Логотип Казан Утлары
Хикәя

СУГЫШ ВАКЫТЫНДА

 

Картка үз гомерендә бернинди дә армиядә хезмәт итәргә туры килмәсә дә/'сугыш' вакытында үзен-үзе ничек тотарга кирәклекне яхшы белә иде. Немец фашистларының, боек Советлар Союзы җиренә басып керүләре турын­дагы хәбәрне ишетү белән аның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Бер секунд эчендә 1918 нче елның көз көннәрен хәтерләп алды. Ул чакта картның улы Миңлегалим башта бер­ничә ел герман сугышында, аннары гражданнар сугышында йөреп, агач аяк беЛән кайтып кергәненә атна ту­лып кына үткән иде. Ул әле рәтләп ял итәргә дә, хәл җыярга да өлгермә­гән иде, гүя ки сугыш аның артыннан йөргән кебек булды гомер гомергә фронт үтмәгән авыл кинәт ут астында калды. Бөгелә-сыгыла су ташый торган яшь киленнәр шикелле борылып-боры- лып аккан Ык елгасын аркылы чыгу бе­лән аклар Наратл ы га килеп керделәр. Мәчет манараларына пулеметлар куел­ды, тау артына туплар корылды, басу читәне буенча солдатлар сибелде, ын­дырларга обозлар урнаштырылды. Шяу­ляй итеп, аклар, Наратлы аркылы, кызылларга каршы ут ачтылар.

Мицнега’лим ил өчен, ирек өчен хә­леннән килгән бөтен нәрсәне биргән, хәтта ул шушы зур көрәштә аягыннан да мәхрум калган иде инде. Өстән кара­ганда, ул инде көчсез, арыган, сугыш газапларыннан тәмам туйган һәм ту­ган авылы Наратлы аркылы үтә тор­ган бу фронт аның өчен барыбердер дип уйларга да мөмкин иде. Карт шу- ' лай уйлый да иде.

Көндезге аш вакытында бик кызу башланган атышу кичкә таба аз гына акрынайды. Киң генә җилкәле, уртача буйлы, түгәрәк сакаллы, тулы йөзле карт, кулына сүс йөгән бөгәрләп тот­кан -хәлдә, өйгә керде. Сәкедә, кечке­нә тәрәзә яктысында, үзенең бот тө­бенә беркетелгән агач аякның сары каешларын кысып, аппак аелларын эләктереп утыручы Миңлегалим яны­на килде, аны бик кызганып әйтте:

— Ахыры өйгә кайткач та тыныч­лык булмас сиңа, улым, сугыш без-нен Наратлыга да килеп җитте, — диде. Усаклыкка барып, кара бияне алып кайтыйм микән әллә, -мондый вакытта чит авылга олагуы бар, бу котырган­нарга ышанып булмый, ялан да-фәлән­дә очрап, җигеп китүләре мөмкин, ак­ларны шулай диләр адарны, — диде. Улының сыңар чалбар балагын салып, агач аягын рәтләп маташуында нинди­дер бер тынычсызлык күреп, сорап куйды: — Әллә аягың сыз’лый башла­дымы?

Юк, әткәй, сызламый.

Соң нишләп бөтенләй сүтеп ташладың? — диде карт улының бе- тәүләнеп килә торган бот итенә карап.

Мамыкларын алыштырам, кайбер каешлары да бушаган, — диде бераз калтыранган тавыш белән Миңнега- лим. Кара бия янына мин барыйм, әткәй, мондый вакытта сине үткәрмәс­ләр анда, усаклыкка, — диде.

Карт улын аталарча кызганды:

Әй. улым, улым, ике аягым, ике кулым исән чагында сине атка чыга­рып җибәримме инде мин! Усаклык
бит, авыл башында түгел, кимендә биш чакырым...

Без, әткәй, биш чыкрымны гына түгел, бишәр йөз чакрымны да үткән кеше. Без ана өйрәнгән инде, син бар, берәр йозаклы богау китер, диде Миннегалим һәм агач аягын рәтләп беркетте дә, сынар чалбар балагын яңадан киеп, урныннан торды. Тәрәзә төбенә кибәргә куйган самосадка тә­мәкесен учы белән сыпырып алып, аны мылтык мае өчен ясалган кечкенә алю­мин савытка салды, шак-шок итеп ат- лый-атлый ишек янына узды. Стенада­гы имән чөйдән искереп беткән яшел телогрейкасын алып киде, башындагы сай бүреген кузгатып, басыбрак куй­ды һәм:

Бир йөгәнеңне, әткәй, диде. Теге мин киткәндәге йозаклы богау хәзер дә бардыр бит, аны да алыйм,— диде.

Миңлегалимнең богау соравын карт төшенеп җитми иде.

Ул нигә кирәк, улым, син бит кара бияне алып кайтырга барасың...— дип ярым сорау белән» карады Миңне- галимгә.

— Юк, мин аны алып кайтмыйм. Мондый вакытта атны йортта асрау ярыймы соң, аны богаулап усаклык эчендә, әрәмәлектә, сакларга кирәк хә­зер. Безнең кара бияне генә түгел, ә бөтен авыл атын богауларга кирәк. Шулай итмәгәндә, аклар аларның бө­тенесен дә җигеп китәчәкләр. Минем­чә, аларның атлары тәмам эштән чы­гып, йончып беткәннәр. Атны йортта тоту, ул акларга ярдәм генә булып тө­шәчәк. Ә мин ни өчен аягымны кал­дырып кайттым, аларның сугышканна- рын карап ятыргамы! —диде Миңле­галим кызып китеп: — түзә алмыйм мин, әйткән, син сугышны күрмәгән, ә без» күргән аны... дип үзенә бер төрле җилкенеп куйды.

Карт кечкенә келәттән т>тыгып бет­кән йозаклы богау алып чыкканда Миңлегалимгә тагын да уйчанрак төс кергән иде.

— Шакирларга да, Мәрданша аб­зыйларга да, Галиәскәрнекеләргә дә барсына да әйт, атлары усаклыкта булган кешеләр малай-шалай аркылы һәммәсе ло йозаклы богау җибәрсен­нәр миңа. Атларны мин» үзем богау­лармын, кирәк чакта эчертермен дә, ашатырмын да. Күрә торып Наратле атларын акларга җнктерәмме соң мин Бар, эткәй, тиз бул, бөтенесенә дә ә'«* теп чык, мин киттем, диде Миңне- галим һәм агач аягы белән дөп-дол басып капкадан чыкты.

Мәчет манарасына урнашкан солдат­лардан берәүсе, сүс йөгән белән йо­заклы богау тоткан Мнңпегалимнеи ашыгып атлавын күреп, аңа дәште:

Әй, син, аксак, кая чабасың? Әл­лә икенче аягыңнан да коры калырга йөрисеңме.

/Миңнегалим башын күтәреп ачулы йөз белән манарага карады.

Анда папахалы башлары, саргылт по­гоннары гына күренеп торган берничә солдат аска карап, аны күзәтә иде. Миңлегалим үзен-үзе тыя алмыйча аларга кычкырды:

Ду раклар, себерәм мин сезне, әллә мине үз авылымның урамында да йөретмәс идегезме, эт оргырлары!

Манарадагылар аның белән кабат сүзгә килмәделәр. Тик озак вакыт аны карап калдылар.

Миңлегалим агач аягы белән титак- лый-титаклый- авылны чыкты.

Аның әйткәннәрен шунда ук тирә- күршеләргә җиткергән карт, улының бу хәрәкәтен өч тәүлектән соң гына аңлады. Бу көн-ннәрдә аклар ат эзләп анда бәрелделәр, монда бәрелделәр, ләкин кирәк кадәр олау таба алмады­лар. Усаклыкка барып тапкан ат­лардан да файда күрә алмадылар алар барсы да богаулы иделәр. Ни­һаять, кызылларның кысырыклавына түзә алмадылар, килгән юллары белән Наратлы дан» киттеләр. Миңлегалим ма­лайлар аркылы аш»арга-эчәргә китертеп, өч төн усаклыкта кунды. Дөрес, анда аны кайбер солдатлар күреп бәйләнгә- ләделәр. Ләкин фронттан әле генә кайтып төшкәнлеген күрсәтеп торган йончу йөзле, җимерелгән кашлы, агач аяклы Миптегалим белән алар бернәр­сә дә эшли алмадылар. Ул инде кур­кудан үткән, утка да, суга да керерлек хәлдә иде.

Өч тәүлектән соң ул кара бияне җитәкләп авылга кайтты. Атның өстенә юкә тышау белән бәйләп егермеләп богау асылган иде. Йортка кайтып кергәч, ат өстеннән богауларны алып, келәт алдына куйды да, кара биянең

 

йөгәнен салдырып, ачык абзарга җи­бәрде:

— Бар, яланда йөреп ‘■туйгансыңдыр, бераз абзар тиресен иснә, — диде. Ку­лы белән! аның янбашына җиңел генә сугып калды. Аннары үзен каршылар­га дип өйдән чыгып килүче әтисенә дәште:

'— Башкаларныкын богауларын алып, тышаулап, яланда калдырдым, үзебез­некен алып кайттым. — диде. Картка сугыш вакытында тынычлык булмаска, бөтен әйбернең сугышка буйсынган булырга тиешлеген аңлатты.

... Әнә шул моннан егерме ике-егер- ме өч еллар элек булган вакыйгаларны карт менә бүген яңадан бер кат хәтер­ләде. Ул инде яшь ягыннан олы­гайган, аның инде Миңнегалиме дә юк, карчыгы да күптән вафат, ул ялгыз һәм аннан берәү .дә бернинди дә хезмәт таләп итәрлек түгел- иде. Әмма немец­ларның безнең илгә котырып һөҗүм итүләре, безгә каршы кинәт сугыш башлаулары турындагы хәбәрне башгга ук бик әрнеп каршы алган карт, бер атна чамасы вакыт үтү белән, үзенең тормышын бөтенләй икенче төрле итеп көйләде: соң ятып, иртә тора башлады, вакытлы-вакытсыз авыл аркылы үтүче­ләрне күздән кичереп кала торган бул­ды. көн саен колхозның фермалары тирәсеннән әйләнеп кайтырга гадәтлән­де, вакыт-вакыт урамга чыгып, капка төбендә утырып керергә дә ияләнде.

Соңгы көннәрдә үзенең болай ты­нычсызлануын үзе дә сизә һәм уйлый- уйлый да бу тынычсызлыкны картлык­ка, ялгыз» калуга кайтарып калдыра. Карчыгы үлгән елны да у*л бер башы­на урын таба алмый, аны юксына һәм нәрсә белән гомер үткәрергә белми иде. Сугыш башланганнан соң ул үзендә туган бу тынычсызлыкка апты­рады, «ялгызлык аркасында шулай тоела торгандыр дияр идең, инде мин кайчаннан бирле ялгыз, сугыш арка­сында күңелем тыныч түгел дияр идем, мин картлачның күпме генә го­мере калган», — дип уйлый иде ул.

Шундый- көннәрнең берендә карт колхоз правлениесенә барып кайтырга булды. Өстендә киң генә итеп тегел­гән ак күлмәк, башында аз гына җәе­лебрәк киткән түбәтәй, аягында ап-ак тула оек белән тирән галош иде. Үзе шикелле искерә башлап, бүрәрвәләренең төсе кипкән, тәрәзә яңаклары кыйшай­ган, түбә такталары сыгылган кечкенә өенә йозак салды да, үз алдына җи­ңел бер хәрәкәт белән, урамга чыкты. Авыл уртасындагы күпер аркылы үтеп килүче печән ташучыларны күреп, аларны көтеп алды. Күңеле белән бу көннәрдә халыкның эшкә иртәрәк куз­гала башлавын- уйлап куанды. «Шу­лай кирәк, сугыш вакыты бит», — ди­де. Печәнчеләр якынайгач, арба юлына төшеп, алар белән исәнләшә-исәнләшә бергә атлады. Кыр эшләренең иген­нәрнең торышын сорашты, елның явымлы булуын мактады. Тик арттагы бер арбадан ниндидер гаеп табып, карт кинәт кәефсезләнде һәм бара торган җирендә туктап калды. Аз гына карап- торды да, әлеге арба яныннан атлаучы яшь егеткә кычкырды:

— Тукта- әле, улым, мин хәзер чы­гармын, көтеп тор, — дип үзенең йор­тына кереп китте.

Озак тормады, шунда ук борылып чыкты. Кулында җиңел генә балта бе­лән бер имән чәкүшкә иде.

Син бит Габделхак малае!

Әйе, Габделхакныкы,—диде яшь егет.

— Әй, улым, улым, синең атаң сбруйны болай йөртми торган иде. Кемгә охшап болай таралып йөрисең син. Кара инде, ул арт тәгәрмәчеңнең чәкүшкәсен, тәгәрмәчең чыгып, күчә­рең сынасы гына калган бит, диде печән төялгән арба артына килеп. — Шулай игътибарсыз булырга ярыймы соң мондый вакытта, сугыш барган чакта... диде егетне шактый ачула­нып. — Алай алама йөрмәскә кирәк, җинак булырга кирәк, диде тавы­шын күтәреп һәм, чаты сынган чәкүш­кәне алып ташлап, аның урынына үз кулындагы имән чәкүшкәне кагып кун­ды. — Менә, ничек ул ипле нәрсә, күрдеңме? диде тагын бер тапкыр балта түтәсе белән чәкүшкәгә бәреп.— Әйдә, атла, диде егеткә карал һәм балтасын тоткан килеш үзе дә аның белән янәшә атлады. Егеткә сбруйны ватылганча карарга кирәклекне сөйлә­де. Алгы тәгәрмәч бүкәненең көпчәк төбе киңәеп ашалып беткәнен күреп:

— Менә бит, моның тулкасы 1 бул­са, ул болай кыек-мыек тәгәрәп бар­мас иде,_и ул дегетне дә тотар иде.

.С. Ә.- № «.

 
   

1 Втулка.

 

Ә бу килеш моны майласаң hr, майла- масаң ни. ул барыбер дегет тотмый, шыгырдап йөри. Әй сине, шулай ярый­мы инде? — диде егетне тагын да ныг­рак ачуланып. —Начар сбруй эшне ге­нә тота бит ул, — дип басым белән әйтте.

Авыл советы председателе Нәгыйм, картның бу хәрәкәтен күпердән үк кү­реп килә иде. Ул аның егетне ачула­нуын да ишетә һәм күнеле белән үзе дә ана кушыла иде.

Печәнчеләр ферма турына килеп җи­теп, тар тыкрыкка борылгач, карт □лардан калып, правлениегә таба юнәл­де.

— Исәнме. Сафиулла абзый! — диде •Нәгыйм аның артыннан килеп җитеп.

Карт аңа борылып җавап бирде:

— Ә, Нәгыйм, син икәнсең. Бик әй­бәт. — Шәйхелне дә, сине дә күреп кайтыйм дип килә идем. Еллар бик тынычсызланып китте бит, — диде.

— Шулаерак шул, Сафиулла абзый, илебез өстенә дошман килә.

Алар сөйләшә-сәйләшә правлениегә юл тоттылар.

— Әйе, Нәгыйм, ямьле урак өсләре җиткәндә, игеннәр күкрәп үсеп утыр­ганда, ил өстенә дошман ташлана. Эшне тизрәк тотарга иде, мин дә әле берәр ярдәмем тимәсме дип сезне кү­рергә килә идем.

Ул кулындагы балтасын кысыбрак тотты:

— Мин үз гомеремдә бер Наратлы- да гына алтмыш ике бура бурадым...

— Бик рәхмәт, — диде Нәгыйм аның эчке кичерешләрен аңлап. Бик рәх­мәт, Сафиулла абзый.

— Әлитә нинди зур эшләр майтара алмасам да, сбруй төзәтүне, вак-төяк кораллар ясауны булдыра алам әле мин. Ил чигендә сугыш барган чакта ни җаным белән өйдә ятыйм. Кыр эшен ашыктырасы иде, кыска тотасы иде, хөкүмәт бит безгә таяна, бездә- халыкта бит бөтен терәк...

Нәгыйм җаны-тәне белән бирелеп тыңлый, картның һәрбер сүзе андз дәрт тудыра, ул чын күңеле белән аны якын итә иде.

Печән ташучылар икенче тапкыр әй­ләнеп кайтканда карт колхоз амбарла­ры арасындагы ачыклыкта, кояш як­тысында маңгай тирләрен сөртә-сөргә кечкенә балтасы белән арба күчәре юна иде инде.

Алар һәммәсе дә картка сокланып карап үттеләр. Кемдер ана ишетелерлек итеп:

Сафиулла абзый да кузгалган, — дип кычкырды. Ләкин карт арба тавы­шы белән аны ишетә алмады, аның ба­шында теге елларда үзенең Миннега- лименә биргән авызлыклы йөгәннәр йөри, колак төбендә шул ук Миинега-j лим тотып йөргән йозаклы богау та­вышлары яңгырый, кулында чәч бөр­теген кисәрлек үткер йөзле балта ял­тырый иде.

Кичен бөтен эшне сугыш вакытына карап көйләүгә багышланган колхоз җыелышында картны мисалга алып сөйләделәр. Җыелыштагы лар бүге» гүя ки бөтенесе дә аңа бала, ә ул үзе гүя ки бөтенесенә дә ата иде.