ӘХМӘТ ЮНУС ШИГЫРЬЛӘРЕ ТУРЫНДА
Әхмәт Юнус — соңгы елларда гына күтәрелеп чыккан яшь шагыйрь. Ул политик актуаль темаларга язылган, җыйнак кына итеп эшләнгән шигырьләре белән кыска гына вакыт эчендә үзен танытып өлгерде. Бу көнгә хәтле аның өч җыентыгы басылып чыкты («Гүзәл яшьлек»— 1937 елда, «Тантана»— 1939 елда һәм өченчесе — «Әсән елга» быел басылып чыкты.»
Ә. Юнус шигырьләренең күпчелеге ватанга бирелгәнлек, социализмның җиңүләре, совет халыкларының ирекле тормышта яшәүләре темаларына багышланган. «Тантана». «Бәйрәм таңы», «Яшь егетнең уйлары», «Безнең бәйрәм». «Яшьлегебез таңы», «Бәхет» һ. б. шигырьләрендә ул совет халкының көрәше, бердәмлеге турында җырлый. Халыктагы патриотик рухны, хезмәт иясе халыкларының бөек юлбашчысы иптәш Сталинга булган көчле мәхәббәтен чагылдырган мотивлар Ә. Юнус шигырьләрендә киң урын алалар. Верховный Советка сайлау көннәренә багышланган, уңышлы шигырьләренең берсе булган «Бәйрәм таңы»нда Ә. Юнус,
Тиңсез рәхмәт җырларыбыз күтәрелә
Йолдызлардан күп булып һәм якты булып
Алар сиңа күтәрелә, юлбашчыбыз,
Халыкларның сөюе һәм анты булып,—
ди.
Аның политик лирика рухында язылган шигырьләре үзләренең гади, җиңел һәм шул ук вакытта эчтәлекле, җылы булулары белән аерылып торалар. Бу шигырьләрдә аның, әле тәмам формалашып өлгермәгән булса да, үзенең йөзе, уңышлы гына үрнәкләре бар. Аның «Бөек анабыз», «Җимерелмәс куәт парады», «Юл», «Туган халыклар», «Сталин исемендәге колхоз», «Кызыл очучы», «Безнең кояш күтәрелә», «Мәхәббәт» — һ. б. шундый шигырьләренең барсы да совет патриотының көчле хисләре, ватанга бирелгәнлек, дошманга каршы көрәшкә хәзер тору хисе белән сугарылганнар. Ә. Юнус шигырьләрендә кыска һәм берникадәр сюжетлырак итеп язарга омтылу нык сизелә. Бу — бик уңышлы сыйфат.
Йөрәкмени, һәрбер тибүендә
Зур көрәшкә ялкын өрмәгәч.
Гомермени, юллар киңлегендә Даны белән гөлләр үрмәгәч, — шикелле тапкыр һәм матур юлларны (ә алар аз түгел) укучы зур канәгатьләнү белән укый.
Ләкин Ә. Юнусның поэмалары турында моны әйтеп булмый әле. Ә. Юнусның күпчелек поэмаларында эпик әсәрләр өчен характерлы булган тасвирлау, «хикәяләү» көче юк, истә калырлык тулы канлы, җанлы, конкрет кеше образы, төзек бер сюжет юк. «Азат ана» һәм «Агыйдел буенда», «Әсән елга» поэмаларының төп кимчелекләре менә шунда. Бу поэмаларда әһәмиятле тема алынган, аның аерым кисәкләре укучының йөрәгенә керерлек итеп эшләнгәннәр. Ләкин мондый урыннар бары кисәкләр генә. Поэма үзе исә һәр яктан» эшләнгән әсәр дәрәҗәсендә түгел. Без тормышның әчесен-төчесен татыган, яңа тормыш белән яшәргән патриот ана турында Муса агайлар турында сүз барганын аңлыйбыз, ә тип, характер булып, бөтен индивидуаль сыйфатлары белән алар безнең күз алдыбызга килеп басмыйлар, димәк, конкрет образ буларак, истә дә калмыйлар,
Поэма язу җиңел генә, тиз генә бирелми, әлбәттә. Ул шагыйрьләрдән күп көч сорый, фактларга бай булуны, күзәтүчәнлекне, зур осталыкны сорый. Ә. Юнусның моңа ирешүенә шик юк һәм булуы да уңышлы адымы да бар инде, дияргә кирәк. Аның 1940 нчы елда. Финляндия фронтыннан кайткач язылган «Иван Синин»ы игътибарга алырлык поэма. Бу поэма Ә. Юнусның башка поэмаларыннан үзенең җыйнак эшләнүе, поэтик көче белән нык аерыла. Поэмада «электр эшләренең остасы», фронтта связистлар командиры булган Иван Сининның акфиннәргә каршы сугышта күрсәткән батырлыклары, героик үлеме тасвирлана. Үрнәкле эшләре өчен Иван Сининны производствода да яратканнар, батырлыгы өчен аны фронтта да яраталар. Фронтта аңа иң авыр, җаваплы операцияләр тапшыралар, ул барсын да уңышлы үти. Ул яраланган вакытта да фронттан китми, дошман тарафыннан камалган вакытта да ул, аптырап калмыйча, дошманга каршы сугышуын дәвам иттерә. Иван Синин образында без илебезнең күп меңләгән геройларын, ватан өчен җанын һәм тәнен кызганмаган батыр улларын күрәбез. Ә. Юнус кыска, ләкин көчле, чын поэзия теле белән язылган бу поэмасында батыр сугышчы образын уңышлы чагылдырган.
Халык уллары—Иван Сининнар Финляндия бандитларына каршы батырларча сугышкан кебек, Германия фашистик этләр өеренә каршы сугышта да искитәрлек героизм күрсәтәләр.
Ә. Юнусның Кызыл Армия сафында хезмәт итүе, фронтта булуы аның тормыш тәҗрибәсен тагын- да баетты, шагыйрьгә яңа темалар бирде. Ә. Юнус бер шигырендә:
Мин фронтта походларда йөрдем
Штык тотып каләм уркына.
Мин шигырьгә бай хәзинә бирдем... — ди.
Патриотизм рухы белән сугарылган «Иван Синин», «Ватан», «Сугышчы турында җыр», «Безнең кояш күтәрелә», «Юл», «Җырлар белән», «Өч комсомолец турында» һ. б. — Ә. Юнусның оборона темасына язылган уңышлы шигырьләре. Ләкин алар башлангыч кына әле, алар күбесенчә лирик этюд төсендә язылганнар. Ә. Юнус киләчәктә язасы шигырьләрендә сугышчан- лыкны, Кызыл Армиянең героизмын чагылдырган ялкынлы юлларны тагын да күбәйтергә тиеш.
Ә. Юнусның элекке шигырьләрендә ашыгуы, алган темасын өстән-өстән генә эшләве, поэтик теле дә бик үк бай булмавы күренеп торган булса, соңгы шигырьләрендә инде ул бу кимчелекләрен бетереп килә һәм темасына җитдиерәк карап, тирәнрәк аңлап эш итә. Аның шигырьләренең теле дә шомара, байый бара. Моны бигрәк тә «Әсән елга» җыентыгын укыганда ачык сизәсең. Бу җыентык эчтәлеге белән дә, шигырьләрнең әдәби эшләнешләре белән дә Ә. Юнусның элекке җыентыкларыннан шактый аерыла. Ул яшь шагыйрьнең үсә баруын һәм оборона темасына зур игътибар бирүен күрсәтә.
Л . Хәсән