Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАПЛАР


«Советский писатель» издательствосы (Москва) сугыш.-оборона темаларына рус теленә күп кенә яна китаплар чыгара.

Фин экгвардеецларына каршы сугыш турында биш китап чыга. Алар арасында Л. Аргутинскаяның «Ладоганың төньягында» дигән повесте. Г. Финк белән В. Ходаковның «Фронтта» исемле хикәяләр җыентыгы. Н. Богдановның «Тимер фәрештә» дигән китабы. Иван Молчановның «Карелия муенында» дигән хикәяләре һәм Б. Лихзревның «Сапер язмалары» бар.

Б. Лавренев «Диңгездән исә торган җил» дигән китабында кызыл флот турында, Н. Шпаков «Истребительләр» дигән кита­бында совет очучыларының сугыш эпизод­лары турында яза.

М. Бүбенновның «Мәңгелек» дигән none* тендә һәм Е. Дарошның атлы армия «Сугыш кыры» дигән хикәяләр  Кызыл Армиянең, гражданнар сугышы кырындагы батырлыклары сурәтләнә.

С. Розенфельднең «Гуннар» дигән повестендә Украинада немец оккупантларының тар-мар ителүе күрсәтелә.

Акфиннәргә каршы сугыш турындагы поэ­тик әсәрләрдән И. Авраменконың «Ватанга ант итәм» дигән һәм А. Решетовның «Төньяк шигырьләре» дигән җыентыклары чыга.

Гослитиздат (Москва) фашизмга каршы Ватан сугышы бурычларыннан чыгып үзенең китап чыгару планын якача төзеде.

Гослитиздат басмасында В. Ермиловның «Горький фашизмга каршы» дигән китабы, М. Шолоховның «Тын Дон»ыннан алынган «Пулемет командасы» дигән өзек, В. Маяковскийның «Җиңелмәс корал» исемле анти­фашистик һәм патриотик шигырьләре жыентыгы, В. Лебедев-Кумачның «Ватан өчен су­гышка» дигән җыентыгы. В. Катаевның «Мин хезмәт халкы улы» дигән повестенең «Семен Котко» исемле кыскартылган варианты чыкты.

Якип көннәрдә Җамбулның «Дошманга пуля» дигән патриотик шигырьләре җыентыгы. Н. Асеевның «Беренче взвод» исемле хәрби шигырьләре һәм җырлары җыентыгы, Янка Купаланың ватан турындагы шигырьләре, а. Симоновның. «Боз өстендәге сугыш» дигән поэмасы. П. Маркишныц «Халык адымы» дигән шигырьләре җыентыгы, Н. Зарьянның «Баһадирлар турында» дигән әсәре, оборона һәм патриотизм ту­рыңдагы җырлары һәм шигырьләре җыентыгы чыга.

Э. Золяның «Тегермәнне камау», Г. Мопасанның «Франк-прусс сугышы турында хикәяләр», К. Генрихның «Өченче империядә», А. Барбюсның «Палачлар», Р. Ролланнык «Вальми» дигән әсәрләре һәм Л. Н. Толстойның «Сугыш һәм Солых» исемле әсәреннән алынган «Бородино сугышы» дигән өзеге һәм «Севастополь хикәяләре» басыла.

Болардан тыш аерым китап рәвешендә И. Эренбургның «Плендагы Париж» дигән әсәре, А. Толстойның «Газапта йөрү» дигән романыннан алынган «Немец ман ашар өчен Украинага килде» һәм «Сальски далаларында» дигән өзекләр, Сергеев-Ценскийның «Севасто­поль страдасы» дигән эпопеясеннән эпизодлар, А. Первенцевның «Батырлык һәм йөрәклелек». «Ыгы-зыгы купканда» дигән әсәрләре, 10. Янов- скпйның «Партизанның батырлыгы» исемле әсәре, В. БахметЬевиың «Тимер үлән»е һәм Демьян Бедныйның «Степан Завгородний» дигән героик поэмасы басыла.

Аерым җыентык итеп антифашист немец язучысы Б. Брехтның «Өченче империядәге котчыккыч газаплар» дигән шигырьләре һәм кечкенә пьесалары җыентыгы чыгарыла.

 

 

 

ЕГЕРМЕ БЕР МИЛЛӘТ БАТАЛЬОНЫ

Гослитиздат (Москва) бөтен дөнья антифа­шистик әдәбиятының иң күрнекле әсәрләрен­нән берсе булган китапның—Испания рес­публикасы армиясенең Чапаев исемендәге героик батальоны сугышчылары китабының русча басмасын чыгара.

«Чапаев» батальоны сигез ай буе ял ит­мәстән алмашсыз, бер өзлексез бик күп гронтларда — Теруэль һәм Малага янында Серра-Невада да, Пособланко һәм Брунета явында сугышып, зур батырлыклар күрсәткән батальон

Брунета тирәсендәге сугыштан соң батальон бик азая һәм башка гаскәри частьләргә кушылды.

Китапны төзүче — «Чапаев» батальоны шта­бының информация бүлеге начальнигы Альфред Канторович китапны төзү эшенә 78 ав­тор катнашканлыгын яза.

Китапның, башында Теруэль янындагы су­гышта үтерелгән Ульрих Фукс (Вальтер Ульрих) язган — «Чапаев җыры» — батальоны­ның гимны бирелә.

Китап Рита Райт тәрҗемәсендә чыга.

 

 

 

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ОБОРОНА ӘСӘРЛӘРЕ

Татгосяздатныд политик һәм оборона әдә­бияты секторы Бөек Ватан сугышына багыш­лап татар телендә күл кенә яна китаплар чы­гарды.

Бy китаплар арасында Ем. Ярославскийның «Ватан сугышы» исемле, Г. Димитровның «Фашизм — сугыш ул» дигән. А. Брычевнын «Кызыл Армия сугышчысы пленга бирелми» дигән. Е. Герасимовның «Уңрашйада немец оккупантларының тар-мар ителүе» дигән. Г. Александровның, «Фашизм — кешелек дөнья­сының иң явыз дошманы» дигән, генерал* лейтенант М. Хозинның «Масайган} дошманның мактанчык уйдырмасы» дигән, Ф. Константи­новның «Ватан өчен, намус өчен, иреклек өчен» дигән!, С. Степановның «Кызыл Армия— халыкның туган баласы» дигән, Ал. Толстойның «Без нәрсәне яклыйбыз» дигән, лейтенант Л. Крючковның «Тракторлар ничек «танк» булып хезмәт иттеләр» дигән һәм башка ки­таплар бар.

Шушы ук секторда рус һәм татар телендә «ПВХОга хәзер бул!» (I нче баскыч норма­лары), «ПВХО 1 нче баскыч^! нормалары», «ПВХОның 2 нче баскычы нормалары». «Ян­дыргыч авиабомбаларны ничек сүндерергә», «Тар чокырлар һәм убежищелар», «Яндыргыч авиабомбалар һәм аларга ничек каршы то­рырга» дигән китаплар да чыкты.

Сектор тиз көшюрдә Аркадий Гайдарның «Тимер һәм аның командасы» исемле повестен (Г. Әпсәләмов тәрҗемәсе) һәм Е. Герасимов­ның Советлар Союзы Маршалы К. Е. Вороши­лов биографиясе материалы нигезендә язылган «Луганск егетләре» дигән повестен (И. Гуме­ров тәрҗемәсе), С. Сергеев-Ценскийның «Се­вастополь оборонасы» дигән әсәрен, С. Вашем- цовның «Танкист Лемещенко» дигән, Ю. Севрукның «Герой саперлар» дигән. В. Максимов­ның «Сугыштагы уйлап табу һәм тапкырлык* дигән, төрле авторларның «Дисциплина, оеш­канлык һәм үз-үзеңне аямау». «Җиңү безнеке булыр», «Фашист юлбасарларны аяусыз кый­нарга!» дигән китапларын һәм инглиз язучысы Эрнст Генринең «Гитлерның планнары» дигән һәм башка исемнәрдә күп кенә яна китаплар чыгара.

 

БӨЕК ҺӘМ ИЗГЕ ВАТАН СУГЫШЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ

Татарстан совет язучылары бөек Ватан су­гышының береНче көннәреннән үк үзләрен мобилизацияләнгән дип хис иттеләр һәм бу бөек сугышка, Ватаныбызның данлы гаскәр­ләренең җиңеп чыгуына һәм корал һәм ка­ләм белән хезмәт итә башладылар.

Язучылардан күп кенә иптәшләр герман фашизмына каршы сугыш фронтына киттеләр, алты иптәш үзләрен] армия сафына алуны со­рап гариза бирделәр. Кызыл Армия частьләренә һәм мобилизация участкаларына хезмәт өчен язучылардан 14 кеше бригадаларга бер­кетелде.

Язучылар Союзы каршында 90 кешелек ПВХО түгәрәге эшләп, 1 нче баскыч буенча кормалар бирү төгәлләнде, ату түгәрәге эшли башлады.

Язучылар Союзы инициативасы белән рус һәм татар телләрендә «Ватан өчен!» исемле әдәби җыентыклар төзелеп, издательствога тапшырылды. Шагыйрьләрдән Муса Җәлил. Шәйхи Маннур, Гадель Кутуй, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Исхак һ. б. прозаиклардан Шәриф Ка­мал. Гариф Галеев. Кави Нәҗми, Гомәр Бәшир, Идрис Туктаров, Г. Әпсәләмов һ. б. кат­нашкан бу җыентыкның татарчасы инде ба­сылуда. Русчасы да тулысынча хәзерләнеп бетте. Хәзер бу җыентыкларның икенче чыгар­маларын хәзерләү бара.

Союз һәм издательство тапшыруы буенча Р. Ишморат һәм Г. .Кутуй иптәшләр бер актлы антифашистик пьесалар җыентыгы хә­зерлиләр.

Союз оборона җырларын һәм маршларын булдыру буенча җитди һәм практик чаралар күрә. 5 июльдә Союз бу мәсьәләгә багышлап шагыйрьләр һәм композиторлар киңәшмәсен үткәрде. Композиторлардан Н. Җиһанов, Мозаффаров, Җ. Фәйзи. 3. Хәбибуллин, Яруллин. Рәшитов, Ключарев. Латыйпов һ. б. һәм татар шагыйрьләре катнашында үткән һәм яна язылган оборона җырларын тыңлау уздырылган бу киңәшмә композиторлар белән шагыйрьләр­нең бүгенге көннең бурычларын тулысынча аңлауларын, ныклап эшли башлауларын күр­сәтте.

Хезмәт ияләренең Ватан сугышы көннәрендә оборона фондын төзү турындагы тәкъдимнә­ренә Татарстан совет язучылары иң җылы җавап бирделәр һәм бу фондка акча һ кыйммәтле әйберләр тапшыра башладылар. Орденлы драматург Таҗи Гыйззәт акчалата 1000 сум. орденлы язучы Ш. Камал облигация белән 1000 сум. Г. Кутуй облигация белән 650 сум керттеләр. Хәзергә барсы 5000 гл якын взнос җыелды.

Издательство да хезмәт итүче язучылар һәм Союз аппаратында эшләүчеләр фашизмны тар-мар итү төгәлләнгәнгә кадәр ай саен бер көн­лек хезмәт хакларын оборона фондына кертеп барырга булдылар.

 

СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ ОБОРОНА ФОНДЫНА

Сталин премиясе белән бүләкләнгән орден­лы язучы академик М. Шолохов үзенең бар­лык премиясен (100.000 сум) оборона фондына кертте.

Шагыйрь Лебедев-Кумач үзенең бөтен пре­миясен (50.000 сумны) шушы фондка бирде.

Орденлы язучы, академик А. Н. Толстой оборона фондына облигацияләр белән 22000 сум һәм «Блицкриг яки блицкрах» исемле җыентыгы гонорарын кертте.

Федор Гладков «Фашист юлбасарлар ата­маннары» дигән китабы гонорарын. А. Фадесн «Гражданнар сугышы герое. М В. Фрунзе», дигән китабы гонорарын. Ф. Панферов акча­лата 25.000 сум, К. Чуковский — 5 мең сум, В. Ставскнй облигацияләр белән Ю мең сум һәм акчалата 2.500 сум, В. Кирпотин—4 мең сум. И. Эренбург. С. Городецкий. П. Антоколь­ский һәм А. Афиногенов—1000 әр сум керт­теләр.

Гослитиздат (Москва) фашизмга каршы Ватан сугышы бурычларыннан чыгып үзенең китап чыгару планын якача төзеде.

Гослитиздат басмасында В. Ермиловның «Горький фашизмга каршы» дигән китабы, М. Шолоховның «Тын Дон»ыннан алынган «Пулемет командасы» дигән өзек, В. Маяковскийның «Җиңелмәс корал» исемле җыентыгы чыга.