Логотип Казан Утлары
Очерк

ЗАКИР КАРТ

НИГЪМӘШ БУЛАТ

Алда авыл күренде. Ат авылга та­бан башын сузып алды да, пышкырды һәм күңелле тавыш белән кешнәп җи­бәрде. Аның, тавышы ун. ягыбыздагы каен урманы эчендә яңгырап китте. Ямщик, күзен кыса төшеп, авылга карады.

— Бу «Биек тау» авылы... «Ирекле хезмәт» поселкасына кадәр ярты юл кала! —дип куйды һәм сүс чыбыркы­сын селтәнеп атны куды: — На, хай­ван... на, рәхмәт төшкере!

Өстән сибәләп вак кына яңгыр явар­га тотынды. Алдагы озын юлда туңасымны унлап күңелсезләндем.

Ат җайга гына юырта иде.

Басу капкасыннан кергәндә, күчәр капка баганасына эләкте. Ямщик, атын бер якка борып, күчәрне ычкын­дырды да тагын атны куа башлады.

Кузгалып күп тә китмәдек, арты­быздан шелтәле тавыш ишетелде:

— Кара син, ә... Чәкушкәгез төшеп калды ич!..

Без тавыш килгән якка борылдык.

Мин килүче кешегә кызыксынып карадым. Бу — карга канаты кебек кара мыеклы, түгәрәк сакаллы карт иде. Көннең яңгырлы, салкынча булуына да карамастан, аның тап-такыр итеп кы­рылган башында какланып беткән кә­ләпүш. Калын кара кашлар астыннан бик үткен күзләр карап тора. Өстен­дә ак күлмәк, аның өстеннән җиңсез камзул кигән. Киң кара чалбарын ак тула оегы эченә кыстырган. Аягында пөхтәләп кигән чабата.

Карт, миңа күз төшереп алганнан соң, ямщиккә көлемсерәп карады да әйтте:

— Кара син, ә... Син, агай, дөнья күргән кешегә ошыйсың ләбаса... Бо­лай саксыз йөрсәң арба күчәреңне бик тиз сындырырсың син...

Без икебез дә арбадан төштек. Ям­щик чәкүшкәне табып алды да, авыз эченнән нәрсәдер мыгырдый-мыгырдый, аны урынына беркетте. Мин картка рәхмәт укыдым.

Мин аннан:

— Бабай, әйтсәнә, сәгать ничәләрдә поселокта булырбыз? — дип сорадым.

Карт атка, көпчәкләргә җентекләп карады да:

— Җайлап, акырын барсагыз ка­раңгы төшкәнче барып җитәрсез бәл­ки, — дип куйды. Бу сүзне ишеткәч, ямщик тагын нәрсәдер мыгырданды. Мин дә борчыла башладым. Нигә шу­шы авылда гына кунмаска? Барыбер бүген барып җитеп булмый бит. Бәлки, иртәгә көн матур булыр, яң­гыр туктап, юл да җилләр, дип уйладым.

— Бабай, бу авылда кунып чыгарга берәр җай табып булырмы икән? — дидем мин. Карт тиз генә җавап бир­мәде.

— Ник булмасын, — диде ул бераз­дан, — юл кешесен бер кем дә ише­геннән кире борып җибәрмәс. Теләсә­гез минем өйдә үк кунып чыгыгыз.

Картның бу сүзләрен ишеткәч, мин ямщиккә карадым. Ул җиңел сулап куйды; юл азапларыннан котылу аны да шатландырды булса кирәк.

— Әйдә алай булса, — диде ул рә­хәтләнгән тавыш белән. Аннан соң: — Ат та хәл алыр, — дип өстәде Аның бик арганлыгы йөзенә чыккан иде. Мин картка:

— Әйдә, бабай, киттек, утыр арба­га, — дидем. Карт миңа карамыйча салмак кына кулын селкеп алды.

— Өем ерак түгел, җәяү дә кай­тырмын,— диде. Ямщик дилбегәне тотып арба яныннан атлады, мин карт белән бер рәттән чыттәнрәк киттем.

— Бабай, син ни исемле? — дип сорадым карттан. Ул тыныч тавыш белән җавап бирде:

— Закир... кәләпүш Закир дип йөр­тәләр.

Закир картның кушаматы мине га­җәпләндерде. Каян алып аңа кәләпүш Закир дип кушканнар икән?

— Бабай, хәтереңә авыр алма, ниш­ләп сиңа кәләпүш Закир диләр, ә? — дип сорарга батырчылык иттем. Карт көлемсерәде.

— Кара син, ә... ни эшләп хәтеремә авыр алыйм.

Ул башыннан кәләпүшен алып йо­марлады да, учына сукты һәм:

— Менә бу кәләпүш минем башта унсигез ел яши. Мин аны язын да, җәеп дә, көзен дә, кышын да, хәтта йоклаганда да башымнан салмыйм. Нинди суыкларда да, кышкы буран­нарда да мин башыма бүрек кимим. Бүрек кисәм, башым сызлый башлый. Күнеккән инде...

Мин уйландым: салкын, күз ачыргысыз җилле буран. Менә шул вакыт өстенә җылы тун, аягына киез итек, кулына бияләй, ә башына юка гына кәләпүш кигән хәлдә урам буйлап, салмак кына атлап барган Закир карт­ны күз алдына китереп, көлеп җибәрә яздым.          ,

Карт ачулы тавыш белән:

— Ни бетмәгән яңгыр бу ә, иген- икмәкне дә җыярга комачаулый ләбаса, — дип әйтеп куйды.

— Соң, бабай, — дидем мин» — кол­хозда кеше җитәрлектер ич, нигә дәррәү генә җыеп алмыйсыз?

Ул миңа гаҗәпсенеп карады. «Дөньяга яңа тудыңмы әллә?» дип әйтә кебек тоелды. Мин бераз уңайсызланып җа­вап көтә идем.

— Һе... — диде ул кырт кына,— ирләрнең, егетләрнең эшләрдәй кәттәләре фронтта лабаса. Аны җыеп бете­рү өчен көч күп кирәк шул. Дөрес, ирләр юк түгел... Тик өлгерә алмый­лар, әле менә басу карап кайтып килем. Ис китәрлек уңыш... Әле хатын-кызларыбыз уңган. Басу эшенең яртысын эшләп бетерделәр инде.

Ул шулай диде дә, уйланып торды һәм тагын сүзен дәвам иттерде:

— Шулай, энекәш, тракторда хатын- кыз, кошошнада алар, районга икмәкне алар ташыйлар... Бар эштә дә диярлек алар. Әле ярый, шәһәрдән эшче кешеләр килеп булышалар. Аларнын, да ярдәмнәре бик зур.

— Хатын-кызлар, алан булгач, фронтка киткән ирләренә яхшы алмашчы булганнар?

Карт:

— Кара син, ә... шулай булмый ни... Районга иген ташу бу пычрак юлда бик җин,ел эш түгел ләбаса... Шулай да хатын-кызларыбыз тырышып эшли­ләр... Баштарак, көпчәк ватылса, тәж өзелсә, атлар арса без ни эшләрбез дип куркалар иде. Тора-бара өйрәнде­ләр тагын... — диде.

Без бу сөйләшүдән соң, тыкырыклардан борыла-борыла, бик озак бар­лык. Бу йөрүнең чиге булмас кебек тоела башлады. Ахырдан, карт бер капканы ачып, безне ишек алдына кертте. Ямщик атны тугара калды, мин өйгә ашыктым.

Өйдә беркем дә юк иде. Түрдә өч тәрәзә. Сәке. Сәкенең бер кырыенда сары санлык. Аның өстендә юрганнар, мендәрләр өелгән. Шуларга карап мин өйдә хатын-кыз юклыгын чамаладым. Унда күптәй агартылтан мич. Мич янында бүкән. Аның тирәсендә юкәләр таралып ята. Сулда тагын ике тәрәзә, тәрәзәләр арасында кызыл скәтер япкан өстәл. Өстәл өстендә ярты ик­мәк, пычак, чынаяклар. Түшәмгә асылмалы лампа эленгән. Ике тәрзә арасында сәгать. Мин чишенә башла­дым. Озак тормалы, минем арттан карт та керде.

— Өең җылы, бабай, рәхәтләнеп киттем —дидем.

— Җылы сөяк сындырмый... җылы тотам... Улларым армиягә киткәнче гынны күп иттереп китереп калдырдылар. Аның өстенә колхоз да булы­ша. Шушындый салкынча, яңгырлы көннәрне аз гына ягып җибәрәм.

— Карчыгың кая, соң, бабай?

Карт кинәт йомшарды. Авыр гына бер хәрәкәт ясап, сәкегә утырды. Алдына карап моңаеп калды.

Карчыгым былтыр көз, яфраклар коелганда үлде.

Тагын кемнәрен бар соң?

— Кызым районда медсестралар курсында укый. Әле кичә берәүгә әйтеп җибәргән, тагын бер атнадан укулар бетә, фронтка китәбез, әти» борчылмасын, дигән...

Борчыласыңдыр, бабай?

Кара син, ә... Ата йөрәге ләба­са... Балаларың бармы?.. Юк, диюең­ме?.. Шул, шул, яшерэк шул син...

Карт, бераз уйланып торды да, әйт­те:

— Борчылыр вакыт түгел, китә икән — китсен, Кызыл Армиягә ярдәм итәр. Ил өчен алар да тырышмагач, кем тырышыр.

Картның йөзенә елмаю чыкты, чы­рае яктырып китте.

Балаларым арысланнар кебек. Кызым да уңган. Ике улымның икесе дә Кызыл Армиядә. Берсе артиллерист, икенчесе танкист. Әти, тыныч бул, тиздән Гитлерның арт сабагын укы­тырбыз диләр... Ләкин озакладылар... Үзем фронтка бармый булмас ахыры, үзем барсам, бер хикмәт чыгарыр идем чыгаруын...

Карт бу сүзләрне чын күңелдән сөй­ли иде. Мин аңа:

Син бик карт бит инде, — дигән идем, хәтере кала язды. Баш артындагы кәләпүшен, алга этеп китер­де.

Ә карт булса соң.

Сиңа кыен булыр дим.

Кара син, ә?!, миңа кыен буласы икән... Ә безнең фронттагы улларыбызга, кияүләребезгә җиңелмени? Эх, син...

Ул арада ямщик тә килеп керде. Ул бер сүз дә эндәшми чишенде. Юеш чабатасын, чүпрәкләрен мич арасына куйды. Киемнәрен салып чөйгә элде, сүрән тавыш белән генә:

Ах, арылган... — дип сыкранды. Карт аңа:

—- Кара син, ә... Арырсың шул, юл азапсыз булмый ул, — диде дә. сәке өстеннән бер мендәр алып, мич буена ташлады:

Шунда җылыга таянып тор, — диде. Ямщик, .мендәргә башын куюга, гырлап йокыга китте. Карт аңар карап торды да, нигәдер башын селкеп куйды.

— Сезнең карын ачкандыр, — диде карт урыныннан кузгала-кузгала, — мин правлениегә барып кайтам, бүген төнлә эшләргә чыгалармы икән, белеп кайтыйм дим... мин дә эшкә чыгармын дип торам... Син бәрәңге каезлый тор... Бәрәңге әнә сәке астында...

Минем җавабымны да көтмичә, ул ишектән чыгып китте. Дөресен әйтим, мин бәрәңге арчырлык та, аны ашар­лык та хәлдә түгел идем. Карт чыгып китүгә, сандык янына ятып йокымсырый башладым. Бераздан дөбердәп ишек­тән кергән тавышка күземне ачтым. Бүлмәгә Закир карт, таза гәүдәле бер ир кеше һәм башына кыеклап кызыл яулык бәйләгән бер хатын керде. Мин йоклаганга салышты М.

— Синдә кунаклар бар ахыры, За­кир абзый? — диде берсе.

— Юлчылар...

— Кая баралар?

— «Ирекле хезмәт» поселкысына.

— Бусы шәһәрдән ахыры...

— Шулайдыр...

— Ник бара?

— Кара син, ә... мин каян белим?

— Сораштыр син аны, Закир аб­зый... Белмәссең, әллә кем ул...

Мин чак кына күземне ачтым. Алар өстәл янына утырыштылар. Бүлмә шактый караңгыланган булу сәбәпле, За­кир карт эленгән лампага ут кабызды. Хатын бишмәт якасын чишеп җибәр­де, таза гәүдәле иргә карап ала ы да. Закир картка:

— Беләсеңме, Закир абзый, без сиңа зур йомыш белән килдек әле. — диде.

— Кара син. ә... нинди йомыш соң ул?..

Бүлмәне берничә минутка тынлык басты. Тик ямщикның борын сызгыртып йоклавы гына бу тынлыкны боза иде.

Таза гәүдәле ир:

— Я, Закир абзый, ни хәлләрең бар соң?.. Кызың Сәрвәрдән хәбәр аласыңмы? — дип сорады.

Карт ир кешегә ягымлы итеп карый иде.

— Соравыңа рәхмәт... Кичә генә хә­бәр алтым, бер атнадан медсестралар курсын бетерәбез... фронтка китәбез дигән...

— Алай икән, Закир абзый, бик яхшы! — диде ир кеше һәм тәрәзәдән урамга күз төшереп алды. - Закир абзый, кар очкалап тора бит, каты салкыннар кайчан башланыр икән? — диде.

Закир карт гайрәтләнә төште.

— Кара син, ә... вакыты җитәр, ва­кыты җиткәч кар төшәр, суыклар да башланыр, — дип куйды. Бу сөйләшү­дән мин бернәрсә дә аңламый илем әле. Шулай да болан сүз кузгатуның билгеле теләккә җитү өчен эшләнә икәнен төшенә идем. Шуның эчен дә бу сүзләрнең нәтиҗәсен кызыксынып көтә башладым.

— Анысы шулаен шулай, — диде ир кеше. — Ә менә бу суыкларда Кызыл Армиягә барыннан да элек нәрсә бик кирәк булыр икән дип уйланам мин...

Картның йөзе ачылып китте. Мәсь­әлә миңа да аңлашылды.

— Кара сим, ә... — дип куйды карт сузып кына, аннары эшлекле тавыш белән: — Армиягә суыктан саклану өчен җылы киемнәр кирәк, — диде.

- Сизгер син. Закир абзый, без ме­нә бүген батыр Кызыл Армия сугышчылары өчен җылы киемнәр җыярга чыккан идек, һәркем булганын бүләк итә:

Закир карт көлеп җибәрде:

Кара син, ә?.. Нитә соң аны туп- туры гына әйтмисез. Закир абзагызга боргалап-сыргалап торасыз... Кая, хә­зер алып кереп бирәм...

Ул сандыкка килеп тотынды. Хатын рәхәтләнеп көлеп җибәрде:

— Ашыкма, Закир абзый, иртәгә үзең правлениегә илтерсең.

Карт кире өстәл янына килде. Ал­дына гына карап, уйланып торды.

— Языгыз, — диде ул бераздан, — бер куян бүрегем бар, минем гомеремдә бүрек кигәнем юк, шул бүрекне бирәм. Бер пар киез итек бирәм. Мон­та без тула оек. чабата белән дә кыш чыгарбыз... фронтта, бәлки, ул» итекне ике улымның берсе, я кызым кияр... Тагып кызым бәйләп биргән бияләем бар, ул да куян бүреккә ияреп фронт­ка китсен...

Таза ир Закир картны кочаклап ал­ды диярлек:

Их, Закир абзый, моңарчы һәр эштә башкаларга үрнәк күрсәтеп кил­дең... Бу эштә дә үрнәк булдың.

Закир карт, акрын тавыш белән генә:

— Бөтен кеше бер-берсенә үрнәк булырга тиеш ләбаса... Ил» кайгысы ачы икәнен һәркем белә бит, — дип куйды.

Таза ир һәм хатын Закир карт бе­лән тагын бераз сөйләшеп тордылар да, чыгып киттеләр. Закир карт аларны озатып керде дә, бүлмә уртасына баскан хәлдә:

— Ах, балалар, балалар,—-дип авыр гына сулап куйды. Аннары ачулы та­выш белән:

Дөмегерсең, ләгънәт... Безнең балаларны җиңә дә, кол да итә алмас­сың, — диде. Мин аның бу сүзне кем­гә карата әйткәнен аңладым.

Ирекле хезмәт - колхозы, октябрь. 1941 ел