Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИРЕК ЭЗЛӘГӘНДӘ


Лансетти, парашаларның түгелү сәгатеннән файдаланып, егетләр каршына килде дә, ашыга-ашыга сөйләргә тотынды:

— Иртәгә сез чыгасыз, приказ да бар...

Нәдерша аны бүлеп:

— Әйе, әйе, без ул генералның приказын беләбез инде, — диде.

— Мин ул приказ турында әйтмим, мин үзебезнең партиябез куш­кан бер эш турында сөйләшмәкче идем...

— Нәрсә?! Безне әллә моннан партия чыгарамы?

— Туктагыз әле, иптәш Әхметшин, бүлмәгез. Партия приказ бирә, ә без шул приказны үтәргә тиешбез. Мин сезгә ышанып, сезне сайла­дым. Андрейчик сезне дә чыгарылачак кешеләр исемлегенә теркәде. Менә, карагыз тизрәк, — дип, Лансетти кулындагы кәгазь кисәген күр­сәтте.— Бу—план. Казармалар ягыннан барып, Нагорная урамы белән туп-туры фанзалар бистәсенә килеп чыгыгыз. Шуларның беренчесенә керегез. Сезгә анда яшь кенә кытай егете очрар. Ул сездән: «Яши­сезме?» — дип сорагач, сез: «Яшәсен Советлар» —дип җавап бирерсез. Кытай егете бары тик шуннан соң гына партизаннар өчен эш планын сезнең кулга тапшырыр. Сез ул планны отрядка тапшырырга ашыгы­гыз, ләкин кабаланмагыз. Аннан...

Коридордагы тоткыннарны камераларга куа башлаган надзиратель:

— Син, староста, ни сөйлисең? Нәрсә күрсәтәсең? — дип кычкы­рып куйды.

Лансетти, кәгазен яшереп:

— Юк, болай гына, надзиратель әфәнде, без тик Шиллер дигән бер язучының “Мәкер һәм мәхәббәт” исемле әсәре турында сөйләшәбез,— дип, тыныч кына җавап биреп, сүзен тагын дәвам итте.— Аннан соң... “Мәкер һәм мәхәббәт”не укыганыгыз бармы?

Шәйхи, Лансеттиның тапкырлыгына һәм ул әсәрне укыган булуына шатланып:

— Әйе, укыдым, — дип елмайды.

Фанза —кытай өе.

— Укысагыз, шул: берьякта— мәкерле, усал, хәйләгә оста дошман, икенче якта...

Надзиратель аларга бәйләнә калды:

— Нинди якта? Нинди дошман? Әйдә, таралышыгыз! Мухоморов әфәнде килеп чыгар...

Камерага кереп бикләнгәч, Шәйхи, күтәренке күңел белән:

— Күрдеңме, Нәдерша дус, коммунист иптәшләр безне дә үзлә­ренең батыр эшләренә катнаштыралар,—дип мактанып куйды.

— Безнең эшләр билгеле инде: төрмәдән чыгу белән — качу.

— Алай гына түгел шул; Лансетти әйткән Пономаревны күреп, безгә...

— Минемчә, безгә аны күреп-нитеп торасы юк... аклардан ычкыну җаен гына карарга кирәк.

— Син мине аңламыйсың булса кирәк, Нәдерша, партизаннарга качу алдыннан безгә берәр төрле җайлы эш бирәләр...

Нәдерша үртәнә төште:

— Башка төрле җайны эзләп торасы юк инде! Аның җае билгеле: чыктык — качтык.

—Юк, мин, чыгуыбыз белән үк кача алырбыз дип ышана алмыйм. Ышанмасам да, Лансетти әйткәнне тыңламыйча ярамый.

Нәдерша:

— Лансетти бит ул иректәге староста түгел, төрмәдәге староста,— дип, үз фикерен яклады:.— төрмәсеннән бер котылгач, безгә ни пы­чагыма шәһәрдәге әллә кемнәрне эзләргә? Аклар тозагына яңадан элә­гергәме?

— Менә инде ялгышасың, Нәдерша...

— Бәлкем ялгыша да торганмындыр, мин галим кеше түгел, мин ак­лардан тизрәк качарга кирәклекне генә беләм.

— Нигә кызасың син? Тынычрак уйлашыйк әле.

Шәйхи җитди төс белән дәвам итте:

— Борынгылар: „Аюдан курыксаң, урманга барма“ дигәннәр. Ак­лар кулына төшүдән курыксаң, бөтенләй яшәмәскә дә кирәк алай бул­гач.

Нәдерша акрын гына сызгырып:

— Син әллә кайларга таба бора башладың! — дип куйды.

— Бер дә алай түгел; мин коммунист иптәшләрнең сүзләрен тың­ларга кирәк, үзебезгә дә файдасы тияр, дим.

Аларның кычкырып сөйләшүләрен ишетеп, волчок аша караган надзиратель:

— Бу ниткән тавыш! Сөйләшүләрне бетерергә, тынарга вакыт! — дип кычкырды.

Егетләр, надзирательнең ни дип кычкыруын ишетмәмешкә салышып, сүзләрен һаман дәвам иттерә бирделәр. Ахырда Нәдерша, Шәйхинең фикеренә бөтенләйгә күнмәсә дә:

— Әйдә, ярый, син дигәнчә булсын... Бары тик генерал Рыба при­казыннан гына кайта күрмәсен, — дип, йокыга ятты.

Икесе дә йоклый алмыйча, таңны каршыладылар.

Яшь җинаятьчеләр һәм, аклар әйтмешли, “куркынычсыз политик тоткыннар” төрмәдән казармаларга, яки, икенче төрле әйткәндә, бер төрмәдән икенчесенә озатыла башладылар.

Көзнең матур чагы. Агачларның алланып, саргаешып янган яфрак­лары йомшак искән җилдән моңсу гына тирбәләләр. Күк — болытсыз, ачык, ерак булып күренә. Кояш үзенең көзге шатлыгы белән масая. Диңгез тын. Диңгез күкрәген җәеп ята, киң сулыш ала. Балыкчыларның анда-санда күренгән көймәләре, ап-ак җилкәннәрен салындырып, йокым­сырыйлар. Әле ары, әле бире очкан акчарлаклар, йокымсыраган көймә­ләрне кычкырып уятырга тырышалар, үзләре белән бергә диңгез күк­рәген буйларга чакыралар. Ерактагы сопкалар, зәңгәрсу ефәккә төре­неп, күренер-күренмәс кенә чагылалар...

Өч конвоир, кылычларын ялтыратып, бер төркем җинаятьчеләрне, һәм шулар арасында Шәйхи белән Нәдершаныда, төрмәдән алып чык­тылар. Биек таш коймага ныгытылган калын, тимер капка, авыр гына шыгырдап, алар артыннан бикләнеп калды.

Ирекне сагынган яшь йөрәкләр, кояш нурларының уйнавыннан һәм көзге саф һавадан кинәт исереп, күкрәкләргә сыеша алмыйча тибәргә тотындылар.

Шәйхи, якты дөньяга яңа туган кешедәй, дөньяның киңлегенә һәм яктылыгына сокланып туктап калган иде дә, конвоирларның берсе» ачуланып:

— Әйдә, әйдә, тәгәрәвеңне бел! — дип, аның аркасына төртте.

Егетләр, үзара мыгырдана-мыгырдана, таш урам уртасыннан атларга тотындылар.

Чит ил ерткычлары — интервентлар белән тулган шәһәр гөжләп кайный. Шома киенгән, озын буйлы чехлар, юан гәүдәле симез румыннар, көзге салкынга чыдамыйча бөрешкән японнар, яртылаш ачылган киң күкрәкле моряклар, якаларын утыртып йөрүче тырбык Америка солдат­лары— үзәк урамның бер башыннан икенче башына йөрүне үзләренә юаныч иткәннәр. Смола кебек ялтырап торган кара чәчләрен чыбыр­кылап үреп салган кытайлар, салам шляпалы, актан киенгән, зифа буй­лы, җиңел кореецлар, кечкенә, гарип аяклы кытай хатын-кызлары, ни өчендер, бер туктаусыз ашыгалар. Төрле милли флагчыклар белән бизәлгән җыйнак, матур автомобильләр, тоякларын шапылдатып чапкан атлар, кыңгырауларын туктаусыз шалтыратып үткән трамвайлар киң урамнарны тарайтып калдырганнар.

Зур-зур кызыл помидорларны корзиналарга төяп, озын, сыгылмалы көянтәләргә аскан кытайларның:

— Помидула! Помидула! — дип кычкырып, вак-вак адымнар белән кызу-кызу атлаулары шәһәр урамнарын тагын да чуарлый.

Шәһәрнең кайсы җирен ничек карарга белмичә, саташыбрак бар­ган Нәдерша, шаярып сүзгә кереште:

— Менә шәһәр дисәң дә шәһәр ичмасам бу! Имгә яраклы кеше­ләр бар монда.

Конвоирларның берсе:

— Сөйләшмәгез, ярамый, — диде.

Нәдерша, конвоирга карап алып:

— Сез бит, әфәнде, исем фамилиягез ничек була торгандыр — би мәгълүм һәм бигайбә. Татарчаны барыбер аңламыйсыз, — дип әреп­ләшеп алды.

Шәйхи пырхылдап көлеп җибәрде.

— Көләргә дә ярамый, — диде конвоир.

Нәдерша, күзләре белән генә елмаеп:

— Көләргә дә ярамый, сөйләшергә дә ярамый, нишләргә генә ярый соң инде алай булгач? — диде.

Конвоир кыза төште:

— Сөйләшмәгез, диләр сезгә! Менә этләр! Такыр маңгайлар!

Конвоирлар Шәйхи белән Нәдершаны күңелсез, сары төстәге озын казармада калдырып киттеләр. Куе тәмәке төтене, сасы ис, шау-шу ишектән керүгә егетләрне чорнап алды.

— Я, Шәйхи!..

— Шәйхи, Нәдерша!..

— Сезне дә чыгардылармени?

— Ур-ра!..

Элегрәк күчерелгәннәр, Шәйхи белән Нәдершаны сырып алып, төрмә хәлләрен сораштырырга тотындылар. Яннары үзара зарланыша башладылар.

— Төрмәдә ята-ята киемнәр тетелеп бетте, аякка да юк, кыш та җитә.

— Японнарның бөрешер вакытлары җитте: алар кышын партизан­нар белән рәтләп сугыша алмыйлар.

— Японнарга кыш көне — капут!

— Шуның өчен безне дә катырмакчылар.

— Элгәре киендерсеннәр...

— Әйе, аннан соң күз күрер.

— К чорту, сугышмыйбыз!..

— Ничего, сугышырсың, кушсалар сугышмый хәлең юк.

— Барыбызны да бер полкка, дигән идек — якын да килмиләр, берәмләп аермакчылар.

— Якрын, иптәшләр, төрмәдән генә түгел, казармалардан да чыгарып-чыгарып аткалыйлар.

Төрмәдән мобилизовать иткәннәрне врачка күрсәтеп, шунда ук гаскәри бүлекләргә билгели тордылар.

Шәйхи белән Нәдершаны да врач бүлмәсенә алып керделәр. Шәйхи:

“Нәдерша гына сөйләнгәләп эшне бозмаса ярар иде” дип уйлап борчылды.

Врач әфәнде, минем бөтен җирем сәламәт, — диде ул, иң элек үзе сүз башлап.

Зур күзлекле карт врач, Шәйхигә рәтләп күзләрен дә төшермәде: Ярмиягә яраклы.

Ә син?—дип, ул соңыннан Нәдершага борылды.

Нәдерша, карт врачка ачуланган кешедәй:

— Мин таза! Төрмәдән бераз сәламәтләнеп чыктык! — дип кычкыр­ды.

Шәйхи:

— Әйе, әйе, врач әфәнде, таза ул, таза, без икебез дә таза, ике­без дә кавалериядә хезмәт иткән кеше, — дип өстәп куйды.

Карт врач өске иренен чәйнәштергәләп:

— Монда кычкырырга рөхсәт ителми. Әйдә, чыгыгыз да, башкалар керсеннәр...

Егетләр, солдат шулпасы эчеп корсакларын күптереп алгач, бер-берсенә сүзсез генә карашып, акрын гына:

— Юнәлдекме, Нәдерша?

— Юнәлдек, Шәйхи,—диешеп, урамга чыгарга ашыктылар.

Аларның ертылып, пычранып беткән өс-башларын, чырае качкан йөзләрен күргән бер кеше, ерактан ун юл бирә, кайберәүләр артла­рына әйләнеп, аларны тикшереп кала. Тик аркаларына тау-тау әйбер­ләр өеп ташыган кытай кулилары[1] гына аларга берничек тә игътибар итмичә, акрын гына атлап, каядыр баралар. Кинәт өрә башлаган яң­гырлы тайфун[2], кулиларга комачаулый, аларны әле уңга, әле сулга сөрлектерә, аякларыннан егарга тырыша. Тайфун көчәя төшү белән урам­нар бушады. Шык җирләргә кереп өлгерә алмаганнар җилдән, исерек­ләр кебек, алпан-тилпән килә башладылар. Безнең егетләребез шәһәр читенә барып чыктылар. Шәһәр читендә кытай ярлыларының балчыктан салынган фанзалары тезелеп киткән. Фанза тирәләре — тездән пычрак. Шәйхи һәм Нәдерша, Лансетти әйткән беренче фанзаны та­бып, аңа керделәр.

Фанза эче дөм караңгы иде. Күзләренә беркем күренмәсә дә, исән­ләштеләр.

Җавап тиз генә булмады. Шырпы сызылып, учак яндырылгач кына “ыздыластуй” дигән тавыш ишетелде. Күзләр акрынлап аера башладылар. Фанзаның түбәсе чыбык, балчыклар белән ябылган. Ул озынча һәм тар. Ишеккә каршы якта кызыл балчыктан зур учак ясалган. Учакка каршы, ишек башында, күренер-күренмәс кенә булып кечкенә тәрәзә тора. Стена буйлап кан[3] сузылган. Куе төтен күзләрне әчеттерә.

Нәдерша, күзләрен угалап:

— Менә сиңа җәһәннәм, — дип куйды.

— Ядәм баласы, бичара, нишләсен. Җәһәннәм тормышына да күнә, күрәсең, — дип Шәйхи, учак каршына чүгәләп утырды, чытырдап ян­ган утка карап тынып калды.

Кыска чәчен үреп салган, керфексез, кызарган, авыру күзле, сөякләре кабарып торган ябык, пычрак тәнле карт кытай, учактан күмер кисәген бармаклары белән алып, трубкасын кабызды да, аны берничә кат суырып алгач, килүчеләргә карамыйча гына:

— Твоя зачем пресоло? — дип сорау куйды.

Шәйхи җавап бирде:

— Без, иптәш, тайфуннан качып монда кергән идек. Тайфун басылу белән чыгарбыз.   

Кытай шатланып та, кызып та:

— Тоуалиш! Тоуалиш — шибако шанго! Японса моя ни люба... У-у шибако пылох! Твоя садиса,—дип, Нәдершага урын күрсәтте.

— Рәхмәт, бабай.

— Твоя — сипасиба... Рабуто мало-мало, куш-куш мало-мало... Моя сина японса убила, у-у, шибако пылох! Партизано — сипасиба: японса мало-мало кых! Партизано шибако шанго!..

Карт кытай, японнар тарафыннан үтерелгән партизан улын сагынып, ашыкмый гына сүзен дәвам итте.

Яңгырга коенган кытайлар, ахылдый-дерелди кереп, берничә минут эчендә фанза эчен тутырдылар. Аларның йөреш-хәрәкәтләре үк кули икәнлекләрен аңлатып тора иде. Чыланган киемнәрен салдылар да, сыгып, учак каршына кибәргә элделәр. Берничә кытай егете Шәйхи белән Нәдершаны сырып алдылар. Кара, куе чәчле, ябык һәм шат чырайлы, алма кебек йомыры, кабарып, уйнап торган матур мускуллы яшь кытай егете елмаеп:

— Яшисезме? — дип сорады.

Шәйхи, урыннан торып, кытай егетенә җитди карап, җавап бирде:

— Яшәсен Советлар!

Кытай егетләре шатланыштылар:

— Шанго!..

— Молодеса!..