БӨТЕН КӨЧ—ДОШМАННЫ ҖИҢҮГӘ!
“Бөтен көчебезне—героик Кызыл Армиябезгә, данлыклы Кызыл Флотыбызга ярдәмгә! Халыкның бөтен көчен—дошманны тар-мар итүгә!”
И. Сталин.
Юлбашчыбызның батыр тавышы бөтен туган ил өстендә көчле өндәү булып яңгырады. Камчаткадан Кырымгача, Боз диңгезе буйларыннан Төркстан далаларына хәтле күп миллионлы совет халкы Сталинның көч һәм ныклык белән сугарылган өндәү сүзләрен бөтен барлыгы, бөтен күнде белән йотлыгып тыңлады. Иптәш Сталин ана гына хас булган бер тирәнлек һәм ышаныч белән совет иленең бөтен халкын ирекле туган ил өчен, халыкларның иреген, культурасын һәм кешелек намусын фашист юлбасарларыннан саклап калу өчен, дошманны тар-мар китерү өчен, Мөкаддәс ватан сугышына өндәде.
Бөек советлар иле юлбашчының өндәвенә сугышчан күтәренкелек белән, корыч бердәмлек, сугышта һәм тылдагы эштә искиткеч батырлык һәм бирелгәнлек белән җавап бирде. Ун меңнәрчә карт эшчеләр, гражданнар сугышы чорының партизаннары, хәтта совет иленең академик Лысенко шикелле мәшһүр галимнәре — туган илен дошманнар ерткычлыгыннан саклау өчен халык ополчениесенә язылды. Илнең ун меңнәрчә яшь патриотлары үз ихтыяры белән язылып фронтка китте.
Моңа хәтле Гитлерның канлы итеге астында интеккән Көнбатыш Европа халыклары, Сталин реченнән соң үзләренең азатлык көннәре якынаюына ышанычлары тагын да ныгып, иркен сулап куйдылар. Бөтен культуралы кешелек дөньясы бөек Советлар Союзы халкының фашизмны бетергәнче сугышырга хәзер торуын чын күңеленнән тәбрик итте һәм советлар иленә, аның юлбашчысына, аның Кызыл Армиясенә мәхәббәтен белдерде.
Совет халкында үзенең туган иленә, гасырлар буенча бик күп дошманнардан саклап алып калган, ата-баба каны белән сугарылган ватанына кайнар мәхәббәт яши. Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә, озак һәм каты яуларда сугышып алган бөек совет ватаны, совет җиренең һәр карышы, йөзләрчә халыкларның иреге, культурасы, туган теле— һәммәсе дә совет халкына җаныннан кадерле, тормышыннан газиз! Совет халкының бөтен казанышларына, аның хезмәтенең гүзәл нәтиҗәләренә, кешелек дөньясының иң алдынгы вәкилләре соклана һәм хөрмәт итә торган культурасына котырынган фашизм канлы балтасын күтәрә. Фашизм палачлары ирекле илнең күкрәп торган шәһәрләрен, авылларын җимермәкче. азат халыкларны немец бароннарына кол ит- мәкче, төрмәләргә тутырмакчы, концентрация лагерьларына япмакчы була.
Ул инде үзе басып алган халыкларның йөз еллар буенча үсеп килгән культурасын, сәнгатен һәм кешелек намусын бик күп илләрдә канга батырды. Ул
гыйльми хезмәте һәм әдәби әсәрләре белән бөтен дөньяга мәшһүр булган зур галимнәрне, атаклы язучыларны бары чәчләре сары, күзләре фашист күзе тесле булмаган өчен генә концентрация лагерьларында чертте, төрмәләргә тутырды. Фашизм җитәкчеләре, үзенең, тәнен сатуы белән мактана торган фахиш әсыман, кешелек культурасын җимерүләре белән мактаналар. А ларның берсе, төкереген чәчеп, «Әгәр без балта белән оста эш итә беләбез икән, безгә дөнья культурасының нигә кирәге бар?» д»?. Чыннан да, кешелек тарихының борынгы чорыннан бирле сакланып килгән бөек культура мирасларын утка яккан, сабый балаларны, карт-карчыкларны пулеметтан атып кырдыра торган бу котырган башкисәрләрдән шуннан да «кешелеклерәк» тагын ни көтәргә мөмкин! Фашизмның эше шул. Пролетариатның бөек язучысы Максим Горький әйтүенчә, фашизм ул — кешелек җәмгыятенең тәненә чыккан әшәке бер шеш, чуан. Ләкин бу чуан таза тәнле башка халыкларга йогар әчеп, аларны чирләтү өчен яшәргә, азынырга тели.
Фашизмның өлкән палачы Гитлер башка көчсез һәм зәгыйфь илләрне җимереп, канга батырып басып кергән шикелле, советлар илен дә тиз генә җиңеп ташламакчы булып, эшчеләрне һәм колхозчыларны үзенә бик ансат кына тез чүктермәкче булып котырынып тотынган иде. Тик Гитлерның бу явыз нияте сугышның беренче көннәрендә үк чәлпәрәмә килеп, ун меңнәрчә фашист солдатлары белән бергә чик буйларында күмелеп калды. Фашизмның комсыз мәкеренә, ерткычларча кансызлыгына советлар иленең Кызыл Армиясе үзенең туган иленә чиксез мәхәббәтеннән туган тиңсез батырлыгы белән осталыгын һәм көчле техникасын каршы куйды. Башка илләрдә коралсыз халыкны асу-кисүе белән «дан» алган юлбасар өере, Кызыл Армиянең һавадан, җирдән һәм диңгездән ясаган көчле удары астында өч-дүрт атна эчендә үк йөз меңнәрчә солдатын, меңнәрчә танкларын, самолетларын һәлак иттерде. Дошманның тылындагы кызыл партизаннар Гитлерның поездларын, күперләрен күккә күтәртә, юлларын боза, аэродромнарын юк итә, складларын шартлата. Кызыл Армиянең фронтта фашист бандалары һөҗүмен берсе артыннан икенчесен сындыра баруы беләшн рухланып, Көнбатыш Европань ун меңнәрчә халыклары үзләренең ирекләрен, мөстәкыйльлекләрен фашистлардан кире тартып алу өчен, мыскыл ителгән намусларын паклау өчен партизан сугышына чыктылар. Гитлерның тылын ут ялкыны, янгыннар сөреме чолгап алды.
Бөтен дөнья халыклары арасында Советлар Союзының дәрәҗәсе һәм авторитеты торган саен үсә бара. Фашизмга каршы аяусыз көрәшкә хәзер торган илләр СССРга ышаныч һәм өмет белән карыйлар. Гитлер Германиясенә каршы сугышта бергәләп хәрәкәт итү турында Советлар Союзы белән Бөек Британия арасында булган килешү моның җанлы шаһиты. Бу ике бөек илнең икесенең дә халкы фашизмга каршы бердәм фронт, дәһшәтле бер көч булып аяусыз көрәшкә чыкты. Бу һөҗүмнең дә көчен фашизм озакламый үз җилкәсендә татыр.
Ләкин хәзергә әле дошман көчле, хәйләкәр һәм явыз! Фашизм, баскан туфрагы кыза барган саен, үзен чолгап алган ут боҗрасы аяусыз кысылган саен котырына, ярсый бара. Ярсыган дошман үлем алдыннан вәхшилеген тагын да арттырыр. Бер генә совет гражданы да моны исеннән чыгармаска тиеш!
Фашист юлбасарлары безгә каршы сугыш техникасы белән генә сугышмый. Безнең сафларыбызны таркату, көчебезне йомшарту, сизгерлегебезне тупасландыру өчен, фашист башкисәрләре мең төрле кабахәтлекләр, провокацияләр эшли. Ул безнең илгә шпионнар җибәрә, үз агентлары аша ялган хәбәрләр таратмакчы була, сугышка якын урыннарда десант төшереп безнең тылны каушатырга, паника кубарырга тели. Ләкин совет халкы фашизм бандитларыныц бу этлекләрен бере артыннан икенчесен җимереп бара. Совет кешеләре дошман десантларын безнең җиргә аяклары тияр-тимәс үк юк итәләр. Совет иленең һәрбер куагы, үзәне, урман буе дошман солдатына үлем куркынычы тудыра, һәрбер йорт, һәр койма буе дошманга ут ача.
Хәзер бетен совет иле алдында бер генә бурыч бар: дошманны тар-мар итү! Бөек ватан сугышына безнең эшебезнең бер генә тармагы да буйсынмый кал
маска тиеш! Дошман безнең илгә әшәке аягы белән баскан вакытта һәрбер совет патриоты үзенә сорау бирергә тиеш: фашизмның көчен сындырыр өчен, Кызыл Армиянең, көрәшен җиңеләйтү өчен* мин кулымнан килгәннең барын да эшләдемме? Туган илемнең бу бөек көрәшендә миңа ничек тагын да файдалырак булырга икән?
Безнең яшьләребезнең байтагы, кулына корал тотып, фронтка китте. Аларның геройларча көрәшләренең һәр көне фашизмның һәлакәтен тизләтә. Иптәш» Сталин бөтен көчне Кызыл Армиягә ярдәмгә тупларга, ваемсызлыкны, гамьсезлекне бетерергә өндәде. Дисциплинасызлыкка, таркаулыкка безнең арада урын булмасын! һәр совет гражданы, нинди генә эштә булуына карамастан, үзен фронттагы сугышчы итеп хис итсен, Кызыл Армия дошманны җиңсен өчен кулыннан килгән бөтен көчен бирсен!
Йөз миллионнарча кешеләрнең ирке, бәхетле тормышы, якты киләчәге һәм намусы өчен бара торган бу бөек көрәштә культура фронтының да бөтен армиясе фашизмга каршы аяусыз сугышка күтәрелде. Большевистик туры сүз киң массаларда дошманга каршы ачы нәфрәт, каты ачу тудырсын, миллионнарга үзенең туган иле каршында мөкаддәс бурычын төшендереп бирсен.
Совет интеллигентының һәрбер сүзе һәм эше бөтен җирдә, һәр адымда — уку өйләрендә, клубларда, фабрика һәм заводларда, колхоз басуларында — авылда һәм шәһәрдә — туган илне тагын да ныгыту өчен», Кызыл Армиянең җиңүе өчен батырларча көрәшкә өндәсен!
Шагыйрьләрнең шигыре сугышчыларны геройлыкка рухландыра торган көчле чаң булып яңгырасын»!
Язучының сүзе кызылармеецның штыгы шикелле үк дошманның йөрәген үтәли тишәрлек үткен һәм көчле булсын!
Безнең музыкабыз ирекле илнең батыр улларын мөкаддәс сугышка өнди торган гайрәтле гимн булып яңгырасын!
Безнең кУлыбыз туры, эшебез хак!
Без һичшиксез җиңәрбез!
Бөтен көч дошманны җиңүгә туплансын!