ОТДЕЛКОЙ НУРУЛЛИН
Озын! хикәядән өзек
Полк, комбриг приказында күрсәтелгән вакыт эчендә, үзенә билгеләнгән пунктка барып җитте, атларны һәм кызыл армеецларны ял иттерү өчен кечерәк кенә бер авылга туктады. Атларга печән бирелде, каяндыр китерелеп җиткерелгән солыны ашыгыч кына бүлеп алдылар. Полк артыннан калмый килгән кухня төтенләргә тотынды, анда-санда, урам урталарында, ишек алларында учаклар кабынды, каралып, корымланып беткән котелоклар эленде. Соңгы көннәрдә, өзлексез дәвам иткән сугышларда арган-талган кызыл армеецлар яманырга, төзәтенергә, атларын карарга, коралларын тәртипкә китерергә тотындылар... Авыл гаскәри, шау-шулы һәм нервлы тормыш белән яши башлады.
Менә шунда гаҗәп бер нәрсә килеп туды — уң флангдагы полк белән ике арада кинәт бәйләнеш өзелде: бәйләнеш өчен җибәрелгән ике кавалерист әйләнеп кайтмады; ул гына да түгел, шул юнәлешкә җибәрелгән разведчиклардан да хәбәр юк иде, ул полктан килергә тиеш кешеләр дә күренми иде. Полк командиры, бәйләнеш өчен, тагын ике кавалерист җибәрде һәм аларга һич тоткарсыз әйләнеп кайтырга кушты. Алар, атларына атланып, шул авылга таба очтылар. Шуның өстенә — ул якка таба яңадан ике разведчик чыгып китте.
Полк штабы чиркәү янындагы йортка урнашкан иде. Озын буйлы, соргылт күзле, сары мыеклы, җил белән киселеп беткән полк командиры, Нуруллиннар эскадроны командирын ияртеп, чиркәү манарасындагы күзәтчеләр янына үзе менде. Алар искереп, җимерелеп барган агач баскычтан тавышсыз-тынсыз гына күтәрелделәр. Бары тик аларның. аяк тавышлары, агач басмаларның зарланып шыгырдап калулары, кылыч кыннарының, саңгырау тавыш чыгарып, ара-тирә басмаларга килеп бәрелүләре һәм шпорларның, .куркып, моңланып чылтырап алулары гына ишетелә иде.
Манара башында ике күзәтче,—берсе сакаллы, күрер күзгә үк карт, икенчесе әле яңагына бритва тиереп тә карамаган япь-яшь егет, — икесенә бер- бинокльне алмаш-тилмәш алып, тирә-юньне күзәтеп, җентекләп карап торалар иде. Алар, командирларның менеп килгәннәрен күреп, хөрмәт йөзеннән, урыннарыннан кузгалышып куйдылар.
— Я, ни хәл, ул-бу күренмиме? — диде полк командиры.
— Юк, — диде сакаллы күзәтче, — болай әйтерлек бер нәрсә дә юк. Бары тик әнә тегендә генә нәрсәдер бар. — Ул кулы белән көнчыгышка таба төртеп күрсәтте.— Күрәсезме, анда бер кечерәк кенә калкулык бар. Өстендә курганмы шунда, нәрсәдер бер карамчык та: күренә.
Полк командиры биноклен күзенә куйды, аны боргаларга тотынды:
~ Күрәм, күрәм, я, нәрсә?
— Менә шул тирәдә кешеләр *күренгәләп киткән шикелле. Ике мәртәбә атлылар да күренеп алды. Берсендә ике атлы, икенчесендә бер генә иде.
— Һм-м,— диде полк командиры уйланып. — Атлылар да күренгәләп китә диген, ә? Кая китәләр соң алар?
Отделком Нуруллин:
— Яңадан калкулык артына кереп китәләр.
— Көтү-фәлән юкмы икән анда? Бәлки сыерлар гына күренә торгандыр?
Сакаллы күзәтче үпкәләми генә җавап кайтарды:
— Көтү булмаска кирәк. Мондый вакыт нинди көтү йөртсеннәр. Аннары, иптәш командир, минем күзләр бик яхшы аера, — диде ул.
Полк командиры, карануында дәвам итеп, сорады:
— Безнең кыр күзәтчеләре кайсы тирәдә?
— Алар уңдарак. Әнә теге калкулыкта. Аларга күренми булса кирәк ул. Чөнки кешеләр калкулыкның сул ягыннан күренәләр дә, бик тиз генә күздән югалалар.
— Бу якка чыкмыйлармыни?
— Чыкмыйлар.
Полк командиры, тынып, әйләнә-тирәне җентекләп өйрәнергә тотынды. Бераз караганнан соң ул яңадан сораулар бирә башлады:
— Теге нинди юл ул? Калкулыкның сул ягында?
— Шул инде ул... исеме ничек соң әле кадалгырының. Грант... Грантин...
Полк командиры төзәтеп әйтеп куйды:
— Гранденфельд.
— Әйе, әйе, менә шул каһәр төшкәнгә бара торган юл.
Гранденфельд — немец колониясе иде һәм шунда инде соңгы сәгатьләрдә бәйләнеше өзелгән күрше полк тора иде.
— Безнең разведчиклар шул юл белән киттеләрме?
— Әйе, шул юл белән киттеләр.
— Һм-м, — дип, тавышланып уйлап куйды полк командиры. — Шул юл белән киттеләр диген, ә?
Биноклен ул күзеннән алды, яулыгы белән аның пыяласын сөртергә тотынды һәм сорашуында дәвам итте:
— Ник хәбәр итмәдең?
— Иттем. Әле генә төшеп китте. Күрмәдегезмени?
— Штабта түгел идек без.
Эскадрон командиры да бинокле белән шул калкулыкка таба карана иде.
— Анда нәрсәдер бар шикелле, — диде ул.
Нәкъ шул секундта яшь күзәтче, балаларча шатланып, кычкырып җибәрде:
— Әнә тагын!
Полк командиры тиз генә биноклен күзләренә китерде:
— Кайда?
— Әнә курганнан сулдарак бер карамчык кыймылдыймы?
— Һм-м.... Сез аны атлы дисезме?
— Яртысы гына күренә аның... Әнә, әнә, тагы берсе килеп чыкты.
- Икәү булдылар шул, — диде эскадрон командиры. — Монсы калкулык өстенә үк менде.
— Хәзер ачык күрәм, — диде полк командиры.
Бераздан соң горизонттагы атлылар яңадан күздән югалдылар.
Полк командиры, уйланып, еракка карап торды, аннары тиз генә авыл өстенә күзен йөртеп чыкты һәм нәрсә өчендер баш очындагы колоколга чиртеп куйды. Тимгел-тимгел булып, яшелләнеп тутыккан колокол нечкә генә тавыш белән чыңлап җавап кайтарды.
— Так, — диде полк командиры, ниндидер бер карарга килеп. — Әйдәгез, иптәш Максимов.
Алар төшеп киттеләр.
Штаб начальнигы аларны көтеп тора икән, хәтта авыл буенча эзләргә дә чыгарып җибәргән булган. Полк командиры штабка килеп керү белән үк ул аңа чиркәү башындагы күзәтче китергән мәгълүмат турында сөйләргә тотынды.
— Шуннан төшеп киләбез, — диде полк командиры, аның сүзен бүлеп. — Связь кайтмадымы?
— Юк.
— Юк?—Полк командирының кашлары җимерелеп китте. Ул, аның сүзен төшенеп бетмәгән шикелле итеп, аңа текәп карап алды һәм кайтарып сорады: — Кайтмадылармыни? Алардан да килүчеләр юкмы?
— Юк.
— Разведчиклардан да хәбәр юкмы?
— Бер хәбәр дә юк.
Полк командиры өстәл өстендәге картага иелде, шунда яткан циркульны кулына алды.
— Кайсы калкулык?
— Үлчәдем мин аны, — диде штаб начальнигы һәм аңа кызыл карандаш белән билгеләнгән ноктаны күрсәтте.
Полк командиры циркульнең бер җәбен картага кадады:
— Связь турында ни эшлибез соң? Күптән кайтып җитәргә тиешләр иде бит алар.
Штаб начальнигы нәрсә дип җавап бирергә дә белми иде. Полк командиры сәгатенә карап алды.
— Менә бу калкулыктагы атлылар борчый мине, — диде ул һәм кызыл карандаш белән билгеләнгән ноктага төртеп күрсәтте. Аннары ул эскадрон командирына күтәрелеп карады: — Иптәш Максимов, биш-алты кеше җибәрергә кирәк. Иң батыр егетләрне. Бик тиз генә барып, аны дошманнан арчысыннар. Әгәр мөмкин була икән, берәрсен тере килеш алып кайта алмаслармы? Хәер,—диде ул, бераз уйланып,— андый ук бурыч куярга кирәкмәс. Командир итеп кемне җибәрмәкче буласың?
— Отделком Нуруллинне, — диде Максимов.
— Калганнарына?
— Теләүчеләрне.
— Яхшы,— диде полк командиры— Бар, ашыктыр.
Эскадрон командиры, кулын козырогына куеп алып, чыгып китте. Берничә минуттан соң ул, Нуруллин белән бергә, чиркәү манарасындагы күзәтчеләр янында басып тора һәм Нуруллинга заданиене аңлата иде. Нуруллин, аның сүзен тыңлый-тыңлый, калкулык тирәсен күзәтә иде. Авыл яныннан башланып, калкулыкның уң ягыннан узып киткән үзәнне ул бик җентекләп ике мәртәбә карап чыкты һәм, биноклен күзеннән алмыйча гына, сакаллы күзәтчедән сорады:
— Үзәнгә чыкмыйлармы?
— Кайсы үзәнгә?
— Менә уң кулдагы, авыл яныннан башланып киткәнгә?
— Аларга ерак ич ул. Калкулыкның уң ягына да чыкмыйлар алар.
.— Синеңчә күпме кеше булырга кирәк анда?
— Шайтан беләмени аларны.
— Шулай да?
— Күренгәләп кенә китәләр бит алар.
— Менә нәрсә, иптәш командир, — диде Нуруллин, Максимовка мөрәҗәгать итеп, — минемчә, безнең өчен иң уңай юл — әнә теге үлән. Шуның белән барып чыгарга кирәк булыр анда. Дөрес, ул әйләнечрәк, ләкин минемчә иң ышанычлы юл.
Командир аның планы белән тулы- сынча килешә иде.
Баскычтан төшеп барганда, Нуруллин кайтарып сорады:
— Нәрсә, полк командиры берәрсен тере килеш алып кайтуыбызны телимени?
— Теләвен тели дә, ләкин андый бурыч куймады. Ул калкулык аны бик- борчый. Связьны шунда өзеп яталар булырга кирәк, ди.
— Димәк, аны ничек тә арчырга кирәк.
— Әйе, арчырга кирәк.
Бер ун минуттан соң инде Нуруллин, биш иптәшен ияртеп, күренмәс өчен атының муенына ятып, үзән буенча юырта иде.
Эскадрон командиры аны озаткач та., борчылып, чиркәү манарабына менде һәм алардан күзен алмый карап тора башлады. Озакламыйча полк командиры да менеп җитте. Ул да, күрәсең, борчыла һәм бу разведкага зур өмет баглый иде, — чөнки бәйләнешнең өзелүе аны аптырашта калдырган иде.
— Киттеләр, — диде эскадрон командиры.
Полк командиры биноклен күзенә китерде:
— Егетләр үзләре теләп киттеләрме?
— Үзләре теләп.
— Синеңчә ничек, Нуруллинга ышанырга була торгандыр бит?
— 0!—диде эскадрон командиры, бу авазга ниндидер тирән мәгънә биреп. — Мондый эшкә ул иң сәләтле егет. Булдырмыйча кайта белми ул.
— Шулай да ярты юлга кадәр тагын бер ун кеше җибәрергә кирәк. Әллә нәрсә булуы мөмкин. Кирәк булса, ярдәмгә җитешерләр.
Максимов приказны үтәр өчен төшеп китте. Полк командиры аның артыннан кычкырып калды:
—- Кара әле, Максимов, әйт әле син анда: ашны миңа монда гына меңгерсеннәр!
Нуруллинне аның да күзәтеп торасы килә иде. Алар инде, кечерәеп, барысы бергә укмашып күренә башладылар. Үзән аларны уңга таба алып бара, калкулык исә сул якта кала иде.
«Юлны дөрес сайлаган»,—дип канәгатьләнеп уйлап алды полк командиры.
Бу үзән кайчандыр я бер елга булган, яисә аны язгы кар сулары шулай ашап тирәнәйткәннәр. Аның төбендә җәй көннәрендә шайтан таяклары, ат кузгалаклары, кәҗә ракаллары, тигәнәкләр, әремнәр һәм башка шуның кебек тупас үсемлекләр гөрләп үсеп торган булсалар кирәк. Хәзер аларның кыркылып, көтү белән тапталып, сынып беткән зәгыйфь төпләре генә калган. Алар ат аякларына килеп бәреләләр, сыгылып, шыгырдап артта калалар һәм азапланып яңадан күтәреләләр
Нуруллин бераз баргач та, иптәшләрен арттарак калдырып, үзе алга китте. Алда тыныч, беркем дә юк, бары тик шул ук шайтан таяклары, шул ук әремнәр генә, тирә-юньгә көзге моңсулык чәчеп, өтек кенә, кайгылы гына сузылалар.
Нуруллин артык бармаска карар бирде, бер тирәнрәк урында атыннан төште, кылычын уңайлап куйды, винтовкасын кулына алды. Ул арада иптәшләре дә, килеп җитеп, атларыннан төштеләр.
— Сез биредә атларны һәм тылны саклап калыгыз, — диде ул ике кызыл армеецка. — Кирәк булсагыз, кул изәрмен. Хәзер торыгыз. Ә .син, — диде ул, кечкенә генә буйлы, ләкин төп кебек нәкъ, йомыры гәүдәле кызыл армеецка карап, — уң якка, калкулыкның итәгенә таба барырсың. Без өчәү — Попов һәм Шиһабетдинов белән — турыга. Задание барыгызга да билгеле.
Алар дүртәүләп, винтовкаларын хәзер тотып, сак кына атлап, үзән буенча тавышсыз-тынсыз гына киттеләр. Бераздан тар гына ермакка кереп, сулга таба борылдылар һәм шуның белән поса-поса шактый бардылар. Мондый уңай юлны хәтта Нуруллин үзе дә көтмәгән иде. Менә инде аларның сул ягында — дугаланып килгән, үзенең билгесезлеге белән аларны кызыксындырган, тәбәнәк кенә калкулык ята һәм ул дүртесенең дә күз карашларын, бөтен игътибарларын үзенә тарта иде.
Егетләр икегә аерылдылар, ермак читенә ятып, тирә-юньне бик ныклап күзәттеләр. Тын. Әкрен генә көзге җил исә, ара-тирә ниндидер чәрелдәвек ялгыз кошлар очып уза, борынга, җир исе, әрем исе килә.
Ахыры, шикләнерлек бер нәрсә дә- күрмәгәч, Нуруллин, ике иптәшен бераз артта калдырып, алта үрмәләп китте. Кайбер уйсу урыннарны ул абаланып та үтте. Бераздан туктап, артына әйләнеп карады. Ике иптәше аның, сизелер-сизелмәслек кенә булып, каты камыллы ызан буенча үрмәләп киләләр иде. Нуруллин калкулык итәгенә таба киткән иптәшен күрергә теләде, ләкин аны таба алмады. «Молодец», — дип ул канәгатьләнеп уйлап куйды.
Менә инде ул калкулыкның арткы ягын бөтенләй күрә алырлык урынга барып ятты, тынып, сулышын тыеп, сакланып кына каранырга кереште. Ләкин калкулык артында беркем дә, бер җан әсәре дә юк иде. Ул> бераз гаҗәпләнеп калды, чөнки ул моны көтмәгән иде.
Аның иптәшләре дә, килеп җитеп, тавыш-тынсыз гына туктадылар. Алар да, Нуруллин шикелле үк, арганнар, тирләгәннәр, мышкылдаганнар, аларның. да терсәкләре, тезләре, түшләре пычранган, ызандагы каты камылларга, карт үләннәргә сыдырылып, битләре тырналып беткән иде.
«Ах, шайтан алгыры, — дип уйлап алды Нуруллин, — шылганнар бит».. Ул уйлап та өлгермәде, аның борнына кайдандыр бик аз гына тәмәке исе бәрелеп киткән шикелле булды. Ул тиз генә һаваны иснәде. Юк. Ялгышты гына булса кирәк. Ләкин бераздан аның колагы кайдадыр ат пошкырганын бик ачык тотып алды.
Ул алгарак узды. Һәм кинәт, курган артындагы дүрт солдатны күреп алып, җиргә сеңде. Аларның икесе, курганга ята төшеп, гамьсез генә тәмәке тарта, өченчесе йөз түбән яткан — йоклый булса кирәк, ә дүртенчесе, шинелен чишеп җибәреп, бик тәмләп кенә кашына иде. Нуруллин бөтен тирә-юньгә күз. йөртеп чыкты, башка бер нәрсә дә күренмәде.
Солдатлар кинәт хәрәкәткә килделәр һәм, текәлеп, алга таба карый башладылар. Кашынучысы тиз генә шинелен төймәләде, ременен буды. Йоклаучыны да уяттылар. Ул, нәрсәдер мыгырданып, күзләрен уа-уа башын күтәрде. Авыл ягында ниндидер хәрәкәт башланды булса кирәк.
«Ах, харап итәләр бит каһәрләр!» — дип Нуруллин солдатларны хәрәкәткә китергән нәрсәне эченнән генә сүгеп алды.
Монда инде бары бер-ике минут белән генә үлчәнә торган вакыт калган иде. һәм шул минутлардан Нуруллин файдаланды да.
Алар курган янына шуышып җиттеләр һәм, пружина шикелле атылып торып, солдатларның өсләренә акырдылар:
— Руки вверх!
Солдатлар, сискәнеп һәм бик гаҗәпләнеп, әйләнеп карадылар. Аларның аяк очларында, винтовкаларын төзәп, йолдызлы өч егет басып тора иде.
Әле генә тәмәке тартып торганнарның берсе кинәт, винтовкасын тотып, урыныннан сикереп торды, һәм шул секундта ук Нуруллинның винтовкасы шартлады. Солдат кычкырып җибәрде, шыпылдап җиргә егылды. Калганнары, куркып, калтыранып, буйсынып кулларын күтәрделәр. Аларның күзләрендә инде куркудан, ялынудан, ялварудан башка бер нәрсә дә юк иде.
Шунда ук аларның коралларын җыен алдылар.
— Атларыгыз кайда? — диде Нуруллин.
— Әнә, — диде солдатларның берсе, башы белән ишарә итеп.
Калкулык итәгендәге чокырга бәйләнеп куелган атлар, ялгыз гына шартлаган винтовка тавышына гаҗәпләнеп, колакларын торгызып, тыңлап торалар иде.
— Башкаларыгыз кайда?
Җавап бирүче булмады. Нуруллин, винтовкасын күтәрәрәк төшеп, кайтарып сорады. Бер-берсенә сүзсез генә карашып торган солдатлар сөйләп бирүне яхшырак санадылар.
Калкулыкта ике кеше калдылар, әсирләрне, атларны авылга алып кайтып киттеләр. Нуруллин үзе, солдатлардан алган мәгълүматны тикшерергә дип, разведкага китте. Биш-алты чакы- рым бер читтә, ниндидер хутор тирәсендә чыннан да дошман атлары күренә иде.
Ул авылга әйләнеп кайтканда, иптәшләре инде аның, ашап-эчеп, ял итеп өлгергәннәр иде. Атыннан ТӨЕШ кәч аны эскадрон командиры, якын итеп, дус итеп, иң башыннан алды.
— Ну, молодец, рәхмәт!—диде ул. — Әйдә, мыек янына киттек. Көтә ул сине.
Кайчакларында полк командирын, якын итеп, үз итеп шулай атыйлар иде. Чөнки бөтен полкта аның мыегы кебек куе, сары һәм килбәтле мыек берәүдә дә юк иде. Кайбер командирлар һәм кызыл армеецлар аның мыегы кебек мыек үстерергә теләп никадәр тырышып карасалар да, булдыра алмадылар. Полкта ул бердәнбер мыек булып калды.
Бригада приказы буенча полк озакламый кузгалырга тиеш, ләкин аның уң фланг белән бәйләнеше әле һаман рәтләнмәгән иде. Бәйләнеш өчен китәргә инде кешеләр хәзерләнгәннәр, алар, атларыннан төшеп, штаб янында көтеп торалар иде. Полк командиры бары Нуруллинның кайтуын гына көтә иде.
Нуруллин аңа күргәннәрен сөйләп бирде.
— Бәлки бәйләнеш өчен мине дә җибәрерсез? — диде ул. — Миңа юлы да, андагы кайбер хәлләр дә таныш.
Полк командиры белән эскадрон командиры бер-берсенә карашып алдылар.
— Ял итмәгән бит син, аргансың? — диде полк командиры, ләкин аның Нуруллинны җибәрәсе килгәне һәм аны ошатканы күренеп тора иде. — Алайса тиз генә ашап ал.
Штаб вестовое аңа шунда ук котелок белән аш һәм бутка китереп бирде.
— Минем атка атланырсың, — диде эскадрон командиры. — Синеке өшәнгән, бераз ял итсен.
Шулай итеп Нуруллин — иптәшләренең барып та җитмәгән, әйләнеп тә кайтмаган юлы белән яңадан чыгып китте.