ЕРТКЫЧЛАР
БАЛЬДЕР ОЛЬДЕН
«Бер нациның тарихы» исемле повестьтан өзек
Фашистлар Германиядә власть башына менгәч, халыкны коточкыч җәберләргә һәм эгәрлекләргә тотындылар. Анда һичбер хөкемсез, тикшерүсез-нисез үтерүләр, төрмәгә һәм концентрация лагерьларына ябулар башланды. Бу өзектә 1933 елның беренче яртысында булган вакыйгалар сурәтләнә. Бальдер Ольден — антифашист немец язучысы.
Отряд билгеләнгән вакытта юлга чыкты. Алдан Хинкельдей атлый, аның артыннан, дагалы авыр итекләре белән асфальтны яңгыратып атлап, тагын сигез кеше килә. Төннең салкын җиле юка хаки аша аларның тәннәренә үтә, шулай да штурмовиклар салкынны тоймыйлар. Аларның җиңендә, свастикадан тыш, ярдәмче полиция билгесе дә бар иде.
Алар Науман яши торган йортка килеп җиттеләр. Нәкъ шул вакытта швейцар, сөтчеләрне һәм бутки ташучы малайларны кертү өчен, капканы ачып маташа иде. Швейцар — олайган бер кеше, хезмәте буенча тегүче. Аның хатыны белән бер баласы, һәм уннарча ел буенча «Форвертс» газетасына подписчик булганлыктан бер авыр вөҗдан газабы бар иде.
Хинкельдей җиңендәге ярдәмче полиция билгесен күрсәтүгә, бу бичара кеше куркынып аларга юл бирде. Отряд капкадан кереп, дөбердәп баскычтан менә башлагач, швейцар, үзенең подвалына төшеп, ботинкасын һәм чалбарын салмаган килеш, карчыгы янына җылы урынга барып ятты да, карчыгының һәм үзенең башына одеало бөркәде. Дерелдәп: «Бер генә нәрсә дә белмәскә иде! Бер нәрсә дә күрмәскә, ишетмәскә иде!» диде.
Науман ишегендә түземсезләнеп звонок чылтырады.
Дошманына һөҗүм иткәндә солдат йомшаклык күрсәтә алмый. Бераз гына вакыт узгач ук Хинкельдей, револьвер түтәсе белән, ишекне кага башлады.
— Акрын, — диде Науман эчке яктан, — кем анда?
— Полиция! Хәзер үк ачыгыз! Югыйсә ватып керебез!
— Бу берәр аңлашылмаучылыктыр,— диде Науман хатынына. — Курыкма. Полиция безне нишләтә алсын?
Науман бу чакырылмаган» кунакларның ялгыш керүләрен төшендермәкче, барысын да аракы һәм сигара белән сыйлап, җайлап кына озатып җибәрмәкче булып, ишекне ачты.
Хинкельдей кычкырып команда бирде:
— Икәвегезгә ишек төбенә басарга, калганнарыгыз минем белән!
Аннан соң ул револьверын төзәп,
— Сезме еврей Александр Науман?— диде. — Яхшылык белән әйтегез!
— Мин — язучы Александр Науман, отставкадагы Австрия ротмистры.
— Мин сездән ул турыда сорамадым! Сораганга җавап бирегез!
Науман, төнге туфля һәм пижамада көенчә, кораллы җиде кеше каршында басып тора. Үз квартирында, үзенең бөтен дөньяга билгеле булган шөһрәтенә таянып, ул әле үзен һаман да куркыныч эчендә дип санамый иде. Ул хәтта публика алдында сөйләгәндә нинди дә булса бер тапкыр сүз әйткәндәге шикелле, хәзер дә елмая иде.
— Рәхим итегез, сорагыз, сорагыз. Ләкин, әгәр мөмкин булса, бераз гына акрынрак. Йортта бөтен халык йоклый бит әле.
— Андый нахал тон белән сөйләшмәскә!
Үзен гайрәтле итеп күрсәтергә кирәк булганда Хинкельдей бик каты акырынырга тотына, ул үзен-үзе шулай итеп ярсыта иде. Аның бу борынгы Пруссия унтер-офицеры методы бу юлы да үзенең яраклылыгын күрсәтте. Ниһаять Хинкельдей битенең бүртенеп күкселләнә башлавын, мускулларының гайрәт белән күперүләрен сизә башлады.
— Сездә коммунистик әдәбият бармы?
— Минем белүемчә — юк. Ләкин сез, хөрмәтле әфәнделәр, бу турыда башка берәр уңайлырак вакытта да сорый алган булыр идегез бит!
Хинкельдей, үзенең хезмәт эшләрен башкару өчен кирәк булган кадәрле ярсып җитүен тоеп алып:
— Син нахаллана башладың, сволочь! - дип акырды. Шунда ук ул револьвердан берничә тапкыр түшәмгә атып җибәрде.
Үзеннән яшькә ике тапкыр олырак булган һәм исемен Германиянең һәрбер баласы белә торган бу джентльмен, моңа кадәр Хинкельдейдә ихтыярсыз бер ихтирам тудыра иде. Инде «сволочь» дип акырып җибәргәннән сәң да берни дә булмагач. Хинкельдейны тыеп торган сәбәпләр юкка чыкты. Ул Вауманның маңгаена револьвер терәде.
— Җавап бир! Син рейхстагны яндыру турында оятсыз речьләр сөйләвеңне әйтәсеңме? Син, жид сволоче, аны коммунистлар яндырмады, ә фашистлар рейхстагка үзләре ут төрттеләр дип әйттеңме? Әйт» «шулай дип әйттем» диген, югыйсә хәзер атып үтерәм!
Науманның хатыны ире яныннан шыпырт кына китте. Сугыш чукмарлары бары Науманга гына текәлгәннәр иде, ихтимал аның хатынын күрмәгәннәрдер дә.
Науман хатыны ялан аяк килеш, сак кына атлап, гостиныйны узды, менә кабинет ишегенә дә килеп җитте, йомшак келәмнән тагын өч адым атлады. Ниһаять менә ул телефон янында. Ул телефон трубкасын алды. Полиция дежурныйның телефон номеры телефон кенәгәсенең тышына эре хәрефләр белән язылган иде. Иртәнең тонык яктылыгында ул аны тиз табып алды.
— Я, хода, биш минуттан регуляр полиция килеп җитә алса, шәт котылып кала алыр идек, — дип уйлады.
Ул дискны борды. Аңа полиция дежурные йокыдан карлыккан тавыш белән җавап бирде.
Ул, мөмкин булган кадәр акрын һәм бик ачык итеп трубкага,
— Александр Науман сөйли, Винтерфельдштрассе, 14, дүртенче этаж...— дип пышылдады.
Аның колагына телефоннан,
— Ачыграк итеп әйтегез, кычкырыбрак! — дип акырдылар.
Аңа тавышын бераз гына көчәйтә төшеп, тагын да ачыграк, сузыбрак әйтергә туры килде.
— Александр сөйли...
Шул вакытта часовойларның берсе аның күз алдыннан югалуын искәреп алды, колагына аның тавышы да ишетелде. Ул бер сикерүдә аның артыннан келәмнәр җәелгән нәфис, тын кабинетка атылып керде дә, батыр хатынның кулында телефон трубкасын күрүгә, резин таягы белән бөтен көченә аның кулына сукты.
Часовой шул хәтле кинәт һәм шундый каты сукты, Науман хатыны, кыргый тавыш белән кычкырып, шунда ук идәнгә ауды.
Бу тавышны ишетү белән Науман, үзенең маңгаена терәлгән револьверны да, ярсуыннан дерелдәп торган Хинкельдейны да онытып, хатыны янына ташланды. Алтмыш яшьлек бу кеше шундый җитезлек белән ыргытылды ки, яшь нацилар аны тотарга өлгерә дә алмый калдылар.
Штурмовикның аягы янында бөгәрләнеп ыңгырашып яткан Еленаны күрүгә Науман, тешен кысып:
— Ах, эт!—дип кычкырып, штурмовикның кулыннан резин таякны тартып алды һәм аңа сугарга кизәнде. Ләкин шул минутта ук аның өстенә ябырылып камчылар, корыч чыбыклар, тимер таяклар белән кыйный башладылар. Ул, канга батып, идәнгә, хатыны янына ауды. Аңын югалта башлаганда да ул, инстинкт буенча, үзенең киң җилкәсе һәм мәһабәт зур башы белән хатынын дошманнар сугуыннан капларга омтыла иде.
Нелла, ату тавышларына уянып китеп,
— Ярдәм илегез, үтерәләр!— дин кычкырып чаба йөгерә башлады. Ул шундый каты кычкырды, аның тавышы бөтен йортны шаулатты. Нишләгәнен дә белми, штурмовикның башына бәрмәкче булып, бронзадан эшләнгән пресспапье алды.
Ләкин штурмовик, джиу-джитсу кулланып, аның кулларын борды. Нелла җиңелде. Науман семьясы, җиңелеп, җиңүчеләрнең аягы астында яга иде.
Хинкельдей:
— Ике кеше су алып килергә! — дип кычкырды.
Науманга салкын су сиптеләр. Ул күзен ачты. Аны, аягына бастырып, ике кеше як-ягыннан тотып тордылар. Наумаңның башындагы яраларыннан кан ага иде.
Хинкельдей аңа,
— Сез, закон исеме белән кулга алынасыз! — диде һәм отрядына команда бирде.
— Дүрт кеше алга чыгыгыз! Кулга алынучыны казармага илтегез! Мин кайтканчы беркемгә дә, бернинди дә хәбәр җибәрмәскә, телефон аша берни дә әйтмәскә! Часовойлар ишек янында кала! Калганнарыгыз минем белән тентүгә тотынасыз.
Дүрт штурмовик, Науманны күтәреп, чыгып киттеләр.
Язу өстәлләрен, ящикларны, шкафларны — һәммәсен Дә ваттылар. Китапларны шүрлекләрдән идәнгә атып бәрделәр, келәмнәр һәм мебельләр кәгазь океаны астында калды. Ара-тирә бу батыр стрелоклар Науман семьясы членнарының, аларның ата-баба һәм кардәш-ыруларының портретларына атып, үзләренең атуда осталыкларын сыныйлар иде. Науман тарафыннан ун еллар буенча бик зур тырышлык белән җыелган кыйммәтле бөтен нәрсәләр, аның кулы белән җентекләп тәртипкә салынып, карточкаларга теркәлгән һәм архивына кертелгән, хаклы рәвештә бөтен халыклар юморының энциклопедиясе булырлык бөтен материаллар, үзенең кулъязмалары, үзе язган, яки аның турында язылган, берничә ун еллар буенча пөхтәләп бер җиргә теркәлә барган газета материаллары — барысы да хәзер ертылып ташланды һәм аяк астында тапталды.
Бутылкадагы ликер кими барган саен сугыш чукмарларының күңеле күтәрелә бара иде. Актарынганда килеп чыккан акчалар начальникның үзенә булды. Ләкин солдатлар да буш калмады. һәр солдат, бу иртәнең истәлеге итеп, алтын печать, көмеш рам һәм башка шуның шикелле «вак-төяк» нәрсәләрне үзенә ала барды.
Хинкельдей ярлы сәгать чамасы вакыт Науманның язу өстәлендәге хатларны актарып маташты. Аннан соң ул әлеге ике хатын янына килде. Аларны кулына револьвер тоткан зур гәүдәле бер штурмовик саклап тора иде.
Хинкельдей, һушсыз хәлендә ята торган анасы янында бөкерәеп утырган Неллага ташланып, акырып җибәрде:
— Кая шифр?
Нелланың төнге ак эчке күлмәге хәзер йөзенә караганда алсурак булып күренә ите. Аның ияге салынып төшкән, у. инде сламын, елын алмый, ул инде бөтенләй сүнгән иде. Шушы берничә минут эчендә Нелла картаеп карчыкка әверелде.
— Нәрсә? Син шифр турында берни дә белмисенме? Син бит атаң Москва белән хәбәрләшә торган шифрны бик яхшы бгләсен! Я, җавап бир, югыйсә...
Нелла исә шифрны белми һәм берни дә аңламый иде.
Кип җилкәле, зур гәүдәле Хинкельдей. бака шикелле кабарынып, һаман акырынды.
— Әһә! Беләм мин сезнең хәйләгезне! Дуңгыз син! Шифр синең тәнеңә язылган. Салдырыгыз күлмәген!
Нелланың эчке күлмәгең салдырып ташладылар.
— Ачасыңмы авызыңны, юкмы?
Хинкельдей корыч чыбыклар китерергә кушты.
— Әйләндерегез! Тотып торыгыз! — дип кычкырды ул.
Ләкин болан җавап алу да коточкыч кычкырудан һәм кан агызудан башка бер нәтиҗә дә бирмәде.
Алты тулып ун минут киткәч, Хинкельдей тентүнең тәмам булуын әйтеп, отряды белән казармага кайтырга чыкты.