Логотип Казан Утлары
Пьеса

ДОШМАН ЛАГЕРЕНДА


Куаклык. Караңгы төн. Шомлы тынлык. Төнге тынлыкны бозып ара-тирә нин­дидер кошларның чыркылдаулары ишетелә. Кинәт винтовкадан, пулеметтан аткан тавышлар. Гранаталар шартлый, шау-шу. Кайдандыр ерактан самолет­лар оча. Атышлар сирәгәя, аннан бөтенләй тына. Тагы шомлы тынлык. Кызыл­армеец Ибатуллин һәм Сидоров йөгереп чыгалар да, кинәт җиргә егылалар.

Борис. Безне камыйлар, Хәсән.

Хәсән. Тере килеш дошманга бирелмәскә.

Борис. Беләм.

Хәсән. Соңгы патронга кадәр дошман белән аяусыз сугышыр­га. Ә иң соңгы чиктә штык белән...

Борис. Әйе, әйе...

Хәсән. Сиңа нәрсә булды, Борис?

Борис. Берни дә юк, тик... (аягына карый.)

Хәсән. Борис, син бит яралангансың... (тиз генә Борисның, итеген салдырып ташлый да, кесәсеннән бинт чыгарып, аның яра­сын бәйли.)

Б о р и с. Хәсән, син, бәлки ялгызың гына булса да котыла алырсың.

Хәсән. Сине калдырып китәргәме? Юк, бу турыда сөйләмә, Sops.

Борис. Ә бит дошман турында частька ничек тә донесение илтергә кирәк... Без бит разведчиклар... Бездән хәбәр көтәләр. Син бар, Хәсән, йөгер... бәлки тота алмаслар.

Хәсән. Юк... Тсс...

Тирә-якта дошман солдатларының шаулашып үткәннәре ишетелә. Бер фашист солдаты Хәсәннәр яныннан ук диярлек йөгереп китә, ләкин боларны күрми.

Борис (ул үтеп киткәч тә винтовкасын алып аңа атарга тели). Бет, гадина!

Хәсән. Боря... (аның кулыннан тота). Син нишлисең?! (Тынлык.)

Борис. Алар хәзер бөтен куаклыкны чолгап алып, һәрбер куак төбеннән безне эзли башларлар...

Хәсән. Винтовкадан атарлык хәлең бармы, Борис?

Борис. Бар, әлбәттә.

Хәсән. Сонгы тамчы каныбыз акканга кадәр.

Борис. Ватан өчен...

Хәсән. Сталин исеме белән, иркебез, намусыбыз өчен.

Борис. Ант!

Хәсән. Ант!

Бер-беренең кулларын кысышалар.

Нык бул, Боря.

Борис. Нык бул, Хәсән. (Тынлык.) Ничек, ничек кенә дошман­ның монда туплануы турында хәбәр итәргә?.. Бәлки, боҗраны җимереп чыга алырбыз, Хәсән?

Хәсән. Мин дә шул турыда уйлый идем.

Борис. Ныгырга кирәк.

Хәсән. Әйе, әйе... Безнекеләр бары ике-өч километр җирдә генә бит. Тик безгә бер-беребездән ун-унбиш адым аерым барыр­га кирәк. Әгәр беребез үтә алмаса, икенчебез ничек тә үтәргә тиеш. Хәлең ничек?

Борис. Яхшы.

Хәсән. Мә, бераз су йот... (Борис эчә.) Киттек.

Борис. Киттек.

Алар, түшләре белән ятып, шуыша башлыйлар. Кинәт көчле шартлау.

Хәсән. Сизделәр, сволочьлар. Ярый, сугышырга тек сугышырга. Борис. Мин хәзер.

Арттан тавыш: „Бирегә килегез'4. Куаклар арасыннан болар өстенә фашист солдатларының килгәне ишетелә. Хәсән һәм Борис дошманга каршы ут ачарга әзерләнәләр.

Хәсән. Бөек Ватан исеме белән, огонь!

Борис. Огонь!

Автоматлардан көчле ут ачалар. Дошман пулясыннан саклану өчен урынна­рын алмаштыра торалар.

Хәсән. Менә сезгә совет җире, хәшәрәтләр! (ата).

Борис. Менә сезгә совет күчтәнәче! (ата).

Көчле атышалар. Хәсәннең патроннары бетеп атудан туктый.

Тавыш. Бирелегез!

Хәсән. Кызылармеец тере килеш дошман кулына бирелми!

Тавыш. Сезнең патроннарыгыз юк, сез барыбер...

Борис (тавыш килгән якка төзәп). Ә бу нәрсә, гад. (Ата, тавыш өзелеп кала).

Хәсән. Алар якынлашалар.

Борис. Нык бул, Хәсән. (Ул кинәт тукталып кала.)

Хәсән (граната ыргытып). Мәгез, татып карагыз. Борис, дус­тым... Фашист этләренә бер генә сугыш серен дә бирмәскә.

Борис. Һич вакыт... (Хәле китеп егыла).

Хәсән (граната бәреп). Мәгез тагы, кеше ашаучылар! (Шарт­лау. Винтовкасын алып штык сугышына әзерләнә. Кулыннан вин­товкасы төшә.) Кал... кабахәтләр, яраладылар.

ПӘРДӘ

Н КАРТИНА

I

Фашистлар лагеры. Урман эчендә урнашкан полк штабы. Телефон һәм башка әйберләр. Вакыт төн. Пәрдә ачылганда Гербер ялгыз. Ул, читлеккә ябылган ерткыч кебек, бүлмәнең бер читеннән икенче читенә арлы-бирле йөри. Телефон трубкасына тотына. Куя. Стенага эленгән карта алдына туктый.

Гербер. Ә, юк. Безнең һөҗүм — җиңү түгел... һәр көн, һәр сәгать безне ниндидер упкынга өстери... Безнең мактаулы немец армиясы бүген... хәтта уйлавы да куркыныч... (Кечкенә стопкага салып коньяк эчә.) Советлар Союзы белән сугыш башлавыбызга әле күпме генә вакыт, ә без данлыклы армиябызның күп өлешен
югалттык инде... Бөтен Европаның котын алган танклар, мотомех частьларыбыз Кызыл Армия алдында каушап калдылар... Безнен данлыклы авиация совет очучылары тарафыннан тар-мар ителеп бара. Ә без, совет халкының нинди куркыныч көч икәнен белә идек бит. Фюрер өчен тагын нинди юл бар иде соң? (Пауза. Сәгатенә карап.) Тиздән таң... Фу, чорт. (Звонок баса).

Штубе керә.

II

Штубе. Өч группа разведка отрядыннан хәзергә кадәр берсе дә кайтканы юк.

Гербер. Димәк, кызылларга эләктеләр?

Штубе. Әйтә алмыйм, господин полковник.

Гербер. Әйтә алмыйсың?

Штубе куркып сүзсез катып кала. Пауза.

Пленга алынган разведчикларның хәлләре ничек?

Штубе. Аңнарына килделәр...

Г е р б е р. Соң?

Штубе. һичбер төрле мәгълүмат бирергә теләмиләр.

Гербер. Әгәр сөйләмәсәләр, аларны нәрсә көткәнлекне аңлат­тыгызмы?

Штубе. Бик яхшылап.

Гербер. Алай да сөйләмиләрме?

Ш т у б е. Сөйләмиләр.

Гербер. Сез немец офицеры түгел... сез — чүпрәк.

Штубе. Дөрес, господин полковник.

Гербер. Хурлык... (Пауза.) Бирегә алып керегез үзләрен. Штубе. Була, господин полковник. (Чыга.)

III

Г е р б е р. Өч сәгатьтән һөҗүм. Ә дошманның безгә каршы куелган көче турында без нәрсә беләбез соң? Безне нәрсә көтә?

Штубе һәм Генри Хәсәнне алып керәләр. Шгубе Генрига чыгарга ымлый, Генри чыга.

Г е р б е р (ягымлы булырга тырышып). Рәхим итегез, комрад. Хәсән дәшми.

Димәк, сез сөйләүдән баш тартасыз?

Хәсән. Ә мин сезгә нәрсә сөйләргә тиешмен соң?

Гербер. Үзегез турында.

Хәсән. Миннән бит ул турыда сораучы булмады.                         Гербер Штубега карый.

Штубе. Мерзавец!

Хәсән. Мерзавецтан ишетәм.

Штубе йодрыгын төйнәп Хәсәнгә ташлана.

Гербер (Штубега). Отставить!

Штубе. Гафу итегез. (Чигенә.)

Г е р б е р. Сөйләгез.

Хәсән. Үзем турында булса, рәхим итегез. Туган илем — Бөек Советлар иле, үзем шул илнең яшь бер гражданы. Исемем — Хәсән, атам бай тормышлы колхозчы, алдынгы стахановчы, туганнарым бөтен совет иленең халкы. Үзем Ленин комсомолы. Җиттеме?

Гербер. Сез безгә әкият сөйләмәгез!

Хәсән. Әкият түгел, дөресе шулай... Әгәр сез дуңгыз боры­ныгыз белән Советлар иленә тыгылмасагыз, киләсе елга университет бетерә идем.

Гербер. Мерзавец...

Хәсән. Сез ул мерзавец.

Штубе Хәсәнгә ташлана.

Г е р б е р. Отставить!

Штубе туктала. Пауза.

Я сез безгә үзегезнең частегыз, коралларыгыз турында сөйлә­гез, я без сезне...

Хәсән. Жәзалап үтерәсез?

Гербер. Сөйләгез. (Пауза.)

Хәсән. Рәхим итегез, сөйлим: № ротасы, № полкы, № дивизиясеннән... Фашистлар йөрәгенә төзәп Ворошиловча атучы. Әгәр ышанмасагыз, безне бире тотып алып килүчеләрегездән сорагыз.

Гербер. Менә сиңа, эт. (Хәсәннең яңагына суга, Хәсән егыла.) Штубе, беренче номер.

Штубе йөгереп килеп Хәсән өстенә атлана, сул кулын каера. Җәзалый. Хәсән тавышсыз ята.

Әгәр безгә кирәкле хәбәрләр турында сөйләмәсәгез, без сезнең күзләрегезне тишәрбез, кул-аякларыгызны кискәләрбез... Я инде сөйлисезме? Нинди коралларыгыз бар?

Хәсән. Сөйлим... Винтовкалар, пулеметлар, пушкалар, танк­лар, самолетлар...

Гербер. Күпме дим мин?

Хәсән. Курыкмагыз, сезне тар-мар итәргә генә җитәрлек. Ә гаскәребез бөтен совет халкы — ике йөз миллион.

Гербер. Асарга! Яндырырга!.. Куырырга!!!

Хәсән. Фашист палачларыннан башка нәрсә көтәргә мөмкинмени?

Штубе җәзалауны дәвам итә. Хәсән торырга тели. Гербер аның башына
итек белән тибә. Хәсән һушсыз булып егыла.

Штубе. Ул һушыннан язды.

Гербер. Бик яхшы. Икенчесен китерегез. Бәлки анысы берәр нәрсә сөйләр.

Штубе тирен сөртә-сөртә чыга.

IV

Гербер. Юк, болар кешеләр түгел... шайтан белсен кемнәр болар... (Хәсәннең өстенә киемнәр ташлый.)

Пауза. Штубе һәм Генри Борис Сидоровны алып керәләр. Генри кире чыга.

Г е р б е р. Сезнең хәлегез юк, утырыгыз. (Борис утыра.) Бәлки бик аз гына коньяк эчәрсез? (Борис башын селки). Сез дә Кызыл Армиядә доброволецмы?.. (Борис дәшми.) Комсомолецмы?.. (Борис дәшми.) Кайсы частьтан?

Борис (күзләре белән бүлмәне сөзеп). Иптәшем белән бер частьтан.

Гербер. Бик яхшы. Ул безгә үзенең кайсы частьтан икәнен сөйләде. Бәлки сез дә тәкрарларсыз?

Борис. Юк!

Гербер. Ул безгә сезнең частыгыздагы сугышчылар санын да, күпме һәм нинди коралларыгыз барын да сөйләде. Сезгә тик тәк­рарларга гына кирәк.

Борис. Минемчә, тәкрарлауның кирәге юк. Шул белгән мәгъ­лүматыгыз белән канәгатьләнеп торыгыз.

Г е р б е р. Сез көләсез?

Борис, һич юк. Сез бит үзегез дә гаскәри кеше. Дошманга сугыш серен ачарга ярамаганлыкны яхшы беләсез.

Гербер. Сез бездә пленда икәнлегегезне онытмагыз.

Борис. Аңа карап сез бит миңа дус була алмыйсыз.

Гербер. Әгәр без, сезнең шул серегез бәрабәренә тормышы­гызны саклап калуны вәгъдә итсәк?

Борис. Фашистлар биргән вәгъдәнең кыйммәте күпме тор­ганлыгын без бик яхшы беләбез.

Гербер. Димәк, сөйләүдән баштартасыз?

Борис. Әйе.

Гербер. Ул вакытта без сезне җәзалап үтерәчәкбез.

Борис. Беләм.

Гербер. Ә ни өчен сез яп-яшь килеш үлемгә хәзер торасыз?

Борис. Сез яңлышасыз, полковник. Мин үлем теләмим. Мин яшәргә телим. Ләкин ватанга хыянәт — минем өчен үлем белән бер. Икенчедән, фашистлар итеге астында тапталып, кол булып яшәүгә караганда ирекле граждан булып үлү мең кат артыграк.

Гербер. Коммунист, гад!

Борис. Ленин комсомолы, яшь Сталинчы.

Гербер. Кабахәт малай. Без синең горурлыгыңны сындырырбыз. Штубе! Өченче алым белән җәза:

Шуны гына көтеп торган Штубе ерткыч кебек Бориска ташлана. Кулларын бәйли һәм Борисның аякларын станокка кыса. Борис ыңгыраша.

Штубе. Ыңгырашма, эт.

Гербер. Әле дә акылга килмисеңме?

Борис. Палачлар.

Гербер. Катырак!

Борис. Яшәсен Советлар ватаны.

Гербер. Катырак!

Борис. Долой кан эчүче Гитлер.

Гербер. Катырак!..

Борис. Ах... (Хәлсезләнә.)

Гербер. Җитеп торыр.

Штубе җәзалаудан туктый. Пауза.

Борис (аңга килә). Кансызлар...

Гербер. Я, инде сөйлисеңме?

Борис. Сөйлим... Су...

Гербер. Су бир.

Штубе стакан белән су бирә. Борис йотлыгып эчә.

Борис. Урындыкка утыртыгыз.

Г е р б е р. Утырт.

Штубе урындыкка утыра.

Борис. Кулларымны чишегез.

Г е р б е р (Штубега.) Чиш.

Штубе. Хәзер. (Борисның кулларын чишә.)

Борис (авыр сулап). Миңа сөйләве авыр, миңа тагын бер ста­кан су бирегез.

Гербер. Бир.

Штубе су бирә.

Инде сөйлә, тик тизрәк.

Борис (авыр сулап). Хәзер...

Хәсән. Сатлык җан...

Гербер. Тукта, кабахәт... (Типмэкче була, Хәсән чигенә)

Борис.- Кагылмагыз аңа. Югыйсә бер ни дә ала алмассыз.

Гербер туктала.

Мин үләргә карар бирдем.

Г е р б е р. Сөйләмисең?

Борис. Сөйләү ул — үлем... (Пауза) Мин... ирекле Советлар илендә үстем. Хәзергә кадәр ватаныма, халкыма хыянәт иткәнем булмады... Мин үземнең намуслы совет гражданы булуым белән го­рурланам. Сез минем намусымны тартып алырга, хурлыкка калды­рырга телисез. Ләкин бөек Сталин тәрбия итеп үстергән Ленин комсомолы...

Гербер (үзлегеннән чыгып Бориска ташлана). Сөйлә, кабахәт.

 

Борис. Мә, палач. (Бөтен көче белән Герберга суга. Гербер егыла.)

Штубе. Ах, сволочь... (Револьвердан ата.)

ПӘРДӘ

III КНРТИНЯ

I

Фашистлар лагеренда. Куаклык. Төн. Таң алды. Гербер һәм Штубе.

Гербер. Асарга. Барыбер, үлек гәүдәсен булса да асарга. Әнә шунда. Башбаштаклык тудырырга теләгән чех солдаты белән бер рәттән.

Штубе Борисның гәүдәсен сөйрәп керә.

Штубе. Приказыгыз җиренә җиткерелер, господин полков­ник.

Гербер. Гәүдәсе кешеләрнең йөрәгенә курку салып торсын. Безгә буйсынырга теләмәгәннәрнең барсы белән дә шундый ук хәл булачагын белеп торсыннар.

Штубе. Приказыгыз җиренә җиткерелер, хөрмәтле полковник.

Гербер (сәхнә артындагы агачка асылган солдатка карап). О, ул нинди кызык асылып тора. Кара, кара... Я... нацистларның, көчен сиздегезме инде? Фюрерның көченә ышанмый идең, хәзер үз муйныңда татыгач ышангансыңдыр. (Ниндидер бер кыштырдау- оан куркып чигенә). Ул кем? Кем куак артында йөри. (Револьверы- на тотына.)

Штубе. Бер кем дә юк, господин полковник. Сезгә шулай то- ела гына ул.

Гербер. Кызыл шайтаннардан сак булырга кирәк. Аларнын. һич көтмәгәндә һәрбер куак төбеннән килеп чыгулары мөмкин. Постлар тикшерелдеме?

Штубе. Тикшерелде... Постлар уяу... Полкның һәрбер подразделениесе һөҗүмгә хәзер... Дошман безнең удар хәзерләгәнне белми.

Гербер. Белми?.. .Ә син аның белмәгәнен каян беләсең?

Штубе. Минем уемча...

Гербер. Сезнең уегызның поты бер тиен. Дошман турында- мәгълүмат һәрвакыт точно булырга тиеш. Әйе, әйе... Хәзер үк та­гын өч группа разведка җибәрергә. Без белергә тиеш, шайтан ал­гыры.

Штубе. (Борисның гәүдәсенә төртеп.) Ә моны нишләтергә?

Гербер. Ташла. Гәүдәсен этләр ашасын.

Штубе. Ә теге исәнен?

Гербер. Хәзер үк чыгарып атарга. Юк, атарга түгел. Тавышы яңгырамасын. Штык белән чәнечкәләп үтерергә.

Штубе. Була, чәнечкәләп үтерергә, господин полковник.

Гербер. Ике сәгатьтән һөҗүм. Миңа бер сәгать булса да ял итеп алырга кирәк... Карагыз аны, мине бер сәгать үтү белән үк уятыгыз...

Штубе. Тыңлыйм, господин полковник...

Китәләр. Пауза.

II

Штубе һәм Генри Хәсәнне алып китәләр. Хәсәннең куллары бәйләнгән.

Штубе (Хәсәннең җилкәсеннән төртеп җибәреп). Әйдә, дуң­гыз борын.

Хәсән (җиргә егыла). Я, атыгыз тизрәк, хәшәрәтләр!

Штубе. Ашыкма, дускай. Без сине тураклап, чәнечкәләп үте­рәчәкбез.

Хәсән. Мә, үтерегез. (^Интернационал* җырлый.,.)

Штубы штык белән чәнчергә тели. Аны Генри тота.

Генри. Господин капитан, миңа рөхсәт итегез. Мин алыйм үчемне.

Ш т у б е. А... Генри. Герой... Немец солдаты, рәхим ит. Рәхим ит, зинһар... (Артка чигенә. Генриның Хәсәнгә чәнечкәнен тамаша итәргә тели.) Я. Генри. Күрсәт көчеңне. Бер, ике...

Генри. Менә күр, господин капитан, Германияне сөйгән немец солдатының штыгын...

Бөтен көче белән Штубеның йөрәгенә кадый. Штубе ыңгыраша да алмыйча гөрселдәп җиргә ава. Генри аның бугазыннан буа.

Хәсән. Генри.

Генри. Комрад. (Кочаклый.)

Хәсән. Син безнеке?

Генри. Долой Гитлер. Хәйл Сталин! (Хәсәннең кулларын чишә. Штубеның винтовкасын алып бирә). Мә.

Хәсән. Рәхмәт, дускай. (Кулын кыса.)

Генри. Безгә хәзер үк сезнең якка качарга кирәк.

Хәсән. Әйе, әйе... Ләкин ничек?

Генри. Мин безнең гаскәрнең ничек урнашканын беләм. Пост­лар турында да хәбәрем бар.

Хәсән. Комрад... Ишек төбендә полковник машинасымы?

Генри. Әйе, аныкы.

Хәсән. Әгәр дә шуңа утырып...

Генри. Яхшы идея. Яхшы, яхшы. (Кинәт Штубега ташлана. Аның өске киемен һәм бат киемен салдырып ала да Хәсәнгә бирә.) 

Хәсән (киенә — киенә) Генри, молодец.

Генри. Мин автомобильне яхшы йөртә беләм. Сез — капитан Штубе. Ә мин — шофер. Постлар яныннан акрын гына үтәрбез. Полковник автомобилен берәү дә туктатырга батырчылык итә ал­мас.

Хәсән. Яхшы план.

Генри. Бер пулемет та алырбыз... Әгәр сизенә калсалар, пу­леметтан ут ачарбыз.

Хәсән. Дөрес. (Борис гәүдәсен күреп.) Бу ул. /Аның гәүдәсе...

Боря, кадерле дускай...

Кочаклый. Генри баш киемен сала. Тынлык.

Әйдәгез.

Китәләр. Пауза. Сәхнәдә тынлык урнаша. Еракта разведкачы самолетларның мотор тавышлары ишетелә. Бераздан Хәсән йөгереп чыга. Аның кулында дош­ман штабыннан алынган чемодан. Ул йөгереп килеп Борисның гәүдәсен күтәрә.

Генри (кереп). Әйдәгез, комрад. Машина әзер... Мин полковникның авызын томалап, кулларын бәйләп машинага салдым. 15 минуттан сезнекеләр янында булачакбыз.

Хәсән. Бик яхшы. О, кан эчкеч, фашист шакаллар, без сезгә Кызыл Армиянең көчен танытырбыз әле.

Хәерле юлга!

Үзебезнекеләр янына!

Борисның гәүдәсен һәм чемоданны алып чыга. Генри аңа ярдәм итә.

ПӘРДӘ