Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОТЫЛУ


Әле кичә генә бөтен дөнья өстендә сыек кына яңгыр болытлары йөзә, тауларны, урманнарны, кырларны, су буйларын куе томан каплаган, һәммә нәрсә юеш, авыл читендәге ындырларны тутырып торган ашлык кибәннәре, печән скертләре менә шул юешлек белән басылып — җиргә сеңеп утыралар, кайда гына басма, аякка олтырак-олтырак булып балчык иярә — көз бөтен көче белән патшалык итә иде. Ә бүген барысы да алышынды, барысы да үзгәрде: иртәдән үк күк йөзе, болытлардан арчылып, зәп-зәңгәр төс алды, көзге юешлек белән яңадан яшәргән үләннәр, үзләренең яфраклары астындагы су тамчыларын яшерә-яшерә, кояшка карап рәхәтләнделәр, бөтен нәрсә үз төсенә керде, көн үзәге җиткәндә аяк аслары кипшерде, пыяла кебек шома сукмаклар, басу юллары төште.
Бригадир Әхмәт мондый аяз көннәрне күптән көтә иде. Ул бу көннәрдән үзенчә файдаланмакчы булып, тимерчелеккә бер сабан китереп куйды. Кәефе бик яхшы, йөзе шат, аяк басуы бик дәртле иде. Нәҗипкә дә, Нуруллага да карап, үзенең үтенечен белдерде:
— Сезгә бер сабан китердем, — диде тышта туктап торган җигүле атны күрсәтеп. — Шуның төрәненә корыч салып бирегезче, Сафадан артта калам бит, — диде. — Иртәгә басуга тагын бер сабан җибәрер идем, шунсыз Сафаны узып булмый, — дип өстәде.
Нәҗип тә, Нурулла да каршы килмәделәр, шунда ук колхоз правлениесеннән наряд китерттеләр дә сабанны бүген, төштән соң эшләп бирергә булдылар.
Көндезге аштан Нәҗип тә, Нурулла да бик тиз әйләнеп килделәр. Нәҗип килеп керү белән, нәрсәгәдер ашыккан бер кыяфәт белән, күкрәгенә алъяпкычын бәйләп, эшкә тотынды. Элек алачык почмагындагы тимер-томыр өеме янына барып, андагы иске ыңгырчак калайларына, көпчәк шиннәренә, зур-зур ишек күгәннәренә карап торды. Аннары, иелә-иелә шулар арасыннан нәрсәдер табарга тырышып, актарына башлады:
— Мә әле, карап бак, менә бу корыч булмагае, — дип Нуруллага таба бер кисәк тимер алып ыргытты. Почмактагы бөтен әйберләрнең астын- өскә китерде. Күп эзләнә торгач, кулына бер сынык чалгы муенын тоткан хәлдә урыныннан, торды: — Тапмадым, Нурулла, бу да ярамый инде төрәнгә салырга, — дип әлеге сынык чалгы муенын күрсәтте аңа.
— Ярамас шул, — дип нәтиҗә ясады Нурулла чалгы сыныгын, әйләндерә-әйләндерә карап.
Нәҗип билендәге күн алъяпкычын кысыбрак бәйләде һәм яңадан әлеге иске тимер-томырлар өеме янына килеп, эченнән генә көйли-көйли, тагын актарына башлады. Бераздан соң торып, Нуруллага дәште:
— Юк, Нурулла, бер дә ярарлык нәрсә күренми болар арасында, — диде.
Нурулла аның янына килде:
— Ничек тә рәтләп бирәсе иде аңа
сабанын, бригадирлар арасында иң шәбе бит ул Әхмәт, — диде.
— Тоты, — диде Нәҗип Нурулла фикеренә кушылып. — Эш бесабаннан гына калмасын иде шул, шулай булмаганда, бөтен нәрсә синең белән минем аркада булган шикелле күренә ул,— диде тимер кисәкләре өеменнән күзен алмыйча.
Байтак вакыт шулай актарынгач, Нәҗип кулына бер кисәк тимер тотып, Нурулла янына килде:
— Шушыны бәргәләп карыйк әле, бас күрекне!
Үзе әлеге кисәкне зур кыскычка алып, аны шунда ук күмергә тотты һәм бик сөйләшәсе килгән кеше кебек сүз башлап җибәрде:
— Болан иске төрәнгә корыч салып маташасы да юк, яңалары да бар инде аның бездә!
— Булса, колхоз жәлләмәс иде инде аны, Нәҗип, юктыр, — диде Нурулла.
Колхоздагы сабаннар турында әйтмим мин, мин әйтә торган сабаннар колхозда түгел ’ алар. Колхозда булса, Әхмәткә дә җигеп китәргә генә кушарлар иде. Колхозда түгел ул сабаннар. Рәҗе мин кемнең сабаны колхозда, кемнеке колхозда түгел икәнлекне белми дисеңме син,—диде Нәҗип катырак тавыш белән. — Мин колхозга чаклы да тимерче идем, колхоз булгач та тимерче булып эшлим. Мин кемдә, нинди сабан барлыкны кешедән сорап йөрерлек түгел, барысын да беләм, алар барысы да минем кулдан үтәләр. Ә менә колхоз булып эшли башлагач, берничә кешенең сабанын күргәнем юк минем, — диде Нәҗип Нуруллага күтәрелеп карап һәм: — Күрекне ешрак бас әле, — дип әйтеп алды сүз арасында.
Кыскыч белән утка тотылган тимернең кып-кызыл төскә кергәнен күргәч:
— Җитәр, — диде. — Әйдә, бәр, — диде уттагы тимерне сандал өстенә алып салып. Үзе тимерне кыскыч белән яңадан җайлап тотты Һәм кабат әйтте: — Бәр, бәр, әйдә!
Нурулла кулына агач саплы чүкеч алып, кызган тимергә чик-чик итеп суга башлады. Нәҗип тимернең әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндереп, бая башлаган сүзен дәвам итте:
— Ул сабаннарны кая дисең син, алар бит бөтенесе дә исән, әллә син мине белми дип йөрисеңме?
Нәҗип соңгы сүзне аерым бер басым белән, Нурулланың күзенә карап әйтте.
Нурулла исә аңа каршы килмәде. Бер үк вакытта ул аның бу мәсьәләдә бик үк эчкә керүен дә теләмәде:
— Булыр, булыр, бөтен кеше дә бер төрле түгел бит, әллә нинди кешеләр бар, — диде Һәм Нәҗипне бу турыда сөйләшүдән читкәрәк тартырга теләп: — Күмер беткәнне правлениедә беләләрме, монда иртәгәлек тә юк күмер, әйткәнең бармы аларга? — дип сорады.
Нурулланың бу соравына Нәҗип зур игътибар бирмәде:
— Әйттем, әйттем, күмерне иртәгә китерәләр, күмер ул колхоз кулында, аны ансат алып була, — диде, һәм сүзен бик шома гына итеп әлеге сабан мәсьәләсенә ялгады: — Колхоз кулындагы әйберне алу кыен түгел, ә менә колхоз кулында булмаган әйберне, кеше кулындагы әйберне алу читен, — диде. — Менә бит ун ел инде колхоз булып торуга, ә сабаннарын үзләрендә яшереп тотучылар бар әле бездә, әллә син мине белми дип уйлыйсыңмы! Беләм мин, тик ул сабаннарның ияләре белән бозылышасым гына килми минем, мин аларны бүген үк правлениегә күрсәтә алам югыйсә, — диде Нәҗип.
Нурулла җавапсыз калса, ничектер уңайсыз булачак иде. Ул үзенең Нәҗип фикеренә кушылып җитмәгәнлеген аңлатты:
— Барысы да син уйлаганча булмаска да мөмкин бит, Нәҗип, — диде.
Ул колхоз төзелгән елларны сөйләде, элек сабан-тырмаларын сатып, аннары гына колхозга кергән берничә кешегә тукталды:
— Барысы да яшерми торганнардыр, Нәҗип, арада шулай яңлышып сатканнары да бардыр, — диде.
— Сатсалар, кая булсын ул сабаннар. Алар бит барыбер шушы безнең тирә-күрше авылларда булырга тиешләр!
— Бәлки шулайдыр да, — дип куйды Нурулла.
Ул болай әйтүе белән Нәҗипне бөтенләй кыздырып җибәрде һәм Нәҗип үзенең бу мәсьәләдә шактый тирән йөзә алганлыгын кабат аңлатырга мәҗбүр булды:
— Алай түгел шул, замандаш. Әйтәм бит, минем кулымнан үз гомеремдә үзебезнең авыл сабаннары да, күрше авыл сабаннары да үтте һәм үтеп торалар. Ә менә берничә кешенең сабанын колхоз булганнан бирле бер җирдә дә күргәнем юк минем һәм ул сабаннар күрше авылларда да күренмиләр. Мин бит, кайсы авылда, нинди маркалы сабан барлыгын башкалардан сорарлык түгел, — диде үзенә хас бер тавыш белән. — Әйтик, менә без теге түбән очның Сәлмәннәр белән сугыштан кайткан елны, безнең авылдан ун кеше чикерткә сабан алды. Шуңа кадәр бездә чикерткә сабан, теге кәс алдыра торган озын тоткалы сабан бөтенләй юк иде. Менә шул сабаннарның хәзер тугызы гына колхозда. Берсе кая аның?
Нурулла бу сорауны гүяки үзенә бирелгән шикелле тойды. Аның каршында басып тора торган Нәҗип гүяки бу сорауга кискен җавап көтә кебек күренде. Нурулла теленә килгәнне әйтте:
— Кая булсын, колхоздадыр, — диде сузып кына. —| Колхозда булмый, кая булсын ул, — дип куйды сандал өстендә тәмам җәелеп беткән тимергә һаман бәрә-бәрә.
— Тугызы гына колхозда аның, тугызы гына, — диде Нәҗип Нуруллага карап башын селки-селки. — Ишетәсеңме, тугызы гына.
Ул кыскыч белән тоткан тимерне һаман бер теге ягы белән, бер бу ягы белән әйләндерүендә дәвам итте.
Нурулла бераз вакытка дәшмәде, күзен сандалдай алмаган килеш, зур чүкеч белән бер-бер артлы әлеге тимергә сукты. Нәҗипнең: «Ә берсе кая аның?» дип әйтүе Нурулланы тирән уйга калдырды. Ул нәрсә дип әйтергә дә аптырады. Аз гына күкрәге кыскан кебек булды, маңгаена җиңел генә тир чыкты һәм Нәҗипкә күтәрелеп карамыйча гына:
— Барысын! да ничек белеп бетерәсең, я төрәннәрен икенче сабанга алып куеп бозганнардыр, я бөтенләй сүтеп, таратып ташлаганнардыр, чикерткә сабан элек-электән үк мактаулы түгел бит ул, бер атка җиксәң авыр була, ике атка җиксәң җиңел була, диләр иде бит аны — диде Нурулла бераздан соң.
Нәҗипкә бу охшамады, ул үзенең дөрес фикердә икәнлеген аңлатып:
— Бозсам, мин бозам сабанны, таратсам да мин таратам. Әгәр дә ике сабанның бу яки теге частьләрен бергә кушып, бер сабан итәм икән, ул сабанның нинди сабаннардан җыелганлыгын бик яхшы беләм мин. Әйтәм бит, сиңа, минем кулга кереп чыкмаган бер сабан да юк дип! Ә син, я бозганнардыр, я таратып ташлаганнардыр дисең, таратылмаган да, бозылмаган да ул мин әйтә торган сабанның унынчысы!
Нәҗипнең болай әйтүеннән Нурулла берничә төрле нәтиҗә ясады: «Бу моның белән, яки унынчы сабанның кемдә икәнлеген миннән әйттерергә тели, яки турыдан туры минем үземә төртә...»
Ул сандал өстендә көлчә кебек юкарып беткән тимергә һаман киерелеп- киерелеп суга иде. Нәҗип кинәт аны туктатты:
— Җитәр, моннан барыбер бер нәрсә дә чыкмый, балта да, чөшле дә, энә дә, — берсе дә чыкмый моннан, — дип әлеге кызган тимерне ләгәндәге суга алып ташлады.
Моңа Нурулла да каршы килмәде. Чөнки ул, Нәҗипкә бу тимерне утка тотып таптатуның арада сүз башлап җибәрү өчен генә кирәк булганлыгын аңлап өлгергән иде инде.
Тимерчелектә сыек кына су пары күтәрелде. Нәҗип Нуруллага тагын нәрсәдер әйтергә теләде:
— Менә шулай, аның унынчысы колхозда түгел. Колхозда булса, Әхмәт аны хәзер үк җигеп китәр иде. Ул да үз эшендә булыр иде, без дә үз эшебездә булыр идек. Колхоз кулында булса, ансат алыр идек, ә колхоз кулында булмаган нәрсәне алуы бик кыен аны.
— Шулай ук бирүе дә җиңел түгел, — дип ычкындырды Нурулла үзе дә сизмәстән.
Нәҗип аннан тагын да күбрәк нәрсә ишетергә теләде һәм үзенең дә Нурулла шикелле үк уйлаганын белдерде:
— Баштагы елларда шулай иде. Ансын дөрес әйтәсең. Хәзер бит ун ел гомер үтте инде', ’хәзер бит беребез дә колхозсыз тора алмыйбыз.
— Мин бит сиңа баштагы еллардан
20 Гариф Галеев
әйтмим, башта колхозга бирмәгән әйберне, хәзер, ун ел гомер үткәч, китереп бирүе бик авырдыр, гарьләндерә юргандыр дим мин сиңа.
Нәҗип аңламаганга салышты:
— Нәрсәсе гарьлек аның, төшенмим мин сине.
— Төшенмәсәң, төшең, менә болан — дип җавап кайтарырга кереште Нурулла. — Әйтик, менә син колхозга кергәндә сабаныңны яшереп, аны колхозга бирмичә кердең ди. Моны берәү дә белми калды ди. Баштагы елларда шулай булырга җае да бар иде бит аның. Ярын, бу шулай калды ди. Шуннан соң инде берничә ел үткәч, син сабаныңны колхозга бирергә булдың ди. Син аны ни йөзең белән китерә аласың инде. Аның кеше арасында гарьлеге дә тора, тирә-күрше күзенә күренергә оят бит, өстәвенә синең шикелле, яки менә минем шикелле колхозда күренекле кеше дә булсаң, уйлап кара, син шунда, мин моңа кадәр сабанымны колхоздан яшереп тоттым дип ничек әйтә алырсың, — диде Нурулла бик ачынып. — Ә бәлкем син әйтә торган чикерткә сабанның да иясе шулай йөри торгандыр, бәлкем аның иик бирәсе килә торгандыр сабанын колхозга, мәгәр ояла торгандыр, башкалардан уңайсызлана тор'гандыр...
Нәҗип аны яклады:
— Анысы шулай инде, замандаш. Алай булса да бирәм дигән кеше бирә инде аны. һәммә нәрсәнең җае бар бит.
— Ә җае булмаса? — диде Нурулла бик мөһим бер сорауга җавап көтеп торучы кеше кыяфәте белән. Нәҗипнең нәрсә әйтергә дә белми торганын күргәч, бу сорауга үзе үк җавап бирде: — Җае булмагач, сабанын нишләтсен ул кеше, тора да, тора инде ул. Бер ел тора, ике ел тора, өч ел тора, ун ел да тора ул. Ә торган саен аны китереп бирү авырлаша бара,— диде.
— Аны, сабанны дим, мин теге вакытта яшереп алып калганмын икән, гомер буе саклап йөри алмыйм инде. Колхозга китереп бирергә ничек тә җаен табарга тырышам мин аның, — диде Нәҗип үзенә үзе бик нык таянган кеше шикелле.
Алар шулай сөйләнгәндә көн караңгылана башлаган иде инде. Икесе дә кайтырга хәзерләнделәр. Тимерчелектәге вак-төяк тимерләрне җыештырдылар, таркау ята торган кайбер әйберләрне рәткә салдылар. Чыгып китәбез дигәндә генә бригадир Әхмәт килеп керде. Нәҗип аның сүз башлавың да көтмәде:
— Булмады бит, малай, төрәнгә салырга яраклы корыч таба алмадык. Кулыңда булган сабан белән генә сөрергә туры килә инде сиңа.
Нурулла, ниндидер исәп төшкән кеше шикелле, бер ноктага карап торды да, бик ышанычлы итеп Әхмәткә әйтте:
—• Алай да иртә белән кагылырсың әле, — диде.
Алачыктан чыгу белән тар бер тыкырыкка кереп, өйләренә таба киттеләр. Икесе дә арт урамда, бер-беренә өч-дүрт йорт аркылы гына торганлыктан, бергә кайттылар. Сүз юлда да сабан турында булды. Бригадир Әхмәт белән бригадир Сафа арасында туңга сөрүдә ярыш барганлыкны һәм шул уңай белән Әхмәткә эшне тиз төгәлләү өчен тагын бер сабан кирәклекне икесе дә яхшы аңлыйлар һәм икесе дә үзләренең күршеләре Әхмәтнең алдан чыгуын телиләр иде. Көндезге аштан соң, кичкә чаклы сабан төрәненә салырлык корыч эзләделәр. Ләкин башка вакытта бер дә корычка аптырамаган Нәҗип бүген нишләптер кул кисәге кадәр дә корыч тапмады. Гомер буена тимер сабанны теләсә ничек көйли алган Нәҗип бүген бер сабанны да рәтләп көйли алмый йөдәде.
Моннан дүрт-биш ай элек аның ярдәмчесе булып эшли башлаган Нурулла бу хәлне аңлый алмыйча аптырады, бер үк вакытта күңеленнән аны якын итте, аннан ниндидер искәрмәс бер ярдәм көтте, һәм йорт турына җиткәч, бик табигый рәвештә генә әйтә куйды:
— Әйдә безгә, Нәҗип, минем Биби бәлеш тә салгандыр, бер иркенләп сөйләшеп утырырбыз, — диде.
Икәүләп йортка кереп киттеләр.
Нурулланың йеренче стаканнан ук теле ачылды:
— Синең нәрсә әйтергә теләгәнеңне бик яхшы төшенәм мин, Нәҗип. Син алачыкта миңа төртеп сөйләдек» тел төбеңнең кемгә барганын беренче сүзеңнән үк аңладым мин синең. Миндә ул унынчы сабан! — диде кискен генә итеп Нурулла.
Ләкин бу Нәҗип өчен яңалык түгел иде.
Нурулла кыскача гына итеп сабанны колхоздан ничек яшереп калуын сөйләде, һәм үзенең бу эшенә үкенеп йөргәнлеген әйтте һәм шул сабанның кырык ел гомер иткән карчыгы белән үзе арасына кара шәүлә булып керә башлаганын сөйләде:
— Үзе кар базында, ә тавышы өйдә аның — диде бик авыр сулап, — бер нәрсә булса, Биби дә шул сабанны китереп кыстыра. Сип рәтле кеше булсаң, сабаныңны биреп керер идең колхозга, ди, базда сакламас идең сип аны, ди. Бер гаебең булса, гаҗәп икән ул, Нәҗип, әле үткән атнаны районга киткәндә Биби бер шәл алырга кушып җибәргән иде. Шәлнең күңелгә ятышлысы булмады, өйгә буш кул белән кайтып кердем. Биби тагын, син карун булмасаң, кар базында сабан тотмас идең, дип шул сабаннан башлады тавышны. Ышанмасаң, әнә үзеннән сора, — диде Нурулла башын Бибигә таба борып.
Аның сере ташып түгелү дәрәҗәсенә җиткән иде инде. Шунлыктан ул Нәҗипкә караганда үзе күбрәк сөйләде:
— Мин боларны сиңа кызык өчен сөйләп утырмыйм, җаным ачытканга, үзәгемә үткәнгә сөйлим мин сиңа, ун ел буе шул сабанны базда саклап кара әле син, ул бит җиңел түгел. Күрәсем килми минем аны хәзер, күрәсем килми! Хәсрәт булды ул миңа, хәсрәт! Хәсрәт дигәннән, хәсрәт ул ике төрле була. Без сабый чакта шулай бер абыебыз үлгән безнең. Әни моның өчен бик елаган. Еламыймы соң, бала кайгысы бик зур кайгы бит ул. Күрше хатынының да кайгысы бар икән, ул ирен сөйми икән, эченнән генә икенче берәүне сөеп йөри икән. Менә шул күрше хатыны безнең әни янына керә дә икән, синең кайгың да бик зур, Фәхрия, мәгәр син кайгыңны башкаларга сөйләп аз гына булса да таратасың, күңелеңне бушатасың. Ә менә мин берәүгә дә сөйли алмыйм. Минеке үземнән бүтәннәргә сөйли торган кайгы түгел, сөйләргә гарьләнәм мин, Фәхрия, ди икән. Мин дә бу сабан белән шулай булдым, — диде Нурулла авыр гына сулап. — Ун ел буе колхоздан сабан яшереп тотуны ничек сөйли аласың, кая ул сөйләү, мин аны үземнән дә яшерергә тырыша идем. Ә ул, каһәр суккан, юри хәтергә килә иде. Ул сабан, сабан гына булмады, әллә нәрсә булды ул минем каршымда.
Нурулла йомшап җиткән иде инде. Аның күзе яшьләнде, ничектер борны да җебеп киткәндәй.булды, ул:
— Уффф!—дип сулу алды да, шунда ук бик тиз көлемсерәп, алдындагы стаканны күтәрде: — Син, Нәҗип, гаеп итмә, елыйсым килә минем, .елыйсым, син мине зур кайгыдан коткардың бүген, — диде. Аннан соң: — Әйдә, күтәр, — дип куйды.
Стакан артыннан тозлаган кәбестәгә үрелә-үрелә: — Мин бик белеп йөрдем аны, замандаш,  җае килеп чыкмады. Ә бүген Әхмәткә сабан кирәк булгач, шул турыда сүз ачарга миңа да уңай булды. Туп-туры бәреп әйтсәм, күтәрә алмассың дидем, шуның өчен читләбрәк кузгаттым, — диде Нәҗип, Нурулланы бик якын итеп.
Шулай бик озак серләшеп утыргач. Нәҗип китәргә булды һәм:
— Ярый, замандаш, миңа кайтырга вакыт. Иртәгә мин таң алдыннан кагылырмын, халык торгалаганча тимерчелеккә илтеп куярбыз синең ул сабаныңны, — диде.
— Юкны сөйләмә син, Нәҗип, бу- генге эшне иртәгә калдыраммы соң, — дип өстенә киенә башлады Нурулла. Арага Биби керде. Ләкин Нурулла аны да тыңламады, Бибинең:
— Бүгенгә торсын инде, ун ел торганны бер бүген генә белмәсләр әле. Кызган башың белән кар базына төшеп бәрелеп-нитеп имгәнүңнән куркам, — дисә дә Нурулла, үзенә Нәҗипне ияртеп, йортка чыкты һәм туп-туры кар базына таба юнәлде. Базның алдына килеп җиткәч:
— Бибине әйтәм, белеп сөйләми ул, шулай ук син дә ялгышасың. Әгәр дә Биби белән сине тыңласаң, ул сабанны тагы бер көн тотарга кирәк. Бусы булмый миннән, Нәҗип, инде җитәрлек түздем, әйтәм бит. ун ел буе түздем, ә менә бер төнгә калгач түзә алмыйм, — диде Нурулла һәм базны ачып баскычка баса-баса төшеп китте.
Нәҗип өстә калды.
Нурулла озак көттермәде. Базга төшкәч тә әллә нинди бер гайрәт белән иң элек сабанның алгы көпчәкләрен, аннан корпусын алып өскә ыргытты.
Тимер тавышын ишеткәч Нәҗип аның хәтеренә төшереп калды:
— Син, замандаш, ипләбрәк кылан, ватылмасын, колхозныкы бит ул хәзер’
— Дөрес, Нәҗип, дөрес, мин сөенечемнән онытып җибәрә язганмын, ватылмасын шул, миннән исән китсен, — диде Нурулла һәм баздан сикереп чыкты да бик җиңел хәрәкәт белән сабанның корпусын көпчәкле алгы өлешенә эләктерде. Шул арада өйдән чыгып, үзләрен карап торучы Бибигә дәште:
— Син, карчык, өнгә кер, бар, бар, өйгә кер син, без үзебез... .
Шунда ук Нәҗипкә әйтте:
— Ач капканы, — диде бик куанып һәм аз гына каушап.
Икәүләп капканы чыктылар. Нурулла сабанның ал ягыннан — валик агачлары эләктерелә торган тимереннән тоткан килеш сөйрәп бара, Нәҗип исә җиргә капмасын өчен чатлы агачка куйган корпусны тотып бара иде.
Ун-унбиш адым киткәч тә алгы көпчәктәге чылбыр аз гына шалтырап алды. Бу тавыш Нурулланы каушатып җибәрде:
— Шалтырый башлады бит бу каһәр суккыры, — диде ярым ачуланып, — күрмәсәләр генә ярар иде, Нәҗип.
һәм ул Нәҗипнең җавабында көтмәде, кинәт туктады да, чылбырны ычкындырып, көпчәкне җилкәсенә алды:
— Куркам, Нәҗип, валлаһи, куркам, кеше күреп-нитеп әдәм мәсхәрәсе булырбыз дип куркам. Болай тартын алып барсак, тавышы ишетелә, күтәреп кенә барыйк моны, Нәҗип! Син зинһар корпусын күтәр. Менә минем шикелле җилкәңә генә ал.
— Авыр булыр бит ул җилкәгә, — диде аптырабрак калган Нәҗип.
— Син инде, Нәҗип, тыңлый күр, мин аны җилкәм белән генә түгел, йөрәгем белән дә ун ел күтәрдем. Ә син ярты сәгать күтәрергә дә авыр булыр бит ул дип торасың. Мине кызган» син, Нәҗип, мине!
Нәҗип көлеп җибәрде һәм каршы килә алмады, сабанны җилкәсенә салды:
— Киттек алайса!
— Әкрен, — диде Нурулла еш-еш сулап.
Яңадан кузгалдылар.
Тимерчелеккә барып кергәндә Нурулла тәмам хәлсезләнгән иде инде. Сабанны алачыкның эченә урнаштыру белән бик иркен итеп, бөтен һаваны алып сулап куйды:
— Уффф, моннан да котылыр көн бар икән, сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтим икән, Нәҗип. Син котылдырдың бит мине бу хәсрәттән. Инде серне ахырына кадәр сакла, кешегә чыгара күрмә, берәү дә белмәсен ыштубы. Иртәгә җайлап кына Әхмәткә биреп җибәрсәк, шуннан соң үзеннән үзе колхозныкы булып китә инде, — диде бик тирән бер рәхәтлек белән.
— Юкка борчылма, сине кеше алдында оятлы итүдән ни файда миңа. Андый гына серләрне сакламаска җүләр түгеллә мин. Ир кешенең йөрәгендә бу гына түгел, йөгәнле атлар саклана, юкка борчылма син, замандаш, — диде Нәҗип тагын кабатлап.
Икесе дә бик тиз тимерчелектән чыгып, өйләренә киттеләр.
Бу төн Нурулла өчен бу вакытка кадәр булмаган бер тынычлык белән килде. Аның өстеннән авыр йөк төшкән кебек иде. Ул күңеленең бушану шатлыгыннан бик озак уйланып ятты. Ләкин кинәт нәрсәнедер хәтерләгән кеше кебек үзенә үзе дәште: — «Ах шайтан алгыры, онытканмын бит» диде. «Син, кара әле», дип Бибине уятты. Аңа сабанның көпчәк тимерендә тамга барлыгын әйтте.
— Бер карау белән минеке икәнен белерләр, бөтен колхоз шаулар, ун ел буе базында сабан саклаган, ә үзе ел саен бүләкләнеп килә, менә ничек икән ул, диерләр, — диде.
Озак кына уйлашып ятканнан соң, фикергә килделәр.
Иртәгесен Нурулла бик иртә Нәҗипкә барып, аны тимерчелеккә үзе белән алып китте, һәм алар Әхмәт килеп кергәнче икәүләп яңа игәү белән әлеге сабанның көпчәк тимерендәге тамганы игәүләделәр.
Моннан унбиш-егерме ел элек салынган тамга тиз генә бетәрлек түгел
иде. Шунлыктан тамга игәлеп беткәннән соң да Нурулла ышанып җитмәде, сабанны ишек янына, яктыга китереп, аның тамгасын карый-карый Нәҗипкә әйтте:
— Бетеп җитте микән дим, минеке икәнлегенең эзе дә калмасын ыштубы! — диде.
Бу соңгы сүзне әйткәндә аның йөзе ниндидер бер зур эшне төгәлләгән кешенеке кебек тыныч һәм шат иде.
Күп тә үтмәде, тимерчелеккә Әхмәт килеп сабанны үзе белән алып китте. Нәҗип моны гаҗәп шома һәм оста башкарды:
— Белсәң белгәнеңне белдермә, белмәсәң сорама, бер болганмый су да тонмый дигәндәй, болай гына була инде ул, юлыңда бул, — диде Нуруллага ишеттермичә генә, аның тимерчелек эчендә маташу вакытында файдаланып. Әхмәт:
— Миннән чыкмас, — диде елмаеп. Сабан салынган ящик арбага сикереп менеп утырды да, атын кузгатты.
Нәҗип тимерчелеккә кереп:
— Бас күрекны, Нурулла, котылдык, — диде.
Икәүләп яңадан эшкә тотындылар.