Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Б. ЗАКИРОВ

КОМАНДИР
Зур великан каты баскан кебек

Бергә атлый рота адымын.
Ә командир тыңлый шатлык белән

Ротасының җырлап баруын.
Колоннасы аңа бала кебек,

Аталарча сизгер күңеле,

 Ак финнәрне кыйнап бер сыналган

Ротасына бәйле гомере.
Белеп тора һәрбер көрәшченең

Ни эшләвен, ничек яшәвен,

 Тотып ала оста аучы кебек 

Моңаюның серле сәбәбен.
Кыйммәт аңа батыр егетләрнең

 Походларда ныгый баруы,

Һәм приказ, устав, команданы

Закон итеп сөя алуы.
Йөрәгендә аның хаклык яна,

Туры әйтә йөзгә гаебең,

Син белмәгән җирдән күрә белә

Вөҗдан белән эшләү кадерен.
Сугышчылар бәлки туганын да

Алай сөя алмый торгандыр,

 Кирәк икән, аңа яшәвеңне

 Бирә торган якын туган ул.
Бер вакытны шулай караңгы төн.

 Ярып кердек дошман сафына.

Приклад белән штык ут уйната,

Салкын карга агып кан туңа.
Ә командир шунда өч дошманны 

Юлбарстай кире какканда,

Җилкәсенә аның ялт-йолт килеп

Дүртенче бер мылтык ташлана.
Моны күргән өч-дүрт сугышчыдан

Командирга ярдәм сузылды,

Тик дошманның саны күп булганга

Һич бушатып булмый кулыңны.
Юл арчуны шунда бер армеец

Штык көче белән башкарды,

Шул секундта үзе тәнен куеп,

Сөйгән командирын каплады.
Ул армеец шулай һәләк булды...
Ә командир үчле ачудан,

Рота белән дошман сафын таптый,

Зур шәһәргә юллар арчыла.
Тук арыслан кебек гәүдәләре,

Мускуллары көчле, тазалар.

Йөрәгендә кызыл әләм кебек

Керләнмәгән каннар агалар.
Дәртләндерә аның командасы,

Нинди бәхет аңа иптәшлек.

Бриллиант күк аның вөҗданы саф,

Дуслык уты мәңге сүнмәслек.
Зур великан каты баскан кебек

Бергә атлый рота адымын,

Ә командир карый шатлык белән Ротасының җырлап баруын.


С. ХӘКИМ
ШИГЫРЬЛӘР
ЧЫК БӨРТЕГЕ
Берсен-берсе

Мактый алар

 Гөлләр өзеп,

Гашыйкларның

Сүзләренә

Торам түзел:

«Йөрәктәге

Ялкыннарның

 Көчлесе син.

Чәчәктәге

Энҗеләрнең 

Берсесе син...»
• — Табигатьнең
Бөтен күрке,

Яме миндә, 

Ямьсезләрне 

Сөймим дә мин,

 Көнләмим дә.

Шул чагында

Тау артыннан

Кояш чыкты,

Күреп алды

Үләндәге

Матур чыкны,

Чык үзе дә

Күрү белән

Гашыйк булды,

Бит уртасы 

Чокырланып 

Нурга тулды,

Кояшка ул

Мәхәббәтен

Игълан итте,

 Кояш үпте —

Чык бөртеге 

Очып бетте.
Яшь үләнгә

Кунды иртән

 Чык бөртеге,

Һәр нәрсәне

Үзенә тарта —

 Ул бик тере.
Йоклый бар да

Табигатьнең

Кочагында,

Сүз башлый ул

 Әкрен генә

Шул чагында:
Телим икән

Гөлләр саен

Куна алам,

Калфагының

Энҗеләре

Була алмам.
Сандугачлар

Төшә мине

Эчәргә дип,

Килә яшьләр

Чалгы алып

Печәнгә дип,
Сандугачның

Мәхәббәтен

Кактым кире,

Мин аңарга

Елмаймыйм да

Килсә бире.
Болын буйлап

Яшь кыз белән

Егет бара,

Алар кинәт

Күреп мине

 Туктап кала,

КОЛХОЗЧЫ АБДУЛ АБЫЙ СҮЗЛӘРЕ
ТУЙ ИСТӘЛЕГЕ
(Нәни шаяру)
«Башта син безнең авылга

 Йөредең килеп — китеп,

Инде барсы да ул хакта

 Сөйлиләр әкият итеп.
Берничә көннәр эчендә

Үзләшеп җиттең, энем.

 Әввәл бик тыныч идең дә

Ачылып китте телең.
Кич белән безнең клубта

Докладлар тыңлый идең,

 Шигырьләр безгә укыйсың,

 Бер дә тик тормый идең.
Шигырьләр язып йөрүең

Әйбәт эш булса кирәк,

Нигәдер сезнең халыклар

Булгалый бездә сирәк.
Мин; синең әйберләреңне

Газетта күргән идем,

Җитмәгән якларны тотып

Бик дөрес көлгән идең.
Төрле сүз йөрде халыкта.

 Ул китап эшли икән,

Язуын тәмам итмичә

Авылдан китми икән.
Китаплар яздың бугай син

Колхозлар турысыннан,

Кемнедер сөйдең шикелле,

Шикләндем шунысыннан.
Белгертми йөрдем шигемне,

Арасын бозмыйм, дидем.
Күңеле бизәр егеттән

 Ишетсә кызның, дидем.
Шулай бер кышкы иртәне
Тәрәзә аша карыйм:
Толыпка төренеп утырган

 Яшь кенә кызны таныйм.
Әйберләр салган чанага.
Мин кара акыл белән

Исәплим, исәпләремне 

Бүлешәм хатын белән.
Иртәнге ак кар өстендә

 Чананың эзе кала.
— Ну, дидем, кызның чибәрен

 Ләктергән йөзе кара.
Әйт, энекәш, туган җирләрең

Еракмы, кайда синең?
Нинди көч бире китерде,

Ник читтән ярны сөйдең?
— Дидем, мин, илем шагыйрьне

Халыкка якын илтте.
Мәхәббәт белән сугарып,

Җырларын ялкын итте».
Башта син безнең авылга

Йөредең килеп-китеп,

Инде барсы да сагынып

Сөйлиләр туган итеп.
1941


Дусларым биргән сәгать тә

Искереп, тузып бара.
Уйланам аңа карыйм да: 

Гомрем узып бара.
Истәлек биргән булып сез

Артыгын зурлагансыз,

Мин җүләр яңа төшендем,

Яшьлегем урлагансыз.
Уенчык күргән сабый күк

Мин дә бер катлы тиле.
Беренче сөю язымны

Бирегез, дуслар, кире!
Ямь-яшел үзәннәремне 

Сагынып өзелә күңел:

 Елмаеп кызлар үтәрләр —

Тик инде безгә түгел.
Киленнәр суга барганда

Төшерер әле искә:

«Малаең нинди басылган,

Бирелгән иде хискә».