинал һәм тәрҗемә хикәяләр урнаштырып бара. Аның ул календарьлары ертылмыйча, ачылып кына барып, соңыннан озак еллар буена китап кебек кулдан кулга укылып йөртеләләр.
Ф. Халидинең күренекле һәм заманында күп укылган «Морат Сәлимов», «Мәхрусә ханын», «Саран, надан Теллә бай», «Залим ачлык яки Испанияле Сәет Яхъя», «Туктамыш хан кызы Хәлимә» кебек проза әсәрләре һәм тарихи повестьләре белән бергә, Габдерахман Ильясиның «Бичара кыз» исемле драмасына каршы язылган, «Рәдде бичара кыз» исемле сәхнә әсәре һәм башкалар бар. Г. Камал үзенең яза башлавы турында булган бер истәлегендә аның «Рәдде бичара кыз» исемле драмасын кырык-илле кат укып чыкканлыгын һәм аны бөтенләй күңелдән яллаганлыгын яза. Бу нәрсә Ф. Халиди әсәрләренең үз вакытында ни дәрәҗәдә яратылып күп укылганлыгын күрсәтергә җитсә кирәк.
Ф. Халидинең, вакытында иң күп укылган һәм күләм ягыннан иң зур проза әсәре булып «Мең дә бер сәхәр» исемле әкиятләр җыентыгы хисаплана. Ф. Халиди ул бөтен дөньяга атаклы булган «Мең дә бер кичә» исемле көнчыгыш әкиятләренең кыскартылг ган вариантын башлап төрекчәдән татарчага
1 Фатыйх Халиди әсәре. Л. Җәләй редакциясендә һәм аның сүз башы, Ш. Мөхәммәтҗановның рәсемнәре белән Татгосиздат тәрҗемә итеп бастыра. Шуннан соң шул ук әкиятләргә ияреп үзе «Мең дә бер сәхәр» исемле шушы әкиятләрне язарга керешә. 1900 елда басылган бу әсәрнең беренче кисәгенә язган сүз башында ул «Мең дә бер кичә»не татарчага тәрҗемә итеп бастыргач үзенең дус-ишләренә ул әсәрнең бик ошаганлыгын һәм аларның. үзеннән татар телендә шундый оригинал әсәр тудыруны сораганнарын яза. Дусларының үтенечләрен игътибарга алып ул үзенең «Мең дә бер кичә»гә ошаган шул әсәрен язарга керешкән. «Гарәпләр «Мең дә бер кичә», французлар «Мең Дә беркөн»] китабын язып бастыргач миңа язарга көн белән төн калмады, шуңа күрә бу әсәрнең исемең «Мең дә бер сәхәр» дип куйдым» дип яза ул. Бу әсәрнең икенче кисәге 1903 елда һәм өченче кисәге 1905 елда бастырылган. «Мең дә бер кичә»дәге әкиятләр, сөйләү тәртибе буенча, кичәләргә бүленеп язылган кебек, Ф. Халидинең бу өч кисәк җыентыгына кергән әкиятләр Дә сәхәрләргә (иртәләргә) бүленеп язылганнар. Аларның һәрберсе сәхәр вакытында (таң алдыннан) сөйләнеп баралар. Ләкин ул аның мең дә бер сәхәрен дә язып бетерә алмаган, тик бары өч йөз сәхәрен генә язган. Л. Җәләй иптәш редакциясендә чыккан бу җыентыкта Ф. Халидинең басылган шул өч йөз сәхәреннән сайланып, кыскартылып, тик бары бер йөз сәхәр чамасы гына алынган, ләкин, саклап һән кыскартып алынганлыктай Л. Җәләй иптәш аны Ф. Халидинең үзе кебек сәхәрләргә бүлгәләмәгән, тик беркадәр әдәби яктан эшләп, тоташ әкиятләр итеп кенә биргән.
Ф. Халиди үзенең бу әсәрен язганда көнчыгыш һәм көнбатыш әкиятләреннән файдаланып, шуларны татар әкиятләре калыбынарак салып эшләгән. Шуңа күрә анда вакыйгалар «Мең дә бер кичә»дәге кебек Багдад. Хорасан, Исфаһаи кебек көнчыгыш шәһәрләрендә һәм көнчыгыш өлкәләрендә генә бармый, «Каф тавы» артыннан килгән җеннәр, диюләр, гыйфритләр көнчыгыш илләреннән һәм хәзерге вакытта СССР га керә торган аерым өлкәләрдән узып китеп, Франция, Испания кебек көнбатыш илләргә, хәтта Африкага кадәр барып чыгалар. Шуңа карамастан, ул үзенең бу әсәрендә, «Мең дә бер кичә»дәге кебек, вакыйгаларны бөтенләй үк ялангач фантазиягә кормаган, аларны беркадәр реаль тормышка якынлаштырып, тарихи ннгезгәрәк корып бирергә тырышкан. Мәсәлән, ул үзенең беренче зур әкиятен Болгар патшасы Туй хуҗа, Алтын Урда ханы Туктамыш һәм Азов патшасы кебек тарихи шәхесләрнең исемнәре һәм туларның башларыннан узган хәлләре белән башлап китә. Шулай ук ул үзенең бу әкиятләрен хәзерге вакытта СССР территориясенә керә торган халыкларның тормышындагы героик эпизодлар һәм социаль мотивлар белән сугарырга тырыша. (Мәсәлән, көтүче Гыбаның геройлыклары һәм илне идарә итәрлек хәлгә күтәрелүе, хатын-кызларның күрсәткән батырлыклары һәм башкалар). Шуның белән бергә, әкиятләрдәге фантазияләрне, ара-тирә, Жюль Верн кебек, фән белән бәйләргә тырыша. (Мәсәлән, салны магнит көче белән йөртү, электрик көченнән шартлы билгеләр ясап йолдыздагы халыклар белән сөйләшү һ б.).
Шулай ук әсәр художество ягыннан да яхшы һәм укырга кызыклы итеп эшләнгән.
Редакцияләү вакытында әсәрнең теле бөтенләй үзгәртелмәгән, авторның үзенчә калдырылган дип әйтерлек. Тик аңлашылмаган сүзләргә аска төшереп аңлатма бирү һәм кайбер стиле кытыршылыкларын төзәтү кебек вак-төяк төзәтүләр генә кертелгән. Аерым урыннары кыскартылган. Редактор тарафыннан сүз башы язылып, Ф. Халидинең үзе һәм аның иҗаты белән таныштырылган. Әсәр рәсемнәр белән бирелеп, техник яктан яхшы эшләнгән.
Бу әсәрнең бастырылуы Ф. Халиди кебек, заманында татар әдәбияты өстендә күп кенә эшләп, соңыннан онытыла төшкән бер язучыны терелтү һәм аның иҗаты белән совет чоры укучыларын таныштыруда зур гына бер әһәмиятле адым булып тора. Татар әдәбияты тарихы өчен дә аның әһәмияте зур булачак. Киләчәктә бу язучының башка әсәрләрен» бигрәк тә реаль тормыштан алып язылган хикәя, повесть һәм сәхнә әсәрләрен бастыру турында да уйларга кирәк булыр.
Г. Мөхәммәт.
[I] Илья Амурский әсәре. Татгосиздат басмасы.
[II] Ал. Исбах. «Капитан Соколин». Повесть. Татгосиздат. 1941. Б. Шәрәфетдинов һәм В. Махмудов тәрҗемәсе.
[III] XIV йөздә яшәгән атаклы итальян язучысы Бокаччионың бер мең әкиятне эченә алган «Декамеро!»ы булса кирәк. Чөнки французлар тарафыннан язылган «Мең Дә бер көн» дигән андый атаклы әсәрнең барлыгы билгеле түгел.