Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДОШМАННАРГА БИРМӘ ЮЛ БЕР ДӘ, УЯУЛЫКНЫ КӨЧӘЙТ ҺӘР ҖИРДӘ!

Ачык күргәч җиңеп булмаслыкны 

Туплар белән безне куркытып,—

 Каушатмакчы була дошман безне

 Ялган белән бомбага тотып.

Ул төренеп совет киеменә,

Үтеп кереп безнең арага,

Сөйли төрле ялган хәбәрләрен

Әйләндереп акны карага.

Начар итеп безгә күрсәтә ул

Һәрвакытта сугыш хәлләрен,

Һәрвакытта «күргән» кешеләргә

Нигезли ул барлык хәбәрен.

Сөйләгәндә сиңа, үзен тота

Ул кайгырган кеше төсле бик

Һәм бетерә сүзен һәрвакытта:

— Ай-һай, дошман бигрәк көчле! — дип.

Әгәр барса дошман турында сүз,

Ул хакта да бик күп белә ул.

Сөйләп китә сиңа «ишеткәнен»

 Бик үз кеше итеп кенә ул.

Ни кадәрле аңа колак салсаң,

Шул кадәр ул сиңа сырыша,

Ялган белән синең ышанычны

Җимерергә шулай тырыша.

Ә бездә бар шундый бер катлылар,

Аермыйча чыннан ялганны,

Кемнәр килеп, нәрсә сөйләсә дә,

 Хайран калып тыңлый аларны.

Тыя алмый телнең кычытуын 

Һәм ашыгып тизрәк сөйләргә,

Тарата ул аннан шул шахшыны 

Чын хәбәр, дип, төрле җирләргә.

Кайберәүләр шундый хәбәрләрне

Ташый торгач түкми сүзен дә.

Әверелгәнен дошман рупорына

 Сизми кала хәтта үзе дә.

Кайда ялган хәбәр сөйләүче бар,

Син бул, иптәш, аннан бик нык сак:

Оя кора чөнки һәрвакытта

Шулар арасында диверсант.

Сиздермичә шулай, үз эшендә

Файдалана фашист аларны.

Ә син, карамыйчан кемлегенә,

Һәр адымда фаш ит аларны!

Какшатырга корыч сафыбызны

Дошманнарга бирмә юл бер дә.

Күзәтеп тор һаман як-ягыңны,

Уяулыкны көчәйт һәр җирдә!