Логотип Казан Утлары
Очерк

БУ КӨННӘРДӘ


Район үзәгенә килеп төшкәндә кояш баемаган, һәм без, әгәр дә теләсәк, шул сәгатьтә үк авылга да чыгып китә ала идек. Әмма райисполком ишек алдына килеп кергәч, нәрсәгәдер, бу уебыздан кайттык һәм төнне шушын­да, ачык һавада үткәрергә булдык. Рай­исполкомның, ат караучысы — дворник Әсәт аганың иртәгесен безне авылга бик иртә озатырга вәгъдәсен алдык та, уңай гына бер урынга килеп утыр­дык.

Ямь-яшел чирәм белән капланган бу ишек алдының, нәкъ уртасында бер трантас тора. Аның көпчәкләре май­ланган, таҗләре тартылган, аркалык, түшлекләре шулай ук яхшылап бәйләп куелган. Менә өстенә яшкелтлеге аз гына югала башлаган гимнастерка, аягына сай галош кигән, какча гына гәүдәле, ялан башлы Әсәт ага лапас буйлап ашыга-ашыга ишек алдының түренә — атлар сараена таба атлый. Ул үз-үзенә сөйләнә: «Тукта әле, иптәш, алай үз әйбереңә үзең хуҗа була алмый йөрмә син... Мин атка теләсә нинди- камыт киертеп йөрергә юл куймам сиңа, пока мин хозяин монда...»

Ул сарай ишегеннән кереп югала. Озак та үтми, бер кулына ат җитәк­ләп, икенче кулына камыт тотып, са­райдан икенче бер кеше килеп чыга. Аның җитәкләгән аты тыела алмый, башын чайкый-чайкый урам якка, кап­кага таба карап ярсый. Үзенә-үзе сөйләнеп, сарайга кереп киткән Әсәт ага тыгыз-тыгыз атлап, аның артын­нан килә:

— Син, иптәш Рәхимов, үзең райзо кешесе, үзең мин әйткәнне аңламый­сың. Сезнең райзо атына роно камы­ты, роно атына райзо камыты яра­мый. Һәрбер атның үз камыты, һәр камытның үз аты бар. Ә син роно камытын райзо атына кигезмәкче буласың. Булмый ул алай.

Ул аның кулыннан камытны ала:

— Бирмим, мин сиңа бу камытны!

Рәхимов аның болан әйтергә хаклы икәнлеген, алдан ук аңлый булса ки­рәк, Әсәтне яхшылык белән күнде­рергә тырыша:

— Бүгенгә генә җигим инде, Әсәт абзый».

— Юк, иптәш Рәхимов. булмый. Үз камытыңны эзләп алып кайт, — ди аңа Әсәт. Ул Рәхимовкә текәләп карап тора да, яңадан сүз башлый:

— Син, иптәш Рәхимов, рапзода, әйтик, әле тылда эшләгән чакта үз әйбереңне үзең җыя алмыйсың. Су­гышта нишләрсең икән син...

Рәхимовның йөзенә кызыллык йөге­рә. Ул шактый нык оялып, үзен уңай­сыз хәлдә сизә:

— Монда сугыш юк бит әле, Әсәт абзый. Сугышта сынатмам мин, чын шулай...

— Сорама да, нитмә дә. Мин икен­че атның камытын бирә алмыйм сиңа, бар, лечебница әллә кайда түгел бит, аңа да кайт, үзегезнең райзо камытын. Инде ике ай бит, камытыгыз лечебницада ята, үз кулың белән биреп җибәрдең ич.

Райисполкомның ат караучысы Әсәт ага үз сүзендә кала. Райзо мөдире иптәш Рәхимов лечебницага йомыш тәртибендә биргән камытны, дөрестән дә, эзләп алып кайту өчен, чыгып китәргә мәҗбүр була. 

Интек алды уртасында барган бу бәхәснең бер якка хәл ителгәнлеген аңлап, урамнан биш-алты малай килеп керә. Без малайлар белән әңгәмә ача­быз. Баштарак сүзнең җилеме табылмый, малайлар һәрбер сорауга салкын гына җавап бирәләр. Ләкин бу сал­кынлык күпкә бармый. Алар шунда ук ачылып китәләр һәм без алар белән якыннан танышып алабыз. Болар — Әсәт агаларының кәефе төзәлгәнен көтеп йөрүчеләр. Алар, барсы да диярлек, район учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең балалары. Әсәттә алар­ның үз йомышлары, «үз» интереслары бар. Бу — райисполком атларын инеш­кә алып барып, коендырып кайту бә­хете. Малайлар һәммәсе менә шуның өчен көрәшәләр.

— Дядя Асяд, а дядя Асяд!..

— Әсәт абзый. Әсәд абзый дим!

Әсәт абзыйларының әле һаман кәефе килеп җитмәгән. Рәхимов, гәрчә  райзо камыты артыннан лечебнйцага киткән булса да, Әсәт ага әле һаман аны җиңел генә ачулана:

— Кеше үз әйберенә үзе хуҗа бул­сын. Берсендә камытың калса, икенче­сендә дугаң калса, өченчесе дилбе­гәңне китермәсә, ул нәрсәгә ярый. Йомыш итеп алганнар икән, китерсен­нәр. Үзләре китермиләр икән, кидерт­терергә кирәк. Мин биреп торсам, — ди ул кыза барып, — мин биргәнне син югалтып торсаң, ул нәрсәгә ярый! Мин сиңа камыт бирәмме соң, как же, может миңа бүген төнлә ике пар белән, как военный, чыгып китәргә кушарлар. Мин камыт эзләп, Рәхимов артыннан йөри алмам бит. Рас мин райисполком күчере икәнмен, бу туры­да сип миңа буйсынырга тиеш...

— Дядя Асяд! — ли бер малай йом­шак кына тавыш белән:

 Дядя Асяд!

Әсәт ага малайның тавышын ишетсә дә, аңа җавап бирергә ашыкмыйча, үз эшендә дәвам итә. Ул лапас астында­гы тарантасларның кайсының тәртәсен күтәреп, артка кайтарып куя. кайсы­ларының какшаган шөрепләрен тыгыз­лап бора. Үзе сөйләвеннән туктамый:

— Әнә, райкомны гына алып кара, бер вакыт, бер нәрсә югалтмыйлар, как военный, ат та, камыт та номер­лы. И син аларның ишек алдыннан кайчан чыгып китүләрен дә күрми ка­ласың. Ни өчен дисәң, аларның бөтен әйберләре дә үз урынында. Алар ат җигә башлагач, синең кебек камыт эзләп, Арчаның теге башына чыгып китмиләр. Алар, әйтәм бит, как воен­ный, раз, раз и готово. Ә син...

Малайлар әкренләп лапасның эченә, аның янына үк керәләр. Алар ничек тә Әсәт агага ярарга тырышалар. Шулай итмәсләр иде. Әсәт абыйларының аларга коендырып кайту өчен ат бирмәве дә бик мөмкин. Йомыры гына гәү­дәле, аягына тез астыннан сәдәпләнгән кыска гына чалбар, өстенә та­ман гына алсу күлмәк кигән берәүсе, Әсәт аганың көпчәк майларга җыенга­нын сизеп алып, бик тиз аңа булыша башлый: каяндыр ике башлы ачкычлар алып килә, бер трангаспы лапас алдына тартып чыгара. Башкалары да үзлә­ренә эш табып, Әсәт тирәсендә ура­лалар.

Арба майлау тәмам булгач, малай­лар, нәрсәдер көткән шикелле, аңа ка­рап торалар һәм шунда Әсәтнең аларга дәшү вакыты җитә:

— Әйдәгез, — дин. сарайга таба куз­гала ул.

Малайлар аның тавышыннан ук ат­ларны коендырырга бирүен сизеп алалар. Атлары да инеш буема барачакла­рын белеп торалар күрәсең, сарайдан алып чыгу белән һичбер каршылык күрсәтмичә, кечкенә малайларга буй­сыналар. Һәрберсе үзләренә ияләнгән атка атланып малайлар капкадан чы­галар.

— Шаг белән генә барыгыз, чабып йөрмәгез, яхшы коен чырыгыз, ишет­тегезме, шаг белән генә! Как военный!

— Ишеттек, Әсәт абзый.

Ул үзенә бер төрле рәхәтлек белән малайларны озатып кала һәм шунда, басып торган урынында, ике якка ачылмалы киң нарат капкага карап тора да, аның ниндидер бер җитешсезлеген күрә:

— Бу кайчан төшкән соң әле, — дип капкага таба килә. Ишек алды яклап койма буеннан бер имән чөй ала, аны капканың орчык төбенә кага башлый...            .«

Инде райзо мөдире иптәш Рәхимов та барасы җиренә чыгын китте, малай­лар да атларны коендырып кайтып, сарайларга яптылар, инде кич булды. Райисполком ишек алды инә табар­лык чиста, сокланып карап торыр­
лык җыйнак. Без ишек алдының лапасларга каршы ягыңда, иптәш бе­лән шул җылдаклыкларга кызыгып, карап утырабыз. Әсәт ага әле һаман өенә керми, ут ат сарайлары, лапаслар тирәсендә йөри. Лапас түшәменә мен­гереп куелган чаналарга карап тора, нәрсәдер исәпли. Аида тавышсыз-тынсыз гына карлыгачлар очалар. Алар да Әсәткә тәмам ияләнеп җиткәннәр, гел аны әйләнеп кенә оралар. Бераз­дан ул ишек алдында үзенең эшен бетергәндәй була һәм райисполком бинасының, тәрәзәсенә килеп карый:

— Берәү дә калмадымы? — дип со­рый җыештыручы хатыннан. — Урам якны бикләдеңме, кара аны, ачык калмасын, — ди.

Тегесе аны тынычландыра:

— Бикләдем, бикләдем, бар, кереп ят инде, — ди.

— Кереп ятырга, мин бу арада өйдә йокламыйм, тышта йоклыйм ич... Бе­леп булмый бит, военный вакыт, әллә кем килеп чыгар, — дип җавап бирә аңа Әсәт ага.

Ул мендәр, ястык алып чыгу өчен өйгә кереп китә.

Инде төн... Шәһәр өстендә якты йолдызлар яна. Әсәт ага озак вакыт­лар шуларга карап ята да, йокыга ки­тә. Ләкин озакка түгел, шунда ук капка тавышына уяна. Урыныннан си­кереп торып, урамга таба кузгала:

— Кем?

— Мин, Әсәт абзый.

— Ә, синмени. Хәзер ачам.

Капкадан зур гына кара туры ат җигелгән трантас белән райком секретаре Бәдретдинов кайтып керә:

— Йокламаган икәнсең әле, Әсәт аб­зый.

— Йоклый торган чакмы соң хәзер!

Икәүләп төнге тышчыкта сөйләшә-сөйләшә ат тугара башлыйлар.

Күп тә үтми, Әсәт ага райком секре­тарен озатып, яңадан урынына килеп ята. Ишек алды тынып кала. Тик юл­дай кайткан атның пошкыра-пошкыра, сарай эчендә, керт керт итеп клевер ашаганы гына ишетелә... Әсәт ага да һәм без дә йокыга талабыз.

Иртәгесен без Сталин исемендәге колхозга юл алабыз. Текә стена кебек арыш басуы эченнән барабыз. Трантаска салынган печән өстен? утырган булсак та, безгә басу чиге күренми, тик уң яктагы басу юлыннан авылга таба кайтучы бер атның дугасы гына күренеп-күренеп китә. Авыл ямь-яшел игеп эчендә утыра, ул игенгә күмелгән. Аны килеп кермичә күреп тә бул­мый.

— Менә сезгә безнең Сталин колхо­зының игеннәре, — ди юлчыбыз шат­лык белән безгә карап.

— Әрәм-шәрәм итмичә җыеп алырга гына инде, — дибез без аңа.

Ул дәртләнеп китә:

— Ансын булдырырбыз, бер бөрте­ген дә җирдә калдырмабыз!

— Машиналар ничек соң?

— Машиналар җитәрлек.

— Ә машинистлар?

— Алар да җитәрлек. Без бит ма­шинистлыкка хатын-кызларны укыт­тык. Бөтенесе егерме кеше. Шуларның, пожалуй, яртысы хатын-кызлардыр.

Ул аларны берәмләп саный башлый:

— Гайнетдинова Фагыйлә бер, Гәрәева Нәгыймә ике, Шаһиева Маһинур өч, Шәрәфиева Мәйсәрә дүрт. Аннары Җәләева Әминә белән Шәрәфиева Мәүлиха алты, Хайруллина Миңсылу җиде. Тагып кемнәр соң әле? — дип уй­ланып тора һәм санавын дәвам итә. — Сираева Фагыйлә, Сәгъдиева Асия, тугыз булдымы? Гарифуллина Мөхәнә — ун. Шулай шул, машинистларның, какраз яртысы хатын-кызлар икән.

— Бик шәп, — дип өстибез без аңа.

Авыл башында колхозның унбиш гектар яшелчә бакчасы җәелгән. Бер кырыйда сап-сары нарат бүрәнәләрдән эшләнгән теплицаның пыяла түбәсе ялтырый. Аның янына гына парниклар­дан бушаган салам маталар, пыяла рамнар өелеп куелган. Теплицаның эчендәге бөтен күренеше аның бушап калга­нын күрсәтә. Кайчандыр монда пыяла түбә аркылы төшкән кояш нурлары ас­тында кәбестәләр беренче яфрак җи­бәргәннәр, чөгендерләр баш төрткән­нәр, помидорлар тишелгәннәр. Шул чак­та аларны өстән пыяла аркылы кояш җылытса, астан махсус мич җылытып торган. Ә хәзер инде алар тышта, ачык һавада утыралар. Яфраклары бе­лән кояшка карыйлар, тамырлары бе­лән җиргә юл алалар. Каравылчы Гәрәй карт түтәлләр арасына кереп утырган, ул гүяки аларның менә шул хәрәкәтләрен күзәтә, ул гүяки кызгылт яфраклы чөгендерләрнең, йомшак
көпшәле кишерләрнең кан тамырларын капшый. Аларның кайсының, төпләрен кузгата, кайсыларының тирә-юнендәге кантарларны йомшарта.

Бер түтәл чөгендерне чүп баскан. Карт чөгендерне бик җентекләп, әнә шул чүп үләннәреннән тазарта, җыер­чыклы кулларын үлә» арасында йөртә, һәм аның йөзендә кинәт ачу пәйда була:

— Менә бу, — ди ул кулына бер чүп үләне өзеп алып, — тышкы кыя­фәте белән гел чөгендер инде, төсе белән дә чөгендердән һич аерылмый, үзе милиция киеме киеп, һавадан төшкән диверсант фашист кебек төртенмеш, — ди ул әлеге чүп үләнен тамырлары белән йолкып ташлап. Шунда ук бездән сорап куя: — Ничек соң, нинди яңа хәбәрләр алып килде­гез? — ди.

Иптәш аны информбюроның соңгы хәбәрләре белән таныштыра. Ул шат­лана:

— Тегеләрнең полный дивизияләре тар-мар ителгән дисезме? Шәп булган, шәп!

Ул безнең белән сөйләшә-сөйләшә эшен дәвам иттерә. Бер төп помидорны чүп үләннәреннән аралап, текәләп карап тора:

— Иллә усал соң бу эт эчәгесе, — дип, безгә помидор сабагың бер якка аударып күрсәтә. Сабакның төбеннән үк җеп юанлыгы гына эт эчәгесе уралган, ул яфракларны чорнап бетергән. Гәрәй карт аның әллә канларга яшеренгән очып эзләп таба да, үзенә бер төрле кәеф белән бик характерлы чагыштыру ясап ала:

— Менә, бу да фашист. Моның фашисттан бернинди дә аермасы юк. Монтер киеме киенеп, һавадан төше­релгән фашистлар турында радиодан хәбәр иткәннәр иде бер көнне. Аны сез Дә ишеткәнсездер. Шуларның бер­се менә шушы помидорда уралып үр­мәләүче эт эчәгесе кебек телефон баганасына менеп барганда тотылган бит.

Гәрәй карт помидорга уралган эт эчәгесен кулына алып, аны яндырылыр­га тиешле чүп үләннәре өстенә ыргыта:

— Фашист белән бер ул, яндырмый­ча бетми.

Помидор тирәсе башка чүп үләннә­реннән дә тазартылып беткәч, ул аңа яңадан озак кына каран тора һәм нәр­сәдер саный башлый.

— Бер, ике, өч, дүрт, биш... Кара син аны, моның артык ботаклары күп икән, — ди һәм ике зәгыйфь ботакны кисеп ташлый:

— Болар артык ботаклар. Алар ба­рыбер помидор бирмиләр, азыкны гы­на әрәм итәләр.

Помидорның артык ботакларын ки­сеп ташлау аның әстенә йөкләнмәгән йөкләнүен. Шунда да карт, бригадир Вәлиев белән сөйләшеп, бу эшне үзе башкарырга булган.

— Каравылчының көндезләрен буш вакыты күп бит, тик торганчы бер эш була ул, — ди карт үткер пәкесе бе­лән артык ботакларны кисә-кисә. — Мин кисмәсәм, аның өчен икенче бер кеше билгеләрләр иде, ә мин кискәч, ул кешегә башка эш кушарга була. Хәзер бер кеше кырыкка ярылырдай булып эшләгәндә, бусы минем эш, тегесе синең эш дип торып булмый бит...

Пожар сарае яклап чаң каккан та­выш ишетелә:

— Уникене сугадыр, — ди карт һәм сүзеннән туктап, чаң тавышын тыңлый. Бер минут чамасы вакыт бөтене­без дә тынып калабыз.

— Радио куйсаң, әллә канларга яңрар иде, шәп сугалар бит, ә!

Шул арада якындагы күпергә бер төркем арбалылар килеп керәләр. Карт аларны атларыннан ук таный.

— Сәгать унике булдымы, күпердән әнә шул җиде ат үтә. Алар Арчага икмәк илтеп кайтучы күрше авыл кол­хозчылары. Көн саен шулай гел бер вакытта үтәләр. Хөкүмәт эше бит, аннары вакыты да шулаерак, сөйрәлеп йөри торган чак түгел. Сәгать кебек йөрергә, сәгать кебек эшләргә кирәк.

Ул быел яшелчә бакчасы мәйда­нының үткән елгыга караганда бер­мә-бер артык икәнен, бу мәйданга бөтенләе белән колхозның үзе өлгерт­кән орлык чәчелгәнен авыл башындагы кечкенә елгага буа бугач, яшел­чәләргә кич-иртә чык төшә башлавын, кәбестә төпләрен йомшартканда ашла­малы сулар сибелүен сөйли сөйли ачык бер фикергә килә:

— Печәне дә, икмәге дә кирәк бул­ган кебек, армиягә яшелчә дә бик кирәк бит.

 

Түтәлләр арасында озак кына йөр­гәннән соң, без карт белән исәнләшеп, басу юлына чыгу өчен авыл буена төшәбез. Як-якта әле генә күмелгән силос базлары, яна гына сугылган саман кирпичләр, каезлап өелгән бүрәнәләр, яшел чирәмгә күтәрен куелган буралар,  «әлсерәп торган каз көтүләре, иген эченнән ярты­лаш кына күренеп торган телефон баганалары кала. Жиккән атыбыз кич таш юлдан чыкмаска тырышса да, безнең, белән басуга баручы тракторчы Гариф иптәш дилбегәне җыебырак тота һәм атны бөтенләй диярлек үлән белән каплаган басу юлына төшәргә мәҗбүр итә.

— Яхшы, шома юлдан теләсә нинди ат йөри ала. Менә мондый тар юллар­дан да йөрергә өйрән син.

Ул дилбегәсен тартып тоткан килеш безгә карый:

— Бу юлдан баруыбызның сәбәбе шул. әнә теге ике ялгыз агачны күрәсезме, — ди дулкынланып торган арыш басуы өстеннән бер шәрәрәк түбә уры­нын күрсәтеп, — шуннан астарак. арыш арасында безнең бер кыр станы бар. Үткән төкне шул станнан бер кеше чыкканны күрен кайтканнар. Бик сәер хәл ул. Үзебезнекеләр дияр идең, бу көннәрдә генә безнең анда бер нинди кешебез дә юк.

Күпер булып яткан вика покосларын карап, тукранбаш җирләреннән аңкып торган бал исләрен иснәп бара-бара без егетнең юлда сөйләп килгән станына җитәбез. Чыннан да, сөрлегеп уңган арыш арасыннан станга таба ниндидер бер тар гына яна сукмак салынган. Шул сукмак белән станга керәбез. Салам белән ябылган бу станның гүбә­нендә күселәр кыштырдавыннан һәм зур бер яшел чебеннең нәрсәгәдер ризасызлык күрсәтеп, пыр тузып очып йөрүеннән башка, бер нәрсә дә юк. Стан эчендә әллә нинди үзенә бер төрле тирән тынлык. Кеше булганлык­ны күрсәтә торган бер генә әйбер дә күренми.

Бераз каранып торгач, тракторчыбыз кулына яна йомырка кабыклары то­тып, безгә якынрак килә:

— Менә бит, халык юкны әйтми ул, моны күзәтергә кирәк булыр, каян бе­ләсең, бәлки, бирегә колхоз байлыгы­на кул суза торган, берәр бозык кеше ияләнгәндер.

Станнан чыгып, киң басуның ерак түрләренә китәбез, күп .җирләр йөри­без һәм кичләтеп кенә авылга кайтып керәбез. Башта ныклы бер фикер кала: кайда гына барма, кайда гына йөрмә, анда — тыныч вакыттагыга караганда бермә-бер артык чисталык, пөхтәлек, җыйнаклык күренә. Кемгә генә кара­ма, анда — бу вакытка кадәр булмаган дәрәҗәдә сизгерлек, уяулык, хәзер­лек, өлгерлек Һәм җитдилек сизелә.

Бөек Ватан сугышы барган бу көн­нәрдә совет халкы башкача була да алмый. Чөнки ул үз җиренә, үз бай­лыгына, үз дәүләтенә — үзе хуҗа!