Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН ИЛ ӨЧЕН

Ябырылды фашист козгыннары

Ватанымның изге күгенә...

Килә алар үлем яудырырга

Тык яшәгән илем өстенә.

Бәхет тулган җирем өстенә.

Юк, килә алмас алар тиз генә!

Үтә алмас һава чигеннән!

Ак канатлы карчыгалар безнең

Күтәрелде урман эченнән,

Күтәрелде кырлар иңеннән.

Фашистларның кара козгыннары

Берәм-берәм җиргә кадалды...

Калганнары, канатлары янып,

Я булмаса, коерыксыз калып.

Алпан-тилпән читкә таралды.

Ә Исмәгыйль карчыгасы белән

Сокланырлык сәләт күрсәтеп,

Кыю йөзде таңгы һавада.

Күкрәгенә тибеп дүрт козгынның

Җибәрде ул «теге дөньяга»!

Сугышты ул актык патронгача,

Соңгы тамчы мае калганчы,

һәм борылды туган оясына,

Коралланып тагын яулашырга

Актык тамчы каны тамганчы!

Ләкин шунда бер үләксә кошы

Килеп чыкты кинәт пырылдап;

Һәм оча ул безнең җиргә табан, 

Безнең илгә, туган өйгә табан, 

Бомбаларын асып, горылдап.

«Әгәр үтсә, Ватаныма минем, 

Күпме кеше әрәм булачак,

Балалары җылап калачак;

Күпме байлык, күпме самолетлар, 

Күпме корал юкка чыгачак...»

«—Юк, булмас ул!»—диде Исмагыйль 

һәм кызулап корыч лачынын.

Куып җитте фашист актыгын!

— «Хуш, бәхил бул, газиз туган ил!» -

 Диде дә ул, каршы ташланды...

Ташланды ул машинасы белән 

Нәкъ түшенә мәет кошының... 

Күк гөрселдәп китте зур шартлауга

һәм гәүдәсе кара козгынның

Ялкын булып җиргә капланды!

Фашистларның көле күккә очты, 

Үти алмый явыз теләген.

Һәм Исмәгыйль, илен саклар өчен

Кызганмады актык хәят көчен, 

Кызганмады кайнар йөрәген.

Гомрен бирде бөек Ватан өчен,

Азат халкы өчен Исмәгыйль.

Батырлыгы аның мәңге калыр. 

Телдән телгә, җырдан җырга барыр, -

Мәңге онытмас аны туган ил!