Логотип Казан Утлары
Роман

ФАШИСТЛАР ТЫРНАГЫНДА

ЛИОН ФЕЙХТВАНГЕР

 

«Оппенгеймнар семьясы» исемле романнан

Моозах концентрацион лагеренда аны регистрациядән үткәрделәр: Георг Тепбшиц» Берлин— Шарлоттенбургтан, Квебек штрассе, йорт № 92, яше кырык тугызда, әшәке хәбәрләр тарат­каны өчен китерелгән. Тап- такыр итеп аның чәчләрен кырдылар, чишенергә куштылар, ул теләр-теләмәс кенә үзенең соры костюмын салды, һәм аңа буй-буй куртка белән штан кидертте­ләр. Курткасы бик озын, штаны артык кыска булып чыкты. Әгәр аңа чүгәләргә кушсалар, штанның бәзен җөйләре сүтеләчәк иде.

Ул Иоганнес турында уйлады. Ул чүгәләүләрдән курка, ләкин шул ук вакытта ул процедураның булуын эчке бер сабырсызлык белән көтә иде.

Аны ишек алдына чыгардылар. Биш кеше белән бер шеренгага куеп, смирно торырга куштылар. Карап торыр өчен алар янына өч яшь ландскнехтны куйдылар. Алар тупас йөзле, гади кү­ңелле крестьян егетләре иде.

Алтысы да бары тик туп-туры ба­сып торырга гына тиешләр, бүтән бер­ни дә юк. Болан басып торуның баш­тагы ярты сәгате Густавны бик арыт­мады. Германиягә килеп керү белән үк аның күңеленә ниндидер бер бил­гесез сизенү урнашып, эшнең шулай тәмам буласын белдерә килгән иде: гади күңелле, аңгыра субъектларның кать! күзәтүләре астында кулны шулай катырып тотып, туп-туры басып тору турындагы сизенү иде ул. Ләкин ал­дан сизенүгә карамастан, ул бөтен кү­ңеле белән үзенең алдына куелган бу­рычка бирелде. Фришлин белән Генрих бу бурычны мәгънәсез дип саный бир­сеннәр: Густав аның үзенә тиң бурыч икәнен белә иде. Хәзергә хәтле ул Иоганнес Коганны шелтәли иде. Тәртипсезлек ясаучы саксон студентлары тарафыннан үз кафедрасында камалган Иоганнес. Иоганнес — эластик биюче. Чүгәлә! Тор! Ахырда, үле Иоганнес, пломбалы табутка тутырылган теткә­ләнеп беткән сөякләр һәм туракланган ит өеме. Хәзер Иоганнесның шелтәләр нәрсәсе юк инде. Алар тиңләштеләр.

Баштагы ярты сәгать эчендә Густав шулай уйлады, шундый тойгылар ки­черде. Аннары Густавта бер генә той­гы калды: «Мин моңа чыдый алмам». Аларны кичкә хәтле ач тоттылар. Густавның күршесе күптән үк бирешә, ава башлады: резина күсәк ярдәме белән аны яңадан турайттылар. «Тик муен гына ул хәтле авыртмасын иде»,— дип уйлады Густав. «Менә хәзер мин- уң аягымны, юк, сул аягым­ны алга чыгарып басам. Шуннан алар мине кыйный башларлар. Ә шулай да миң сул аягымны алга басам. Мин аны күтәрәм дә берничә тапкыр болгыйм». Ләкин ул моны эшләмәде.

Ниһаять, вольно торырга рөхсәт ителде. Бу бик зур бәхет иде. Дөрес, бу әрнетә, ләкин шул ук вакытта әй­теп бетергесез яхшы да иде. Аларга кичке ашка дуңгыз мае белән бутер­брод бирделәр. Густавның эчәсе килә иде. ләкин бәхетсезлеккә каршы, су бирмәделәр. Аның урынына барлауга тезелергә команда булды. Алар фа­шистлар байрагына борынгы римча салют бирергә һәм рәсми гимнны җыр­ларга тиешләр. Тик туннан соң гына ятарга мөмкин.

Густавны егерме өч тоткын яткан камерага керттеләр. Камерада кысырык һәм бик сасы иде. Берничә сә­гатьтән» соң, бу камераның ипчек була­сы үзеннән-үзе мәгълүм инде.

Башта Густавны сусау җәфалады. Тәнгә салам кадала, кычыттыра. Сасы ис көчәйгәннән көчәя бара. Ләкин су­сау сасы исне оныттыра, әрнүле ар­ганлык исә сусауны да, сасы исне дә оныттыра иде. Баракларны прожектор­лар белән яктырталар. Минут саен диярлек, биткә күз камаштыргыч якты төшә. Каравыл отрядлары кайталар, акыралар, бик әшәке сүгенәләр. Анна­ры еракта кемдер кычкырып җибәрде; күрәсең, аннан бик ныклап «сорау» алалар булса кирәк. Ул бик озак һәм сузып-сузып үкерде. Густав яны белән ята һәм бераз тешләрен шыкырдата иде. Ул йокыга китте. Тирән йокыга талды. Прожектор да, сасы ис тә, шау- шу да, сусау да, — бернәрсә дә аңа ко­мачаулый алмады һәм ул иртә белән боргычы ачы сигнал биргәч кенә уянды.

Алар, сәкеләре! янына үрә катып ба­сып, иртәнге доганы укыдылар, аннары Густав өчен бәхетле минут җиттб: су китерделәр. Кибеп ярылып беткән иреннәреңне чылату, суның бугаздан үткә­нен тою нинди ләззәтле. Тик менә арттагы кеше генә кысырыклый. Ләкин аңа бәхет тагын бер кат килде. Иртәнге ашка «кофе» дип аталган җылы кара су бирделәр. Аның янына бер сынык икмәк. Билгеле инде. «Хорст-Вессель» җыры да җырланмыйча калмады.

Аннары аларны ишек алдына куып чыгардылар. Бөтен тоткыннар ишек ал­дына җыелган иде, кәмитчеләр кия торган буй-буй курткалы мондый ке­шеләр берничә йөз иде. Свастикалы байрак күтәрелде. Алар аңа борынгы римча салют бирделәр: «Хейль Гит­лер!».

Муштра башланды. Көн авыр һәм бөркү иде; күк йөзендә түбәндә генә кургашыңдай соры болытлар йөзә. Густавлар отделениесенә задание бирелде: озак йөгерергә. Егерме минут рәттән. Берничә минут үтү белән» үк инде Густав тирли башлады. Ләкин йөгерү ана авырга килде. Моннан унике сәгать ча­масы гына элек әле ул үзе турында, үләр чиккә җитеп арыдым, дип уйлаган иде. Гаҗәп, кешедә моңа хәтле беленмәгән никадәр көчләр яшеренеп ята! Алар текә баскычка менделәр, та­гын төштеләр, тагын йөгерделәр. Тез­ләнеп, башларын җиргә иеп тордылар. Бик озак.

Яңгыр ява башлады. Густав һаман да, менә хәзер инде чүгәләтерләр, дип көтте. Ләкин чүгәләтүләр булмады, аның урынына аларга, пычрак җиргә ятып, команда буенча шуарга кушты­лар: аякны күтәрергә, кулны күтәрергә, арт якны күтәрергә, торырга, ятырга, тагын торырга, тагын ятырга. Яңгыр көчәя барды. Тап-такыр итеп кырыл­ган баш эрим, туңа. Начар гына үскән үләндә пычрак җыелган суга ятырга, торырга, тагын корсак белән суга ятырга.

— Корыда да, суда да дан булсын Германиягә!—дип акыра йолдызлы ландскнехт. — Сәламәтлек өчен файда­лы бу, — дип кычкыра ул. — Берәрегез зарланырга уйламасмы тагын. Әгәр чит ил жидлары зарланырга уйлыйлар икән, без сезне үзебезчә зарляндырырбыз. — Ул бик каты кычкырып көлеп җибәр­де. — Көлегез! — дип команда бирде ул. Тоткыннар көлделәр.

Эш бүлү башланды. Бөтен тоткын­нарны өч группага аердылар, җиңел төзәлерлекләргә, авыр төзәлерлекләргә, бер дә төзәлмәслекләргә. Георг Тейбшнц дигән тоткын лагерьга әшәке хәбәрләр тараткан өчен ябыл­ган, аның бүтән җинаятьләре дә бар дип күрсәтелмәгән; аны хәзергә җиңел төзәлерлекләр рәтенә керттеләр. Алар группасын җиңел эшкә билгелә­деләр. Бүтән бик күп лагерьлардагы төсле үк, Моозахта да эш юктан яңа шоссе салу уена килгәннәр иде. Бу шоссеның, билгеле, һичбер) кирәге юк; Моозахның тирә-ягы сазлык, баткак­лык, анда бик аз халык яши һәм юл салу бик зур авырлыкларга бәйләнгән. Бу — эшләү өчен генә эшләү, бүтән берни дә түгел иде.

Густав өлешенә вак таш ташу тиде. Тачка авыр, җир йомшак һәм тайгак, тачка һаман бата да бата. Кайбер урын­нарда юлның ике ягында да төпсез бат­каклык. Ләкин Густав көчле. Хәер, аның уч төпләре бик тиз кабарып, чи­ләнеп чыкты.

Вак таш тутырылган тачканы таш
өеме яныннан алып китеп, эш урынына илтеп җиткерергә сигез минут чамасы вакыт кирәк; ә буш тачка белән кире кайтырга шуның яртысыннан кимрәк кирәк. Тулы тачка белән эш урынына барып җитә язганда, кеше алдан ук инде кайту юлындагы ялга шатлана. Густав үзенең иптәшләренә күз салды. Аның белән бер камерада йоклаган егерме өч кешенең егермесе шушында. Аларның барсының да чәчләре тап-такыр итеп яки бик кыска калдырып алынган. Шуның каравы күбесенең яңакларын куе сакал каплаган, ә кай­берләре чын сакал үстергәннәр. Икесе­нең чәчен свастика формасында калды­рып алганнар. Кайберләре күзлек кигән. Күбесенең йөзләре интеллигентларны­кы төсле. Ләкин алар барсы да бердәй чәнчелгәннәр, ябыкканнар, аңгыралан­ганнар, кайберләре акылдан язу чигенә килеп җиткәннәр. Барсының да дип әйтерлек йөзләрендә канап, кара янып чыккан эзләр бар. Хәзер инде Густав— Герренштейнта герен дагы Иоганнесның чыннан да нинди кыяфәттә булганын белә. Ул Густавның галлюцинациялә­рендәге биюче төсле булмаган, ана караганда бик күп куркынычрак булган. Мондый уйлануларга Густав буш тач­каны этеп барган чагында гына бирелә ала. Тулы тачка артыннан барганда аның башында бер генә төрле уй була: «Кайчан илтеп җиткерермен икән», яки: «Ах! хәзер инде мин әйләнеп кайта торган булсам!»

Лагерьга марш белән кайттылар. Юл­да «Хорст-Вессель»не җырладылар. Өстәл янында дога кылдылар: «Кил, тәңре Христос, кунак бул бездә, үзең безгә бүләк иткән нәрсәләргә рәхмә­теңне сал. Безнең герман милләтен һәм рейхсканцлерыбыз Гитлерны үзең сак­ла». Чөгендер шулпасы ашадылар. Са­выт-сабаны юдылар. Ишек алдына чы­гып, во фронт басып, барлауга тезел­деләр. Инспектор фронт буйлап узган­да: «Хейль Гитлер!» дип кычкырдылар. Рәсми гимнны җырладылар һәм яңадан муштра башланды.

Менә бу юлы инде эш чүгәләүләргә килеп җитте. Адар бер дә Густав уйлаганча эшләнмиләр икән. Югарыга һәм түбәнгә таба тиз-тиз генә итеп эластик хәрәкәтләр ясалмый. Киресенчә, чүгә­ләүләр дүрт прием да эшләнә, һәр прие­мы, — сәгатькә карап торып, ике ми­нут. Бер дигәндә: аяк очына, ике ди­гәндә: акрын/ гына чүгәләргә, өч дигән­дә: яңадан аяк очына, дүрт дигәндә: элекке хәлгә. Әгәр аяк очына җитәр­лек күтәрелмәсәләр яки чүгәләгәндә тезне җитәрлек бөкмәсәләр, ярдәмгә аяк белән тибәләр. Сатлык җаннарның итекләре зур һәм авыр. Чүгәләгәндә, Густав үзенең бабасы Эммануилны ис­кә төшерде. Бервакытны ул, әнисе бик каты авырганда, Густавка: «Гам зултойво» — ягъни бу да шулап ук яхшы­га, дигән иде. Густав начарның ничек итеп яхшыга булуын озак вакыт аңлый алмады. Бабасы аңа бу «исәпкә алына» дип аңлатты. Шундый бер бухгалтерия бар икән, анда җир йөзендә начар са­налган һәрбер әйбер дебетка кертелә, күктә ул яхшы була һәм синең өчен яхшыга, ягъни активка теркәлә. Бу бух­галтерияне кечкенә Густав ахырына хәтле аңлап җиткерә алмады. Ләкин менә хәзер ул Эммануил бабайның нәр­сә әйтергә теләгәнен акрынлап төшенә башлады. Ул механик рәвештә борынгы еврей сүзләрен) кабатлый. Бер — аяк очына: «гам»; ике — чүгәләргә, «зу»; өч — яңадан аяк очына: «л той»; дүрт — элекке хәлгә: «во». Ул бөтен көче белән гәүдә тигезлеген сакларга тырыша, чөнки шулай итмәгәндә, сат­лык җаннарның күн итекләре ярдәмгә килә. Ярты сәгать вакыт үтүгә инде ул тәмам хәлдән тайды. Ул бер якка тайпылып китте, һәм крестьян кыяфәт­ле яшь төрмәче аңа бик каты китереп типте. Шул моменттан башлап ул, чү­гәләгәндә, узарга тиеш булган ике ми­нут турында гына уйлап яши башлады; ә инде ял минутлары җиткәч, ул коты чыгып, шуннан соңгы авыр алты минут турында уйлый иде.<

Муштрадан соңгы ярты сәгатьлек ял вакытында ул ишек алдындагы бер почмакта ятып торды. Аннары аларны яңадан тезделәр, һәм йолдызлы ландскнехт аларга речь сөйләде. Чынлап карасаң, диде ул, бөтен жидларны һәм марксистларны, бозау суйган шикелле, суеп ташларга гына кирәк иде. Ләкин Өченче Империя яхшы һәм бөек җан­лы, ул менә шундый тулы бәяле бул­маган кешеләрне дә яңадан тәрбияләр­гә тырыша. Тик үзенең һич тә төзәл­мәслек икәнлеген) күрсәткән кешене ге­нә юк итәләр. Күрәсен, «өйрәтү» һәм «тәрбияләү» шушының белән башлана
торгандыр, чөнки шуннан соң «Минем көрәшем» китабыннан өземтәләр укыдылар. Тоткыннар фюрерның менә мон­дый афоризмнарын хор белән кабатларга тиеш иделәр: «Гиенаның үләксә­дән аерылуы мөмкин булмаган кебек, марксистның да дәүләткә хыянәт итү­дән аерылуы мөмкин -ител». Аннары аларга фюрерның биографиясен сөйлә­деләр. Фюрер 1889 елның 20 апрелендә Австриядә Браунауда туган; ул сөйлә­гән, ул эшләгән нәрсәләрнең барсы да турыдан-туры алланың үзеннән иңгән. Фюрерның тормышын һәм бүген укылган өземтәләрне иртәгә көнгә хәтле кү­ңелдән ялламаган аңгыралар өч атна карцер алачаклар. Фюрерның инҗиле «Минем көрәшем» китабында язылган. Тоткыннарга бу китапны сатып алу хокукы бирелә, бәясе — папкадагысы 5 марка да 70 пфенниг, төпләнгәне 7 марка да 20 пфенниг. Акчаны тоткыннар үзләренең туганнарыннан сората алалар.

Менә шул юл белән өйрәтелүчеләр­нең. саны егерме дүрт кеше иде. Алар- нын күбесе интеллигентлар: профессор­лар, врачлар, язучылар, адвокатлар. Ә аларны бер яшь крестьян егете өйрәтә. Тоткыннар үзләренең буй-буй курткаларында утыралар, тап-такыр итеп яки бик кыска калдырып чәчләрен алган­нар, битләрендә канап, кара янып чык­кан эзләр бар. Икесенең чәчен свастика формасында калдырып алганнар. Аларныц кыяфәтләрендә түбәнәю һәм аңгыраю күренеп тора. Алар «укыту­чы» артыннан попугай кебек хор белән сабакларын кабатлыйлар, котлары чы­гып, аны үзләренең газапланган милә­рендә сакларга тырышалар. Густавныи томанлы гына хәтеренә килде: берва­кытны ул «Минем көрәшем» китабын Франсуа исемле ниндидер бер кешегә укыган- иде, һәм алар икесе дә бик ка­ты көлгәннәр иде.

Икенче төнне дә Густав бик каты йоклады. Икенче көн — беренчесе төс­ле, ә өченче көн — икенчесе төсле үт­те. Моозах лагеры гуманизм нигезләрен яклаучы лагерь дип санала иде. Вакыты-вакыты белән Густавны типкәлиләр, аның башына, авыз-борынына суккалыйлар, ләкин һәрхәлдә бу лагерьда тоткыннардан «сорау алу»ны бүтән лагерьдагылар караганда күп тапкыр сирәгрәк алалар. Густавны иң җәфала­ган нәрсә ашарга җитмәве һәм муштрның гадәттән тыш мул булуы. Аю организмы чыныктырылган булуга карамастан, ул еш кына зәгыйфьлек сизә йөрәк тә үзен сиздергәли.

Кара эш кыен, ачлык тагын да кыенрак, ә иң начары — мәңге бер төслелек, мәңге күңелсезлек. Бер кеше белән дә сөйләшергә ярамый муштраның мәгънәсезлеге бөтенләй үтерә. «Алар кешене хайванга әйләнде­рергә тырышалар, — дип уйлый Густав, — алар кешенең башында бушлык һәм аңгыралыктан башка бернәрсә Д? калмасын дип тырышалар».

Менә хәзер инде аның да уйлары тик бер генә нәрсә турында: бүген нәр­сәләр булыр, — чүгәләүләрме, әллә «үрә катып басып тору»мы, әллә «плацта шуышу»мы; бүген аңа нинди тачка эләгер, җиңелеме, авырымы, әллә сабы ярылганымы. Сабы ярылганы ту­ры килсә, аның уч төбенең кабарган урыннарын бигрәк авырттырыр инде.

Сөйләшү тыелган булуга карамастан, ул инде үзе белән бер баракта яшәүчеләрнең барсын да бик яхшы белә. Ул аларның бөтен якларын белә: аларның кайсы юаш. кайсы тиз кабынучан; кайсы кара эшкә гадәтлән­гән, кайсы гадәтләнмәгән; кайсы көч­лерәк, кайсы чыдамсызрак; бу шартлар­да кайсы озаграк чыдар, кайсы тизрәк бирешер; «тыңлыйм» сүзен кайсы неч­кә тавыш белән әйтә, кайсы калын та­выш белән әйтә; кайсы кычкырып җыр­лый, кайсы акрын җырлый. Менә бу соңгысының зур әһәмияте бар, чөнки «Хорст-Вессель» гимны яки «Хейль Гитлер» сүзләре җитәрлек дәрәжәдә егетләрчә әйтелмәсә, якасында әллә ничә йолдызлы падсмотрщикның кәефе бозылып та куйгалый. Густав белән бер баракта яшәүчеләр арасында кырык биш яшьләрдәге бер кеше аеруча күз­гә бәрелә; ул һаман күзләрен йомгалый. элек күзлек киеп йөргән булса кирәк? борын өстендә инде бераз тигезләнеп килә торган эзе дә бар. Күзлек, мөгаен. берәр сорау алу вакытында ватылган­дыр яки аны кызык өчен юри алың ташлаганнардыр. Аңа нәрсә генә әйт­сәләр дә, ул барсына да куркып бер ук җавапны бирә: «тыңлыйм», — ди һәм шул ук вакытта куркын битен кул­лары белән томалый. Бу кешенең акы­лына зәгыйфьлек килгәнлеге ап-ачык.

Бу бичара эштә дә, «өйрәтүләр» вакы­тында да комачаулык итә, үзенең ип­тәш тоткыннары өчен дә, хәтта сакчы­лар өчен дә артык бер йөк кенә. Ләкин аның акыл зәгыйфьлеге үзләренең кү­ңелсез эшләреннән үзләре үк җәфаланган төрмәчеләр өчен кызыклы бер кү­ңел ачу булып хезмәт итә. Бичараны җүләрләр больницасына саласы урынга, алар аның акылсызлыгыннан кәеф та­балар.

Көннәр бертөсле үзгәрешсез үтә. Беркөнне Густав, үзенең, тачкасын яңа юлдан тәгәрәтеп барганда, су җыелып торган бер җиргә очрады һәм бераз хәл алырга туктады. Кояш астында ял­тырап яткан суда ул кинәт үзенең пыч­рак бөдрә сакалын, агара башлаган кып-кыска чәчле зур башын күрде. Аның күптән инде үзен көзгедә күргәне юк иде, ә элек бик еш күрергә туры килә иде. Ул бик кызыксынып үзенең шәү­ләсен карады: аның йөзе талчыккан, күзләре арган; күзләрендә канлы та­мырлар бар. Менә нинди икән ул хәзер Георг Тейбшиц! Густав гаҗәпләнде, ләкин Георг Тейбшиц әфәнде аңа оша­мады дип әйтеп булмый. Кызганычка каршы, үзенең тышкы кыяфәте турын­да фикер йөртергә аның вакыты юк, аңа тачканы кире алып кайтырга кирәк иде. Икенче көнне ул шул ук урынга килеп чыкканда, су кипкән иде инде; бу аны бик күңелсезләндерде.

Үзләренең бертөслелекләре һәм буш­лыклары белән газаплы булган көннәр бер-бер артлы, агыла бирделәр. Тик икенче атнаның ахырында гына бер вакыйга булды. Беркөнне «өнрәгүләр»не якасында имән яфрагы булган ниндидер бер югары чинлы ландскнехт карап торды. Густавлар отделеннесенә: «Националистлар Германияне коткаралар», дигән бер лозунгны хор белән кабатлап торырга куштылар. Шул фразаны алар берничә тапкыр кабатладылар. Ки­нәт имән яфраклы сатлык җан сагай­ды, аларны бүлде. Ул аларга дүрт кешелек группаларга бүленеп деклами­ровать итәргә кушты. Чират Густавлар группасына җитте. Менә шунда барсы да кемнеңдер ачык тавыш белән: «Националистлар Германияне имәләр, ди­гәнен ишеттеләр. Имән яфраклы сатлык җан группага лозунгны тагын бер тапкыр кабатларга кушты. Яңадан шул ук сүзләр ишетелде. Бу тавыш төрмә­челәрнең күңелен ача торган ярым тиле кешенеке иде. Авыруның фразаны ниндидер бер теләк белән бозмавына барсы да ышана иде: күрәсең, ул аны шулай дип аңлаган, шулай кирәк дип уйлаган. Ләкин рәсми яктан ул карт акылдан язган дип саналмый иде, шулай булгач, бу эш начар теләк белән эшләнгән була. Аларның бөтен отделениеләренә җәза бирделәр. Шуның өс- тенә тагын аларны, алмашлап, көндезге һәм кичке ашсыз да калдырдылар; ә иң төп гаеплеләрне, Густав белән ярым тиле карт эләккән группаны, берәм-бе­рәм аерым бүлмәләргә яптылар.

Аерым бүлмәләр чүплек башы яны­на эшләнгәннәр. Элек алар бәдрәф булганнар, аларга такта кадаклаганнар да яңа хезмәткә яраштырганнар. Аерым бүлмәнең һәркайсы бер ярым квадрат метр зурлыгыңда, дөм караңгы. Густавны нәкъ бер атна бикләп асрады­лар. Ул төнлә дә, көндез дә бикле утыра иде, аны тик ашарга гына чыга­ралар иде. Башта аны сасы ис бик җәфалады; аннары хәрәкәтләнергә, су­зылырга мөмкин булма гаялыктан, аның газаплануы көннән-көн арта башлады; аның аркасы чыдап булмаслык авырта иде.

Густавның ярым һуш китү хәлендә торган сәгатьләре булды. Чиксез өметсезләнгән сәгатьләр, котырынган сә­гатьләр, моннан мине кем коткарыр икән дип әрнеп уйланган сәгатьләр күп булды. Ләкин инде Густавның үзенең язмышы белән килешкән сәгатьләр булмады. Ул инде «Гам зултойво» дип уйламады.

Германиягә кайтып, җүләрлек эшлә­де ул. Генрихта, теге икенчеседә һич шиксез хаклылар. Германиядә калган еврейләр үзләренең дәшмәүләре белән хаклы. Үзеңне Вейнберг әфәндедән яхшырак дип санау адәм ышанмаслык бер масаю булган икән! Ә Бильфингер, мөгаен, үзенең кәләше белән яңадан татулашкандыр. Нәләт төшкән Биль­фингер! Бөтенесенә ул гаепле. Аның квадрат битеннән күзлеген сугып төше­рергә иде. Юк. бөтенесенә дә Иоганнес Коган гаепле. Бирегә аны ул китереп кертте. Иоганнес һәрвакыт аның бөтен тормышын агулап килде. Иоганнеснын үзенә җиңел булгандыр әле; уенчык биюче кебек чүгәләргә, сикеренергә зур осталык кирәкмени. — исең киткән икән! Ике минут аяк очында басып то­ру — монысы иңде авыррак эш, дус­каем. Бигрәк тә «өч» дигәндә.

Римлылар үзләренең колларын яба торган йортларны ничек атаганнар иде соң? Антик авторларның берсе бу ту­рыда язган бит. Нинди ахмаклык, исе­мен хәтеремә төшерә алмыйм. Макс- Регерштрасседа миңа әрле-бирле йө­рергә җитәрлек урын булмаса. эшли алмам кебек тоела иде. Аларга әллә, мине көненә бер генә тапкыр ашаты­гыз, шуның каравы ике сәгатькә һава­га чыгарыгыз дип тәкъдим итәргәме икән. Алар моны эшләмәсләр. Алар әй­берләрнең үлчәвен юк иттеләр. Исенә төшерде. Колумелла, — менә коллар турында язган авторның исеме, ә кол­лар өчен булган биналар «ergastula» дип аталганнар. Минем хәтерем. Минем хәтерем ярыйсы әле.

Мин ишәк өстенә ишәк. Минем бу сасыда һәлак булуымна» кемгә файда килә? Барсы да хаклы булганнар. «Га­зап чигүче коран»нан да көлкерәк нәрсә булырга мөмкин. Иоганнес Ко­танның танавына бер менеп төшәсе иде. De mortuis nil nisi bene[I]. Ә шу­лай да аны кыздырырга кирәк иде. Анна мине бу уемнан кире кайтарырга тиеш иде. Ул мине нерв авырулары больницасына ябарга тиеш иде. Ә шу­лай да мин Иоганнеска берне бирер­мен әле, нәкъ аның сары танавына.

Ул кизәнде. Йодрык карцерның агач стенасына килеп бәрелде. Нык сукмаган булса да. Густав куркып китте: ә кинәт берәр кеше ишетсә. Ул тиз генә кулын үрә катып басты да: «Тыңлыйм», диде.

Бер төнне аны «сорау алыр» өчен алып киттеләр. Аны һаман.да әле тиз төзәлерлекләр категориясенә кертәләр иде. «Сорау алулары» да начар теләк белән түгел, бәлки эш юклыктан гына иде. Ә шулай да ул аннан шундый бер хәлгә килеп кайтты, икенче көнне ин­де аны карцердан чыгарырга килгәндә, ул һушсыз ята иде. Ике көнгә аны лазарет барагына салдылар. Аннары яңадай камерага кайтардылар, һәм аның көннәре элеккечә ага башлады­лар. Ярым тиле карт каядыр югалды. Хәзер инде Густав, ана берәр сүз дәшсәләр, битен куллары белән* капла* һаман бер җавапны бирә: «тыңлыйм*» ди.

Клаус Фришлин фашизм белән көрә­шүче үзәк оешмада эшли иде. Соңгы вакытта ул тагын да салкын канлырак һәм уйлабрак эшли башлады. Шуңа карамастан, яшерен донесениеләрдә Густавның эләккәнен белгәч, ул бш нык дулкынланды.

Ул Мюльгейм турында уйлады. Мюльгейм үзенең коричневыйлар лагерендагы күп кенә коллегалары белән яхшы мөнәсәбәттә һәм бу аңа үзенең дуслаларын» коткару юлларын эзләп табу: мөмкинлекләрен бирә. Мондый эшләр, билгеле, һәрвакыт аның үзе өчен дә куркыныч тудыралар, һәм коллегалары да аңа һәр юлы бөтенесен ташлап читкә китәргә киңәш бирәләр. Ләкин Мюльгейм соңгы салам итеп аңа ябышкан кешеләрнең үтенечләрен кире кага алмый. Җүләр мин, ди ул үз-үзенә, кайчан туктармын соң мин! һәм бу эш инде иң соңгысы була, дип ныклап карар бирә дә, ул үзенең өстенә тагын иң соңгы бер эшне ала.

Үзенең мәгънәсез дусты Густавны ул еш кына искә төшерә. Аннан хәбәр си­рәк килә иде, ә күптән инде аның ту­рында бернәрсә дә ишетелгәне юк. Густавны ул чит илдә, бик матур урын­нарда, тыныч җирдә, берәр матур ха­тын белән бик күңелле генә сәяхәт итеп йөридер дип уйлый иде. Мюль­гейм биредәге эшләрен» бетерер дә чит илгә качар һәм анда аңа Густавны эз­ләп табуы бик авыр булмас. Дустының мәгънәсезлекләрен Мюльгейм күптән онытты инде һәм ул аның белән чит илдә очрашу турында хыялланганнан хыяллана бара.

Менә кинәт Фришлин телефон шал­тырата. Мюльгейм бик ашыгып Густавтан хәбәрләр юкмы, дип сораша башлый, Густавның хәзер кайда икәнле­ген белмисеңме? ди. Бөтенесен дә оч­рашкач сөйләрмен, дип Фришлин кыска гына җавап бирә. Мюльгейм — Фришлинның килүен сабырсызлык белән көтә.

Фришлин, сүзне сузып тормыйча, Моозах концентрацион! лагеренда Георг Тейбшиц дигән бер кеше барлыгын» аның Густав Оппенгейм икәнлеген әйт­те. Мюльгеймвың бөтенләй чырае кач-ты, ул уз-үзеннәл чыкты һәм бөтен әрнүен, ярсуын Фришлин өстенә яу­дырды.

— Сез Оппенгейм белән багланыш саклаган бердәнбер кеше идегез, — ди­де ул, аның, өстенә ташланып. — Сез аңа бу эшен ташларга киңәш бирергә тиеш идегез.

Фришлин салкын гына җавап бирде:

— Минем моны эшләмәгәнемне сез кайдан беләсез?

Мюльгейм, хәлсезләнеп, күзләрен үз алдына текәде. Ландскнехтлар тырна­гына эләккән, кешене яклавы һәр яктан куркыныч. Аның коллегалары, нацилар, мондый эш турында ишетергә дә телә­миләр. Ул сишәмбе көн китәргә җыена иде. Ул үзе килеп кабачак. Бу вино­град бакчасы турындагы әкияттәге ши­келле булыр. «Ләкин бер генә секунд­ка да; ул бу эштән бер читкә таю ту­рында уйламады.

Ике мөмкинлек бар. Ул икесен дә сынап карар. Иң элек ул Фридрих- Вильгельм Гутветтерньт холка җибә­рер, аннары Жан «Лавендельнең хуҗалык министерствосына басым ясавы кирәк булыр, — министерствоны да кат­наштырырга кирәк.

Густавның язмышына чын күңелдән кайгырган Фридрих Вильгельм Гутветтер, Мюльгейм аңа Густав өчен тыры­шып карауны тәкъдим иткәч чиксез гаҗәпләнде. Ул нишли ала? Аның өчен политика билгесез бер планет. Ул кемгә һәм ничек мөрәҗәгать итәр­гә икәнен дә белми. Ул* үзенең нинди­дер бер Тейбшец әфәнде белән кызык­сынуына нинди сәбәп күрсәтер? Бу Тейбшицның нәрсәдә гаепләнүе билге­леме? Мюльгеймның матур сүзләре, бө­ек эссеитның бронялы балаларча бер катлылыгына бәрелеп, борчак кебек, кире кайталар иде.

Мюльгейм Сибилла янына йөгерде. Ана ул бик аз өмет бәйли иде. Сибилла да, могаен, Гутветтер шикелле ка­рар, бәлки, әле ул аны ташлаган өчен Густавның бәлагә эләгүенә бераз шат­ланыр да. Ләкин Мюльгейм ялгышты. Нәрсә булганын белгәч, Сибилланың бөтенләй чырае качты. Йөзе калтыра­нып китте, бөтен нечкә, кызларча сы­лу гәүдәсе калтыранырга тотынды. Ул башын кулларына куйды да, балалар кебек тыела алмыйча, кызгандыргыч елый башлады. Ул калтырана иде. Ләкин Мюльгейм аңа Гутветтер белән ни­чек сөйләшкәнен әйткәч, аның күз ка­рашлары кинәт кискенләнеп, явызланып китте. Бик күп атналар һәм айлар буе ул Гутветтерның дөньяви булмаган беркатлылыгына чыдап килде һәм Густавны сагынганнан сагына төште. Әгәр политика Гутветтер әфәнде өчен бил­гесез планета икән, ул чагында рәхим итеп анда сәяхәт кылып карасын. Шу­лай булмаганда Сибилла аның космос тойгыларын аңламый да башлар тагын.

Ләкин Сибиллага да кире, үз сүзле Гутветтерга килеп бәрелергә туры кил­те. Тик аның запасында Мюльгейм дә­лилләренә караганда көчлерәк дәлилләр бар иде, һәм менә хәзер аның кулын­да хәл иткеч инстанцияләргә язылган һәм өмет итү хокукын бирә торган хат бар.

Жак Лавендель, үзенең Луганода ял итүен бүлеп. Берлинга, хуҗалык министры булган үзенең дусты Фрид­рих Пфанцны күрергә килде. Жак Лавендельнең уенча, Фридрих Пфанц үзенең бурычын бик яхшы башкара алса, әйтик, концентрацион лагерьлар­дагы кебек хәлләр булмас иде. Пфанц әфәнде мондый хәлләр Германиянең кредитын күтәрә алалар дип уйлый микән әллә? Юк, Пфанц әфәнде алай уйламый. Менә Жак Лавендель әфән­денең кулына да хәл иткеч инстанция­ләргә язылган һәм өмет итү хокукын бирә торган хат бик тиз эләкте.

Моозахта комендант алмашынды. Яна хуҗа лагерьны һәм юл төзү эшләрен карап чыкты. Юлны тигезләргә, тыгыз­лап бастырырга кирәк иде. Моның өчен аңа егерме ат көчле паровой каток кирәк диделәр. Комендантның башына бер идея килде. — Егерме ат көчен сиксән кешенең көче алмаштыра. Аның кул астында сиксән кеше юкмы әллә. Нигә кыйбатка төшә торган пар әрәм итәргә. Катокка сиксән тоткынны җиктеләр; күсәкләр һәм револьверлар белән коралланган сатлык җаннар аларны әйләндереп алдылар. Ни күз­ләре белән күрсеннәр! Исәп дөрес бу­лып чыкты: каток тәгәри башлады. Гей-гей-гейль Гитлер! — дип акырдылар сакчылар. Буй-буй кием кигән, җәфа­ланган, эштән чыгып яраланып беткән йөзләрен сакал-мыек баскан, чәчләре тап-такыр итеп яки свастика форма­
сында прическа ясап алынган тоткын­нар лямканы тарттылар һәм. авыр тын алып, катокны урыныннан кузгаттылар.

Яңа комендантның методларын тот­кыннарның барсы да татып карарга тиешләр. Көн саен яңа сиксән кеше җигелә. Хезмәтнең мондый төре попу­лярлык белән файдаланмый. Бау тәнне кисеп керә, һәркем күршесенең хәленә бәйле. Эш шома һәм тиз барырга тиеш, чөнки ул публика алдында, җәмәгать­челек вәкилләренең күз алдында эш­ләнә.

Әйе. яңа комендант үзенең идеясе белән бик масая. Юл машиналарсыз, тик кеше кулы белән генә салына. Бу яңа заманның карашларына, машинизациягә каршы көрәшүче Өченче Империянең рухына бик туры килә. Юлның сыйфатын сынап карарга, аның •башка юллардан? һич тә кайтыш түгел­леген күрсәтергә ул үзенең дусларын чакыра. Дөрес, бу юлның һичбер төр­ле кирәге юк: Моозах лагереннан сазлыкка бара да, сазлыкны әйләнеп, яңадан лагерьга кайта. Ләкин ул ях­шы сыйфатлы юл, һәм аның яхшы сыйфатлы икәнлеген комендантның бөтен дуслары, танышлары күрергә тиешләр.

Алар киләләр һәм күрәләр. Алар катокка җигелгән тоткыннарны күрә­ләр; аларга элек моның шикелле бер­нәрсә Дә күрергә туры килгәне юк иде. Алар бу тырыда үзләренең та­нышларына сөйлиләр. Лагерь изоляция­ләнгән салына торган юлда изоляция­ләнгән. шулай да юл төзүдәге яна ме­тод кызыксындыра, һәм бик күпләр эшнең ничек баруын карар өчен комен­данттан пропуск сорыйлар. Үзенең идеясенә һәркемнең кызыксынуын ка­рап, комендант масая.

Ә шул вакыт эчендә Сибилла, Густавны коткару эшен тизләтү өчен, иң якындагы зур шәһәргә килде. Ул, яңа комендантның идеясе турында ише­теп. пропуск алды, һәр көйне ул тот­кыннар каток тарткан урынга чыга иде.

Җиденче көнне чират Густавлар отделениесенә җитте. Густавның сәламәтлеге соңгы вакытта начарланган иде. Аның тыны кысыла. Муштра аны хәлсезләндергәннән хәлсезләндерә бара иде. Ачын, һуш китүе ешайганнан ешая барды.

Ләкин аны катокка җиккән көнне ул үзен шактый көчле сизә иде. Лямканы тартканда — гей-гей-гейль Гитлер, — ул күп нәрсәләр турында уйлады, ә күп­тән инде мондый хәлнең булганы юк иде. Ул Луганода Жак Лавендельдэ үткәрелгән пасха кичәсен хәтеренә төшерде; Бертольд юк иде иңде. Әгәр ул исән булса; «Бу төн башка төн­нәрдән* нәрсә белән аерыла?» дип сораган булыр иде. Аңа, Густавка, Жан турыңда түгел, Бертольд турында уйларга кирәк иде. Жан наци булган. Бәлки ул шушында, часовойлар арз сындадыр. Юк, моның өчен ул артык карт инде. Жан шундый эре йөзле, нигә аларга Җайны министр ясамаска. ; Аларның яхшы йөзле фюрерлары аз бит. Ул Тейбшиц коллекциясен искә төшерә. Катокка җигелгән чагында ' көлергә мөмкин түгел. — җилкәне бик кисә,—ләкин елмаерга мөмкин, өстә­венә тагын бөдрә сакал астыннан ел­майганны да күрмиләр. Каток нинди акрын бара, коточкыч акрын! «Үзеңнең акрын адымың белән атлый бир, мәң­гелек язмыш!» Юк. «акрын» түгел, «күренмәс». «Үзеңнең күренмәс ады­мың белән атлый бир. мәңгелек яз­мыш!», Шунсы начар, Густав аннары ничек икәнен хәтерли алмый. Лессингны шул хәтле еллар өйрәнеп тә, бу цитатаны оныт имеш! Каток тарта тор­ган юл кая илтә соң? Алар фиргавеннәр өчен шәһәрләр салганнар, — Пи­фон белән Рамзес. Ләкин аның мәгъ­нәсе булган, ә менә бу юлның мәгъ­нәсе бармы? Ура! Аннары ничек икә­нен ул хәтеренә төшерде: «һәм синең адымнарыңның күренмәве мине шөбһә­гә төшермәсен». Цитатаны хәтеренә төшерүенә аның кәефе килде. Ул лям­каны бушата төште һәм уйлаудан туктады.

Ул көнне дә Сибилла шунда иде. ул тоткыннарның йөзләрең игътибар белән карап тора иде. Барсының да йөз­ләрен сакал-мыек баскан, бөтенесендә диярлек канап, кара янып чыккан эз­ләр бар, — эзләгән кешеңне табарга мөмкин түгел. Шул кәсләрнең иссе үзенең кабинеты өчен кирәкле төстәге обой таба алмагач, бер төнне йокысыз үткәргән иде: язган фразасының яң­гыравы яхшымы дигән мәсьәлә газап­лый иде аны. һәм Сибилла ана якын иде; хәзер менә моны уйлавы да га­җәп тоела. Сибилла үзенең кечкенә көлке автомобилендә утыра, автомо­биль юл читендәге баткакка кере»! чум­ган— аны чыгаруы да кыен булыр. Нечкә генә гәүдәле Сибилла уйга чу­мып утыра һәм балаларча моңлы караш белән арестантларның йөзләрен тикше­рә, ләкин Густавны танымый.

Бер көннән соң аңа Густав белән күрешергә рөхсәт иттеләр. Ул лагерь­га килде. Аны приемныйга үткәрделәр. Барьер артында ике ландскнехтның конвое астыңда эштән чыккан ябык, пычрак бер карт күренде. Сибилланың чырае качты, куркудан аның йөрәге өзелеп китте. Шулай да ул үзен көч­ләп кулга алды, ул елмайды. Бу ел­маюда элекке балачалык юк иде, аның ияге калтырый иде, ләкин һәрхәлдә бу елмаю иде. Аннары — бу акылсыз­лык та булсын — Георг Тейбшиц бит ул,—ләкин Сибилла үзен тыеп кала алмады, ул аны чит кеше исеме белән атый алмады. Ул:

— Алло, Густав! — диде. Аның ир­кә, нечкә тавышында шатлык, газапларны уртаклашу, өмет, юату, өндәү яңгырый иде: — Алло, Густав!

— Тыңлыйм! — дип куркып җавап бирде карт һәм кулы белән йөзен кап­лады.

Ике көннән соң аны чыгардылар. Жак Лавенйель Густавны һич кичектермәстән чит илгә чыгаруны кирәк санады. Ул Георг Тейбшиц әфәнде­нең чит илгә чыгуы өчен бөтен кома­чаулыкларны бетерде. Аерым бер ке­шенең озатуында Густав Чехославакия дә, Франценсбадтан ерак түгел бер урында, йөрәк авырулары буенча мәш­һүр бер специалистның санаториясенә китерелде.

Сибилланың да аның белән барасы бик килгән иде. Ләкин Гутветтер аны Берлинга кайтарырга теләде. Ул, елар­лык булып зарланып, аны телефонда шелтәләде: өч-дүрт көнгә генә дип китте, ә инде ике атна үтте. Хәзер, үзенең теләгенә ирешкәч, Сибилла ин­де Гутветтер турында уйласа да ярар иде: Гутветтерның аңа нинди ияләнгә­нен белә бит ул. Аның дөньяви конкретлыгы Гутветтерның космос иҗат­ларының субстанциясен ныгыта. Си­билла аңа кирәк, ул ансыз эшли ал­мый. Сибилла аның сүзләренең җитди­леген сизде. Әгәр ул, үзенең тойгысы­на ирек биреп, Густав белән китсә, аның Гутветтерны мәңгегә югалтуы да мөмкин. Ул, Густав янына соңыннан килергә булып, Берлинга кайтты.

Ике айдан соң, Густавның debilitas cordis авыруыннан, ягъни йөрәкнең соң дәрәҗәдә зәгыйфьлегеннән үлүенә ике атна үткәч, Генрих Лавендель Прагадан, үзенә мәгълүм булмаган Карель Блага әфәндедән өч документ са­лынган почта пакеты алды.

Беренче документ—Густав Оппенгеймның Германиядә күргән һәм ба­шыннан кичергән нәрсәләре турындагы кулъязма иде. Машинкада вак хәреф белән басылган утыз җиде бит кәгазь­дә фашистларның Швабиядә эшләгән усаллыклары — көчләүләре бәйнә-бәйнә күрсәтелгән, шулай ук Моозахтагы концентрацион лагерьның төп-төгәл картинасы бирелгән. Фактларга һичбер төрле дә бәя бирелмәгән.

Икенче документ — почта открытка­сы иде. Аның тексты болай иде: «Безгә эшләргә язган, ләкин эшләребезне тәмам итәргә язмаган». Открыткага кул куйган: «Густав Оппенгейм, ватылган корабның бер кисәге». Баштагы: «Густав Оппенгеймга» дигән адресы сызыл­ган да, аның өстенә Густав Оппенгейм кулы белән: «Генрих Лавендельгә» дип язылган.

Аннары өченче документ — Густав Оппенгеймның секретаре Клаус Фришлин хаты иде.

«Хөрмәтле Генрих Лавендель әфән­де! Сезнең абзагыз, доктор Густав Оппенгейм миңа шушы кулъязма белән шушы открытканы сезгә тапшырырга кушты. Ул боларны сезгә минем үзем­нең тапшыруымны бик теләгән иде. Ләкин кичектерелми торган эшләр миңа Германиядән чыгарга ирек бирмиләр. Шунлыктан мин сезгә документларны тапшыруны ышанычлы кешегә йөклә­дем.

Язылган нәрсәләрне абзагыз миңа үләренә ике көн калганда әйтеп торып яздырды. Ул бик кыенлык белән сөй­ли иде, ләкин сөйләгәннәренең ачыклыгыннан күренүенчә, абзагызның аңы бөтен, зиһене саф иде. Кулъязманы үзенә кычкырып укып чыккач, ул, ми­нем алдымда, ант итеп, нотариус док­тор Георг Нейштадельгә бөтен әйткәннәренең тулысынча дөрес икәнлеген раслады. Нотариус актының копиясен җибәрәм.

Нотариус киткәч, доктор Оппенгейм аны борчыган» бер Сорауга җавап бирүемне үтенде: мин аның үзен һәм аның тормышын файдасызга саныйммы, юкмы? Мин аңа болан җавап бирдем: ул, куркынычтан качмыйча, үзенең га­дел һәм файдалы эшне якларга хәзер икәнлеген күрсәтте. Ләкин ул» нәрсә барын гына күрә иде, ә нәрсә эшләр­гә кирәклеген әйтә белми иде. Ул хә­бәр жезлысын илтеп тапшыру өчен ма­рафон йөгерешендә катнашты, ләкин, үкенечкә каршы, аның жезлысы буш иде.

Тын кысылуы көчәйгәнгә күрә, сез­нең абзагыз миңа җавап бирә алмады, ләкин минем тагын да сөйләвемне үте­нүе бик ачык күренеп тора иде. Мин аның эшен, файдасыз дип бик нык ки­ре каксам да, миндә аңа карата дус­лык тойгылары бар иде, шуңа күрә дә мин аңа һич икеләнмәстән! болай дидем: ул хакыйкатьне таба алмады, ләкин ул яхшы үрнәк булып хезмәт итте. Без үзебезнең эшебезне дәвам иттерәбез һәм нәрсә эшләргә икәнен беләбез. «Без» не мин, сезнең абзагыз төсле үк, немец халкының бик зур бер өлеше мәгънәсендә әйттем. Мин аны, безне җиңә алачак түгелләр дип ышандыр­дым.

Доктор Оппенгейм никадәр генә кы­енлык белән сөйләсә дә, бу әңгәмә турында минем сезгә белдерүемне бер­ничә тапкыр үтенде, шушының белән мин аның үтенечен үтим.

Сезнең Клаус Фришлин».

Максуд тәрҗемәсе

 


[I] Үлгәннәр турында яхшы нәрсә генә сөй­ләгез яки бернәрсә дә сөйләмәгез.