АРБАСЫ ЮК КОЛХОЗ — АРТТА КАЛА, АРБАСЫ ЮК КОЛХОЗ — БУЛДЫКСЫЗ"
ТАССР авыл хуҗалыгы алдынгылары киңәшмәсендә сөйләгән речь.
— Иптәшләр! Куәтле илебезнең йөзенә карагач, шушындый данлыклы эпохада — Даһи Сталин эпохасында яшәүгә шатлыктан һәм бәхеттән дулкынланасың! (Кул чабулар).
Барлык совет халкы кебек үк язучылар, шагыйрьләр дә социализм төзү эшендә актив катнашалар. Иптәш Сталин язучыларны кеше рухының инженерлары дип атап, аларның рольләренә югары бәя бирде.
Безнең бөек эшебезгә, Ленин-Сталин эшенә турыдан-туры катнашучы язучылар һәм шагыйрьләр горур һәм бәхетлеләр. (Кул чабулар).
Сәнгать безнең илебездәге, җиңеп чыккан социализм илендәге кебек, партиянең, хөкүмәтнең һәм Бөтенсоюз халкының шушындый мәхәббәте һәм игътибары белән файдалана торган башка ил дөньяда бер кайда да юк.
Совет сәнгате һәм әдәбияты работникларының вәкилләренең берсе сыйфатында киңәшмәдә катнашучыларны Татарстанның совет язучылары исеменнән котлыйм. Үземнең речемне шигырь белән дәвам иттерергә рөхсәт итегез. (Кул чабулар).
Күрәм, залда бик күп алдынгылар,
Әйтерсез сез: «Сезнең шагыйрьләр,
Мәхәббәт тә, чәчәк турысында
Шигырь язу белән шагыйрьләр»,
Беләм, сезнең бөек эшегезне
Сыйдыра алмас шигырь юллары.
Сез эшләгән данлы эшләр инде
Көтә хәзер миллион томнарны.
Үткән җәйне сезнең арагызда
Матур итеп көнем уздырдым.
Колхоз саен иркен кырда йөрдем
Һәм сезгә мин шигырь тудырдым.
Күрдем анда шундый тук бодайлар,
Алтын алка таккан солылар,
Саламын кузак күмгән тук борчаклар
Диңгез кебек алда тордылар.
Мохтар бабай кебек, колхоз милкен
Үз милкеннән өстен санаган,
Колхоздагы һәрбер яңалыкны
Үз бәхете итеп караган
Алдынгылар хәзер миллионлап,
Алар хәтта һәрбер даганы,
Икмәк йөртә торган һәр капчыкны,
Колхоздагы һәрбер арбаны
Күз алмасы кебек саклыйлар,
Коммунага таба атлыйлар.
(Кул чабулар).
Тик, иптәшләр, Такташ әйтмешли:
— «(һәрбер чирнең була докторы),
Һәр заманның була үзенә күрә Сволочы (каһәр суккыры)!».
(Көлүләр)!
Мин үткән ел, җәйге матур таңда
Утырып кайттым колхоз атына,
Ат турында түгел, бүген монда
Сүз йөртәм мин арба хакында.
(Көлүләр).
Яшел урман буйлап ташлы юлдан
Бахбай белән алга барабыз,
Арбасы юк колхоз — артта кала
Арбасы юк колхоз — булдыксыз.
Җәй буена ахыры майланмаган,
Мәче тавышы бирә арбабыз.
(Көлүләр).
Бара торгач көпчәк төшеп калды,
Туктап аны алып кигездек.
Камыт бавы өзелә адым саен,
Ялгый-ялгый юлда тилмердек.
(Көлүләр).
Мәрдән агай моңа гаҗәпләнми,
Шине төшеп кала, борчылмый, —
«Калса калыр инде, туктап тормыйм,
Күптән белә идем бусын» ди.
Кайтып кердек кичен көч-хәл белән
Идарәнең ишек алдына.
Карап торам, кая күз төшсә дә
Ватык арба тирә-ягымда.
Председатель Магин килеп чыкты,
Фуражкасы кыек салынган,
Телгә дисәң — гаҗәп тел бистәсе,
Сәлам бирә җитмеш адымнан.
Ватык арбаларны көне буе
Тарттырасы иде үзеннән,
Чыдый алмый ах-ух килер иде,
Ут күренер иде күзеннән.
Һәм ул әйтер иде: — «Нинди авыр..
Газап күрә икән Җирән, дип,
Коткарыгыз мине, барлык атка
Яхшы арба табып бирәм» — дип.
Мин, иптәшләр, арба-чаналарга
Вак бер нәрсә итеп карамыйм.
Сез колхозда безнең алдынгылар,
Сезгә әйтүне кирәк табам мин,
Көрәшләргә чыккач, без беләбез,
Алга барып булмый мылтыксыз
Арбасы юк колхоз — артта кала,
Арбасы юк колхоз — булдыксыз.
Без сабанга язын чыккан чакта
Төзек булсын камыт бавыбыз,
Төзек булсын бар да һәм көзен без
Икмәк тавын җиңеп алырбыз.
Киләсе ел шушы якты залга
Мул уңышлар белән килегез,
Шуны сорый бездән партиябез,
Шуны сорый бездән илебез.
(Кул чабулар).