Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ТАТАР АРТИСТКАСЫ

Ш. ШАМИЛЬСКИЙ

Татар сәнгатенең атаклы бу артисткасы белән мин 1910 елда Пермь шәһәрендә очраштым. Ул «Сәйяр» труппасы белән гастрольгә килгән иде. Бу труппа «Яшь хатын» (Таҗдаров) һәм «Хуҗа һәм приказчик» .(Богданов) пьесаларын куйды. «Хужа һәм приказчик» спектаклендә асрау ролендә миңа да уйнарга туры килде, шунлыктан мин аларның берничә репетицияләренә йөргәләдем. Бу вакытларда яшь үсмер булган минем үземнең дә театр белән кызыксынып, артист булырга дәртләнеп йөргән чакларым иде.
Репетиция вакытларында Сахибҗәмал ханымның труппада гадиартистка гына булмавын, ә бәлки аерым зур урын тоткан кеше икәнен сизергә була, ул репетицияләрне үзе алып бара, артистларны өйрәтә һәм үзенең уены белән үрнәкләр күрсәтә иде. Кыскасы труппада режиссерлык эшен дә ул алып барганга, труппа членнары аның күрсәтүләре белән нык хисаплашалар һәм аңа зур хөрмәт күрсәтәләр иде.
Спектакльләрдән соң да Пермь җәмәгатьчелеге Сахибҗәмал ханым Гыйззәтуллина-Волжскаяның уены турында озак вакытларга хәтле мактап, сагынып сөйләде. Пермь тамашачыларының күңелләрендә аның уены онытылмаслык булып калды.
Ул вакытларда Сахибҗәмал ханымның табигый таланты, эчке һәм тышкы актерлык техникасының бай булуы, зур һәм тирән рольләр сораганлыгын күрсәтеп тора иде. Ул чордагы рус матбугаты да Сәхибҗәмал ханым Г ыйззәтуллина-Волҗскаян1ЫҢ уенына бәһа биргәндә аны «ялтырап торган талант» дип атады.
(Истәлек)
С. Гьшззәтуллнна-Волжская. 1921 елда алынган фото.
Беренче татар ар щеткасы 83
Сахибҗәмал ханым Гыйззәтуллина- Волжская белән икенче һәм озак вакытка очравым 1912 елның маенда, Уфада булды, Пермьдә «Сәйяр» килеп киткәч минем язмышым бөтенләйгә хәл ителде. Мин һичнәрсәгә карамастан артист булырга карар бирдем. 1911 елны Пермьгә концерт белән җырчы Фәттах Латыйпов килде. Ул мида һәм минем иптәшләрем Ханҗаров белән Юсуповка: «Мин моннан Казанга барам һәм анда бер-ике артистка белән сөйләшеп Уфада икенче группа төзәргә уйлыйм. Мин инде ул хакта Сахибҗәмал ханым Гыйззәтуллина-Волжская белән дә сөйләшкән идем, ул «Сәйяр»дан китеп, Уфага килергә риза һәм аның белән артистка Фәхерниса Саметова да киләчәк. Әйдәгез, Уфада труппа төзик»—дип сөйләде. Без шатланып риза булдык. Бу эш 1911 елның ахырында, 1912 елның башларында булды. Ф. Латыйпов Казанга китте, ә без аңардан хәбәр көтеп калдык. 1912 елның май башында Уфадан Ф. Латыйповтан безне - Уфага чакырып телеграмма килде. Телеграммада: «Артистка Гыйззәтуллина-Волжская һәм Саметюва Уфага килделәр, сез дә тизрәк килеп җитегез» диелгән иде. Телеграмманы алгач та мин юлга чыктым. Ике иптәшем бер атнадан соң килделәр. Шулай итеп Сахибҗәмал ханым Гыйззәтуллина-Волжская кул астында, икенче татар труппасына нигез салынды. Бу труппада Сахибҗәмал ханым Гыйззәтуллина-Волжская 1918 елга хәтле юлбашчылык һәм режиссерлык эшен алып барды. Сахибҗәмал ханым бу труппаның йөрәге һәм җаны иде. Бу эштә үзенең зур организаторлык көче барлыгын да нык итеп күрсәтә алды. Аның чыдам һәм нык характеры, нинди генә авырлыкка да исе китмәве, безне, ирләрне дә, гаҗәпкә калдыра иде. Хәзер уйласаң ис китә. Бу кадәр чыдамлык, үз эшеңә шул кадәр бирелү, аны чиксез сөю, болар чыннан да гаҗәпләнмәслек хәл түгел.
Бу труппа «Нур» дип аталды. Сахибҗәмал ханым Гыйззәтуллина- Волжская бу труппа белән Уфа, Оренбург, Урта Азия, Сибирь һәм Урал шәһәрләрен йөреп чыкты. Труппа нинди авыр хәлләргә калганда да, (ә андый хәлләр атлаган саен очрый торган иде) Сахибҗәмал ханым актык киемен сатып, я ломбардка заклад салып булса да труппаны читен хәлдән чыгарырга юл таба, аны таркалудан саклауга бөтен көчен куя торган иде. «Ләкин монда Сахибҗәмал ханым Гыйззәтуллина-Волжскаяның иң әһәмиятле булган һәм гомумән татар театрының һәм татар артистларының үсүенә зур ярдәме тигән бер ягына тукталмый китү һич ярамый. Ул да булса аның чын мәгънәсе белән реалистик пландагы бөек бер артистка икәне. Киләчәктә, аның иҗатын ныклап өйрәнгәндә бу моментларга тиешенчә тукталырга кирәк булыр, әлбәттә. Монда тик шуны гына әйтәсе килә: Сахибҗәмал ханым Гыйззәтуллина-Волжская татар артистларына, бигрәк тә ул чакларда һәм теоретик һәм практик яктан әзерлексез, тәҗрибәләре аз булган татар артист һәм артисткаларына үзенең реалистик уйнау юлларын нык сеңдергән, нык урнаштырган һәм татар сәхнә сәнгатендә билгеле мәктәп — реализм мәктәбе нигезләрен урнаштыручыларның берсе һәм иң алдынгысы иде.
Практикада ул моны болай үткәрә иде. Мәсәлән, репетиция вакытларында без уйный торган рольләрне үзе уйнап күрсәтә. Аның фантазиягә бай булуы аңа без күрми калган моментларны да чагылдырырга мөмкинлек бирә, уенына җанлылык, театральность кертә иде. Шулар белән бергә ул һәрвакыт үзе күргән зур рус артистларының уенын һәм спектакльләрен, безгә сөйли иде. Тормышны белүе, хыялга байлыгы, тиз тәэсирләнә алучанлыгы, зур темперамент иясе булуы аркасында Сахибҗәмал ханым тудырган образлар тамашачыда оптылмаслык тирән тәэсирләр калдыра иде. Үзенең уены белән ул безне дә дәртләндерә, күңелләребезне күтәрә иде. Ул безгә һәрвакыт: «Яхшы, шәп артист булырга тырышырга кирәк» дип әйтә торган иде.
Монда аның якын иптәшләреннән мәрхүм артист Гыйлаҗ Казанскийны да искә аласы килә. Аның яхшы артист булып үсүенә Сахибҗәмал ханым Гыйззәтуллина - Волжскаяның зур ярдәме тиде. Шулай ук Гыйлаҗ Казанскийның  режиссерлык тәҗрибәсендә дә турыдан-туры, аның тәэсире булды.
Сахибҗәмал ханым Гыйззәтуллина- Волжская тарафыннан тудырылган образлардан Таҗдаровның «Яшь хатын»ныдагы ролен, Г. Камалның «Бәхетсез егет»ндә Гайни ролен, Ф. Шиллерның «Мәкер вә Мәхәббәт»ндә Луиза, Островскийның «Гроза»сында Катерина, «Кызганыч бала»да Шәфика, Г. Камалның «Уйнаш»ында Сәрви, «Банкрот»ында Гөлҗиһан һәм башкалар әле хәзер дә күз алдында китми басып торалар. Мәсәлән, аның «Уйнаш»тагы Сәрвиҗәмалының финалда ире Әхмәтҗанга тилмереп караулары йөрәкне әрнетеп, бу бичара хатынның тәкъдире өчен күздән яшь агызырга һәм дулкынланырга мәҗбүр итәләр иде. һәм шуңа капма-каршы булган һавалы, тәкәббер, әче телле Гайнинең, яки басынкы мөлаем, гүзәл табигать баласы — бөтен барлыгы белән сөюче Луиза һәм башкалар болар барысы да Сахибҗәмал Гыйззәтуллина-Волжская иҗатында зур осталык һәм талантлылык белән художество ягыннан зур югарылыкка күтәрелгән образлар. Гыйлаҗ Казанский «Нур» труппасының күрнекле артистларыннан берсе һәм ул үзенен 25 елдан артык сәхнәдә эшләгән дәверендә зур осталыкка ирешеп, художество ягыннан югары булган күп образлар тудырган бер артист.