Логотип Казан Утлары
Пьеса

ГӨЛЗАДӘ


ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Татарча стильдәрәк җиһазландырылган Хафизлар бүлмәсе. Вакыт кич.
1
Хафиз ялгыз. Шашып-шашып, уйный һәм җырлый.
Әйттерәләр түгелме, типтерәләр түгелме?
Әйтергәннәр, типтергәннәр без үзебез түгелме?
Их ма, без үзебез түгелме?
Әйттер, типтер, киптер, сиптер
Дөнья үзебезнеке!
Сөрсә сөрсеннәр Себергә,
Себер үзебезнеке.
Их ма, Себер үзебезнеке!
2
Шәмсия керә.
Шәмсия. Нигә болай тилерәсең, улым? Күрше-коланның әллә нәрсә уйлавы бар.
Хафиз. Уйласын! Бүген минем бәйрәм. Шатлык, әни! Менә назначение. Идел пароходының капитан ярдәмчесе. Быел өченче, киләсе елга беренче. Ә аннан соң капитан! Кайгырма, әни, бәгърем! Без яшибез әле синең белән дөньяда. Яшибез! Башкаларга үч итеп, ал да гөл итеп яшибез.
Их ма! Бардым, бардым бакчага,
Жан тәрәзә какмага,
Кактым, суктым ачылды,
Тәңкәләре чәчелде.
Эте чыкты өрмәгә,
Кызы чыкты күрмәгә.
Этен алдым пычакка
Кызын алдым кочакка. Их!
Бөю көе уйный.
Шәмсия. Ай, улым. Нишләп алай бик тиз булды соң әле бу?
Хафиз. Син кайгырма, әни җаным. Мин кайтырмын, бер-ике рейстан соң ук синең хәлеңне белергә кайтырмын.
Шәмсия. Нигәдер күңелем борчыла, улым. Хәерле сәфәр генә булса ярар иде.
1 Башы 1940 елгы II нче санда.
Хафиз. Хәерле сәфәр, әни, хәерле сәфәр.
Шәмсия. Иртәгә китсәң дә ярамыймени соң, улым. Бүген бит бер нәрсә дә каралмаган. Керләреңне юасы бар. Юлга азрак май ашы пешерер идем.
Хафиз. Миңа бер нәрсә дә кирәкми, әни, бер нәрсә дә!
Шәмсия. Ничек алай соң инде ул, балам?
Хафиз. Ашыгыч китәргә кирәк.
(Корзиннан кәгазьләр, хатлар актара. Пауза, Уңайсызланып әнисенә карый. Шәмсия нәрсә әйтергә белми тора да әкрен генә чыга. Хафиз хатлар арасыннан бер хат алып укый.)
“Хафиз! Ни өчен син кичә катокка килмәдең, сөеклем. Ә мин сине шундый сагынган идем..."
Сагынган идем, ха, ха, ха!.. Көлә. {Күзендә яшьләр. Хатларның һәммәсен дә эмыйный да мичкә татларга тели. Ташламый. Каядыр яшер- мәкче була. Урын таба алмый. Соңыннан аларны яхшылап төреп кесәсенә сала.)
III
Фазыл керә.
Фазыл. Мөмкинме?
Хафиз. Әйдә, Фазыл дус! Уз, утыр! Менә шулай... Бер сыйлыйм әле үзеңне. (Өстәл, астыннан шешә алып аракы салырга тели.) Беткән... (Шкафтан икенче шешә ала.) Монда да беткән! Әх! Бәхетсез авыз икәнсең, җаным.
Фазыл. Юкка мәшәкатьләнмә. Хафиз дус! Мин эчмим!
Хафиз. Эчәрсең.
Фазыл. Минем вакытым юк. Мин тик хәл белергә генә кердем. Дус итеп.
Хафиз. Дус итеп кергәч эчмичә буламы соң. Мин хәзер, бер минут! (Йөгереп чыгып китә.)
IV
Фазыл ялгыз.
Ул кызу гына тора да Хафизның өстәл тартмасын ача. Нәрсәдер эзли. Таба алмый. Башка әмирләрдән эзли, таба алмый. Сак кына ишекне тыңлый. Тагын эзли. Ахырда Хафизның пиджак кесәсенә килеп тыгыла. Ул аннан нәрсәдер ала да, үз кесәсенә яшерә. Китап актарган булып утыра. Шәмсия керә.
V
Шәмсия (Фазылны күреп). Сөбханалла, кунак бар икән ләбаса. Исән генәме, Фазыл улым?
Фазыл. Бик яхшы әле, туганым апа. Үзегездә ни хәлләр?
Шәмсия. Исәнлек, улым. Аллага шөкер. Тик менә... (Бүлмәгә күз йөртеп чыгып), Хафиз чыктымени?
Фазыл. Хәзер керә. Күршеләргә генә чыкты ахыры.
Шәмсия. Хафизым гына әллә нишләп китте. Эчә дә, эчә... Бер карасаң юньле генә кеше шикелле. Бер карасаң әллә нәрсә шунда. Ашау- эчеүенең дә рәте юк.
Синнән сер итеп кенә сорыйм әле, улым. Әллә Гөлзадә белән аралары бозылдымы югыйсә?
Фазыл. Шулаерак күрәсең югыйсә.
Шәмсия. Ярабби ходаем. Нинди генә дошман араларына керде икән. Бигрәк акыллы, уңган кыз кебек күренәдер иде бит. Гөлзадәне әйтәм.
Фазыл. Әйе... Туганым апа, борчылма юкка! Дөньяда Гөлзадә кебек кызлар беткәнмени? Күр дә тор менә бер көнне Гөлзададан да зифарак бер кызны җитәкләп алып кайтыр әле Хафизың.
Шәмсия. Белмим шул, улым, ул ни, буйга зифа кызлар күп булыр да бит, холкы зифа күп түгел... Әй бала, бала! Нигә болай өзгәләнә дисәм...
Фазыл. Юкка кайгырма, туганым апа... Үтәр!.. Мин үзем яхшылап аңлатырмын аңа...
Шәмсия. Ничек тә, улым, эчүеннән айнытасы иде.
Фазыл. Айнытам мин аны, айнытам. Беләм бит мин Хафизның характерын. Тик син бу якка еш чыгып йөрмә, туганым апа, яме! Югыйсә эшне бозарсың.
Шәмсия. Ярый, улым, ярый, тик зинһар өчен исерешә күрмәгез.
Фазыл. Юк, юк. Кая ул, бер тамчы да!
Шәмсия чыга.
VI
Фазыл ялгыз.
Фазыл. (Сәгатенә карап). Мине көтә торгандыр. Әйдә көтә бирсен! Биш-ун минут кичеккәннән зарар юк. Нигә керми соң инде бу Хафиз? Әллә китәргәме?.. А, юк, ярамый. Шикләнүләре мөмкин. (Кесәсен капшап.) Бик уңайлы туры килде бит әле бу! Ничек ул пиджагын киеп чыгасы итмәде... Менә бәхет! Әгәр дә инде кирәге беткәч кире китереп ташлый алсам...
Пауза. Хафиз керә.
Хафиз. Булды бу, Фазыл дус! Я әле! (Шешә бөкесен учына бәреп чыгара.)
Фазыл. Син нәрсә? Шаштыңмы әллә? Исерек сапожниклар шикелле кыйланасың.
Хафиз. Сапожникны хурлама син, җаным. Алар да синең белән минем кебек кешеләр. Мә, тот. (Стакан бирә.)
Фазыл. Юк, юк, эчмим! Сиңа да эчәргә ярамый. Әгәр туганым апа күрсә... (Ишек янына барып карый да, әкрен генә). Кая бир, берне генә эчсәм эчим. (Стаканны ала.) Әйдә, үзең дә тот!
Хафиз. Миннән эш калмас. (Эчәләр.) Менә закускысы, ипи тоз, якты йөз. Башкасын сорама.
Фазыл (ипи кабып). Ташла син, Хафиз дус, аракыны, эчмә! Мин сиңа моны дус күреп әйтәм. Йөрәк яраңны син аракы белән генә барыбер төзәтә алмассың.
Хафиз. Ә нишләргә соң миңа, нишләргә?
Фазыл. Гөлзадә сине ни өчен ташлады беләсеңме? Рәшит өчен!
Хафиз. Соң?
Фазыл. Ә нигә дип шул пешмәгән философны масайтып йөртергә?
Хафиз. Ничек?.. Аны үтерергәме?
Фазыл. Нигә, әлбәттә үтерергә. Башка чаралар беткәнме?
Хафиз. Нинди чаралар соң ул?
Фазыл. Мин хәзер ашыгам. Бер сәгать, сәгать ярымга минем барып киләсе җирем бар. Әгәр соң димәсәң, мин сәгать ярымнардан килермен. Теләсәң төн чыкканчы сөйләшеп утырырбыз.
Хафиз. Ярый... Тик бит мин юлга чыга торган кеше.
Фазыл. Нинди юлга?
Хафиз. Озын юлга. Бәлки бөтенләй дә әйләнеп кайтмамын.
Фазыл. Ни сөйлисең син?
Хафиз. Туйдырды, җаным, Казан туйдырды! Кызлары да туйдырды. Барысы да, барысы да. Мә, эч, тагын берне!
Риза Ишморат 31
Фазыл. Дуслык хөрмәтенә!
Хафиз. Әйдә, барыбер! (Эчәләр.) Әх аракы да алмый бит ичмасам. Исерәсе иде!
Фазыл. Я, я. Алай тилермә! Ярамый...
Хафиз. Якылың булса кызлар сөймә, җаным! Сөйсәң дә болай өстән, өстән генә... фасон өчен, вакыт уздырыр өчен генә сөй. Ә йөрәк белән ни, ни, ни! Юк ул мәхәббәт! Пустяк, тефу!!.
Фазыл. Ә шулай да Санияне мин чын күңелдән сөям. Мин аның өчен үләргә хәзер, һәм ул да шулай ук. Ә моңа ни әйтәсең.
Хафиз. Барысы да ялган!
Фазыл. Мин Санияга ышанам.
Хафиз. Юк, ышанмыйсың! Яңа түгел син үзеңә дә ышанмыйсың!
Фазыл. Ни өчен алай дисең?
Хафиз. Мин беләм.
Фазыл. Нәрсә беләсең?
Хафиз. Барысын да.
Фазыл (шикләнеп). Ничек барысын да.
Хафиз (мыскыл белән көлеп). Ха, ха, ха! Җүләр кеше син, Фазыл җүләр! Печтик кенә дә акыл юк бит синең. Менә чәнти бармак башы кадәр генә юк! Шулай түгелме?
Фазыл. Син бер дә юкка кешегә бәйләнә башладың, Хафиз дус. Ярый, мин китәм. Бәлки бер-ике сәгатьләрдән соң тагы да килеп чыгармын әле.
Хафиз (кыю гына килеп күрешә). Хуш! Килмәсәң дә үпкәләмәм, җаным. Бәхил, мең бәхил! Ә Гөлзадәне күрсәң әйт, мине озатырга килсен, ярыймы?
Фазыл. Ярый, ярый. Әйтермен! Хуш!
Хафиз. Хуш! (Фазыл китә.)
VII
Хафиз ялгыз.
Хафиз. Хуш! хуш, хуш! Хуш дигәнеңнән белдек, подлец икәнсең!
(Бушаган шешәне шкафка яшерә.)
Әни күрсә бичараның я тагы кәефе китәр. (Стенадагы көзгегә барып чәчләрен рәтли. Одеколон сөртенә. Изүләрен каптыра. Гомумән. үзен тәртипкә кертә дә өстәл янына килеп утыра. Шәмсия керә.)
VIII
Шәмсия. Кунак китте дәмени?
Хафиз. Китте.
Шәмсия. Чәй әзерликме, улым?
Хафиз. Ярый, бир.
Шәмсия. Берәр стакан гына ясап бирим булмаса.
Шәмсия чәй ясап кертә.
Шәмсия. Менә, бик яхшы виктория варениесе. Кичә үзем кайнаттым. (Хафиз сүзсез генә чәй эчә.) Төсең киткән,әллә авырыйсыңмы, балам.
Хафиз. Авырмыйм.
Шәмсия. Бер-бер кайгың бармы әллә?
Хафиз. Юк.
Шәмсия. Кинога да, театрга да бармый башладың.
Хафиз. Барасым килми, әни. (Пауза.)
Шәмсия. Бу арада Гөлзадәнең дә килгәне юк.
Хафиз. Килмәс инде ул хәзер.
Шәмсия. Әллә соң аның белән... Яй бу чебеннәр, әллә каян
32 Гөлзадә
тулалар бит. (Чебеннәр куа башлый. Пауза.) Бүген әле Гыйззелбәнатларга барганда Җагфәр учительнең Тәзкирәләрен күрдем. Илаһи сылу булып үсеп җиткән. Хур кызымени?
— “Нигә безгә бер дә килмисең, Шәмсия апа?” ди. „Хафиз укып бетергән икән, тәбрик итәргә дә барып булмый. Татсоюзда счетовод булып эшлим. Хафизга минем тәбрик сәламемне тапшыр!“ дигән була... Ичмасам үзең дә хәл белешергә барып чыкмыйсың. Күңелең ачылыр иде. Фәридә апаң да: „Хафиз нигә безгә килми?“ ди. Тәзкирәләрен димнәргә ниятләре бар күрәсең.
Хафиз. Кирәге генә юк.
Шәмсия. Алай димә, улым. Тәзкирә тәүфыйклы, акыллы кыз. Үзе укыган, төскә-башка чибәр. Сиңа да башлы-күзле булырга вакыт җиткән.
Хафиз. Зинһар ул турыда сөйләшмик, әни. Мин өйләнмим! Миңа бер кем дә кирәкми!.. Аңлыйсыңмы, бер кем дә!
(Эчә торган чашкасын этеп җибәрә дә, диванга барып ята. Шәмсия ни әйтергә дә белми аптырап кала. Тик ул башына бәйләнгән яулык очы белән үзенең күз яшьләрен сөртә. Пауза. Хәким керә.)
IX
Хәким. Рөхсәттер бит?
Шәмсия. Әйдә, балам, уз.
Хәким. Нишләп ята Хафиз, авырыймы әллә?'
Шәмсия. Юк та...
Хәким (әкрен). Исерек түгелдер бит.
Шәмсия. Түгел, улым... (Пауза.)
Хафиз (кинәт сикереп тора). Минем аклы күлмәгем үтүкләнгәнме, әни?
Шәмсия. Үтүкләнгән, улым. Нигә, кирәк идемени?
Хафиз. Алып кына бирче, әни.
Шәмсия (комодтан күлмәк алып бирә). Менә, улым, мә! Менә галстукларың!
Хафиз. Ә запонкалар.
Шәмсия (кечкенә тартма бирә). Менә бар да биредә... Хәзер яңа ботинкаларыңны кертәм. (Чыга.)
Хафиз. Ак ботинкаларымны керт әни. (Ашыгып киенә башлый.) Мә, тотып тор әле, Хәким дус! (Бер киемен бирә.)
Хәким. Бир. Кая болай ашыгасың, ашыгу шайтан фигыле ул.
Хафиз. Шуңа күрә ашыгам да мин.
Хәким. Чынлап, кая җыенасың: ераккамы?
Хафиз. Җәһәннәмгә!
Хәким. Юлың дөрес. Оҗмахтан качкан шайтанның юлы турыдан- туры җәһәннәмгә ди китап...
Хафиз. Төкерәм мин синең китабыңа!.. Белдеңме?
Хәким. Төкермә, укырга кирәк булыр.
Хафиз. Булмас. (Киенеп азаплана. Хәким аны зур кызыксыну белән күзәтә.)
Хәким (паузадан соң). Ә мин сине бит кинога алырга дип кергән идем, Хафиз дус! Әллә барабызмы?
Хафиз. Бармыйм!
Хәким. Дуглас Фербенкс белән Мэри Пикфорд уйныйлар бит.

Хафиз (кискен). Барыбер бармыйм!
Хәким. Син нәрсә, әллә сул ягың белән тордыңмы бүген?
Хафиз. Сул ягым белән тордым! Биш көн инде мин һаман сул ягым белән торам. Ә шулай да аңа карап берни дә булганы юк. Әлеге дә баягы һаман бер бәхетсез Хафиз... Ярты акыллы, ярты тиле. Ярты тере — ярты үле!.. Син, Хәким дус, кинога үзең генә бар инде. Мин — анда барыбер ямь таба алмам. Ә тукта! Кичәдән бирле минем йөрәктә ниндидер бер моң кайный! Телемдә ниндидер сүзләр әйләнә. Хәзер, хәзер уйныйм мин сиңа аны.

(Хафиз уйный. Уен барганда Шәмсия керә дә кире чыга. Көй һәм Хафизның моңлы җыры Хәкимдә тирән тәэсир калдыра. Хафиз уйнап бетерә, үкси башлый.)
Хафиз. Беләм, егет кеше өчен күз яшьләре бит... Күз яшьләремә карап кем генә кызгана соң мине!.. Минем йөрәк хисләремне гармонь телләре дә, ялкынлы сүзләр дә, кайнар күз яшьләре дә аңлата алмыйлар... Ләкин ихтыярсыз аккан яшьләр алар һәм... соңгы яшьләр. Күз яшьләре көчсезлек, җиңелү билгесе ул. Мин җиңелдем, минем канатларым сынды, Хәким дус!.. Ә бит мин үземне көчле итеп хисаплый идем. Кайчан да булса диңгез карабында капитан булу турында хыяллана идем мин, җир шарының барлык диңгезләрен кичкәндә дә, 9—10 баллы штормнар булганда да каушамас, җиңелмәс төсле идем. Бүген мин җиңелдем. Кичә кич Гөлзадә белән Рәшитне үтерер өчен дип бардым. Ялар бергә иделәр... Ә минем аларга каршы кулымны күтәрергә дә көчем җитмәде. Күрәсеңме кулларым әле дә калтырыйлар. Менә, менә... Тез буыннарым да калтырыйлар, иреннәрем дә... Мин куркам... Кешеләрдән куркам...
Хәким. Юкка борчылма, Хафиз, кирәкми...
Хафиз. Ә... онытканмын икән. Ике атна элек, мин Рәшиттән көтәргә егерме- сум акча алып торган идем. Син зинһар, минем шул бурычымны тапшырчы, менә. (Акча бирә). Яннан соң менә бу китап та аныкы. (Шкафтан китап алып бирә.) Рәхмәт әйтте диген, һәм моннан соң ул минем күземә күренәсе булмасын. Мин аны күрдем исә барыбер үтерәчәкмен. Менә бу кулларым белән буып үтерәчәкмен?
Хаким. Синдә температура, Хафиз.
Хафиз. Зарар юк.
Хәким. Бәлки врач чакырырга кирәктер?
Хафиз. Кирәкми.
Хәким. Син — агаргансың, Хафиз, ятып бераз хәл җый... Әйдә, әйдә, менә бирегә... Шулай (Диванга яткыра.) Бераз йоклап ал... (Хафиз янына урындык куеп утыра. Пауза. Хафиз бераз тынычлана.)
X
Шәмсия керә.
Шәмсия (куркып). Нәрсә булды, улым?
Хәким (әкрен тавыш белән). Берни дә юк. Син борчылма, Шәмсия апа. Хафизга бераз хәл җыярга, йоклап алырга кирәк. Ә мин доктор алып киләм.
Шәмсия. Әллә ул каты авырыймы?
Хәким. Юк, алай куркыныч түгел. Тик бераз температурасы бар. Шәмсия. Ярәбби, ниләр генә булыр икән?
Хәким. Әйдә, чыгыйк әле, Шәмсия апа. (Чыгалар. Пауза.)
XI
Хафиз ялгыз.
Хафиз. Гөлзадә бәгърем... Гөлзадә... Тукта, нәрсә булды соң? Гөлзадә тавышы килгән күк иде бит. Кем соң миңа: “Хафизым?” дип эндәште. Төш кенә идемени соң бу?
(Озак пауза. Әкрен генә тора да гармонен алып уйный.)
Зәңгәр күзем, күз керфегең, Гөлзадә, Тибрәндереп карама, карама.
Күз карашың утлы уктай, Гөлзадә. Йөрәгемә кадала, кадала.
Гармонен куя да өстәл янына утырып кызу гына нәрсәдер яза. Укый да ертып ташлый. Тагын яза, тагын ертып ташлый. Тагын яза.
Укый: Кыйблалардан искән йомшак җилләр
Сиңа илтсен соңгы сәламем, 

Хәтрең калган булса миңа әгәр,

Гафу ит син мине, зәңгәрем.

Беренче кат очрашуда ук мине 

Сихерләдең бәгърем, Гөлзадә.

Соңгы сулыш алган вакытта да

Яд итәрмен исемең, Гөлзадә.

Бу юлларны укыган чагында

Мин булмамын инде, Гөлзадә. С

оңгы сүзем сиңа багышлыймын —

“Хуш, бәхил бул, бәгърем Гөлзадә!”.
(Хатны яхшылап төреп конвертка сала да тышына адрес яза.. Аны өстәлдә калдыра да йөгреп килеп пиджак кесәсенә тыгыла. Барлык кесәләрен актара. Өстәл тартмасын, чемоданнарын актара. Ләкин эзләгән әйберен таба алмый.)
Кем, кем ул шулай, бәхетсезнең соңгы җуанычын урлады? (Бер урында катып кала, бик озак уйлый. Кинәт бер карарга килеп алга омтылыш ясый. Шул вакыт ишекне дә шакып тормыйча Сания килеп керә. Саниянең йөзендә каушау һәм ачу).
XII
Сания. Нигә гаҗәпләндең? Бу мин — Сания!
Хафиз. Сиңа ни кирәк миннән, Сания? (Алар бер-берсенә карап калалар. Пауза.)
Сания. Әйт әле, Хафиз. Син бирдеңме Фазылга револьвер? Хафиз. Фазылга, револьвер? Димәк ул анда? ...
(Чыгар өчен ишеккә бара.)
Сания. Тукта. (Хафиз кинәт тукталып кала.) Син аны таба алмассың хәзер.
Хафиз. Кайда соң ул?
Сания. Качты. Качты кабахәт!
Хафиз. Ничек качты?
Сания. Мине үтерергә теләгән иде дә, булдыра алмады. Тешләрем, тырнакларым белән сакладым мин үземне.
Хафиз. Сине үтерергә? Фазыл? Ул бит күптән түгел генә миндә булды. Сине яратуы турында сөйләде.
Сания. Мәкерле җан... ;
Хафиз. Әйе, әйе. Мин кибеткә чыктым... Дус итеп сыйларга теләдем. Ә шул арада ул кесә карагы, бандит. Ничек соң мин хәзергә кадәр белмәгәнмен соң... (Пауза.) Син мине гаепләмә, Сания.
Сания. Әйе, мин хәзер аңладым, син гаепле түгел, Хафиз. Мә, ал револьверыңны. Тик икенче алай гамьсез булма!
Хафиз. Револьвер? Сания җаным... (Санияны кочаклый.) Рәхмәт сиңа... Ә Фазыл турында бүген үк, хәзер үк, милициягә хәбәр итәргә кирәк.
Сания. Мин уйлаган идем дә... Синең револьвер икәнлеген таныгач...
Хафиз. Барыбер, әйе, әйе. Минем өчен барыбер.
Сания. Әгәр аның белән бергә сине дә гаепләсәләр.
Хафиз. Гаепләмәсләр. Мин бит аңар револьверымны үз кулым белән бирмәдем. Син бар, Сания. Хәзер үк бар, хәбәр ит. Хәзер үк. Югыйсә соң булыр, бар... (Сания чыгарга бара.) Тукта, менә бу хатны аңа тапшырырсың.
Сания. Кемгә, аңа?
Хафиз. Гөлзадәгә әлбәттә.
Сания. Бүген үкме.
Хафиз. Мөмкин булса бүген үк. Хәер, кайчан тапшырсаң да барыбер. Ашыгыч түгел. (Сания китә.)
XIII
Хафиз ялгыз.
Хафиз (револьверын алып). Менә ул минем соңгы юанычым. Бәхетем, шатлыгым. Бер секунд... һәм барысы да берьюлы хәл кылына Мәхәббәт тә, михнәт тә, барысы, барысы да. (Пауза.) (Календарьны ертып.) Шимбә. 21 июль 1925 ел. Шомлы көн. Бүген көндез читекче Сәлахи, печән базары чатында, йөрәк авыруыннан,кинәт егылып
үлде. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, барлык печән базары әһле,
Сәлахи рухына дога кылдыдар. Гаҗәп. Миңа нэпман Сәлахи белән
бер көнне үләргә туры килә. Тьфу... һәм мине бер кем, бер кем
дәүлемнән коткарып кала алмый хәзер. Хуш, Гөлзадә, хуш, әнкәй. (Револьверын ала. Итек шакыйлар.)
XIV
Гөлзадә (арттан). Мөмкинме?
Хафиз. Гөлзадә? Рөхсәт юк, ярамый...
Гөлзадә. Рөхсәт булмаса да керүем өчен гафу ит, Хафиз. Миңа синең белән аңлашырга кирәк.
Хафиз. Синең белән минем арада тагын нинди аңлашу булуы мөмкин?
Гөлзадә. Без бит синең белән ни генә булса да якын иптәшләр. Якын дуслар булып кала алабыз.
Хафиз. Бу мөмкин түгел.
Гөлзадә. Рәшит тә сине күреп сөйләшергә тели. Ул да биредә капка төбендә.
Хафиз. Биредә? Юк, юк, Рәшиткә мин хәтта үлгәч үземнең мәетемне күрергә дә рөхсәт итмим. Бар, син аңа шулай диген.
Гөлзадә. Тыңла әле, Хафиз, без бит синең иң якын иптәшләрең.
Хафиз. Әгәр Рәшиткә үз тормышы кадерле булса, ул миңа күренергә тырышмасын. Беләм, ул тилелек, ләкин мин шул тилелекне эшләячәкмен? Бар, әйт син аңа.
Гөлзадә (нишләргә белми аптырап). Ә син минем ялгызым белән генә сөйләшер идеңме?
Хафиз. Нәрсә турында?
Гөлзадә. Минем, синең белән күп нәрсә турында сөйләшәсем килә, Хафиз. Синең, минем, безнең киләчәгебез турында. Эш, уку турында, гомумән тормыш турында.
Хафиз. Сания әллә сиңа минем хатны тапшырдымы?
Гөлзадә. Юк, нинди хат?
Хафиз. Хәер, әһәмиятле түгел.
Гөлзадә. Хәзер мин Рәшиткә әйтеп, аны озатам да, үзем керәм. Ярыймы?
36 Риза Ишморат
Хафиз (салкын). Ярый.
(Гөлзадә чыга. Хафиз тиз генә итеккә бара. Карый. Кухнягә чыгып әйләнеп керә.) Гөлзадә нәрсә турында сөйләшергә тели икән минем белән? Әйе, әйе, кичәге хат турында минем белән бәхәсләшергә, минем хаксызлыгымны аңлатырга... юк... (Револьверын ала да ширма артына керә, револьвер атылган тавыш. Хафизның гәүдәсе идәнгә ава. Бераздан Шәмсия һәм Гөлзадә керәләр. Паникалы эзләү. Шәмсия. Хафизның гәүдәсен күреп кычкырып җибәрә).
Шәмсия. Балам...
(Гөлзадә телсез катып кала.)


ПӘРДӘ ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ 
Волга пароходының беренче класс салоны. Пианино һәм башка җиһазлар. Вакыт кичкә таба. Тәрәзәләр зур ак шторалар белән капланган. Аларны җил тирбәтә. Пароход “Казань” пристаненнан яңа гына кузгалып киткән. Пәрдә ачылганда сәхнәдә Нәфисә һәм Раушан, һәр икесе дә матур киемнәрдән.
Н ә ф и с ә. Гафу итегез, сез Казан пристаненда утырдыгыз шикелле, Раушан. Әйе.
Нәфисә. Сез миңа “Маркиз" утравын күрсәтегезме, сөеклем.
Раушан. Менә ул, без хәзер “Маркиз" яныннан үтеп барабыз. Нәфисә (штораны күтәреп карый). Гүзәл урын. Комлык, агачлар.. Раушан. Сезнең әллә Казанда булганыгыз юкмы?
Нәфисә. Юк.
Раушан. Тиздән, Куйбышев гидростанциясе төзелгәч “Маркиз" утравы су астында калачак.
Нәфисә. Шулаймени?..
Раушан (бер ноктага карап Шобертның “Диңгез дулкынлана" сын уйный).
Нәфисә. Гүзәл.
Раушан. Ни дидегез?
Нәфисә. Уйнагыз, уйна, сөеклем.
(Раушан уйнавында дәзам итә.) Ә сез татар көйләре дә уйный беләсезме.
Раушан (сүзсез генә “Иим буе" көе уйный башлый).
Нәфисә. Дим буемы?
Раушан. Әйе. (“Качкын" операсыннан Рәйхана ариясен уйный.) Нәфисә. „Качкын" операсыннан Рәйхана ариясе?
Раушан. Әйе. (“Наемщик"тан Батырҗан ариясен уйный.') Нәфисә. Батырҗан ариясе?
Раушан. Ә монысы? (Уйный.)
Нәфисә. “Урман кызы".
Раушан. Сез Казанда булганым юк дисез, ә барлык татар көйләрен беләсез.
Нәфисә. Без иптәшем белән радио аша һәрвакыт Казанны тыңлыйбыз.
Раушан. Кайсы шәһәрдән?
Нәфисә. Днепрогэстан.
Раушан. Сез анда укыйсызмы әллә?
Нәфисә. Юк, мин анда инженер булып эшлим.
Раушан. Сез, инженер?..
Нәфисә. Нигә гаҗәпләндегез, сөеклем?
Раушан. Юк, мин... мин сезне бик яшьтерсез дип уйлаган идем. Нәфисә. Ха, ха, ха... Нигә мин картмени соң?
Раушан. Түгел дә... Сез мине гафу итегез... Ни өчендер мин инженерларны зур яшьле кешеләр итеп күрергә гадәтләнгәнмен... Мин тормышны, кешеләрне бик аз беләм шул әле. Анда да күбрәк китаплар аша гына.
Нәфисә. Сез алай булгач китаплар күп укыйсыздыр?
Раушан. Укыйм, ләкин күбрәк тарихи китаплар.
Нәфисә. Тарихчы булырга җыенасызмы әллә?
Раушан. Юк. Мин математик булам.
Нәфисә. Математик? Ни өчен математик?
Раушан. Мин бар фәннәргә Карагандада математиканы артыграк яратам. {Уйнавында дәвам итә.)
Нәфисә (Раушанның пианино өлешенә кунган китабын карап). Мөмкинме?
Раушан. Рәхим итегез.
Нәфисә (паузадан соң). Әдәби китаплар да күп укыйсыз ахыры?
Раушан. Системалы рәвештә классик әдәбиятны гына укыйм.
Нәфисә. Ә хәзерге әдәбиятны укымыйсызмы?
Раушан. Хәзерге әдәбиятны укымыйча мөмкинмени? Укыйм, әлбәттә. Тик барын да түгел. Минем әле барлык классикларны да укып бетерә алганым юк...
Нәфисә. Сез нинди ВУЗ да укыйсыз соң?
Раушан. ВУЗ да?.. Мин әле бары җиденче сыйныфны гына бетердем.
Нәфисә. Җиденче сыйныфны?.. Сезгә ничә яшь соң, сөеклем?
Раушан. Тиздән ундүрт тула.
Нәфисә. Ундүрт?..
Раушан. Нигә гаҗәпләндегез?
Нәфисә. Мин бит сезне зур кыз дип уйлаган идем.
Раушан. Ә мин зур түгелме?
Нәфисә. Юк, сез зур... Ләкин мин ундүрт яшьлек кызларны бик яшь итеп күрергә гадәтләнгәнмен.
Раушан. Ха, ха, ха... Бәйрәм ашы, кара каршы булып чыктымени инде бу?

II
Аларда беренче пәрдәдәгегә караганда бердә үзгәреш юк диярлек. Һаман элеккечә яшьләр, шундый ук шат күңеллеләр.
Гөлзадә. Нигә палубага чыкмыйсың, Раушан?
Раушан. Менә апа белән таныштык.
(Нәфисәгә.) Таныш булыгыз, бу минем әнием—Кәримова.
Нәфисә (гаҗәпләнеп). Әниегез? Туган әниегезме?
Раушан. Әйе.
Нәфисә (Гөлзадә белән күрешеп). Мансурова Нәфисә.
Раушан. Ә монысы әтием.
Рәшит (күрешеп). Кәримов.
Раушан. Ә мин — Раушан Кәримова.
(Кул бирә. Бар да кычкырып көләләр.)
Нәфисә (Гөлзадәгә). Мин һич вакытта да Раушан сезнең кызыгыз һәм сез Раушанның әнисе дип уйлый алмас идем.
Гөлзадә. Нигә, әллә Раушан миңа охшамыймы?
Нәфисә. Киресенчә, ул сезнең копиягез. Мин аны сезнең сеңдегез дип уйлаган булыр идем.
Рәшит. Ха, ха, ха. Менә әйттем мин сиңа, кызым, кая шул кадәр үсәсең дидем. Ә син юк, тыңламадың, үстең. Әниеңне дә узып китеп барасың хәзер.
Раушан. Ә бит минем дә зур буласым килә, һәм гомернең һәр
38 Риза Ишморат
бер минутын, секундын аңлап, хис итеп яшисем килә. Ә яшәү шундый рәхәт. Әгәр яшәү рәхәтлеген акча белән бәһәләргә мөмкин булса, мин менә шушы минутларны гына да миллион алтын белән бәһаләр идем.
Гөлзадә. Тик алтыннарың гына юк.
Рәшит. Булмаса, кирәге дә юк. Әйтегез, әле, Нәфисә апа, сез кайсы пристаньга кадәр барасыз?
Нәфисә. Куйбышевка кадәр.
Раушан. Кызганыч, димәк, без бергәләп бер генә сутка юл барабыз.
Нәфисә. Ә сез ераккамы?
Гөлзадә. Астраханьга кадәр һәм шул ук пароход белән яңадан Казанга.
Раушан. Аннан Москвага Сельхозвыставкага.
Нәфисә. Димәк, сез шулай ял итеп йөрисез?
Гөлзадә. Әйе.
Раушан. Сез Куйбышев гидроузелына эшләргә барасызмы?
Нәфисә. Әйе
Раушан. Беләсезме, әни, Нәфисә апа бит инженер...
Гөлзадә. Инженер?.. Бик яхшы.
Рәшит. Сез гидроинженермы әллә?
Нәфисә. Әйе.
Гөлзадә. Ялгыз гына барасызмы?
Нәфисә. Юк, иптәшем белән. Ул Куйбышев гидростанциясен төзәргә, жаваплы эшкә бара.
Гөлзадә. Ул да гидроинженермы?
Нәфисә. Әйе.
Гөлзадә. Нигә соң ул күренми?
Нәфисә. Каютада эшләп утыра.
Рәшит. Эшләп? Ничек пароходта эшләргә мөмкинме?
Нәфисә. Аның хәзер эш сәгатьләре. Ул бу сәгатьләрдә кайда гына һәм нинди генә шартларда булмасын, барыбер эшләми калмый.
Рәшит. Гаҗәп кеше булса кирәк сезнең иптәшегез...
Нәфисә. Юк, ул бик гади кеше.
Раушан, Мин бит пианинода уйнап аңа уңайсызлаганмындыр.
Нәфисә, һич юк. Эшләгән вакытта бер төрле тавышны да ишетми ул.
Гөлзадә. Гаҗәп.
Нәфисә. Гафу итегез, сезнең орденыгыз турында сорау бирергә мөмкинме?
Гөлзадә. Мөмкин, әлбәттә.
Нәфисә. Сезгә бу иң югары бүләкне балалар тәрбиясе өчен бирделәрме?
Гөлзадә. Әйе. Мин беренче баскыч мәктәптә балалар укытам.
Нәфисә. Димәк, мин сезне иң яхшы педагог булырга тиешсез дип уйлап ялгышмаганмын?
Гөлзадә (дәшми, елмая).
Нәфисә (Рәшиткә). Сез дә педагогмы?
Рәшит. Педагогия фәннәре кандидаты.
Нәфисә. Менә ничек?
Гөлзадә (веер белән җилләнеп). Иптәшләр, нигә без палубага чыкмыйбыз?
Рәшит. Чынлап, анда җиләстә, күңеллерәктә.
Раушан. Әйдәгез, Нәфисә апа, мин сезгә безнең Услон тауларын күрсәтәм.
Гөлзадә. Әйе, әйе. Без хәзер Услонга якынлашып киләбез- (Чыгалар д
Гөлзадә 39
III
Бераздан Фазыл керә,, Аның аягында тупас итекләр. Ул бераз аксабрак йөри. Өстендә каешланып беткән гимнастерка. Чәчләре кырган, калын гына мыек, битендә җыерчыклар, Ул нык кына картайган. Йоклаганнан булса кирәк, күзләре шешенгән.
Фазыл (артына әйләнеп). Икенче класс, өченче каюта. Менә ачкыч.. (Графинадан салып бер-бер артлы ике стакан су эчә дә, пианино янына барып утыра. Ямьсез дисонанс чыгарып клавишаларына басып куя. Бераздан Раушан керә. Ул пианино өстендә яткан китапны алырга, тели, аны Фазыл ала.)
Фазыл. О... (Укып). Оноре де Бальзак.
Раушан. Бирегез, ул минем китабым.
Фазыл. Юк, сез әүвәл пианино уйнагыз... аннан бирермен.
Раушан. Минем вакытым юк.
Фазыл. Әгәр теләсәләр кызларның һәр кайчан да вакытлары бар...
Раушан. Китегез, сездән суган исе килә.
Фазыл. Суган? Виноват.
Раушан. Әгәр бирмәсәгез, мин сезне капитанга әйтәм.
Фазыл. Пардон, пардон, мадмуазель.
(Китапны өстәлгә ташлый. Раушан китапны алып чыга. Фазыл әкрен генә килеп сул яктагы креслога—пароход барышына карап утыра. Ул озак итеп трубкасына тәмәке тутыра да куе төтен чыгарып тәмәке тарта).
IV
Кечкенә юл чәйниге тоткан Сания, аның артыннан стаканнар, җиләк, конфет кебек әйберләр тотып Хәким керә. Алар Фазылны .күрмиләр.
Сания. Ничек, ничек?
Хәким. Молотов шәһәрендә ун кеше сыярлык көймә сатып алалар.
Сания. Алар бит унбер?
Хәким. Булса соң. Шул ун кешелек көймәгә үк бер кеше сыя 344 инде.
Сания. Я, я.
Хәким. Бик әйбәтләп җилкән коралар.
Сания. Ә җилкән нигә?
Хәким. Нигә имеш? Әллә син шундый отличник малаеңны җилгәнсез көймәгә утыртыр идеңме?
Сания. Я, я?
Хәким. Шуннан бер педагог, быел гына җиденче сыйныфны бетергән ун бала, шулар эчендә безнең Мльфред, көймәгә утыралар да әйдәме әйдә, агымга түбән, Чулман суын чөмерә, чөмерә...
Сания. Нинди Чулман суы тагын?
Хәким. Я алла, Чулман шул Кама ич инде.
Сания. Соң син аңлатырлык итеп сөйлә.
Хәким. Менә инде. Мин сиңа бит халык теле белән сөйлим.
Сания. Я, я?
Хәким. Чулман суын чөмерә, чөмерә бер көн агалар болар, ике көн агалар, өч көн агалар. . дүрт көн агалар...
Сания. Зинһар тизрәк сөйлә, чәең суына.
Хәким (чәй эчә-эчэ). Шуннан Мурзихага агып төшәләр.
Сания. Ә Чистай кайда кала?
Хәким. Үзең ашыктырасың бит.
Сания. Ашыккач аны турыдан-туры Кама Тамагына килеп төшәләр.
Хәким. Кызык кеше син, Мурзиха аша үтмичә Кама Тамагына килеп буламени?
40 Риза Ишморат
Сания. Уфф...
Хәким. Шулай. Кама Тамагына килеп бутка ашыйлар да Казанга үрмәлиләр. Үрмәли, үрмәли, үрмәли, үрмәли, үрмәли, үрмәли кайтып җитәләр. Шулай итеп бер айлык экскурсия тәмам була.
Сания. Уф — ф... Көчкә.
Хәким. Син түгел, үрмәли торгач мин дә арып беттем. Кая тагын берне ясыйк әле...
Фазыл (урыныннан тора). Сәлам бәхетле парга!
Сания .
Хәким. Фазыл...
Фазыл. Тәкъдир безне тагы да очраштырды.
Хәким. Нишлисең, чыршы башыннан түгел, кеше башыннан йөри бит ул явызың. [Пауза.)
Фазыл. Сез миннән тартынмагыз. Мин элекке Фазыл түгел инде хәзер.
Хәким. Шулай күренә. Ә без сине дөньяда юктырсыңдыр дип уйлаган идек.
Фазыл. Шәйтан булсынмени соң миңа? Сания эше белән биш ел перековкада булдым. Аннан соң биш ел иректә буталып йөрдем дә тагын биш елга эләктем. Шулай итеп унбиш ел гомер үтте. Ә моннан нәкъ унбиш ел элек, мин дә бит үземә күрә матур киләчәк турында хыяллана идем. Күңелсез булып чыкты минем гомер юлы. Ялгыштым. Барган саен бер түбәнлектән икенче түбәнлеккә тәгәри бардым. Хәзер менә тагын иректә. Туган илгә дип кайткан идем. Ничектер пристаньга җиткәч аяк тартмады. Казанда таныш-белешләр, сезнең белән очрашудан курыккан идем... Ә менә күрәсез ничек булып чыкты. Ярый, мин сезгә комачауламыйм. (Китә башлый да кире кайтып.) Гафу итегез, бер генә сорау: Касьянич пивное, Касьянич пивное ни хәлдә? һаман да гөрлиме?
Хәким. Күптән юк инде ул Касьянич пивное. Аның урынында хәзер биеклеге биш катлы, озынлыгы ярты кварталга сузылган йорт. Матбугат йорты.
Фазыл. Кызганыч, бик кызганыч. (Китә.)
V
Сания (паузадан соң). Ул ничек картайган. Кешелектән чыккан. Әйтерсең, тере мәет.
Хәким. Да...
Сания. Хәким акыллым, син зинһар моннан соң миңа кыска сүзне дә озын итеп сөйләмә, ярыймы?
Хәким. Ни була?
Сания. Сине тыңлап вакыт бушка уза. Мин тиз картаюдан куркам.
Хәким (кычкырып көлә). Ха, ха, ха... Җүләрем син минем! Син шул картаюдан куркып, кайгырып картаеп бетәсең инде. Ә беләсеңме курку, кайгыру ничек картайта кешене.
Сания. Беләм, беләм. Тик зинһар тагын фәлсәфәгә генә тотына күрмә.
Нәфисә һәм Гөлзадә керәләр.
VI
Г ө л з а д ә. Ә... сез үзегез генә безне дә көтмичә чәйләп утырасыз икән әле.
Хәким. Бик кинәт кенә тамак кибеп китте бит безнең.
Гөлзадә. Шулаймени?.. Таныш булыгыз, инженер Нәфисә Мансурова. Ә болар дөньяда иң бәхетле пара. Бу минем иң якын дустым*
Гөлзадә 4 1
балалар клиникасының иң яхшы докторы, ассистент Сания Шакирова. Ә бу тел һәм әдәбият укытучысы — доцент Хәким Шакиров.
Нәфисә (күрешеп). Бик шат.
Гөлзадә. Бераз гына Хәким иптәштә Хуҗа Насретдинлык сыйфатлары бар барын да... Гомумән тормыш өчен болай зарары юк.
Сания. Әй, әйтмә, җаным, бөтенләй теңкәмә тиеп бетә.
Хәким. Күрәләтә нахак. Теңкәнең тияр җире бармени соң аның?
Гөлзадә. Компания өчен күңелле халык. Бергәләп сәяхәткә чыктык.
Нәфисә. Гүзәл, бик гүзәл.
Хәким (Нәфисәгә текәлеп карый). Мин сезне каядыр күргәнем бар бит, Нәфисә иптәш.
Нәфисә. Бәлки.
Хәким. Әйтегез әле, сез Ташкенттан түгелме?
Нәфисә. Минем анда бер кайчанда булганым юк.
X ә к и м. Гаҗәп. Нәкъ, нәкъ сезгә ошаган бер кыз минем хәтеремдә. Сез кайдан соң?
Нәфисә. Мин Бакуда туып үстем.
Хәким. Бакуда? Ә минем Бакуда булганым юк.
Н ә ф и с ә. Сезнең бәлки башка берәү хәтерегездә шундый онытылмас тәэсир калдыргандыр.
Гөлзадә. Әйе, әйе. Менә йөре син, Сания, минем Хәкимем ышанычлы , башка кызларга карамый дип.
Сания. Әгәр берәр кызны үзенә карата алса, бик шатланыр идем дә, аның куллыннан киләме соң ул.
Гөлзадә. Ха, ха, ха... Үтердең бит егетне.
Хәким. Кара аны, Сания. Үртәмә, үкенерсең. Берәүгә гыйшык булып куярмын да, шуның белән безнең унбиш еллык мәхәббәткә кресть, вәссәләм.
Сания. Унбиш еллык мәхәббәт. Сөйләмәче, зинһар. Синең миңа булган мәхәббәтең бер елга да җитмәде диярлек.
Хәким. Чү, чү. Син кешене ышандырырсың тагын. Хәзер бит инде без нәкъ ундүрт ел да алты ай ярым ал да гөл булып торабыз. Тагын ни кирәк.
Сания. Иң якын дуслар булып. Ә мәхәббәт, беренче елдагы ялкынлы дәрт юк, сүнде.
Хәким. Минемчә, аның шул бер елдан артыкка кирәге дә юк... Бәхетле гаилә тормышы өчен иң югары дуслык, бер-береңә ихтирам, бер-береңә күнегү җитмимени?
Сания. Хәер, белмим тагын. Зинһар калдырыйк бу күңелсез теманы.
Нәфисә. Юк, юк. Бу иң кызыклы тема. Сез коточкыч мәсьәлә турында шундый гади итеп сөйлисез, мин хәтта аңламыйм.
Сания. Нинди мәсьәлә?
Нәфисә. Бер ел эчендә сүнгән мәхәббәт. Ничек инде ул? Аннан соң бары тик дуслык, күнегү?... Дөрес, сез аны иң якын дуслык дисез, ләкин, минемчә, анысы барыбер.
Сания. Ха, ха, ха... Сез юктан куркасыз. Тормышның кызыклыгы, гаилә тормышының тулылыгы аңа карап кына кимеми дип беләм мин.
Нәфисә. Ә мин кешеләрдә булган бу иң гүзәл тойгының гомер буе саклануын теләр идем. Без менә иптәшем белән инде бишенче ел торабыз, сез минем ачык сөйләшүемне гафу итегез, . ләкин бу тойгы бездә елдан ел үсә, яңара гына бара шикелле.
Г ө л з а д ә. Мин үз тормышыбыз турында да шуны әйтер идем.
Нәфисә. Менә күрәсез. Бу тойгының биш ел гына түгел, ун-унбиш ел шулай булгач артыграк та саклануы мөмкин.
Гөлзадә. Әлбәттә.
Сания. Болай булгач сез һәр икегез дә дөньяда иң бәхетлеләрнең дә бәхетлесе булып чыктыгыз.
Хәким. Әйтегез әле, җаннарым, сез табигатьнең мондый серле хикмәтләренә ничек ирештегез?
Гөлзадә. Белмим.
Хәким (Нәфисәгә карап). Сез?
Нәфисә (уңайсызланып). Белмим. (Пауза.}
Хәким. Таптым...
Гөлзадә. Нәрсә таптың?
Хәким. Менә, Нәфисә иптәшне кайда очратуым турында...
Нәфисә. Кайда, әллә Ленинградтамы?
Хәким. Түгел.
Нәфисә. Алай булгач Днепрогэста.
Хәким. Түгел. Беләсезме, мин сезне бер кайда да очратмаганмын икән.
Сания. Әй тозсыз. (Көлә,)
Хәким. Юк, юк, җаным, бик тозлы һәм бик кызыклы мәсьәлә бу. Сез берәүгә бик, бик ошагансыз. Мин шуңа күрә дә. Әйе, әйе, чынлап та шулай. Белмим, күзләрегезме дип әйтим? Түгел. Буй-сыныгызмы? Түгел шикелле. Характерларыгызмы? Әйтә алмыйм. Ләкин кай ягыгыз беләндер бик ошагансыз.
Нәфисә. Кем соң ул “берәү"?
Хәким (паузадан соң). Гөлзадә.
Нәфисә. Гөлзадә?
Гөлзадә. Ха, ха, ха... Сез әһәмият бирмәгез аңа, шаярта ул.
Нәфисә. Мин бу исемне гомеремдә бары икенче тапкыр ишетәм. һәм һәр икесендә дә мине Гөлзадәгә ошаттылар. Димәк, бу очраклы түгел. Әйтегез, кем соң ул Гөлзадә?
Хәким. Әллә сез таныш түгелме?.. Менә сезнең каршыгызда ул Гөлзадә.
Нәфисә. Сез?
Гөлзадә. Әйе. (Гаҗәпләнү белән бер-берсенә карыйлар).
Хәким. Менә кызыклы хәл. Әгәр сер булмаса Гөлзадә исемен беренче тапкыр ишетүегезне безгә сөйләп күрсәтегезче.
Гөлзадә. Чынлап та, Нәфисә.
Нәфисә (бераз паузадан соң). Бу моннан биш ел элек иде. Мин ВУЗны бетергәч Днепростройга эшләргә килдем. Ул яңа эшләнеп бетеп килә иде. Мине ниндидер, сөйләп аңлатырга мөмкин булмаган бер тойгы чолгап алды. Мин үземнең барлык көчемне биреп, ныклап эшли башладым. Көннәрнең берендә плотинадан шарлап аккан көчле су агымына сокланып, уйга чумып утыра идем, кемдер: „Гөлзадә!" дип эндәште. Башымны күтәреп карасам, каршымда мәһабәт сынлы, шаян, көләч йөзле бер кеше басып тора. Көмешләнеп килә торган чәчләрен матур итеп артка тараган. Күкрәгендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены. Ул безнең төзелешнең атаклы инженеры булып чыкты. Мин аңа: “Сез ялгыштыгыз, мин Гөлзадә түгел, Нәфисә" дидем. Ул бераз көлемсерәп:— “Гафу итегез, мин чынлап та ялгышканмын, ләкин шулай да сез аңа кай ягыгыз беләндер бик ошыйсыз" диде. Мин аның мине кемгә ошатуын тәкрарлап сорасам да әйтмәде. Без шулай танышып киттек. (Пауза.)
Хәким. Шуннан?
Нәфисә. Шул. Көннәр үттеләр. Без аның белән якыннан таныштык. Дуслаштык. /Аннан соң тагын да яңарак, ялкынлырак тойгылар тудылар. Кыскасы без аның белән бергә тора башладык. Ләкин ул әлеге серле исемне бер вакытта да тәкрарламады. Ул теләмәгәч мин дә аны борчымадым.
Хәким. Сизгер һәм изге йөрәкле кеше булсагыз кирәк сез, Нәфисә иптәш.
Раушан йөгереп керә.
VII
Раушан. Абау ул нинди куркыныч...
Гөлзадә. Кем ул, кызым?
Раушан. Яныннан суган исе килә торган абый.
Гөлзадә. Кем?
Раушан. Ул әтинең элекке иптәше булса кирәк.
Г ө л з а дә. Фазыл?
Сания. Ул әле яңа гына биредә иде.
Гөлзадә. Фазыл исән?
Раушан. Әтине кочаклаган да елый, әти нишләргә белми.
Рәшит керә
VIII
Рәшит. Уф көчкә котылдым. Беләсезме мин кемне очраттым?
Хәким. Беләбез, беләбез. Иске дусыңны очраткансың.
Рәшит. Әллә сез аны күргән идегезме инде?
Хәким. Без ул бәхеткә, сиңа кадәр үк ирешкән идек.
Гөлзадә. Кайдан соң ул болай?
Рәшит. Ссылкадан кайтам, ди.
Гөлзадә. Кайтам? Ә ни өчен Казанга туктамаган?
Рәшит. Сталинградка, трактор заводына барырга уйладым, ди.
Хәким. Димәк, тагын да перековкага... (Пауза. Бар да кинәт кенә сүзсез калалар.)
Раушан. Нәфисә апа, минемчә, сез бик матур җырлый торгансыздыр.
Нәфисә. Ни өчен алай дип уйлыйсыз?
Раушан. Сезнең тавышыгыз шундый саф, көмеш шикелле.
Нәфисә. Элегрәк аз-маз җырлый идем.
Раушан. Алай булгач сез әле дә яхшы җырлыйсыздыр. Сезнең тавышыгыз мецо сопраномы?
Нәфисә. Әйе!
Сания. Чынлап та, Нәфисә иптәш, җырлагыз әле.
Раушан. Ә мин уйнармын.
Нәфисә. Сез Азәрбәйҗан көйләрен уйный беләсезме?
Раушан. Әгәр ноталар булса...
Гөлзадә. Ә сез бәлки үзегез уйнап җырлый аласыздыр.
Н ә ф и с ә. Мөмкин. (Нәфисә пианино янына утыра. Азәрбәйҗан көйләреннән моңлы бер көй уйный һәм җырлый)
Бар да. Браво. (Кул чабалар.)
Раушан. Ә татар көйләрен дә беләсезме?
Нәфисә (“Гөлзадә”не уйный һәм җырлый.)
Зәңгәр һава, зәңгәр һава, былбылым, Зәңгәрләтә диңгезне, диңгезне.
Зәңгәр һавалардан эзлим, былбылым. Бик сагынсам мин сине, мин сине.
(Башкалар бер-берсенә карашалар. Әкрен генә Хафиз чыга) Гөлзадә. Ул...
Бар да катып калалар.
IX
Хафиз. Рәшит. (Кочаклашып күрешәләр). Гөлзадә. (Кочаклый) Мин шат. Мин... Мин сезне чын күңелдән, дусларча тәбрик итәм. (Кулларын кыса).
Г ө л за дә. Рәхмәт, Хафиз.
Хәким. Ә безне?
Хафиз. Хәким? (Кочаклый.) Сания. (Кочаклый.) Әх шайтан алгыры Без иске дуслар унбиш елдан соң тагын да очраштык. Хәтта шул урында диярлек. Хәтерлисезме? Сания, әле ул вакытта бик тәмле пәрәмәчләр дә пешереп алып килгән иде.
Хәким. Ул көнне онытырга мөмкинме соң? Син бит “Гөлзадә" не шул көнне беренче тапкыр җырладың.
Хафиз. Әйе, әйе... (Раушанга карап) Мин бит, Гөлзадә, ул чагында сине... (Тукталып кала, башкалар аннан кычкырып көләләр.)
Гөлзадә. Ул минем кызым, Хафиз, Танышыгыз, Рушан.
Хафиз. Синең кызың?. Шундый зур... (Күрешә.) Хафиз. Раушан. Раушан.
Хафиз. Ул нәкъ синең кебек булып үскән... Иптәшләр, туктагыз? Сез мине дә, (Нәфисә янына, басып.) безне дә котлагыз. Бу минем иптәшем, бәхет кояшым, Нәфисә. Танышыгыз.
Гөлзадә. Без инде күптән танышлар. (Нәфисәне кочаклый.) Хәтта дуслар да, шулай бит?
Нәфисә. Әйе, сөеклем.
Хафиз. Мин ялгышмаганмын. Рәшит. Сания. Дикъкатләбрәк кара гыз әле, Гөлзадә белән Нәфисә бер-берсенә ничектер ошыйлар бит.
Хәким. Мин әллә кайчан әйттем инде аны аларга.
Хафиз. Чынлапмы?
Хәким. Валлаһи газыйм, икмәктер менә.
Хафиз. Чү, җүләр, карганма? Гөнаһлы булырсың... Әх шайтан алгыры? Менә шатлыклы очрашу. Нәфисә акыллым, нигә син мине каютадан күптән үк җилтерәтеп алып чыкмадың.
Нәфисә. Син бит эшли идең.
Хафиз. Дуслар белән бергә җыйналган вакытта эш турында уйларга мөмкинме соң? Нишләп болай аптырап калдык әле без? Шампанское (Коридорга барып.) Наташенка, безгә өч бутылка шампанское, юк ярты дюжина, һәм закускалар.
Хәким. Карап, карап торам да, егетләр... һаман шул элекке Хафиз бит бу. Аз гына да үзгәрмәгән ичмасам.
Хафиз. Мин, мин үзгәрмәгәнмени? Миндә хәзер элекке Хафизның тышкы кабыгы гына әзрәк калса калгандыр... Анысы да әле дөрес түгел. Кара бу чәчләргә. Кара бөдрәләргә кырау төште инде хәзер.
Хәким. Кырау түгел, көмешләнә диләр аны кайберәүләр.
Хафиз. Ул аерма тик шагыйрьләр өчен генә. Ә фән өчен, барыбер. Ак чәчләр картаю билгесе алар. Ә шулай да фән бу турыда ялгыша, егетләр. Мин менә үз гомерем тәҗрибәсеннән чыгып әйтә алам. Мин чәчләрем агаруга карап аз гына да үземдә картаю тойгысы сизмим. Киресенчә, көннән-көн яшәрә барам. Чын, чын, менә Нәфисәдән сорагыз. Шулай бит, Нәфисә?
Нәфисә. Дөрес.
Хафиз. Ә бу чәчләр, яшьрәк вакытта агарып калдылар. Бәлки хәтерлисездер, мин теге вакытта ике ай клиникада яттым. Йөрәк әрни, эч поша, сагыш... Коточкыч газап булды ул ике айны үткәрү. Клиникадан чыгуга тагы да яңа хәбәр: әни үлгән. Мин чак кына акылдан шашмадым. Икенче көнне үк Казаннан чыгып киттем... Ары сугылдым, бире сугылдым. Бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчтем. Ә эч пошу, юксыну һаман минем белән күчеп йөрде. Өч-дүрт ел үземне кая куярга белмәдем. Ахыр чиктә ничектер укырга тотындым. Тик шуннан соң гына бераз тынычлангандай булдым. Ә шулай да күңел һаман китек иде. Бер генә кыз да минем күңелемне үзенә карата алмады. Тик моннан биш ел элек менә Нәфисәне очраттым. Аннан соң бар да төгәлләнде- Хәзер мин бәхетле, шайтан алгыры. Күрәм без биредә барыбыз да
бәхетлеләр, гомер буе картаймый торган кешеләр җыйналганбыз. Туктагыз. Минем унбиш ел моннан элек чыгарган бер көй һәм бер җырым искә төште. Хәтерегездәме, без аны “Маркиз" утравында җырлаган идек. (Аккорд ала, уйный. Башкалар аңа кушылып җырлыйлар.)
Тургай булып сайрый,

Сайрый безнең гомер

Күтәрелә сайрап-сайрап, һавага,

Киң елгадай сызлып сызлып ага
Бәхет ташып матур — матур дөньяга.
Гөлдән гөлгә кунган күбәләктәй,

Йомшак искән назлы җилләрдәй,

 Бәхет нуры сипкән ай, кояштай,

Шат яшик, дуслар, дөньяда.
Әйдә ис син, назлы җил, 

Кояшкаем, сип нурың,

Елмай әйдә, батыр егет.

Елмай син дә, матур кыз,

Озын булсын, озын булсын

 Озын булсын бу гомер.
(Бар да җырлыйлар.

Фазыл ишек яңагына килеп сөялә).
ПӘРДӘ
Урзан авылы. 24 август 1940 ел
БЕТТЕ