Логотип Казан Утлары
Хикәя

РУБЕНС

Франциягә ясалган поход вакытында немец оккупантларының итекләре ас­тында тапталып калган кечкенә Бельгия, атылган кош төсле, тыпырчына» аның халкы, үзенең борынгы азатлыгын һәм данлыклы традицияләрен сагынып, са­гыш белән тулып яши иде.

Антверпен шәһәрендә утырып калган немец гарнизонының начальнигы, полковник Гроссер, сагыну һәм уйлану шикелле назлы кешелек сыйфатларын әллә кайчан ук оныткан бу штурмовик, көннәрдән бер көнне йокысыннан яна бер идея белән уянды. Немец гарнизо­ны өчен шәһәрдә аерым мунча булды­рырга! Бит ахрысы шәһәрләр һәм мил­ләтләр басып алган немец штурмовик­ларын күмер сатучы җирле Уленшпи­гель белән бер мунчада юындырмассың инде.

Полковник Гроссер үз гарнизоны өчен аерым мунча булдыру хыялы белән шул чаклы кабынды ки, хәтта хатыны Руфа ханым хәзерләгән кофены да эчмичә, кабаланып өйдән чыгып китте. Ләкин шәһәр идарәсендә полковникка бераз уйланырга туры килде. Шәһәрдәге бар­лык юньлерәк йортлар солдат казарма­ларына, я булмаса җирле фашистларның җыелып талаша торган балаганна­рына әйләндерелеп бетерелгән иде. Шулай да, күп баш вата торгач, рәтен тап­тылар: кемдер шунда милли музей ис­мен телгә алды. Полковник Гроссер кө­леп куйды:

Бельгия үзе юк икән, аның нинди милли музее булсын, ди?

Моннан соң ул, үзенең сүзләре та­гып да дәһшәтлерәк яңгырасын дип булса кирәк, «фюрер»ның китабыннан өзек китерде:

«Германиянең үз культурасы да кирәгеннән- артык күп!»

Шәһәр идарәсендәге вак чиновниклар, авызларына су капкан төсле булып, сүз­сез калганнан соң, полковник аларның буйсынырга хәзер торуларына тәмам ышанып, милли музей йортын карап кайтырга юнәлде.

II

Полковник Гроссернең боерыгы буен­ча, ике көн, ике төн бер туктаусыз йө­гереп, музей йортын бушаттылар. Экс­понатларның күбесен шундагы амбарга тутырдылар. Чират Бельгия халкының милли кыйбласына, аларны азатлыкның тәмен татырга өйрәткән художникка, Рубенска килеп җитте. Бу музейда «Крестьяннар биюе»нең беренче оригиналы саклана һәм Антверпен шәһәре моның белән хаклы рәвештә мактана иде. Музейны бушату эшләре өстеннән оператив җитәкчелек итү өчен билгеләнгән ефрейтор, мәшһүр Рубенсның бу картинасына килеп җиткәч, аз гына вакыт тукталып калды.

— Кара син бу эшлексезләрне, без­нең империя частьләрендә дневальный торырга кеше җитми, ә алар монда ду китереп биешеп яталар, —дип авыз эченнән мыгырданып куйды ефрейтор, картинага карап, тере кешеләргә янаган төсле итеп, бармак янарга тотынды.

Чынлап та, оккупацияләр һәм «ха­лыкны тынычландыру» мәшәкате бе­лән тәмам йөдәп беткән ефрейторның кечкенә башы ялан аяклы, тыгыз һәм ак тәнле Фламандия кызларының көпә- көндез биеп уйнауларын бер ничек тә сыйдыра алмый иде. Ефрейтор бу кар­тинаны тыныч халыкны аздыру, күңел­не җитди эшләрдән аерып, юк-бар ша­янлык белән котырту өчен куелган, ди­мәк, империя таләпләренә һич тә туры килми торган мәгънәсез шамакайлык дип тапты. Шуңа күрә ул, начальство әйтмәс бор|Ын ук, үзенчә бер фидакарь­лек эшләп күрсәтү нияте белән, кобу­расыннан кольтын тартып чыгарды, кар­тинадагы ялан аяклы шаян егетләргә һәм кызларга төзәп атарга хәзерләнде.

Моңа чаклы ни булса да бер сүз дә әйтмичә, барсын да эченә җыеп килгән Шарль де-Лурье, каталог ящикләре өстенә бөкерәеп, реквизициягә дучар бул­ган экспонатларның формулярларын барлый торган җиреннән кинәт калкып чыкты, әкрен генә атлап ефрейторның каршына килеп туктады. Егерме елдан бирле шушы музейдә эшләп үзе дә, музей экспонаты төсле, кипшерә баш­лаган бу картның күзләре кинәт әллә нинди», табигый булмаган куркыныч бер кабыну белән кабынып киттеләр. Ул, ефрейторны үзенең көмеш чәче белән куркытырга теләгәндәй, башын һәм күк­рәген алгарак ташлады. Кулларын икесен бергә иңнәре югарылыгына күтәрде, нәрсәнедер тотарга теләгән шикелле, алга сузды, — аның бармаклары нервалы калтырану белән калтыранып торалар иде.

— Солдат әфәнде, син мине күрәсең­ме, солдат әфәнде?

Картның тавышы калтыранды, ахы­рында ул бөтенләй кысылып калды, карт нидер әйтмәкче иде дә, әйтә алма­ды, аның күзләреннән, тере энҗе бөр­текләре төсле булып, яшь тамчылары тәгәрәп чыктылар, — бусын инде бер кем дә көтми иде.

— Әгәр сез рангларны гади солдат­лардан һәм ариецларны тирес кортла­рыннан аера алмасагыз, без сезгә моны тиз көндә мылтык түтәсе белән төеп аңлатырбыз, ишеттеңме, картлач!—дип, картның сузылган кулларын бәреп тө­шерде ефрейтор. Янындагы солдатлар­га картинаны алып амбарга чыгарып ташларга кушып, үзе икенче якка таба узды.

Шарль дё-Лурье, әйтәсе сүзен әйтмә­гән көйгә, ава башлаган колонна баганасы төсле, урта бер җирдә басып кал­ды — ә әйтәсе сүзе бар иде аның!

Солдатлар «Крестьяннар биюе»н аның мәңгелек булып күренгән урынын­нан алып, җилтерәтеп амбарга чыгарып ташладылар.

III

Музей бинасы шактый зур иде, аның мунчадан артып калган өлешенә, империя гаскәрләренә карата чын күңелле­лек күрсәтмәгән җирле укымышлылар­ны парлап чыгару өчен, махсус ката­лажка ясалды. Бу ике «төзелеш» турын­да шәһәр халкы, яшерен рәвештә, ачы- ачы куплетлар да таратып өлгерде.

Полковникка бездән дан,

 Бик канәгать без аннан.

Мунча салды, дар салды.

Тагын аңа ни калды?..

Шулай да эш тукталмады. Унбиш көн дигәндә мунча өлгерде. Аның коридорына «фюрер»ның бик зур портре­тын менгезеп астылар, — моннан соң ул бөтенләй күңеллеләнеп китте. Шарль де-Лурьены, бик үтенеп сораганнан соң, мунча миче ягучы итеп калдырдылар,— ул үзенең әйтәсе сүзен һаман әйтә ал­мыйча йөри иде әле.

Штурмовиклар үз эшләрен бетергән­нән соң, сүз мич ягучыга, карт бельгеец Шарль де-Лурьега бирелде. Ул мунчаны кызу итеп ягып, элек иң юга­рыдан башлап иң түбәнгә чаклы барлык рангларны, алардан соң солдатларны бик яхшылап юындырып чыгарга тиеш иде. Шарль де-Лурье үзенең хезмәтенә һич тә кимчелек китермичә мунчаны ягып җибәрде. Аннан соң ул, мунча миче янып беткәнче, ашыгып кына үзе­нең иске бер танышына, университет ла­бораториясендә эшләүче карт лаборант янына китте. Ике карт, ишекне эчтән бикләп, пышылдап кына нидер сөйләш­теләр. Сүзләре кыска, күзләре нинди­дер яшерен сер белән тулган иде аларның. Шуннан соң лаборант, тагын бер мәртәбә ишеккә барып тыңлап килде дә, шкафтан кәгазьгә төрелгән бер порошок алып, Шарль де-Лурьега сузды.

— Бөек Рубенс хакына, коллега! Әгәр минем ике кулым урнына дүрт кулым булса иде, мин ул эшне дүрт куллап эшләгән булыр идем. Бөек Бель­гия халкының тузанга әйләнмәгәнлеген һәм һичбер вакытга да тузанга әйлән­мәячәген ул шарлатаннарга күрсәтергә кирәк, коллега!

Шарль де-Лурье үзенең ризалыгын, ни генә булса да җыенган эшне эш­ләячәген белдереп, башын иде, поро­шокны бик эчкә яшереп, тизрәк үзе­нең мунчасына табан ашыкты.

IV

Кич белән, марштан кайтканнан соң, полковник Гроссер тантаналы речь бе­лән мунчаны ачып җибәрде. Ул үзенең речендә тагын бер кат немец коралы­ның даны һәм империя гаскәрләренең бер кайчан да җиңелмәячәге турында озын итеп искә алды. Мунча ишеге гәбендә сөйләнгән бу кайнар речь бо­лай да нык кына тирләп кайткан ун­терларны шактый ук тирләтте, ләкин алар буйсынучан иделәр, тел тибрәтеп ни булса да әйтмәделәр. Речь һәм «фюрер» исеменә юнәлтелгән тәбрик­ләр беткәннән соң, унбиш офицер, кырык унтер һәм хәрби бердәмлек демонстрацияләү йөзеннән полковник Гроссер үзе дә бергәләп мунчага кереп киттеләр.

Алар кереп бераз торганнан соң, ка­раңгыда, кирпеч стеналар арасынд; Шарль де-Лурьеның бөкере гәүдәсе ча­гылып китте.

Амбар янында аны үзе төсле икенче бер күләгә каршы алды.

— Булдымы, газизем? — дип пышылдады тегесе.

— Башлаган эшне ярты юлда тукта­тып калдыру карт бельгеец сыйфаты түгел.—дип горурлык белән җавап кайтарды Шарль де-Лурье.

Моннан соң алар, берсе күләгәсен) икенчесе качып, амбарлар артына таба уздылар. Анда аларны көндездән үк хәзерләнеп куелган «Крестьяннар биюе» көтә иде. Алтынланган рама белән рама- ланган бу зур картина бөкереләре чык­кан ике карт өчен шактый авыр иде, тик алар «эһ» дип тә әйтмичә, аны иң­башларына салып күтәреп алып китте­ләр.

Иртәгесен унбиш офицер, кырык унтер һәм бер полковникның мунчада агулы газ белән томаланып үлүләре ту­рында бөтен шәһәргә хәбәр таралды.