Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУВОРОВ


Фельдмаршал Суворовның ватан саклау <лы-тдагы каһарманлыкларына бәйләнешле тарихи очеркларны эченә ал­ган зур күләмле «Александр Суворов» исем­ле тарихи повесть буенча шул ук автор тарафыннан киң масса өчен кыскартып эшлән­гән «Суворов» китабының татарчага тәрҗемә ителүе бик урынлы булган. Җиңел тел бе­лән, укырга кызыклы итеп язылган бу әсәр­не укый башласаң һич аерылып булмый. 12 яшеннән башлап 70 яшенә кадәр хәрби эштә йөргән һәм гади солдаттан башлап фельд­маршаллык. хәтта генералиссимуслык дәрә­җәсенә кадәр күтәрелгән бу бөек полководецның тормышы һәм алың искиткеч зур каһарманлыклары белән танышу соң дәрәҗә кызыклы һәм кирәкле. Үзенең бөтен тормы­шын хәрби эшкә һәм вагай саклау юлына

’ 9 бит. Н. Вашугин — «Егерме җиде ба­тыра.

3 К. Басыйров тәрҗемәсе. Татгосиздат басымы. биргән бу даһи полководец үз заманында бөтен Европаны дер селкеткән кебек, тарихта да үзенә онытылмаслык зур исем алган. Әгәр без аның тормышы һәм характерлы булган үзенчәлекләре белән якыннан таныша башла­сак, без анда бик кызыклы эпизодларга оч­рыйбыз. Суворовның бөтен гомере буена, үз заманындагы башка генераллар кебек, солдат массасыннан аерылып яшәгәнен һичбер вакыт­та күрергә мөмкин түгел. Ул солдат шинеле киеп йөрүдән, солдатлар белән бергә утырып, солдат котелогыннан ашаудан, солдатлар белән бергә солдат палаткасында йоклаудан, буш вакытта алар белән бергә уйнап, шаярып, җырлашып утырудан да тай­чана торган генерал түгел. Шуңар карамастан аның гаскәрендәге дисциплина һәм тәртип башкаларга караганда бик күп югары то­ра. Чөнки ул солдат психологиясын офицер психологиясына караганда да яхшырак белә һәм шуңар карап эш итә. Аның гаскәрендәге солдатлар рух күтәренкелеге һәм зур энту­зиазм белән башка генераллар кул астындагы солдатлардан нык аерылып торалар. Суворов­ның үзе кебек үк анык солдатлары да суык»тан да, эсседән дә, кар, боз һәм яңгырдан да, ачлыктан да. ялангачлыктан да курыкмыйлар. Тик алар бернәрсә белән генә яналар: ул да булса — җиңү, алга бару. Суворов гомер буена сугышларда катнашып йөрүенә карамас­тан, тарихта чигенмәве һәм бер адым артка атла­мавы белән дан казанган полководец. Шунлык­тан Австрия солдатлары аны «генерал Фор- вертс!» (генерал вперед!) дип атаганнар. Суворов өчен начар солдат, начар корал, начар урым, алынмый торган крепость һәм җиңелми торган дошман юк. Нинди генә авыр шартларда булса да, ул дошманнан җиңелүне белми. Бөтен дөньяны тетрәткән көчле дошман ал­дында да, ул калтырап калмый. Пруссия ко­роле Фридрих II һәм Франция императоры Наполеон Бонапарт кебек дөньяның атаклы полководецлары да аны каушатмый. Яшь генерал Наполеон Бонапарт үзенең йөз меңләгән көчле гаскәре белән Европаның аркылысын-буен үлчәргә керешкәч тә ул: «Эре атлый бу малай, аны туктатырга кирәк бу­лыр» дип кенә куя. Шулай ук үзенә тик тапмаган горур Фридрих II да тарихта атак­лы «җиде еллык сугыш» та Суворов тарафыннан адәм мәсхәрәсе булып җиңелгәч, ачуыннан ни эшләргә белмичә, ялан кылычын җиргә кадап, башын иеп, тирән уйга кала.

Суворов ул, үз заманындагы башка гене­раллар кебек, сугышта гаскәр артыннан то­рып команда биреп йөрүне яратмый. Күп вакытта форма киемсез, бер кат күлмәктән, яланбаш көйгә чәчен туздырып, иярсез-нисез генә үзенең яраткан дон казагы атына атла­нып, ялан кылычын болгап гаскәрнең алдын­нан барып дошман өстенә ташлана торган булган. Дошман пуляләренең кул, аякны ерткалап, тишкәләп, вак-төяк яралар ясап китүләренә дә карамастан ул һаман алга баруын гына белә. Үзләренең куркуны белми торган генералларының шундый зур каһарманлыгын күреп сокланган һәм рухланган солдатларда аның артыннан нәкъ аныңча алга омтылалар һәм ул туктамыйча алга барудан туктамыйлар. Шуны күреп дошманның Суворовныкына караганда сан ягыннан биш-ун өлеш артык булган һәм яхшы коралланган гаскәре дә, зур паникага бирелеп, кача башлый. Әгәр дош­ман алай гына качмый икән: ул аны җиңү өчен яңадан-яңа стратегик алымнар, сугыш такти­калары һәм маневрлар уйлап чыгара. Ул баш­ка генералларның сугыш эшендәге искергән адымнарын һәм тактикаларын гына куллану түгел, үзенең бер мәртәбә кулланган маневрын да яңадан кулланып тормый, һәрбер һөҗүм вакытында дошманның көченә Һәм урынның стратегик әһәмиятенә карап, яңа тактикалар уйДап чыгара. Генеральный штабларның төзеп биргән планнарын ул карап та тормый, кәгазьгә язылмаган, үзенең башы уйлап чыгар­ган һәм генеральный штабта утыручыларның башларына да килмәгән яңа план, яңа так­тикалар буенча эш итә. Шуның аркасында Суворовның гаскәре җиңә, дошман җиңелә... Аның бөтен данлыгы да шунда.

Суворовның бөтен сугышлары дип әйтерлек шулай бара. Ләкин Екатерина II белән Павел I нең уң куллары булып хисапланган Потем­кин һәм Румянцев кебек, ул вакыттагы ялагай генераллар һәм талантсыз фельдмаршаллар Суворовтан көнләшеп, патша алдында аның бөтен җиңүләрен һәм уңышларын үз­ләренеке итеп күрсәтергә һәм Суворовның геройлыклары өчен үзләренә чип алырга. Суворовны патша алдында политик ышаныч­сыз кеше итеп күрсәтергә тырышалар. Ахыр чиктә Павел I заманында аны гаскәри эштән бөтенләй азат иттереп, кулга алдырып, сөргенгә җибәртүгә кадәр барып җитәләр. Наполеонга каршы поход вакытында нң читен шартлар эчендә Альп тауларын үтеп. Төньяк Италиядагы көчле француз армиясен куып чыгарып, рус гаскәренең зур каһарманлыгын бөтен дөнья алдында күрсәткәч тә, аның хезмәтен юкка чыгарырга тырышалар һәм үлгән вакытында, аның шул бөек каһарман­лыклары өчен бирелгән «генералиссимус» исемен кире алдыралар. Ләкин тарих, бөек рус халкының үзенең изге ватаны өчен булган зур көрәш тарихы, бу бөек полководецның үлгәндә Павел патша тарафыннан кире алынган шул исемен кайтару гына түгел, аңар тагын да зуррак булган «даһи полководец;' исемен бирә һәм aның исеме шуның белән мәңгеләшә.

Фашист бандитларына каршы булган бөек Ватан сугышы көннәрендә бу даһи полково­децның күрсәткән каһарманлыклары турында матур тел белән язылган эпизодлар һәм та­рихи очеркларны укып, безнең ун меңнәрчә ватан сөюче, җиңелмәс батыр кызылармеец­ларыбыз һәм кызыл командирларыбыз рухланачаклар һәм фашист варварларга каршы көрәштә аннан үзләренә бетмәс-төкәнмәс җан азыгы алачаклар. Суворов, Кутузов кебек бөек рус полководецларының иң яхшы ачыш традицияларын дәвам иттерүче һәм Суворов­лар шикелле үк кыюлыклар, батырлыклар күрсәтүче безнең Кызыл Армиябезгә туган илнең бу герой улы, даһи сугышчысының тормышы һәм тиңсез җиңешләре турындагы истәлекләр һәр яктан кадерле һәм якын.

Әсәрнең татарча тәрҗемәсе дә русчасы ке­бек үк укырга кызыклы һәм җиңел аңлашы­ла торган булып чыккан. Тик ара-тирә сүз кытыршылыклары һәм бик үк төгәл тәрҗемә ителеп бетмәгән сүзләр генә очраштыргалый. Мәсәлән, 67 нче биттә «зур шәһәрләрдән Ломбардия» днп язылган. Ләкин дөньяда ул исемдәге шәһәр юк, тик төньяк Италиядәге зур бер өлкә генә «Ломбардия» исеме белән атала. Аннан соң «братцы, баевон, разойдись» кебек кайбер сүзләр тәрҗемә ителми, шул көйгә алынганнар. Шулай ук? төрекчәдән алынган «сәргаскәр» (гаскәр башлыгы) сүзе русчасындагыча «сераскир» рәвешендә алын­ган. Киләчәк басмаларында шундый аерым сүз кытыршылыкларын булдырмау чарасын күрергә кирәк булыр.

М. Гали