ФАТЫЙХ ӘМИРХАН
Фатыйх Әмирхан — үзенең бай эрудициясе, реалистик карашы һәм гомумән язу осталыгы ягыннан, үз чорының характерлы якларын художество чаралары аша гәүдәләндерүе белән, татар милли әдәбияты, аның җәмәгатьчелек фикере тарихында зур хезмәт күрсәткән классик язучы. Ф. Әмирханның бөтен эшчәнлеге татар халкын рус. Европа культурасына якынайту өчен көрәштән тора. Прогрессив омтылышны тоткарлап торган искелек, феодализм калдыкларын җимереп ташлау — Ф. Әмирхан иҗатының төп максаты, нигез ташы.
Ул иҗат иткән образлар—(Газиз, Хәсән. Зыя. Хөсәен, Рәхимҗан, Сара, Фәтхулла хәзрәт һ. б.) татар халкы тарихында булып үткән «кадим» һәм «җәдитчелек», «мәгърифәтчелек», «милләтчелек», «көнчыгышчылык» һәм «көнбатышчылык» күренешләренең асылда нидә булганлыгын аңлауга ярдәм итә, шул күренешләрнең җанлы иллюстрациясе булып хезмәт күрсәтә алалар. Мәсәлән, аның «Яшьләр» дигән әсәрендәге образлар үзләре генә дә «кадимчелек» белән «җәдитчелек», «көнчыгышчылык» белән «көнбатышчылык» арасында барган тартышның тирәнлек һәм киңлек дәрәҗәсен күз алдына китереп бастыра алалар. Бу хәл- исә, үз чиратында, Фатыйх Әмирхан образларын үлмәс образлар итә, татар халкының үсү тарихындагы мәгълүм бер чорын чагылдырган көзге дәрәҗәсенә күтәрә.
Татар милли культурасын бөек рус культурасына якынайту юлында беренче булып эшли башлаучы һәм бу юнәлештә, күп киртәләрне җимереп, күп кенә якты башлангыч адымнар ясаучы «беренче карлыгачлар» — XIX йөзнең соңгы яртысы һәм XX йөзнең башларында үсеп чыккан алдынгы яшьләр була. Ф. Әмирхан иҗатында төп урынны әнә шушы яшьләр били. Ул) үзенең беренче әсәрендә үк («Гарәфә кич төшемдә». 1907 ел), шушы яшьләрнең, гомумән ул- чордагы алдынгы татар җәмәгатьчелек фикеренең омтылышын һәм юнәлешен ачык итеп күрсәтә. Аида «бөтен җанын, веҗүден татар бәйрәмнәрендә генә булырга тиешле эч пошу каплаган, күкрәген тормыштан риза түгеллек кайгысы баскан» бер яшь кеше татарда да үз эченнән җитешкән профессорлар, белгечләр, аның да операсы, театры, музыкасы, бай әдәбияты булганлыгын төштә күреп ләззәтләнә.
Билгеле, татар халкы югары культураны төштә күреп кенә калмый, бәлки ул аны төзү бәхтенә дә ирешә. Ул моңа чын мәгънәсе белән Бөек Октябрь Социалистик революция ярдәмендә ирешә. Бу ярәшелгәннәрнең кайбер элементлары, гомуми туфрагы электән үк азмы-күпме әзерләнгән, эшләнгән икәнлеге безгә мәгълүм. Ф. Әмирхан әсәрләрендәге образларның байтагысы менә шушы эшне башкаручылар, татар культурасын үстерү юлында хезмәт иткән кешеләр.
Фатыйх Әмирхан иҗатының, культура мирасы буларак, кыйммәте шунда ки, ул безнең тарихыбызны, нинди юллар белән үсүебезне аңларга, тере образлар аша танып белергә ярдәм итә.
Фатыйх Әмирханның сайланма әсәрләрен бүгенге көндә басып чыгару — татар совет җәмәгатьчелегенә зур бүләк бирү дигән сүз, чөнки Әмирхан — татар халкының, иң сөеп укыган, иң талантлы язучыларыннан берсе.
Кирәк җыентыкка керергә тиешле әсәрләрне сайлау принципы ягыннан булсын, кирәк китапны формалаштыруга булсын төзүче тарафыннан зур әһәмият бирелгән. Дөрес, китапның техник яктан кайбер җитешсезлекләре бар. (Мәсәлән, кайбер сүзләрне тәрҗемәләүдә, тыныш билгеләре кулланудагы кебек), ләкин болар хәл иткеч урынны тотмыйлар.
Җыентыкның азагында, Ф. Әмирхан әсәрләренең библиографиясе урнаштырылган. Бу исемлек Ф. Әмирхан иҗатын өйрәнүче, аның белән киңрәк танышырга теләүчеләр өчен бик зур файда итәчәк. Ә Фатыйх Әмирханны тирәннән өйрәнәсе барлыгы турында һәм аның әле бик аз өйрәнелгән язучы икәнлеге турында сөйләп торасы да юк.
X. Хәйри иптәш тарафыннан язылган сүз башы Ф. Әмирханны совет укучылары белән якыннан таныштырачак. Бу сүз башында X. Хәйри иптәш Ф. Әмирхан иҗатына объектив күзлектән якын килгән һәм хәкыйкать тагын да тирәнрәк ачылган. Моңа хәтле исә Ф. Әмирхан иҗатына бер яклы һәм ялгыш караш хөкем сөреп килә иде.
Соңгы елларда, Татарстан совет язучыларының инициативасы буенча, мәсьәләгә объектив карау аркасында, Фатыйх Әмирхан совет художество әдәбияты арсеналыннан үзенә тиешле урынны алды. Бу — совет әдәбиятының большевистик объективлыгын күрсәткән иң ачык, иң тарихи дәлилләрнең берсе.
Алдагы бурыч — Ф. Әмирхан иҗатын, аның аерым әсәрләрен, бигрәк тә революциядән соңгы эшчәнлеген, марксизм-ленинизм методологиясе белән якын килеп, тирәннән өйрәнү. Ышаныч зур, без моны эшли алачакбыз.