УЯНУ
Әле кичә генә матур җәй, ә Анатолий яшь бер егет иде. Тереклекнең шундый нурлылыгы. чәчәкләрнең шундый гүзәллеге һәм күбәләкләрнең шундый керсез сафлыгы белән чиксез исергән бу егетне спорт мәйданнарында, стадионда, су буйларында һәм Идел аръягындагы күңел ачу урыннарында еш кына күрергә була иде.
Көтеп алынган ял көннәренең берсе. Иренеп кенә, назланып кына кояш чыкты. Ләкин бүген ул әллә ничек куәтлерәк, әллә ничек ягымлырак яктырта, чәчәкләрне, чык төшкән үләннәрне иркәлән, назлап сөя иде.
Анатолий, бер төркем иптәшләре белән, Идел аръягына чыкты. Күңелле шау-шу, уен-көлке—-болар һәр кайсы яшь күңелгә якын һәм үз тоела торган нәрсәләр.
Яшьләр, дөньяларын онытып, су коендылар, футбол уйнадылар һәм кызу ком өстендә рәхәтләнеп кызындылар. Бер вакыт шулай, гамьсез уйларга бирелеп, ком өстендә кызынып ята торгач, Анатолий бер үзе генә торып калды.
Сирәк очрый торган рәхәт һәм кадерле минутлар.
Аяк очында гына мәһабәт Идел: кайдадыр, еракта-еракта җилкән киергән көймәләр, ак күбәләктәй талпына-талпына әкрен генә күздән югалалар. Күп тә үтми, шул көймәләр югалган җирдән, аккош шикелле, күкрәген киереп, пароход килеп чыга. Ул суны куәт белән ярып килә. Дулкыннар икегә аерылалар. Аларның һәркайсы үзенә бер көч, үзенә бер ярсынулы ачу белән гайрәтләнеп, ярларга Гявланалар, аннары, хәлсезләнеп, чигенәләр.
Анатолий ирексездән елмаеп куя һәм: «Ә менә совет кешеләре чигенә белмиләр. Чигенү, паникага бирелү — совет кешеләре өчен хас сыйфат түгел...» — дип уйлый эчтән генә.
Менә нәкъ шул вакыт кемдер аның яныннан ашыгып уза.
— Нинди гамьсез егет... Ә ил чигендә безнең туганнарыбыз...
Анатолий узып баручының соңгы сүзләрен ишетеп бетермәде. Ләкин аның өчен барысы да ачык иде. Ул кинәт сикереп торды. Аның мөлаем йөзендәге, карашларындагы тынычлыкның хәзер эзе дә калмаган иде инде. Дошманнан үч алу, аны тар-мар итү — менә бу тойгылар анда кинәт яңа бер кабыну белән кабынып киттеләр.
Ә икенче көнне ул үзенең көнлек нормасын шактый арттырып үтәде.
Ләкин бу — комсомолец Ульяновның беренче адымнары, яшь йөрәкнең беренче ашкынулары гына иде әле. Тиздән Шорный фабрикада *ике йөз процентчылар хәрәкәте кузгалды. Анатолий патриотик рух белән сугарылган бу гүзәл хәрәкәтнең инициаторы булды. Хәзер фабрикада дистәләрчә ике йөз процентчылар бар.
Ватанга чиксез бирелгәнлек, оешканлык, ныклы хезмәт дисциплинасы — менә болар бары да хезмәт җитештерү чәйлекнең югары үрнәкләрен яулап алуда төп этәргеч көч булып хезмәт иттеләр. Шуның нәтиҗәсендә фабрика еллык планын 14 нче Октябрьда ук инде төгәлләде.
Иптәш Сталинның тарихи реченнән соң фабрикада хезмәт җитештерүчәнлеге әлегә кадәр күрелмәгән югарылыкка күтәрелде. Моткова, Ульянов шикелле алдынгы стахановчылар хәзер сменага өчәр һәм дүртәр норма үтиләр.
— Ләкин бу чиге түгел әле, — ди Анатолий Ульянов. — Ватан өчен, ирек өчен без барлык көчебезне, әгәр кирәк булса, актык тамчы каныбызны да бирербез.
Совет патриотының бу сүзләре аның һәрбер эшендә, һәрбер адымында аклана. Фабрикада нинди генә яңа эш булмасын, нинди генә өмәләр оештырылмасын, һәр кайда, һәр җирдә Анатолий алгы сафта була. Мисал өчен «Татарстан комсомолецлары» исемендәге танклар колоннасы файдасына 17 нче ноябрьда оештырылган өмәне генә алырга мөмкин.
17 нче ноябрь барлык совет яшьләре өчен онытылмас эзләр калдырган көн. Бу көнне шәһәр урамнары гадәттәгегә караганда да иртәрәк уяндылар. Әле яңа гына таң атып килә, ә эшчеләр, хезмәткәрләр һәм йорт хозяйкалары завод-фабрикаларга һәм пунктларга агыла да башлаганнар иде инде.
Үзенең уенчан һәм шат табигате белән күпләрдән аерылып торган Анатолий бүген фабрикага бөтен кешедән дә элек килгән иде. Ул үзе уен-көлке сөйләп иптәшләрен бер туктаусыз көлдерә, ә күзләре һаман сөйгән станогы тирәсендә йөри, фикерләре һаман бер тирәдә әйләнә: бүген кичәгедән яхшырак, ә иртәгә бүгенгедән дә яхшырак эшләргә кирәк.
Бу теләк аңа көч һәм дәрт бирә, һәм звонок булу белән Анатолий эшкә бирелә. Эш өстендә вакыт сизелми дә үтә. Менә төшке ашка чакырып звонок шалтырый. Хәзер генә тигез эш ритмына күмелгән цех эче шау-« гөр белән тула. Тик шул вакытта гына Анатолий станогыннан аерыла һәм, җиңел генә сулап, маңгаена төшкән чәчләрен артка сыйпап җибәрә, һәм иптәшләренең сорауларына каршы, мөлаем генә елмаеп ул:
— Ике норма, — дип җавап бирә.
Анатолий белән ярышып эшләүче Моткова да төшкә кадәр ике норма үтәгән булып чыга. Үзе шикелле үк бер теләк белән ялкынланып янган һәм үзе шикелле үк эшлекле, үзе шикелле үк якты йөзле станокташының бу уңышлары Анатолийда яхшы теләкләр уята, һәм ул:
— Әйдә, төштән соң да икешәр норма бирик, — дип кинәт кычкырып җибәрә. — Чөнки безнең танклар тиз төзелергә, күп һәм нык булырга тиешләр. Туганнарыбызның каны бездән шуны таләп итә.
Чыннан да, төштән соң алар тагын икешәр норма бирәләр.
Инде караңгы төшә. Эшче бистәләрендә кичке тынлык урнаша. Шәһәр остенә йолдызлы ак төн килә.
Бистә урамнары буенча, үзара сөйләшеп, бер төркем яшьләр бара. Менә бер урам почмагында алар туктыйлар.
— Я, хушыгыз, дусларым!—ди Анатолий.
Дуслар Анатолийның бүгенге уңышын мактап һәм киләчәктә аңа тагын да яңа җиңүләр теләп, саубуллашалар, ә ул аларга сокланып карап кала. Карый торгач, кайчандыр, җәйге матур көннәрнең берсендә булган Идел буйлары, усал дулкыннар ташкыны исенә төшә һәм ирексезләп елмаеп: «Чыннан да, совет кешеләре чигенә белмиләр. Курку, паникага бирелү — совет кешеләре өчен хас сыйфат түгел!»— дип горурланып уйлый.