Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕ АШАУЧЫЛАР «ФӘЛСӘФӘСЕ»

Немец фашизмы казармалар һәм кон­центрацион лагерьлар белән генә чикләнергә теләмәде. Ул үзенең «фәлсә­фәсен» дә тудырды. Хәер, үзләренең карьераларын сөремле сыраханәләрдә башлап җибәргән һәм чит ил җирләрен басып алу белән тәмамлаган атак­лы погромчылар өчен, уйлап утыру бик авыр эш». Ләкин Гитлер фәлсәфә бул­дырырга дип кушкач, погромчылар шабыр тиргә батып көчәнәләр, көчәнәләр дә, берничә «теория» уйлап чыга­ралар.

Герман расасы башка расалардан өстен тора — фашистларның төп идея­се менә шул. Алар асыл герман расасы кешесенең барлык сыйфат һәм билге­ләрен язып чыгалар. Гадәттә яхшы то­кымлы үгезләрне яисә нәселле этләрне генә шулай исемлеккә теркиләр. Фа­шист «галимнәренең» сүзләре буенча, чын германлы — төз һәм озын буйлы, аксыл чәчле, озынча башлы булырга тиеш. Ләкин шунысын әйтергә кирәк, фашистларның иң зур җитәкчеләренең берсенең дә кыяфәте югарыда санал­ган сыйфатларга ошамый: Гитлер кара чәчле, урта буйлы, Геринг — искиткеч юан, ә Геббельс исә герман кешесенә да, башка берәр кешегә дә бик аз оша­ган,— ул кәрлә гәүдәле, хәшәрәтсыман, килбәтсез бер. маймыл. Шулай да җитәкчеләренең тышкы кыяфәтләре фашист палачларына , герман расасын тырышып-тырышып мактарга комачау­ламый.

Фашистлар чыгарган китапларга бер күз төшереп алу да аларның фикер юнәлешләрен аңлар өчен җитә. Менә берничә китапның исеме: «Раса гигиенасы һәм стерилизация», «Төньяк раса кешесенең баш сөяге», «Расаларны та­ну буенча кыскача кулланма», «Кем синең бабаларың?», «Раса бозыклыгы» һ. б.

Фашистлар кешеләрне хайваннарга әйләндерәләр һәм кеше хисләренең катлаулы дөньясын нәселле терлекчелек турындагы дәреслек белән алмаштыралар. Герман фашистларының үзәк ор­ганы булган «Фелъкишер беобахтер» дигән газета үзенең мәкаләләренең берсендә болай дип язган иде: «Без­нең крестьяннарыбыз китапчы галимнәр­дән акыллырак булганнар — алар раса сафлыгының ни икәнен аңлыйлар иде. Без, феон һәм герефорд сыерларыннан бик күп өстен торган үзебезнең прусс сыерларыбыз белән бик хаклы рәвештә мактанабыз, ләкин безнең беребез дә Маркс, һейне яисә азган Эйнштейн бе­лән горурланачак түгел». Фашистлар үзләренең асыллары хайвансыман булу белән горурланалар.

Славяннарны, негрларны алар түбән халыкларга саныйлар; французларны «негрсыман халык» диләр. Аларча һәр­бер французның тамырыңда негр каны ага. Шуңа күрә дә Франция Германиягә буйсындырылган ил булырга тиеш...

Хәзерге фашистларның бабалары әйт­кәннәр: «Славяннар — Германия расасына тирес хезмәтен үтәүчеләр генә» имеш. Фашистлар бу «акыллы» фикерне шунда ук эләктереп алалар. Славяннар­ны алар «иген игәр өчен, биер яисә күмәк җырлар җырлар өчен генә яра­тылган, ләкин шәһәр культурасы һәм мөстәкыйль хөкүмәт рәвешендә яшәргә бөтенләй сәләтсез булган икенче дәрәҗәдәге раса», дип саныйлар. Тик шуны­сы бар, Прага университеты Европаның иң борынгы университетларыннан берсе була һәм аны Чехо-Словакияне басып алгач, немец фашистлары яба­лар.

Раса теориясеннән соң фашистлар үлем кулыгына ябышты — бу нәрсә аларга сугышлар һәм талаулар полити­касын акларга мөмкинлек бирә.

«Сугыш. — кешенең табигый халә­те» — диләр фашистлар. «Таң яктысы» дигән фашистик фильмда гитлерчы-герой: «Тормышның мәгънәсе — үлем» дип кычкыра. Ә шушы кеше үтерүче­ләр бандасының башлыкларыннан берсе булган Геббельс болан ди: «Су­гыш— тормышны раслауның иң гади формасы. Туу феноменын бетереп бул­маган кебек, сугышны да бетереп булмый».

Әлбәттә, әгәр дә бу сүзләрне гади бер җәмгыятьтә гади бер кеше сөйлә­гән булса, аны, акылыннан язган дип, жүләрләр йортына озатырлар иде. Ләкин канга сусаган бу маньяклар төрке­менә ил белән идарә итәргә тапшыр­ганнар һәм алар, яхшы немец техника­сы яр»тәмендә ясалган сугыш машина­сы белән уннан артык илне басып ал­дылар.

Гитлерчылар, үз илләрендә культура­ны тәмам юк итеп, ни кушсаң шуны эшли торган аңгыра держимордалар токымы тәрбияләгәннән соң. Европадагы культураны да бетерергә тотынды­лар. Аларның беренче корбаны Испа­ния булды.

Соңыннан алар «тыныч» рәвештә Чехиягә керделәр. Ул чакта Геббельс: «Чехлар — вәхшиләр...» дигән иде. Ә чынында исә Чехия Европаның иң алдынгы илләренең берсе иде: анда яхшы мәктәпләр, күп тиражлы китаплар, бик күп китап хәзинәләре һәм музейлар бар иде. Немец фашистлары андагы югары уку йортларын яптылар. Сиксән меңнән артык башлангыч һәм урта мәктәп укытучыларын кыр эшләренә кудылар. Китапханәләрне туздырды­лар, издательстволарны тар-мар итте­ләр.

Аннары башка илләрнең, иң элек Франциянең, чираты килеп җитте. Үз илен сатучы француз фашистларының ярдәме белән. Гитлер армиясе Франциягә басын керде. Немец фашистлары борынгыдан калган бик күп һәйкәлләрне һәлак иттеләр. Мисальга «Шәһәр музей» дип йөртелгән борынгы Руан шәһәрен күрсәтү дә җитә; фашистлар аны яндырдылар.

Франциянең фашистлар басып алган өлешеңдә культура тормышы тәмам сүнде.

Студентлар, фашист полицей­скийларының дәресләрдә тыңлап утыруларына каршы чыгып караганнар иде дә аларны кудылар, күпләрен концлагерьларга утырттылар, барлык югары уку йортлары ябылды. Башлангыч мәк­тәпләрдә һәм лицейларда (урга мәктәп­ләрдә) фашист солдатлары тора. Бик күп профессорлар кулга алынган. Бө­тен дөньяга билгеле булган мәшһүр галим Поль Ланжевен да кулга алын­ды. Язучылар ачтан үләргә мәҗбүр ителәләр — фашистлар бары үзләренең погром брошюраларын гына бастыралар. Ромэн Ролланның квартирасында хәрби постой урнашкан — анда фельд­фебельләр тора һәм мәшһүр язучы үз өендә арест астында утыра. Парижның иң яхшы театрыңда оккупантлар өчен Берлин труппасы уйный. Башка театр­лар юк — бары тик фашист офицерла­ры өчен шәрә кызлар уйный торган мюзикхоллылар гына калган. Музей­лардагы картиналарны Германиягә та­шыйлар.

Басып алынган бүтән илләрдә дә фашистлар үзләрен менә шулай тота­лар. Элек заманда культуралы илләргә бәреп кергән күчмә халыклар гына шулай кыланганнар.

Фашистлар: «Без немец культурасын саклыйбыз» дип еш кына кычкырсалар да. чынында алар культураны күрә, алмыйлар. Бу погромчылар культураны кемнәрдән генә «сакламадылар!». Үз­ләренең галимнәреннән һәм язучыларыннан да, коммунистлардан да, еврейләрдән, французлардан, испанлылардан, чехлардан, инглизләрдән, америкалы­лардан да! Хәзер алар «культураны руслардан саклыйлар!..» Ләкин телләре ачылып киткән чакларда алар бөтен­ләй башкача сөйләп җибәрәләр. Шул ук Геббельс: «Минем алдымда интел­лект турында сүз кузгатсалар, револь­вер чыгарасым килә» дип язган иде.

Фашистлар балаларын кече яшьтән үк кеше сөймәүче томана, надан итеп тәрбиялиләр. Башлангыч мәктәпләрдә фашистлар тән җәзасы керткәннәр: 

.линейка белән балалармын, яңакларын кыйныйлар, чыбык белән суктыралар. Кыйнаганнан соң бала «Хейль Гит­лер!» дни кычкырырга тиеш.

Фашистлар хәтта арифметикага да үзләренең вәхшилекләрен- керткәннәр- Укытучылар өчен- чыга торган журналда» сугыш башланудан бик күн элек, мон­дый бер мәсьәлә басылган иде: «54 бомбардировщик дошман шәһәрен бомбага тоталар, һәрбер самолет, фугас бомбаларыннан тыш, тагын 500 яндыр­гыч бомба алып бара, һәр яндыргыч бомбаның авырлыгы — 1 килограмм 500 грам. Бомбаларның 70 проценты шәһәрдән читтә, бары 20 проценты гына шәһәр өстенә төшүен истә тотып, белергә кирәк: шәһәрдә ничә җирдә янгын- чыгар һәм һәрбер янгынны чы­гарыр өчен самолетлар ничә килограмм бомба төяп барырга тиешләр».

Белемле кешеләрдән фашистлар ут­тан курыккан кебек куркалар. Аттестат зрелости өчен экзамен бирү нормасы 1908 елгы норма белән чикләнгән. Гер­маниянең халкы ул вакыттан бирле |бик күп үсте, ләкин фашистлар Германия­дә югары белемле кешеләрнең азрак булуын телиләр. Хәер, университетлар­да да белем бирүгә артык исләре китми. Мәсәлән, юридик факультет студент­лары өчен эшче лагерьлар оештырыл­ган, ә лагерь начальнигы үзенең цир­кулярында: «Лагерьга китаплар алып бармаска», ди.

Иң алдынгы сафларның берсендә торган немец фәнен фашистлар юк ит­теләр. Ир. зур галимнәрне алар яисә илдән куып чыгардылар яисә ач-ялангач яшәргә мәҗбүр иттеләр. Мондый­лар арасында относительность теориясен тудырган Эйнштейн, химик Гелер, «Термодинамика» дигән китапның ав­торы Планк һәм исемнәре 15өтен дөнь­яга билгеле булган дистәләрчә башка галимнәр бар.

Исән калган бүтән галимнәр исә фә­кать сугыш өчен төрле корал һәм башка әйберләр уйлап табу белән генә яисә туклану продуктларын суррогат­лар белән алмаштыру өстендә генә эшлиләр.

Германия элек китап басу техникасы белән хаклы рәвештә горурлана иде. Фашизм китап дөньясына нәрсә алып килде? Үлем алып килде. Фашистлар үзләренең власть башына менүләрен миллионнарча китапларны яндыру белән билгеләделәр. Китапханәләрдән, китап кибетләреннән, аерым йортлардан «зарарлы» китаплар учакларга ташылды, һичбер вакытта да, хәтта инкивизаниянең иң караңгы көннәрендә дә, кеше фикере болан эзәрлекләнмәгән иде. Фашистлар тыелган китапларның исемлеген төзеделәр. Бу гаять калын бер том булып чыкты. Кемнәр генә юк бу исемлектә! Маркс белән янәшә — Дарвин, һейне белән — Горький. Томас Манн белән Ромэн Роллан һ. б.

Фашистлар үзләренең китапларны ян­дыру йолаларын һаман саклап киләләр. Праганы алгач та, алар иң беренче эш итеп, китапларны юк итәр өчен, китап­ханәләргә юнәлделәр. Басып алынган Парижда да алар шул ук эш белән шөгыльләнделәр, «Отто исемлеген» тө­зеделәр: ягъни юк ителергә тиешле китапларның, исемлеге игълан ителде. Французлар Вольтер һәм Анатоль Франс, Барбюс һәм Мальро әсәрләре белән мич ягарга мәҗбүр ителделәр. Француз язучысы Дюмельнең немец­лар Парижга керер алдыннан гына ба­сылып чыккан романы тантаналы рә­вештә учакта яндырылды.

Германиядә картаеп беткән Гауптманнан башка язучылар калмады. Аңа да фашистлар көч-хәл белән генә түзә­ләр; алар Гауптманның Лондонны бом­бага тотудан шатланмавын күреп, кара көяләр. Башка язучылар барысы да Германияне ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Аларнын күбесе, илләреннән китүдән элек, концентрацион лагерь­ларда утырып чыктылар.

Алар: Томас Манн, Генрих Манн. Лион Фейхтвангер, Стефан Цвейг, Ремарк, Ренн, Людовит Франк. Брехт, Бехер. Арнольд Цвейг, Верфель, Деблин, Анна Зегерс, Толле р, Рот, Оскар Мария Граф, Бредель һ. б. Бу язучыларны бөтен дөнья белә» аларның әсәр­ләре дистәләрчә телләргә тәрҗемә ителгән.

Бик яхшы типографияләр буш кал­ды. Хәер, фашистлар китапларны ян­дырып кына калмыйлар, алар яңала­рын да басалар. Ләкин фашизмның вәхшилеге нәрсәдә күбрәк күренә тор­гандыр, анысын әйтүе кыен, кеше акы­лының гаҗәеп гүзәл әсәрләрен юк түләме, әллә булмаса, фашистлар бастыртып чыгарган ярым надан һәм идиотик әсәрләрдәме?

Киган кибетләренең витриналарында түбәндәге китапларның чуар тышларын күрергә була: «Яшь штурмовик җырла­ры». «Черчилль йортының серләре», «Англиягә үлем». «Гыйльми» китаплар да бар, ләкин алар хәрби техникага яисә фашистларның басып алу планна­рына багышланганнар. Алар Бакуның нефть промыслолары, Украина байлык­лары, Индия, Кытай турында сөйли­ләр.

Фашист әдәбияты кемнәрдән гыйба­рәт? Аның башыңда порнографик романнарның карт авторы Ганс-Гейнц Эверс тора. Ул Гитлер хөкүмәт башы­на менгәнчегә кадәр фәхеш гыйшык турыңда әшәке романнар яза һәм үзен «иблисче» (Иблис иярчене) дип атый иде. Гитлер власть башына менеп утырганнан соң, бу бәндә аның иярче­не булып китә.

Хәзерге Германиянең икенче зур ав­торы — Иост. Ул бер пьеса язган һәм аны, аз дигәндә өч контрразведканың агенты булган авантюрист Шлагеттергә багышлаган.

Фашист җырларының явыз кабахәт­леген һәм канга сусаган ахмаклыгын күз алдына китерү дә авыр. Аларны миллион экземплярларда басып тарата­лар. Бу җырларның нинди икәнлеклә­рен күрер өчен берничә өземтә китерү дә җитә. Алар кеше җырлау өчен тү­гел, сыртланнар улавы яисә март аенда ата мәчеләр мыраулавы өчен язылган­нар:

«Гранаталар ярылганда, йөрәк шат­ланып тибәчәк. Гитлер безне алып бар­ганда маршировать итү шәп тә ичма­сам!»

«Кызның үбешәсе килсә, ул болан дип яза: «Миңа кил, Хейль Гитлер!»

«Әгәр дә тимер тутыккан булса, без аны француз каны белән чистартыр­быз».

Башка җырлар да шул ук стильдә.

Фашистлар килгәнче Германиядә ях­шы, якты йортлар салалар иде. Фашистлар яктылыкны икенче мәгънәдә генә түгел, туры мәгънәсендә дә ярат­мыйлар. Алар урта гасырдагы зур тү­бәле йортларга гашыйк булганнар. Махсус приказ белән алар хәзерге стильдә йортлар салудан тыялар. Алар җәзалау һәм үзләренең эчке мәҗлес­ләре өчен урта гасыр зинданнары сал­дыралар.

Гитлер һәм аның шайкасы тормышны кире якка борып җибәрмәкче булып хыяллана. Алар «борынгы йолаларны» хәзергеләрдән өстен күрәләр. Фашистлар эшчеләрне гади генә итеп җәзала­мыйлар, ә театраль бер зәвык белән үтерәләр. Аларның палачы баштан аягынача карадан киенергә тиеш. Аның кулында кара перчатка, башында ци­линдр. Ул кешенең башын, элекке замандагы кебек, балта белән чаба. Фа­шистлар моны «милли йолаларны яка­дан тергезү» дип атыйлар.

Сүз булуы мөмкин түгел, кыргын ка­бахәт кулында тонналарча бомбалар бик куркыныч нәрсә. Гитлерның хәрби машинасын ватар өчен- бик зур батыр­лык, бик күп чыдамлык, бик күп фида­кяр хезмәт кирәк булачак. Ләкин аны ватарга кирәк, чөнки ансыз дөньяда тыныч, яхшы тормыш була алмый.

Кешелек тарихында фашизм эпопея­сы иң караңгы битләрнең берсе булып калыр. Алдынгы техникалы бер илдә ничек итеп җанлы кешене үлем моторы белән алыштыруны максат итеп куйган- бер хәрәкәт башлануын тарих­чылар язып узарлар. Кешелек кирегә таба борылмас, ләкин тарихчы, башларында Гитлер торган бу шөһрәт сөюче ахмакларның никадәр хезмәт, никадәр кеше һәлак итүләрен әйтеп китәр.

Без «раса теориясен» уйлап чыгарган палачларга каршы, — без тигезлек һәм халыклар туганлыгы өчен көрәшәбез!

Без кешеләрне хайванга әверелдерү­гә каршы, без чын фән өчен сугыша­быз!

Без вәхшилеккә һәм карп груһлыкка каршы, — без культура яклы!

Без фашист кеше ашаучыларына кар­шы, — без азат һәм бәхетле илебез өчен сугышабыз!