ФРИЦ МЮЛЛЕРНЫҢ КАРЬЕРАСЫ
ЖАН-РИШАР БЛОК
Фриц Мюллер әфәнде Кенигсберг шәһәрендә сәүдә йортларының берсендә эшли иде. Гитлерчыларның «карт гвардиясе» сафында тормаса да ул нлдист иде. Моннан унбиш ел элек ул әле яшь һәм өстәвенә социал-демократ та иде.
Бервакытны ул социал-демократия фракциясенең утырышыннан чыгып килгәндә аны, иптәшләре белән, фашист бандалары камап алалар. Мюллер, караңгыдан файдаланып, качып өлгерә. Капка астына яшеренгән урыннан ул гитлерчыларның Германия халкын «үз артларыннан ияртү» өчен нинди методлар белән эш итүләрен күреп тора.
Бу очрашуның нәтиҗәсендә Мюллерның биш иптәше тротуарда егылып калалар. Аларның өчесен револьвердан атып үтерделәр. Дүртенчесенең мие кан эчендә ниндидер формасыз соры һәм симез бер нәрсә булып аунала, Лотта исә тротуарда хәрәкәтсез ята, аның башы канга манылган шар кебек күренә иде.
Фриц Мюллер шул вакытта Гитлерның политикасына тәмам төшенде һәм ул ана бик ошап китте. Тиздән ул үзе дә кызыл-көрән күлмәк киеп, «һейль!» не башкалардан да катырак кычкыра башлады.
1935 елда ул Рейн өлкәсен басып алу кирәклеге турында акырына, 1936 елда ул Герника шәһәрен җимертеп, аның ирләрен, хатын-кызларын һәм балаларын бомбага тотып юк иткән «Кондор» легионы очучыларын кайнар рәвештә котлый. 1938 елла ул немецларның Венага керүләре, Франковый Мадридка керүе уңае белән әләмнәр элеп йөри. 1939 елда ул адәмнәр немецларның Прагага керүләренең билгесе булырга тиеш иде. Ниһаять, сентябрьдә Фриц Мюллер фашист армиясенең солдаты булып әверелә.
Польша авылларының берендә танкист Мюллериыц яшь бер кызга күзе төшә. Тагып бер чирек сәгатьтән соң бу яшь поляк кызы Кенигсбергныя Лотта шикелле үк булып җирдә ятып кала. Бераз вакыттан соң инде Мюллер хатынына бүләк итеп бер пар алка, Польшаның борынгы алтын тәңкәләреннән эшләнгән кыйммәтле әйберләр һәм балдак җибәрә.
Ниһаять, 1940 елның маенда Франция белән дә исәп-хисапны өзәргә җай килеп чыга. Моның өчен Бельгия белән Голландияне таптап узарга кирәк була. Билгеле, моңа Гитлерның Бельгия һәм Голландия белән һөҗүм итешмәү турында пакт төзүе берничек тә уңайсызлый алмый.
Гаҗәп күңелле бер сәяхәт була бу! Бер кешегә каршы йөз кеше! Билгеле, Голландия һәм Бельгия солдатлары үз илләре өчен сугышырга телиләр. Булса соң! Үзләренә үпкәләрләр! Шәһәрләремнән, музейларынннан колак кагарлар. Германия империясенең үсүе турында сүз бара икән, монда инде Рембрандт яки Ван-Гог картиналары белән исәпләшеп торып буламыни?
Фриц Мюллерга һәм аның танк полкындагы иптәшләренә нацистлар бомбардировщикларыннан көньякка таба качып баручы Бельгия, Голландия. Франция гражданнарын «өркетеп» алырга приказ була. Моның өчен танклар белән юлның әле бер ягына, әле икенче ягына — уңнан сулга, сулдан уңга чыгып, кыйгачлап сытып узарга кирәк була. Танкның чылбыр тәгәрмәче юлдаш бар — һәммәсен изеп бара: танк астында пыяла ватылганы, сөякләр шытырдап сынганы, ыңгырашкан тавышлар ишетелә. Танкларның чылбыр тәгәрмәчләрен соңыннан бик нык юарга туры килә.
Авылдагы бакалея кибетеңдә Фриц кесәсенә шоколад тутыра. Икенче көнне гитлерчылар шәһәргә килеп керәләр. Халыкка тимәскә, артык кыланмаска кушып приказ бирәләр. Тиздән кинооператорлар төялгән йөк автомобиле килеп чыга. Алар янына балаларны җыялар. Фриц кесәсеннән шоколад күрсәткәч, балалар аңа. кулларын сузалар. Бер хатын-кыз шоколадны Фрицның битенә кире ыргыта. Фильмга төшерүне туктаталар, теге хатынны атып үтерәләр, ә шәһәргә, түләнмәсә ут төртәбез дип куркытып, коточкыч зур контрибуция салалар.
Тагын бер айдан соң Мюллер хатынына болай дип яза: «Мин дуңгыз шикелле симерәм. Үзем баскан кәгазь бәясе дә тормаслык кредиткалар бәрабәренә мондагы халык безгә ни теләсәк шуны сатарга мәҗбүр була. Шампанский, май, кыздырган чеби! Җәннәтнең үзе инде!»
Тагын бер елдан соц Фриц Мюллер көнбатыш өлкәләренең берсендә комендатура начальнигы булып ала. 22 июньдә ул кесә дәфтәренә болай дип яза. «Инглизларны җиңә алмый торуыбыз бернигә дә ярамый! Бу сволочь итальяннар гел качуны гына беләләр... Шулай да без Югославия белән Грециянең кирәген бирдек. Хәзер менә тагып блицкриг вакыты җитә! Ура! Унбиш көннән безнең фюрер Кремльдә булачак. Безнең данлы армиябезгә каршы руслар нишли алсыннар? Украинаның икмәге, Кавказның нефте, матур хатын- кызлар — барсы да безнең кулда булачак! Әгәр дә французлар моннан соң да киреләнәләр икән, без аларны авызлыклый белербез».
5 иче июльдә Фриц Мюллер гестапо агентлары белән французларның яшерен типографиясенә килеп керле. Аңда Сталин речен басып чыгарырга хәзерләнәләр иде. Каты бәрелеш булып алды. Фриц шунда беренче мәртәбә яраланды. Французлар качтылар. Бары басу машинасын гына эләктереп кала алдылар. Берничә заложник кулларына төште. Немецлар шәһәргә зур контрибуция салдылар.
12 июльдә Мюллер кесә дәфтәренә болай дип язды: «Французлар көннән- көн тынычсызлана баралар. Бу яларга бик кыйммәткә төшәр!»
31 июльдә полкны бик ашыгыч рәвештә көнчыгышка таба китә торган поездга төяп җибәрәләр.
Поезд вокзалларның беренә туктагач, вокзал начальнигы булып эшли торган фашист офицеры — офицерлар вагоны янына килде. Ул борчулы күренә иде.
— Хәл шәптән түгел, — диде ул пышыпдап, — Тегеңдә, фронтларда эшләр- начар бара. Югалтулар коточкыч зур. Руслар җен шикелле сугышалар. Аларның техникасы гына түгел, тактикалары да бар. Нинди тактика әле тагын...
Аннары ул акрын гына өстәп куйды:
— Радиодан русларның Польша, белән килешүләре турында хәбәр иттеләр. Алар Польша армиясе оештыралар икән. Поляклар да бит безне күрәлмиләр.
Фриц уйга калды. Бу вакытта аның, элекке күтәренкелегеннән берни дә калмаган иде.
Шул вакыт ул вагон стенасына барып бәрелде. Нидер коточкыч шартлады. Бу аңа бер генә секундка үзенең танкысы астыңда сөякләр шытырдаганны хәтерләтте. Бөтен тирә-як зырылдап әйләнеп китте. Француз тимер юлчылары поездны чокырга тәгәрәттеләр.
Бандит вагон калдыклары астында чокырда аунап ята иде. Кинәт бөтен күкне ниндидер бер гөрелте басты. Аңа коточкыч тизлек белән көчәя барган бер куркыныч җыр ишетелә башлады. «Герника, Варшава, Роттердам, Орлеан һәм Лондон...»
Куркудан аның, йөрәге тибүдән туктый язды.
Көчле шартлау чокырга ауган поездның калдыкларын көл итте.