Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ӘХМӘТ ФӘИЗИ

КАРА ТАШ НИК ДӘШМИ?

Баллада

«Юк, мин өстен, — диде ак мәр­мәр, — 

Сезнең һәммәгездән,

Элладаның 1 данлы үткәне

Атлый минем эздән.

Тарихтагы бөтен матурлыкның 

Җансыз игзәге мин,

Дөньядагы иң бай сарайларның

Яме, бизәге мин.

Аллаларның үлмәс истәлеге —

 Сыны калган миндә,

Микель Анджелоның[1][2]өтергесе

 Сынып калган миндә.»

«Юк, мин,—диде яшма, —ташлар­ның 

иң-иң асыл төре! 

Беләсезме минем өстемдәге 

Сызыкларның серен?

Укын карагыз, бу чөй хәреф тә,

 һироглиф [3]та түгел.

Гарәп кылычы өстендәге серле

 «Лам-Элис» тә түгел.

Кешеләрнең серле киләчәге —

 Язмыш сызыгы бу,

Тарихтагы кызык серләрнең дә

 Иң-иң кызыгы бу».

Түзәлмәде шунда яшен ташы:

— «Сез бит җирдән, — диде, —

 Ә мин күктән, минем әһәмият

Тагы да тирән, — диде.

«Күк юллады мине сез ташларга

 

Баш булырга җирдә,

Кеше миңа кәгъба 1 дигән изге

 Җирдән урын биргән.

Күпме халык шунда яныма килеп

Үбеп китә мине

Кайсың белә җирдә изгелектә

 Менә миңа тиңне?»

Бөтен ташлар үзен үзе мактап,

Масаешып туйды.

Масаймасалар да кайберләре

Бер сүз кушып куйды.

Мактануда кайсы өстен чыгып,

Горурлыкка талды,

Ышандыра алмый, кайсы шунда

Көлке булып калды.

Шундыйларның берсе болай диде,

Сынатмаска теләп,

Үз исемен артта калдырмаска, 

Хурлатмаска теләп:

— «Без һәммәбез үзенең барын-югын

Әйтеп салды монда,

Ә ник менә кара суер ташы

 Дәшми калды монда?

Безнең белән бүген сөйләшергә

Дәрте юкмы әллә?

Безнең алда бер дә мактанырлык

Рәте юкмы әллә?

Мактануда артта калырыңны

Алдан сизеп алсаң

Серне бирмәс өчен мәгълүм инде,

Дәшми калу ансат.

Дәшмәсә дә ачык күренеп тора

Гади таш бит инде,

1 Кәгъба — Гарәбстапда Мәккә шәһәрендә гыйбадәт урыны.

Кая анда, әйтик, гүзәллектә

Ак мәрмәргә тиңлек?

Кая аның яшманеке төсле

Серле сурәтләре?

Кая аның яшен ташы кебек

Изге сыйфатлары?

Бөтенесе борылып карадылар

Кара ташка шундук.

Бөтенесе аннан җавап көтте,

Тынлык. Тавыш-өн юк...

***

Гасырларның авыр кайгыларын

 Тыңлап узган бу таш.

Ул утырган шулай дәшмиенчә

 Бик күп чорлар тоташ.

Ул утырган кайгы диңгезендә

Сүзсез утрау булып,

Мең-мең еллар җанда әйтелмичә

Калган сорау булып.

Ач дулкыннар ярсып килгәннәр дә

Моңа... сыенганнар,

Усал җилләр моңа сугылу белән

Кинәт тыелганнар.

һәм яшеннәр утлы сөңгеләрен.

Шунда туктатканнар,

Күк күкрәүләр аның күкрәгендә

Бала йоклатканнар.

Тынар урын тапмый, адашкан

Күп сораулар туктап

Тыныш тапкан шунда, алар өчен

 Бу таш булган нокта.

Җир тетрәгәндә дә бу таш торышын

Шулай саклар иде,

Бөек Роден1«Җир зарының» сынын

Шулай ясар иде.

Җавап көтеп-көтеп тынган ташлар

 Кинәт терелделәр:

Бу — тынлыкны бозып, офыкта

Кешеләр күренделәр.

һәр таш көтте: кешеләр һич шиксез

 Моның янына туктар.

Буйсынучан башын иде һәр таш.

Мә, кис мине, куптар!

һәр таш шунда кешеләрнең күңлен

 Алыр өчен тартып

Ялтырады читтән, күзләрне

Камаштыргыч балкып.

Кешеләр килде.

Алар ак мәрмәргә

 Таба бармадылар,

Яшмагә һәм яшен ташларына

1 Роден — атаклы француз скульпторы

Күз дә салмадылар.

Уйнап торган төсләр бәйрәменә

 Кешеләр шатланмады,

Магнит ташы хәтта аларны

Үзенә тарталмады.

Кешеләрнең бүген башларында

Башка кайгы иде,

Кайгыларның бөтен чикләреннән

Ашкан кайгы иде.

Күз туктатыр өчен башка нокта 

Тапмадылар алар,

Бөтенесе кара ташка таба

Атладылар алар.

Кара ташка әверелгән шушы

Мең-мең еллык сагышын

Алып китте халык күтәреп

Язмышына каршы.

***

Дөньяның иң үзәк дәүләтендә, 

Җирнең маңлаенда,

Шул дәүләтнең үзәк шәһәренең

Үзәк мәйданында.

Бер чардуган тора көрән таштан

Дүрткел баскычсыман,

Каплый алмый аны караңгы төн, 

Каплый алмый томан.

Ул зур түгел, әмма дөньяга ул 

Зурлык биреп тора,

Биек түгел, әмма бөтен дөнья

 Аны күреп тора.

Анда йоклый җирнең зур Кешесе

 Мәңге йокы белән,

Тик үтүче моннан кабынып үтә

 Яшәү уты белән.

Аннан үтә меңнәр, миллионнар

Акрын гына, дәшми,

Бу дәшмәүдә күп сүз, чөнки монда

Үлемсезлек яши.

Юксынмасын таулар, кыялар,

Ташлар ярларында.

Кара таш шул бөек чардуганның

 Ишек маңлаенда,

Дүрткел итеп тигез киселгән ул,

 Көзге кебек керсез,

һәм өстендә аның «ЛЕНИН» дигән

 Биш хәрефле бер сүз.

һәм кара таш дәшми, үткәннәрне

Кузгатуны сөйми,

Маңлаена язган бер сүз чөнки

Бөтенесен сөйли.

 

ШАМИЛЬ ГӘРӘЕВ

ВОЛОДЯ УЛЬЯНОВ

Инде йолдызлар агара... Куакта  

Бриллиант күк чыклар җем-җем ялтырый.

Бөдрә агачлар ярдан шул чакта

Яшел яулык болгап көнне каршылый.

Үтте акчарлак үбеп елга битен.

0, Идел тын нинди! Көзгедәй шома.

Зәңгәр гөмбәздәй ачыла күк чите,

Йотыласың сандугачлар тавышына.

Аңлашылмас, бәлки, язгы манзара,

 Пароходтан карап узган булмасаң;

Ал пожарсыман горизонт кызара,

Таңга калып тына дөнья:

сызыла таң...

Апрель! Апрель! Син шундый бер таңыңны

 Сагынасыңмы сагыш белән, минем күк,

Алтын кояш белән котлап син иртүк

Ульяновлар өенә килгән чагыңны.

Акация белән бизәп бакчаңны,

Чәчәкләрнең алып килдең асылын.

Күрдең дәрьядай шатлыкның басуын,

Елгаларның ничек ташып ярсуын.

Тыңладың син моңсуланып кич кырын,

 Мәхәббәтле бөек ананың җырын:

«Хәсрәт-нужалар көтәдер, Бәлки сине, сөеклем!

Зур көрәш һәм хезмәт өчен

Көч җый, бәгърем минем!

Тыныч сабыйлык язында

 Тыңла җырым, йолдызым,

 Йокла, минем туган балам,

Әлли-бәлли, йом күзең...»

Әллә тагын кабындымы бер кояш,

 Нурга коенып җирнең йөзе яктырды.

Бу көн, әйтерсең, көннең генә түгел,

Бөтен бер гасырның таңын аттырды.

Уйлаганда аның үсмер елларын,

Хисләр диңгеземдә дулкын кузгала.

 Романтика ялкыны чолгап ала,

Тибрәтеп күңелнең нечкә кылларын. 

... Менә ул ияртеп яшьлек дусларын,

Балык аулыйм, дип Зөягә йөгерә...

Менә ул, кызгылт чәчләрен туздырып,

 Соры шинельдән өйгә кайтып керә...

Менә борынгы каланча яныннан

 Үтеп бара, карлыган күк күзләре

Шат көләләр, ташлап шаян карашлар,

(Инде гөлләр күмә баскан эзләрен...)

Тотып кулына глобус—җир шарын,

Чарлагында утыра нидер уйланып.

Өстәлендә ята «Капитал» томы,

Ул — Володя, безнең Ильич Ульянов.

Хәтерлимсең — әй, даһиның бишеге — Симбирск!

Туплар атып, ул чакта

Кәеф-сафа кора иде боярлар,

Чакырышып берсен-берсе кунакка.

Әй, масай син, шәһәр синең бакчаңда

Нинди бала, нинди гакыл җитеште;

Туп тавышыннан ул, ачлык тырнагында

 Сыкрап үлгән ялчы тавышын ишетте.

Йөз ел аша күрә белде ул илен!

Син тудырдың, әй, син, хезмәт каласы,

Табигатьнең иң югаргы әсәрен,

Кешелекнең иң батыр зур баласын.

Уйлаганда аның үсмер елларын,

Хисләр диңгеземдә дулкын кузгала.

Романтика ялкыны чолгап ала,

Тибрәтеп күңелнең нечкә кылларын.

Монда туды кызгылт чаткы нурланып,

Чаткы китте кабынып, Ялкынланып.

Купты тайфун, җир шарында һәр йортка,

 Пожар өчен, шул ялкыннан ут салып.

Күрсәтеп, компас кебек, барыр юлны.

Дусларча кайнар итеп кысты кулны.

 Сәлам сиңа, халкым — и бөек анам,

Бүләк иттең җиргә каһәрман улны!

Сагына аны таулар, кырлар, елгалар.

Сагына иртәнге урманның чыклары...

Тиздән, үткән яшьлеккә һәйкәл булып

Балкыр Идел диңгезенең утлары.

 

 


[1]  Эллада — Греция.

[2]        Микель Анджело—Италиялы гениаль ху­дожник, скульптор, архитектор, шагыйрь.

[3] Чөй хәреф һәм һироглиф — борынгы алфа­витлар.