Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕРЕМДӘ САКЛАНАЧАК


Н. ҖИҺАНОВ

РСФСР Һәм TAСCPның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор.

Теге яки бу либретто буенча опера язганнан соң бик күп көч куелган эш төгәлләнеп килгәндә, композитор» еш кына, үзенең бөтен хезмәте әрәм кит­кәнлеген, операның тыңлаучыларда уңыш казанмаячагын сизә.

Бу үткән заманнардан ук шулай булып килгән инде.

Либреттоны сайлый белү компози­торның опера әсәре өстендәге иҗат эшендә бик әһәмиятле бер этап ул.

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либ­реттосы (поэмасы) опера әсәре өчен бик кыйммәтле материал булды. Сез төп геройларны алып карагыз —һәм шунда ук аларның барысының да бө­тен, тулы характерлы кешеләр икәнен күрерсез, һәрбер драма әсәре өчен, бигрәк тә музыкаль драма өчен, бу сыйфат иң беренче нәрсә булып тора.

Либреттоның поэтик булуы турында сөйләп тору да артык булыр иде. Му­зыканың бөтен табигате шундый поэ­тик эчтәлекне сорый һәм андый эчтә­лек һәрбер композитор өчен зур илһам чишмәсе булып хезмәт итә.

Мине, ниһаять, операның идеясе — халыкның коточкыч явыз ханны җиңеп чыгу идеясе үзенә тартты һәм мин «Ал­тынчәч» операсы өстендә эшләргә бул­дым. Бу опера өстендә ничек мавыгып һәм нинди күтәренке рух белән эшлә­вемне күз алдына китерүе дә кыен. Бу тема табигатьне тасвирлау өчен дә, көчле характерлы көчле кешеләрнең, музыкаль образларын тудыру өчен дә бик зур мөмкинлекләр бирде.

Мәкерле хан, аның төлке кебек хәйлә­кәр ярдәмчесе Урмай, тугыз батырның горур анасы Тугзак; бөек җанлы егет Җик, табигать баласы, үз халкының сөекле кызы, кояш нурыдай матур Ал­тынчәч... һәм, ниһаять, җиңелүне бел­ми торган халык.

Композитор өчен нинди кыйммәтле материал!

Һич шиксез эш авыр һәм җаваплы, ләкин аның каравы бик кызыктыргыч иде. Уңышлы чыкканда куелган зур хезмәт тәкъдир ителәчәк иде.

Операның музыкасы теленә мин ае­руча әһәмият биреп эшләдем. Минем, художество һәм техника ягыннан юга­ры сыйфатлы булу белән бергә, мон­дый жанрдагы музыканы тыңларга кү­некмәгән кеше өчен дә ачык аңлашыла торган музыкаль әсәр тудырасым килә иде. Эш процессында миңа еш кына татар халык көйләренә мөрәҗәгать итәргә дә туры килте. Сюжетның әкият төсемдә булуы халык җырлары­ның мактанычы булган искиткеч матур мелодик алымнардан һәм кабатланмас орнаментлардан файдалану һәм аларны тагы да үстерү өчен чикләнмәгән мөм­кинлекләр бирде.

Менә болар барысы да минем әсә­ремне баеттылар, сафландырдылар һәм канатланырдылар.

Миңа еш кына мондый сорау бирә­ләр:

— Сез үзегезнең эшегездән канә­гатьме?— диләр. Моңарга җавап би­рүе бик кыен. Бары тик шунысы гына ачык — бу әсәр өстендә эшләү минем хәтеремдә иҗатымның иң матур сәхифәсе булып сакланачак.