Логотип Казан Утлары
Юлъязма

АВЫЛ


Юл сызмалары

 

Авыл урамына егылсак да авырттырмас өес­ле тоела...

С. Баттал.

Инеш суына аркылы салынган басма­да ялан аяклы ике кыз бәрәңге юа. Бәрәңге әле генә җирдән казып алынган, ул юка кабыклы, яшь, тыгыз һәм кеч­кенә кызларның кулларында, алма төс­ле, шыгырдап тора. Кызлар бәрәңгеләрне юып бетергәннән соң, суга тыгып тәпиләрен юарга тотыналар, аннары чи­ләкләренең берсенә чистартылган бә­рәңгене тутырып, икенчесенә су алын өйләренә кайтып китәләр.

Озак та үтми, морҗалардан сыек кына булып аксыл төтен чыга башлый. Урамнан үтеп барганда тәрәзә аша өй­ләрнең эчләренә күз салсаң, учакларда җай гына янган утларны күрәсең. Авыл кичке казанны аса.

Тиздән уракчылар кайтып җитәчәк. Өй эшләрен караштыргаларга, эштән кайтучыларга ашарга хәзерләп торырга калдырылган кечкенә кызлар йөгереб­рәк йөри башлыйлар.

Ул арада «без тагын кайтып җиттек» дигән сымак, каңгылдашып, казлар кайталар. Чебиләрен ияртеп чебеш апа­сы аяк астыннан уралып уза. Каршы як басуда, аннары тагын чаптырып ага торган чишмә- өстендәге Төбәк кырында бәбкәләр ешаебрак күренәләр. Анда уракчылар ашыгып-ашыгып көлтә та­шыйлар, яңа бәбкәләр куялар. Кичке дымык җил белән ул яктан борынга өлгергән арыш исе бәрелеп китә. Авыл­ның талгын һавалы тын киче ишек алларына, күлмәк җиңнәренә», аннары тагын чебеш анасының канат асларына чаклы үтен керә.

Кояш, батыр алдыннан, үзенең куәтле сулышы белән җир өстен» тагын да күб­рәк тутырып калдырырга теләгән төсле, урманнар өстеннән кызарып карап тора, аның куе нурлары астыңда арыш көл­тәләре гаять күп сандагы көчле гаскәргә ошап күренәләр, кызгылт нурлар өй кыекларындагы чалгыларга эленеп ка­лалар...

Ә бераздан көтүченең авыл янында гына чыбыркы шартлатып җибәргәне ишетелә. Көтү каршысына чыккан карт- коры, малай-шалайлар, ыгы-зыгы килеп, йөгерешергә тотыналар. Озак та үтми, җиленнәренә сөт тутырып сыерлар кайта башлыйлар. Әнкәләреннән аерыл­ган бәрәннәр, тизрәк саудыруны сорап кычкыра торган сыерлар тавышы бераз вакыт авылны күмеп калдыра.

Авыл бераздан тагын да җанлана төшә, аның төп хуҗалары — уракчы­лар, яшелчә бригадасында эшләүчеләр, ферма эшчеләре кайталар. Ишек алла­рыннан хатын-кызларның чиләккә сыер сауган тавышлары ишетелгәләп китә. Кайдадыр, кемдер малаена, «ашарга кайт» дип кычкыра.

Моннан соң авыл бераз вакыт тынып кала, тик кичке тынлыкта тракторның үзенә бер тигез ритм белән гөрләп эш­ләве генә ишетелеп тора — анда көзге чәчү мәйданын культивациялиләр, трак­торны тәүлек буенча сүндермичә эшлә­тәләр. Күчмә вагон алдында учак ка­бына, моннан— ерактан караганда аның ялкыны җыенда чабыш ат муйнына эленгән кызыл башлы сөлге төсле бу­лып күренә...

Ашаган-эчкәннән соң уракчылар ял итәргә яталар. Авыл- тагын да тынып кала, тик кычыткан араларында, бүрәнә ярыкларындагы чикерткәләр генә үзлә­ренең эчпошыргыч музыкаларын: өзлек­сез дәвам иттерәләр. Аларга кушылып тагын, такылдавыгын шакылдатып, урам каравылчыны узып китә.

Авыл йокыга ята. Тормыш авыл ур­тасындагы бер йортта, колхоз идарәсе урнашкан бер йортта гына шаулап кала. Аның, каравы бу йортта тормыш менә бу кичке тын сәгатьләрдә аеруча нык тибә. Монда, унлы лампаның, елы яктылыгы астында «Кызыл Таң» колхо­зының идарә председателе Зия Гарипов иптәш утыра. Аның, янына, әтиләре ти­рәсенә җыелган балалар төсле булып, колхоз бригадирлары — Миңлегалиев Габделхак, Нигъматуллин Гыймай, Ганиев Газим, Бәдриев Гыйльми, Гарипов Сөләйман иптәшләр, хисапчылар, фер­маларның җаваплы эшчеләре, тагын башкалар җыелганнар. Вакыт эш һәм сугыш вакыты. Кешеләр аз сөйлиләр. Бригадирлар кыр сумкаларыннан нин­дидер кәгазьләр тартып чыгарган бу­лалар да, үзләре ул кәгазьләргә бө­тенләй карап та тормыйча, бригаданың көндәлек эшен ядтан гына әйтеп, пред­седательгә рапорт бирәләр. Колхоз председателе тимер чыбык белән эләк­тереп куелган күзлеген төзәтеп кия, билгеләп барылган саннарга карап тора, уйланып кала, аннары тагын күзлегенә тотына. Өй эчендә бераз вакыт тынлык урнашып кала, лампаның чытырдап ян­ганы ишетелә, кешеләр, тынлыктан курыккан төсле, ашыгып тәмәке төрергә тотыналар. Председатель бригадирларның элек берсенә, аннары икенчесенә, аннары өченчесенә карап ала, аннары шактый кырку тавыш белән сүз баш­лый.

— Уракка төшүебезгә бүген биш көн булды. Биш көнгә сайланып-сайланып барлыгы 145 гектар җир урылган. Башка ел булса, бу сан безне бик канәгатьләндергән булыр иде, әлбәттә, ә быел...

Ул тагып күзлеген кузгатып, өскәрәк күтәреп куя. Бу хәрәкәт үзе генә дә бик яхшы әйтеп тора: председатель үзенең бригадирларыннан бик үк канә­гать түгел. Аның иреннәрендә «быел тагын да яхшырак эшләргә кирәк, егетләр!» дигән әйтелмәгән сүзләр асылынып калалар. Моны биредәге иптәшләр бик яхшы аңлыйлар, шуңа күрә пред­седательнең ул сүзләрне әйтеп торуы да кирәк булмый. Шулай да арадан берәү:

— Әле бит ныгытып тотынганыбыз да юк, өлгергән җирләрне сайлап-сайлап кына урабыз. Биш көнгә—145 гек­тар! Үпкәләрлек түгел», — дип ычкын­дырып ташлый. Тынычланырга чакыру­чы бу тавыш шунда ук югалып кала, кемдер шелтәле итеп ана җавап кай­тара.

— Үпкәләшеп торырга без бит мон­да ата малын бүлмибез. Кеше эш турында кайгыртканда эш турында сөй­ләргә кирәк.

— Шуның янына өстәп мин дә әйтим әле, сиңа теге нечкә билле кодачаңны да уракка чыгарырга кирәк булыр, күр­ше. Ун көн кунак булды, — бик җиткән, — дип өстәп куя икенчесе.

Бераз гөжләп алалар. Аннары тагын авылның бер башыннан тотынып икен­че башына җиткәнче бөтен кешене бер кат селкеп, эшче кулларыннан ничек файдалануны барлыйлар. Унлы лампа тын гына яна. Төн үтә. Иртәгә кояшка караганда да, колхозчыларның үзләре­нә караганда да иртәрәк торып үрнәк күрсәтергә кирәк. Озын сүзнең вакыты түгел: иртәгә бүгенгә караганда шәбрәк эшләргә кирәк.

Колхозның урын-җыеп алынырга тиешле барлыгы 1.312 гектар игене бар. Шулардан 405 гектары арыш кыры. Кичә сайлап урырлык булган, бүген рәттән урырлык. Арыш шаулап өлгер­гән. Арышның саламы башагын күтәреп тора алмый, арыш иелгән. Ул арада тагын урман як басуда бодай өлгереп килә. Җигүле атны яртылаш күмәрлек булып үскән. Өстен® карап торсаң җан рәхәтләнә.

Ни чаклы байлык!

Рәхмәт яусын сиңа, җир! Син безнең өчен салкын сулы чишмәләр чыгара­сың, син безне тәмле кабартмалар бе­лән сыйлар өчен тук башаклы бодай үстерәсең. Кайчан булса да бер көн бу изгелекләрең өче» без әле сиңа чык тамчысы төсле саф җырлар җырлар­быз. Без җырлап өлгермәсәк, безнең балаларыбыз җырларлар. Ә бүген мин. әллә кайчан үлгән анамны тапкан төсле булып, синең өстеңдә басып торам, си­нең көчле чишмәләреңә, тукранбашларына, ташларыңа караң сөенәм.

Ни чаклы байлык!

Кичләрен колхозның атлары урам ту­тырып болынга утларга китәләр. Аларның тояк тавышлары кичке тынлыкта бик озакка чаклы яңгырап ишетелеп тора. Ә абзарда урамга чыгарга кур­кыныч булган көчле айгырлар ярсын калалар. Болар «Партнер», «Крикун», «Трактор» һәм тагын әле хәзергә исем алып өлгермәгән яшь атлар. Сылу ай­гырлардан «Трактор» белән «Партнер» үзләре генә ни тора. Колхоз моның берсен узган ел 7 мең сум түләп сатып алган. Аның муйнына камыт та кигезелмәгзн әле. Хәзергә әле аңа атланырга да бик үк батырчылык итмиләр, кай­да булса да ыргытып калдырмагае, дип шикләнәләр. Ләкин аларның шунда аб­зарда торулары, әллә нигә бер ярсып кешнәп җибәрүләре генә дә колхозчыларны куандыра, аларда үз мөлкәтләре белән горурлану тойгылары уята.

Шуннан, нык һәм җылы итеп эшлән­гән ат абзарларыннан китеп бераз бар­гач та, сыер, сарык, тавык фермалары, аларның. көрәшә оясы төсле, җыйнак итеп эшләнгән абзарлары тезелеп ки­тә. Шуның янына тагын төрле агач әйберләре эшләү өчен зур мастерской салынып ята, шулар янында яна ик­мәкне салырга хәзерләнеп, дезенфикция уздырылып куелган колхоз амбар­лары... һәм шушында, шушы көчле коллектив хуҗалык янында, шуның күләгәсенә сыенып колхозчының үз хуҗалыгы яши. Колхозның яңа мас­терскойлары, фермалары белән бергә без колхозчыларның яңа өйләрен, яңа капкаларын да күреп йөрибез. Бер уз­ган ел эчендә генә авылда җиде кеше яна өй бетереп чыккан.

Традицияләр һәм гадәтләр кайда булса да бәлки тиз алмашына һәм тиз сүнә торганнардыр, ләкин татар авылы үз традицияләрен хыянәтсез рәвештә саклый. Яна өйне котлап тавык китерү гадәтеннән башлап яшь кизүләрне көн саен мунча кертү гадәтенә чаклы — ошыймы, ошап җитмиме — монда әле барысы да яши. Дөресен әйтергә ки­рәк, мин үзем бу авылның бик үк яшь кизүләреннән түгел», Ә алар мине дә мунча белән тәмам йөдәтеп бетерде­ләр.

Ә шулай да хуш исле каен себерке­се белән мунча чабыну һәм мунчадан чыккач яңа кәрәзле бал белән чәй эчү начар түгел бит, иптәшләр!

Бу кунакчыллык, берсе өчен икенчесе үлеп тору сугышка кеше озаткан вакытларда аеруча бер күтәренке төс ала. Монда күршесе дә, күрше түгеле дә, туганы да, туган түгеле дә — ба­рысы да килә. Барысы да китүче ке­шегә кулларын сузарга, нәрсә булса да бирергә, ничек булса да берәр җылы сүз әйтеп 

калырга омтыла. Урам шау­лый, карчыклар яулык почмаклары бе­лән күзләрен сөртәләр, эчләреннән нин­дидер догалар укыйлар, тальян гармоны бер туктаусыз үзенең моңын түгә һәм әнә; шулар арасыннан авылның яшь бер кешесе, булачак кызыл сугышчы атлап бара. Ул авылдашларына карап нңдер әйтмәкче була, әйтә алмый, үз тойгыларына күмелеп тыгылып кала.

Менә бу күтәренкелек, бу табигый пафос үзе генә дә китүче кешегә әллә ничаклы көч бирә, аны яхшырта, өмет һәм шатлыклы уйлар белән тутыра.

Яшь кеше китә. Аны авылы, чишмә­ләр, шомырт агачлары, яшь киленнәр һәм бик яхшы традицияләр белән тул­ган авылы озатып кала. Авылның ын­дыр артында бәрәңге бакчалары чәчәк атып утыралар. Каршы як басуда һәм Төбәк кырында,» көчле гаскәр төсле булып ,,арыш көлтәләре тезелеп кала­лар, колхоз абзарында кара айгырның ярсып кешнәве ишетелә. Яшь кеше менә боларның барысын да ишетеп һәм кү­реп, җиргә тагын да ышаныбрак баса башлый, адымнарын тагын да ешайта төшә.

Балык Бистәсе районы. Чүкәй авылы