ҖИҢЕЛМӘС ХАЛЫК
Үлемгә ис китмәүчелек масса арасына таралырга һәм җиңүне тәэмин итәргә тиеш.
В. И. Ленин.
Советлар иленә бандитларча басып кергән фашист чирүенә каршы каты көрәш көчәйгәнән көчәя. Өч мең километрга сузылган зур сугыш кырында совет халкының миллионнарча уллары үз туган иленең ирке, халкының намусы һәм киләчәге өчен көчле дошман белән көн- төн аяусыз һәм канлы сугыш алып бара. Кызыл Армия һәм Кызыл Флот сугышчыларының батырлыгына, сәләтенә, совет иленең җиңелмәс көченә бөтен дөнья соклана. Алар Советлар Союзы армиясенең үз ватаны, үз халкы өчен генә түгел, бәлки канлы фашизм тарафыннан кол ителгән барлык ил халыкларын ул хурлыклы коллыктан, фашизм богавыннан, фашизм чиреннән коткару өчен дә сугышуын яхшы аңлыйлар һәм аңа зур өмет баглыйлар. Гитлер бандалары басып алган илләрнең миллионнарча халыкларында фашизм чылбырыннан котылып, иреккә чыгу өмете торган саен көчәя һәм фашизмга нәфрәт ялкыны киңрәк җәелә бара, халыкларның яңадан яңа катлаулары көрәшкә күтәрелә.
Фашизмга каршы сугышка Советлар иленең күп милләтле бөтен халкы кузгалды. Ватан сугышы фронтларында, бөек рус халкының батыр уллары белән бергә, кыргыз һәм калмык, татар һәм башкорт кызылармеецлары, үзбәк, төрекмән һәм чуваш егетләре, белорусе һәм украин яшьләре дә шундый ук батырлык һәм осталык белән сугышалар. Россия халыкларының күптәннән бирле үсә, алга кипкән саен ныгый килә торган сугышчан традициясе — ватанга куркыныч килгәндә какшамаслык бердәмлектә булу, туган ил халкының тынычлыгын саклау өчен үлемгә ташлану — тарихның ерак елларыннан якты истәлек булып балкып тора, ул хәзер дә каһарманлыкка өнди. Россия халкы үзенең озын гомере эчендә чит илләрдән килгән дошман яуларын пичәмә тапкыр җимереп ташлаган. Советлар Союзы халыклары гражданнар сугышы вакытында аеруча зур батырлыклар күрсәтте. Яшь Советлар дәүләһенә һөҗүм иткән интервентлар гаскәрләрен тар-мар итеп, революциянең бөек җиңешләрен саклап калуда татар һәм башка милләтләрнең махсус полклары һәм бригадаларының хезмәте гаять зур булды. Үз улларының ул еллардагы батырлыклары турында безнең халык озак еллар буенча телдән төшми торган бәетләр һәм җырлар чыгарды.
Халыкларның бу бердәмлеге һәм дуслыгы, хәзер, Ватан сугышы вакытында, бер чакта да какшамаслык зур бер көчкә әверелде. Политик бердәмлек, туган илгә көчле мәхәббәт һәм тиңсез фидакарьлек — безнең совет халкы өчен очраклы яисә вакытлы бер сыйфат түгел. Ленин һәм Сталин, большевикларның корыч куллы карт гвардиясе— илнең ирек сөючән күп милләтле халкын социалистик революцияне хәзерләү елларында, патша монархиясенә каршы, халыкны изүчеләргә каршы аяусыз көрәшче итеп, чыныктырып үстерде. Большевикларның озак еллар буенча дәвам иткән бу көрәше — ул бөтен халыкларның бәхете, азатлыгы өчен, аларның киләчәге өчен, патша заманыңда изелгән, бетүгә йөз тота торган халыкларны алдынгы халыклар дәрәҗәсенә күтәрү өчен, бөтен халыкларны берләштерү өчен көрәшү иде.
1917 елгы социалистик революция әнә шул дистәләрчә елларга сузылган көрәшнең күркәм бер нәтиҗәсе булды. Революциядән соңгы елларда безнең ил халыклары, бөек рус халкы белән кулга кул тотынып, Ленин һәм Сталин байрагы астында, аерылмаслык дуслыкта, үзләренә яна тормыш кордылар. Бергәләшеп яшь совет дәүләтен ныгытырга, аның. байлыгын, культурасын үстерергә керештеләр. Хәзер Ватанга куркыныч туу белән бөтен совет халкы, фронтта һәм тылда, дошманга каршы дәһшәтле корыч стена булып калыкты. Совет халкының, бу бердәмлеге дошман өчен куркыныч көчкә әверелде.
Совет халыкларының патриотизмы батырлар тудыра. Гражданнар сугышы чорының халык геройлары Чапаев, Щорс, Фрунзе, Будённыйлар токымыннан килгән, яшьтән үк үз иленең хуҗасы булып, көрәшләргә чыныгып үскән совет гражданнары Ватан сугышының беренче көннәрендә үк батырлык һәм Ватанга мәхәббәтнең иң гүзәл үрнәкләрен күрсәттеләр. Моңа кадәр бер ягы белән дә башкалардан аерылып тормаган гади сугышчылар, гади совет кешеләре үзләренең батырлык һәм осталыклары белән бөтен ил каршында дан һәм шөһрәт казанды.
Менә Ватан сугышының беренче геройларыннан капитан Гастело. Фашист самолетлары белән атышканда аның бензин багы тишелеп, самолеты яна башлый. Аны котылгысыз һәлакәт көтә. Ул самолеты белән бергә шушы минут эчендә җиргә егылып төшеп юк булачак. Ләкин аның дошманга нәфрәте капитанны фашистлардан үч алып, алардан өстен булып үләргә өнди. Капитан, ялкынланып яна торган самолеты белән, фашистларның бензин цистерналары һәм гаскәрләре җыелып торган урынга ыргытыла.
Ул ташлана утлы мина кебек.
Таш күк булып колонналарга.
Цистерналар шартлый күк күкрәтеп,
Грузовиклар оча һавага.
Син эшләдең моны халык өчен.
Мин данлыклыйм батыр чыгышын
Халык эше үлми, әй Гастело.
Син үлсәң дә үлмәс бу эшен!
Л. Голпини.
Бу тиңсез батырлык. Бу — тормышта үзенең зур бер максаты һәм идеясе булган гали җайлы, мораль яктан югары торган кешеләр генә булдыра алырлык бөек бер кешелек сыйфаты. Бу каһарманлыкның кыйммәте һәм бөеклеге шунда, ул совет гражданнары тарафыннан башка илләрдәге | шикелле дан һәм шөһрәт өчен, җае | килгәндә бер тәвәккәллек күрсәтеп ' калып, соңыннан гомер буена алтын һәм иркәлек эчендә йөзү өчен эшләнми. Совет иле халкының чын кешелек / сыйфатларының иң гүзәлләренә ия булулары да, аларның кеше буларак . югары торулары да шунда — совет кешесе үзенең сөекле туган иле каршында гражданлык бурычын үтәгәндә үзе турында, үзенә якынлашкан куркыныч турында уйламый, үзенең җанын-тәнен кызганмый. Бу фидакарьлек бөтен совет кешеләренә хас сыйфат булуын Ватан сугышының һәр көне көзгедәге кебек чагылдырып тора. Илнең мәшһүр геройлары исемлегенә әледән-әле яңа исемнәр, яңа батырлыклар өстәлә.
Совет очучылары атарга патроннары яки ягулыклары бетеп, дошман самолетының качып китү ихтималы булганда аңа самолетлары белән ташланалар яки пропеллер белән кистереп аларны җимертәләр. Бер совет очучысы берничә фашист самолетына бер үзе ташлана (һәм фашист самолетлары аннан качалар! Бу хәзер фашист очучылары өчен хурлыклы бер гадәт булып әверелде). Командир һәм кызылармеецлар дошман танкына бер үзләре каршы торып, аны сафтан чыгаралар. Гади сугышчы пулеметлардан аттырып үзенә таба үкереп төшеп килә торган фашист бомбардировщигын винтовкадан атып бәреп төшерә. Бер сугышчы ялкынлана баш- | лаган һәм менә шушы секундта ярылырга торган минаны, үзенең дә мина белән бергә юкка чыгачагын искә дә алмастан, минаны катер бортыннан суга алып ташлый. Дошман кулына төшкән бер авылда яраланып калган кызылармеецларны фашистлар азаплый башлагач, гади бер колхозчы хатын-кыз Катя, фашистларның моның өчен атасыларын алдан ук белә торып, бу
хәлне урманга, Кызыл Армия частена барып белдерә. Яралы кызылармеецларны килеп коткаралар. Полковник Мишулин, авыр яраланып госпитальдә ятканда, үз частен дошманнар камап алу турында ишетә. Ул, авыр яралы булуына, тормышы куркынычта булуга карамастан, шул минутта ук юспитальдән чыгып китеп, камалган частена зур кыенлыклар белән ерып керә һәм частен камалып һәлак булудан коткара.
Совет халкының көче чиксез. Аның фашизм башкисәрләренә нәфрәте көннән-көн көчәя бара. Бу нәфрәт һәм чиксез ачу озакламый үзенекен итәр: ул фронтта һәм тылда яңадан меңнәрчә геройлар тудырыр, ул азынган фашист юлбасарлары өстенә дәһшәтле өермә булып, шәфкатьсез үлем булып ыргылыр.
Туган илгә куркыныч якынайган вакытта, илне дошман һөҗүменнән саклап калу өчен бөтен халык бердәй күтәрелеп чыккан бу тарихи чорда кешелек сыйфатларының иң күркәмнәре, кешенең иң тирән һәм саф тойгылары элеккегә караганда да гүзәлрәк булып чәчәк аталар. СССР халыклары арасындагы тирән дуслык, совет кешеләренең бер-берсен ригая һәм хөрмәт итүе, көрәштәше, иптәше өчен утка-суга керергә хәзер торуы һәм башка шундый кешене чын коллективист итә торган, аның гали коммунистик мораль белән коралланган булуын күрсәтә торган гүзәл кешелек сыйфатлары Ватан сугышы вакытында тагын да күренеклерәк булып гәүдәләнә башлады. Кызылармецлар һәм кызылфлотчылар арасында бер-береңә куркыныч һәм уңайсызлык вакытында ярдәмгә килү, үлем бусагасына басып булса да иптәшеңне авыр хәлдән коткару—мокаддәс һәм үтәлмичә калмый торган бер закон булып, намуслылык, егетлек билгесе булып көнкүрешләренә урнашып бара.
Майор Оверчепкопың самолеты ватылып. дошман биләгән җиргә төшәргә мәҗбүр булганнан соң, аның иптәше — өлкән лейтенант авыр яралы майорны һәм радист Косыровны алмаш-тилмәш аркасына салып үрмәләп үзебезнең янга алып чыга. Авылы дошман кулына эләккән гади бер колхозчы хатын-кыз урманда калган яралы кызылармеецларны табып алып, аларның бишесен дә төнлә кызыллар ягына ташый. Сугышчы Гариф Хәкимов, иптәшләре җайлы позициягә урнашып җиткәнче, бер биеклеккә бер үзе әллә нихәтле дошман солдатын җибәрми тора. Аның патроны һәм гранаталары бетә, ул анда да чигенми. Ниһаять, фашистларның арттарак яралы кызылармеецларны азаплауларын ишетеп, бер үзе аларга ташлана һәм дошманнан теләгәнчә үч ала. Сугышчылар яраланган командир һәм комиссарларны ут эченә кереп булса да коткарып алып чыгалар. Хатын-кыз врачлар һәм сестралар сугышның иң котырган урынында, баш күтәрмәслек атыш астында эшләп, меңнәрчә яралыларны үлемнән* алып калалар.
Совет халкының политик бердәмлегеннән, бөек максатлар өчен көрәшүеннән килеп туа торган һәм совет кешесенең мораль күркәмлеген тагын да арттыра торган бу кыйммәтле сыйфатлар үзләре генә дә фашизмның кара реакциясенә каршы көрәштә безнең җиңәчәгебезгә дәлил була алалар.
Гитлерның «тырышлыгы» белән кешелек уйлары башларыннан куып чыгарылып, кушканны гына эшли алырлык туңбаш автомат итеп калдырылган фашизм солдаты Германиядә властьны үз кулына алган бер төркем бандитларга хәзергә әле колларча турылык белән хезмәт итеп килә. Немец солдаты, офицерларының кушуы буенча, яндыра, суя, талый, җимерә һәм хатын-кызларны көчли, үзе басып алган Илләрдә ватылу, җимерелүдән котылып калган музейларны ат аранына әверелдерә, мәктәпләрне фәхешханә ясый. Фашизм армиясе меңнәрчә француз, еврей, поляк, украин һәм башка халыкларны бары немец булмаганнары өчен һәм кол булырга теләмәгән өчен генә йөзәрләп тере килеш күмеп үтерә, керосин сибеп яндыра. Ләкин һәрнәрсәнең чиге бар. Муеннарыннан канга баткан, бөтен Европаны кан-яшь елаткан бу бандитлар тора-бара кешелек сыйфатларының иң актык калдыкларын да югалтып, ерткычлыкның
чигенә якынлашып киләләр. Кан коюсыз, үтерүсез яши» алмас хәлгә килгән немец штурмовиклары хәзер инде, торган саен азына барып, башка халыкларны гына түгел, хәтта «саф» немец каныннан яралган фашист солдатларының үзләрен үк үтерә башладылар. Немец командованиесенец авыр яралы немец солдатларын сугыш кырыннан җыеп алмаска дип приказ бирүе, атака вакытында икеләнә башлаган немец солдатларын офицерларның арттан торып атып егуы, авыр яралы немец солдатын үлеләр белән кабергә күмүләре — болар инде һәр хәлдә нормаль кешелек сыйфатының, бу хайваннарда калмавын, аларның тагы да ныграк чери һәм таркала баруларын күрсәтә торган хәл. Үзеннән- үзе ачык, мондый башкисәрләр морале озак гомер сөрә алмый. Ул, «прогрессны туктатуын, халыкның авызын йозаклавын һәм азатлыкны атып үтерүен» зур казанышы итеп саный торган идиот «фюрере» белән бергә, фашизм агызган канга тончыгып, һәлак булырга тиеш! Аның бу һәлакәт көне һаман якынлаша бара.
Дошманның мондый ерткычлыгы, берни белән дә чикләнмәгән кабәхәт кансызлыгы совет халкын дошманнан унлата үч алырга, аңа тагын да аяусызрак булырга чакыра. Күп милләтле совет халкының һәр улы, һәрбер кызы үзенең туган, үскән иле өчен, туганнарының якты тормышы, балаларының күңеле, бәхетле киләчәге, совет халкының .намусы өчен теләсә нинди кыенлыкларны да җиңеп чыгырга, кирәк булса шул юлда корбан булырга да хәзер!
Килер бер вакыт, культуралы кешелек дөньясы Европаны шомлы кара төндәй, албастыдай басып яткан Гитлер тираниясен, җирәнгеч бер хәшәрәтне сыткан шикелле, сытып ташлар. Европа халкы яңа туган азатлык көненең таңыннан торып, юлбасарлар җимереп киткән илен» яңадан төзәр, ятим балаларның, тол аналарның яшен сөртер. Фашизм кошмарыннан котылып, киләчәген куркусыз, өмет һәм алга омтылыш белән каршылау шатлыгына ирешкән халык шул азатлык таңында, беренче иркен сулышы белән бергә, иң беренче котлау сәламен совет «халкына, фашизмны бөтен дөнья күләмендә тар-мар итүгә җитәкчелек иткән Иосиф Сталинга җибәрер, иң саф теләкләрен аңа багышлар. Совет көрәшчесенең образы кешелек җәмгыятен хурлыктан коткаручы баһадирлар образы белән янәшә, азатлык символы булып, дан һәм хөрмәт пьедесталына менгерелер.