Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНТИФАШИСТ-НЕМЕЦ ЯЗУЧЫЛАРЫ


Германиядә властьны үз кулларына тартып алганнан соң фашистлар немец әдәбиятын «барлап-тикшереп» чыктылар: алар язучыларның кайбер­ләрең үзләренә яраклаштырдылар (мә­сәлән, фашистлар бөек Гетене... на­ционал-социализм тарафдары булган дип игълан иттеләр), ә бик күбесен немец культурасы тарихыннан куылып чыгарылган дип белдерделәр. Фашист­лар марксизм классиклары әсәрләрен, немец халкының мактанычы булган шагыйрь Гейне әсәрләрен, бөтен граж­данлык хокуклары һәм Бонн универ­ситеты докторы дигән почетлы исеме тартып алынган Томас Майның һәм башка бик күп зур талантларның әсәр­ләрен учакларга өеп яндырдылар. Германиядә махсус «кара исемлек» төзелде һәм китапханалар шушы «исемлекләр» буенча тикшерелеп, бар­лык «шикле китаплардан», беренче чиратта герман халкының бөек әдәби мирасыннан «тазартылдылар».

Фашистлар немец халкына чиксез күп газаплар китергән, аны бөтен кешелек дөньясы алдында хур иткән кабахәт Гитлер каршында ялагайланучы бәндәләрне, калам жуликларын «зур язучылар», «талантлы драматург­лар» дип игълан иттеләр.

Фашистлар хуҗалык сөрә башлаган еллар эчендә Германиядә әдәби пре­мия белән бүләкләнгән фашист язучы Гергард Шуман үзенең шигырьләрендә «Фюрер — безне үзеңнең колың ит!», «Без синнән бернәрсә дә сорамыйбыз, без бары тик синең йодрыкларың гы­на!» дип яза. Менә бу төр ялварулар коллык һәм иң кара хокуксызлык ре­жимына хезмәт итә торган фашистик әдәбиятның бөтен асылын бик ачык гәүдәләндерәләр. Тыңлаучан һәм буйсынучан фашист «художниклары» Гер­маниядә сәнгать эшләре белән идарә итә торган ведомстволар инструкция­ләре буенча «иҗат» итәләр, һәр ва­кытта да алар контроле астында эш­лиләр, автомат-кешеләр тәрбияләргә ярдәм итәләр. Фашистик әдәбиятта талантның эзе дә юк, бу әдәбияттан нинди дә булса эстетик зәвык эзләү әрәм хезмәт булыр иде, әдәбият дигән бөек исем белән һичбер уртаклыгы булмаган бу нәрсә күп вакытта пор­нографиягә барып терәлә.

Ләкин фашистлар бөек немец әдә­биятының иң яхшы традицияләрен юкка чыгара алмадылар, кеше дигән исемнән битәр маймул дигән атамага гына хакы булган пычрак җан һәм гарип Геббельсның шашкын законна­рына буйсынмый торган немец эмиг­рант язучылары бу матур традиция­ләрне саклап үстереп киләләр. Герма­ниядән куылган күренекле немец язу­чылары немец халкының, өметен һәм ышанычын чагылдыралар.

Германиянең революцион үткәнен күрсәткән һәм халык җитәкчесе Иосс Фрицның соклангыч матур образын сурәтләгән, чынбарлыкны дөрес гәүдә­ләндергән «Иген кыры» дигән талант­лы китапның авторы Гусгав Реглер бүген Германиядә власть башында то­ручыларга карап болай ди: «Сез чик­ләрне яба аласыз, ләкин безнең ки­тапларыбыз алар аркылы барыбер үтеп керәчәкләр... Сез безнең авызла­рыбызны томалый алмассыз, сез без­нең эшчеләр сыйныфына булган мә­хәббәтебезне, дөреслек әчеп янган газаплы утыбызны һичбер вакытта да сүндерә алмассыз».

«Өченче империя» куып чыгарган язучыларны цивилизацияле бөтен дөнья, немец халкының бай эчтәлекле, бөек идеяле, югары максатлы әдәбиятының чын вәкилләре итеп таный.

Эмиграциядәге немец әдәбияты фа­шизмның ерткычлыгын фаш итә, фашизмга каршы килешмәүчән дошман­лык тәрбияли, Германияне вәхшилек кулыннан коткарырга, аның намусы кешелек дөньясында үзенә тиешле урында торуы өчен көрәшергә өнди. Вникли Бредель («Сыналу», «Синең билгесез туганың» дигән әсәрләрендә). Карл Билленгер («880 нче номерлы тоткын» дигән әсәрендә), Вольфганг Лангхофф («Сазлык солдатлары» ди­гән әсәрендә) коточкыч фашистик чын­барлыкны эмоциаль һәм дөрес күрсә­тәләр, бу язучылар «Яңа Германия» мең концентрацион лагерьларын һәм караңгы зинданнарын, антифашистик подпольенең героик көрәшен, коты­рынган фашистик террор шартларында хокук һәм азатлык өчен, гаделлек һәм тынычлык өчен кыю эш алып бара торган батыр йөрәкле коммунист­ларны (Торстен, Арнольд Клазен һ. б.) сурәтлиләр. Иоганнес Бехер үзенең шигырьләрендә немец табигатенең матурлыкларын, ватанының борынгы за­манын— бүгенге Германиянең вәхши­легенә һәм хәерчелегенә каршы куя.

Идеядә һәм иҗатларында бик кат­лаулы эзләнү юлларын үткән Лион Фейхтвангер, Томас һәм Генрих Манннар — үз ватаннары һәм халкы өчен җаваплы булу хисе белән берләшәләр. Л. Фейхтвангерның «Оппенгеймнар семьясы» исемле романы героикасы Анна: «Мин оялам: Яңа Германия кот­очкыч куркыныч» ди. «Элеккеге ир­кенлек белән немецча сөйләргә батыр­чылык итә торган» (Т. Манн) чын немец патриотлары моны бик ачык си­зәләр.

Реалист-художникларны иҗат логи­касы хәзерге Германияне фаш итеп сурәтләргә мәҗбүр итә. Бавариядә герман фашизмының тууы, сәнгатьне өйрәнүче талантлы галим Мартин Крюгерның тупас фашист итеге астында һәлак булуы (Фейхтвангерның «Уңыш» исемле романы); пассив күзәтүче гуманистның нацистларга иң ялкынлы дошманлык белән янып фаш игә торган кешегә әйләнүе («Оппенгеймнар семьясы»); фашистларга каршы килешмәүчән көрәш алып баручы бөек талантлар («Куылу» романы) — үз ватанының язмышы өчен чын күңелен­нән, чын йөрәгеннән яна торган язучы менә нәрсәләрне сурәтли.

Генрих Манн бер вакытны: «Халык­лар дәшмичә торырга мәҗбүр булган­да, алар өчен аларның китаплары сөй­лиләр» дигән иде, һәм чыннан да аның китаплары халык дошманнарына — герман фашистларына каршы көрәш коралына әйләнделәр. Тарихи парал­лельләр, үткер аналогияләр, үтә үткен кинаяләр (мәсәлән, «Генрих IV нченең яшьлеге» дигән романда урта гасырның варвар феодалларына каршы кө­рәш эпохасын сурәтләүне күрсәтергә була), көндәлек матбугаттагы ялкын­лы чыгышлар («Нәфрәт», «Көне җи­тәр» дигән антифашистик мәкаләләр җыентыклары) — болар барсы да бер максатка — фашистлар коллыкка тө­шергән халыкларны коткаруга хезмәт итәләр.

Язучы Лангхофф ачы ярсу белән болан ди:

«Хәзер Германиядә власть башында булган һәм хуҗалык сөрә торган бән­дәләр, алар Германия түгел, бәлки аның бик кечкенә өлеше. Бүген гер­ман халкының аеруча өстенлеге һәм герман расасы турында кычкырына торган, кеше үтерүне һәм хыянәтне корал иткән, варварлыкның иң караң­гы вәхшилеген терелткән бу бәндәләр­нең минем ватанымның улы дигән исем­гә һичбер хаклары юк!»

Вакыт моны раслар!