МАКСАТСЫЗ ЖЫЕНТЫК
Үзешчән сәнгать түгәрәкләренең репертуары бик ярлы булуы, аларның һәрвакыт мохтаҗлык сизүләре барыбызга да билгеле. Колхозчы эшче яшьләрнең һәм укучыларның драмтүгәрәкләре эстрада материалларын — кечкенә күләмле пьесалар, скетчлар, инсценировкалар һәм популяр җыр, такмазалар эзләп аптырыйлар. Аларның бу өлкәдәге таләпләре аеруча зур. Менә шуны искә алып. Татгосиздат быел драматург Таҗи Гыйззәт иптәшнең «Җырлар» җыентыгын басып чыгарган. Китапның беренче битендә үк без: «бу җыентык әдәби кичә, концерт һәм үзешчән түгәрәкләрнең репертуарларын баету, төрлеләндерү теләге белән чыгарыла» дигән сүзләрне укыйбыз. Яхшы теләк, әлбәттә. Ләкин Татгосиздат моны ничек үтәгән, ни дәрәҗәдә репертуарны баста алган соң? Бу җыентыкка Таҗи Гыйззәт иптәшнең пьесаларындагы җырлар, ария, дуэт һ. б. тупланган. Аларның һәммәсе дә сәхнә аркылы безгә күптән билгеле һәм шактый өлеше, композитор С. Сәйдәшсвның йөрәккә ятышлы, халыкчан, популяр музыкасы белән бергә халык арасына таралырга өлгергән инде. Эчтәлекләре искермәгән һәм әдәби кичә, концертларда файдаланырлык бер бөтен уй — хисне чагылдырган, тулы бер мәгънә биргән җырларны туплап чыгару мактаулы эш. Ләкин бу җыентыкны төзүчеләр андый принципны күз алдында тотмаганнар булса кирәк. «Җырлар» җыентыгына Таҗи Гыйззәтнең пьесаларында азмы-күпме көйгә салынган нинди әйбере булса, шуларның барысын да теркәргә тырышканнар, китапның тибы, характеры ачык билгеләнмичә эш ителгән. Нәтиҗәдә үзничәи түгәрәкләрнең репертуарына тәкъдим итәргә ярамаган бер формадагы җыр «өзекләре», «арияләр» бирелгән. Драматургия әсәрдәге җырлар, гадәттә, үзләренең эчтәлекләре белән билгеле бер шартларда, шундагы конкрет уй-тойгылар, образларның характерлары белән аерылгысыз бәйле булалар. Андый җырларны «иясеннән» аерып алып, ничек эләкте шулай җырлаганда, бик зур мәгънәсезлек яки хәзерге безнең карашыбызга, хисләребезгә ят булган нәрсәләр килеп чыгуы бик мөмкин. Моны җыентыкның авторы Таҗи Гыйззәт иптәш тә, редакторы иптәш Махияиов та бик яхшы белергә тиешләр иде кебек. Бу җыентыкны хәзерләгәндә алар моның киресен эшләгәннәр. Нәтиҗәдә үзешчән түгәрәкләргә репертуар итеп, конкрет пьеса эчтәлегеннән, образларыннан аерып түбәндәге юлларны халык алдына чытып җырларга тәкъдим иткәннәр:
— Әйләнәмдә күз яшьләре...
Күкне болыт каплаган.
Үткәннәрем хәсрәт булса,
Алда таңым атмагап.
(Батырҗан ариясе)
— Сау бул, әткәй,
Сау бул, Әхмәтгәрәй,
Китәм инде салкын ләхтемә...
(Зөбәрҗәт ариясе)
— Бар да бетте, мәңгелеккә
Калды ла ялгыз башым.
Гомерем буе сине сагынып
Түгәрмен канлы яшем...
(«Омет өзелгәч»)
— Айлар буе бер туктамый
Пыскып яңгырлар ява,
Яуган көзге яңгырлардан
Ил күзеннән яшь ага.
Яшь ага... Яшьләр белән
Йөрәкләргә кан сава.
(Гөлчәрә ариясе)
Мондый өметсезлек, күз яшьләре белән тулган «арияләр»не тагын да күчерергә мөмкин. Аннары «хак ядыпы әйтергә телне бирде тлдия», «шәфкать кыл, раббем алла» һ. б. шуның кебек динле карт-корыларның шыңшулары турында әйтеп тә тормыйбыз. Нинди репертуар бу? Мондый «ария», «мөнәҗәтләрне» әдәби кичәләрдә, концертларда максатсыз жыентыкта тәкъдим итү бик зур мәгънәсезлек. «Җырның җыртыгы юк бит» диган ялгыш үлчәү белән карап, бөтен нәрсәне төяргә тырышу һич дөрес түгел, һичшиксез, хадхоз һәм эшче клубларында кичә, концерт оештыручылар репертуарны бу җыентыкта әйтелгәнчә төземәячәкләр. Чөнки алар репертуарның нинди булырга тиешлеген бик яхшы аңлыйлар. Дөрес, Таҗи Гыйззәтнең «Җырлар» җыентыгына кергән җыр, ария, бәетләрнең барысы да пьесалары эчендә бик урынлы бирелгеннәр. Сүз бу турыда бармый. Сүз, издательствоның репертуарны дөрес тәкъдим итә белмәве турында бара. Бу җыентык берәр фәнни максат күз алдында тотылып төзелгән булу, бәлки дөресрәк тә булыр иде. Ләкин без моны да күрмибез. Ахырда шуны да әйтергә кирәк, ниндидер китапка кергән җырларның кайсысы авторныкы, кайсылары халык иҗатыннан алынган булуы бер дә күрсәтелми. Ә күрсәтергә кирәк иде. Юкса халык җырлары, бәетләре дә Таҗи Гыйззәт иҗаты булып күренәләр. Таҗи Гыйззәт пьесаларының һәр кайсындa диярлек җыр бар. Аларның күпчелеге шык тарафыннан яхшы кабул ителделәр. Дәресен әйтергә кирәк, кайберләре яхшы көй терәге астында гына яшиләр. Таҗи Гыйззәт иптәш кайбер җырларын поэтик яктан эшләп җиткермичә калдырган. Еш кына прозаизм, С-жыйрь рифмалар, сүзләрнең эчке мелодиясез бирелүләре, мәгънә сыеклыгы очрый. Мәсәлән:
«Кич салкында, һава ярын,
Яңгырый чалгы тавышы;
Дошман явы, ауган төсле (?)
Ава печән покосы» (!?)
(«Печәнче егет җыры»)
Җиккән атым гнедой,
Без үзебез молодой.
Салып бирәм, якын дустым.
Эчеп җибәрче, давай.
(«Егетләр җыры»)
Яки:
«Берни түгел иде егет өчен
Газап татып хурлык күрүләр,
Җаннан артык сөйгән Сәрби Назым
Эткә алмашып читкә сөрделәр»...
«Таймасовлар» пьесасыннан «Мәхәббәт» исемле бер «җыр» алынган. Аны җыр дип түгел, унышсыз бер шигырь дип әйтү дөресрәк булыр. Барыннан да элек эчтәлеге зәгыйфь, совет кешесенең мәхәббәте турындагы фәлсәфәсе буталчык һәм примитив. Нинди мәхәббәт соң ул? Төп фикер: «Луизасын ничек сөйгән булса, Саф йөрәкле батыр Фердинанд»... Шундый сөю генә совет яшьләренең чып сөюе була имеш! Җитмәсә: «Бөек шагыйрь, хәтта философлар — Бар да шулай өзелеп сөйгәннәр».... дип автор әйтә дә, Ватанга мәхәббәт хисе белән мондый мәгънәсез чагыштыру ясый: «Үз ватанын якын сөю белән Ярың сөю безлә тигез ул» (?) Автор моның белән генә чикләнми, Фикерен бу «җырда» тирәнрәк әйтергә ашыга:
«Чын советчыл тигез мәхәббәтне
Бик күбәүләр аңлап җитмәгән»...
Бу җырда язылганча, «чып советчыл тигез мәхәббәт» Луиза белән Фердинанд мәхәббәте шикелле үк икән һәм, хәтта, шуны да «бик күбәүләр» аңлап җитмәгәннәр пкәп. Дөрес, без дә аңламадык моны. «Чын советчыл мәхәббәтне» язучы үзе генә анльгй торгандыр. Бу — Т. Гыйззәт иптәшнең пьесаларындагы җыр текстларын тагын да зуррак игътибар биреп эшләргә тиешлеген күрсәтә. Җыентыкның ахырында «Җиңү маршы» кебек бик әһәмиятле әйбер кергән. «Соңгы җырлар» дигән бер бүлекчә бирелә. Ни өчен соңгы? Китапта соңгымы, әллә гомумән авторның соңгы җырымы? Аңлашылмый. Таҗи Гыйззәт иптәш барыбыз тарафыннан да хөрмәтләнүче, танылган, тәҗрибәле зур драматург. Аның һәр яңа пьесасын шатлык белән көтеп каршы алабыз. Тик менә бу ашыгыч чыгарылган, уйланып җигелмәгән «Җырлар» җыентыгы максатсызрак килеп чыккан.