Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯЗГЫ ТӨНДӘ КҮРГӘН ТӨШ


Мин ул эштән башта нык кына каушап калдым. Имештер мин, иреннәремнән! сөт тәме китеп бетмәгән яшь актер, завод драм-түгәрәкләре өстеннән шефлык итәргә тиеш. Мин дигәч тә мин түгел инде, безнең театрыбыз шефлык итәргә тиеш, тик әнә шуның бер башы минем өскә дә төшә. Местком утырышында караганнан соң, имештер, бу эшкә миннән дә шәп кеше табылмаган. Ансы бәлки дөрестер, бәлки мин чыннап та шәп кешемен, шулай да бу уңайдан файдаланып, местком председателе белән бер кычкырышып алмыйча булмас әле.
Кычкырышып та карадым, рәт чыгарып булмады. «Бүтән бер нагрузкаң да юк, сиңа ышаныч күрсәтеп сайладылар, эшләргә кирәк булыр» диделәр миңа һәм мин телсез калдым. Чынлап та эшләп күрсәтергә кирәк, дидем мин эчемнән, башымны иеп чыгып киттем һәм шул чыгып китүдән эшли дә башладым.
Үземә план кебек кечерәк кенә бер нәрсә төзедем, аны местком утырышына куеп бик әйбәтләп раслаттым. Аннан соң театрның стена газетасына «Бездә шефлык эшләренең торышы һәм перспективалары» дигән бер мәкалә яздым. Аннан соң атказанган артистлар белән сөйләшеп, бу мәсьәлә буенча аларның кылларын тартып карадым. Эшләргә сикереп торалар, үзләренең элекке елдагы тәҗрибәләреннән чыгып кайбер яңа тәкъдимнәр дә әйттеләр. Аларның ул тәкъдимнәрен үземнең эш планыма керттем һәм барлык өстәмәләре-ниләре белән планны тагын бер кат раслатмакчы булып местком тирәсендә чуалып- йөри башлаган идем дә, миңа хәтер калдыра торганрак итеп җавап бирделәр, «һаман кәгазь тотып шушы тирәдә чуалып йөрисең, заводка бар, ныклап эшкә тотын» диделәр миңа. Мин, кайсы баштан чыгып китеп, көньяктан заводка барып керергә белмиче, тагын берәр атна буталып йөрдем дә, ахырда бер көнне тәвәккәлләп юл тоттым.
һәм юлым уңды дияргә була. Завод клублары янындагы драмтүгәрәкләрнең берничәсе белән таныштым,, кызыклы гына итеп эшләп яталар, спектакльләрен карадым. Тигез үк булмаса да, көчләре дә бар. Сәхнә артына кердем, уйнаучыларның кулларын кыскаладым, булачак мыегымны бөтергәләп, «алай түгел, менә болайрак» дидем, гримнар салырга булыштым, бер сүз белән әйткәндә, кайнаштым. Үземне яраттылар, «тагын кил, яңарак пьесалар булса, шуларны алып кил» дип калдылар. Тагын бардым, тапкан чаклы әйберләр, пьесалар алып бардым. Бу юлы тагын да якынрак итә төштеләр, үземне заводның җиңел автомашинасына утыртып өйгә чаклы озатып куйдылар, һәм кыш буе бар' дым, һәм кыш буе үземне яраттылар.
Үзеңне яраттыра алу бик рәхәт нәрсә икән ул, моңа чаклы мин аның тәмен белми йөргән икәнмен. Кыш буенча үземне яраттырып йөреп, мин чак кына эремәдем.
Шулай да бөтенләй эреп китмәдем, чөнки яз җитте, мин эрисе урында карлар эри башладылар. Үземне генә яраттырып йөрү мине туйдыра башлаган иде, менә шунда инде мин үзем ярата башладым.
Тәрәзә алдында якты чырайлы яз басып тора иде, ә мин үзебезнең театрда, якты чырайлы язның күзенә бик үк күренмәскә тырышып, бер почмакта роль өйрәнә идем, шунда кемдер берәү минем исемемне кычкырып китте:
-  Солтан дускай, дөнья мәшәкатьләреңне калдырып тор, сине анда, ишек төбендә, бер хур кызы көтә.
Болай үзе иреннәремнән сөт тәме китеп бетмәсә дә, «кызлар» дигәч сискәнеп китә торган яшькә җиткән идем инде мин, бигрәк тә тагын ишек төбендә хур кызы көтеп торган чакта сискәнеп китмичә булдыра алмадым. Әйе, мин кинәт башымны күтәрдем һәм, күз ачып йомганчы, ишек төбенә атылып төштем. Ишек төбендә, чынлап та, яшь кенә бер кыз басып тора иде.
— Солтан абый, мине завод янындагы эшчеләр сараеннан җибәргәннәр иде, — дип, ул кыз оялчан гына итеп миңа күтәрелеп карады. Ул бары тик берничә сүз генә әйтте, аларны да бик оялып кына әйтте, шулай да мин аның тезелеп киткән вак кына тешләрен күреп кала алдым. Ул миңа «Солтан абый!» дип дәште, бу дәшүдә назлау тавышы ишеткән төсле булдым мин, димәк, минем шефлык эшләрем каядыр тирәнгә таба китеп бара иде.
— Безнең түгәрәк «Шекспирның «Җәйге төндә күргән төш» дигән әйберен куймакчы була иде дә, кайбер костюмнарыбыз җитешеп бетми, шул турыда сөйләшергә /дип җибәргәннәр иде,— дип өстәде ул бераздан.
Мин нәрсә дип тә җавап кайтарырга белмичә ул кызның каршында багана төсле катып калдым. Шекспир турында сүз башлар идем, ул яшь кыз нәүмиз булып кала төсле, ул яшь кызның үзе турында сүз башласаң карт Шекспир бер читтә рәнҗеп торыр кебек. Шулай да, үзем дә рәтләп төшенмәстән, бары тик ике арада урнашкан паузаны тутыру өчен генә, мәгънәсез рәвештә лыгырдадым:
— Карт Шекспирга сезнең тешегез үтәрме соң? Сез бит әле бик бала гына күренәсез.
— Ничек булса да тешләп карарга уйладык инде, Солтан абый,—дип тыныч кына итеп җавап кайтарды ул кыз һәм тешләренең ныклыгын күрсәтергә теләгән төсле итеп, тавышсыз гына көлеп куйды. Көлгән чагында аның бит урталары чокрайдылар, Мин нәрсәдер әйтмәкче идем, каһәр суксын, аның чокраеп калган бит алмаларын күргәч тагын буталдым. Минем бер нинди сүзсез текәлеп карап торганымны күреп ул уңайсызлана башлады булса кирәк, аның йөзе алсуланып янарга тотынды. Мин борылдым да үземне дә, аны да үртәргә теләп, коры гына дәштем:
— Тешегезгә ышансагыз, костюмнардан эш калмас. Мин хәзер бу турыда кайбер кешеләр белән сөйләшеп килим дә, аннан соң мастерскойга төшеп, сезгә костюмнар сайларбыз, — дип китеп бардым.
Тик шундый матур кыз ишек төбендә басып калганда, «кайбер кешеләр» белән озак сөйләшеп торып булмый икән шул. Мин бик тиз әйләнеп килеп җиттем.
Без тагын бер-беребезгә күтәрелеп караштык. Ләкин нәрсә дип тә сүз кушмадык. Мин оста лыгырдаулар чигеннән чыккан идем, мине ниндидер рәхәт бер давыл күмгән иде. Без мастерскойга таба киттек. Анда костюмнар цехы мөдире Елена Павловна үзе генә утыра иде, мин аңа эшнең нәрсәдә икәнлеген сөйләп бирдем.
— Шеф булгач биреп тормыйча ярамас шул инде, — дип сөйләнгәләп алды Елена Павловна, мин тик торганчы сүз булсын дигәндәй, нәрсәдер әйттем. Аннан соң алар, теге кыз белән икесе, эчкәрәк үттеләр.
Мин ишек төбендә басып калдым, бу инде бик зур бәхет иде. чөнки бит дөньяда ишек төбендә басып калмаган ирләр дә бик күп. Әгәр әнә шуларның берсе булып, теге яшь кызны ишек төбендә көтеп торасы булмаса нишләр идең. Мин баштан аяк мәхәббәткә чумган көйгә, ишек төбендә басып торам һәм аны көтәм, димәк, сез миңа сәлам бирмичә китә алмыйсыз инде!
Карт аракы төсле, ул кыз мине кинәт исертеп җибәрде, ләкин шулай да мин әле күзләремне йөртә ала идем. Күзләрем каршы яктагы көзгегә барып төштеләр. Анда теге кызның, күбәләк төсле, җиңел шәүләсе чайкала иде: матур түгәрәк муен, калын чәч толымнары һәм очланып торган тыгыз күкрәкләр, әллә нинди мәкерле чәчәкләр төсле булып, кинәт яктырдылар да, шунда ук ефәк чүпрәкләр астына качтылар. Көндез, аяк өстеннән күрелгән төш төсле булып, чагылып китте үл. Чагылып китте һәм сүнде...
 Мин ишек төбендә артык басып кала алмадым, үз күләгәсеннән үзе куркып качкан тинтәк төсле, йөгереп чыктым да, әллә кайдагы, театрның өченче катындагы караңгы бер бүлмәгә кереп бикләндем һәм бер нәрсә турында да уйламаска тырышып, кычкырып- кычкырып роль ядлый башладым. Тик теге каһәр төшкән мәкерле күләгә минем күз алдымда бер туктаусыз тирбәлә, мине әллә нинди ләззәтле бер борчу белән өзлексез борчый иде.
Мин шунда, театрның өченче катында, караңгы бүлмәдә, ул кызны башкача һичбер вакытта да күрмәскә, дип ант иттем. Мин өченче катта ант иттем, бу инде күккә күтәрелеп ителгән ант иде, ләкин ун көн дә узмады, мин ул антымны боздым. Шефлык йөзеннән генә барам, дигән булып, үземне-үзем юата-юата, кичләрнең берсендә мин, киенеп-ясанып, бистәгә, эшчеләр сараена киттем. Тегеләрнең Шекспир белән очрашачак көннәре иде, халык бик күп, зал шыгырым тулы иде. Кешегә- карага күренмичә генә мин дә кереп, бер почмакка сеңдем. Үземнең эчемдә ниндидер бер явыз иблис утыра, ул иблис мине теге кыздан үч алырга котырта, тегеләрнең Шекспирны харап итүләрен көтә һәм әгәр шулай булса, аларга телен чыгарып күрсәтергә хәзерләнә иде.
Ләкин иблис телен чыгарып күрсәтә алмыйча калды, тегеләр Шекспирны менә дигән итеп уйнап чыктылар. Теге көнне безнең театрга костюм сорап килгән кыз, җиңел һәм зифа гәүдәле ул кыз, минем күз алдымнан тагын бер мәртәбә, язгы гөрләвек шикелле, шаулап узды. Мин түзә алмадым, иблисемне ишек төбендә утыртып калдырдым да, йөгереп сәхнә артына кереп киттем.
Юк, карт Шекспир сезнең тешегезне сындыра алмады, — дип кычкырып җибәрдем мин, ул кызны күрү белән. Ул, гадәтенчә, оялчан гына елмайды:
— Сез дә монда идегезмени, Солтан абый?
Аннары без ул кыз белән бергә урамга чыктык. Күктә апрель йолдызлары яна, күк, балалар хыялы төсле, матур иде. Без Шекспирның «Җәйге төндә күргән төш»е турында артык сөйләшә алмадык, чөнки, безнең үзебезнең төнебез, үзебезнең йолдызларыбыз, үзебезнең төшебез бархиде.
— Сез мине гафу итегез, теге көнне мин бик вак бер эш эшләдем, — дип әйтеп ташладым мин. Бәхетле саташудан үземнең нәрсә сөйләвемне дә белми калдым.
— Сез, Солтан абый, яхшылыктан бүтән бер нәрсә дә эшләмәдегез ич ул көнне, — дип, Зәйнәп (ул Зәйнәп атлы иде) миңа аркылы төште.
— Мин сезнең чишенүегезне карап тордым, — дидем мин, үземнең эчемдә сакланып килгән вак гөнаһымны чыгарып ташларга, аяк астына салып таптарга теләгән төсле, юри кычкырып- кычкырып әйттем. Зәйнәп, оялып, битен куллары белән каплады һәм йөгереп өйләренә кайтып китте.
Мин завод драмтүгәрәкләре өстеннән шефлык итәргә өйрәнеп килә идем инде, мине дә яраталар, мин дә бик ярата идем. Зәйнәп белән дә бик нык ияләшеп килә идек, бәхетсезлеккә каршы, месткомга яңа сайлаулар булганнан соң, мине ул эштән бушатырга исәп итеп торалар икән дип ишетәм. Имештер, мин ул эштән бушатылып башка эшкә тартылырга тиеш кеше. Ансы бәлки дөрестер, бәлки мин ул эштән бушатылып башка эшкә тартылу өчен иң шәп кешемен, ләкин шулай да местком председателе белән бер кычкырышып алмыйча, ул эштән китмим әле мин.