Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУРЧАК ТЕАТРЫ

 

 

 

 

«Курчак театры» җыентыгы үзенең эченә 8 пьесаны алган. Әсәрләрнең сайланулары да уңышлы гына. Аларның күпчелеге хәзерге изге Ватан сугышы шартларына да җавап бирә алырлык. Мондыйлар рәтенә «Зур Иван», «Үлмәс», «Сертотмас үрдәк» кебек пьесаларны кертергә мөмкин.

С. Преображенская һәм С. Образцовларның «Зур Иван» дигән пьесасын татарчага Әнәс Ка­мал тәрҗемә иткән. Әкият формасында төзелгән бу пьеса соры кортлар дөньясын шактый оста күрсәтә. Әсәр патшаны да, хезмәт ияләренең җилкәсендә яшәгән комсыз, хәйләкәр ике йөзле попны да, кешеләрне алдап көн кү­рүче сәүдәгәрне дә һәм патша Россиясенең уң кулы, кораллы көче булган генералны да шактый тулы һәм аңлаешлы итеп күрсәгә алган. Алар балаларда эксплоататор сыйны­фына карата нәфрәт, ачу уты кабындырыр­лык оста бирелгәннәр. Бу паразитларның комсызлыгы, рәхнмсезлеге, хәйләкәрлеге, ике йөзлелекләре һәм соры кортларга гына хас булган башка характерлы яклары да осталык белән чагылдырылганнар.

Безнең илебездә үзләренең урыннарын мәң­гегә югалткан бу типларга каршы пьесада капма-каршы итеп Иван образы бирелгән. Иван — ул үз кул көче белән яши торган, тырыш, хезмәт сөючән, көчле, намуслы, чын кешеләрдә генә табыла торган күркәм ха­рактерлы бер образ, соры кортлар дөньясы­ның астын-өскә китереп тар-мар итүче көчле сыйныф вәкиле. Автор бу образны кызыклы вакыйгалар аркылы, тамашачыны дулкынлан­дырырлык итеп күрсәтә алган. Тамашачыда Иванга карата мәхәббәт туа. Ул Иван белән бергә яши, аның язмышы өчен борчыла, аның кайгысы белән кайгыра. Иван патша­ларны, генералларны, попларны, сәүдәгәр­ләрне җиңеп чыккач, аның тантанасы бөтеп тамашачының тантанасына һәм шатлыгына әйләнә. Бу әсәр бүгенге шартларда аеруча әһәмияткә ия булып тора. Чөнки ул иске тормышның дәһшәтле картиналарын күрсәтү белән генә чикләнми, әнә шул газаплы тор­мыштай котылу өчен булган героик көрәшне дә балаларга аңлаешлы итеп чагылдыра. Әсәрнең тәрҗемәсе дә уңышлы.

М. Аппакова тарафыннан язылган «Үлмәс» әсәрендә элекке заманда яшәгән бер фәкыйрь карт белән карчык турында сөйләнә һәм ха­лык арасыннан бер бөек кешенең килеп чыгуы турында әйтелә. Бу бөек кешене халык «туган атабыз, кояшыбыз», — дип

Төзүчесе Әнәс Камал. Җаваплы редакторы А. Алиш. Гатгосиздат. :Яшьләр-балалар әдә­бияты секторы басмасы. 1941 ел.

атый. Бу бөек кеше (һәркемгә билгеле, сүз

В.  И. Ленин турында бара) ярлы кешеләрнең газапсыз, михнәтсез, бәхетле яшәүләрен те­ли. һәм ул халыкның әнә шул бәхетле көн­нәргә ирештерү өчен оештыра, җитәкли. Әлеге картның Тимер һәм Үлмәс исемле ике улы була. Алар чәчәкләр иленең, безнең бәхетле тормышыбызның батыр сакчылары, чик сакчылары булып хезмәт итәләр. Тимер, чигебезгә ташланган дошманнар белән булган бәрелештә, геройлар үлеме белән үлә. Бил­геле, бу вакыйга карт ата белән ана өчен зур кайгы китерә. Аларның күзләре яшьләнә. Ләкин, соңыннан патриот ата күз яшьләрен сөртеп болан ди:

Туктагыз! Күз яше белән кайгыны җиңеп булмый. Безнең басуларыбызны, ты­ныч хезмәтебезне сакларга кем бара? Менә нәрсә турында уйларга кирәк.

Ил чигендә корбан булган герой Тимернең энесе Үлмәс:

Мин зур начальникка барам һәм аңа: «Мин Үлмәс, һәлак булган абыем Тнмернен урынына алмашка килдем», дип әйтәм,ди. һәм Үлмәс тә, абыйсы кебек үк, илнең иң ышанычлы, батыр сакчысы булып әверелә. Ул илебездән, җиребездән сөрелгән алпа­вытларның, аларның һәр төрле иярченнәре­нең чит ил патшалары ярдәмендә булган һөҗүмнәрен сындыруда катнаша һәм монда зур батырлыклар күрсәтә. Үлмәс кебек ил батырлары халыкның бәхетле тормышын сак­лап калалар. Чик буена үрмәләгән еланнар туздырылалар. «Үлмәс» пьесасы бүгенге көнне мәктәпләрнең һәм клубларның сәхнә- 1 ләрендә кат-кзт куелырга тиешле булган бер әсәр.

Җыентыкта курчак театрлары өчен языл­ган оригиналь әсәрләр дә бар. Болар рәтенә күренекле татар совет балалар язучысы А. Алишның «Сертотмас үрдәк», Р. Хәбн- буллина һәм Ф. Таһировның татар халык шагыйре Г. Тукайдан файдаланып язган «Кәҗә беләк сарык» исемле пьесасын кер­тергә кирәк. «Сертотмас үрдәк» пьесасының бүгенге шартларда әһәмияте бик зур. Автор әсәрнең төп идеясе итеп нинди генә шарт­ларда булса да серне яхшы сакларга кирәк­лекне ала. Күп лыгырдавы һәм очраган берәүгә серен сөйләп йөрүе аркасында үр­дәк үзенең хуҗасы аучыга да һәм үзенә дә зур бәлаләр китерә.

А. Алишның бу әсәре балаларны җәнлек­ләр, ерткычлар белән дә таныштыра. Куян, керпе, төлке, бүре һәм аюларның характер­ларын, үзенчәлекләрен күрсәгә. Гомумән, бу әсәр курчак .театрлары өчен язылган орнгн-

 

наль әсәрләрнең уңышлыкларыннап саналырга .хаклы.

Ләкин «Сертотмас үрдәк» пьесасында кай­бер кимчелекләр дә юк түгел. Болар, баш­лыча. сюжет төзелешенә һәм әсәрнең, теленә кайтып калалар. Мәсәлән, сертотмас үрдәк аучыны эзләргә- чыгып киткәч, үзенең юлга чыгу максатын бер үк сүзләр белән диярлек бик күп мәртәбәләр кабатлый. Ә кабатлану, бигрәк тә. балалар өчен язылган әсәрдә, һич тә булмаска тиеш. Шуның белән бергә, бу әсәрдә диалогларның, да күпчелеге артык озыннар. Курчак театры өчен язылган әсәр­ләр сүзгә бнк саран булырга тиешләр. Аларда сүзләрнең каймагы гына бирелергә, фикерләр үткен, кыска, образлы җөмләләр аркылы гына әйтелергә тиеш.

Р. Хәбибуллнна һәм Ф. Таһнровның «Кәҗә белән сарык» исемендәге пйесасы да гомумән алганда җыйнак, матур. Тапкыр булу, авыр­лыклар алдында куркып, югалып ' калмау аркасында, көчле дошманны да җиңеп була дигән фикер балаларга барып җитәрлек Итеп бирелгән.

«Каштанка» пьесасы атаклы язучы А. П. Чехов әсәре буенча язылган (Е. Спе­ранский язган, Ә. Камал тәрҗемә иткән). Аның эчтәлеге киң катлау укучыларыбызга мәгълүм. В. Поляковның «Сәер илләргә сәя­хәт» исемле әсәре дә җыентыкның уңышлы әсәре. Бу әсәрдә балаларда була торган за­рарлы гадәтләргә каршы көрәш кызыклы сюжет аркылы күрсәтелә. «Өч дус» (С. М. Мерзляков) һәм «Иөгерек-сикерек» (Г. Матвеев) пьесалары курчак театрлары­ның спецификасы күз алдында тотып эшлән­гәннәр (алар Ф. Таһпров тарафыннан тәр­җемә ителгәннәр).

Җыентыкта пьесаларның характерлы якла­рын чагылдырган рәсемнәр дә урнашты­рылган.

Д. дх.\19П