ПАРТИЗАННАР СӨЙЛИЛӘР
Ал. СУРКОВ
3. авылында гестапо «начальнигы» тәрҗемәче ярдәмендә авыл җыелышы уздыра. Картлар һәм хатын-кызлар җыелганнар. Чырайлары чытык. Ни булыр икән дип, көтеп, дәшми-тынмый гына утыралар.
Начальник кыска гына, ләкин тәэсирле итеп сөйли. Куштан тәрҗемәче тәрҗемә итә:
— Ин башлап — тәртип. Тәртипсез- леккә юл куймам. Кызылармеецларны комендатурага тотып илтегез. Яшереп яткырсагыз — атармын. Партизаннар килеп чыгып, аларны яшерсәгез — атармын. Йөкләмәләрне вакытында һәм төгәл итеп үтәгез. Үтәмәсәгез — атармын. Аңлашылдымы?
Колхозчылар дәшмиләр.
— Без биредә халык арасыннан сайлап куелган старостаны куябыз. Ул миңа буйсына, сез — аңа. Сезнең авылда яраклы кеше табылмады. Менә шушы кешене сайларга киңәш итәм. Аңлашылдымы ?
«Начальник» артыннан караңгы чырайлы бер ир кеше килеп чыга. Колхозчылар дулкынланып пыш-пыш сөйләшәләр:
— Бу Васька ич, урман сакчысы. Карак һәм эчкече булганлыгы өчен урыныннан куганнар иде...
— Тавышка куям — кем ул староста булсын ди?
Кыелыш дәшми. Куллар, ябышып калган шикелле, күтәрелмиләр.
— Менә шулай, яхшы. Каршы тавышлар юк... Бер тавыштан. Староста, эшкә керешегез. Ә сез — марш өйләрегезгә...
Фашистлар әнә шулай совет җирләрендә «власть» урнаштыралар.
Ләкин немецлар һәрвакытта да ышанычлы старосталар утырта алмыйлар. Аннары ышанычлылары да, тирә- юньдә партизаннар күренә башлагач ук, үзләренең «ышанычлы» булуларын күрсәтергә бик үк батырчылык итмиләр. Кай вакытларда шулай авылга партизаннар килеп керәләр, азык-төлек белән тәэмин итү турында колхозчылар белән килешәләр дә, «старостага» әйтәләр:
— Син, агай-эне, бер сәгать, сәгать ярым эчендә җый да, әнә теге саран янына алып килеп куй. Ә без көтәрбез. Карыйк әле, син үзеңнең эшеңне тиз башкарасың микән.
Староста дигәннәре алай итә, болан итә, ләкин әкеренләп китә — йорт саен йөри башлый, чөнки ул уйлый: немец начальниклары еракта, ә партизаннар алар әнә, якын гына. Аннан соң арка тирең дә бит күршенеке түгел, үзеңнеке.
Тәртип һәм власть мәсьәләсендә колхозларда немецларның эшләре бик шәптән түгел. Колхозчыны ни кадәрле генә куркытсаң да, ул үзенекен уйлый һәм үз кешеләрен көтә.
Эш шуңардан башланып китте: районга килеп керүнең беренче көннәреннән үк фашистлар колхозның нң яхшы атларын обоз өчен алдылар. Ә алмашка — талчыгып, имгәнеп беткән атлар калдырдылар.
Аннан саранча килеп басты. Башта «товар алыштырган» булып кыландылар. Авыл кооперативларыннан һәм складлардан таланган совет тәмәкесен, шырпысын, керосинын грузовикларга төииләр дә, өерләре белән авылга килеп керәләр. Янәсе, товар алмашу булачак. Йомырка, ит, май, тавык кемдә бар?
Бу рәвешле «товар алышуга» колхозчылар бик үк теләп риза булмадылар. Хәер тиздән фашистлар үзләре дә бу нәрсәне ташладылар һәм кул астына эләккән бер Нәрсәне туп-туры талый башладылар. Бөтенесе талый: офицерларның денщиклары талый, штаб поварлары талый, офицерлар үзләре, солдатлар, кем иренмәсә шул талый.
Фашистларның аппетиты зур, ә нервлары артык нык түгел. Тавык куып йөрүче фашистлар партизаннардан шактый ук куркалар.
Партизаннар мондый ике вакыйганы сөйләделәр:
Ч. авылы колхозчылары, партизаннарга дип унлап сарык, ике бозау сайлап алып, бер киртәгә ябып куйганнар. Шул вакытны грузовикларга төялгән фашист талаучылары килеп кермәсенме. Киртә янына киләләр дә, терлек караучы карттан: болар кемнеке? дип сорыйлар.
Ә карт бер катлы кеше була, тота да әйтә:
— Партизаннарныкы. Менә көтеп торам, хәзер килеп җитеп алып китәргә тиешләр, — ди».
Немецлар, шау-гөр килеп, затворларын шалт-шолт иттерә башлыйлар, ләкин үзләре тиз генә автомобильгә төяләләр. Старшыйлары кул изи. Шофер газ бирә, машина ыргылып чаба башлый. Фашистлар тиз генә шылалар — артларыннан тузан гына уйнап кала.
Икенче вакыйга Я. авылында була. Бу авылга ике партизан килеп керә. Бакча артларыннан узып барган вакытта, урамда ниндидер шау-шу ишетәләр. Өй алдында бер колхозчы карчык әрли-әрли немец солдатының кулындагы бер корзин йомырканы үзенә таба тарта. Шунда ук икенче солдат — иптәшенә ярдәм итә’. Карчык куркаклардан түгел икән:
— Бирегез, каһәр төшкерләре! Ничек оялмыйсыз, җир битләр! — дип кычкыра. — Чебеш әнкәсе астыннан алган йомыркалар бит. Аларның эчендәге чебешләргә җан кергән инде...— ди.
Немец корзинкага ябышкан да, үзенчә нәрсәдер сөйли. Күрәсең, ачуы килгән. Йодрыкларны ходка җибәрергә әзер тора.
Шул вакыт карчык партизаннарны күреп ала һәм, аны-моны уйламыйча, бармагы белән төртеп:
— Әнә кара, җир бит, партизаннар килгәннәр. Күрсәтерләр алар сезгә күрмәгәнегезне. Икенче тапкыр тавык әнкәсе астыннан йомырка урлап йөрмәссез, — ди.
Немецлар үзләренә таныш «партизан» сүзен ишетәләр. Коралсыз ике кешене күреп, корзинаны ташлыйлар да, сыдырмагаләйкем — авылдан чыгып шылалар. Күрми дә калалар үзләрен.
Партизаннар шул турыда сөйләп көлешәләр:
— Алар танк артына яшеренгәндә генә батыр, — диләр. Тимердәй бераз аерылдылар исә — авыруга сабышалар. Русларның исеннән дә куркалар.
Немецлар безнең берәр районыбызны алып та өлгермиләр, шунда ук «агитация» эшенә — ялганлауга керешәләр. Имештер, Кызыл Армия тар-мар ителгән, советның самолетлары, танклары бетерелгән, ә нәтиҗә үзеннән-үзе билгеле: янәсе, юаш булыгыз, буйсыныгыз. Сезнең өметегез өзелгән инде.
Мондый, колакка ятмый торган ялганнарның нәтиҗәсе бик кызык булып беткәли.
Бер немец офицеры Җ. авылында җыелыш үткәрә. Москва. Ленинград турында тузга язмаган нәрсәләр сөйли. Ә колхозчылар, ерактан ишетелгән туп тавышларын тыңлап, тик кенә * утыра бирәләр.
Кыю гына бер хатын, сикереп тора да. сорый:
— Тегендә нинди күк гөлдери сок ул? — ди.
Офицер һич аптырамыйча җавап бирә:
— Безнең саперлар миналарны шартлаталар, большевиклар юлга миналар куеп киткәннәр.
Хатын һаман туктамый:
— Миналарны бик күп куйган булсалар кирәк. Биш көн шартлаталар инде, һаман да шартлатып бетерә алмыйлар.
Офицер кып-кызыл була. Ачуланып, чәрелдек тавыш белән кычкырып җибәрә:
— Молчать! Немец офицеры сезгә нәрсә сөйли, шуны тыңлагыз! Югыйсә...
Хатын, билгеле, тына. Башкалар да тып-тын гына утыралар. Ә башларында мондый уй йөри: ялганлыйсың син, кабәхәт фашист, Ленинград турыңда да. Москва турында да, — бөтенесе турында да ялганлыйсың.
Фашистларның дагалы итекләре совет җиренә басып та өлгерми, шунда ук алар артыннан, күләгә шикелле ияреп, партизаннар килә башлыйлар.
Безнең төньяк-көнбатыш районнарыбыз зур урманнарга бай. Үч алырга теләүчеләр шул урманнарга агылалар. Ул кешеләр, дошманга буйсынуга караганда, үлемне яхшырак күрәләр.
һәр авылда диярлек, партизаннарның кыю һәм турылыклы дуслары бар. Мәсәлән. Л. авылының партиясез бер карт укытучысы турында партизаннар бик зур җылылык белән сөйлиләр. Иван Борисович, Иван Михайлович һәм яшь кенә укытучы кыз С. турында сөйләгәндә аларның тавышларында горурлык һәм рәхмәт тойгысы ишетелә. Партизаннар белән бәйләнешкә кергән өчен үзләренә ни буласын бик яхшы белә торып, рус патриотлары партизан отрядларына булышалар. Аларны яшерергә, куркыныч турында аларга хәбәр итәргә хәзер торалар.
Аларның партизаннарга булган мәхәббәт тойгылары бик төрлечә.
Менә Б. авылына урып-җыю турында җыелыш үткәрергә бер немец офицеры килә. Авылны чорнап алалар. Колхозчыларны җыялар. Офицер шикле күзләре белән җыелышны карап чыга да: «Сезнең биредә киемнәрен алыштырган кызылармеецлар һәм партизаннар юкмы?» дип сорый. Бөтен җыелыш бер авыздан: «Юк, партизаннар юк... Кайдан килсеннәр алар!»— дип кычкыралар. Ә җыелышта уннан артык партизан була. Авылны чорнап алганда алар китә алмыйча калган булалар.
Ике разведчик, Р. һәм С., кунып чыгу өчен 3. авылында бер колхозчыга туктыйлар. Көтмәгәндә генә немец солдатлары ишекне кага башлыйлар. С. тиз генә ишек алдына качып өлгерә, ә Р. өй эчендә кала.
Немецлар хуҗага бәйләнә башлыйлар — документларыңны күрсәт! — диләр. Ул аларга үзенең колхоз книжкасын тоттыра. Алар книжканы карап азапланганда, партизанга сөт тапшыру турындагы бер кәгазьне бирә.
Немецлар, хуҗаны тикшереп бетергәч, партизанга тотыналар. Теге аларга бер кулы белән әлеге сөт кәгазен суза, ә икенчесе белән сиздерми генә кесәсеннән граната ала башлый. — Алай-болай кирәк була калса, әзер торсын ди.
«Кунаклар» русча бер сүз дә белмиләр. Сөт кәгазен тегеләй әйләндереп, болай әйләндереп карыйлар: печате бар, ниндидер графалар цифрлар белән тутырылган. Димәк, бөтенесе дә тәртипле. Өстәлдәге бер чүлмәк каймакны алалар да, чыгып китәләр.
Ике партизан-разведчик Р. авылында шундый ук хәлгә килеп эләгәләр. Алар бер колхозчы карчыкның печәнлегендә йоклаган булалар. Иртән сәгать 5ләрдә немецлар печәнгә дип килеп керәләр. Печәнне актарып карасалар, ниндидер аяклар күренеп тора. Кем бу? Ә карчык, күзләрен дә йоммыйча, үзенең күкрәгенә бармагы белән төртеп күрсәтеп: «Минем малай, минем малай», ди. Шулай итеп партизанны коткара.
Икенче тапкыр мондый бер вакыйга була: бер партизанның өй эчендә ялгыш гранатасы шартлый. Хуҗа хатыны үлә, малай җәрәхәтләнә. Шау-шуга бөтен авыл чабып килеп җитә. Немецлар да кило башлыйлар. Колхозчылар шунда ук: «Партизанны коткарырга кирәк» дигән карарга киләләр. Аны идән астына яшерәләр, ә немецлар килеп кергәч, малай бөтен гаепне үз өстенә ала. Янәсе, гранатаны кырдан тапкан идем, шаярып утырганда шартлады да китте. Шулай итеп, эш яхшы гына булып бетә.
Төзү эшенә китә торган зыйфа буйлы чыршы агачлары бер-беренә сырышып торалар. Кырда хәзер ялт иткән кояшлы көн, ә урманда — ярым караңгы. Салкынча. Нарат җиләгенең ялтырап торган яфракларында, урман эченә түшәлгән йомшак кына ямь-яшел мүк келәме өстемдә һич кипми торган чык тамчылары тонык кына ялтырыйлар. Тирә-юнь тын. Беркем юк, һәм менә шушы һичбер җан әсәре күренмәгән тып-тын җирдә җыр яңгырап ишетелә башлый:
«Широка страна моя родная!» Һәм радиодикторның таныш тавышы ачык аңлаешлы булып:
— Тыңлагыз! Москва сөйли... Москва сөйли... — дип яңгырап китә.
Ватаныбыз тавышы! Син совет кешесенең күңелен һәрвакыт горурлык һәм шатлык музыкасы белән тутырасың!
Менә шушы радистның, күптән түгел генә укытучы булып, хәзер партизан отрядының иң яхшы разведчигына әйләнгән кешенең сине ишеткән вакытта күңелендә нәрсәләр кичергәнен ничек сөйләп бирим?
Электр тогы алып килгән сүзләрне ул йотлыгып тыңлый.
Аның өлгер карандашы соргылт мәктәп дәфтәренең сызыклы бите буйлап өзлексез йөгерә, ул Совет Информбюросының сводкасын яза.
Урман эчендә әле музыка яңгырап та өлгерми, укытучы-радист тирәсенә, җир астыннан килеп чыккан шикелле, партизаннар килеп өеләләр. Аның карандашы астыннан чыккан сүзләрне җилкәсе аша карап торалар, аларның йөзләре әле елмая, әле караңгыланып, кашлары җыерылып китә.
— Соңгы хәбәрләрнең иртәнге чыгарылышы шуның белән бетә...
Радист аппаратны туктата. Йөз елдан гомер кичергән юан чыршы агачы артына кереп утыра да, язу машинасын тыкылдата башлый.
Ярты сәгать үткәч, партизаннар вак кына язу белән тутырылган юка гына кәгазьләрне алырлар да, тирә-күрше авылларга таралышырлар.
Ватаныбызның турылыклы батыр тавышы йорттан йортка йөреп, йөрәкләрдән йөрәкләргә күчеп, фашистларның агулы ялганнарын төтен урынына туздырыр.
Туган ил турында халыкка дөреслекне җиткерү өчен партизаннар агитациянең иң кыю формаларыннан файдаланалар, үзләрен ачыктан-ачык куркыныч астына куялар.
Җ. авылында җыелышта Советлар Союзы һәм Кызыл Армия турында бер фашист тузга яамаганнарны лыгырдый. Җыелыш бетә. «Агитатор» һәм аның сакчылары машинага төялеп китәләр. Ә колхозчылар әле таралышмыйлар. Китеп бара торган автомобильнең тавышы тынгач ук, картаеп беткән карама артыннан саргылт сакаллы бер кеше килеп чыга да,
— Хәзер, фашист лыгырдыгыннан соң, колхозчы иптәшләр, Советлар Союзындагы хәлләр турында хак сүзләрне тыңлап карагыз, — дип сөйли башлый.
Авыл өстеннән совет самолетлары үтеп китәләр. Алар бик югары очалар. Самолетлардан, бер төркем ак күгәрченнәр шикелле булып, листовкалар төшеп калалар һәм өй түбәләренә» яшелчә бакчаларына, кырларга ява башлыйлар.
Кешеләр листовкаларны җыярга йөгерәләр. Җыеп укыйлар да, кадерләп, Фашистлар күзенә чалынмаслык җирләргә яшерәләр.
Листовкаларда туган ил тавышы яңгырый. Ул тавыш шундый кадерле, шундый таныш һәм күңелгә шундый якын.