Логотип Казан Утлары
Баллада

ИКЕ СУГЫШЧЫ

Еракта, таулар артыңда

Җәйге таң сызылып ата.

 Тын даланың уртасында

Ике сугышчы ята.

Тыңлый алар хәлсез генә

Ерак туплар күкрәвең.

Пуля тишкән үтәш игә

 Берсесенең күкрәген.

Ярасы тирән булса да,

Сизми ул авыртуын,

Сизә бары фашистларга

 Йөрәктә үч артуын.

Берсенең иңбаш сөяген

Снаряд киткән тетеп.                            

Бер сүзсез, үлем килгәнен

Ята ул кырда көтеп...

Акрын гына, чит бер телдә,

Эндәшә ансы шунда,

 Иптәш эзләп сүз әйтергә

Ахыргы сулышында.

Күкрәге яраланганы

Карап аның ягына,

Янында күреп дошманны,

Шундук килә аңына.

Ул онытып яраларын,

 Кинәт торып утыра. 

Кулына ала мылтыгын

Һәм аны тиз-тиз кора.

Тик күреп янында аның

Хәрәкәтсез ятканын,

Туфрагына тын даланың

 Ярадан аккан канын...

Мылтыгы төшә кулыннан,

 Әйләнә кинәт башы...

Ул яза тагын аңыннан,

Томанланып карашы...

Хәтерләп өлгерә бары

Камалуда калганын,

 Зур төркемле дошманнарны

Ялгыз кырып салгайын...

Күршесе ана чит телдә

Эндәшеп карый тагын.

 Тик җавап юк... Җансыз гәүдә

Ничек бирсен җавабын...

Ул тагын, тагын эндәшә,

Тик гәүдә сүзсез ята.

Көн үтә... кич якынлаша...

Кояш та инде бата...

Кырны каплый караңгылык...

 Ул яга һаман шулай.

Салкын су күк рәхәт булып,

Күтәрелә көмеш ай.

Яралы карый борылып...

Һәм айның яктысында

 Күренә аңа ак булып

Үлекнең йөзе шунда.

Тоела үлек аңарга

Селкенеп киткән кебек,

 Тырыша күк борылырга

Һәм карый төсле көлеп.

Һәм чыннан да: яткан җирдән

Акрын гына ул тора,

Янып торган күзләр белән

Аңар карап утыра.

Яралы күзләрен» йома, —

Курка аңар карарга.

Шунда үлек акрын гына

 Сөйли башлый аңарга:

Курыкма миңа карарга.

Мин кансыз фашист түгел.

Яралыларны кыйнарга

 Таш түгел минем күңел!

Син үлгәндә мин шуны тик

Әйтермен дигән идем:

Мин ватаным сакларга дип,

 Бу якка килгән идем.

Фашистлар басып кергәчтен 

Кузгалды бөтен илем.

Ачу янды миндә ул көн,

Түзмәде йөрәк минем:

Карар бирдем шул ук көнне

Мин сугышка барырга,

Сакларга туган илемне

Һәм сине коткарырга!

Мин үлдем данлы эш өчен,

Син үзен, дә күрәсең.

Мин үтәдем хаклык эшен...

 Ә син нигә үләсең?

Мин сугышка киткән көндә

Хушлашып, селкеп кулын,

Озатып калды илемдә

Бердәнбер нәни улым.

Ул бер вакыт, дошманнардан

 Коткарылган ватанда

Үсеп җитәр... Анасыннан

 Сорашыр мине анда.

Ә ана, улын кочаклап,

Мактанып аңар сөйләр:

Ул синең иркеңне саклап,

 Сугышып үлде, дияр.

Бер көн синең улыңа да

 Шундый ук сорау килер.

Анасы аңарга шунда

Нәрсә дип җавап бирер?

Барып бандитлар юлыннан,

Ул һәлак булды, дипме?

Куркып данлыклы үлемнән,

Данлыксыз үлде, дипме?

Мондый җавапны бирергә

Ана күңле барырмы?

Яшьләре тулып күзләргә,

 Әллә яшереп калырмы?..

Карады аңар яралы, 

Һәм җыеп бөтен аңын, 

Күңлендә булган уйларны

 Әйтәсе килде аның.

Әйтәсе килде аңарга:

Мин фашист түгел, диеп.

Мин килдем монда аларга 

Ирексез башым иеп...

Шунда аның бер ягында

Селкенде күләгәләр

Һәм күренде ай нурында 

Бик күп үлек гәүдәләр:

Тереләй җиргә күмелгән

Яралылар, балалар,

Мәсхәрәләп үтерелгән 

Яшь кызлар һәм аналар.

Сузып салкын бармакларын

Һәм төртеп шунда аңар:

Син барыбер дошманнарның 

Берсесе! — диде алар.

Бу хәлгә намуслы кеше

Һич төшмәс ирексездән.

Кем булсаң да, син — үтерүче!

Аяу юк сиңа бездән!..

Көмеш айны кинәт шунда

 Зур болыт каплап алды. 

Яралының күз алдында

 Кинәт бар да югалды.

Яралы да шуннан артык

Ишетмәде сүзләрен

Һәм йомды, аңын югалтып,

Мәңгелеккә күзләрен...

Еракта, таулар артында

Акрын гына ай бата.

Үлеп дала уртасында

 Ике сугышчы ята.