Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИН НӘРСӘЛӘР КҮРДЕМ

 

(Борне Житков әсәре, А. Алиш тәрҗемәсе, 231 бит)

 

Кечкенә генә малай Алешка бөтен нәрсә белән кызыксына, һәрбер үзенә мәгълүм бул­маган нәрсәне күрүгә яисә ишетүгә сорашып йөдәтә башлый:

— Нәрсә ул? Нигә алай?

Шуңа күрә аның кушаматы да «Нигәлай».

Билгеле, аның кызыксынулары зур кеше­неке кебек аңлы кызыксыну түгел, ә бала­лар өчен табигый булган бер сыйфат кына. Ләкин балачактагы гади кызыксыну үсә-үсә аңлы рәвештә төшенергә, аңларга тырышуга әйләнә һәм бала вакыттагы «кызыксынуы­дай җыелган материаллар, үскәч, кешенең «тормыш тәҗрибәсе» эченә кереп китәләр. Шуңа күрә кешене балачактан ук тормышка дөрес карый белергә өйрәтергә кирәк. Борис Житковның «Мин нәрсәләр күрдем» исемле китабы бу мәсьәләдә балаларга бик зур ярдәм итәчәк.

Дөрес, китап (иң әйбәт китап та) тормыш­ның үзе түгел. Тормыш ул баерак, тирәнрәк һәм аңлау өчен кыенрак. Китап тормышның кайбер якларын гына ала, ләкин гадәттә нң характерлы якларын сурәтли. Китапның бөтен кыйммәте дә шунда: ул әһәмиятлене әһәмиятсездән аерып бирә. Балалар китабы өчен бу аеруча кыйммәтле, чөнки алар әле тормыш белән яңа гына танышалар.

Житков үзенең китабында бу моментка нык игътибар иткән: ул иң кирәкле, иң кы­зыклы һәм шул ук вакытта бала аңы сый­дырырлык нәрсәләр турында гына яза.

Менә ул, үзенең Алешка — Нигәлаен ияртә дә, тормыш эченә алып кереп китә: башта алар зур шәһәрне, автобусларны, трол­лейбусларны, трамвайларны күрәләр; аннары поездга, пароходка күчәләр — юл кешесенә әйләнеп китәләр; соңрак колхозга барып чы­галар. аларның күз алдына — иген басулары, җимеш бакчалары җәелеп китә, алар балык тоталар, гөмбә җыялар... шушыларның бөтенесе, бөтенесе баланың күз алдыннан үтә. Алешка — Нигәлай өчен боларның барлыгы да яңа һәм кызык: ул йөдәтеп бетергәнчә сораша (ник алай?), ишеткәннәрен, күргән­нәрен хәтеренә җыя бара һәм туры килгәндә инде үзе дә аңлатмалар бирә башлый. Аның артыннан укучы[1] да ияреп бара: Алешка басмасы белән бергә ул да тормыш эченә керә, сора­ша, кызыксына, хәтеренә сеңдерә һәм (бил­геле инде!) туры килгәндә ул да үзенең укып белгәннәрең башкаларга сөйләячәк.

Менә алар зоология бакчасында. Алешка жирафны күрә дә, аның озын муенына күр­сәтеп сорый: «Нигә алай?» ди.

Менә алар колхоз басуларында. Үсеп утырган игеннәргә күрсәтеп, аңа әйтәләр: әнә икмәк! диләр. Ул гаҗәпкә кала, хәтта бә­хәсләшә башлый: ничек инде ул икмәк бул­сын? Икмәк алан буламыни — икмәк ул, кирпеч-кирпеч була.

Менә ул беренче тапкыр поездга утыра. Аның «тимер юл» турында ишеткәне бар, ләкин биредә ул һичбер тимер җәелгән юл күрми, ул тагын гаҗәпкә кала...

Мәсьәлә, билгеле, баланы гаҗәпләндерүдә, танга калдыруда түгел, һич. Мәсьәлә — ба­ланы тормыш эченә алып керә белүдә, аңа яшьтән үк табигать һәм әйберләр дөньясы турында дөрес төшенчә бирүдә, балада реаль тормыш белән кызыксыну тойгысы уя­туда, — бу китапның (һәм гомумән балалар китабының) бөтен әһәмияте әнә шунда.

Борис Житковның бу китабы шактый озын булса да, укыр өчен кызыклы сюжеты бар, бөтен вакыйгалар әнә шул сюжет җебе тирәсенә җыйналганнар. Бер яктан, китап аерым хикәячекләрдән тора; икенче яктан, бу хикәячекләр сюжет җебе белән бер-беренә нык бәйләнгәннәр һәм китапның аерылмас кисәкләре рәвешендә бер-берен тутыралар. Бу моментның балалар китабы өчен аеруча әһәмияте бар: чөнки бер бөтен хикәяне укып чыгу балалар өчен авыр, хәтердә сак­лавы да кыен, ә аерым хикәячекләр укыр өчен дә җиңел, хәтердә дә яхшы кала, икенче берәүгә сөйләргә туры килгәндә дә ансат.

Хәзер китапның тәрҗемәсе турында берни­чә сүз әйтик. Нигездә тәрҗемә яхшы дияргә, була. Ләкин аерым кимчелекләр, мәсәлән, русчалык, бигрәк тә. диалогларда очраштыргалый. Мәсәлән, 149 нчы биттә мондый урын бар:

«Абый тотты да чуртанны миңа таба сузып, кычкырды:

У-ух!

Мин кычкырып җибәрдем:

Ай!»

Русчага колларча иярү аркасында биредә татар теленең үз законнары ватылган, кыска, яхшы диалог урынына бер-беренә ябышмаган аерым җөмләләр җыелмасы килеп чыккай. Бу нәрсә китапның кайбер башка урынна­рында да очрый, чөнки ул безнең тәрҗемә әдәбиятыбыз өчен шактый характерлы тис­кәре бер момент. Бу урынны, мәсәлән, бо­лай тәрҗемә итеп булыр иде:

«—Абый тотты да чуртанны миңа сузып:

— У-ух!—дип кычкырып куйды.

Мин: «Ай!» дип кычкырып җибәрдем.»

Ахырда шуны әйтергә кирәк: китапның тышкы күренеше матур, эчке рәсемнәре яхшы, ачык чыкканнар. Ләкин бәясе (13 сум!) кыйбатрак.


[1] Без монда «укучы» дидек, ләкин 3—6 яшьлек бала, билгеле, үзе укымый, ул әле зурраклар укыганны гына тыңлый, ә китап нәкъ әнә шул яшьтәге балалар өчен чыга­рылган.

Автор әйтә: «Бу китап — әйберләр турын­да. Мин аны язганда өчтән алты яшькә чаклы булган балаларны күз алдында тот­тым» ди.