Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН СУГЫШЫ ЭПИЗОДЛАРЫ


ПОЛИТРУК КЕМАЛ КАСУМОВ

 

Кемал Касумовның ишеген килеп шакыганда балалар йоклый иде инде. Вакыт соң. Яр буендагы кечкенә шә­һәр тынган. Урамдагы кеше нәрсәдер шыпырт кына әйтте һәм Кемал өенә керергә ашыкты. — Тревога,— диде ул хатынына. — мине чакыралар.

Ә берничә сәгатьтән соң политрук Кемал Касумов сугыша да башлады.

Аның подразделениесе Унгеннан чыгып китте. Подразделениеның команди­ры ялда булганга, подразделениене Касумов үзе алып барды.

Сул якта, Прут елгасы көмеш тасма шикелле сузылып яткан җирдә, туплар гөрселди, пулеметлар тырылдый. Арт­тан. Унген ягыннан да аталар иде. Шәһәрдә Касумовның семьясы калды. Улына сигез яшь, кызына — алты. Ха­тыны, гомер иптәше дә анда калды. Яхшы хатын ул, Баку кызы.

Сугышның беренче төне, аннары бе­ренче көне, соңыннан икенче төне үтте. Аргы яктан күчәргә теләгән бар­лык отрядлар тар-мар ителде, кире кай­тарып ташландылар.

Беренче күпер

Сугышчылар бер төркем булып уты­рышканнар. Яшь кызылармеец нинди­дер бер бик кызык һәм мәзәк нәрсә сөйли. Аны рәхәтләнеп тыңлыйлар һәм күктә самолет гүли башлагач кына, бер генә минутка, тыңлаудан аерылалар иде.

Касумов үзенең сугышчылары янына килде. Ул үз кул астындагы кешеләр­не, бу шат күңелле саперларны, һәрбер­сен бик яхшы белә, аңа аларның гадәт­ләре дә, нәрсәгә һәвәс булулары да, хәтта характерларындагы кечкенә ае­рымлыклар да билгеле. Сөйләүче нәр­сәдер әйтте һәм Кемал хәзер Маркуца көлеп җибәрәчәк, дип уйлады, һәм аңа карамаса да, зәңгәр күзле Яков Маркуцаның елмая башлавын сизде.

— Иптәшләр, — диде Касумов һәм сугышчылар урыннарыннан сикереп тордылар. — Иптәшләр, — дип кабатла­ды политрук. — Кем минем белән ба­рырга тели?

Ул бик кыска вакытка гына тынып калды һәм аннары өстәп куйды:

— Бик җитди бер эш бар. Алдан әйтәм, куркыныч зур. бәлки, үләргә дә туры килер. Доброволецлар кирәк.

— Мин, — диде Маркуца тиз генә һәм тагын елмайды, ләкин ничектер ояла төшеп елмайды ул.

— Мин. — дип кабатлады Цедин.

—- Мин, мин. — диделәр башкалар.

Касумов барысына да. күз йөртеп чыкты. Мин! — дип әйтмәгән бер генә кеше дә юк иде. Тик комсомолец сер­жант Сотников кына,

— Мине алуыгызны бик сорыйм... — диде.

Барысын да алыргамы әллә? Юк, ба­рысын да кирәкми, күп була. Кемал алтысын гына сайлап алды. Ул аларны берәм-берәм исемнәре белән кычкырды — сержант Петр Сотников, сугыш­чы Александр Цедин, сугышчы Семен Артамонов, сугышчы Николай Бухтия­ров, сугышчы Василий Христиченков, сугышчы Яков Маркуца.

Яр буенда зеярәт бар. Анда Касумов лейтенант Зверюк отряды белән очрашты. Ике группа бергә кушылып, күпергә таба, аны шартлатыр өчен кит­теләр.

Сугышчылар иелеп, әкрен генә бар­дылар. Дошман ягы тын иде, әйтерсең., анда бер кем дә юк.

Күпергә җитәргә өч йөз адым калды. Кинәт пулеметтан ата башладылар. Уң яктан, сулдан, арттан аттылар. Мина­лар сызгырып үтте. Теге, якта, совет җиренә күчәр өчен яхшы чара булган бу күперне саклыйлар һәм совет подрывникларының килүен көтәләр иде к үтәсен.

Отряд җиргә ауды, әйтерсең, пуле­мет барысын да берьюлы кырып бетер­де. Касумов җирдә ята биреп, алты фамилия. Зверюк — бишне әйтте. Унбер мәртәбә «мин» дигән җавап ишетелде һәм Касумов отряд сайлаганда «мин» сүзенең ничек яңгыравың яңадан хәтерләде. Һавадан, кургаш чебеннәр ке­бек, пулялар, миналар явып торды.

Шартлаткыч әйберләр тутырган өчәр потлы ящикларны сөйри-сөйри унөч кеше алга үрмәләде. Өч йөз адым ара ике ярым сәгать вакыт алды. Кешеләр җиргә шул хәтле нык сыендылар, әй­терсең, аларны көчле магнит тартып тора иде. Алар алга яисә — яраланмадылармы, артта калмадылармы дип күршеләренә карар өчен генә бер генә секундка башларын күтәрәләр дә, тагын түбән төшерәләр иде.

Румын ягындагы пулеметларның уты көчәйгәннән-көчәя барып, ахырда түзәлмәслек хәлгә җитте. Күпернең һәлак булачагын күргән, совет җиренә чыгу өчен яхшы юл киселәчәген сизгән дошман тәмам котырды. Ләкин ярсула­ры никадәр көчле булса да, күперне саклап калырга никадәр генә теләсәләр дә. куаклар, түмгәкләр артыннан, күзгә күренмәгән окоплардан бер генә кеше дә чыкмады. Бары унөч кеше күпергә таба үрмәләүдә дәвам итте һәм теге яктан бу аз санлы кешеләргә һөҗүм итәргә батырчылык итмәделәр.

Ә саперлар күпер өстеннән үрмәлиләр инде, аларны хәзер төн караңгысыннан башка бернәрсә дә яшерми иде. Иң алда Касумов белән Зверюк шуышалар.

— Җиттеме? Куяргамы? — дип кем­дер сорады.

— Юк. — диде Касумов, — аларга якынрак булганы яхшы...

һәм алар румыннарның, сакчы будка­лары янына ук шуыштылар. Зверюк белән икәү шартлатуны хәзерләгәч. Касумов килгәндәге кебек үк зур сак­лык белән сугышчыларын кире алып китә башлады. Күпердә Зверюк отря­дыннан бары бер генә кеше калды. Ул шнурны яндырды да, тиз генә артка чигенде. Ул үзенең иптәшләре янына килеп җиткән генә иде, кинәт көчле шартлау ишетелде, һава тетрәде һәм күпер, тамырыннан киселгән кебек, су­га утырды.

«Бүген тагын барабыз...»

Икенче көнне кичен Касумов кичәге иптәшләрен чакырып алгач, тегеләр операциянең нәтиҗәләре турында сөй­ләячәк дип уйладылар. Ләкин Касумов, — Бүген тагын барабыз, — диде. — Икенче күпер. Анда бик күп танклар һәм пехота бар. һөҗүм көтелә. Күпер­не 22 сәгатьтә шартлатырга кирәк.

21 сәгать 15 минутта Касумов һәм аның иптәшләре әзер зарядлар белән күпердән кырык адымда яталар иде. Бормаланып аккан Прут елгасы бу урында тугайлык ясый. Совет җире өч яктан су белән уралып, алга кергән. Шуңа күрә немецлар шуышып килгән сугышчыларны күргәч, өч яктан ут ач. тылар. Кечкенә отряд өстенә исәпсез күп тимер яуды. Саперлар җиргә сыендылар, тагын шуыштылар, ләкин бу юлы хәш читенрәк иде.

Күпер агачтан эшләнгән, аның так­талары астыннан барырга кирәк. Саперлар өч пролетны үттеләр һәм ярдан унбиш метрда зарядларын куйдылар.

Касумов биш кешесен үзе белән алып китте, ә ут төртер өчен Цединны калдырды. Цедин берничә минут көтеп торды да, шнурга ут кабызды һәм үзе тиз генә ярга ашыкты. Шнур кыска иде һәм ул тугай ил ярына җитәргә өлгергәнче шартлап, колакларымны тондырмасын дип уйлады. Лә­кин ул өлгерде һәм аяклары астында туган ил туфрагын сизгәч, җиргә ятты. Ул да булмады, шартлау ишетелде — бу нәкъ 22 сәгатьтә булды. Шартлау артыннан ук пулеметтан да ата башладылар.

Пулеметларның тыкылдавы тоташ гүләүгә әверелде — дошман кыю егет ләрдән үч алыр өчен бөтен көчен куйган иде. Фашистларның, бу юлы саперлар­ны ничек кенә булса да исән килеш җибәрмәскә теләүләре ачык иде. Пу­леметлар 60—70 адымнан сиптерделәр. Сугышчылар тынды, чөнки шуышып хәрәкәт итү дә үлем китерәчәк иде.

Ниһаять, ату туктады. Немецлар хәйлә белән алырга уйладылар — сугыш­чыларның хәрәкәт итә башлауларын көтәргә дә. кайда икәнлекләре белен­гәч, ут ачарга.

Ләкин Касумов бу маневрны сизеп алды. 

Ул иптәшләренә тик ятарга, хәтта, кыймылдамаска да кушты. Үзе башын читкә борып як-ягына, артка һәм теге як ярга карый-карый ятты.

Бу хәл ике сәгатькә тартылды. Не­мец пулеметчылары белән Кызыл Ар. мия сугышчылары арасындагы бу пси­хологик дуэль 120 минутка сузылды. Өстенлек немецлар ягында иде. Алар яшеренгәннәр, кулларында пулеметлар. Ләкин кызылармеецлар һәм аларның командиры җиңделәр. Аларның чыдам­лылыгы, көчле ихтыяры, салкын канчылыклары җиңде.

Яна задание

Иргә белән Кемалның түземлеге ахыр чиккә җиткән иде. Ул читкә, урман­чыкка китте һәм авиация бомбасы ау­дарган агачка барып утырды. Ул үзенең иң якын кешеләре — хатыны, балалары турында уйлый иде.

Вестовой килеп, Касумовның уйла­рын бүлде. Ул аны часть командирына чакырды һәм командир ана яна задание бирде.

Тагын кич, тагын күпер; сан ягыннан бу өченчесе инде — тик монысы тимер юл күпере. Кич белән Касумов элекке алты иптәшен һәм яңалардан Фишин белән Юдин дигән ике сугышчыны алып, Прут ярына китте. Анда кургаш янгыры астында эшләп, дошманның совет җиренә тагын бер чыгу өметен юк итте, күперне һавага күтәртте...

Дөньяны төн каплады. Касумов па­латкасы ишеге төбендә иелеп тыңлап тора. Полит часть буенча командир яр­дәмчесе кулына кәгазь тотып сөйли:— Иптәш политрук, менә Унгендагы ад­рес, сезгә анда барырга кирәк. Анда, тукучы стахановчы карчык тора торган йортның подвалында политрук Касу­мовның балалары һә.ц хатыны бомба­лардан сакланып яталар. Сезгә аларны куркынычсыз урынга, фронттан еракка- рак күчерергә кирәк. Аңлашыламы?

— Аңлашыла, — диде Касумов һәм аның тыны кысылды, — аңлашыла. Ун- генга барырга һәм анда политрук Касумовның хатынын һәм балаларын куркы­нычсыз урынга күчерергә приказ бир­дегез. Китәргә рөхсәт итегез?

— Барыгыз...

һәм Касумов заданиены үтәргә китте.

Эшленский

ПАРТИЗАННАР

 

1

Лейтенант К. тиз ага торган киң елга буендагы районга разведкага барып, анда фашист гаскәрләренең туплануы турында белеп кайтырга приказ алды. Лейтенант ягулык әйберләре һәм сна­рядлар төягән авыр транспортларның елгага, күпергә һәм кичү урыннарына таба килүләрен, аларның икенче көннең таңыннан, да соңга калмастан елга аркылы чыгачакларын һәм Кызыл Армия белән сугышларда бик нык кыйналган немец частьларына көч бирәчәкләрен белде.

Лейтенант приказда әйтелгәннәрнең бөтенесен дә эшләде. Кире кайтып кил­гәндә аңарга ике немец истребителе ташланды. Лейтенант сугыша башлады һәм пулеметтан атып бер самолетны бә­реп төшерде.

Истребительләрнең икенчесе атыш­ты, төрлечә хәрәкәт итеп карады һәм лейтенантның ике аягын да яралады...

Кич белән, һушына килгән чагында, ул саф сулы инеш ага торган уйсу бер җирдә ята иде. Лейтенант су эчте, яра­ланган аякларын суга тыгып утырды, чалбар сукносын ертып яраларын бәй­ләде, ял итте һәм, соңыннан, салкын инеш суы белән битен чылатты да инеш агып төшә торган якка, түбәнгә шуы­шырга тотынды.

Ул берничә тапкыр һушын җуйды. Су өстенә иелеп су эчте дә, тагын алга бара бирде. Снарядлар төшеп, бомбалар
яндырып, җимереп бетергән авыл өйлә­ренә җиткәнче ул шулап өзлексез шуышты. Әче төтен исе аңкый, кайбер урыннарда җимерек өемнәр әле дә тө­тәп, пыскып яталар иде.

Авылның кырыенда, алма бакчасы эчендә утыра торган бер өн генә сакла­нып кала алган. Бакча тирәсендә калын һәм карт юкә агачлары үсен утыралар. Алма агачлары арасында лейтенант умарталар күрде. Ул, умарталык янына шуышып килеп, кычкырырга теләгән генә иде. куаклар арасыннан алсу йөзле бер кыз күренде һәм шунда ук юк та булды. Лейтенант ыңгырашып куйды. Аның башы үләнгә ауды. Кыштырдаган тавыш ишеткәч, ул күзләрен ачты һәм каршында умартачыны күрде. Умарта­чы борын-борыннан тасвир итеп киленгәнчә — чәчләре һәм сакалларына чал кергән, кечкенә буйлы, арык гәүдәле һәм ялан аяк бер карт иде.

Лейтенантка бернәрсә дә әйтмәстән ул еч тапкыр йөткереп куйды, куак­лыкта яңадан кызның башы күренде, ул шунда ук тагын югалды. Куаклык арасыннан әлеге кыз килеп чыкты. Ба­бай күзләре белән лейтенантка ишарә ясап күрсәтте дә башын уң якка чайкап куйды. Кыз, сүзсез приказга буйсынып, китеп барды. Ә бабай лейтенантны, нә­ни баланы күтәргән төсле итеп, кулла­рына күтәрде дә, умарталыкка алып ке­реп китте.

К. тагын һушын җуйды. Ул шулай, аңына килмәгән килеш, йокыга китте. Ул. тышта бөтенләй күз бәйләнә баш­лагач кына уянды. Умарталыкта нинди­дер кешеләр бар иде. Лейтенант аларның тавышларын ишетеп торды. Алар немецча сөйләшәләр иде. Лейтенант аларның карттан бу җиргә төшкән рус очучысын күрмәдеңме дип сораганнарын ишетте. Карт чукрак иле, күрәсең. Ул каты итеп кычкыра, солдатлардан сорауларын әллә ничә кат әйттерә, ә тегеләр аңарга немецча һәм русча акыралар, ә бабай русча һәм немецча һаман үзенекен кабатлый иде:

— Аңламыйм. Аңламыйм. Ишетмим дим ич! Колакларым чукрак, менә нәр­сә.

Солдатларның берсе:

— Бу карт эт безнең телебезне кай­дан белә? — дип кычкырды.

Карт шул ук мыгырдавык тавыш бе­лән, 1915 елда пленга төшкән идем, өч ел Берлинда булдым, менә шунда өй­рәндем, дип җавап кайтарды.

Солдатлар бал* таптыра башладылар. Бабай бал соңыннанрак, август аенда булыр дип, ышанмыйсыз икән, умарта ояларын ватыгыз һәм булганның бары­сын да алыгыз дип җавап бирә иде.

Немецларның берсе:

— Син, карт эт, бәлки рус очучысын да умарталыкка яшергәнсеңдер әле?—  диде.

Карт җавап урынында нәрсәдер мы­гырданды. Солдатлар тагын кычкырыр­га тотындылар, ләкин карт үз сүзен бирмәде.

— Билли, бу эткә берне яма да, киттек.

Вилли картка сукты, һәм К. аның аз гына ыңгырашканын ишетте. Аннан соң тавышлар басылды, кешеләр китте, карт тынды.

Лейтенант саңгырау тавыш белән:

— Бабай, ә бабай! Нишләттеләр си­не, бабай? — дип сорады.

Карт, лейтенант янына килә-килә, җавап бирде.

— Зарарсыз. Теге көчекләр чак-кына авызымны җимермәделәр. Ә син ят әле.

— Миңа ятырга ярамый. Минем ашы­гыч донесением бар, аңлыйсыңмы? Мине безнекеләр ягына илтергә кирәк.

Бабай кичке кыштырдау тавышлары­на колак салып дәшми тора иде. Эңгер-меңгер эченнән кыз килеп чыкты.

— Алар Кыек сукмак белән китте­ләр,— диде ул.

— Кем анда?

— Анда Сысой утыра.

— Икәү киттеләр. Пулеметлары юк. Бар, хәбәр ит.

Кыз китте.

Берничә минуттан еракта күке кыч­кыра башлады. Аннан соң ул тынды һәм бик тиз арада тагын ике тапкыр кычкырды. Бабай бөтен гәүдәсенә ту­раеп тыңлый иде. Тагын бер ун минут вакыт үтте, һәм урманда ике тапкыр мылтык аткан тавыш яңгырап китте.

— Аксак малай. Армиягә алмадылар, ә бик төз ата. Үзе һаман минем Анют­кам тирәсендә чуала. Урманда ике тап­кыр гөрселдәгәнне ишеттеңме? Бу аңын эше. Ничек, сиңа ятырга уңаймы? — диде.

— Яхшы.

— Анютка бәйләде. Өйрәнде. Менә төнгә таба без сине икенче урынга кү­черербез, анда сиңа бөтенләй рәхәт бу­лыр, лазареттан бер дә ким булмас.

Лейтенант ачулана башлады:

— Мина лазарет кирәкми, мине без­некеләр ягына илтергә кирәк.

— Ә син кычкырма, син сөйләп бир, бәлки, булышырмын.

Лейтенант умартачыга эшнең бик әһәмиятле булуын сөйләде. Командование дошман транспортының хәрәкәтен белергә һәм күперне шартлатыр өчен саперлар, ә транспортны елга аркылы чыгаруга комачаулар өчен башка көч­ләр җибәрергә тиеш икәнлеген аңлат­ты.

Умартачы карт лейтенантны ничектер игътибарсызрак тыңлый һәм лейтенант /сызган саен ул салкынрак төс алган шикелле күренә иде.

2

Лейтенант икенче урында уянды. Бу тау эченә уеп керелгән куыш иде. Учак янып тора. Учак тирәсендә кулларына мылтыклар тоткан кешеләр утыралар. Бу алты кеше арасында яшьләр дә, ир уртасы кешеләр дә бар. Лейтенант умарталыкта күргән кыз учак өстендә асылынып тора торган казанда нәрсәдер болгата иде. Почмакта лейтенант умар­тачының ак гәүдәсен күрде. Аннары куыш эченә таза гына бер егет килеп керде. Ул уң аягына бик нык аксый иде.

Лейтенант:

— Әһә, менә Сысой да килде, — дип уйлап алды.

Бер дә: исе китмәгән кыяфәт белән учакка карап утыра торган сакаллы кеше:

— Я, бүген пичә? — дип сорады.

Сысой билгесез бер төс белән:

— Бишәү, — диде дә учак янына килеп лейтенант белән янәшә үк дияр­лек утырды һәм кесәсеннән пәке чыга­рып, винтовкасы прикладына биш билге ясады.

Бераз тынып торганнан соң Сысой:

— Ә таш учакларыңда ничек? — дип сорады. — Разведка киттеме?

— Лаврушка китте, — диде Анна. — Утырыгыз, аш өлгерде. — Ул казанны алды.— Бабай, очучыны уятыйкмы, әллә йоклый бирсенме?

Лейтенант:

— Мин йокламыйм, — дип тавыш бирде.

— Безнең белән токмач ашагыз әле, — диде Анна һәм ягымлы елмаю аның йөзен яктыртып үтте.—Мин сөтле токмач пешергән идем. Безнең авыл хатыннары сыерларын урманда саклый­лар, монда сөт китерәләр. . Туктагыз, кузгалмагыз, мин сезгә тәлинкәгә салып бирим.

Учак яктысында бер күләгә чагылып китте һәм лейтенант сокланудан зур күзләре ялтырап тора торган арык кына бер малайны күрде. Малай, умартачы карт янына утырды да, пышылдап нәр­сәдер сөйли башлады. Карт кашыгын куйды, аяк үрә басты.

— Җитәр! — дип команда бирде ул. — Соңыннан ашарбыз. Сысой, киен! Менә бусы киңрәк кебек. Ә бусын мин киям. Матвей, үзеңнекеләрне таш уча­гына чакыр! Лаврушка, Ивановоныкыларга йөгер, цепь буенча хәбәр итсен­нәр, әтәчләр икенче тапкыр кычкырган- да күпер янында җыйналсыннар!

Куыш эчендә булганнар, Сысой, Анна һәм бабайдан башкалары, барысы да киттеләр.

Умартачы, лейтенант янына җайлаб­рак утырып,

— Димәк, эш шулай, иптәш коман­дир, — диде. Ул көяз хәрби сүз кысты­рып куйды:—Минем диспозициям шун­дый. Монда бездән ерак түгел таш учаклар бар. Без анда юл өчен таш чы­гара идек, менә шунда өч күпергә җитәрлек динамит калган иде. Барысы да ярыйсы иде, ләкин бүген менә учак­ларда немецларны күргәннәр. Ниндидер штаб ди. Машиналар тора. Солдатлар йөриләр ди. Менә шул.

Без Сысой белән часовойларны бете­рәбез. Мин немецча бераз буташтырам, пленнан калды бу миндә. Менә шул чакта Матвей белән безнекеләр килеп җитәләр. Без динамитны да коткарабыз, немецларны да үтерәбез, машиналарны да алабыз. Сысой сине таңга таба безнекеләргә дә илтер.

Анна кинәт кенә,

— Мин очучыны җибәрмим,—ди­де. — Ничек китсен ул! Каны китәр, хәле начарланыр. Ул монда ятып тор­сын.

Умартачы күңеллеләнеп.

— Характеры белән үземә ошаган, — диде.— Кырыс кыз. Сысойга бер ялгы­зына барырга туры килер, күрәсең. Ул монда юлларны белә. Сез үзегезнекеләргә нәрсә эшләргә кирәк икәнен язы­гыз. ул- тапшырыр.

Лейтенант,

— Сумканы бирегез әле,— диде, һәм донесение язарга тотынды.

3

Таң атып килгәндә лейтенантны бик каты дөбердәү тавышы уятты. Тау куышы түбәсеннән балчык, ком һәм ташлар коела иде.

Куыш алдында Анна басып тора иде.

Бер минуттан тагын бер шартлау ишетелде. Лейтенант көлеп җибәрде. Кыз, ана әйләнеп, бармагын иреннәренә куйды. Урман эче тып-тын иде. Лейте­нант кызның приказына гаҗәпсенде. Ләкин аның колагы шунда ук ерактан самолетлар гөрелдәгән тавышны тотып алды.

Тагын берничә минут үтте, һәм бе­ренче шартлау тавышлары ишетелгән якта давыл купты.

— Бомбить итәләр! — дип кычкырды очучы. — Ишетәсеңме, Анюта, безнеке­ләр очып килделәр!

Кыз:

— Димәк, Сысой барып җиткән,— диде һәм җиңел итеп сулап куйды.

Боларның барсын да миңа N... шәһә­рендәге госпитальдә яралы очучы лей­тенант К. сөйләде.

Ник Вирта

 

 

 

БАТЫРЛЫК

Яралыларны җыю пунктыннан аны медсанитария батальонына алып киләләр. Врачлар дошман* минасының китекләре белән аның уң иңбашы, эче, ун як калак сөягенең түбән кырые яраланган дип табалар. Минаның зур бер кисәге, аның каскасын тишеп узып, сул чигәсеңә киһеп кергән,. Мина'китек- ләре аның итекләрен өзгәләгән, чал­бары:» тишкәләп бетергән.

Башта ул һушсыз хәлендә була. Өченче ранг хәрби врач иптәш Ремовский кирәкле ярдәмне күрсәткәннән соң  яралы күзен ачып җибәрә. Сүз әйтә алырлык хәлгә килүе белән үк ул,

— Ә Епифанов кая?—дип сорый.

Ләкин врачлар Епифановның кем булуын да, аның кайда икәнлеген дә белмиләр иде. Аның якындагылар яра­лының чыдамлыгына һәм 'физик куә­тенә хәйран калалар. Берничә тапкырлар сораганнан соң гына ул үзенең фамилиясең әйтә. Аның фамилиясе Жидков икән.

Шуннан соң без аның пичек ярала­нуын да белдек.

Кече лейтенант Примакның подразделениесе, һөҗүмгә хәзерләнеп, сугыш кырына туплана. Алда — дошман-. Бу инде элек өйрәнүләр вакытында очрый торган, кайбер ялгышларны да гафу итә торган һәм газеталарда куш җәя эченә алып языла торган дошман тү­гел, ә ачуы кабарган явыз дошман, берничә елдан бирле безгә каршы су­гышка хәзерләнеп, канга сусап килгән рәхимсез дошман, безне бетерү өчен бөтен мөмкинлекләрдән һәм безнея кечкенә генә ялгышыбыздан да файда­ланырга ашкынып тора торган чын дошман иде.

Сугыша башлаганчы дошманмын кайда һәм ничек урнашуын, аның көчен һәм күпмелеген белергә кирәк була. Моның өчен разведка оешты­рырга кирәк. Разведкага Жидков бе­лән Епифанов китәләр.

Алар үрмәләп баралар. Менә аларны дошманга күрсәтми яшереп тора тор­ган үзән артта кала. Аларның алдын­да — кечерәк кенә калку урын. Тагып бераз гына шуып баруга, алар калку­га да килеп җитәләр. Калкуның теге ягында — немецлар. Алар, 5—6 кеше бер тирәгә тупланып, һөҗүм башлау өчен иң соңгы хәерлекләрне күрәләр. Разведчиклар, үзләрен һич сиздермәс­тән, дошманның позициясен җентекләп күзәтәләр, җанлы көченең күпме икән­леген чамалыйлар һәм аларның урнашу планын ачыклыйлар.

Командирның кушканы үтәлә. Инде шул ук юл» белән кире кайтып коман­дирга барлык күргәннәрне сөйләп би­рергә генә кала. Ләкин Жицковка ул дошман турында белергә мөмкин- бул­
ганын барын да белеп, ачыкландырып җиткермәгән шикелле тоела. Билгеле, андый вакытта уйланып торырга вакыт булмый. Ул шунда ук дошманнан бе­рәр «тел» кулга төшерергә кирәк ди­гән уйга килә. «Тел» аша исә дошман турында бик күл нәрсәләр белергә мөмкин булачак.

Бер үзен төркемгә һөҗүм итү — ки­рәкмәгәнгә тәвәккәлләиеп эшне бозу, уңышсызлыкка очыра дигән сүз. Шул вакытта Жидковның якында гына по­сып яткан бер дошман солдатына кү­зе төшә. Бу солдат алга таба карал, ату секторын күзәтеп ята. Жидков, дошман янына шуышып бара да, бөтен көченә аның өстенә ташланып, бер кулы белән якасыннан, икенче ку­лы белән чалбар каешыннан эләктереп ала һәм тиз генә аны аркасына сала. Бу хәл бер секунд эчендә булып ала.

Башта, аңына килергә өлгергәнче, дошманның тавышы-тыны чыкмый.

Ләкин Жидков аны көчле куллары белән аркасына кысып бу якка таба шуыша башлагач, дошман солдаты, ни булганны аңлап алып, кычкыра баш­лый. аягы-кулы белән тыпырчынырга, тибенергә тотына. Ләкин ул никадәр генә ычкынырга тырышса да берни дә булдыра алмый, хәтта ул үзенең кул­ларын да эшкә куша алмый.

Жидков йөз метрлы араны узгач кына бу ачык авызның нишләргә бел­ми акыруына немецлар минометтан ата башлыйлар. Миналар Жидковны куып җитеп, аның яныңда гына ярыла баш­лый, аңа туфрак сиптерә. Ә Жидков һаман шуыша, һаман үрмәли. Менә дүртенче тапкыр аталар, менә бишенче тапкыр...

Алтынчы мина ярылганнан соң Жид­ковның уң як янтыгы түзә алмаслык каты авырта башлый. Аның башы әй­ләнә, күз аллары караңгылана, уң ку­лы йөрми башлый. Ул плен солдатны үз өстендә күтәреп үрмәләргә хәле җитми башлавын сизә.

Жидков, бер минутны да әрәм итми­чә, солдатны Епифановка тапшыра да үзе подразделениесенә үрмәләвендә дә­вам итә.

Батыр разведчикны, канга баткан хәлендә, яралыларны җыю пунктын-.! китерәләр.

Бу кыю разведка штабка бик кыйм­мәтле мәгълүматлар бирә. Командир­лар батыр разведчикларның бу эшлә­рен бик ошаталар.

Ф. Сетин

 

ПОЛИТРУК ИВ. ВЕРЕМЕЙ

«Безнең алда — кечкенә генә урман­чык, арырак — комлык, ә аннан да ары — диңгез. Безнең разведка группа­сыннан диңгезгә биш километрдан да артык булмас.

«Безнең артыбызда—гарнизон гас­кәре, милиция һәм кулына корал алып безнең белән бергә дошманга каршы торучы гражданнардан бер төркем.

«Безнең өстән очып үткән самолет­ның ракета җибәрүе булды, шунда ук безгә каяндыр минометтан ата башла­дылар. Яшен шикелле, — әле аннан, әле моннан ялтырый. Әллә урманнан­мы? Төшенүе кыен. Киттек, урманны буйдан-буйга тарап, аралап чыктык. Карыйбыз, беркем дә юк шикелле. Ур­маннан чыгып кына җиткән идек, арттан безгә пулеметттан ата башладылар. Икенче группаның разведчиклары — моряклар кычкыралар: «Болар үзебезнекеләрдер, ялгыш ата торганнардыр» диләр. Мин командованиене үз өстем ә алган идем инде. Уйлап карыйм, юк бер дә безнекеләр булырга ошамый. Ки­ре урманга керергә кушлым.

«Үрмәлибез. Мүк, түмгәкләр, урыны- урыны белән үләннәр. Көн кичегеп бара. Шунда бер сугышчы кычкыра; «Тә­рәзә!» Менә бит нинди әкәмәт! Түм­гәк, түмгәктә тәрәзә! Ә аста чокыр булса кирәк. Парашютчылар шул чо­кырда, көз белән эретелгән түмгәк эчендә, посынып утыралар икән. Көн­дез без аларны очып төшкән уңайга бик күп тоткан идек. Кайберләрең туп-туры штыкка утырттык. Алар төшеп киләләр, без, штыкларны югары кара­тып, аланга йөгереп чыгабыз. Алар шу­лай югартын ук кулларын күтәреп төшәләр. Ә бу икесе, күрәсең, ул вакыт­та эләкми калганнар, чокырга кереп посканнар да хәрәкәт итә башлау өчен самолеттан ракета белән сигнал бир­гәнне көтәләр. Аларнын. кулында без­нең, пулемет шикеллерәк автомат.

«Штык белән төртә башлаганны сиз­гәч тә кычкыралар болар: биреләбез, имеш. Алдык. Мин аларның монда тагын да ише булмагае дип уйлап ал­дым да. урманны тагын да җентекләб­рәк карап чыгарга куштым. Минем бе­лән янәшә бара торган группадагы раз­ведчикларның күбесе матрос иде. Алар, диңгез халкы, бик кайнар кешеләр. Урманны яхшылабрак карап чыгарга дигәнне ишетүләре булды, хәзер штыкларын алга төбәп, «ура» да кычкырып җибәрделәр.

«Их, мин әйтәм. бу кызыл флотчы­лар бөтен эшне боздылар, нигә кыч­кырырга инде!

«Ә ул киресенчә булып чыкты. Фа­шистлар без кычкырганга чыдый ал­мыйлар. түземлекләре җитми икән. Безнең кычкыруыбыз булды, уннан ар­тык диверсант, төрле чокырлардан си­кереп чыгып, кача башладылар. Бил­геле, бик үк ерак китә алмадылар, пу­ля диверсанттан җитезрәк бит.

«Мин әле монда сугышның беренче унбиш көнендә булган хәлләрне сөй­лим. Ул чагында фашистлар безне кур­кытып җиңмәкче булдылар, ипигә тоз сипкән шикелле, безнең өскә дивер­сантлар сибә башладылар. Ташландык хутормы, авылмы, яисә урманмы очратасың икән, көт тә тор, аннан сиңа диверсантлар артыңнан ата башлыйлар. Без ул хуторлар тирәсендә бик сак йөри идек.

«Шулай, барабыз. Минем группада башта" 25 кеше иде, юлны бик кыен­лык белән арчырга туры килгәнлектән, хәзер минем командада бары 12 ке­ше генә калды, унөченчесе — мин — партияле, ә унике иптәш партиясез...»

Пулитрук Ив. Веремей кроватьның аксыл-зәңгәр челтәрләренә карап уты­ра. Аның аяклары одеал белән кап­ланган. Ул. тезләрен кулы белән ко­чаклап утырган килеш, разведкада ни­чек сугышуын, «армия колоннасына һәм аның артыннан килә торган ты­ныч халыкка юл арчыганын» бере эр­гыннан берен, бик тәфсыйллал сөйли. Одеал өстендә шакмаклап сызган зәңгәр юллы кәгазь кисәге ята. Мин Ив. Веремей шул язуга карап сөйли торгандыр дип уйлаган» идем. Ләкин Веремей бу кәгазьгә карамый иде.

Политрук үз группасында 13 кенә кеше калганны әйткәннән соң, ул кә­газьне миңа алып бирде:

«Алар шул чагында бары 12 генә калдылар. Шуннан соң минем янга, бик яхшы һәм акыллы егет, взвод коман­диры Духович килә. Килә дә шушы гаризасын укырга рөхсәт сорый. Сез, язучы иптәш, аны алыгыз, бәлки кай­да булса да язып чыгарырсыз, бездә менә нинди кешеләр бар дип әйтеп ис­кә алырлар...

«Дошманның икенче минометын та­бып, үзебезнең артиллерия колоннасы­на кушылганда унике кешедән яралан­ган Духович белән» кызыл флотчы Смирнов кына калган иде...

Ул гаризада болан язылган иде.

«№ гаубица полкының фронт пар­тия оешмасына, җыелма ротаның 5 нче взвод сугышчылары Духович, Федоров, Глиниченко, Колотушкин, Сергеев, Лапинский, Смирнов, Пашков, Баганду, Рызаев, Конур, Еременколардан. Хыянәче дошман безнең ватаныбызга һө­җүм иткән моментта, без, 5 нче взвод сугышчылары, үзебезнең туган илебез­не сакларга күкрәгебез белән каршы чыгабыз, ватан өчен, Сталин өчен хезмәт халкы өчен үзебезнең каны­бызны, җаныбызны бирербез. Үзебез алган рубежны сакларбыз, әгәр кирәк булса, барыбыз бердәй һәлак булырбыз. Безнең, эшебез хак, Без җиңәрбез! Фашист бандаларына каршы сугышка кергәндә безне большевик дип исәп­ләвегезне һәм Ленин —Сталин партиясе сафына алуыгызны үтенәбез. Үзебез­нең җиребезне, үзебезнең халкыбызны күкрәгебез белән сакларбыз һәм дош­манга каршы, актык сулышыбызга хәтле сугышырбыз».

«Алар сүзләрендә тордылар. — диде политрук. — ватан өчен нык су­гыштылар. Дошман безнең көчне үзенең җилкәсендә татыды. Без үзебезне колоннага юлны арчыдык. Инде алар­нын партиялелекләренә килгәндә, мин. партия оештыручысы буларак, аларны чын партиецлар дип исәпләдем».

Всеволод Иванов

БОЛЬШЕВИК

А. Смирнов

Танкист, үзенең машинасына таянган килеш, еракка карап безгә сөйли. Ул сөйләгәнне тыныч кына тыңлау мөм­кин түгел иде.

— Әнә тегендә, — диде ул. — без дошманны җимереп ташладык. Анда безнең кече политрук иптәш Вәлиев һәлак булды.

Ул безгә Ленин — Сталин партиясенең ышанычлы батыр улы. яшь полит­рук Вәлиевның ничек үлүен сөйләп бирде.

... Б. шәһәренә дошман танклары ке­реп урнашкан. Командование дошман­ны шәһәрдән куып чыгарырга кушкан. Бу бурыч Н. танк частенә йөкләнә. Су­гышка керер алдыннан кече политрук Вәлиев үзенең командирына,

— Минем машинамны алдан җибә­рүегезне үтенәм, — ди.

Вәлиев дошманга каршы ук шикел­ле атылып бара. Ул шәһәргә беренче булып бәреп керә дә берничә немец талкысына каршы бер үзе сугыша баш­лый. Сугыш бик каты була. Вәлиев танкысын дошманнар бер ничек тә жиңә алмыйлар. Вәлиев, шәһәр урамы бу­енча чабып йөреп дошманның бере ар­тыннан бере алты танкысын җимертте­реп ташлый. Ул берничә дистә пуле­метны, шашынып арлы-бирле йөгереш­кән фашистларны аяусыз сытып уза. Шуннан соң, ачулары кабарган фа­шистлар, Вәлиев танкысын ауларга то­тыналар. Танк өстенә өзлексез снаряд­лар ява башлый. Ата торгач бер сна­ряд машинаны туктата. Танк яна баш­лый. Бу вакытта ул шәһәр кырыенда була. Яна торган машинага йөгереп фашистлар килеп җитәләр. Алар исе­рек тавыш белән.

— Әй, рус, чык, бирел! — дип кыч­кырырга тотыналар.

Ул вакытта әле танкта аз булса да снаряд белән патрон калган була. Ял­кын чолгап алган танктай Вәлиев фа­шистларга атуында дәвам итә. Ялкый телләре машина эченә кереп батыр политрукка һәм аның сугышчан иптәшләренә кабына. Танк эчендә түзге­сез эссе була, тын алыр хәл калмый, күзләргә кан сава. Танкистларга үлем күзгә күренеп якыная бара. Ләкин со­вет танкистлары үлемнең күзенә туп-туры куркусыз карыйлар. Туган илгә булган ялкынлы мәхәббәт үлемнән көч­лерәк булып чыга.

Шулай итеп, котырынган фашистлар кече политрук Вәлиев машинасының батыр экипажын тере килеш пленга ала алмыйлар.

Иптәш политрук! — Бу сүзләр су­гыш кырында бик еш ишетелә. Бу сүз­ләрне сугышчылар тирән» мәгънәле итен әйтәләр, аңа большевистик пар­тия һәм совет хөкүмәте җибәргән большевикларга ялкынлы мәхәббәтлә­рен өстиләр.

 

ФАШИЗМ ЮК ИТЕЛЕРГӘ ТИЕШ

ЭПТОН СИНКЛЕР

Хэзер мин, 1913 елдан алып, бүген­ге көнгәчә Европа хәлләрен тасвир ит­кән алты томлык роман өстендә эш­лим. «Дөньяның бетүе» һәм «Ике дөнья арасында» исемле беренче ике томы басылып та чыктылар инде. Түбәндә, «Дракон тешләре» дигән өченче том­нан бер өзек китерәм. Аны тулысынча январь аенда дөньяга чыгарырмын дип уйлыйм. Советлар Союзы халкына чын күңелемнән сокланам һәм аның деспо­тизмга, реакциягә каршы көрәшенең уңышлы булуына ышанам.

«Безнең заман, бөтен дөньяны басыл алырга теләүче яңа яулап алучы ки­леп чыгуына шаһит булды. Электри­чество, китап басу һәм радио гасы­рында, ун кешенең тугызы: юк, бу мөмкин түгел, диячәк заманда, Александр, Цезарь, Атилла, Чыңгызхан һәм Напалеон кебек тагын бер кеше килеп чыкты. Дөньяны яулап алучы кеше мәгълүм бер идеяләрнең чикләнгән кругына, һәм яхшы, һәм начар сыйфат­ларга: тимер кыюлыкка, чикләнмәгән энергиягә, берәү белән дә, бер нәрсә беләк дә хисаплашмаска сәләтле бу­лырга тиеш. Ул үзе нәрсә теләгәнен белергә һәм үзенең теләгенә ирешү юлыңдагы барлык киртәләрне юк итә алырга тиеш. Ул башка кешеләрне, һәм дошманнарын, һәм дусларын аң­ларга, аларны нинди комсызлык ашкы­нулары, нинди курку, нәфрәт, кызыгу­лар хәрәкәткә этәрүен белергә тиеш. Ул массаның акыл торышын, анын. иде­алын һәм ялгышуларын белергә тиеш. Ул фанатиклар телендә сөйли алырлык, ләкин аларның йогынтысына бирешмәслек фанатик булырга тиеш. Ул үз сәләтеннән башкага һәм тарих экраны­на күчерелгән үзенең бөек шәхсе ку­шуыннан башка беркемгә дә ышанмаска тиеш. Ул үз ал|дына барлык халыкларга үзенең теләген көчләп тагу һәм аларны үзенә ошатып яңадан төзү максаты куя. Бу максатка ирешер өчен ул дөнья масштабындагы ялганчы, талаучы һәм кеше үтерүче булырга тиеш; ул аерым кешеләргә яисә аерым милләтләргә ка­рата, әгәр дә үзенә файдалы була икән, теләсә нинди явызлыкны бер дә тар-: тынмыйча эшләргә хәзер торырга тиеш;  ул үзенең легионнары өчен дошманнары сөякләреннән юл салырга тиеш. Ул үзенең хәрби корабльләрен кеше канм диңгезендә йөздерергә тиеш. Ул кешеләрнең аһ-зарларыннан һәм нәләтләрен­нән үзенең мактау гимнын төзергә

Пасадина, Калифорния

 

 

ТЕОДОР ДРАЙЗЕР

Кешелек тарихында берәү дә,— фани власть һәм шөһрәт эзләүче акылсыз авантюралар да, халыкларны Кир, Да­рий, Александр. Цезарь, Атилла, Ма­май, Чыңгызхан, Аксак Тимер, Напо­леон тарафыннан меңәрләп-меңәрләп юк итүләр һәм коллыкка төшерүләр дә, берсе дә үзләренең вәхшиләрчә мәгънәсез вату-җимерү һәм үтерүләре белән Гитлерның, һичнәрсә белән дә акланмаган. Советлар Россиясенә һө­җүменә тиңләшә алмый. Чөнки Россия, Советлар Союзы халкы йөз еллар буен­ча каты михнәт һәм коточкыч хокуксызлык күргәннән соң, тик үз рәхәт­лекләре өчен, гади һәм хезмәт сөючән халыкның күпчелеген итекләре астында таптаган тупас көч вәкилләренең ком­сыз төркеме тарафыннан изелгәннән соң, ниһаять, беренче буларак үз илен­дә гаделлек һәм прогрессивлык белән идарә итүне урнаштырган бердәнбер ил һәм бердәнбер халык ул. Соңгы егерме өч ел эчендә Россия хөкүмәте, хезмәт­кә, рухи һәм материал прогресска, тынычлыкка омтылучыларның үз хөкү­мәтләреннән булышлык һәм ярдәм алу­ларын кайгыртып торды.

Россиядә һичшиксез тормышка ашы­рылган программа, Америка Кушма Штатларыннан башка бер җирдә дә — Европада да, Азиядә дә, Африкада да, Төньяк яки Көньяк Америкада да тор­мышка ашырылу түгел, хәтта төзелмә­де дә; 1927-28 елларда мин үз күзем белән анда, йөз дә җитмеш миллион халыкның материал һәм җәмгыять мөл­кәтенең нигезен төзү нияте белән ги­гант корылмалар салына башлануын күргән идем; бу халыкны элек, үз рәхәтлекләре өчен, барлык ватандашла­рын коллыкка төшереп, патша Россиясенең аңгыра, оятсыз аристократлары изгәннәр иде. Хәзер аларга Гитлер су­гыш белән бара, ә аңа Советлар Сою­зының урылыклылыгы, аның социаль әһәмиятлелеге бик яхшы мәгълүм бу­лырга тиеш иде бит, һәм, шулай ук, СССР ның яшәве — үз ирке белән хез­мәткә катнашучы һәркем өчен дә мул­лык һәм бәхет гәэмин итүе дә бик ях­шы мәгълүм булырга тиеш иде. Ләкин байлыкка сусаган Гитлер, үзенең шәхси шөһрәте, даны өчен, шулай ук, кеше­лекнең иң зур өлешенең азатлыгына, бәхетенә дошман булган кечкенә бер төркем тарафыннан идарә ителүче им­периянең даны өчен, Ленин тудырган, ә аның вакытсыз үлеменнән соң, аның эшен дәвам иттерүчеләр һәм аларның атаклы юлбашчылары, халыклар дусты Иосиф Сталин тарафыннан тормышка ашырыла торган гүзәл программаны ватарга, юк итәргә тели.

Бу нәрсәне мин бөек державага ка­рата, чын мәгънәсендә, чиксез зур явызлык дип саныйм. Бу бит кешелек азатлыгын салкын канлылык белән, ха­иннәрчә юк итәргә омтылу һәм барыннан да бигрәк — халыклар семьясында­гы рухи һәм социаль гаделлекне, СССР дан башка җирдә һичбер халык, һичбер раса ирешмәгән генә түгел, хәтта һич- кайда, һичкайчан уйлап та карамаган гаделлекне юк итәргә теләү, дигән сүз.

Бу җинаятьләрне туктатырга, ә аллар­ның инициаторын һәм башкаручысын, җиңеп. җинаятьләре өчен бөтен халык алдында җәзаларга кирәк, чөнки болар барысы да рәхимсез, канлы үтерүченең явызлыклары — башка бернәрсә дә тү­гел. Ансат кына җиңүләр, күрәсен, аның башын әйләндереп җибәргәннәр­дер, ул Германияне аякка бастыру уры­нына, империя өчен империя булдыру, герман империясенең бөтен дөньяны үз кул астына алуы турында хыяллана башлый. Болар барысы да бөтен дөнья­га хуҗа булырга телән, акылсыз план корудан башка бернәрсә дә түгел; бу акылсызлыкны Гитлер Англиягә каршы сугышта тотнаклы бер караш итеп күрсәтергә тырышкан иде. Ләкин аның соңгы хаинлеге — тыныч халыкка, Гит­лер белән тынычлык килешүе төзе­гән халыкка, вахшиләрчә һөҗүм итүе, аның империя өчен рәхимсез дәгъвачы булуын ахырынача фаш итәләр, ул бе­рәүнең дә дусты булмау гына түгел, ул потенциаль деспот, барлык һәм һәр ке­шене коллыкка төшерүче. Мин Англия­нең, үз-үзен саклар өчен, Россиягә яр­дәмгә килүен күрәм. Англия белән бул­ган пактның кыйммәте нинди генә бул­масын, мин аннан Россиянең күбрәк файдалануын телим. Америкага килгән­дә, мин миллион америкалылар белән бергә, безнең хөкүмәтебезне хәзер үк Россиягә ярдәм итү юлы белән үз-үзе безне саклауга гына түгел, хәзерге ва­кытта үзенең күп миллионлы прогрес­сив халкы өчен, Америка үзенең барлык яшәү дәверендә үз халкы өчен- эшләгән эшләрдән дә күбрәк нәрсә эшли торган бөек демократияне яхшырак айларга да чакырачакмын.

I л и вуд. Ка ли фо рни я

 

ЖАН-РИШАР БЛОК

Француз интеллигенциясенең хәзерге хәле — фашистларның вәхшилекләре, тупаслыклары, рухи культурага һәм ке­ше шәхсенә мыскыллап карауларының иң ачык мисалы булып тора.

Кайбер сәбәпләр буенча миңа, бу те­мага үземдә тупланган материалларның барсыннан да файдаланырга мөмкин түгел.

Шуңа күрә мин үземне гомуми мәсь­әләләр белән генә чикләргә мәҗбүриен. Бүген мин мәктәп дәреслекләре турын­да сөйләмәкче булам, чөнки бу мәсьә­ләгә Виши хөкүмәте дә һәм оккупацией властьлар да гаять зур әһәмият бирә­ләр. Ләкин тегеләренең дә, боларының да бурычы бер: француз халкының фи­кер йөртү образын, аның идеологиясен һәм тарихи традициясен бөтенләй үз­гәртү һәм француз халкының азатлык сөючән рухын үтерү.

Виши хөкүмәтенә бу нәрсә үзенең эч­ке политикасын аклау өчен кирәк, ә оккупантлар власте француз халкына аның үткәндә һәм хәзерге көндә дөнья тарихында тоткан ролен, бигрәк тә гер­ман халкына һәм фашист идеалына ка­рата тоткан,ролен бөтенләй яңача, кечерәйтеп күрсәтергә тырыша.

Максатларының төрле булып күренү­ләренә карамастан, Берлинның һәм Вишиның тарихи концепцияләре гаҗәп дәрәҗәдә бер-берсенә туры киләләр. Мәсәлән, дәреслекләрдә француз ре­волюциясенең тарихын, аның килеп чыгуын, аерым эпизодларын, нәтиҗәләрен һәм гомумән XIX йөз тарихын ни­чек күрсәтү турында аларның фикерлә­ре бер-берсенә бик нык ошыйлар.

Шулай итеп, фашист теоретиклары француз революциясе тарихы өстендә вөҗдансыз операция ясарга уйлый. Бу компанияне мәгълүм Розенберг, бу ел­ның январенда, француз депутатлары палатасы трибунасыннан, бик җентек­ләп хәзерләнгән франко-герман аудиториясе алдында сөйләгән көлке доклады белән башлап җибәрде.

Париждагы фашистик матбугат док­ладның аерым урыннарын гына игълан итте. Ләкин яшерен рәвештә чыккан «Алтын һәм кан. Д-р Розенбергка җа­вап» дигән брошюрада аның чыгышы­ның тулы тексты китерелгән һәм аның тарихка оятсыз яла ягуына кискен тәнкыйть ясалган иде.

Яман атка калган Розенберг турыдан-туры, вөҗдансыз рәвештә, француз революциясен фашист идеологиясенең кирәк-яракларына яраштырырга тыры­ша. Аның төп идеясе—француз рево­люциясе беренче көннәрендә үк иудей- масоннар йогынтысы белән пычыратыл» ган иде, дип әйтүдән тора! Бу йогынты­лар соңыннан җәелеп китеп, револю­циянең саф милли үсешеп бозганнар, һәм террорның каты булуы да еврейлар белән масоннар аркасында килеп чык­кан һәм, шулай ук, озакламыйча рево­люция кулланган хәрби экспанциянең Германиягә каршы юнәлдерүендә дә алар ук гаепле имеш. Кыскасы, XIX йөздәге Франция тарихы революциягә бары тик әшәке иудей-масон каррикатурасы гына булып кала, революция үзе­нең бәхетсезлегенә һәм дөнья бәхетсезлегенә каршы: француз революциясе дә, милли революция дә, «социалистик» революция дә булмый...

Бик тупас башваткыч. Мондый «гыйльми» уйлап табуларның барлык французларда нәфрәтләнүдән башка һичнәрсә уята алмавын күз алдына ки­терү авыр түгел. Шулай да, фашистлар фикере буенча, мондый дискуссияләр нәтиҗәсез калмаска тиеш, һәм алар кү­тәреп чыккан положениеләр бик катгый рәвештә мәктәп дәреслекләрендә пропагандаланырга тәкъдим ителә.

Ләкин фашистлар бөтен көчләре бе­лән тырышсалар да яңа дәреслекләр булдыру, бигрәк тә, тарих, мораль һәм философия өлкәләрендә — зур кы­енлыкларга очрый.

Матбугатта бик күп мәртәбәләр инде яңа дәреслекләр каникулдан соң, ягъни үткән елның октябренда ук чыгачак дип язганнар иде. Ләкин алар вакыты­на чыгып өлгермәделәр. Бу елның ок­тябренда да алар чыгарлармы икән әле? Франциянең яңа хуҗалары — басып алынган зонада да, һәм бәләкәй Виши «королевство»сында да — безнең баш­лангыч һәм урта мәктәп укучыларыбызның кулларында һаман да әле әвәлге дәреслекләрне күреп, бик нык газапла­налар.

Ләкин мәктәп дәреслекләре тирәсен­дәге көрәш әле яңа башланды гына. Чөнки немецлар Франция һәм Германия арасындагы үткәндәге һәм хәзерге мө­нәсәбәтләр тарихын шулай күрсәтүне таләп итәләр ки, хәтта, Виши җитәкче­ләре дә алар белән килешә алмый. Бу артык зур тәвәккәллек булыр иде һәм бөтен халыкның аларга карата күтәргән коточкыч гаепләвең тулысыңча раслар иде.

Икенче яктан, безнең ике йөз мең­ләп башлангыч һәм урта мәктәп укытучыларыбызның күбрәк өлеше демокра­тик традицияләр ягында! тора, ә моны исә бер каләм сызу белән генә юкка чыгарырга мөмкин түгел. Яна дәреслек китаплары алар арасында бик нык каршылыкка очраячаклар.

Шундый каршылыкның, булуын алдан күреп. Виши хөкүмәте бик күп җитди чаралар күрде: ул башлангыч мәктәп укытучылары хәзерли торган департа­мент педагогия училищесен япты; дини конгрегация членнарының, рухына ту­лаем туры килә торган итеп, укытучы­лык урыны алу өчен шартларны, кон­курс таләпләрен һәм экзамен програм­маларын үзгәртте. Ул башлангыч бе­лемнең «азатлыгын» игълан итте, ягъ­ни дини мәктәпләрне яңадан ачты.

Шулай итеп Франциянең хәзерге җитәнчеләре, клерикаль-монархист вәкил­ләре француз халкына тагарга маташ­кан фәлсәфәдә яңа хөкүмәт фәл­сәфәсенең нигезен булдырырга өметлә­неп йөриләр.

Мәктәп дәреслекләре проблемасын нинди генә яктан алып карасагыз да. аңарда, 1940 елның июнендә төзелгән һәм бөек илне, бөек халыкны бетерүгә нигезләнгән «яңа тәртипләр»не өзгәли торган каршылыкларны тагын да ачыг­рак итеп күрәчәксез.

Фашистлар итеге астында изелгән Франция кичерә торган коточкыч трагедиянең кечкенә генә бер иллюстра­циясе менә шул.