Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘКИЯТЛӘР ҺӘМ РИВАЯТЬЛӘР


Татарстан Тел һәм Әдәбият гыйльми-тик-шеренү институты моннан берничә ай элек Бондюг, Әгерҗе һәм Красный Бор районнарына фольклор материаллары җыю өчен махсус бер экспедиция чыгарган иде. Бу экспедициядә катнашучы X. Ярми, Ш. Маннур һәм Г. Разин иптәшләр Бондюг шәһәрендә һәм уннан артык колхозларда булып, күп кенә бәетләр, җырлар, җитмешкә якын риваять һәм әкиятләр язып алып кайттылар. Болар арасында Шомбай, Таз һәм башка шундый популяр халык әкиятләренең берничә яңа вариантлары, моңа кадәр язып алынмаган башка кайбер әкият сюжетлары бар. Буденный, Молотов, Крупская, Гассар һәм Азин турында, сөйләк, шулай ук Балтач авылының тарихына бәйләнешле кызык кына бер риваять язып алынды. Хәзер институтның сотрудниклары бу материларны өйрәнә башладылар.
«Совет әдәбияты»ның бу номерында басыла торган кайбер әкият һәм риваятьләр турында берничә сүз.
Азии һәм Буденный турындагы сөйләкләрне сөйләүче Туйгузин һәм Исрафилов иптәшләр империалистик сугышта, аннан соң гражданнар сугышында баштан ахырынача диярлек үзләре катнашып, бик күп вакыйгаларны башларыннан кичергәннәр. Мондый иптәшләр сугышта күргәннәрен, кызыл армеецләрнең нинди батырлыклар күрсәтүләрен, Будённый һәм Чапай кебек легендар халык геройлары белән очрашуларын, алар турында ишеткәннәрен зур дәрт белән һәм яратып тыңларлык итеп җай килгән саен сөйлиләр. Моның шикелле - истәлекләрнең кайберләре, инде, алардан башкаларга күчеп, телдән-телгә сөйләнеп йөри башлаган. Ихтимал aлap, халыкның үз героик тарихына, үзенең Кызыл Армиясенә һәм геройларына күңелендә саклана торган сүнмәс мәхәббәте белән сугарылып, халыкның иҗат көче белән тагын да тулыланып һәм бөтәеп, тора-бара чын мәгънәсе белән яңа фольклор әсәре булып җитешерләр.
Халык телендә Ленин һәм Сталин турында, шулай ук революциянең башка көрәшчеләре һәм героик вакыйгалары турында күп кенә истәлекләр, риваятьләр сөйләнеп йөри, Аларны мөмкин кадәр тизрәк язып ала барырга, югалып әрәм булуларына юл куймаска иде.
«Безнең авыл» дигән риваять, Балтач авылы тарихының кайбер якларын, Балтач халкының юньле тормыш өчен йөз елЛар буенча өзлексез көрәшә килүен шактый эзлекле итеп сөйләп бирә. Балтач авылы, ул тирәдәге башка кайбер авыллар белән бергә, татар алпавыты Тәфкилевләр кулында крепостной авыл булган. Шунлыктан, аның халкы хәтта башка авыллар белән чагыштырганда да, күп өлеш кысынкырак, авыррак шартларда яшәгән. Бу авыл кешеләренең күбесенең революциягә хәтле бөтенләй җирләре булмаган.
Бөек Октябрь революциясе булу белән, Балтач авылы караңгыдан кояш нурына чыккан үсемлектәй берьюлы яшәреп, тармакланып үсеп киткән. Мондагы үсеш һәм үзгәрешкә сокланмаслык түгел. Балтач авылының колхозы хәзер районда иң алдынгылар дан санала. Бу авылда туып үскән, беренче белемен шушы авыл*да алган * кешеләрдән хәзер сиксәннән, артык совет интеллигенты — төрле белгечләр һәм совет, партия эшчеләре СССРның төрле почмакларында социалистик төзелешнең төрле тармагында җаваплы эшләр башкаралар. Болар арасында 34 педагог, 5 агроном, 3 инженер, 5 фельдшер, 5 командир һәм политрук, полк комиссары, тимер юл станциясе начальнигы, художник, шофер, ике очучы бар. Бу очучының да берсе хатын-кыздан булуы (Балтина Мәрфуга иптәш) аеруча куанычлы бер факт. 162 хуҗалыклы колхоздан шул чаклы интеллигент!
Элеккенең авырлыгы белән, хәзерге тормышларының иркенлеген һәм күңеллелеген Балтач колхозчылары үзләре дә күп вакытны чагыштырып сөйлиләр. Кайсы гына булса да сүзен: «Безне совет власте кеше итте», дип тәмамлый.
Бу риваять, әйтүләренә караганда, буыннан-буынга шулай сөйләнеп килә икән. Аның баш өлешендә реаль вакыйгаләрнең миф белән аралашуы да (Зөһрә йолдызының һавадан кычкыруы) шул борынгыдан ук ияреп килгән булса кирәк. Мамайның риваятьтә Казан ханының улы булып әверелүе исә безнең бабайларның тарихны белүләре шундыерак кына булудан килеп чыккандыр.
«Кара таяк» дигән әкият турында да берничә сүз әйтеп китү кирәк булыр.
Шундый ук сюжетлы башка әкиятләр эзеннән барганда бу әкияттә дә тора-бара таз патша кызына өйләнгәннән соң, патша аны үз урынына патша итеп калдырыр, таз... «авылыннан ата-анасын чакыртып алып, рәхәт кенә гомер» итеп калыр иде. Бу әкияттә исә таз патшаны үзе куып төшерә, аңың кызын аерып җибәрә. Шушы турыда, сүз чыккач, бу әкиятне, сөйләүче иптәш: «Ул1 шулай булырга тиеш бит!» дип җавап бирде. Бик кыска һәм аңлаешлы! җавап!
Патшаларның тәхтен җимереп ташлап, үз кулы белән социалистик тормыш төзүче колхозчы крестьянның әкияттәге патшаның да борынгыча тыныч кына «тәхеткә утырып» калуына эчтән риза булмавы, шунлыктан әкиятне тормышта булганча итеп, «төзәтеп» сөйләве бер дә гаҗәп түгел. Шунлыктан булса кирәк, бу әкияттәге таз үзенең элекке исемдәш һәм кордашлары юлыннан бармыйча, әкиятнең ахырын яңа юлта борып җибәрә. «Кара таяк»ның тазы болан да бик булдыклы, малга, данга исе китмәүче бер егет. Аның кара таягы гына исән булсын. Кара таяк — көч һәм тапкырлык символы — үзендә булганда, аңа патшаларын чүп тә түгел.
Болан итеп үзгәртүләр, яңалыклар өстәп җибәрүләр кайбер башка әкиятләрдә дә очраштырганын. Бу өстәү һәм «сипләүләр»нең кайберләре хәзергә әле бик уңышлы да булып чыкмый, аның кытыршырак урыннары да кала. Шулай да моны, безнеңчә совет чынбарлыгының хаЛык иҗатына кертә торган бик табигый бер төзәтмәсе дип карарга кирәк.
Монда басыла торган башка әкиятләр дә («Песәй әкияте», «Зирәк килен», «Батыр тегүче» һ. б.) халыкның акыл байлыгын, бай фантазиясен, кирәк урында бик оста итек, көлә белүен матур гәүдәләндерәләр. 
1918 елның сентябрь азагында без Алабугада алынып, Азин отряде торган бер авылга барып төштек. Ул чагында Азин отряде Әгерҗе янындагы бер удмурт авылында туктаган иде.
Барып кердек авылга. Азин үзе чыгып безне урамга тезеп куйды бик әйбәт кенә. Зур гәүдәле, олы сакаллы, илле яшьләр чамалы бер кеше икән. Тезеп куйды да әйтте бу:
— Ну, ребята, — диде,— может сезнең арада, сугышасы килми торган кешеләр бардыр? — диде. — Андый кешеләрне без алмыйбыз, — диде, — андый кешеләр Кызыл Армиягә кирәкми, — диде. — Куркак кешеләр, ике адым алга, шагом марш! — дип команда бирде.
Без акларга каршы сугышырга дип килгән кеше бит инде. Шулай итеп шул, нихәтле гаскәр арасыннан сугышасы килмәгән бер кеше дә чыкмады. Шуннан ары Азин әйтте:
— Сез, ребята, герой икәнсез, — диде, — мин әллә каян күреп торам, — диде. — Мин сезне үземнең отрядка, геройски отрядка, алам, — диде.
Шуннан соң, безнең полкны Азин командасы дип йөртә башладылар.
Без Азин белән бик күп җирләрне сугышып үттек. Аннары Ижевский яныннан куып алып киттек тә, аның шуннан соң рәте чуалды.
Азин атакага керер алдыннан безнең янга килер иде дә, татарча: «АлгаГ Алга, иптәшләр!» дип кычкырыр иде. Бер алама гына аты бар иде аның. Шул аламасына атланыр иде дә, кечкенә генә кавалерия отряде белән «Одна голова — не беда!» дип, иң элек сугышка үзе кереп китәр иде. Теләсә нинди каты бәрелеш эченә кереп югалыр иде дә, .әллә ничек кенә исән чыгар иде шунда.
Командиры шундый булгач, безнең полк та геройски булды. Шулай сугыша торгач, Ижевский заводын, Воткинскийны алдык. Богородское дигән бер авылга бер көн эчендә унбер тапкыр атакага бардык. Ахырында; уникенче тапкырында, авылны алдык. Ну үзләрен дә кырдык инде шунда. Штык сугышында җитмеш биш кешеләрен әйләндереп салдык.
Аннары шул яктагы Белая гора дигән бер авыл янында без орудиеләр белән күперне генә чыккан идек, безне аклар чолгап алдылар. Алда аклар, артта да аклар, юл киселгән. Шунда без эштән чыкканчы сугыштык. Инде түзәрлек әмәл калмады, инде чәнчеп бетерәләр, дип торганда, әлеге теге алама атына атланып безнең янга, әллә каян гына Азин бәреп керде. Килеп, керүе булды, безгә сызгыртып җибәрде, үзе артыннан урманга таба бәреп чыгарга күрсәтте. Ике минут та үтмәгәндер, бу акларның бер ягын җимереп. Азии артыннан киттек. Орудиеләрне дә алып чыктык, үзебез дә котылдык.
Азии командасыннан акларга пленгә төшү гадәте юк иде. Ялгышлык белән аклар кулына эләккән иптәшләр качып чыга торганнар иде. Кызыл армеецлар Азинны батырлыгы өчен бик яраттылар.
Бандюг районы, Турай авылы гражданы Исрафилон Нурыйдан язып алынды.
Врангель фронтында булды бу хәл. 1920 елның сентябрь азагы иде микән, без Алешка дигән местечко тирәсендә аклар белән бик яман сугышып алдык. Бер заман аклар бер дә көтмәгәндә безнең уң канаттан бәреп керделәр. Безнең заградительный команда бик кечкенә булганга, бездә каршы торырлык көч юк иде. Ул арада борылып карасак, безнең өскә акларның кавалериясе атакага килә. Инде нишләргә? Безнең эшләр бик начарланды инде. Алар куып җитүгә берәүгә дә исән калу юк, барыбызны да турап ташлыйсылар.
Аклар кавалериясе таптап уза икән инде дип торганда, әллә каян гына Буденный килеп чыкты. Үзе алдан чаба, артыннан өермәдәй гаскәре килә. Үзе чаба, үзе безгә кычкыра:
— Чигенмәгез! Чигенмәгез, — ди.
Буденный безнең яннан выжылдап кына узып китте дә бөтен гаскәре белән «Ура» кычкырып акларга ташланды. Без үз урыныбызда туктап ата башладык.
Бераздан Буденный акларны җиңеп кире кайтты. Акларның бик күбесен пленгә алганнар. Буденный гаскәренең дә күбесе яраланган, канга баткан иде..
Шуннан соң без Будённыйны бик еш очрата башладык. Кайда безгә авыр килә, кайда сугышның иң хәтәр җире, Буденный шунда була торган иде. Врангель таскәрен җиңеп бетергәнче Буденный безнең белән бергә сугышты.
Гондюг районы Турай авылы гражданы, Сиваш ди визмясенең элекке сугышчысы Туйгузин Муллидан язын алынды.

БЕЗНЕҢ АВЫЛ
Казанда элек Мөхәммәтхан дигән кеше патшалык иткән. Мәскәүдә Романовлар булган. Романовлар Казанга сугыш белән килгән, Казанны алмакчы булган. Шуннан, аларның араларында сугыш киткән. Шул сугышта Мөхәммәтхан патша үтерелгән. Үтерелгәннән соң, аның Мамай дигән малае калган. Малае дәхи дә шул сугышта үтерелгән. Мамай ханның хатыны калган — Сөембикә. Сөембикә белән сугышкан вакытта: «Казанның уң ягын безгә бир, сул ягы белән үзең кал» дип сорыйлар икән. Зөһрә йолдыз (ай кызы) һавадан кычкырган: «Казанның уң ягын да бирмиләр, сул ягын да бирмиләр» дигән.
Романовлар Казанны сугышып алганнар Сөембикәдән. Казанга үзләре хуҗа булганнар. Шуннан соң, андагы халыклар тарала башлаган. Без әнә шуннан'таралган халыклар инде.
Безнең бабайлар шушы авылга килеп дөнья көтмәкче булганнар. Монда алар килгәндә авыл булмаган. Безнең бабайлар урманга кереп утырганнар. Шуннан соң, ашлык чәчә башлаганнар. Җир сукаларга тимер сука да булмаган. Алар агач сука белән сукалап, азапланып йөргәннәр. Шул вакытта алар, Казанга илтеп, җир коласы түли торган булганнар. Алар түләгәннәр болын җиргә биш тиен, чәчә торган җирнең дисәтинәсенә сиксән тиен. Ул вакытта машина булмаган, бернәрсә дә булмаган, ат та сирәгрәк кенә булган. Алар коланы пичтәр киеп, җәяү илтеп түли торган булганнар. Болай илтеп йөрү бик авыр булган.
Бер сатучы чыккан Казаннан. Боларга әйткән:
— Мин барыбер килеп йөримен сезгә, дигән. Сез колагызны миңа гына җыеп бирегез дә, үзем илтеп түләем, — дигән.
Болар акчаны җыеп сатучыга биргәннәр. «Шул хәтле халкым бар, ди икән сатучы, шул хәтле җирем бар», ди икән. Коланы үз исеменнән барып түли икән.
Берникадәр вакыт үткәннең соңында бу сатучы әйткән:
74 Әкиятләр һәм риваятьләр.
Атыма кашошни салып бирегез,- — дигән. Ул вакытта авылда халык аз булган, бик надан булганнар. Моңар ышанганнар. Кашошни салып биргәннәр. Бу әйткән:
— Минем атыма печән дә чабып бирегез инде, — дигән. Атына печән дә чабып биргәннәр. Аннан болай,
— Ашлык чәчеп бирегез, — дигән. Ашлык та чәчеп биргәннәр. Бу әйткән:
— Йорт та салып бирегез инде, — дигән.
Авыл халкы исәпкә калганнар, йорт салып бирегез, дигәч.
— «Бу кеше безне алдарга йөри», — дип, сизенеп алганнар. Сизенеп алганнар да, бу кешене үтереп ташламакчы булганнар. «Таш белән капка тутырыйк та, суга батырыйк», — дип киңәш иткәннәр.
Аның фатиры Зәйнулла исемле кешедә булган. Зәйнулла әйткән,
— Мин моны әйтермен, — дигән.
Әйтәмен, дигәч, үтермәс булганнар. Бу кешегә Зәйнулла сиздергән. Сиздергәннең соңында, бу кеше чыгып киткән Минзәләгә. Минзәләдә бу Тәфтилев дигән Үфә татарына туры килгән. Безнең Балтачны, кешеләре-ниләре белән, бу кеше Тәфтилевкә саткан.
Без шуннан соң баяр кулы астында крепостной булып калганбыз. Тәфтилев безнең өстән баяр булып килеп утырган. Алпавыт булып килеп утырганның соңында, ул» безнең халыкны бушлай эшләтә башлаган. Кеше өч көн үзенә эшләгән, өч көн баярга бушлай эшләгән. Баяр безгә ревизнәй душка дүрт дисәтинә җир биргән. Аннан болай табатын, баяр эшләгән вакытта урок биреп эшләткән, шуны тутырткан. Аның соңында, эшли алганнарны, каршырак торганнарны, розгы белән суктырган. Аның Гани перкәшшек исемле бер перкәшшеге булган, Зәйнулла дигән бер шалашчысы булган. Зәйнулла кешеләрне эшкә куа торган булган, эшкә бармаган- нарны, каршы торганнарны, розгы белән суга торган булган. Шуңа күрә аны «шалашчы» дип йөрткәннәр.
Зәйнулла безнең абзыйга да эшкә әйтә икән. Безнең Җәлалетдин абзый байга эшләмәгән:
- Ачка үлсәм үләрмен, баярга эшләмәм! — дигән. Зәйнулла эшкә барырга кушкач, безнең абзый әйтә икән:
— Килмә минем турыма, минем янымнан үтмә, читтән кит, мин баярга эшләчәк түгел! — ди икән.
Шуннан соң, безнең абзыйга кыз- алыр вакыт җиткән. Абзый Гани перкәшшектән кыз сорый икән. Ул вакытта Гани перкәшшектән башка кыз бирмәгәннәр. Кияүгә бирәсе кыз белән первай беренче кичне Гани перкәшшек үзе куна торган булган, аннан болай гына җегеткә биргән. Безнен абзый кыз сорагач, Гани перкәшшек:
— Син баярга эшләмисең, кыз бирмәем, - дигән.
Бер вакыт Гани перкәшшек конвой белән повозкага утырып урамнан үтеп бара икән. Безнең абзый чыккан да Ганинең повозкасының артына баскан.
— Төш, Җәләли! — ди икән Гани. Җәләли әйтә икән:
— Басуга чыккач, синең корсагыңны ярам, — ди икән.
— Җәләли, ди икән Гани перкәшшек, иртәгә Тирсәгә бар, ди икән, кыз бирәм мин сиңа, — ди икән. Аның торганы Тирсәдә булган.
Абзый иртәгесен Тирсәгә барган. Үзе белән безнең әтине дә алып барган. Гани перкәшшек утырып тора икән өстәл башында. Дүрт дисәтский абзыйны керткәннәр Гани перкәшшек янына. Дисәтскийләргә әйтә икән Гани перкәшшек:
— Тотыгыз Җәләлине! — ди икән. Ул аны розгыга яткырмакчы булган. Безнең Җәләли абзый кылыч тагып йөри торган булган. Ике ягыннан ике кылычын алган. Дисәтскийләргә әйткән:
— Кайсыгыз тотынса, первай шуны ярырмын, дигән, аннан болай синең корсагыңны ярырмын, — дигән Ганигә әйткән. Дисәтскийләр моңа тотына алмаган.
Җәләли кайтып киткән. Инде өендәге ике энесен дә эшләтми башлаган баярга. Ул үзе дә эшләмәгәч, энеләрен дә эшләтмәгәч, баяр моны солдатка бирдергән.
Бер вакыт Җәләли ямщик яллап солдаттан кунакка кайта икән. Энеләренең урак урган җиреннән узганда аларны үз янына чакырткан. Энесе Гыйлаҗеттин янына килеп җитүгә:
— Баярга эшләмә! — дип яңагына
Әкиятләр һәм риваятьләр
чабып җибәргән. Аннан соң, энесен үзе белән авылга алып кайткан. Алып кайткачтын, мунча яктырган. Энесен арка юарга алып кергән. Гыйлаҗеттин мунчада моның өч тәнкә акчасын алган.
Җәләли акчаны алганны сизенгән дә, — Акчаны ник алдың? — дигән.
Бу әйткән:
— Аягыма кияргә итегем юк, дигән, итек алырга дип алдым, — дигән. Абзый әйткән,
— Итек кирәк булса, баярга бушлай эшләмә, дигән, менә минем шикелле бул, — дигән. Теге өч тәнкә акчаны кире кайтарып алган.
Шул Җәлалетдин абзый солдатта унбиш ел хезмәт иткән. Солдаттан кайтканда Бөгелмәдә үлеп калган.
Красный Бор районы, Балтач авылы Исламов Разеттиннән язып алынды. 65 яшьтә, колхозчы. Уку-язу белми.



НИ ЧӘЧСӘҢ ШУНЫ УРЫРСЫҢ
Борын заманда була икән, ди, бер укучы бала. Көннәрдә бер көнне бу укучы бала кайтып килә икән, ди, укудан. Кайта-кайта бу баланың корсагы ача. Бала ял итәргә утыра. Бу бала күрә, бер чыпчык очып кайтып оясына керә. Бу, чыпчык оясын барып карый. Ояда биш күкәй ята икән. Аларны алып пешереп ашамак була. Чыпчык телгә килеп әйтә:
— Бу күкәйләрне ашама, мин сиңа зур файда итәрмен, — дие.
Укучы күкәйне урынына куя. Җәнәдән тагын китә үз юлы белән. Бара-бара, барып җитә бу бер су буена. Бу укучы су эчмәк булып су буена туктый. Суда күрә бу бер кыскыч. Бу кыскычны тотып пешереп ашамакчы була. «Бу симез булыр» дие. Шуннан бу кыскыч телгә килә:
— Мине ашама, мин сиңа зур файда итәрмен, — дие.
Укучы бала бу кыскычны да җибәрә. Китә бу үз юлы белән, бара. Бер урман буенда бер карчыга оясына барып керә. Карчыга оясын караса, бу карчыганың ике баласы бар. Укучы бала бу балаларны тотып алып пешереп ашамак була. Карчыга әйтә:
— Җибәр балаларны, мин сиңа зур ярдәм итәрмен,» — дие.
Бу көлеп уйлап китә: «Болардан күпме ярдәм булыр икән», дие. Бу бара, бара, бара торгач, бер җортка барып керә. Бу җортта хуҗасыз бер карчык тора икән. Бу барып кергәч- тән, карчык сорай:
— Ни йомыш белән килдең, улым? — дие.
Бу бала әйтә:
— Мин хезмәт эзләп килдем, миңа бер хезмәт кирәк иде, — дие.
Карчык әйтә:
— Соң хуш, дие, хезмәт табарбыз, — дие. Бу карчыкның бар икән бер бия аты, бер тае, бер колыны. - Шушыларны тәрбия итәрсең, җигәрсең болар белән иген игәрсең, — дие.
Бу укучы бик яхшы гына хезмәт итә башлаган, зур үскән. Карчыкның бар икән бик матур бер кызы. Карчык бу кызын бу егеткә бирмәк булган. Бу егетне кыз да яраткан. Егет үзе дә кызны алмак булган. Егетнең бу уйда булганын, кызның яратканын карчык сизеп ала. Карчык әйтә бу егеткә:
— Өч шартым бар, — дие, — әгәр шул шартларны урыныңа җиткерсәң кызны бирермен, — дие, — әгәр җиткермәсәң бәйләүгә куярмын, — дие.
Карчык егетне, менә шушы өч атны эчереп кайт, дип әлеге атларны биреп чыгарып җибәрә. Су буена барып су эчкәннәр бу атлар. Су эчкәннәр дә, болар аккош булып очып киткәннәр. Бу егет су буена утырып: «бу карчыкка ничек күреним» дип'бик кайгырып утыра икән, әлеге карчыга егет янына очып килә дә:
— Ник кайгырасың, егет? — дие.
Егет:
— Менә атларым аккош булып очып киттеләр, шуның өчен бик кайгырып утырам, — дие.
— Кайгырма, — дие, карчыга әйтә, — мин сиңа ярдәм итәрем, хәзер алып кайтып бирәм, — дие. Шул сәгатьтә үк карчыга аккошларны куып алып кайта. Аккошлар суга төшәләр дә, суга төшү белән балык булып юк булалар. Егет яңадан кайгырып су кырында тора. Моңар кыскыч килеп чыга:
— Ник кайгырасың, егет? — дие, — кайгырма, мин хәзер аларны куып чыгарырмын, — дие.
Балыклар суда торырга урын булмагач, кырга чыгып ат булып әвереләләр. Очып китәрләр ие болар, карчыга бар. суга төшәрләр ие, кыскыч бар. Шулай итеп болар яңадан су эчәләр дә егет боларны өйгә алып кайтып китә. Бу егет вакыйганы карчыкка сөйли.
— Хуш, дие, булдыргансың, — дие. Карчык әйтә,
— Рәхмәт, дие. Атыңны туйдыр да киндер орлык чәчәргә барырсың, — дие. Бер җанчыкка салып киндер орлыгы бирә дә:
— Менә шушыны сукалап, чәчеп, тырмалап кайт, — дие.
Сукалап, чәчеп, тырмалап кайтты.
— Бу икесен булдырдың, инде менә шушы өченче эшне дә булдыр, дие Менә сиңа 9 мең бөртек орлык булыр, дие, шуларның берсен дә калдырмай җыеп алып кайт, — дие.
Бу укучы бик кайгырып зур хәсрәткә батып чыгып китте, барып җитте теге орлык җиренә. «Ничек җыеп алып кайтыйм», дип, кайгырып тора. Башта күргән чыпчык очып килә:
— Егет, нигә кайгырасың? — дие.
— Менә шушы җиргә орлык чәчкән идем, хуҗам карчык 9 мең бөртек орлык булыр, шуны җыеп алып кайт, дип әйтеп җибәрде, мин боларны ничек җыеп алып кайтырмын дип кайгырып торам, — дие.
Чыпчык әйтә:
— Кайгырма, дие, безгә берәр генә бөртек тия ул, — дие. Чыпчык 9 мең чыпчыкны җыеп алып килеп минут эчендә орлыкны җыеп санап тутырдылар. Орлыкны саныйлар, бер орлык җитми. Чыпчыклар арасында бер аңгырарак чыпчык бар икән — эшне шуннан күреп ярып карасалар, теге чынлап та бер орлыкны йотып куйган икән. Шуннан бу орлыкны да салып 9 мең орлыкны алып кайтып китә егет. Өйгә алып кайтып җанчыкны тулысыңча карчыкка бирә. Карчык:
— Молодец, дие, булдырдың, —дие.
Карчык шуннан әйтә:
— Менә минем бәйләүдә бер батырым бар, ул мин әйткәннең икесен булдырган иде, өченчесен булдыра алмай бәйләүгә эләкте, — дие.
Теге егет әйтә:
— Нинди батыр, күрсәт әле, әби, — дие. Әби күрсәтә. Кара батыр богауда тора. Кара батыр егетне күрү белән үз янына чакырып ала. Егеткә:
— Син, егет, зинһар өчен миңа ике генә йотым су бир, — дие. Бу карчык батырга ашарга бирә, ә эчәргә бирмәй тота икән. Егет батырга суны бирә. Бу ике йотым суны эчкәч, батырга бераз хәл керә дә, егеттән тагын сорый. Егет тагын бирә. Шуннан соң Кара батыр бер селкенеп җибәрә, богаулар өзелеп китә. Хәзер Кара батыр богаудан котыла.
— Егет, кыз синеке түгел, минеке, мин сине бетергән булыр идем, син миңа эчәргә су бирдең, шунлыктан мин сине калдырам, сиңа тимим, — дие.
Бу Кара батыр канюшнядән олы кара ябуны ала да, кызны алып качып китә.
Карчык белән егет «кыз да юк, ат та та юк», дип кайгырышып торалар. Бу яшь егетнең хезмәте югала. Карчык инде әйтә:
— Син кайгырма,, бер ярты җир сукалап солы чәч, — дие. Егет сукалап җирне чәчә, көз җитә, солыны урып ала, суга, карчык әйтә:
— Шушы солыларны ике атка ашатып бетер, аннары юлга чыгарсың, — дие. Егет чәчте, урып алды, сукты, байтак гомерләр узды, солыны да ашатып бетерде. Карчык әйтә:
— Әнә бар, яшь тайны атлан да кызны эзләргә чык, — дие.
Егет канюшнягә чыгып атка җөгән кигезгәч, аты телгә килә:
— Син, дие, мине әнәемне туйганча имез, — дие. Әпәен туйганча имде, имеп туйгач:
— Син миңа атлан, — дие. Егет атланып чабып китте. Бара-бара торгач- тан, тай бер кешнәде. Бу хәзер куып җитәбез дип әйтүе булды, аннан соң тагын бер кавым баргач, тагын бер кешнәде.
— Хәзер җитәбез, кыз Кара батырның алдында булыр. Мин аны үтеп китәрмен, син Кара батыр кулындагы кызны эләктерергә тырыш, — дие.
Барып та җитте, узып киткән чакта егет кызны эләктереп алып, атка атландырып алып кайтып китте. Әлеге батыр астында булган ат та Кара батырны ташлап, болар белән бергә кайтып китте. Егет кызны өйгә алып кай-
Бер кешенең булган, дие, өч улы, таз булган, дие, кече улы. Әтиләре олы малайларына башкаланырга рөхсәт бирә, кечесен үз янына алып кала. Малайларның берсе сату эшенә ябыша, берсе иген игә башлый.
Шул тирәдә булган, дие, бер патша. Ул патша тирән чокыр казыткан, шундый хәбәр тараткан:
— «Кемнең аты шушы чокырдан сикереп чыкса, шуңар кызымны бирәм», — дигән.
Ике малай атка атланып патша сараена таба чыгып китәләр. Кече малай моңаеп тора, аның аты юк икән. Әтисе сорый,
— Нишләп моңаеп торасың, улым? — дие.
Бу әйтә,
— Менә шулай, — дие, — абыйлар патша кызын алмага дип әйтеп киттеләр, дие, мин генә бармый калдым, — дие.
Әтисе әйтә,
— Менә, улым, сиңа, дие, кара таяк, дие. Шул таякны җиргә суксаң, ни теләсәң шул була, — дие.
Таз чыгып кара таякны суга, бер ак ат килеп чыга. Атланып китә моңа. Бара торгач, абзыйларыннан да узып китә. Барган көйгә атын сикертә, ат чокырны сикереп уза.
Шуннан соң патша моңар шундый задание бирә.
— Синең йортыңнан минем йортка чаклы, дие, чуен юл корылган булсын шушы төн арасында, — дие.
Бу егет кара таякны җиргә суга, моның йорты белән патша йорты арасында чуен юл корылган була. Патша кызны бирә инде хәзер.
Алып кайта бу таз кызны үз йортына. Моның өе алты аршынлы гына инде, кечкенә. Тегеләй-болай җыештырып куйганнар. Таз үзе мич башына менеп ята. Патша кызына утырырга урын да юк. Патша кызы моңа гаҗәпсенә. Аңар ошамый башлый.
Бер көнне бу таздан әтисенә кунакка барырга рөхсәт сорый. Таз әйтә: тын, анасының ризалыгы белән кызны алып, матур гына гомер итте. Менә шулай итеп егет үз яхшылыгын үзе күрде. Ни чәчсәң шуны урырсың.
Красный Бор районы. Балтач авылының
 Вәлитештән язып алынды. X. Ярып.


— Бар, дие, алай барасын, килгәч, барып кайт, — дие.
Патша кызы ике кичкә дип китә. Ике көн үтә, кайтмый. Өч кич тә куна. Дүрт кич тә куна — һаман кайтмый. Таз кара таякка суга, патша кызы иртә торуга тагы шул алты аршынлы өйдә була.
Гаҗәпсенә инде хәзер,
— Ничек кайттым мин монда, дие, әле генә әти өендә идем бит, дие. Синең нинди мәгълүматларың бар, ничек болай йөртәсең син мине, — дие.
Таз мактанып куя бераз,
— Минем кара таягым бар, дие. Ул бар чагында мин теләсәм нишлим, — дие.
Кыз таякны урлап әтиләренә кайтып китә. Таз таяксыз кала.
Шуннан соң, эт белән песәе була инде моның. Эт белән песәйгә киңәш итә инде бу.
— Менә, дие, җиңгәгез кара таякны алып киткән, дие, ни киңәш итәбез? — дие.
Эт әйтә,
—Алай булгачтын, мин барамын, дие, таякны алып кайтырга, — дие.
Песәй әйтә:
— Син булдыра алмассың, мин генә барам, — дие.
Хәҗәеп икесенә дә барырга рөхсәт бирә.
Барганнан соң, эт йортка кергәч, бер өреп куя. Аны ашатыш тәрбиялиләр дә куып чыгаралар. Бу эт эш чыгара алмый.
Патша кызы хәзер йокыга китә инде. Песәй ишек төбенә килеп кычкыра. Патша кызының үзенең дә яраткан песәе булган икән. Ул йокысыннан уянып,
— Кайттыңмени? — ди дә песәйне ачып кертә.
Песәй искәнеп йөри инде. Кара таякны таба да тагы кычкыра ишек янына барып. Патша кызы тора да:
— Тышка чыгасың киләмени? — дип тагы чыгарып җибәрә.
Болар хәҗәенгә алып кайтып бирә. Бер алты аршынлы өй инде бу. Патша үзе дә бу алты аршынлы өйгә кергәч гаҗәпсенә. Шуннан соң патша әйтә,
— Нишләп, дие, син, дие, мондый мәгълүматларың була торып йорт турында кайгырмадың? — дие.
Таз әйтә,
— Мин, дие, йортка кызыкмыйм, дие. Миңа шул да ярый, — дие.
Бар булган аш-суны хәзерләп тәрбиялиләр патшаны. Патша әйтә тазга,
— Кияү, дие, минем кызым бер генә кыз, дие, малайларым юк, дие, бергә, бергә, торырбыз, безгә барыйк, — дие.
Таз аның сүзен кире какмый, бара инде. Тазның өс-башы начар була. Патша аны постаудан киендерә. Шуннан соң таз әйтә патшага:
— Мин синең үзеңә задание бирим әле, дие. Син, дие, мәктәпләр ачтыкмы, дие, крестьяннарны укытасыңмы? — дие.
Патша әйтә:
— Укытам, — дие.
— Укытасың укытуын да, дие, бар да бай балалары укый бит, дие. Шушылай булганның соңында, сине төшерергә туры кило, — дне.
Таз патшаны урыныннан төшерә. Патшаның кызын аерып җибәрә. Хәзер үзе мәктәпләр ачып, бөтен ярлы халыкны укырга димли.
Бу әкияте Красный Бор районы. Балтач авылы гражданы Латыйпов Миңнәхмәттән язып алдым. Ул колхозчы, 58 яшьтә.
1. XI. 1940 ел. Г. Бәшир

КИЛЕН
— Яхшы, бик күркәм җавап бирдең, — дип, олы киленне чыгарып җибәрә.
Икенче киленне чакыра. Аның белән дә бераз ипләп сөйләшкәннән соң сөаль бирә:
— Киленкәем, ди, әйтерсең микән син миңа, ди, бу дөньяда нәрсәнең тавышы еракка ишелә?
Бу килене шулай ук бераз уйлап утыра да, җавабында әйтә:
— Минемчә, әткәй, ди, аккош тавышы еракка ишелә.
— Яхшы, хуш, рәхмәт, киленем, — дип чыгарып җибәрә.
Инде өченче киленне чакыра.
— Килен, ди, әйтерсең микән син ләр таякны. Таякны тагы суга таз. Патша кызы иртә белән торуга тагы алты аршынлы өйдә була. Тагы гаҗәпләнә бу кыз:
— Бу нинди эш? Мин ничек тагы монда булдым? — дие.
— Мин таякка җөдәчәк түгел, — дип җавап бирә таз.
Шуннан соң, бер көнне моны бабалары кунакка чакыралар.
Таз этне җигеп ала да китә кунакка. Ике-өч кич кунакта булганның соңында таз патшаның үзен дә кунакка чакыра. Бабасы моңар ике тройка ат җиктерә. Кияүнең эт җигеп йөрүе хурлык бит патшага.
— Кияү, дие, давай, дие, павозка белән барабыз, — дие.
Таз әйтә,
— Без, дие, павозкага утырмыйбыз, бабай, дие, без эт белән кайтсак та синнән узып китәрбез әле, — дие.
Кайтырга чыгалар. Кайта торгач, болар бер боз өстенә килеп керәләр. Патшаның атлары таеп егыла.
Шунда таз эт белән патшадан «выжт» итеп узып китә.
Таз кычкыра патшага,
— Әйдә, бабай, нишләп каласың, узып китәбез бит! — дие. Патша әйтә:
— Безнең атлар бара алмый, атларның дагасы юк, — дие.
Шунда таз кара таякны китереп суга, бөтен кораллары белән тимерче килеп чыга. Атларны дагалый. Болар тагы этләренә утырып кайтып китәләр.
Патшаның боларга моңарчы килгәне
ЗИРӘК
Борын заманда безнең бер карт бар иде. Ул шулай кунакларын бик сыйлап ашата торган иде. «Ашагыз, җәмәгать, ашагыз, ди торган иде. Менә мин сезгә бер кыйсса сөйләп бирим әле, шуннан соң сез аңларсыз минем кыстауны,» дип әйтә торган иде...
Бер картның булган Щи шулай өч килене. Бу карт сынамакчы булган киленнәрен кайсы гакыллырак икән дип. Әввәле чакырган олы киленен. Ипләп кенә бераз сөйләшкәннән соң әйткән:
— Я, килен, әйтерсең микән син миңа, нәрсәнең тавышы еракка ишелә?
Килен әйтә, бераз уйлап тора да:
— Минемчә, әткәй, кыңгырау тавышы еракка ишелергә кирәк.— Рәхмәт, киленем, бик гакыллы сүз әйттең, — дип чыгарып җибәрә.
Бонлюг педагогия кабинеты мөдирс Кәниаф Сахабетдиннан язып алынды.

Аю маяк төбендә ятканда аның колагы селкенеп китә. Моның колагы селкенгәнен күреп песәй мыраулап барып аюның колагына ябыша. Аю моннан куркып агач түбәсенә менеп китә. Аюдан куркып песәй дә шул агачка менеп китә. Аю «Песәй мине ашарга менә икән» дип куркып, агач түбәсеннән егылып төшә. Егылып төшкән аюның сигез кабыргасы сынып китә. Аю песәйгә «Ничево, сигез генә кабырга сынды» дип кычкыра. Песәй моны аңламый, мыраулап агач башыннан төшә башлай. Аю моны күреп курка да тагын чаба башлый. Ә песәй аю артыннан чабып китә. Аюнын юлында су була, аю бу судан тиз генә чыгып китә дә, песәй суны чыга алмай бүленеп кала. Суның теге ягына чыга алмыйча песәй өйгә кайтып китә. Шулай итеп песәй әкияте бетә.
Бондюг районы, Песәй авылы „Кызыл Йолдыз" колхозы члены Дәүләтшин Галидән язып алынды. Язып алучы X. Ярми

Элек вакытта бер тегүче бер кешегә кием тегәргә кергән. Моның кергән кешесе ару тормышлы кеше булган; кара каршы йорт, яхшы каралты. Бу хәзер җәйге көндә, шул теге кешенең чиста урам як өендә тегеп утыра икән. Ну, тегеп утырганда бу, урамда бер тавыш ишетә. «Варинҗе кирәкмиме?» дип кычкырып йөри берәү. Варинҗе сатучы булып' чыга бу. «Тукта әле, ди, вәринҗе белән чәй эчәрмен» дип, вәринҗе чыгып ала бу тегүче.
Хәзер бу, вәринҗене алып кереп өстәлгә куйды. Үзе тагы тегәргә утырды. Хәзер пальтоның җиңен тегеп бетерде бу. Җиңен тегеп бетергәннән соң вәринҗегә күз төшереп ята бу. Анда бик күп кенә чебен җыелган була. Бу хәзер тегеп ташлаган пальто җиңен ала да кулына, чебеннәргә селтәп җибәрә. Моның селтәве белән өстәлгә 7 чебен үлеп төшә. Хәзер бу чебеннәргә карап-карап торды да тегүче: «Бу, ди, тегү дә бик авыр эш, үземне үзем бетерәм, ди, бер селтәүдә җидене үтергәч, ди, бу бик яхшы эш инде, ди. Бу куәт белән югалмам мин, ди. Чыгыйм лутчы тегүдән», дип уйлый. Моның хәзер машинасы, тегә торган киемнәре кала, тора да бу урыныннан, кәгазь-каләм ала, — яза бу: «Бер селтәүдә 7 не үтерәм!» дип. Шул язуны түшенә ябыштыра бу кләй белән. «Юлда керным ачса-нитсә» дип, бер майлы коймак ала. Кесәсенә тыга да бу коймакны, чыгып китә хәзер.
Бара торгач бер агачлыкка килеп җитте бу, ял итәргә утырды анда.
миңа, ди, дөньяда нәрсәнең тавышы еракка ишелә?
Килен бераз уйлап тора да әйтә:
— Минемчә, әйткәй, ди, ризык тавышы еракка ишелә.
— Ничек ул алай? — ди карт.
Килен әйтә:
— Чөнки бер кешене берәр ризык
ПЕСӘЙ
Бер заманны песәй басуга чыга. Моңар бүре, аю, куян очрай. Болар бергәләшеп китәләр. Бара торгач бохарның карыннары да ача башлый. Шуннан соң болар арасында сөйләшеп: «Безнең арада кем начар кычкыра, шуны тотып ашыйбыз» диләр. Боларга песәй староста була. Пирвуй кычкырталар бүрене. Бүре бик, алама кычкыргач та тота да кача, бүрене тота алмый калалар. Хәзер чират куянга килеп җитә. Куян да кычкыра, аның да тавышы алама чыга. Бу да тота да чаба. Моны да тота алмый калалар. Хәзер аюга кычкырырга вакыт җитте. Аю: «Песәй агай, мин барыбер алама кычкырырмын, син миңа тимә, мин сиңа бер ат тотып бирермен» — дие.
Аю песәйгә бер ат тотып бирә. Песәй ашарга тотына, ә аю үзе юл буендагы маяк төбенә кереп ята. Песәй ашый, ә үзе «Мала-мала» дип ашай. Моны тыңлап яткан аю «Мин моңа бер ат ите бирдем, бу һаман аз дип
Какрас шул утырган агачында моның, ниндидер кош ояда утыра икән күкәйдә. Кошны куркытмыйча гына тотып ала бу оясыннан. Ну, кошны тоже очырып җибәрми бу: «Пус кесәдә барсын әле» дип, кесәсенә салып куя. Моңар бара торгач бер батыр очрый юлда. Хәзер теге батырның түштәге язуга күзе төшә, укып ала ул эченнән генә. Шуннан, батыр әйтә:
— Син яхшы ук батыр икәнсең, — ли.
Күрешәләр болар. Хәзер тегүче сораштыра китә:
— Сез кем? — ди.
Теге батыр әйтә:
— Без патшаның батырлары, ди, менә хәзер калын урманга җитәбез, ди, анда минем иптәшләр тагы бар әле, — ди. Хәзер тегүче, теге чын батырга әйтә инде:
— Без, ди, көчләрне сынашып карыйк әле, — ди.
— Давай, ди, теге чын батыр әйтә, соң, ничек сынашабыз? — ди.
— /Менә, ди тегүче, син миңа ышанмассың может, ди, үзең алып бир әле миңа бер таш, — ди. Чын батыр учка сыярлык бер таш алып бирә тегүче батырга.
— Хәзер, ди тегүче, үзеңә дә ал, ди, миңа алып биргән күк берне, — ди. Шуннан, чын батыр үзенә таш алырга дип иелгән , ие, шул вакытны тегүче батыр кулындагы ташны кесәсенә салды да, аның урынына икенче кесәсендәге коймакны алып йомарлады. Хәзер әйтә тегүче батыр:
— Давай син, ди, кысып кара әле ташны, ди. Шуннан су чыгармы? — ди.
Чын батыр кыса ташны бик каты гына, ну, суы чыкмады, гел тузанга әйләнде теге таш.
— Менә хәзер мин кысам, карап тор, — ди тегүче. Теге кыса хәзер майда пешкән коймакны, и бармак араларыннан май ага, теге чын батыр әйтә моңар:
— Син, ди, миңа караганда куәтлерәк икәнсең, ди, таш просто үзләнгән камырга әйләнгән бит, — ди. Хәзер тегүче батыр әйтә моңа:
— Тагы да бер сынашып карыйк,— ди. Тагы да алып бир әле -син миңа бер таш, — ди тегүче.
Теге алып бирә моңар тагы бер таш.
— Хәзер үзеңә дә ал, — дие.
Батыр үзенә таш алырга иелгән не, тегүче ташны тагы кесәсенә салды да„ аның урынына кошны тотып тора башлады. Хәзер әйтә тегүче:
— Давай, чөешеп карыйк әле һавага, ди, кайсыбызныкы озак торып төшәр, — дие.
Теге чын батыр чөя ташны бик каты иттереп. Ну таш байтак кына һавада торып төшә инде, бик югары менеп. Хәзер бу тегүче чөя. Тегүче инде кулындагы кошны чөеп җибәрә.. Каты иттереп чөйгәннән соң, теге кош һавага менеп очып китә, болар янына кире төшми. .Хәзер болар сөйләшәләр.. Теге чын батыр әйтә:
— Менә мин сиңа патшага юл, өйрәтәм, ди, шул юл белән китәрсең патшага, ди. Мондый батырлар аңар бик кирәк, — ди. Хәзер болар урман буйлап баралар ие, какрас юлга аркылы урманнан бер чыршы ауган.
Тегүче батыр әйтә чын батырга:
— Без моны, ди, юлдан алаек, кешегә мишәйть итә бу йөрү өчен, — ди. Теге чын батыр риза була моңар. Тегүче батыр әйтә:
— Син, ди, төпле башыннан күтәр, ди, ул башы җиңелрәк булыр сиңа,— ди. Мин күтәрим ботаклы башыннан, ди. Чин кычкырмыйча алып китмәссең, — ди.
Шулай'да тегүче батыр чыршының батаклары арасына кереп атланып утыра үзе. Тегүче батыр кычкыру белән, теге чын батыр өстерәп алып китә хәзер. Теге чын батыр юлдан бер кавым ерак алып киткәч, ташлый бу чыршыны. Тегүче батыр да чыга ботаклар арасыннан. Тегүче әйтә тегеңә хәзер:
— Син, дие, әле җиңел башыннан күтәреп тә бик хәлең беткән икән, ди, минем авыр баштан күтәреп тә, бер ни дә түгел, — дие.
Шуннан, чын батыр әйтә моңар:
— Бер өч чакырым барганнан соң, — дие, безнең патшаның йорты булыр, дие, шунда барып туктарсың син, дие, керерсең, — дие.
Тегүче батыр барып җитә тегендә. Патшаның капка төбендә каравылчы тора. Каравылчы әйтә:
— Хәзергә рөхсәт юк сиңа, ди. Патша, ди, менә урманга чыгып китте, батырларын искәрергә, — дие, ул кайтмыйча булмый, — дие.
Хәзер тегүче батыр патшаның капкасы төбендәге утыргычка утырды. Бу тегуче батыр җәяү байтак юллар килү белән, алҗыган иде. Утырган җирдән йокыга киткән бу. Хәзер патша кайтып житә, уятканга кадәре моның түшендәге язуын укып карый Ул. Укый да, кереп китә патша үз йортына. Уйлый: «Мин, ди, теге батырларны тотканчы, моны гына алыйм әле, ди, бу куәтлерәк икән», ди. Хәзер патша моны чыгып уятып алып керә үзе янына. Патта әйтә моңар:
— Минем, ди, батырлар бар, ди, ләкин синең күк куәтле түгел, ди. Мин сине тоже үземә алам, — ди.
Моңар бер көн ял бирә, ашата-эчергә яхшы.
— Менә минем, ди, патша әйтә, ике батыр бар, ди, алар урманда, ди, син татарны, ди, үтереп, ди, башларын монда, минем янга, алып кайт, — ди.
Тегүче батыр әйтә моңар:
— Миңа, ди, бер капчык бир, — ди. Капчык ала да бу, җиңелчә генә
киенеп, чыгып китә хәзер урманга. Ну, бу анда! урманга кергәнче, капчыкка бер өч кисәк таш сала. Хәзер урманга кереп эзләп йөри бу теге батырларны. Эзли торгач, бу батырларны таба тегүче. Бу батырлар бик дәү агач төбенә ятканнар и йоклаганнар икән.
Хәзер бу тегүче боларны үтерергә инде үзенә үзе план кора. Тегүче батыр болар йоклаган агач түбәсенә менеп китә. Менеп китә дә агач башыннан боларның берсенә бер таш төшерә. Теге, таш төшкәне, уяна, моның иптәшенә әйтә, уята теге:
— Нигә миңа суктың? — ди. Ну, болар әйткәләшәләр дә тагы йокыга китәләр. Икенчесенә тагы төшерә бу тегүче агач башыннан ташны. Теге, соңыннан уянганы, китерә дә иптәшенә бик каты суга. Шуннан болар икесе дә сикереп торып бик каты сугышып китәләр хәзер. Ну икесе дә куәтле булгачтын, канга батышып болар, хәлләре бетешеп егылалар. Хәзер тегүче агач башыннан төшә дә үткен кинжалы белән икесенең дә бавын кисеп ала. Капчыкка салып патшага бирә боларны. Ну, патша моңар шулай да ышанмый, үзе барып карый. Бу алып барып күрсәтә. Шуннан кайтып, патша моны үзенә батырлыкка ала. Бу тегүче шулай итеп үзенең дәверендә патшалыкта батыр булып гомер итә.
Бондюг районы. Ләсәй авылы колхозы су ташучысы Нәсифуллин иптәштән язып алынды. 25. X. 1940.
Ш. Маннур.