Логотип Казан Утлары
Публицистика

СССР СОВНАРКОМЫ ПРЕДСЕДАТЕЛЕ УРЫНБАСАРЫ

СССР СОВНАРКОМЫ ПРЕДСЕДАТЕЛЕ УРЫНБАСАРЫ, СОВЕТЛАР СОЮЗЫ МАРШАЛЫ К, Е. ВОРОШИЛОВКА 60 ЯШЬ КЛИМЕНТ ЕФРЕМОВИЧ ВОРОШИЛОВ ИПТӘШКӘ!


Большевиклар партиясе Үзәк Комитеты һәм ССР Союзы Халык Комиссарлары Советы сине, Ленинның һәм Сталинның турылыклы көрәштәшен, коммунистлар партиясенең иң актив төзүчеләреннән берсен, Совет дәүләтенең кораллы көчләренең иң күренекле оештыручысын һәм Кызыл Армиянең күренекле полководецын — сиңа алтмыш яшь тулу көнендә чын күңелдән котлыйлар.
Син яшь вакыттан ук бөтен тормышыңны эшчеләр сыйныфы эше өчен, коммунизм өчен революцион көрәшкә багышладың. 1905—1907 нче еллардагы беренче рус революциясе елларында син революцион Донец эшчеләренең алгы сафларында торып көрәштең, Ленин һәм Сталин белән берлектә безнең большевиклар партиясен төзедең. Син Бөек Октябрь социалистик революциясендә иң актив катнашучыларның берсе һәм Донбасста аның большевик җитәкчесе, Эшче-Крестьян Кызыл Армиясен беренче оештыручыларның берсе булдың. Синең командованиең астында 1918 нче елны бишенче Украина армиясе, ак казаклар контрреволюциясе боҗрасын өзеп, Царицинга героик поход ясады. Синең җитәкчелек һәм катнашуың белән Беренче атлы армия төзелде һәм ул үзен бетмәслек дан белән каплады. Син аның белән берлектә данлыклы җиңү юлын үттең, Деникин контрреволюциясен җимердең, ак полякларны туздырдың, Врангельнең ак бандаларын бетердең.
Кызыл Армия үзенең куәтле һәм дәһшәтле көч булып үсүе өчен синең аңа җитәкчелек итү буенча күп еллар буена армый-талмый эшләвеңә күп яклардан бурычлы.
Синең данлыклы революцион эшеңнең барлык этапларында партия сине партиянең һәм совет халкының дошманнарына каршы батыр һәм эзлекле көрәшче дип белә. Партия җитәкчесе, дәүләт эшлеклесе, Кызыл Армияне төзүче сыйфатында син үзеңнең армый-талмый һәм нәтиҗәле эшләвең белән безнең партиябезнең һәм совет халкының мәхәббәтен һәм ихтирамын казандың.
Сиңа, кадерле дус һәм сугышчан иптәш, чын күңелдән күп еллар сәламәтлек телибез, партиябез һәм Совет дәүләте файдасына тагын да нәтиҗәле эш күрсәтүеңне телибез.


БӨТЕНСОЮЗ КОММУНИСТЛАР (БОЛЬШЕВИКЛАР) ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫ.


Миңа алтмыш яшь тулу уңае белән җибәргән тәбрикләре һәм котлаулары өчен барлык оешмаларга, группаларга һәм аерым кешеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
7 февраль, 1941 ел К. ВОРОШИЛОВ.
ССР СОЮЗЫ ХАЛЫК КОМИССАРЛАРЫ СОВЕТЫ.