Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

М. ӘХМӘТГАЛЕЕВ

ШИГЫРЬЛӘР
ЯНВАРЬ
Декабрьнең соңгы минутлары.

Бозлар чатный. Салкын. Аяз төн.

Төнне бизи зур шәһәр утлары.

Ай яктыртып йөри җир өстен.

Күпме йолдыз яна безнең өстә

Матур киләчәкне балкытып.

Күпме чыршы үсә данлы кичтә

Саф сумала исе аңкытып.

Яңа, бәхетле ел якынлаша,

Эх, секундлар кызу үтә бит!

Кайнар яшьлек аяк өскә баса,

Күбекләнгән бокал күтәреп.
Тантаналы тынлык.
Якты күзләр Радиога таба текәлә.

Күз алдына килә кайнар эзләр —

 Йолдызлар алга үтәләр
Фин күлләре буйлап....
Кызыл гаскәр җырлый

 Яңгыратып Каунас урамын.

 Әнә Рига. Кызыл байрак ыргый.

 Таллин җырлый совет җырларын.

Көлә-көлә әнә яшь үсмерләр

Һөнәр мәктәбенә атлыйлар.
Сигез яшәрлекләр зур үстеләр —

Китап укый, җырлар ядлыйлар.

Сәгать суга данлы Кремльдә...

Йөрәкләрдә шатлык кабына.
Язгы ташкын булып бөтен илгә

Пролетарлар гимны агыла.

Күтәрәбез бокал җиребездә

Чәчәк аткан тормыш хакына,

 Дан һәм мактау теләп илебезгә,

 Бәхет теләп совет халкына!



ПОРАШЮТЧЫ КЫЗГА
Дулкынланып төшкәч зәңгәр күктән,

Парашютың җыя идең син;

Шат яшьләрнең кайнар мәхәббәтен,

Җылылыгын тоя идең син.
Нигә, соң, син, нигә шул чагында

Әйләндең дә кинәт елмайдың;
Аксыл болытларга качкан ай күк,

Халык арасында югалдың?

Суга чумган кебек юк булдың син,

 Күзләремне ачып йомганчы.

Ал йөзеңне, шаян күзләреңне

Күрә алмый калдым туйганчы.
Әй, карашың, синең, кара кашым,

 Үзе матур, үзе ягымлы.
Күктә яшен яшьнәп үттемени —

Йөрәгемдә ялкын кабынды...
Күз салдыңмы, иркәм, мине сөеп,
Әллә болай гына көлдеңме:
— Әй, яшь егет, күкнең матурлыгын

Белми яшисең бит! — дидеңме?
Эзләп-эзләп сине таба алмыйм,

Күтәрелдем болыт эченә;
Беләсеңме, бәгърем, өйрәндем бит

 Сокландыргыч очу эшенә.
Әгәр килсәң, бергә очар идек

Җиңү биеклеген алганчы;
Син сикергәч карап калыр идем

Озын керфекләрем талганчы.
.... Син төштең дә якты зәңгәр күктән,

Парашютың җыя башладың;
Нигә соң, син, нигә шул чагында

 Елмаюлы караш ташладың?

 

 

БИШЕК ҖЫРЫ
Алтынланып кояш батты.

Ай да чыкты. Соң инде.

Киң болыннан көтү кайтты.

Бар да йоклый. Төн инде.
Әлли-бәү, бәлли-бәү,

Күзләреңне йом инде.
Моң камышлар шауламыйлар.

 Күлләр тынып калганнар.
Былбыллар да сайрамыйлар, 

Сайрый-сайрый арганнар.
Әлли-бәү, бәлли-бәү,

Тыныч йокыга талганнар.
Ай болытлар арасыннан

Күзләп тора үзеңне.

Җил чыбыклар арасыннан

Сөеп үтә йөзеңне.
Әлли-бәү, бәлли-бәү,

Йом, сөеклем, күзеңне.
Бәхетеңне саклый, йолдызым,

 Әткәең ил чигендә

 Гөл кебек гөрләп үс, кызым

Шатлык, кояш илендә.
Әлли-бәү, бәлли-бәү,

Йокла киң бишегеңдә.