Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАРЫ СЫЙФАТ ӨЧЕН КӨРӘШКӘНДӘ


(Татарстан Совет Язучылары Союзы правлениесенең 1940 ел 7 декабрьдә язучылар җыелышында тыңланган отчет докладыннан)
Татарстан Совет Язучылары Союзы правлениесенең отчет докладын, тематик яктан, ике бүлеккә бүләргә туры килә:
1. Союзның эшчәнлегендәге төп моментлар; правление үткәргән практик чаралар һәм җитешсезлекләр;
2. Әдәбиятыбызның хәзерге торы,- шы, иҗат продукциябез |тәм кайбер әдәби проблемалар.
СЯС правлениесенең ел ярымлык эшенә йомгак ясаганда, башлыча шушы түбәндәге моментларны һәм җитешсезлекләрне күрсәтергә туры килә:
I. Бу дәвердә правление зур гына әдәби — иҗат стажы һәм мөмкинлеге булып та. соңгы елларда әдәбияттан ераклашкан язучыларга карата сизгер, дөрес мөнәсәбәтне булдыруга иреште. Шушы максат белән 25 еллык әдәби стажы булган язучы М. Галинең һәм Союз члены И. Туктарның иҗат докладлары тыңланды, М. Галинең иҗат кичәсе үткәрелде; талантлы драматург Н. Исәнбәткә иҗат .шартлары тудырылды; ул Союз члены итеп алынды; аның фольклорны җыю һәм өйрәнүдә тәҗрибәләре секцияләрдә тыңланды; «Идегей» эпосы буенча аның тикшерелүләре өйрәнелде; Союз эшенә шулай ук язучы Г. Кутуй нык кына тартылды.
II. Правление бу 1 V» елда үзенең эшендә әдәби-иҗат мәсьәләләренә табан борылыш булдыруга кереште. СЯС правлениесенең һәм аның иҗат секцияләренең бу дәвердәге төп эшләре — иҗат отчетлары тыңлау, иҗат кичәләре үткәрү, аерым проблемалар буенча иҗат киңәшмәләре уздыру, әдәби әсәрләр һәм тәнкыйть мәкаләләрен тикшерү, әдәбият декаднигы һәм клуб көннәре үткәрү, әдәби юбилейләр уздырудан гыйбарәт булган иҗат мәсьәләләрен тикшерү булды. Правление утырышында каралган мәсьәләләрне характерлары ягыннан чагыштырганда, 70
процент иҗат мәсьәләсе һәм 30 процент оештыру мәсьәләләре килеп чыга. Бу правлениенең төптә иҗат эше белән шөгыльләнгәнен күрсәтә. Бу дәвердә И. Туктаров, М. Гали, М. Сад- ри, Г. Разин, Ш. Маннур һ. б. ларның иҗат отчетлары тыңланды һәм 3 иҗат кичәсе (М. Максуд, М. Гали һәм шагыйрьләр кичәсе) үткәрелде. (Бу исәпкә эшче клубларында, колхозларда үткәрелгән очрашулар, әдәби кичәләр керми).
Бу дәвердә шушы мәсьәләләр буенча иҗат киңәшмәләре үткәрелде:
1. Оборона драматургиясе буенча;
2. Массовый җырлар тудыру буенча.
3. Тәнкыйтьче Г. Халитнең Н. Дәүли иҗаты турындагы мәкаләсе нигезендә хәзерге поэзиябез турында дискуссион киңәшмә.
4. 1939 елгы чәчмә әсәрләргә ясалган обзор нигезендә дискуссион киңәшмә.
5. Балалар әдәбияты буенча.
100 Муса Җәлил
6. Драматургиянең бурычлары турында, (Заславский иптәш доклады белән) үткәрелгән киңәшмә.
7. «Идегәй» эпосы буенча киңәшмә.
S. Иң яхшы пьесаларга конкурс үткәрү буенча киңәшмә (Ауэрбах иптәш доклады белән).
9. М. Гали иптәшнең С. Рәмиев турындагы мәкаләсе буенча киңәшмә.
10. Тәнкыйть мәсьәләләре буенча киңәшмә (Г.Халит доклады) һ. б.
Правлениенең киңәйтелгән утырышларында һәм секцияләрдә барлыгы 30 лап әдәби әсәр укып тикшерелде; аларның күбесе пьесалар.
Иҗат эше, һәр вакыттагы төсле, бүгеннән соң да Язучылар Союзының төп бурычы булып кала. Ләкин бу бурычларның уңышлы үтәлеше киң катлау язучыларның үзләренең бу эшкә актив катнашуына бәйләнгән. Иҗат секцияләре планлы иҗат эшенең төп звенолары булырга һәм язучыларның үзләренең максимум инициативаларын күтәрүгә ярдәм итәргә тиеш.
Үкенечкә каршы, бу дәвердә секцияләр канәгатьләнерлек эшләмәделәр. Беренчедән, сайланган бюролар һәм билгеләнгән җитәкчеләр үз эшләрендә җаваплылык сизмәделәр һәм күбесенчә эшлексез булдылар; икенчедән, язучылар үзләре секцияләргә начар йөрделәр, аларның эшен яхшыртуда җитәрлек инициатива күрсәтмәделәр; өченчедән, правление секцияләрнең эшенә тиешенчә контроль куймады, тиешенчә таләп итмәде, эштә планлылык аз булды.
Секцияләр вакыты-вакыты белән яхшы эшләделәр, ә вакыты белән тындылар. Бигрәк тә җәй көннәрендә, язучыларның таралган вакытларында, секцияләрнең эше сүнеп торды. Ә көз көне алар тагын җанландылар. 1940 елның кышында драматурглар секциясе, балалар әдәбияты секциясе, фольклор һәм шагыйрьләр секцияләре яхшы эшләделәр. Алар тәртипле җыйналдылар, кызыклы гына әдәби проблемалар һәм әсәрләр тикшерделәр, кызыклы эш формаларын кулландылар. Мәсәлән, балалар әдәбияты секциясе балалар әдәбияты декадасын үткәрде, укучы балалар белән очырашулар оештырды, газеталарда, журналларда балалар әдәбияты битләрен оештырды. Фольклор җыю һәм өйрәнү буенча кызыклы тәҗрибәләр тикшерелде; шул максат белән Н. Исәнбәт, Л. Җәләй докладларын тыңланды; шәһәр күләмендә фольклор кичәсе үткәрелде. Шагыйрьләр секциясе поэзия буенча дискуссия оештырды һ. б.
Ләкин бу дәвердә чәчмәләр, тәнкыйтьчеләр һәм яшь язучылар секцияләре начар эшләделәр.
Секцияләрнең эшендә бүленеп-бүленеп эшләү, системасызлык,' тукталып эшләү күзгә бәрелә. Шуның белән бергә кайбер секцияләрдә эш сыйфатының түбәнлеген дә әйтми булмый. Секция утырышлары алдан хәзерләнмиләр. Бу нәрсә членнарның пассивлыгын һәм кызыксынмавын китереп чыгара. Икенчедән, секцияләрнең эш формаларында бер төрлелек күзгә бәрелә.
Секция ^тырышларының сыйфатларын яхшыртуга ныграк әһәмият бирергә кирәк. Күп санлы киңәшмәләр, утырышлар, җыелышлар белән язучыларның вакытларын тугызларга кирәкми. Секция кай вакыт айга бер, ләкин бик яхшы әзерләнгән, тулы эчтәлекле, кызыклы чара үткәрсә, бу барысыннан да артык булачак. Бездә әдәби бәхәсләр һәм «дискуссияләр кузгатырлык принципиаль иҗат мәсьәләләре, зур, үткен әдәбият проблемалары тикшерелгән утырышлар аз була.
Без дискуссия характерындагы иҗат киңәшмәләре дә оештырып карадык. Мәсәлән, иптәш Г. Халитов 1939 елда чыккан вак хикәяләргә обзор ясап, «Реализммы, провинциализммы?» дигән бәхәсле мәсьәлә күтәрде. Безнең хәзерге чынбарлыкны реалистик күрсәтүдә нәрсә җитми? Реализм, дип нәрсәгә әйтәләр? Бу хикәяләр реалистик әсәрләрме? һ. б. Менә бу киңәшмәдә һич шиксез дискуссиягә очрарга тиеш булган мәсьәләләр шулар иде. Ләкин кайбер иптәшләр иптәш Халитның кискен тәнкыйтен күтәрмәделәр, аның белән намуслы, ачык әдәби бәхәскә керергә теләмәделәр, ә киңәшмәне ташлап китеп, бу файдалы башлангычны зыянлы конфликт юлына тартырга теләделәр. Шунлыктан правление иптәш Халитның бу файдалы инициативасын бозып күрсәтергә һәм әдәби бәхәсне шәхси интрига юлына сөйрәргә омтылу фактларына отпор бирергә мәҗбүр булды.
Поэзия турындагы шундый ук фикер алышу киңәшмәсе буенча да кайбер шагыйрьләр шуңа охшашлы зыянлы караш таратырга теләделәр. Ләкин бу дискуссияле киңәшмәләр, оештыру эшендәге җитешсезлекләренә карамастан, файдалы башлангычлар булдылар.
Бу дәвердәге уңышларның берсе итеп, азучыларыбыз һәм тәнкыйтьчеләребез арасында үткәннең әдәби мирасына җидди игътибар һәм кызыксыну арту һәм классикларга, шулай ук гомумән революциягә кадәрге татар әдәбияты вәкилләренә карата төбендә дөрес булган гыйльми объектив мөнәсәбәт урнашуны күрсәтергә була. Күп вакытлар бездә әдәбиятыбызның элекке дәвер вәкилләре тарафыннан гасырлар буенча тудырылган чиксез зур әдәби байлыкка карата җинаять дәрәҗәсендәге салкын, гамьсез, ә кайвакыт турыдан туры юкка чыгару, танымау карашы яшәп килде. Буржуа һәм вак буржуа карашларын чагылдырган язучылар гына түгел, хәтта демократик әдәбият вәкилләре булган классикларыбыз да шундый юкка чыгаруга һәм «кыйналу»га очрадылар.
Әдәби мирасны өйрәнү һәм аңа карата гыйльми объектив мөнәсәбәтне булдыру җидди рәвештә шушы соңгы 2 елда куелды. Татар совет тәнкыйтьчеләре зур дәрт һәм жиддилек белән бу эшкә алындылар һәм классикларыбыз турында зур гыйльми тәнкыйть хезмәтләре тудырдылар. Болардa  Г. Кәшшафның Ш. Камал иҗаты, Г. Камал иҗаты турындагы хезмәтләрен, Г. Халитның Г. Тукай, М. Гафури, Г. Камал турындагы әсәрләрен, X. Хәйринең М. Фәйзи, Г. Камал, Ш. Камал турындагы мәкаләләрен күрсәтергә була.
Аерым җитешсезлекләренә карамастан, бу әсәрләр, бердән, классикларыбыз турында тәнкыйтьтә урын алып килгән зыянлы, хата карашларны юкка чыгарып, төбендә дөрес караш урынлаштырдылар; икенчедән, алар халыкта әдәби мираска карата зур кызыксыну уяттылар, аларны яшь буынны тәрбияләү коралына әйләндерделәр; өченчедән,алар татар әдәбияты тарихын тудыру бурычын өлешчә үтәделәр.
Демократик язучылар белән бергә, элекке әдәбиятыбыздагы һәр төрле буржуа, вак буржуа агымнарының вәкилләре дә бер никадәр тикшерелделәр һәм өйрәнелделәр. Болардан, С. Рәмиев, Акмулла, К. Насыйрын, Акъегетзадә, Ш. Мөхәметов турындагы мәкаләләрне күрсәтергә була. СЯС правлениесе әдәби мирас һәм әдәбият тарихы мәсьәләсенә нык әһәмият биргән хәлдә, күп кенә чаралар үткәрде: аерым мәкаләләрне киң күләмдә тикшерүне оештырды (мәсәлән, С. Рәмиев, Ш. Мөхәметов турындагы мәкаләләр); Татгосиздатның тематик планына һәм театр репертуары планына татар әдәбиятының күрнекле вәкилләре әсәрләрен кертүгә иреште; болар арасында билгеле демократик язучылардан тыш, Ф. Әмирхан, Дәрдемәнд, С. Рәмиев, К. Насыйрый кебек язучылар да бар. Правление Тел-әдәбият гыйльми тикшеренү институтын оештыру эшендә катнашты; аңа әдәбият тарихын төзү эшендә булышты; энциклопедиягә мәкаләләр оештырды һ. б.
СССР халыклары әдәбиятының классиклары юбилейләрен үткәрү, тугандаш республикалар белән культура бәйләнешебезне ныгыту өлкәсендә безнең уңыш зур. гына. Бу дәвердә без бөек рус халкы классигы Лермонтовның тууына 125 ел тулу юбилеен, Чернышевский, Маяковксий, Украина әдәбияты классигы Т. Шевченко, әрмән халык эпосы «Давид Сасунлы» юбилейләрен билгеләп үттек. Болардан тыш, Язучылар Союзы күләмендә, Г. Тукай кабинетында, осетин шагыйре Коста Хетагуров, коми әдәбияты классигы Куратов, чуваш әдәбияты классигы К.- Иванов һ. б. юбилейләре билгеләнеп үттеләр.
Юбилейләргә катнашу өчен күрше республикаларга 15 ләп татар язучысы җибәрелде һәм алар күрше республика язучылары белән җанлы элемтәгә кереп, культура бәйләнешен ныгытуга, иҗат тәҗрибәләрен уртаклашуга ярдәм иттеләр. Шул уңай белән төрле телләрдән байтак әсәрләр татарчага тәрҗемә ителделәр. Мәсәлән, Т. Шевченко («Кобзарь»), Шота Руставели («Юлбарыс тиресе ябынган витязь»), Пушкин, Лермонтов (бер томлыклары), К. Иванов («Иарспи»), Низами («Ләйлә белән Мәҗнүн»), Нәваи («Фәрһәд һәм Ширин»), «Давид Сасунлы» һ. б.
Юбилейлардан тыш, СЯС правлениесе кардәш республикаларның язучылары белән иҗат бәйләнешен ныгыту теләгеннән чыгын, төрле республика вәкилләре белән очрашулар, әдәби киңәшмәләр үткәрде: бер киңәшмә Ш. Камал юбилеен уздыру көннәрендә, бер киңәшмә Татарстанның XX еллыгын үткәрү көннәрендә узды. Бу очрашуга Казагыстан, Кырым, чуваш, мари, баш- кырт, мордва, удмурт, Москва язучы-лары катнаштылар. Шундый ук очрашу Чувашстанның орденлы язучысы Шәләпи белән дә үткәрелде. Бу киңәшмәдә кузгатылган практик чараларны тормышка ашыру тәртибендә, Татарстан СЯС правлениесе Кырым СЯС правлениесе һәм дәүләт издательствосы белән сөйләшеп, Кырым татар совет язучылары җыентыгын Казанда бастыру эшен оештырды.
Бу дәвердә укучылар белән бәйләнеш һәм әдәбиятны популярләштерү мәсьәләсе буенча һичшиксез бер никадәр уңыш бар. Сан ягыннан гына күз алдына китергәндә ул шуннан гыйбарәт. Барлыгы 45 әдәби кичә һәм очырашулар үткәрелгән. Аларның 14 — е мәктәпләрдә, пионер клубларында; 13—е районнарда, 8—е студентлар, педагоглар һәм политпросвет работниклары белән очрашу, 3—е предприятиеләрдә, 5 — е шәһәр клубларында һәм театрларда, 2 — се кызыл армеең- лар һәм призывниклар белән һ. б..
Яшь һәм башлап язучылар белән эшләү — бу Язучылар Союзы эшенең иң мөһим тармакларыннан берсе. Татар совет әдәбиятының Яшь кадрларын тәрбияләү, аларның көндәлек иҗат үсешенә булышлыкны тәэмин итү, арада галантлыракларын член итеп алып, әдәбият аренасына күтәрү һ. б. — төп бурычларыбыздан берсе. Бу эш бездә, бер яктан, Татгосиздат карамагындагы консультбюро аша, икенчедән, СЯС каршындагы яшь язучылар иҗат секциясе аша үткәрелеп килде. Консультбюро башлыча кулъязма белән, дөресерәге конкрет кулъязма аркылы автор белән эш итә; ә иҗат секциясе яшь язучыларның үзләре белән аларны тәрбияләү, үстерү юлында эш күрә.
Язучылар Союзы каршындагы башлангыч партия оешмасы һәм Союз правлениесе тарафыннан оештырылган махсус комиссиянең консультбюро эше
Муса Җәлил буенча үткәрелгән тикшерүе консультбюро эшендә күп кенә җитешсезлекләрне ачтты. Бу җитешсезлекләрне бетерү теләге белән СЯС правлениесе консультбюро турындагы положениене раслады, аның эш планын карады, штаттан тыш консультантлар исемлеген төзеде.
Консультбюро яшь авторларга иҗат ярдәме бирүдә мөһим фактор булып тора. 1940 елның 10 сентябренә кадәр консультбюро аша 2257 исемдә, барлыгы 701 авторның кулъязмасы үткән. Аларның барысына да консультация хатлары язылган. 1939 елда консультбюро аша үткән 5903 кулъязманың 398 е матбугатка тәкъдим ителеп, газета-журналларда һәм җыентыкларда басылганнар.
Башлап язучыларга конкрет ярдәм өчен профессиональ язучыны беркетү правление практикасында киң кулланылмады. Шулай да бу тармакта иптәш Андреевның «Тормышымның тарихы» исемле мемуар характерындагы әсәрен әдәби эшләү өчен язучы Бубенновның беркетелүен һәм аның бу бурычны уңышлы үтәвем әйтергә була.
Яшь һәм башлап язучылар өчен аерым секция булу — аларның үз алдыларына аерым бикләнеп эшләүләрен, үз көйләрендә генә кыйналуларын, иҗат мәсьәләләре буенча профессиональ язучылар белән ныклы аралаша алмауларын китереп чыгарды. Яшь язучыларның иҗат үсеше өчен кирәкле! шартларның берсе зур язучыларның иҗат тәҗрибәләреннән файдалану, аларның файдалы якларын үзләштерү, үз әсәрләрен алар белән бергә тикшереп, файдалы киңәшләр алудан гыйбарәт. Яшьләрне аерым секциягә берләштерү принципы бу шартны булдыруга киң мөмкинлек бирми. Шуның өчен яшь язучыларны, жанрлары буенча, Союзның гомуми иҗат секцияләренә берләштерү мәсьәләсе кузгатылды. Яшь язучыларны, Москвадагы редакцияләр үрнәге буенча, «Совет әдәбияты», «Азат хатын», «Яшь Сталинчы» кебек журнал-газеталар тирәсендә, конкрет шул редакцияләр тематик планы белән бәйләп берләштерү урынлы.
Талантлы яшь язучылар исәбенә СЯС ның яңа членнарын булдыру правлениеның төп чараларыннан берсе. Бу дәвердә 9 язучы членлыкка алынды.
Югары сыйфат өчен көрәшкәндә 103
Алар арасыннан С. Урайский, Ә. Канал, Г. Насрый иптәшләрне, шактый гына стажлы булуга карамастан, без соңгы елларда үсеп формалашкан язучылар итеп санарга хаклыбыз.
Совет әдәбиятының яшь кадрларын үстерүдә без, бер яктан, аларны читләтү, аларның талантлы, кыю чыгышларын игътибарсыз калдыру, 10 — 16 еллык стажга ия булмыйча торып, Союз тирәсенә җибәрмәү кебек тенденцияләргә каршы көрәшкән хәлдә, икенче яктан, яшь язучыны ясалма рәвештә күтәрү, аның үзенә карата тәнкыйть аша карашын киметү, аны күтәрү кебек бер яклы омтылышларга да юл куймаска тиешбез. Бу ике төрле карашның икесенең дә орлыклары безнең арада бар. Яшь язучылар белән ^китәрлек кызыксынмавыбыз, укымавыбыз моны раслый. Кайбер иптәшләр арасында, Язучылар Союзына яшь язучыларны юкка гына алдык, аларның яртысы бу исемгә хаклы түгел, дигән сүзләр йөри. Талантлы, ләкин аз стажлы язучылар өчен Союзның ишеген бикләп, аны бары зур стажлы профссиональларның тар түгәрәгенә әйләндерү дөрес булмаячак. Союзга алу өчен яшь язучының стажы төп шарт булырга тиеш түгел, ә иҗат переспективасын ачык күрсәткән, югары сыйфатлы, бәхәссез талантлы әсәрләре нигез булырга тиеш.
Бездә яшьләрне ясалма күтәрү тенденциясе дә юк түгел. Бу нәрсә аларның өзлексез укуларына, үзләренә тәнкыйть аша карауларына киртә була. Без үз вакытында мондый ясалма күтәрүләрнең Г. Ильяс, М. Әсфәндиар, Т. Усманов кебек кешеләр өчен күңелсезлек белән беткәнен яхшы беләбез.
Безнең яшь язучылар еш кына «күп белемлек» чире белән, иртә профессионализм белән авырыйлар. Бер җыентык бастырып чыгару белән кайберәүләр үзен поэзиянең биеклегендә итеп кис итә башлый, секцияләргә йөрүдән туктый, тәнкыйтьне күтәрми, киңәш һәм күрсәтүләргә колак салмый, Литфондка иҗат командировкасы һәм пособиеләр -сораган гаризалар яудыра, издательство белән китап бастыру, гонорар турында тавыш күтәрә башлыйлар. Ә шул вакытта Татгосиздат басып чыгарган күп кенә яшь авторларның китаплары иҗатка шаблон мөнәсәбәт, җиңел карашның мисаллары булып торалар (мәсәлән, Б. Здрыйф, Ә. Баграшевский һ. б. әсәрләре).
Кайбер яшь язучылар әсәрләренә профессиональ язучылар тарафыннан ясалган тәнкыйть һәм рецензияләрне, консультацияләрне бик авыру, ә кай- чакта дошманнарча кабул, итәләр.
Татар булмаган язучылар, башлыча рус һәм чуваш язучылары арасында эшләү моңарчы Союз карамагындагы иҗат секцияләре аша алып барылды. Союз каршында ике секция яши: рус язучылары һәм чуваш язучылары секцияләре. Чуваш язучылары секциясе 4939 елның ахыр&нда оештырылды. СЯС правлениесе бу секциянең эше турында ике рәт доклад тыңлады, шулай да бу секциянең эшендә зур алга китеш сизелми.
Рус язучылары секциясе җитешкән зур язучылар — СЯС членнары белән бергә, күп санлы яшь һәм башлап язучыларны берләштерә. Бу дәвердә рус язучыларыннан М. Бубеннов үзенең уңышлы гына вак хикәяләрен һәм «Бессмертие» исемле повестен бирде; талантлы шагыйрь Бруно Зернит күп кенә уңышлы шигырьләре белән бергә «Сергей Лазо» һәм «Зур Волга» поэмалары өстендә эшләде. М. Елизарова иптәш «Мәрьям» хикәясен мәйданга чыгару белән бергә, яңа пьеса язды; А. Бендецкий һәм С. Бирюков иптәшләр яңа шигырьләр язу өстенә, татар язучыларын русчага күчерүдә байтак эш эшләделәр. Аеруча бу иптәшләрнең Г. Тукай әсәрләрен тәрҗемә итү, хәзерге татар шагыйрьләрен русчага күчерү өлкәсендә өзлексез эшләүләре макталуга хаклы. Секция членнарыннан Колесников, Грунин, Станкевич, Юлия Бадер һ. б. шагыйрьләрнең уңышлы гына үсүләрен дә күрсәтергә кирәк. Секция бу дәвердә төбендә актив һәм планлы эшләде. Ике ел эчендә үз эшенең йомгагы рәвешендә ул ике альманах чыгарды.
Издательство белән бәйләнештә шуларны күрсәтергә була: СЯС правлениесе инициативасы белән Татгосиздатның матур әдәбият секторы җитәкчелеге ныгытылды; анда СЯС члены тәнкыйтьче Г. Кәшшаф һәм X. Хәйри иптәшләр төп редакторлар булып билгеләнделәр; баш редакция каршында, зур язучыларның катнашы белән, редсовет төзелде. Правление ел саен бер
104 Муса Жәлн.т
ничә мәртәбә матур әдәбият секторының тематик планын тикшереп, аны төзүгә актив катнашты. Кардәш республика язучылары белән очрашу утырышларында шулай ук Татгосиздатның тематик планнары һәм перспективалары тыңланып, күп кенә файдалы чаралар билгеләнде. Шулардан, татарның билгеле классикларын бастыру, борынгы әдәбият памятникларын системалы бастыруның 5 еллык планын төзү, фольклорны бастыру, татар әдәби теленең тулы сүзлеген бастыру, күрше республика язучыларын бастыру кебек мәсьәләләр тикшерелделәр.
Шулай да әле Татгосиздатның иң яхшы сыйфатлы әсәрләр генә чыгаруын тәэмин итүгә ирешелде, дип әйтеп булмый. Яхшы әсәрләр белән бер рәттән мәйданга күп кенә төссез һәм хәтта идея-художество ягыннан начар сыйфатлы әсәрләр чыккалый (Ф. Хөсни — «Гармончы», Б. Зарыйф — «Җанбатыр белән Бикбатыр хәйләләре» һ. б.)
Язучылар Татгосиздатта матур әдәбиятны бастыру планының кысылуыннан, гонорарның түбәнлегеннән һәм аны түләүнең начарлыгыннан хаклы рәвештә зарланалар. Шунлыктан матур әдәбиятны бастыру планын киңәйтү һәм авторлык гонорарын күтәрү мәсьәләләре тиз һәм уңай хәл ителүне сорыйлар. Сыйфаты түбән әсәрләрнең басылып та, кайбер шиксез лаеклы кулъязмаларның озак портфельдә ятуы турындагы искәрмәләр дә урынлылар. (Мәсәлән, Н. Исәнбәтнең «Спартак» трагедиясе, Г. Хуҗи, М. Әмир һ. б. кулъязмалары).
Язучылар арасында политик-тәрбия эше алып бару безнең эш практикабызда иң артта калган тармаклардан. Дөрес, бу дәвердә шушы мәсьәләгә генә багышланган өч гомуми җыелыш үткәрелде; бу җыелышларда политик уку, язучыларның культура дәрәҗәләрен күтәрү, язучыларның мораль йөзе, дисциплина, җәмәгать эшендәге активлык һәм әсәрләрнең идея эчтәлеген күтәрү мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук төрле вакытта төрле мөһим темаларга лекцияләр оештырылуын да күрсәтергә була. Ләкин бу эш бездә системалы, планлы алып барылмады, очыраклы төс алды. Язучылар үзләре дә бу эш белән кызыксынмыйлар, инициатива күрсәтмиләр. ВКП(б) тарихының кыскача курсын өйрәнү, марксизм-ленинизм нигезләрен үзләштерү эше язучылар арасында начар тора. Союз правлениесе бу эш белән аз шөгыльләнде: ВКП(б) тарихын өйрәнүләрне тикшерү, контроль һәм ярдәм эше начар куелды.
Язучыларның җәмәгать-политик кампанияләрдә, җәмәгать эшендә катнашулары, бу эш белән кызыксынулары аларның политик үсешен күрсәткән фактор була ала. Безнең язучыларның шактый өлеше политик-җәмәгать эшендә зур активлык күрсәтә; бигрәк тә хезмәт ияләре депутатларының җирле советларына сайлаулар кампаниясендә күп кенә язучылар доверенный, агитатор булып нык кына эшләделәр. Ләкин кайбер катлау язучылар политик—җәмәгать тормыштан читтә йөриләр, кызыксынмыйлар. Хәтта кайбер иптәшләрдә язучы өчен җәмәгать эше кирәкми, аның иҗаты — үзе җәмәгать-политик эш, дип карап, масса арасындагы җанлы политик эшне бүлмәдә торып шигырь язу белән генә алмаштырып карау бар, әлбәттә. Бу язучыны тар производство эшенә бикләнүгә илткән зыянлы караш. Читтән күзәтүчелек роле совет язучысы әчеш хас түгел. Массаны тәрбияли торган, идея ягыннан югары сыйфатлы әсәрләрне шул масса тормышы белән яшәгәндә, алар белән бергә илнең бөтен хәрәкәтен тирән тойганда, чын мәгънәсе белән җәмәгатьче булганда гына тудырып була.
Язучыларның мораль йөзләре турында сөйләгәндә тагын бер кат Әюп Гәрәй, Аланский, Макаров, Әсфәндияров кебек әдәбият тирәсендә буталучыларның хулиганлык һәм җинаять фактларына тукталмый булмый. Бу турыда шуны әйтергә кирәк; беренчедән, бу типлар, дөреслектә, язучылар түгел, ә әдәбият тирәсендә болганып йөрүчеләр генә иде. Шунлыктан аларга карап кына язучыларның төп массасына мораль яктан бәя бирү дөрес булмаячак; икенчедән, правление Әюп Гәрәй, Михайлов кебекләрне зыянлы чыгышларына карата чара күреп, аларны язучылар арасыннан куды.
Шулай да правлениенең әдәбиятка сырышучы зыянлы элементлар белә» көрәше аз булуны һәм төп язучылар массасы арасында тәрбия эшенең җитешмәвен ачык әйтергә кирәк.
Безнең язучылар өчен күп нәрсә җитми әле. Бездә кирәкле күләмдәге белем һәм культураны үзләштерү, көнкүрештә һәм үз производствобызда — иҗатта культуралылыкка ирешү, белемгә, һәр нәрсәне белүгә омтылу, үз эшебездә яну, энтузиазм җитми. Без «үзебезнең иҗат хезмәтебезне оештыра белмибез. Үз хезмәтебезнең сыйфатына ныклы таләп кую, намуслы мөнәсәбәт җитми. Без күбесенчә ашыгабыз, кабаланабыз, халтурага биреләбез; әсәрне кат-кат җентекләп эшләргә иренәбез. Безнең арада шулай ук бер-беребезнең уңышы өчен тырышмау, хәтта көенү, гайбәт, тәнкыйтьтән курку, бушка вакыт үткәрү һ. б. әле бетеп җитми. Бу нәрсәләр безнең арада, тормышыбыз һәм эшебезнең бөтен ягын эченә ала торган зур тәрбия эше кирәклеген күрсәтәләр.
Көндәлек практик эштән тыш, бу дәвердә правление тарафыннан түбәндәге аерым чаралар үткәрелде:
1. СЯС правлениесенең якын катнашы белән 1939 ел ахырында Тел һәм әдәбият гыйльми-тикшеренү институты төзелде. Язучылар Союзы әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы мәсьәләләрендә, фольклор һәм телне эшләүдә бу институт белән якыннан бәйләнеште. Аерым язучылар институтның конкрет эшенә катнашалар. Мәсәлән «Идегәй» эпосының вариантлары һәм гомумән фольклор җыйнау өчен оештырылган экспедицияләргә язучылардан М. Садри, Г.. Разин, Ш. Маннур иптәшләр катнаштылар. Гыйльми конференциянең эшенә Г. Кәшшаф, М. Җәлил, X. Хәйри иптәшләр якыннан катнаштылар.
2. 1940 ел башында татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның әдәби-җәмәгатьчелек эшчәнлегенә 30 ел тулу юбилее үткәрелде. Бу юбилейгә кардәш республикалардан кунаклар чакырылды ; районнарга язучыларның бригадалары чыгарылды; предприятиеләрдә, клубларда әдәби кичәләр оештырылды. Ш. Камалның иҗаты киң популярлаштырылды. Юбилей Ш. Камалның үзенең катнашы белән Москвада да һәм шулай ук кайбер кардәш республикаларда да билгеләнеп үтте.
3. СССР СЯС правлениесе каршында, Москва язучылары үзәк клубында татар әдәбияты һәм сәгатенең декаднигы (клуб көне) үткәрелде. Бу клуб көненә шагыйрьләр, җырчылар, ТДАТ, ТДОТ һәм Татар дәүләт' филармониясе артистлары катнаштылар. Клуб көннәрендә Москвадагы язучылар клубында һәм Татар үзәк культура йортында шагыйрьләрнең чыгышлары, җырчылар, музыкантларның чыгышлары оештырылды; Ш. Камал пьесасы «Хаҗи әфәнде өйләнә»дән һәм Т. Гыйззәт пьесасы «Ташкыннар»- дан өзекләр күрсәтелде. Татар художникларының әсәрләреннән күргәзмә
оештырылды. Үзәк матбугатта татар язучыларының иҗатларыннан үрнәкләр бирелде. Клуб көненә язучылардан Ш. Камал, Т. Гыйззәт, Нур Баян, Ә. Фәйзи, С. Баттал, Ә. Ерикәй, А. Шамов, Г. Кәшшаф, Т. Имамутдинов, М. Җәлил итпәшләр катнашты.
4. Казанда, балалар әдәбияты секциясенең инициативасы белән, балалар әдәбияты декадасы үткәрелде. Бу декада авторлар белән эшләү һәм укучылар белән бәйләнешнең яңа формасы булды. Бу декада көннәрендә балалар әдәбиятына багышланган кичәләр. балалар язучыларының укучылар белән очрашулары, иҗат кичәләре оештырылды, балалар әдәбияты күргәзмәләре төзелде, газеталарда махсус битләр оештырылды һ. б. Бу чара балалар әдәбиятын үстерүдә зур этәргеч булды.
5. СЯС правлениесе инициативасы белән иң яхшы пьесаларга конкурс үткәрелде.
6. Республика күләмендә атаклы татар язучысы, классик М. Гафуриның тууына 60 ел тулу юбилее үткәрелде.
7. «Интернационал»ның татарча дөрес тәрҗемәсенә конкурс үткәрелде.
8. Язучылар Союзы Татарстанның XX еллык бәйрәмен уздыруга актив катнашты. Бу уңай белән кичәләр оештырды, бригадалар чыгарды. Күп язучылар шул уңай белән яңа әсәрләрен дөньяга китерделәр.
ТАССР XX еллыгы уңае белән бер төркем шагыйрьләр «Юлбашчыга» дигән коллектив 'Дыр яздылар. Бу җыр халык җыры стилендә, халыкның үсешен сөйләп биргән эпик әсәр тудыруның тәҗрибәсе булып тора.
J 06 Муса Җәлил
II
Соңгы еллардагы татар совет әдәбияты татар совет язучыларының иҗат активлыклары нык күтәрелү һәм аларның художество продукцияләре үсү белән характерлы. Моны раслаган фактлар тулардан гыйбарәт: беренчедән, соңгы елларда матбугатта һәм сәхнәдә байтак кына әһәмиятле, зур әсәрләр барлыкка килде; мәсәлән, «Матур туганда», «Ныклы адымнар», «Сиваш» «Тукай!», «Кыю кызлар», «Чаң», «Ялкынлы яшьлек», «Булак арты республикасы», «Хуҗа Насретдин», «Гөләндәм», «Олаучы малай», «Каракаш батыр», «Шагыйрьнең яшьлеге», «Качкын», «Хат ташучы» һ. б. Икенчедән, язучыларның барысы да диярлек иҗат эшенә ныклап утырды. Бу ике ел эчендә, 4—5 кешедән башка, СЯС членнарының барысы да һәм унлап яшь язучылар берәр, икешәр, ә кайберсе өчәр зур гына әсәр язып бетереп, мәйданга куйдылар. Бигрәк тә байтак еллардан бирле әдәбиятта күренми торган билгеле язучылар соңгы елларда нык кына активлаштылар. Н. Исәнбәт, Г. Кутуй, А. Шамов, Ф. Хөсни, М. Гали, М. Әмир, Ә. Исхак кебек язучылар бигрәк тә соңгы елларда иҗат эшчәнлекләрен нык кына күтәрделәр, яңа әсәрләр бирделәр.
Күп кенә яшь язучылар иҗат көчләренең үсүе һәм талантларының чәчәк атуы да башлыча соңгы елларга туры килә. С. Хәким, Н. Дәүли, Г. Хуҗи, М. Садри, А. Алиш. А. Әхмәт, Г. Гөбәй, С. Урайский, Ә. Камал, Ә. Юнус кебек язучылар бигрәк тә шушы соңгы елларда үзләренең художество мастерлыкларын күтәреп, аларның аерым иҗат йөзләрен ачкан иң яхшы әсәрләрен бирделәр. Болардан тыш үсеп килүче зур гына яңа буын яшьләр отряды бу елларда нык күтәрелде. Китап шүрлекләрендә аларның унлаган беренче яңа әсәрләрен, җыентыкларын очыратырга була.
Инде әдәбиятта өзлексез эшләп килгән, танылган төп катлау язучыларның иҗатлары үсү турында сөйләп торасы да юк. Мәсәлән, сөекле язучыбыз Шәриф Камал бу дәвер эчендә зур эпопеянең ике аерым кисәген тәшкил иткән, совет авылында зур тарихи үзгәрешләр, яңа кешеләрнең үсешен гәүдәләндергән ике зур роман мәйданга куйды. Шулай ук орденлы драматург Т. Гыйззәт, орденлы шагыйрь Ш. Маннур, медаль белән бүләкләнгән шагыйрь Нур Баян, Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй, Г. Разин, А. Шамов, И. Газый, Г. Галеев һ. б. яңа әсәрләр бирделәр.
Өченчедән, 1937 һәм 1938 еллар белән чагыштырганда соңгы елларда матур әдәбиятның басылып чыгуы артты. Мәсәлән, 1938 елда 72 исемдә китап басылып чыкса, 1939 елда 135 исемдә китап басылган. Ләкин 1940 елның 3 кварталында 70 кенә китап басылган. Менә бу кимү язучыларның әдәби продукциясе кимүне күрсәтми; чөнки издательство портфелендә һәм производствода чыга алмый яткан шактый зур сандагы яраклы кулъязмаларның барлыгы безгә мәгълүм. Издательствода матур әдәбият секторы планының бер туктаусыз кыскаруы, Татгосиздатның матур әдәбиятны акрын реальләштерүе басылып чыгу күрсәткечләренең иҗат продукциясе үсү күрсәткечләренә туры килмәвен китереп чыгара.
Әдәбиятыбызның сыйфат ягыннан үсүе турында сөйләргә дә безнең нигезебез бар.
Соңгы еллардагы әдәбиятыбызга нәрсә характерлы?
Беренчедән, тематика кругы киңәйде һәм аның төрлелеге артты;
Икенчедән, әдәби жанрларның һәм художество алымнарының төре күбәйде; форма өлкәсендә иҗат ягыннан кыю эзләнүләр туды;
Өченчедән, безнең әдәбиятыбызның идея юнәлеше һәм * эчтәлеге үсте, аның массаны коммунизм рухында тәрбияләүдә роле күтәрелде.
Әдәбиятыбызда, аның тематикасы һәм идея эчтәлеге үсүен чагылдырган иң куанычлы һәм иң мөһим күрнеш итеп, мин башлыча кайбер язучылары- бызның әдәбиятта бөек юлбашчылар образын күрсәтүгә һәм безнең халыкның тарихы белән бәйләнгән зур революционерларның тарихи шәхесләре образларын тудыруга булган омтылышларын күрсәтергә телим. Мондый омтылышларга башлап мин Р. Ишморат белән Фәтхуллин иптәшнең «Ялкынлы яшьлек» исемле пьесасын кертер идем. В. И. Ленинның студентлык дәверен эченә алган һәм аның
Югары сыйфат өчен көрәшкәндә J 07
Казан университетындагы беренче революцион чыгышын чагылдырган бу пьеса, Ленин образын эшләүдәге һәм драматургик сюжетны корудагы зур гына җитешсезлекләренә карамастан, безнең әдәбияттагы зур җиңешләрнең берсе булып тора. Аның уңышы, башлыча, авторларның пьеса нигезенә алынган тарихи фактларны эшләүгә һәм яшь Ленин образын тудыруга иҗат аша якын килүләрендә һәм художествоча гомумиләштерү юлы белән эш күрүләрендә. Икенчедән, авторлар Ленинның студентлык дәверен чагылдырган материалны .татар эшче һәм крестьяннарының изелүе темасы белән бәйли белгәннәр һәм әсәргә тирән интернационал характер биргәннәр. Ләкин әле пьеса эшләнү һәм тирәнәйтү процессында. Авторлар күренгән уңышлар белән чикләнмичә, бу әсәрне тиешле югарылыкка күтәрү өстендә ныклы иҗат эшен дәвам иттерергә тиешләр һәм бу эштә аларга көндәлек зур ярдәм, кызыксыну һәм кайгыртучанлык тулысынча тәэмин ителергә тиеш.
Ленин һәм Сталин образларын драматургиядә иҗат итү омтылышы аңарчы драматург Н. Исәнбәт тарафыннан, аның «Ленин» исемле пьесасында ясалган иде. Бу пьеса Октябрь революциясе чорын эченә ала. Ләкин әле пьеса автор тарафыннан ахырынача эшләнеп тәмамланмаган. Без автордан аның тиешле сыйфат белән эшләнеп бетүен сорарга тиешбез.
Поэзиядә Ленин образын тудыру эшенә шагыйрь Г. Хуҗи иптәш җидди кереште. Ул хәзерге көндә В. И. Ленинның тормыш һәм көрәш юлын гәүдәләндергән зур поэма (яки шигырь белән язылган роман) өстендә эшли. Бу кулъязманың миңа таныш булган кайбер өзекләре, игътибарга лаеклы зур капиталь әсәр тууны көтәргә нигез бирәләр.
Бу эшләрнең барысын да мин әдәбиятыбыздагы яңа һәм чиксез мөһим фактлар итеп карыйм. Моңарчы әле юлбашчыларыбызның җанлы образын жанлы вакыйгалар аша сюжетлы әсәрләрдә — драматургиядә, прозада, поэзияда тудыруның җидди омтылышы булганы юк иде. Бу безнең әдәбиятыбызның идея ягыннан үсешен күрсәтә.
Ләкин шуның белән бергә күп кенә шагыйрьләребезнең халыкларның бөек юлбашчылары Ленин һәм Сталин турында лирик шигырьләр һәм җырлар язу эшенә бик артык җидди карамауларын, аны җиңел эш санап өстән- өстән эшләүләрен әйтмичә булмый.
Бездә* бөек юлбашчыбыз Сталин турында шигырь яки җыр язмаган шагыйрь юк. һәр яшь шагыйрь үзенең җыентыгын Сталин турындагы җыр я шигырь белән башлый. Бу бик яхшы хәл. Бу, шагыйрьләребезнең бөек юлбашчыга булган мәхәббәтләрен, бирелгәнлекләрен күрсәтә. Ләкин, безнең зур оятыбызга каршы, билгеле бер өлешеннән башка, бу шигырьләрнең күпчелеге үзләренең сыйфатлары белән бу чиксез җидди, җаваплы эчтәлеккә җавап бирмиләр. Күбесе аларның шаблон, коры, схематик, художество ягыннан йомшак һәм оригиналь түгел. Аларда бер үк эпитетлар һәм охшатулар, бер үк эндәшүләр, гыйбарәләр һәм хәтта бер үк рифмалар кабатлана. Алар җанлы бер образ, эмоциональ көчле фикер, мәгънә бирүдән бигрәк, бер үк сыйфатларны күңелсез кабатлаучы күп сүзлеккә әйләнәләр. Ә. Ерикәй иптәшнең Сталин турындагы күп санлы җыр һәм шигырьләре бу яктан аеруча характерлы. Аның соңгы ике җыентыгына Ленин һәм Сталин турында 9 шигырь кертелгән. Ләкин алар барысы да диңгездән бер тамчы шикелле бер-берсенә охшаганнар. Аларның барысында да бер үк җансыз охшатулар, коры фразалар кабатлана һәм алар барысы да инде күптән бу турыда әйтелгән сүз һәм художество чараларын кабатлаудан гыйбарәт. Боларда җансызлык, ярлылык, корылык һәм образсызлык күзгә ташлана.
Шагыйрьләр арасында бөек юлбашчыларның образларын поэзиядә күрсәтү проблемасына читтән тыш җидди һәм җаваплы караш тудыру өчен көрәшергә кирәк. Шагыйрьләр бу проблема өстендә җидди һәм тирән уйланырга тиешләр.
/Чин монда юлбашчының сүрәтен кечкенә генә штрих белән җанландырып күз алдына китерергә омтылуның кечкенә бер мисалы итеп, яшь шагыйрь М. Вәдутның «Басуда» дигән шигърен аласым килә. Ул яза:
Үзем чәчәм, үзем күз алдыма
Китерәм мин сөйгән кешемне.
Кремльнең тәрәзәсе аша Күзәтәдер кебек эшемне. Киң елмаеп карап тора төсле Трубкасын капкан көенә.
Әйтерсең лә.
Безнең намус белән Тырышканны күрен сөенә.
Бу артык тирән булмаган кечкенә штрих. Ләкин моңда юлбашчы образын үзенең хезмәт процессында, ильһамландыручы изеп, аерым җылы мәхәббәт белән җанландырып күз алдына бастыруга омтылыш бар. Монда һәркемгә таныш, якын, кайгыртучан, сизгер, игътибарлы юлбашчының җылы образы күренә.
Кечкенә күләмле шигырьдә,, аерым штрихлар белән, халык героеның җанлы образын сурәтләү мисалын шагыйрь С. Батталның Чкалов турындагы шигърендә дә очратып була. Бу күп һәм мәгънәсез сүз белән геройны коры мактау түгел, ә оригиналь, көчле сыйфатлаулар аша аның җанлы образын күз алдына китерергә теләү, аны тирән хисләр аша тоярга омтылу, аны бөтен кешелек сыйфатлары белән күрүдән гыйбарәт. Монда сез гади, тартынучан, ләкин чиксез көчле, ихтыярлы, кыю һәм идеал дәрәҗәсендәге оешкан Чкаловны күрәсез.
Татарның зур революционерларын һәм халкыбызның тарихи кешеләрен, художество образлары аша, әдәбиятта тулы итеп чагылдыруга булган омтылышлар шулай ук соңгы елларга кайтып кала. Мондый тәҗрибәләрнең беренчесе итеп, Ә. Фәйзинең «Тукай» пьесасын һәм Ш. Маннурның әле төгәлләнеп җитмәгән «Мулланур Вахитов» пьесасын күрсәтергә, шулай ук М. Вахитов тормышыннан алып язылган Н. Исәнбәт пьесасын күрсәтергә була.
«Тукай» пьесасы, драматургик яктан җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәгән булуына һәм бер никадәр хронология төсе алуына карамастан, ул безнең әдәбиятыбызда тарихи шәхесләрнең образларын күрсәтүдә зур җиңеш булып тора. Автор бу пьесада һичшиксез халык шагыйре Г. Тукайның һәм аның якын дусты, татар драматургиясе классигы Г. Камалның җылы образларын җанлы итеп эшләргә ирешә алган. Бигрәк тә Ә. Фәйзи бу пьесада шагыйрь С. Рәмиев образын, аңа хас индивидиуалистик (мин минлек) омтылышлары, мәсләксез бунтарь кабынулары, шәхси һәм җәмәгатьчелек тормышындагы буталулары һәм җидди абынулары белән җанлы итеп эшли алган.
Шәйхи Маннур һәм Нәкый Исәнбәт иптәшләрнең атаклы татар революционеры М. Вахитов турында пьеса язарга алынулары һичшиксез макталырга һәм җидди игътибарга хаклы эш. Безгә билгеле, әле бу пьесалар икесе дә ныклап эшләү процессында. Шунлыктан, аларның сыйфаты турында, алар төгәлләнгәч кенә, сөйләргә мөмкин булачак. Без һичшиксез бу әһәмиятле хезмәтләрнең уңышлы, югары сыйфатлы булып төгәлләнүен телибез һәм моңа ышанабыз.
Татар халкының революцион һәм демократик хәрәкәте белән бәйләнешле эре җәмәгать эшчеләреннән Мулланур Вахитов, Хөсәен Ямашев, Камиль Якупов һәм башкаларның тормышларын һәм эшләрен матур әдәбиятта күрсәтү— безнең язучылар өчен хөрмәтле бурыч булып тора.
Зур тарихи вакыйгалар фонында бу эре эшлеклеләрнең көчле, ачык художестволы образларын тудыру хезмәт ияләре массасын коммунизм рухында тәрбияләүдә зур җидди хезмәт булачак.
Тематика ягыннан карап, мин безнең соңгы еллардагы әдәбиятыбызда икенче аеруча әһәмиятле һәм кызыксындырырлык момент итеп, язучылар арасында конкрет тарихи темаларга кызыксыну7 һәм омтылыш артуын күрсәтергә телим. Безнең халыкның тарихы самодержавиегә, алпавытлар һәм буржуазиягә каршы юнәлтелгән зур халык восстаниеләре, революцион чыгышлар һәм героик көрәшләр белән тулы. Ләкин бүгенгә кадәр бу конкрет тарихи фактлар язучыларның күзләренә чагылмадылар һәм һичкем дә конкрет тарихи вакыйга белән бәйләнгән тарихи чорны чагылдыручы киң полотно тудыру эше белән шөгыльләнмәде.
Соңгы 2—3 ел эчендә язучылар арасында халкыбызның тарихи үткәне белән кызыксыну артты.
Бер вакытларны кайбер иптәшләр арасында тарихка коммунистик аң өчен ят булган, кире, юкка чыгарып карау хөкем сөрә иде. Бу, әлбәттә, безнең арада сакланырга тиеш түгел. Безнең халыкның тарихы тирән өйрәнүне, гыйльми тирән эшләүне һәм тарихка буржуача ят караш тенденцияләреннән әрчүне сорый. Шунлыктан язучыларның тарихи үткәнебез белән кызыксынулары. конкрет тарихи фактларны үз иҗатлары аша реалистик төстә, дөрес итеп чагылдырырга омтылулары, зур әдәби һәм гыйльми кыйммәткә ия булган уңышлы адым һәм ул революцион аклылыкның, чын патриотизмның чагылышы булып тора. Чөнки М. И. Калинин әйткәнчә:
«Совет патриотизмына өндәү эше безнең халыкның үткән тарихы тамырларыннан аерып алып, шул тамырлар белән бәйләнештән тыш куела алмый. Ул үз халкыбызның эшләре өчен патриотик горурлык белән тутырылган булырга тиеш. Совет патриотизмы бит безнең бабаларның, безнең халыкның үсешен алга этәрүче иҗат эшләренең туры наследнигы булып тора». Арырак:
«Димәк, совет патриотизмы үзенең чыганагын, халык эпосыннан башлап, бик борынгы үткәннәрдән ала; ул халык тарафыннан тудырылганның иң яхшысын үзенә сеңдерә, һәм аның (халыкның) барлык уңышларын саклауны үзенең иң бөек намусы итен саный».
Менә шунлыктан тарихи әсәр проблемасы үзенең әһәмиятен һәм актуаль- лыгын саклый, чөнки тарихи дөрес, реалистик тирән язылган, югары художество сыйфатлы тарихи әсәр безнең укучыларыбызга үзләренең революцион тарихи үткәннәрен тирән төшенергә һәм тарихи үткәннең иң яхшы прогрессив идеяләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк.
Тарихи әсәрләр тудыру бурычы хәзерге тормыш тематикасын әдәбиятта ныграк чагылдыру бурычына һич тә каршы килми. Дөреслектә, бу темалар бер-берсе белән нык бәйләнгәннәр һәм бер-берсен тутыралар. Без, совет язучылары тарихи темага язган вакытта, һәрвакыт аны тарихи перспектива аркылы чишәргә тырышабыз, үткәнне бүген белән бәйли торган җепне табарга, шуның перспективасын: бирергә тырышабыз. Безнең социалистик реализмабызның көче шунда. Бүгенге көннең темасы табигый рәвештә тарихи тема җебенең логик үсешен эченә ала. Бу җеп—халыкларның төрле чорлардагы, бәхет өчен көрәшләре җебе. Менә шунлыктан бу темалар әдәбиятта бер- берсенә каршы куела алмыйлар. Хикмәт шунда: язучы үткән тарих темасына тулысынча чумып, бүгенгедән читкә китмәсен һәм артта калмасын.
Автор үзен тематик чикләргә тиеш түгел. Бу файдалы нәтиҗәгә китерми. Бездә һаман бер тема тирәсендә әйләнүче язучылар бар. Мәсәлән, Рахман Ильяс гел нефть промыслолары турында яза. Т. Гыйззәт пьесаларының күпчелеге крестьяннарның алпавытларга каршы көрәше темасына багышланган. Менә шулай бу язучылар берничә әсәрдә, һаман бер үк материаллар тирәсендә әйләнә башлагач, ничектер үз-үзләрен кабатлау, теманы гына түгел, хәтта аерым -сюжет моментларын, аерым образларны һәм художество чараларын кабатлау килеп чыга. Мисал өчен Р. Ильясның «Фонтан», «Горизонт», «Күршеләр» дигән әсәрләрен чагыштырыгыз һәм сез бу таптануны сизәчәксез. Т. Гыйззәтнең кайбер әсәрләре дә шулай: мәсәлән, «Наемщик», «Чаткылар», «Ташкыннар», «Чаң». Менә шунлыктан мин язучының гел бер тема һәм бер материал тирәсендә әйләнүен файдалы санамыйм. Язучы өчен тематика кругын киңәйтү, үткәнге белән хәзерге тематиканы бәйләү, тормышның төрле катлаулы процессларын өйрәнү күп файдалырак. Әсәрнең актуальносте тематика актуальносте белән генә чикләнми, ә идеясенең актуальносте белән күбрәк билгеләнә.
Тарихи әсәрләрдә иң зыянлы як—тарихны бозу, вакыйгага тарихи яктан килмәү һәм ялган идеяләр тагудан гыйбарәт. «Булак арты республикасы» пьесасының, анда чиксез кызыклы материал туплануга, авторның бәхәссез зур талант иясе булуына һәм пьесада яхшы ук уңышлы, үткен урыннар булуга карамастан, көтелгән кадәр уңышка ирешмәве анда менә бу тарихи подходның җитмәвеннән булды.. Бу әсәрдә тарихтан бигрәк, ясалма каррикатура күзгә бәрелә.
Хәзерге татар әдәбиятында тематик яктан күзгә бәрелгән тагын бер әһәмиятле момент — язучыларда фольклор темасына омтылыш артудан гыйбарәт. Бер вакытларны'бездә фольклор шактый читләтелгән иде һәм фольклордан йөз чөерү, качу урын алган иде. Хәзер, бигрәк тә соңгы 1—2 елда шагыйрьләр
һәм драматурглар арасында халык эпосларын, халык әкиятләрен, дастаннарын, җырларын өйрәнү, шулардай иҗат өчен азык алу, аларның мотивлары буенча әсәр тудыру фактлары ешая бара. Бу бик табигый. Чөнки фольклор халык даһилыгының күренеше, халыкның гасырлар буенча хис иткән, хыялланган, газап чиккән, яшәгән һәм көрәшкән бөтен теләк һәм тойгыларының даһи рәвештә гәүдәләнүенең күренеше булып тора. Бу — үз уңаенда, чын халык тарихын образлар аша хис итү һәм гәүдәләндерүнең бер төре булып тора. Шунлыктан тарихи теманың әһәмияте турында әйтелгән сүзләрне бу тема турында да кабатлап була.
Соңгы елларда фольклор теМасына шушындый эре әсәрләр барлыкка килде: Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдинлы, Т. Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ы;
Ш. Маннурның .«Котан батыр»ы: М. Җәлилнең «Алтын чәч»е; Н. Исәнбәтнең «Идегәй батыр»ы; Ә. Фәйзинең «Зөлхәбирә»се; А. Алишның балалар өчен әкиятләре; Ә. Ерикәйнең «Асылгөле» һ. б.
Халык әкиятләренең мотивлары буенча әсәр язуда каты хөкем ителергә тиешле, художестволы иҗатка капма каршы бик ямьсез фактлар да бар. Моңа мисал итеп, яшь автор Н. Зарыйфның «Җанбатыр белән Бик- батыр хәйләләре» дигән әсәрен алырга кирәк. Автор үзенең бурычын бик җиңел аңлаган: нинди дә булса халык әкиятен алырга да, аның сюжетын ничек туры килде, шулай шигырь үлчәвенә салып чыгарга! Әсәрнең идея юнәлеше һәм художество кыйммәте авторны һич кызыксындырмаган. Халык әкиятләре белән бу рәвешле уйнау, аларны художество ягыннан бозып чыгарып, халык әкияте исеме астында халтурага юл ачу фактларына, әлбәттә, чик куелырга тиеш.
Халык әкияте мотивлары буенча язылган кайбер әсәрләрдә, әкиятнең сюжетын алу белән генә канәгатьләнеп, тел һәм сүрәтләү чараларын, образлылык элементларын үзенә генә куллану, фольклор байлыгыннан файдаланмау мисаллары да бар («Котан батыр, «Асылгөл»).
Менә безнең әдәбиятта тематика ягыннан игътибарны үзенә тарткан моментлар шушылар.
Тематика ягыннан алганда, безнең алда аеруча мөһим мәсьәлә булып, хәзерге көн тематикасына табан кискен борылыш булдыру бурычы торырга тиеш. Әдәбиятыбызның хәзерге чынбарлыктан тематик артта калуы турында без инде күп сөйләдек. Бездә совет тематикасына әсәрләр юк яки аз, дип әйтеп булмый. Ләкин эш шунда ки, беренчедән, аларның иң күп өлеше совет эпохасының беренче дәверләрен эченә ала (мәсәлән, «Сиваш», «Матур туганда», «Ныклы адымнар», «Агыйдел», һ. б.); икенчедән, безнең күп әсәрләребез илебезнең үсешендәге төп проблемаларны читтә калдырып, күбесенчә тормышыбызның әһәмиятсез якларына, вак моментларга кагылу белән чикләнәләр. Социалистик хезмәт процессында, яңа геройның тууы, халык хуҗалыгының бөтен тармакларын яңартып кору, илебезнең йөзе алмашыну, халкыбызның илне саклауда искиткеч геройлыклар күрсәтү фактлары, совет патриотизмы һ. б. төп темалар әсәрләребездә урын алмыйлар яки аз алалар. Соңгы ике елда матбугатка чыккан күп сандагы проза әсәрләрен алып карагыз, сез анда төп урынны алган тема итеп, шәхси тормыш, семья һәм көнкүреш мөнәсәбәтләре һәм кеше тормышындагы очы- раклы хәлләрне күрерсез. Мәсәлән, ир белән хатын арасындагы акланмаган, очыраклы көнчелек темасы, (А. Алиш— «Яңлышу», Г. Галеев — «Ялгызлык»), беренче танышу һәм семья кору темасы (Г. Галеев—«Загста», А. Алиш— «Тиздән, туй», Ф. Хөсни — «Хәзинә»), совет кешесенең көтелмәгән бәхетсезлек килү яки элекке яңлыш аңлавы уңае белән- туган эчке кичерешләре темасы (Г. Разин — «Көннәрнең берендә», Г. Кутуй — «Вөҗдан газабы») һ. б. һ. б.
Менә бу әсәрләрнең зур күпчелеге чорыбызның төп темаларына, җәмгыятебезне алга этәрүче бөек вакыйгаларга багышланмаганнар. Безнең язучылар әле һаман хәзерге тормышның бу төп проблемаларыннан читтәрәк торалар, ә күбрәк шәхси тормыштагы бик артык типик булмаган, артык зур әһәмияте күренмәгән, вак, очраклы күренешләр белән мавыгалар. Хәзерге көн темасына язылган әсәрләребезнең күпчелегенә хас булган җитешсезлек — зур әһәмияткә ия булган зур идеяләрнең гәүдәләнмәвеннән, сюжет итеп алынган фактларның әһәмиятле һәм типик булмауларыннан, геройларның типик булмауларыннан гыйбарәт. Язучыларның күбесе үз хикәяләренең геройлары итеп, күзгә чалынмаслык, гади һәм хәтта шактый ук артта калган кешеләрне алалар. Мәсәлән, моны Г. Галеев, Г. Кутуй, Ф. Хөсни хикәяләрендә күрергә була. Бәлки бу бер дә начар нәрсә түгелдер. Әдәбиятта һичшиксез гади совет кешесен һәм хәтта шактый ук артта калган, ләкин совет чынбарлыгы тәэсире астында үсә һәм үзгәрә барган гади совет кешесен дә күрсәтергә кирәк (мәсәлән, «Юлда», «Вөҗдан газабы» һ. б. Ләкин шул ук вакытта чорыбызның алдынгы кешеләрен дә, иң яхшы производственникларны, стахановчыларны, социалистик хезмәт геройларын, Советлар Союзы геройларын, фән һәм сәнгатьнең алдынгы кешеләрен дә күрсәтергә кирәк бит! Безнең җәмгыятьне алар алга этәрәләр бит, безнең совет чорыбыз өчен алар типик булып торалар бит һәм алар үрнәгендә без киң хезмәт иясе массасын коммунистик рухта тәрбияләргә тиеш булабыз бит!
Икенчедән, геройларны бары аларның эчке семья тормышларына гына бикләү, аларны җәмәгатьчел производство үсеше процессында күрсәтмәү шулай ук хәзерге көн хикәясе проблемасын чишүдә бер яклылыкка, бер катлы- лыкка илтә. Мин әдәбиятта көнкүреш темасын юкка чыгару ягында түгел. Ләкин төзүчелек хезмәте темасын оныт}7 —кичерә торган хәл түгел.
А. М. Горький безне: «Хәзерге техниканың бөтен көче, ныклыгы белән коралланган хезмәт процессы тарафыннан оештырылучы кешене, үз чиратында бу хезмәтне, аны сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп, тагын да җимешлерәк, тагын да җиңелрәк илүче кешене» төп герой итеп алырга өйрәтте (Совет язучыларының 1 съездында М. Горькийиың докладыннан).
Хәзерге геройны безгә данлыклы, төзүчелек — иҗат хезмәте процессында туып җитешүе итеп бирү кирәк иде.
Әдәбиятыбызның үсешендә икенче характерлы момент итеп мин жанрлар төрлеләнүен һәм форма өлкәсендә кыю иҗат эзләнүләре чагылуын күрсәттем. Бу өлкәдә яңалык эзләүче прогрессиврак катлау — шагыйрьләр булып чыкты. Поэзиядә соңгы вакытларда зуррак монументальрәк поэзия әсәрләре тудыруга көчле омтылыш сизелә. Соңгы ел ярым эчендә билгелерәк шагыйрьләрнең барысы да берәр зур поэма яки шигырь белән язылган повесть бирде. Боларның барысын да бер генә жанрга — поэма жанрына гына кертү кыен. Аларның кайберләре күләмнәре һәм характерлары белән шигырьдәге повесть дип атала алалар (мәсәлән, «Гөләндәм»); кайберләрең әкият жанрына кертергә була (мәсәлән, «Каракаш батыр», «Асылгөл»). Ә «Шагыйрьнең яшьлеге» һәм «Хат ташучы»лар лирик поэма жанрына керәләр. Эпик характердагы зур күләмле поэтик әсәрләр безнең әдәбиятта соңгы елларда барлыкка килә башладылар. Моның беренче тәҗрибәсе «Яшьлек юлы» исемле коллектив поэма булды булса кирәк. Ләкин әле безнең шагыйрьләр бу жанрны тиешенчә үзләштергәннәре юк. Әлбәттә, эш юл санының күплегендә түгел, ә эпос жанрының үзенчәлекләрен саклауда.
«Борис Годунов» типындагы драматургик поэмалар, шулай ук соңгы елларда, бигрәк тә шагыйрьләрнең опера либреттолары язу эшенә тартылулары уңае белән барлыкка килә башлады. Поэзиядә без поэтик әкиятләр, балладалар һәм сюжетлы шигырьләр формаларын еш очрата башладык. Бигрәк тә. соңгы елларда безнең поэзиядә җыр жанры — җырлар, романслар, арияләр киң үсеп баралар. Бу өлкәдә аеруча күп әшнәчеләрдән шагыйрь Ерикәйне күрсәтергә була. Бу фактлар шагыйрьләрнең форма, жанр өлкәсендә эзләнүләрен, мөкэммәлләшә, үсә баруларын күрсәтә. Художество алымнары. рифма, ритмика мәсьәләләрендә дә шундый эзләшүләр бар.
Поэзиядә яка художество алымының— ягъни халык жыры ләм эпосы стилен үзләштереп, халык иҗатындагы образлылык системасыннан.  Моңа бер мисал булып «Юлбашчыга» исемле коллектив җыр тора. Бу алым күп кенә шагыйрьләрдә очрый һәм әдәби бәхәсләр кузгата. Мин үзем бу алымга начар карамыйм. Безгә бу тип әсәрләрнең классик үрнәге булган «Русьтә кем өчен тормыш яхшы» (Некрасов) поэмасы бар һәм мин шул юнәлештә иҗат эзләнүләрен үстерү уңай нәтиҗәләр бирер, дип уйлыйм.
Драматургия жанрында аеруча актуаль бурыч булып, чын совет комедиясен тудыру эше тора. Кешеләр аңындагы капитализм калдыкларын бетерүгә юнәлтелгән һәм совет кешесенең оптимизмын чагылдырган сау тормыш, шат көлү совет театры сәхнәсендә күптән яңгырарга тиеш. Ләкин хәзергә әле бу өлкәдә әйтерлек уңышлар юк. Совет темасына язылган «Урманда» (Ф. Хөсни), «Гөлчәчәк» (Минский) кебек комедияләр уңышлы үрнәк була алмадылар. Бигрәк тә «Гөлчәчәк» совет .комедиясен ничек язмаска кирәклекнең үрнәге булып тора. Шулай итеп чын совет комедиясе тудыру проблемасы әле чишелгәне юк. Бу өлкәдә мин уңышлы үрнәк итеп, М. Әмирнең «Ядәч» исемле бер пәрдәлек комедиясен күрсәтер идем. Монда җанлы характерлар да, үткен акыллы ситуацияләр дә, логик үсеп бара торган кызыклы интрига да, файдалы идея эчтәлеге дә бар. Бу әСәр авторда зур гына драматургик талант барлыгын күрсәтә. Без М. Әмир иптәштән драматургия (бигрәк тә комедия) өлкәсендә ныклап эшләвен көтәргә хаклыбыз.
Прозада соңгы ике елда вак хикәяләр. новеллалар жанры киң урын алды. Ләкин әле бу жанрда барлык авторлар да тиешле уңышка ирештеләр, дип әйтеп булмый. Кечкенә хикәя язу — чиксез авыр эш. Аңарда тормышның кечкенә генә, ләкин бик типик һәм характерлы булган һәм шул ук вакытта әһәмиятле булган кисәге, кыска гына, җинак кына бирелергә тиеш. Моның матур үрнәкләрен Шәриф Камал новеллаларында табып була. Соңгы елның уңышлы новеллаларыннан Г. Галеевның «Юлда» сын, А. Шамовның «Туйда» сын, Ф. Хөснинең «Одесса төбендә» сен, И. Расихның, К. Басыйрның һ. б. новеллаларын атарга була.
Прозада аеруча үткен мәсьәлә булып, зур полотно тудыру эше тора. Бу өлкәдә әле уңышлы эшләүче бер Ш. Камалны гына күрсәтеп була. Прозаикларга совет чынбарлыгын бөтен катлаулылыгы белән җанландырган эре романнар тудыру турында уйларга вакыт.
Әдәбиятыбызның үсешендә өченче һәм иң әһәмиятле момент итен мин идея юнәлеше мәсьәләсен алган идем.
Безнең әдәбият принципиаль практик максадларга, — илебездәге хезмәт иясе массасын коммунизм рухында тәрбияләү, аларның аңында капитализм калдыкларын бетерү һәм аларны социалистик төзелештәге яңа җиңешләр өчен көрәшкә туплау максатларына хезмәт итә. Реаль тормышны объектив чагылдырган хәлдә, без — совет язучылары үзебез сурәтләгән фактка яки кешеләргә карата ачык тенденцияле мөнәсәбәттә торабыз. Художество формалы һәм образлар аша чагылган шушы мөнәсәбәт әсәрнең тәрбияви әһәмиятен, ролен, тәэсир итү көчен билгели. Без моны һәрвакыт хәтерләргә һәм кирәкле китапларны гына язарга тиешбез.
Безнең төп продукциябез чынлап та идея ягыннан ачык юнәлешле һәм массаны тәрбия эшендә корал була алырлык дәрәҗәдә тора. Мәсәлән, «Сиваш», «Көннәрнең берендә», «Тун ачуы», «Кыю кызлар», «Катя Сорокина». «Тапшырылмаган хатлар» һ. б. шундый әсәрләр. Ләкин шул ук вакытта, партиягә халыкны тәрбияләүдә ярдәм итә алмаслык. бәлки киресенчә, ялгыш моральгә чакырырлык әсәрләр дә барлыкка килде. Мин монда Ф. Хөснинең «Гармончы» повестен, С. Батталның «Урожай бәйрәме» шигъри, Минскийның «Гөлчәчәк» пьесасын һ. б. күздә тотам. «Гармончы» повесте кулъязма хәлендә киңәйтелгән правление утырышында укылды һәм тикшерелде. Тыңлаучылар әсәрнең көчле художество теле белән язылуын, образлылыгын әйтү белән бергә, аның җитешсезлекләрен дә күрсәттеләр. Башлыча, аның биографик очерк булуын^ каршы, аны гомумиләштерелгән образ турындагы художестволы әсәр итеп язарга киңәш бирделәр, бер кешенең биографиясенә генә кайтарып калдырмаска куштылар. Бөтен вакыйгаларны бер герой биографиясенә бәйләп калдыруны күрсәттеләр һәм богемщина элементларын тәнкыйтьләделәр. Ләкин шулай да без, күрәсең, әсәргә ул кадәр тәнкыйть белән карый алмадык һәм авторга бөтен яңлышын аңларга ярдәм итмәдек. «Гармончы»ның яңлышы бөтен иҗтимагый- социаль процессны бер гармончы Фәйзулла биографиясенә генә буйсындырып, бу — күп кенә абынулар, политик буталышлар һәм әхлак ягыннан тайпылышларны эченә алган биографияне артык идеаллаштырып күрсәтүдән гыйбарәт. Автор аңа бөтен уңай һәм кире фактлары белән билгеле булган биографиягә тәнкыйть күзе белән карамаган һәм аны бөек социалистик революция яктылыгында ачып салмаган. Киресенчә, аның кире фактларын романтик буяуга төреп, геройны социаль мөнәсәбәтләрдәй югары куеп, политик-мораль яктан кире нәтиҗәгә илткән. Шунлыктан әсәр укучыны политик тәрбияләргә ярдәм итми. Массаны үрнәк биография материалында тәрбияләргә кирәк. Инде герой шундый борылмалы, катлаулы юл үткән икән, авторда аның һәр адымына большевикча принципиаль, кискен мөнәсәбәте ярылып ятырга тиеш. Бу большевистик принципиаль- лыкның җитмәве китапның кыйммәтен төшерә.
С. Батталның җыентыкка кергән «Урожай бәйрәме» дигән шигъре художествосыз һәм идеологик зыянлы әсәр. Формасы ягыннан ул формализмга, ягъни мәгънәсез сүз уйнатуга тартым. Эчтәлеге исә уңыш бәйрәменнән көлүгә кайтып кала. Шигырь һичбер тырнакларсыз, урожай бәйрәме, дип аталган. Анда тычканнар туй итәләр, урожайны ташып бетерәләр. С. Баттал аларның такмагына кушылып, юл саен кәефләнеп такмаклый.
Ничек кенә бер катлы булсаң да, бу әсәрдән бозык, зыянлы фикер чыгарырга урын кала. Ә совет язучысы кайбер язучыга аны үзенчә аңлап, зыянлы якка борырга нигез бирерлек, ике фикерле, буталчык, томанлы әсәр язмаска тиеш. Бу урында я. .С. Ә.“ № 1 — 2 тагын шул ук большевистик принципиальлек, тенденциялелек һәм ачык идея юнәлеше булу турында искәртергә туры килә.
Минскийның «Гөлчәчәк» пьесасы «Красная Татария» битендә «Чынбарлыкка пародия» дигән бәяне алды. Бу дөрес бәя, әлбәттә. Хәзерге тормыш темасына әсәр тудыру эше һичбер вакыт аның художество сыйфатына ташлама юлы белән барырга тиеш түгел. Укучыны ышандырмаслык җансыз, ясалма схемалар, бәйләнешсез вакыйгалар, совет авылына типик булмаган ясалма положениеләр, ясалма хисләр әсәрне биздергеч хәлгә китерәләр һәм, язучының нияте ничек кенә яхшы булмасын, кире роль уйныйлар.
Без бу әсәрләрнең яңлышларын һәм кимчелекләрен ныклан өйрәнергә һәм үзебезнең иҗатыбызга кирәкле сабакларны алырга тиешбез. Монда максат теге я бу язучыны читләтү, коралсызландыру булырга тиеш түгел. Киресенчә, бу язучылар иптәшләрчә кайгырту- чанлык, игътибар һәм ярдәм белән уратылып алынырга, иҗат өлкәсендәге кимчелекләр, иптәшлек тәнкыйте нигезендә, бергә бетерелергә тиеш. Чөнки бу язучылар зур перспективалы авторлар: шул ук Ф. Хөснинең һәм С. Батталның күп кенә талантлы әсәрләре бар. Шулай булгач, монда кире нәтиҗәләр чыгарып, язучыны читләтү — зур яңлыш булачак.
Кайбер билгеле язучыларның иҗат эшчәнлегенә кыскача гына бер обзор.
Драматургиядә аеруча ике авторны— Нәкый Исәнбәт һәм Таҗи Гыйззәтне күрсәтеп китәргә кирәк.
Н. Исәнбәт бу дәвердә 3 зур пьеса бирде («Булак афты республикасы», «Хуҗа Насретдин» һәм «Идегәй батыр»), һәм шуның өстенә татар халык эпосы «Идегей»нең, вариантларын җыйнауда, аларны эшләүдә зур хезмәт куйды. Н. Исәнбәт совет татар драматургиясенең иң күренекле, алдынгы вәкилләреннән. Аның әсәрләре аның зур драматурглык таланты, югары культурасы булуын һәм аның иҗатка җидди мөнәсәбәтен күрсәтәләр. Н. Исәнбәтнең иҗат эшендә характерлы сызыклар: ул үзенең һәр эшендә, кирәкле материалны күп итеп туплый. Аңарда үз иҗатының объекты булган фактик материалга
байлык күзгә бәрелә. Бу нәрсә безнең күп кенә язучыларда җитешми. Кайберәүләр тема табалар, сюжет коралар, ләкин материалны белү җитешми. Шунлыктан эчтәлек ярлы, буш сүз күн булып чыга. Икенчедән, Исәнбәт үзенең мастерлыгы өстендә нык эшли. Аның әсәрләре моның мисалы булып торалар. Ләкин Н. Исәнбәттә әсәрләрне тудыруда бер никадәр ашыгу сизелә. Аның җыйнаган бай материалны иҗатча үзләштереп, эшләп бетермәве кайбер әсәрләрендә, бигрәк тә «Булак арты республикасы»нда күренә. «Хуҗа Насретдин» өстендә дә әле ахырынача эшләү җитмәгәнлеге һәм бу нәрсәнең, Н. Исәнбәттә җитәрлек талант һәм материал булып та, ашыгудан тына, килгәнлеге сизелә.
Т. Гыйззәт безнең совет драматургиясенең төп кадры һәм Октябрьдән соңгы татар драматургиясен үстерүдә аның хезмәте чиксез зур. Бу дәвердә ул ике әсәр бирде: «Кыю кызлар» һәм «Чаң». Соңгы «Чаң» пьесасы Т. Гыйззәтнең иҗаты һаман чәчәк ата баруын һәм күтәрелә баруын күрсәтә. «Чаң» вакыйгаләрның катлауланып үсүе, теленең образлыгы һәм халыкчанлыгы белән бик характерлы. Ләкин Т. Гыйззәт иҗатында шуларны күрсәтеп үтәргә кирәк: беренчедән, Т. Гыйззәт бер үк темалар тирәсендә әйләнеп, кайбер моментларны кабатлый башлады; икенчедән, Т. Гыйззәт пьесалары пьеса рамкасын үтеп, сәхнәләштерелгән романга ошый төшәләр. Бер әсәрдә зур дәвер эчендәге күп вакыйгалар алыну, күп сюжет җепләре корылу, күп темалар белән әсәрнең тыгызлануы аны үзләштерүне авырлаштыра башлый. Бу нәрсә «Таш- кыннар»да да сизелгән иде, «Чаң»да да бар. Хәтта «Чаң» ике кисәк (серияләп) эшләнергә уйлана. Бу хәл пьесаның драматургик корылышына зыян китерә.
Поэзиядә төп кадрлар итеп, мин Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, Н. Баян, Ә. Ерикәй, Ә. Исхак, С. Баттал иптәшләрне күрсәтергә телим.
Әхмәт Фәйзи үзенең таланты, әсәрләрен җентекләп, җидди эшләве, иҗат методында һәм алымнарында үзенчәлек, оригинальлек белән аерыла. Ул шигырь һәм балладаларында оригиналь философик фикер үткәрергә тырышу белән бергә, аларның формасын үзенчә, җыйнак, нык эшләнгән итеп бирүне истән чыгармый. Ул «Флейтәләр», «Ак аю», «Дала һәм кеше», «Көзге әкият» кебек матур гына әсәрләр бирде.
Соңгы елларда Ә. Фәйзи драматургиягә күбрәк бирелде һәм «Тукай», «Пугачев Казанда^ пьесаларын, «Качкын», «Зөлхәбирә» либреттоларын язды. Ләкин драматургиядә дә Фәйзинең шагыйрьлеге өстенлек алып, пьесалар күбрәк шигырь образына һәм шигырь теленә корылалар; ә драматургия техникасы ягыннан аксыйлар.
Ә. Фәйзи соңгы вакытларда кыска лирик шигырьләр язды. Ләкин аларның күбесе уңышсыз. «Хатын ачуланганда», «Шаян март», «Мәзәк» кебек шигырьләр буш эчтәлекле, җиңел жанрдагы, төче альбом сызмаларын хәтерләтәләр.
Гомумән Ә. Фәйзи шигырьләрендә җылылык, хис, эчке кичереш, садәлек һәм конкретлык җитешми. Шунлыктан аңа шигырьләрендә көчле эмоциональ кичерешләргә, садәлеккә, конкретлыкка омтылырга киңәш бирәсе килә.
Шәйхи Маннур татар поэзиясендә үзенең күп кенә поэмалары һәм лирик шигырьләре белән күренекле урын алды. Аның шигырьләренә җылылык, лиризм, ялкынлы дәрт һәм садәлек хас. Ләкин шул ук вакытта аңарда образлылык, художество эшләнеше ягыннан оригинальлык җитешми. Соңгы вакытларда мәйданга куелган лирик шигырьләре, берничә уңышлы эшләнгәннәрен искә алмаганда, күбесе коры публицизм, прозаизм элементларының күп урын алуы белән характерлылар. Фикерне көчле художество образлары аша бирү җитми, турыдан туры проза теле белән сөйләү, декламациячылык сизелә («Казан утлары», «Полина* һ. б.) Ш. Маннурга бу якка әһәмият бирергә, «Гайҗан бабай», «Меңнән* бер кичә»,* «Елмаюлы кояш турында* төсле көчле образлы әсәрләрен үрнәккә алырга кирәк була.
Соңгы елларда Ш. Mаһинyp зур иҗат активлыгы күрсәтте. «Котан батыр», «Олаучы малай» поэмаларын, «Вахитов» пьесасын һәм шигырьләр язды.
Нур Баян безнең поэзияне «Яңгырлы төн», «Җимерелгән дворец янында» кебек эре поэтик әсәрләр белән баеткан, аеруча политик поэзия жанрын үстерүдә зур хезмәт күрсәткән алдынгы шагыйрьләребездән. Ул соңгы елда «Гөләндәм» поэмасын бирде. Ләкин, үкенечкә каршы, бу поэмада шагыйрьнең уңышсыз тәҗрибәсе итеп карарга туры килә.
Нур Баян «Гөләндәм» поэмасында сабын заводында югары производство күрсәткечләре өчен көрәш һәм корткычлыкны фаш итү темасын чагылдыра. Бу ягы белән һичшиксез Н. Баян котлауга һәм макталуга хаклы. Безнең әдәбиятта иң читтә калдырылган тематика ул — социалистик промышленностьтагы данлыклы хезмәт процессын күрсәтү тематикасы. Бу темага бердән-бер кискен борылыш ясап, капиталь бер әсәр тудырырга омтылучы хәзергә бары Н. Баян гына булды. Ләкин бу мөһим теманың художество чаралары аркылы чишелеше поэмада тиешле дәрәҗәгә җитмәгән. Беренчедән, поэманың сюжет корылышны шактый буталчык һәм таркау; ул бик кызыксыз сүтелә. Икенчедән, поэма тулы канлы, ныклы эшләнгән, җанлы образларга ярлы. Кире типлар ышандырырлык түгел, бер катлы эшләнгәннәр. Уңай образлар эштә, вакыйгада ачылмыйлар. Өченчедән, поэманың теле һәм художество чаралары да җитәрлек бай, оригиналь түгел. Телнең образлылыгы, геройларча җанлы характеристика җитешми. Поэмада Ивановның суд алдында сөйләгән моменты шикелле җанлы эпизодлары булса да, тулы килеш бай тәэсир тудыра алмый. Шунлыктан бу зур хезмәт өстендә тагын ныклап эшлисе бар.
Н. Баян бу дәвердә «Туган авылымда», «Онытылган дус», «Москва төне» кебек уңышлы гына шигырьләр язды. Н. Баян көчле политик фикерләрне укучыга җитәрлек итеп гади һәм җылы лирика аша бирә ала. Ләкин шул ук вакытта Н. Баянда да коры публицистика прозаизм элементларының булуын, шигырьдә оригинальлек, образлылык «чей көрәшүнең азлыгын әйтергә кирәк.
Ә. Ерикәй турында сөйләгәндә, башлап аның җыр һәм романс жанрын баетуда зур хезмәте булуын әйтеп үтәргә кирәк. Шулай ук ул күп кенә санда матур эшләнгән лирик шигырьләр циклын бирде. Бу шигырьләр аның бәхәссез талантына шаһит булып торалар. Ләкин бөтен бәла шунда, Ә. Ерикәй күп шигърен җиренә җиткереп, җентекләп эшләми. Ул чиксез күп яза һәм бу күплек нигездә сыйфат исәбенә бара. Ул тиз һәм күп эшләүне алга сөргән хәлдә, әсәрләренең сыйфаты өчен аз гына да кайгырмый. Менә шунлыктан төссез, начар, җитлекмәгән шигырьләр бөтен уңышны басып китәләр. Бу күпчелек алган шигырьләрнең түбән сыйраклы булуы, аларның примитивлыгында, тирән идея һәм фикерләр булмауда, мәгънәсез такмакка, сүз тезмәсенә кайтып калудан гыйбарәт. Ә. Ерикәй күп шигырьдә бер үк сюжет һәм сүзләрне кабатлый. Мәсәлән, «Партизанки», «Комсомолка Гөлсапа» һәм «Бөдрә тал», «Бөдрә тал төбендә» бер-берсен кабатлыйлар. Ә. Ерикәй тормышның һәм кешеләр тойгысының катлаулыгын өйрәнми; иҗат кешеләренә хас тырышлык, кызыксыну һәм тирәнлек белән алган темасының эченә керми. Өстән-өстән алынган тәэсир яки ясалма фикер белән җиңел карашлы тезмәләр тезә. Менә шунлыктан тормышны һәм кешеләр тойгысын бирүдә ышандырмаслык фалыпьләр китә. Мәсәлән, үлемгә мөнәсәбәт мәсьәләсе. Ул:
Үлү бездә бер ни түгел, Туган илкәй җәл кала, дип безнең геройларның үлемгә карашын бозып күрсәтә. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Шулай ук ярлы атаның тормышта балага булган тирән мәхәббәте Ә. Ерикәй шигырендә, баласын «ник тудың» дип гомер буе каргауга әйләнә. Ә. Ерикәйгә, чынлыкта поэзия булмаган күп санлы бер төрле, коры, шаблон юлларны кыскарту исәбенә, шигырьләренең тирән мәгънә эчтәлеге, фикер байлыгы һәм художество сыйфаты өчен көрәшергә кирәк.
Ә. Исхак үзенең иҗаты өстендә җентекләп, бирелеп эшләүче, художество мастерлыгын көннән көн аерым бер комсызлык белән үзләштерә баручы, зур перспективалы шагыйрь. Ул шигырьләрендә тирән эчтәлек, оригиналь фикер һәм образлылык өчен көрәшү белән характерлы. Аның бу елларда «һәйкәл», «Өмит», «Разведкачы турында җыр», «Юлчы җыры» кебек кичерешкә бай, оригиналь, матур шигырьләре чыкты. Шулар өстенә ул легенда стилендә язылган «Каракаш батыр» поэмасын бирде. Бу поэма оригиналь сюжеты, матур образлы теле белән игътибарны үзенә тарта.
Соңрак күтәрелеп чыккан һәм шактый үсеп, поэзиядә ныклы урын алган С. Хәким, Н. Дәүли, Г. Хуҗи, С. Урайский, М. Садри кебек яшь, талантлы шагыйрьләргә кыскача гына тукталам. Бу шагыйрьләр соңгы елларда зур уңышлар күрсәттеләр. Аларның кайбер әсәрләре аеруча талантлы язылуы, оригинальлек, кыюлык һәм художество көче белән аерылалар. Ләкин шул ук вакытта әле кайбер әсәрләрдә шаблонлык, өстән-өстән эшләү урын алган кебек, кайбер лирик шигырьләрдә тирән фикерләр, ачык юнәлешле актуаль идеяләрдән читкә качып, матур, төче сүзләр, эчкә бикләнгән төче хисләр белән күмелеп калуга омтылу бар. Лирика әле бу иптәшләрдә менә шулай тар аңлана. Поэзияне Маяковскийча үткен фикерләр, көчле идеяләр ялкынын кабындыручы боевой корал итүгә омтылу7 сизелми.
Шагыйрь М. Садрида исә икенче як бар. Ул политик актуаль темаларга яза. Ләкин алар күбесенчә художествосыз. коры әйтелгән лозунгылар, агиткалар (булып чыгалар., Боларда җанлы хисләр, образлы аңлатулар юк. Шунлыктан ул шигырь функциясен үти алмый торган көйле мәкалә булып кала.
Проза өлкәсендә иҗатлары нык үсеп бара торган Г. Разин, М. Әмир, И. Газый, А. Шамов, Г. Галеев, Ф. Хөсни, Г. Кутуй, Г. Кәшшаф, К- Нәҗми иптәшләрне күрсәтергә була.
Г. Разинның «Көннәрнең берендә», И. Газыйның «Катя Сорокина» М. Әмирнең «Тун ачуы», Г. Галеевның «Юлда», Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» кебек әсәрләре прозабызда күрнекле урынны алдылар. Тик әле А. Шамов, И. Газый, К. Нәҗми кебек образга, иҗат фантазиясенә бай, югары культуралы проза язучыларыбызның иҗат активлыгы җитәрлек булмавын, күптән инде алардан көтелә торган эре әсәрләргә керешмәүләрен һәм гомумән прозабызның артта калып баруын әйтергә кирәк. Прозачыларның гонорар ягыннан да авыррак шартларга куелуы бәлки моңа тәэсир итәдер. Бу турыда уйларга кирәк.
Мин иҗат ягыннан артта калулары һәм озак еллар тиешенчә үсмәүләре безне борчырга тиеш булган кайбер язучылар турында да аерым тукталырга телим. Бу язучыларның озак еллар буе бер урында тапталулары аларның «әдәби балласт»ка әйләнүләре куркынычын тудыра. Мин монда Т. Госман һәм И. Туктаров иптәшләрне күздә тотам. Бу иптәшләр икесе дә 1934 елдан бирле язучылар союзы членнары. Ләкин соңгы күп еллар буенча алар яңа әсәр бирә алмый, бер тирәдә әйләнәләр. Т. Госман 1930 елдан бирле әллә кайчангы «Күпер» романын яза, ләкин әле бер дә рәтле сыйфатлы әйбер күренми. И. Туктаровның «Ике егете» дә 4—5 ел буена һаман рецензиядә, редакциядә йөри.
Т. Госман иптәштә шактый зур тормыш тәҗрибәсе булса да, политик белеме һәм культурасының түбәнлеге иҗат эшендә тиешле уңышларга китерми. Үзенең культурасы өстендә эшләмәү, художество мастерлыгын арттырмау аның язу эшендә ерып чыга алмаслык кыенлыкка очрата. Моны Т. Госман иптәш ачык аңларга һәм үзенең әдәбияттагы урыны турында уйланырга тиеш.
И. Туктаровның бер урында тапталуы да иҗат культурасының җитешмәвенә бәйләнгән булырга тиеш. «Ике егет» романының хәзерге хәле шуны аңлата. Халик Садрый иптәшнең дә, чиксез бай тормыш тәҗрибәсе, фактик материалы булып та, художество ягыннан аларны җитәрлек эшли алмавын, иҗат культурасы, әдәби мастерлыгы җитмәүдән күрергә туры килә. Аның зур гына романы «Айлы кич» шул яктан аксый. X. Садрый иптәшкә дә язучыга кирәк булган культура һәм мастерлыкны үзләштерү турында уйларга кирәк.
Балалар әдәбияты өлкәсендә зур тырышлык белән эшләүче Г. Гобәй, А. Алиш һәм А. Әхмәт иптәшләрнең иҗат үсешләрен аерым басым ясап әйтеп үтәргә кирәк. Г. Гобәй иптәш «Маякчы кызы» дигән уңышлы повестен яңадан эшләде һәм «Ялгыз йортта» исемле хикәясен язды. А. Алиш «Ана хикәяләре» сериясеннән балалар өчен матур әкиятләр эшләде. А. Әхмәт башлыча балалар драматургиясе өлкәсендә эшләде. Аның халык әкияте мотивы буенча язылган «Үги кыз» пьесасы аеруча сокландыргыч уңыш белән эшләнгән.
Бездә балалар әдәбиятына зур әһәмият бирергә, бу тармакта эшләүче иптәшләрне аерым зур игътибар һәм кайгыртучанлык белән чолгап алырга, балалар әдәбиятына бөтен профессиональ язучыларны тартырга кирәк. Татгосиздатта балалар әдәбиятына гонорарның башка секторга караганда күп түбән булуы, балалар әдәбияты буенча тематик планның артык кечкенәлеге балалар әдәбиятының үсүенә стимул бирми. Әле бездә балалар әдәбиятына тиешле кыйммәтне биреп бетермәү көчле.
Яшь һәм башлап язучылар секциясендә 35 яшь автор исәптә тора. Алар барысы да бу елларда аерым әсәрләрен бастырып чыгардылар яки альманахларда, журналларда басылдылар. Болар арасыннан аеруча күтәрелеп, үсеп килүчеләр итеп Хәй Вахит, М. Шабай, Г. Әпсәләмов, Б. Гыйззәт, Ә. Галеев иптәшләрне күрсәтергә була. Минем, үзенең оригинальлеге, фикер һәм иҗат эзләнүләрендәге кыюлыгы белән күзгә бәрелгән яшь автор И. Расихны күрсәтеп үтәсем килә. Аның «Таныш кеше», «Карак», «Кызыл чүлмәк» кебек хәкәяләре, техник йомшаклыкка карамастан, сюжет җебенең оригиналь һәм оста корылуы белән, темаларының яңалыгы белән аерылалар.
Хатын-кызлардай яшь язучы, кадрлар уңышлы үсеп киләләр. Алардан Р. Нәзирова, 3. Садыйкова һәм Ә. Бикчәнтәеваларны күрсәтергә була.
Сүз ахырларында, безнең язучыларны аеруча кызыксындырган кайбер әдәби проблемаларга тукталу урынлы булыр иде.
Мондый проблемалардан башлан яңа, совет кешесе образын тудыру һәм хәзерге чынбарлыкны чагылдыру проблемасын алырга кирәк. Әдәбиятта җанлы кеше, җанлы характер бирү мәсьәләсе турында күптән инде бәхәс килә. Без яңа кеше һәм хәзерге тормышыбыз турында әсәр язганда күбесенчә безнең геройлар бер катлы, коры, схематик булып чыгалар. Шунлыктан без тәнкыйтьчеләрдән «схематизм» дигән сүзне еш ишетәбез. Схематизм гадәттә философиядәге механизм төшенчәсенә кардәш булып йөртелә. Әдәби иҗаттагы схематизмны мин иҗат объектына формаль, механистик мөнәсәбәт белән килүнең нәтиҗәсе итеп карыйм. Автор үзенең иҗат объектын (темасын, материалын) әсәрдәге вакыйгалардан аерып алып карый, аны бер урында катып калган килеш хис итә; аны эчке каршылыклары белән, үсеп үзгәреп баручы итеп, конкрет күз алдына китерми. Язучының иҗаттагы бу бер катлылык, аның политик культурасы азлыгыннан, җәмәгать тормышы законнарын тирән аңламаудан, теоретик белем һәм тормышны аңлау белән төпле коралланмаудан килә. Марксизм философиясе белән ныклы коралланган язучы тормыш фактларының иң әһәмиятлесен, нигез булганын тотып ала ала, аның мәгънәсен, эчке хәрәкәтен тирән төшенә ала, аның хәрәкәтен күрә белә. Шунлыктан язучыга тормышны нык белү, тормыш белән ныклы танышлык кына җитми, (әлбәттә, бусы бик кирәк,) тагын шуның өстенә аны тирән аңларлык, төшенерлек, бөтен эчке хәрәкәте, каршылыгы, катлаулыгы белән үзләштерерлек тирән белем кирәк. Ул булмаса, язучы сукыр кала; тормыш фактларына бер катлы, схематик, механистик караш белән килә.
Мисал өчен «Гөлчәчәк»не генә алыйк. Монда автор нәкъ менә шулай өстән, бер катлы гына, схематик караш белән килгән. Ул хәзерге колхоз тормышының нигезен, иң мөһим моментларын эләктереп ала алмаган. Шул ук яңалык өчен көрәштәге картлар һәм яшьләр мөнәсәбәтендә дә ул тирән тормыш логикасын эзләмәгән.
Безнең тормышны һәм безнең кешеләрне күрсәтү, ул катлаулы мөнәсәбәтләр, каршылыклы вакыйгалар, күрнешләр һәм фактлар эченнән, җәмгыятьне алга этәрүче төп моментны, төп типик хәлләрне эләктереп алу дигән сүз; безнең чорның рухын, спецификасын аңкай төп җепләрне тотып ала белү дигән сүз. Типик булмаган вак интригаларга, ясалма конфликтларга корылган әсәр теманы реалистик дөрес чишәргә мөмкинлек бирми.
Җанлы кешене күрсәтү, аның башка кешеләр белән конкрет бәйләнеше һәм мөнәсәбәте аркылы җанлы характерын бирү, кешеләр белән җәмәгатьчел бәйләнеш аркылы аның индивидуальносте ачылуны күрсәтү дигән сүз. Кешенең җәмагать йөзе аның профессиясе, яше, социаль хәле, биографиясе, гомумән характеры белән билгеләнгән үзенә хас (индивидуаль) сызыклар аркылы конкрет гәүдәләнә. Менә шуны табу — конкрет җанлы кешене сурәтләүгә уңайлылык тудыра. Бер яктан, геройны җәмгыятьнең алдынгы кешесе итеп характерлый торган, совет кешеләренә уртак булган тулай сыйфатлары белән төсмерләгән хәлдә, икенче яктан, аның үзенә генә хас, үз индивидуалын шәхси характерлаучы сыйфатларын табарга кирәк. Характерның шушы ике ягының бердәмлеге җанлы кешенең катлаулы образын тудыруга ярдәм итә. Конкретлылык белән гомумилек бердәмлеге, индивидуаль як белән җәмәгатьчел якның бердәмлеге, менә, минемчә, әдәби әсәрдә шуңа омтылырга кирәк.
Гадәттә геройны үсү процессында күрсәткән әсәрләр уңышлы чыгалар. Ләкин бу үсү туры сызык белән каршылыксыз гади хәрәкәт төсендә чагыла алмый, ул алга табан булган хәрәкәттә очыраган киртәләрне юкка чыгару процессыннан гыйбарәт.
Мисал өчен Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлары»н алыйк. Без бу повестьтә яңа, көчле совет кешесенә әйләнә, үсә барган татар хатынын күрәбез. Ләкин бу үсү үз тойгыларындагы һәм мөнәсәбәтләрендәге эчке каршылыкларны җиңә бару төсендә чагыла. Галия аның алдынгы совет кешесе булып үсүенә киртә булган Искәндәргә карата тирән романтик мәхәббәт белән яна. Галиянең яңа тормышка, совет кешесе бөеклегенә күтәрелү омтылышы аны иске мәгънәсендәге хатын итеп, тар семья рамкасында бикләүгә илткән үкенечле мәхәббәт белән каршылыкка очрый. Галия җәмгыятькә файдалы кеше булу өчен шушы эчке тойгысын җиңәргә тиеш була. Менә шундый тойгыларның каршылыгы, эчке көрәш эчендә совет хатын-кызының реалистик җанлы образы барлыкка килгән.
Г. Галеевның «Юлда» дигән хикәясе дә бу яктан шактый кызыклы. Монда үзенең хезмәтен намуслы башкаручы, ләкин үзенең эчке семья тормышына кереп бикләнгән һәм әкренләп обыватель типына әйләнә барган гади совет хезмәткәре бирелә. Ул үзе намуслы, үз эшенә бирелгән, уңай кеше. Ләкин аның менә көндәлек гадәткә кергән бер төрле тормышы, семья эчендә бикләнеп җай гына агуы аны салкын, төссез, гамьсез кешегә әйләндергән» Аид ялкынлы дәрт, энтузиазм, яңага омтылыш һәм яну җитми. Очраклы рәвештә колхозга командировкага барып чыгу аның характерында һәм тормышында үзгәреш кертә. Ул бу уңай белән кайнап торган тормыш эченә керә, масса белән бәйләнешә һәм бу аңа җан бирә. Бу кызыклы теманы Г. Галеев шактый оста чишә. Тик хикәядә геройның характерындагы бу ике чертаның конфликты тиешенчә үткенләштерелмәгән.
Тормышны һәм кешеләрне объектив чагылдыру мәсьәләсе куелганда, табигый рәвештә авторның үзе сурәтләгән объектка, ягъни чынбарлыкка һәм геройларга мөнәсәбәте мәсьәләсе туа. Безнең иҗат практикасында ике төрле карашны очратырга туры килә. Яки автор тормышны объектив чагылдырам дип читтән гади күзәтеп торучыга, тормыш фактларын шул килеш төшереп алучы фотографка әйләнә; яки ул вакыйгаларны һәм образларны сурәтләгәндә, чиктән тыш субъектив һәм тенденциоз караш белән килә. Ул үзе ясалма мөнәсәбәтләр. вакыйгалар, тойгылар төзи башлый, кеше ышанмаслык фактлар һәм типлар уйлап таба башлый. Бигрәк кире типларны бирүдә төрле карашлар бар. Кайберәүләр тик бары объективлык лозунгысын гына алга сөреп, кире типларны җанлы кеше итеп бирергә кирәк һәм шулай булгач, тормышта яхшы кеше икән, яхшы холыклы икән, шулай бирергә кирәк, дигән фикерне яклыйлар. Ә кайберәүләр кире типны эшләгәндә бары бер генә нәрсәне беләләр: мөмкин кадәр аны начар, чирканыч, ямьсез итәргә тырышалар һәм алдап ук аны фаш итәләр.
Болар икесе дә яңлыш юллар. Әгәр дә авторның һәртөрле объектив подходны юкка чыгарып, ялгыз субъектив һәм үтә тенденцияле мөнәсәбәте әсәрнең ышандырырлык булмавын, дөреслектән ераклыгын, схематиклыгын, ә шулай булгач, җайсызлыгын, тормышча булмавын китереп чыгарса, инде тормыш фактларына һәм геройларга карата артык пассив күзәтүчелек, салкын объективлык мөнәсәбәтен дә булу әсәрнең идея ягыннан юнәлешсезлеген, тәрбияви әһәмияте булмауны, партиясызлыгын китереп чыгара. Реаль тормышны, реаль факторны һәм кешеләрне объектив сурәтләгән хәлдә, автор боларга карата үзенен мөнәсәбәтен, кай якта булуын ачык күрсәтергә тиеш. Әдәби әсәр менә шушы ике төрле мөнәсәбәтнең бердәмлегеннән, ягъни чынбарлыкны художникларча объектив чагылдыру белән аңа карата партияле принципиаль мөнәсәбәтнең бердәмлегеннән гыйбарәт булырга тиеш. Авторның геройларга мөнәсәбәте, кайсын яратуы һәм яклавы, ә кайсына карата нәфрәт тотуы художество формалары аша ачык күрелергә тиеш. Менә шул ачык караш әсәрнең идея юнәлешен билгели. Укучыда бу мөнәсәбәттә ике төрле тәэсир һәм фикер калырлык булмасын. Менә «Гөләндәм» поэмасында мастер Ивановка карата авторның карашы ачык түгел. Бу нәрсә бу образ турында буталчык тәэсир калдыра.
Мин тагын форма һәм эчтәлек проблемасына кагылып үтәргә телим. ’Бу мәсьәләдә еш кына ике чиктә торган карашларны ишетергә туры килә. Кайберәүләр әдәбиятта төп билгеләүче фактор итеп форманы алалар да шул формага гына биреләләр, әсәрләренең идея эчтәлеге тирәнлегенә, идеясе әһәмиятлелегенә игътибар итмиләр. Ә кайберәүләр әдәбиятта тотнаклы идея булса, шул җитә, дип аңлыйлар да, әсәрнең художество сыйфатына, формасын баетуга әһәмият бирмиләр. Шуның аркасында коры, кызыксыз, шаблон әсәрләр, ялангач агиткалар, рифмалаштырылган гади речьләр, мәкаләләр барлыкка килә. Әдәбиятта һәрвакыт әсәрнең идея эчтәлеген төп билгеләүче беренче дәрәҗәдәге фактор итеп таныган хәлдә, эчтәлек белән форманың идеал бердәмлеге, бер-берсенә туры килүе өчен көрәшергә кирәк. Тирән идея эчтәлеге үзенең әйтелеше өчен югары художество формасын таләп итә. Шулай булгач, тирән идеягә ирешү өчен политик белемне күтәрү һәм тормышны өйрәнү өстендә эшләү белән бер рәттән, югары художество формасына ирешү өчен армый-талмый художество мастерлыгын үзләштерү, форма һәм техника проблемасын чишү өчен көрәшергә кирәк.
Әдәбиятта эчтәлек һәм форма мәсьәләсе теоретик ныклы эшләнмәгән әле. Без үзебезнең милли әдәбиятыбызны төзибез. Ул» эчтәлеге белән коммунизм җәмгыяте төзүнең тулай идеяләрен чагылдыра. Ләкин бу эчтәлек бездә, әдәбиятыбызга хас специфик милли форма аша чагыла. Нәрсәдән гыйбарәт соң бу специфик форма? Безнең милли телебезнең үзенә хас образлылыгы, традиция аша буыннан буынга бирелә килгән, бигрәк ’тә фольклорда сакланган стилистик формалар һәм алымнар.
Ләкин менә бу мәсьәләләр берсе дә әле өйрәнелмәгән. Безнең әдәбиятыбызның милли формасы нидән гыйбарәт? Бит бу безнең әдәбиятның яшәү формасы, ул булмаса ул үзенең индивидуальлеген, конкретлылыгын югалта. Бу проблеманы ныклап өйрәнергә кирәк. Безгә әдәби мирасны да шул юнәлештә өйрәнергә кирәк була. Г. Тукай, М. Гафури, Г. Камал һ. б. үзенчәлеге нәрсәдә? Аларның иҗатында милли форма ничек чагыла? Менә Тукайның русча тәрҗемәләрендә аның шул- үзенчәлеге, милли колориты сакланмаган; шунлыктан алар җансыз.
Ахыр килеп, политик лирика һәм гомумән лирика мәсьәләсе безнең поэзиядә әһәмиятле мәсьәлә булып тора. Бездә лирик шагыйрьләр һәм лирикалы шагыйрьләр күп. Ләкин бардлык лирика да массаны тәрбияләү өчен файдалы булып бетә алмый. Бездә нинди дә булса идея эчтәлеген һәм тирән бер фикерне күздә тотмаган, тик кешенең конкрет бер тойгысын, кичерешен шул килеш чагылдырудан гына гыйбарәт булган эчке шәхси хисләр лирикасы нык үсеп бара. Мәсәлән, сөйгәнеңне сагыну, аерылу, сөйгәнеңне көтеп моңаю, үпкәләү һ. б. бик күп кенә лирик язмаларның эчтәлеген тәшкил итәләр. Әлбәттә, кешенең эчке тойгыларын поэзиядә чагылдырырга кирәк. Ләкин, «Аһ янам, көям, сагынам» төсле коры хис чишмәсен агызган лирикадан безнең өчен мәгънә аз. Поэзиянең роле кешенең эчке хис һәм кичерешләрен көзгедәге төсле чагылдыру белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә шулар аркылы бер идея, фикер орлыгы бирерлек итеп, аны гомумиләштереп, оригинальләштереп, сәнгать биеклегенә күтәрергә тиеш. Монда да шул ук язучының материалга объектив яки субъектив мөнәсәбәте мәсьәләсе килеп туа. Лирик шигырьдә автор өчен иҗат объекты (материал) булып, кешенең хисе, эчке кичереше тора. Әгәр язучы аны объектив күзәтче булып шул ялангач килеш гәүдәләндерсә, әсәрнең идея юнәлешен билгели торган үз фикрен чагылдырмаса бу идеясез, мәсләксез әсәр була. Менә шунлыктан лирик әсәрләрнең билгеле бер ачык идея һәм фикерләр югарылыгына күтәрелүе өчен, коммунистик тәрбия корцлы була алуы өчен көрәшергә кирәк. Анда кешеләрнең мәхәббәт, сагыну, үлем кебек проблемаларга яңача мөнәсәбәте, яңа кешенең, совет кешесенең хисләр дөньясындагы яңа моментлар, яңа сыйфат чагылсын.
Бу уңай белән политик поэзия мәсьәләсе аерым актуаль мәсьәлә булып тора^ Без В. Маяковский һәм һ. Такташ кебек чорыбызның зур шагыйрьләрен бик яратабыз. Ләкин алардан, үз чорыбызның рупоры булырга ныклап өйрәнмибез. Маяковский көйнең җанлы, актуаль лозунгларын поэзияләштергән чын сугышчан партиячел поэзияне тудырды. Ул үзенең үткен, сугышчан поэзиясе белән массаны партия лозунгыларын үтәүгә туплады. Бездә менә бу тармак күп артта калды. Бу өлкәдә Н. Баян, Ә. Исхак, Ш. Маннур кебек шагыйрьләр уңышлы гына эш күрсәтсәләр дә, куп шагыйрьләребез читтә торалар.
Политик темадагы лирик шигырьләребездә, Маяковскийга хас, көчле образлылык, югары художество сыйфаты, оригинальлек һәм үткенлек җитешми.
Язучылар Союзының һәм бөтен совет язучыларының беренче чираттагы бурычлары булып шушылар торалар:
Беренчедән, язучылар арасында политик-тәрбия эшен тиешле югарылыкка күтәрергә, марксизм-ленинизм нигезләрен үзләштерү өчен көрәшергә, безнең белемебезне һәм культурабызны арттыру өчен большевикларча тырышлык белән ныклы эш алып барырга!
Икенчедән, идея эчтәлеге ягыннан булсын, художество формасы ягыннан булсын, әсәрләребезнең югары сыйфаты өчен көрәшергә! Иҗат эшенең сыйфаты өчен, иҗат хезмәтен большевикларча оештыру, аның сыйфатлы продукциясен тәэмин итү өчен көрәшергә!
Өченчедән, бөтен язучыларның үз иҗатлары белән, иң көчле идея коралы булган матур әдәбият, образлы сүз чаралары белән, илебездәге хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү гомуми эшенә, коммунизм җәмгыятен төзү өчен барган гомуми көрәшкә, хезмәтнең эшләп чыгаручанлыгын күтәрү өчен социалистик дисциплинаны күтәрү өчен һәм социалистик төзелешнең югары күрсәткечләре өчен барган көрәшкә, бөек ватаныбызның оборона көчен ныгыту өчен барган көрәшкә тулысынча кушылуларын һәм хезмәт итүләрен тәэмин итәргә!
Язучылар Ленин-Сталин партиясенең бөек эше өчен иң ялкынлы, ашкынулы дәртле көрәшчеләр булырга тиешләр. Бу большевистик дәрт һәм ялкынлылык аларның әсәрләрендә көннән көн ныграк яңгырарга тиеш. Алар үзләренең ялкынлы сүзләре белән халыкны социализмның яңа җиңешләре өчен көрәшкә чакырырга, совет халкының иң тирән патриотлык хисләрен чагылдырырга тиешләр. Бу патриотлык тойгысы безнең әсәрләрдә дә, нәкъ халыкның үзе тарафыннан, аның бөек героик эпосы «Идегәй»  эпосның герое, легендар халык батыры Идегәй авызыннан әйтелгәнгә көчле, ялкынлы
гәүдәләнергә тиеш.
Айдан артык нәрсә юк,

Кара болыт басмаса.

Адәм гарибе шул булыр,

Кайтып илен тапмаса.

Мин барамын, барамын,

Үз илемне аламын,
Агачы айбар күренгән,
Алмасы жиргә түгелгән,

Таллары суга иелгән,

 Ботагы көмеш алкадай,
Яфраклары алкадай...

Идел белән Җаегым 

Чулман белән Нократым,

Синдәй йортым булганда,

Сине миннән аерган,
Мине синнән аерган
Бай йортымны кол иткән,

Тук йортымны ач иткән

 Туктамышны чабыйм, дип,

Үз йортымны алыйм, дип

Сиңа килдем, туган йорт!
Һич шөбһә юк, безнең язучылар халык иҗатының иң яхшы традицияләрен, халыкның бөек шагыйре Г. Тукайның иң яхшы тәҗрибәләрен үзләштереп, чорыбызның алдынгы идеяләре белән, марксизм-ленинизм теориясе белән коралланып, илебез тормышының эченә тирәнрәк кереп, Сталин чорына лаеклы әдәби әсәрләр тудыра алырлар. Чөнки без иң алдынгы, иң бәхетле илдә—Советлар илендә яшибез һәм безнең эшебезгә бөек коммунистлар партиясе, бөек юлбашчыбыз, атабыз һәм остазыбыз иптәш Сталин җитәкчелек итә.