Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯШЕН


— Кояшлы ял көне иде. Без, бер -тугандай яшәгән өч дус, таңда тордык та. Идел буена балыкка киттек. Россия җәйләрнең иртәнге саф һавасын та­тый белегез, сөеклеләрем. Йокы кая да качмас, таң белән торып бакчага чыгыгыз, су буйларына барыгыз, кояш чыгуын котлагыз, кошлар сайравын тыңлагыз, үпкәләрегезгә таң һавасын алыгыз. Менә шунда, сөеклеләрем, яшәүнең никадәр таТлы, никадәр кыйм­мәт икәнлеген белерсез.,.

— Кара әле, Давыт абый, син бит безгә Ватан сугышы һәм Яшен турын­да сөйләргә булган идең...

Сөйләгән чагында бүлдергәнне ярат- маса да. Давыт абый бу юлы ачулан­мады. «һәр эштә, энем, түземлек ки­рәк. Сүзне сандугачлардан башлаганда, чыпчыктай чиркылдап утырма! Яме?» дип көлеп кенә куйды. Ул яңадан сөй­ләргә кереште:

— Тулып аккан Иделгә җиттек һәм кармакларыбызны салдык. Дөресен әй­тергә кирәк, балык тоту — сылтау гына иде. Күләгәдә ятып, зәңгәр күккә һәм Иделгә карап дусларча гапләшәсе килгән иде. Башта бик шәп чирткән балык та бер-ике сәгатьтән соң кабу­дан туктады. Без, ула пешереп, мәҗ­лес кордык. Банкетларың, туйларың бер читтә торсын! Бу мәҗлес шундый мәҗлес иде ки, андый кадерле сәгать­ләр турында бабайлар «бер утыру — бер гомер» дигәннәр. Нәрсәләр турын­да гына сөйләшмә тек без! Баштан кичкән хәлләр дисезме, якты киләчәк дисезме, татлы уйлар, хыяллар дисез­ме— бөтенесе дә булды. Безнең арада фәлсәфә ярата торган Хафиз да бар иде. Яхшы кеше иде. Ватан сугышын­да корбан булды. Менә шул дускай Хафиз, сүз ара сүз чыгып, үлем ту­рында сөйли башлады. Без яхшы ук тирәнгә кереп киткәнбез ахры, Моста­фаның кинәт сүзне бүлүе безне айнытып җибәргәндәй булды. — Туктагыз әле, туктагыз, — диде ул, — ни дип соң без үлем турында сейләшеп, бо­рыннарыбызны салып утырабыз. Яшәү, яшәү турында сөйләргә кирәк, дускай­ларым!

Җылы яңгыр сибәләп узган иде. Яңгыр туктагач, яңадан кояш чыкты. Әйләнә-тирәдә ямь яшел ашлыклар, үсемлекләр иркен сулыш алдылар һәм «Әх!» дигәндәй селкенеп куйдылар; алар энҗедәй яңгыр бертекләрен ял­тыратып кояшка елмайдылар. Иделдән сал кынча җил исте. Борынга хуш ис бәрелде. Чынлап та, шушындый ма­турлык кочагында ятканда үлем ту­рында сөйләшү — мәгънәсез генә тү­гел, әллә ничек ясалма да чыга кебек тоелды.

^Мостафа янында үзеңне тыныч хис итәсең. Ул бер вакытта да кәефсезлә­нә белми иде. Әллә инде кәефсезләнсә дә, чирем кешегә йокмасын дигәндәй, безгә сиздермичә йөри иде. Яшәү ту­рында сөйләп, ул безнең рухыбызны күтәрде. Теле яки көр тавышы гына түгел, аның имәндәй нык таза гәүдәсе дә, янып торган зур күзләре дә, эчке
сәламәтлеген күрсәткән бит алмалары­ның, сафлыгы да бер генә нәрсә турын­да—яшәү турында гына сөйлиләр иде.

— Эх! — дип ул чалкан яткан уры­ныннан кузгалды. — Һәр көнен, дөньяда жу ел мае эз калдырып барса иде, го­мереңнең һәр сәгатен үлмәс сәгать итеп булса иде! — Ул кулларын күтәр­де һәм бернәрсәгә дә тотынмыйча, ләкин тотынган сыман оста хәрәкәт ясап, аяк үрә калыкты. — Кайттык! — дип өстәде.   |

Шәһәргә без караңгы төшкәч кенә кайттык. Урамнарга җитди төс кергән. Кая карама — халык, халык. Карты да, яше дә бер үк сүзне тәкрарлыйлар:

— Безнең эшебез хаклы. Дошман тар-мар ителер. Жиңү безнең якта бу­лыр!

Тыныч илебезгә юлбасарларча һөжүм ясаган кыргый фашистларга кар­шы Ватаныбызның күтәрелүен оныту кыен, сөеклеләрем.

Без. өч дус, үзара туганнарча сау­буллаштык та, өчебез өч якка юл ал­дык. Хафиз заводка китте, ә без Мос­тафа белән икәү райвоенкоматларга: ул—үз районына, мин үз — районыма.

Икенче көнне Мостафаны мин- яңа­дан очраттым.

— Я, нихәл, киттекме?—дип сорау бирде ул.

— Киттек! — дидем мин.

Озак сөйләшеп торырга вакыт юк иде. Мин саубуллашырга дип кенә кергән идем. Мостафа йоклап яткан балаларына күрсәтте:

— Менә болар кызганыч. Кара үләт аларның татлы йокыларын бүлә, шат тормышларын, күңелле уеннарын боза. Анда, сугыш барган туфрагыбызда, ба­лаларны ата-анасыз, ата-аналарны бала­сыз итә. Шундый кисәрбез, шундый кисәрбез ул каһәрләрне без — җирдә тузаны да калмас! Яшен тизлегедәй бә­реп кереп, Москвада иртәнге ашны ашарга теләгән ул адәм ашаучы Гитлерга мин Берлинга очып төнге ашны ашатырмын! Яшеннең ни төсле икәнен шунда күрер ул...

Дошман шәфкатьсез һәм рәхимсез иде. сөеклеләрем. Корбан аз булмады. Мостафа миңа исәнлек теләде, мин — Мостафага. Без бер фронтка, бер от­рядка туры килдек. Без сугышка ке­рер алдыннан. 3 иче июль таңында» сөекле атабыз радио буенча Ватанга речь белән чыкты.

«Иптәшләр! Гражданнар! Ир һәм хатын-кыз туганнар! Армиябезнең һәм флотыбызның сугышчылары! Дусла­рым, сезгә мөрәҗәгать итәм!» дип ул үзенең тарихи сүзен башлады. Ватаныбыз өстенә килгән куркынычны бетер» өчен ул үзенең лачын улларынча? кызларын актык тамчы канга кадәр сугышырга, халкыбызга хас булган кыюлыкны, тапкырлыкны күрсәтергә чакырды һәм — «Безнең җиңүебез өчен алга!» — диде.

Шул сүзләр белән рухланып, само­летларда без күккә күтәрелдек. Лачын кошлардай күтәрелдек. Мостафа ал­дан очты.

Ватан сугышы батырлар тудыра Без барыбыз да — очучылар һәм тан­кистлар, флотчылар һәм артиллерист­лар, атлылар һәм җәяүлеләр, кораллы һәм коралсыз партизаннар, элемтәчеләр һәм шәфкать туташлары — барыбыз да каһәрманиарча көрәштек. Лә­кин, сөеклеләрем, батырлардан да батыррак кешеләр була икән. Безнен фронтта—сукса тимер өзәрлек Тарас Крепов дигән бер баһадир бар иде. Атака булдымы — бетте: беренче булып алга — ул ташлана. Әй, турый дг иде соң дошманны! Менә шулай итеп баса иде дә, немец солдатларын штык­ка эләктереп, көлтә төягән шикелле, өзлексез ыргытып тора иде. Аны саф­тан чыгарыр өчен дошман күп тырыш­ты, ләкин килгән берсе егыла барды. Сугышта куркырга ярамый: кыюны пуля да алмый, кылыч та кисми. Ме­нә нинди баһадирларны тудырды без­нең Ватан сугышыбыз.

Мостафа да нәкъ шундый иде. Су­гышка кергәннең икенче көнендә үк ана «Яшен» исеме бирелде һәм бөтен фронтка аның турыңда легендалар та­ралды. Ниләр генә эшләми иде ул! Биш-алты бомбардировщикка каршы бер ялгызы сугышка чыга иде һәм кайсын куып, кайсын бәреп төшереп җиңеп кайта иде. Аның үзенең очу ысулы бар иде. Бу ысулдан аны дош­ман очучылары да бик тиз белергә өл­герделәр. Яшен сугудан куркып, алар Мостафа самолетыннан качарга өйрән­деләр. Ләкин совет яшене үзенекен итә иде: көтмәгән җирдән китеп чыга да, дошман самолетларының коерыларына баса, өсләренә менеп атлана һәм бирелергә мәҗбүр итә, бирелмәсәләр — яндырып үтерә.

Кайчан йоклагандыр ул — һич хә­терләмим: көндез дә оча, төнлә дә оча. Приказ булуга һавага күтәрелер өчен ул һәр вакыт самолеты янында гына тора иде. Хатынын, бала-чагасын са­гынып, авыз эченнән гел бер көйне көйли иде.

Бер вакытны безнең отрядны кайгы басты: Яшен — киткән җиреннән кайт­мады. Үлүенә ышанмасак та, йөрәктә әрнүле төен калды. Сугыштан базага кайткан иптәшләре командирга рапорт биргемнән соң иң беренче итеп,

— Яшен ничек? Кайтмадымы? — дип сорыйлар иде.

— Юк шул... — диюгә барыбыз да кайгырышабыз һәм дошманны Яшен өчен дә аяусыз кыйнарга эчтән ант итәбез.

Яшен өч көннән соң сау-сәламәт кайтып төште. Сугышта аның ягулы­гы беткән. Базага кайтып җитәргә мөм­кинлек булмагач, ул, дошман тылына кунакка төшкән, самолетын үлән йолкып яшергән. Партизаннар отрядына очы- рап, төнлә белән дошман аэродромына һөҗүм ясаган, алар анда байтак са­молетларны шартлатканнар, кулга яше­рен документлар төшергәннәр, һәм кыю Яшен, ягулык алып, яңадан фа­шистлар өере өстенә ташланган...

Карт сугышчы Давыт абый сөйлә­веннән туктады. Тирәли утырган ха­лык аның дәвам итүен көтте.

— Сугыш каты булды, сөеклеләрем, байтак шәһәрләр көлгә! әйләнче, кыр­лар, урманнар яндырылды, елгалардан кан акты. Латвия, Литва җирләрендә, Украина далаларында, Белоруссия кыр­ларында дошман үләксәләре яттылар. Ул җирләр хәзер яңадан чәчәк аттылар. Сез генә, сезнең ата-аналарыгыз гына түгел, көнбатыш» Европа халык­лары да кара үләттән азат ителделәр.

— Ул дәһшәтле дошманны ничек җиңдегез? — дип сорамыйсыз сез, чөн­ки нинди җавап бирүемне үзегез дә беләсез. Ә ул айларны, фашизм тар-мар ителгән айларны, мондый сорау­ларны күп ишетергә туры килде. Бө­тен дөнья газеталары шул сораулар белән чыктылар. Җавап бер иде: без җиңдек, чөнки хаклык бездә иде; без җиңәргә тиеш идек, чөнки Кызыл Армиянең башында Сталин торды; дошман- юкка чыгарга тиеш иде, чөн­ки Сталин чакыруына фашизмга кар­шы бөтен кешелек дөньясы күтәрел­де...

Давыт абыйның бераз дәшми то­руыннан файдаланып, арадан берәү:

— Ә Яшен, батыр Яшен хәзер исән­ме соң? — дип сорады.

— Минем өчен исән, — диде карт сугышчы, — мин аны үлгән дип һич тә уйлый алмыйм. Була бит ул шун­дый хәл: беләсең, ә ышанмыйсың; акылың ышана, ә йөрәгең—юк... Көннәрдән бер көнне безнең аэродром өстендә немец самолетлары күренде­ләр. Күп иде алар. Яшен, мин һәм тагың бер Хитров дигән иптәш минут эчен­дә һавага күтәрелдек. Маневр ясап, дошманны без 15—20 километрга чит­кә алып киггтек. Самолетларның күбе­се Яшенгә ташландылар. Ә ул, үлем элмәкләре шикелле баш әйләндергеч хәрәкәтләр ясап, дошманны әле астан, әле өстән бәрә, алдан да килеп суга, арттан да төмпәчли. Берничә самолет шунда ук янып җиргә мәтәлде, кал­ганнары — Яшен утына түзә алмыйча, сызарга тотындылар. Без, куып җитеп, тагын берсен бәреп төшердек. Сугыш ахырына инде безнең ягулыгыбыз да, патроннарыбыз да беткән иде. Кай­тырга юнәлдек. Өлкән иптәшебез бу­ларак, Яшен безне алдан җибәрде. Хитров та, мин дә машиналарыбызны җайлап кына үз җиребезгә төшердек. Ләкин Яшен төшәргә өлгермәде, без­гә, безнең өстебезгә таба очып килгән тагын бер дошман бомбардировщигы күренде.

Бу минутта базада бездән башка көч юк иде. Кыю Яшен дә шулай уй­лады булса кирәк. Ул яңадан биек­леккә күтәрелде һәм туп-туры дош­манга каршы китте. Ягулыгы — юк, патроннары беткән, аэродромга төшәр­гә мөмкин түгел, төшсә — үзе дә, без дә һәлак булачакбыз, — нишләргә уй­лый соң безнең Яшенебез? — дип мин үземә үзем сораулар бирдем һәм, ягу­лык алып, дустымны коткарырга ашыктым. Күзләремне һавадан алма­дым. Немец очучысы Яшенне күрүгә курыкты булса кирәк: ул, кинәт бо­рылып, юнәлешен үзгәртте. Озакла­мый алар күздән югалдылар.

Вакыт кичкә таба иде. Хипгров һәм мин, ягулык алуны тәмамладык та, кызу тизлек белән иптәшебезгә ярдәмгә күтәрелдек. Дошман аэродромына хәтле очтык без. Оста очучы Яшен — әле дә аңлый алмыйм, нинди көч, нинди ягулык белән шунда кадәр оча алган. Ләкин аны коткарырга соң иде инде. Аның самолеты яшен тизлеге белән түбәнгә ташланды һәм. каты шартлау чыгарып, немец машиналары өстенә барып төште. Яшен суккандай, күк күкрәгәндәй булды. Әйләнә тирәне як­тыртып ялкын күтәрелде.

Шулай, сөеклеләрем, бүтән мөмкин­лек калмагач, чая Яшен безгә үлем шартлавы алып килгән немец машина­ларын, үз җанын аямыйча, юкка чы­гарды.

Күз» алдымда булган хәл бу. Ә шулай да мин аны үлгән дип хис итә алмыйм: кайтыр төсле. Очарга өйрән­гән улы янына килеп: «Оч, улым, оч, яшендәй кыю оч!» — дияр кебек.