Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕРДӘМЛЕК

Ашыкканда вакыт тиз үтә бит. Сә­гать телләре үч иткәндәй кабаланалар. Сәлим заводтан беренче смена белән үк чыгарга никадәр теләсә дә — өлгерә алмады. Дуслары, иптәшләре белән саубуллашып беткәндә сәгать җиденче иде инде. «Кичектем. Ул киткәндер» дип уйлады. Уң кулын каш өстенә куйды да, каршыдагы биек таш. йорт­ны күзәтергә тотынды. Дүртенче катта, балконнан өченче тәрәзә ачык иде. Сәлим: «Юк, китмәгән әле» дип, йорт алдындагы кечкенә бакчаны аркылы чыгып, парадныйга кереп китте. Бер­ничә минуттан сон, ул комсомол: коми­теты бүлмәсенең ишеге алдында тора иде.

Сәлим бу заводта җиде ел эшли инде. Җиде ел комсомолда тора. Шул җиде ел эчендә шушы комитет бүлмә­сенең ишеген ничә мәртәбә ачкандыр! Көненә дүрт-биш тапкыр кереп чыккан чаклары була торган иде. Аның ника­дәр җылы хисләре, якты өметләре һәм шатлыклы минутлары шушы бүлмә белән бәйләнгәннәр... Ә хәзер... фронтка китәр алдыңнан ул. монда соңгы мәртә­бә керә. Бәлки, озаккадыр. Бәлки, тиз кайта алмас. Сугышта төрле хәл булуы мөмкин бит, Ләкин ул монда кайтачак әле. Тагын бер мәртәбә кайтачак әле ул!

Шул уйлар белән Сәлим ишекне ачты. Бүлмәдә комитет секретаре Разия бер үзе утыра иде. Кичке кояш нурла­ры тәрәзәдән кергәннәр дә. аның коңгырт чәчләрен алтынсулаганнар. Ул өстәлгә иелеп нәрсәдер яза.

— Мөмкинме?— диде Сәлим, әкрен генә. Аның тавышы йомшак һәм ягымлы иде. Разия башын күтәреп һәм ачык чырай белән,

— Сәлим, әйдә, әйдә! Я. эшләрең ничек? Беттеме? — дип сорады һәм урындык тәкъдим итте. Сәлим утырды.

— Булды, рәхмәт. Менә күрешеп китәр өчен кергән идем. Ләкин... иптәшләр киткәннәр икән инде.

— Райкомга киттеләр. Тиз кайта алмаслар... Без сине озата барырга булдык. Картларны борчыма­быздыр бит?

— Юк, юк. Киресенчә, шатланырлар гына. Алар кеше яраталар бит.

Сәлим өстәлдә яткан медицина ки­табын кулына алды һәм аны актара- актара:

— Бу синең китабыңмы? — дип со­рады һәм «әйе» җавабын алды. — Ми­нем станок турында уйламадыңмы? Аны тик тотарга ярамас бит.

Кызның көләч йөзе җитдиләнеп кит­те. Ул җиңел кул хәрәкәте белән маң­гаена төшкән чәчеп артка ташлады да,

— Беләм, — диде. — Мин бу хакта уйлаган идем инде. Син җиденче раз­ряд идең бит. Әйе, ләкин өченче цехта җиденче разряд, токарьлар чамалы... Минемчә, синең станокка Шура Огне­ваны күчерергә! кирәк. Дөрес, аның разряды түбәнрәк, бишенче генә. Ләкин булдыклы кыз. Мин Аркадий Петрович белән сөйләшеп карадым, ул каршы түгел. Син ничек уйлыйсың?

— Минемчә дә бик әйбәт.

Таш баскычлардан ашыгып-ашыгып менгән аяк тавышлары ишетелде. Разия белән Сәлим ишеккә таба борылырга өлгермәделәр, ишек ачылып та китте һәм, уйнаклап искән җил шикелле. Шура Огнева килеп керде. Ул урта буйлы, чем кара чәчләре бөдрәләнеп күпереп торалар, куе катлар астындагы кара күзләре ут шикелле ялтырыйлар, йөзе озынча, нәфис, баскычтан бик ашыгып менгәнгә аның, бит алмалары кызарган», күкрәге дулкынланып тора. Бөтен гәү­дәсендә, хәрәкәтләрендә ниндидер ел­гырлык, ашкыну сизелә.

— Менә, үзе үк килеп керде, — ди ае Сәлим.

— Без әле генә синең турында сөй­ләшеп утырадыр идек, Шура, — диде Разия.

— Шулайдыр шул. Юл буе уң кү­зем кычытып, эчемне пошырып бетер­де. Кирәкми, утырмыйм. Мин бер генә минутка. Сәлим, рачет алырга өлгердеңме? — Ләкин үзе Сәлимнең җавап бирүен көтмичә үк яңадан Разияга бо­рылды, — безгә тагын ике кеше кирәк. Госпитальгә барабыз. Мин Гашия белән Лаляне чакырдым. Ярыймы? Мин кит­тем. Сәлим, син иртәгә иртәрәк тор. Без сиңа сәгать бишләрдә барып җитәрбез. Ә минем турымда күп сөйләмә­гез. Мин бит яшен шикелле, әле мон­да, әле тегендә. Хушыгыз...

Бер секундтан Шура таш баскыч­ларны дөбердәтеп түбән таба йөгерә иде инде.

— Ну кыз, ут, яшен! — диде Сәлим сокланып. — Гаҗәп характер. Тик шун­дый кызу канлы кешенең токарь булып эшләвенә генә аптырыйм мин. Ана летчик-истребитель булырга кирәк иде. Ә безнең һөнәр бит кайбер детальләр­ән микрон дөреслеге сорый. Шайтан белсен нинди түземлек, салкын канлы­лык кирәк ул чагында. Кабаланучан кеше безнең эшкә лучше тыгылмасын да. Детальне дә. станокны да харап итүе бар. Ә Шура... Шура, белмим нин­ди кешедер ул. Станок янына килдеме, бөтенләй үзгәрә. Шундый җитди була, әйтерсең, укытучы апа!

Разия елмайды.

Сәлим урыныннан торды да, тәрәзә төбенә барып таянды. Бераздан аның янына Разия да килде. Якты кичләрдә моннан ерактагы Идел күренә. Бик матур манзара ачыла. Идел өстендә сыек кына аксыл» рәшә була. Ара-тирә бар­жалар таккан буксирлар, пароходлар үтәләр. Тагын да арырак Ослап таула­ры, урманнар күкселләнә. Хәзер Идел дә, Ослан таулары да күренми. Шәһәр өстен төтен һәм тузан каплаган. Гори­зонтта күгелҗем кара болытлар куера­лар, куералар да ерткаланып, өзгәләнеп шәһәр өстенә киләләр. Агачларның ябалдашлары чайкалып-чайкалып куя. Тар тыкырыкларда әле бер урында, әле икенче урында өермәләр бөтәрләнә. Кай арада һава үзгәреп өлгерде икән! Әле генә тәрәзәдән төшкән кояш нурлары Разиянең коңгырт чәчләрен алтынсула­ганнар иде бит.

— Бу болытлар тегеннән килә, — диде Сәлим әкрен генә! һәм кулын го­ризонтка таба сузды. Разия күз кы­рыйлары белән генә Сәлимгә карап алды. Егетнең йөзе уйчан, әзрәк кысыла төшкән күзләре каядыр еракка-еракка текәлгәннәр. Аларда, Разия моңа кадәр бервакытта да күрмәгән ялкын бар. Аксыл соры чәчен җил туздырып тора. Нечкә иреннәре кысылганнар.

Алар бераз сүзсез тордылар. Аннары Сәлим әкрен генә әйтеп куйды:

— Менә бит, бездә нинди тыныч­лык, ә анда, шәһәрләр, авыллар өстен­дә бомбалар, снарядлар ярыла. Юк, бу фашист этләре үз башларына котыра­лар. Безнең бөек ватанның тынычлы­гын бозган өчен- алар бик кыйбат тү­ләячәкләр!

Сәлимнең бу садә һәм чын күңелдән әйтелгән сүзләре Разинне дулкынлан­дырып җибәрделәр. Башка чакта бик тыныч табигатьле, нечкә хисләргә ар­тык бирелмәүчән булса да, бу юлы ул, егетнең башын үзенә таба тартудан, аның зәңгәр күзләренә чумып югалудан үз-үзен чак кына тыеп кала аллы.

Тәрәзәдән сал кынча җил исеп тора иде. Ләкин Разияга ул кайнар сахра җиле булып тоелды. Аның яңаклары кызганнан кыздылар, ниндидер эчке ут аның бөтен тәнен урады.

Аннары Сәлим китте. Ул Разиянең кулын кысты да, бер сүз дә әйтмичә, әкрен генә бүлмәдәй чыкты, баскыч­лардан да әкрен» генә төште. Күңеллә­рендә, әйтергә теләп та әйтә алмаган сүзләре булган кешеләр генә гадәттә шулай китәләр. Разия бу хәлне йөрәге белән сизепме, әллә үз тойгыларыннан чыгып кынамы, ишек ябылгач, кинәт моңсуланып китте. Аяклары ихтыярсыз ишеккә таба атладылар, ул егетне тук­татырга теләде. Ләкин ишекне ачарга сузылган кулы һавада асылынып кал­ды һәм ул кире борылды, яңадан тәрә­зә төбеңә килен таянды.

— Бу нәрсә?.. Мин нишлим?.. — дип борчылды ул.

Бераздан соң аның чәчләрен тузгы­тып. күлмәк якаларын җилфердәтеп искән, яңгыр алдыннан гына була тор­ган салкынча җил, йөрәк кызуын әзрәк бастырды булса кирәк, Разия башын күтәрде, җиңел сулап алды һәм эчен­нән:

— Менә тагы! Нәкъ балалар төсле кыланам.—дип үз-үзен шелтәләп кунды.

Разия включительно борды. Бүлмә­гә йомшак электр нурлары сибелде­ләр. Бүлмә белән бергә кызның күңеле дә яктырып киткәндәй булды. Ул те­лефон трубкасын алды һәм өченче цехка шалтыратып, мастер Аркадий Петровичны чакырды.

П

Гаделгәрәй абзый йокысыннан уян­ганда таң яңа гына беленә башлаган иде. Түр тәрәзәдәш челтәрле пәрдә үтәли, урак шикелле нечкә ай күренә. Ян тәрәзә төбендә моннан күп еллар элек Гаделгәрәй абзый үзе утырткан топольнең яфраклары җиңелчә генә җилфердиләр. Өй эчендә дә, урамда да тындык. Таң алдында сызгырткан паровоз тавышлары бу тынлыкны боз­мыйлар, аны гүя тагын да тирәнәйтә­ләр һәм күптән онытылган нәрсәләрне искә төшереп, уйларны каядыр еракка- еракка алып китәләр.

Гаделгәрәй абзый уң ягына әйләнеп, терсәгенә таяна һәм айга карап уйларга чума. Озак уйлана ул. Күк йөзе тәмам яктыра, ай да югала. Ә Гаделгәрәй абзый һаман уйлый да уйлый. Мсно улы Сә­лим. Күктәге ай кебек, бердәнбер бала­сы ул аның. Бүтән балалары тугач та озак тормыйча үлә барганнар. Башта Сәлим дә үләр, бер яшьтән артык тор­мас дип куркалар. Унбер ай тулды дигәндә бала чыннан да авырый баш­лый. Гаделгәрәй абзыйның күзеннән йокысы кача. Баласы өчен хатыныннан битәр борчылып йөри. Эш вакытларын­да мастердан инәлеп сорап, баланың хәлен белер өчен бишәр квартал җир йөгерә. Өйгә килеп кергәч, бармак оч­ларына гына баса-баса түргә уза да, тавышы әкренрәк чыксын өчен кулын авызына якын китереп,

— Анасы, баланың хәле ничек? Аз­рак уңай түгелме? — дип сорый. Анык бишеге янына килеп бик озак карап тора.

— Терел, улым, терел!—дип пы­шылдый. Ә Сәлим савыга башлап, күзен ачкач ул никадәр шатлана. Кыш­кы салкында ялан өс, ялан баш заво­дына йөгерә, кич белән бөтен иптәшләрен чакырып мәҗелес ясый. Җырлый, бии... Ә хәзер аның Сәлиме егет инде. Төскә-башка, буйга-сынга әтисеннән бер дә ким түгел. Кулында менә дигән һөнәре, үзенең укымышы бар. Заводта иң яхшы эшчеләрнең берсе булып сана­ла. Тик өйләндерәсе, башлы-күзле игә­се генә калган» иде үзен. Ләкин...

Гаделгәрәй абзый күзләрен йома. Авыр итеп көрсенеп ала.

— Эх!—ди ул күңеленнән, — читен булыр безгә, улым, синсез. Шулай да сиңа барырга кирәк. Барырга кирәк. Ил өстенә дошман килгәндә синең урының, газизем, анда, алгы сафлар­да, сугышта.

Бу уйлардан соң Гаделгәрәй абзый­ның күңел өсте азрак җиңеләйгәндәй була. Ул күзләрен ача. Сәлимнең бүл­мәсенә колак салып бераз тыңлап тора һәм улының тигез тын алып йоклавын ишеткәч, янында яткан хатынын әкрен генә уята башлый.

— Анасы, тор инде. Самоварыңны куеп, ашларыңны хәзерләп җибәр. Юл кешесенең юлда| булуы хәерле.

Карчык, мендәрдән башын күтәреп» өстәлдәге сәгатькә күз төшерә. Дүрт тулып килә икән.

— Хәзер, атасы, хәзер. Мин хәзер торам, ә син әзрәк ятып торсаң да ярый. Иртә әле. Самовар кайнагач үзем уятырмын.

— Юк, анасы, йоклап булмас инде... Нәрсәдер эшлисе иде менә, ләкин нәр­сә икәнен үзем дә белмим...

— Эшләгәнең дә җитәр инде, атасы. Эшләмәдең түгел, күп эшләдең.

— Эшләнгән — эшләнгән инде ул, апасы, ансы икенче әйбер... Ярар, бул- маса бакчага чыгып, түтәлләргә су сибим.

Гаделгәрәй абзый чандыр гәүдәле, ап-ак мыеклы, ап-ак чәчле, гомеренең күбрәк өлешен заводларда, деполарда токарь булып эшләп үткәргән кеше. Хәзер инде ул эшләми, пенсия алып тора. Яшь чагында матур, көчле булган. Аның көче турында сөйләгәндә, ат /дагасын бер кулы белән- бөгә тор­ган иде диләр. Төрле кыенлыклар күреп үткән озын гомер аның көчен суырган суыруын, ләкин гәүдәсе бөкерәймәгән. Кырык еллап токарь булып, гел станок каршында иелеп эшләп тә, аның яшь егетсыман төз калуы гаҗәп. Бакчада Гаделгәрәй! абзый иртәнге салкыннан башларын түбән салын­дырып торган чәчәкләргә, түтәлләрдәге яшелчәләргә су сипкән арада кояш чыкты. Суган кыякларында, тәмәке, шалкан, кыяр яфракларында, помидор яфракларында ябышып калган су тамчылары, асыл таш бөртекләресыман җемелдиләр. Сыерчык балалары, оялары беркетелгән зифа топольнең ботакларына басып, таңны мактый-мактый сайрадылар, һава шундый саф һәм тәмле иде, әйтерсең, хушбуй чәчелгән. Карт, эшеннән туктап, күтә­релеп килгән кояшка карады һәм уйга чумды. Янадан аның башын­нан баягы уйлары үтте. «Бетүен бетәр­ләр бу кабахәт фашистлар, ансында сүз дә юк, ләкин никадәр кеше, никадәр мал әрәм итәләр. Гаепсезгә үтерелгән һәрбер совет гражданы өчен, шакшы аякларыгыз белән таптаган изге туфрагыбызның һәрбер адымы өчен башыгыз белән җавап бирерсез — этләр!» — дип сөйләнде.

Койма башына сикереп менеп, канат­ларын җилпи-җилпи кычкырган кызыл чуар әтәч аның уйларын бүлде. Карт, лейкада калган суын ашыгып-ашыгып кыяр түдәле өстенә сипте дә, бакчадан чыкты.

Өйгә кергәч, чәй эчәргә утырдылар. Гаделгәрәй абзый балкашыгы белән варенье ала-ала Сәлимгә карады.

— 18 нче елны хәтерлисеңме, улым? — диде йомшак кына, — ул ча­гында сип! кечкенә, менә моның шае гына малай ңдең. Әниең белән икәү мине фронтка озата бардыгыз. Ул елларда безнең, корал да, икмәк тә, кием дә юк иде. Хәзер кулга корал алыйм дисәң менә дигәне бар. Ул ав­томатлар, ул пулеметлар, ул туплар, ул танклар, самолетлар дисеңме. Кием дисәң кием, ашыйм дисәң аш, яралан­саң доктор, лазаретлар әзер. Ә ул чакта каһәр суккан тиф безне пуле­меттан ким кырмады. Завод-фабрикалар эшләми, тылда җыен сволочь, җыен контр тулып ята иде. Хәзер безнең тылыбыз корыч кебек нык, завод-фабрикаларыбыз сәгать кебек дө­рес эшлиләр. «Ләкин ул чагында да немец бароннары бездән яхшы сабак алдылар. Тик аларның хәтер чүлмәкләре тишек күрәсең, алган сабакларын бик тиз онытканнар. Сез, улым, аларны шулай пешерегез, икенче һич тә онытырлык булмасыннар...

Картның сүзе бүленеп калды, бүлмә­гә Сәлимнең дуслары — Разия, Шура һәм тагын алты-җиде кеше — кызлар, егетләр килеп керделәр.

Шура көләч тавыш белән, барсы өчен дә,

— Без сезне әзрәк борчыдык бугай. Чәегез тәмле булсын. Исәнмесез,— диде.

Аларны ачык йөз белән? каршы ал­дылар:

— Әйдәгез, әйдәгез, балалар. Менә рәхмәт килгән өчен. Өстәл янына рә­хим итегез. Тартынмагыз, канатларым, тартынмагыз, — диде Сәлимнең анасы.

III

Пункт янында Сәлим белән саубул­лаштылар: иптәшләре ана уңышлык, җиңү, исән-сау йөреп кайтуын теләде­ләр. Егет әзрәк дулкынланган иде, ләкин сиздерергә теләмәде. Габделгәрәй абзый улының кулын кыса-кыса,

— Я улым, хуш!—диде, — исәнлек­тә күрешик. Безнең өчен артык бор­чылма. Без монда ялгыз-ярым кал­мыйбыз. Мин үз гомеремдә дошманга пощада бирмәгән идем. Син миннән дә ныграк бул. Кабәхәт фашистларның исемнәре дә калмасын. Батыр бул» кыю бул, улым!

Аннары Шура һәм башкалар Гадел­гәрәй абзыйны култыклап алып китте­ләр. Карт уйга чумып, сүзсез генә атлады. Разия, нәрсәдер әйтергә бу­лып, Сәлим янында калды.

— Сәлим, — диде ул әкрен генә, — син әти-әниләрең турында борчылма. Без аларны күзәтеп торырбыз. Завод өчен дә борчылма. Бүген синең стано­гыңда Шура эшли башлый... Мин хат язармын.

Сәлим кесәсеннән- папирос чыгарды, ләкин кабызмады, кулыңда бөтерә башлады.

— Мин ышанам, сез яхшы эшләр* сез... — диде.

 

1Ок, хәзер Сәлим бу сүзләрне түгел, башкаларны, башкаларны әйтергә тиеш иде. Ләкин, үч иткәндәй, кирәкле сүзләр аның, хәтеренә килмиләр. Ан­нары элек әйтмәгәч, хәзер әйтүе дә әллә ничек уңайсыз шикелле. Ул кыз­да үзенә карата кызгану хисе уятудан курка иде.

Ул арада җыелырга куштылар. Разия Сәлимнең кулларын каты итеп кысып, әкрен генә,

— Хуш, Сәлим, герой булып кайт!-- диде. Кызның тавышы аз гына калты­рады, йөзе алсуланды. Ул үз-үзен онытып, Сәлимне үзенә тартты да, ян­дырып үпте.

— Разия!.. — дип Сәлим кинәт әйтеп куйды, аннары туктап калды һәм әкрен генә, йомшак итеп, тагын бер мәртәбә— Разия!.. —дип кабатлады. Бу кадәр җылы, мәхәббәтле әйтелгән бу сүздән кыз рәхәтләнеп китте. Лә­кин рәхәтлек кочагына атылыр чак түгел иле. Бу минутлар мәңге онытыл­маслык булсалар да ул,

— Кирәкми, Сәлим, кирәкми. Без бер-беребезне сүзсез аңларга тиеш­без, — диде.

Сәлим дә үзен кулга алды.

— Әйе. соңыннан, җиңеп кайткач... Хуш», Разия! Хуш, хуш!

Вакыт үтә. Ул берәүне дә көтеп тормый. Хәзер җиде туларга ун минут калган. Зөбәрҗәттәй күктә ап-ак бо­лытлар ялкау гына йөзәләр. Урамнар кояш белән тулган. Разия тын тыкырыкларның берсеннән бара. Аның, йөзе моңсу-уйчан. Күрәсең. төнлә белән дә ул рәтләп йокламаган. Ләкин гәүдә­сендә, йөрешендә йөнчелгәнлек, арганлык сизми. Киресенчә, бүген ул үзен­дә аеруча җиңеллек сизә. Башы да түбән иелмәгән, күзләре үткер карый­лар. Алар кызның күңелендә бик тирән яшеренгән, ләкин кирәк минутта дөр­ләп кабынып китәргә әзер торган ялкын, көчле ихтыяр, тапкырлык һәм чикләнмәгән кыюлык барлыгын сөйли­ләр.

Көтмәгәндә Шура килеп чыкты. Ул бер бәйләм чәчәк күтәргән ите.

— Роза, монысы сиңа. Икенчесен Гаделгәрәй абзыйга бирдем. Мә. ал инде.

Разин аңа гаҗәпләнеп карады.

— Нигә миңа, мин фронтка китүче түгел ич!

— Китмәсәң, тиздән китәрсең. Мә, ал инде, Роза. Син бер дә риялана белмисең, җаным. Әнә йөзең нинди уйчан — сагышлы.

— Булса соң...

— Яшермә, Роза. Мин барсын да күрәм бит...

Разия кызарды һәм, үзенең уңай­сызлануын яшерер өчен бик матур итеп елмайды.

— Ярый, Роза. Минем өйгә кереп чыгасым бар әле. Син сагышланма, Сәлим җиңеп кайтыр!

Шул сүзләрне әйтүе булды, Шура китеп тә барды. Разия! аның артыннан бераз карап торды да, күңеленнән нин­дидер бер яна матур көй җырлап, халык арасына кереп югалды.

IV

Эш башлануга ярты сәгать үткәнмедер-юкмыдыр, Разияне телефонга ча­кырдылар. Көне буенча аңа бик күп шалтыраталар һәм ул трубка янына алдан һичнәрсә уйламыйча бара торган иде. Бүген бу йоласы бозылды. Башта ук, кем булыр икән дип уйлады һәм ни өчендер Сәлим түгелме икән, диде. Яңаклары кызардылар, күкрәгендә нин­дидер бик нечкә һәм ләззәтле дерел­дәү сизде. Ләкин трубкадан бөтенләй башка тавыш ишетелде.

— ...Аркадий Петрович, бу сезме?.. Исәнмесез... Мин сезгә үзем дә шалты­ратырга дип тора идем. Нәрсә?! Ни сөйлисез? Шура эшкә чыкмады? Ни­чек? Мин аны иртәнчәк кенә күргән идем бит!

Кояш болыт астына кергәндә көн караңгыланган кебек, кызның йөзе ка­раңгыланды, кашлары җыерылды. Бер­аздан бөтенләй башка тавыш белән,

— Аркадий Петрович, мин хәзер үк белешермен дә сезгә хәбәр итәрмен. Ярый... Станок тик тормас. Борчыл­магыз, — диде.

Разия өстәл яныша йөгереп килде дә, кәгазьләрен тиз-тиз генә тартмага ту­дырды. Ниндидер бер авыр шелтә белән Шура биргән чәчәкләргә карап алды.

Разия ишеккә ташланды. Ишекне ачарга да өлгермәде, аннан елмая-елмая Шура үзе килеп керде. Ул элек­кечә үк көләч, шат һәм шаян иде. Разия гаҗәпләнеп:

— Шура, син кайда йөрисең? — дип кычкырып җибәрде.

— Уф, чаба-чаба тыным бетте. Су бирсәң иде, Роза.

Разия су бирде.

— Син борчылма, Роза. Мин прогул ясамадым. Беләсеңме, синнән аерыл­гач, өйгә керсәм—өстәлдә повестка, һич кичекмичә килергә дигәннәр. Мин анда чабам. Юлда берничә кешене бә­реп ега яздым. Менә назначение. Ике сәгатьтән китәбез.

— Кем, кая?

— Фронтка.

 — Фронтка?!

Шураның эшкә чыкмау хәбәре Разия өчен никадәр көтелмәгән булса, аның фронтка китәм дип әйтүе дә башта шулайрак тоелды. Ул Шура яныннан китеп, урындыкка барып утырды да, үпкәләгән кешесыман, аркасы белән борылып, тәрәзәдән карый башлады.

— Роза, җаным, сиңа нәрсә булды? Нигә үпкәләдең, син бит минем мед­сестра булуымны да, үзем теләп фронтка китәргә гариза язуымны да беләсең. Медсестралар курсына җибәрүче үзең ич. Хәзер ачуланасың...

Шура Разия янына килде һәм аның иңбашларыннан кочаклап алды. Разия аңа таба борылды, ләкин аның йөзен­дә ачулануның Әсәре Дә юк иде. Шура елмайды.

— Җүләркәем, — диде Разия иркә­ләп, — син нинди юк сүзләр сөйлисең. Сиңа кем ачулансын! Мин болан гына... Менә станокка кемне куярга? Монда да фронт бит.

— Кемне куярга булдың соң?

— Белмим әле. Син бар, эшләреңне рәтлә. Ике сәгать вакыт күп түгел ул. Станокка кеше табарбыз.

— Минем өчен ике сәгать бик җит­кән. Их, Роза, Роза, мин сине никадәр яратам! Ярар, киттем...

Обед вакытында Разия ашханәгә дә кермичә», туп-туры Гаделгәрәй абзый­ларга чапты. Ара ерак түгел — бары 7—8 минутлык юл. Разия барып кер­гәндә Гаделгәрәй абзый ишек алдында ниндидер ящиксыман бер нәрсә ясап утыра иде. Разияне күрүгә ул гаҗәп­ләнмәде.

— Ни бар, кызым, хәл белергә кил­деңме? Рәхмәт. Апаң әзрәк елый инде, ана бит ул, күңеле йомшак, ә мин менә ком тутырырга дип ящик ясап йөрим.

Разия аның янына утырды һәм сүзең ничек башларга белмичә тиз-тиз сулады.

— Син бик нык чапкансың ахры, кызым, — диде Гаделгәрәй абзый, — әйдә, бакчага керик, хәзер чәй була, чәй эчеп китәрсең.

— Рәхмәт, Гаделгәрәй абзый. Хәзер вакытым юк. Мин сезгә... бик зур йо­мыш белән килгән идем. Сәлимнең ста­ногы... Сәлимнең станогы эшләми. Без бер иптәшне күчергән, идек, аны да бүген армиягә озатабыз, ә станок тук­тамаска тиеш.

— Алай икән... мин үзем дә шул турыда уйлавын уйлаган идем дә... — Карт кулындагы балтасын кисенте өс.' тенә чабып куйды һәм йомычкалар арасыннан нәрсәдер актара башлады. Разия тын да алмыйча аның җавабын көтте. Карт эндәшми торган саен аның борчылуы артты, ул кулындагы сумка­сының биген бер ача, бер яба башла­ды. Ниһаять, карт эзләгән әйберен тапты булса кирәк, башын күтәрде. — Мин берәр көннән барырмын дип уй­лаган идем. Алай булгач хәзер үк ки­тик, кызым. Станок эшләргә тиеш... Эшләргә тиеш!

Карт өенә кереп китте дә, аннан өстенә спецовка, башына күн фуражка киеп чыкты. Аның артыннан килгән карчыгы,

— Атасы, самоварым кайнаган ич, чәй эчеп китәр идегез, — дисә дә, карт туктамады.

— Эштән кайткач, анасы, эштән кайткач. Әйдә, кызым. Киттек. Вакыт­ны әрәм итәргә ярамый. Иртә үк әйтә­сең калган.

Цехка кергәч, Разия ерактан ук мастерга кычкырды.

— Аркадий Петрович, алмаш килде. Каршы ал!

Эш тоткарланып тормасын өчен, Сә­лимнең станогында вакытлыча үзе эшли башлаган Аркадий Петрович, станокны туктатып, башын күтәрде һәм Гадел­гәрәй абзыйга борылып,

— Бу. нәрсә? Гаделгәрәй Хәкимыч, синме бу! — дип кычкырды.

— Әйе, Аркадий Петрович. Малай урынына килдем. Бәлки онтылмагандыр әле. Кайсы станок?

— Кадровый пролетарий яңадан ста­нокка баса! Кадровый пролетарий, яхшы! Менә сиңа станок. Әйбәт ма­шина. Алтын! Хуҗасы да әйбәт иде.

 

— Ярар алайса, башлыйк, — диде Гаделгәрәй абзый, ул эш вакытында күп сөйләүне яратмый иде. Ашыкмый гына моторны җибәрде һәм станокны сыный башлады. Ул арада Аркадий Петрович Разияне бер читкә алып китте дә. аркасыннан сөеп,

— Рәхмәт, кызым, рәхмәт! Вакытын­да бөтен заводта беренче токарь иде ул! Рәхмәт!—диде. Гади генә әйтелгән бу сүзләр Разияга бик көчле тәэ­сир иттеләр.

Бераздан алар янына Шура Огнева килеп туктады, һәм кечкенә кулын сузып, елмая-елмая,

— Я. кадерле Аркадий Петрович, саубуллашырга рөхсәт ит,— диде ул, — шаян идем, усал идем, шулай булса да начар исемем белән телгә алмагыз.

Бу минутта Шура соклангыч матур иде. Аркадий Петрович түзмәде, аның кара бөдрә чәчләреннән сыйпап,

— Их, син, ут; кызы! — диде иркә­ләп. — Әтиең мәрхүм дә шундый үткер иде. Ярый, җиңеп кайтыгыз. Ватанның данлы кызы бул. Бездән теләк шул.

Гаделгәрәй абзый станогын туктатты һәм,

— Машина әйбәт эшли, -- диде.

Шура Гаделгәрәй абзыйны күрмәгән иде, күргәч тә,

— Сез... Сез дә эшкә чыктыгызмы­ни! Сәлимнең станогына!—дип кыч­кырып җибәрде. Бик каты итеп карт­ның кулын кысты.—Рәхмәт, Гаделгә­рәй абзый! Рәхмәт!

Аннары Разиянең колагына,

— Бу синең эшеңме? — дип пышыл­дады. Разия җавап урынына елмайды.

Шура саубуллаша башлады.

— Хуш, Шура. Дошманны җиңеп кайтыгыз, диделәр аңа иптәшләре.

— Есть дошманны җиңәргә! — Шура кулын чигәсенә күтәреп алды да, ишеккә таба борылды.

Разия да аның артыннан китте. Арка­дий Петрович Гаделгәрәй абзыйга бо­рылып,

— Кызлар түгел, алтыннар! — диде.

Моторлар гөрли. Станоклар бер тук­таусыз әйләнәләр. Эшчеләр станоклар­га иелгән. Завод эшли...