Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН АССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ УКАЗЫ


Татар әдәби теленең төп орфография кагыйдәләрен аныкландыру турында
Татар әдәби теленең хәзерге орфография кагыйдәләренә карата, татар теле белгечләренең һәм әдипләренең фәнни конференциясе карары нигезендә эшләнеп, Татарстан тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты тарафыннан кертелгән аныклауларны расларга.
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Г. ДИНМӨХӘМЕТОВ.
Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Секретаре М. ЯКУПОВ.
Казан, Кремль.
10 январь, 1941 ел.
СССР СОВНАРКОМЫНДА
Фән, уйлап табулар, әдәбият һәм сәнгать буенча Сталин премияләрен билгеләү тәртибен үзгәртү турында
1940 елның 20 декабрендә СССР Халык Комиссарлары Советы түбәндәге карарны чыгарды:
1. ССР Союзы Совнаркомының 1939 ел 20 декабрь карарьян үзгәртеп, үткән елларның казанышларына карата йомгаклау елы булган 1940 ел өчен Сталин премияләрен 1940 елгы күренекле хезмәтләр өчен генә түгел, бәлки соңгы 6-7 ел эчендәге хезмәтләр өчен дә билгеләргә.
2. Шушыңа туры китереп, түбәндәге санда Сталин премияләре билгеләргә:
а) фән һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле хезмәтләр өчен һәрберсе 100 мең сумлык беренче дәрәҗәдәге 3 әр премия һәм һәрберсе 50 мең сумлык икенче дәрәҗәдәге 5 әр премия:
1) физика-математика фәннәре буенча,
2) техник фәннәр буенча,
3) химия фәннәре буенча,
4) биология фәннәре буенча,
5) авыл хуҗалыгы фәннәре буенча,
б) медицина фәннәре буенча,
7) философия фәннәре буенча,
8) экономика фәннәре буенча (шунда ук — статистика).
9) тарих-тел фәннәре буенча,
10) юристлык фәннәре буенча,
11) музыка буенча,
12) рәсем сәнгате буенча,
13) скульптура буенча,
14) архитектура буенча,
15) театр-драма сәнгате буенча,
16) опера сәнгате буенча,
17) балет сәнгате буенча,
18) кинематография буенча;
6) әдәбият өлкәсендәге күренекле әсәрләр өчен һәрберсе 100 мең сумлык 3 әр премия, шулардай:
поэзия буенча —3,
проза- буенча —3,
драматургия буенча —3,
әдәби тәнкыйть буенча—3; в) күренекле уйлап табулар (шул исәптән хәрби уйлан табулар)өчен: һәрберсе 100 мең сумлык беренче дәрәҗәдәге 25 премия, һәрберсе 50 мең сумлык икенче дәрәҗәдәге 40 премия һәм һәрберсе 25 мең сумлык өченче дәрәҗәдәге 60 премия.
3. Фән һәм уйлап табулар өлкәсендәге Сталин премияләре комитетына һәм әдәбият, сәнгать өлкәсендәге Сталин премияләре комитетына Сталин премияләре билгеләү тәртибендәге шушы үзгәрешләргә туры китереп, үзләренең тәкъдимнәрен 1941 елның 15 январена СССР Совнаркомына расларга кертергә тәкъдим итәргә.