Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. ТУКАЙНЫҢ ХАТЫ


Тел һәм әдәбият институтына халык шагыйре Габдулла Тукайның Ф. Әмирхан архивыннан табылган һәм моңа чаклы бер җирдә дә ба­сылмаган хаты тапшырылды. Бу хат Г. Тукай тормышындагы билгеле бер чорны тагын да тулырак ачуга хезмәт иткәнлектән, без. ул хат белән татар совет җәмәгатьчелеген таныштыруны кирәк таптык.

Фатих әфәнде! Сәлам канечно.

Хатыңызны алдым. „Әлислах“ та “Кызык гыйшык” шигырен яраттыңызмы? Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә сөю хакында бернәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам. Язам шунда. Үзем хәзер бернәрсәне дә, беркемне дә сөймим. Күңел эчү белән тәмам бозылган.

Уянды (хандра) күңелемдә инде,

Караңгылык күңелдә нурны җиңде!

Торам торам да: “Я рабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлык­лар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап килдекем истигъдат очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр ара­сында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?” дим.

Тәмам бер сәнә җон агызып йөрим бит!

Бу хәл туйдырды инде тәмам. Оренбургта Фатих Кәримов чакыр­ган иде. Янда барсам, бәлки үземә мөгайян эш булуы һәм серьезный кешеләр тирәсе файдалы булыр иде дим.

Нишлим? Барыйм микән?

Монда “Әлислах” ходка китсә, көлке журналы да чыкса үземнең калбән сөйгән газета вә идеямә хезмәт итәр идем. Ләкин бу да бәгыйть[1].      .

Шушы минем кайгым тугырысында бер-ике юл языңыз әле. Һаман үземне генә сөйлим икән. Сезнең кәефләр нәсыл[2], әфәндем. Ннда бар­гач, тәэсиреңез ничек булды.

В. К.[3] дә татарин имзалы бер зат теге Касим Уралискә җавап язды. Сезгә кирәк булса, шул номер газетаны йебәрермен.

Монда хосусый минем хәл искечә. Көндез “Ислах” идарәсенә барып утырам. Кич Швейцария, Аркадия, Панаевскийларга барам. Мин әле кая барам.

Соңгы номерга бернәрсә дә яза алмадым.

Бик озын бер хат языңыз әле зинһар.

Г. Тукаев.

23 июнь. 1908."

Халык шагыйре Г. Тукайның кулъязмалары (үз кулы белән языл­ган әсәрләре, хатлары, көндәлекләре һ. б.) бик аз сакланган. Алар, әлбәттә, булганнар һәм, замандашларының әйтүенә караганда, күп булганнар. Ләкин алар аерым кешеләр кулына төшеп, кулдан кулга йөреп югалганнар, ә кайбер хәлләрдә, усал ният белән, юк ителгән­нәр. Чөнки ул көндәлекләрдә, хатларда Г. Тукай үзе яшәгән чорга, үзен чолгап алган мохиткә, ул заманда татар җәмәгатьчелегендә күре­некле урын тоткан “милләт Хадимнәренә”—буржуаз интеллигенциягә үтергеч бәяләр биргән, аларның сатлык йөзләрен, пычраклыкларын фаш иткән. Шуның белән бергә, бу документларда ул үзенең шәхси тормышы мәсьәләләрен, үзенең рухи хәлен чагылдырып, буржуаз татар җәмәгатьчелегенең бөек шагыйрьгә булган мөнәсәбәтен ачып салган. Мондый документлар “Тукай безнең шагыйрь иде, “Г. Тукай динче, милләтче энтузиаст иде”, яисә: “Татар җәмәгатьчелеге Г. Тукайның яшәве өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды, ләкин ул үзе алардан файдалана белмәде” һ. б. кебек ялганнарны фаш итәләр, Г. Тукайны үтерүче татар буржуаз җәмәгатьчелегенә нәфрәт уяталар. Шуның өчен дә, Г. Тукайга яла ягучы халык дошманнары Г. Тукайның мондый кулъязмаларын юк итә килгәннәр.

Югарыда китерелгән хат Г. Тукайның замандашы, якын дусты әдип Фатих Әмирханга, 1908 нче елда, коточкыч кара реакция бөтен илне чолгап алган, барлык демократия вәкилләре эзәрлек астында ыңгырашкан бер чорда язылган. Бу хат 1 . Тукайның реакция басымына чыдый алмый эчүгә бирелүен, „...бернәрсәне дә, беркемне дә сөймим", кебек сүзләрне әйтү дәрәҗәсенә килеп җиткәнен күрсәтә.

Реакция караңгылыгы Г. Тукай “күңелендәге нурны җиңгән”. Ләкин Тукайның аңар бирешәсе килми. Ул үзен чолгап алган исерек мохиттан — буржуа яшьләре мохитыннан качу өчен, тормышының иң авыр минутларында да югалтмаган “истигъдат очкыны”н сүндермәс өчен юллар эзли.

ЯКУБ АГИШЕВ

Г. Тукайның бу хаты табылу факты Татарстан тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү Институты, Язучылар Союзы һәм гомумән бөтен татар совет җәмәгатьчелеге алдына классикларның кулъязмала­рын эзләп табу, аларны бер жиргә туплау юлында эшләргә кирәклекне бик кискен итеп куя. Эзләгән вакытта мондый кыйммәтле документлар һичшиксез тагын да табылачаклар.


[1] Бәгыйть — ерак.

[2] Насыл — ничек.

- В. К. — “Волжск” — “Камский вестник” газетасы.