Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН СУГЫШЫ ЭПИЗОДЛАРЫ

  •  УКЫТУЧЫ

    Кызыл Армия частьләре, фронт сы­зыгын тигезләү өчен, В. шәһәрчегеннән вакытлыча чигенергә булдылар. Шә­һәрчек халкы үзе дә Кызыл Армия частьларыннан, калырга теләмәде. Куе урман эчендәге юлдан берничә сәгать барганнан соң, туктап ял- итеп алырга булдылар. Шунда берсе борчылып со­раша башлады:

    — Укытучы Семен Иванович кая соң әле безнең?

    Җыелышып эзләргә тотындылар. Кычкыра-кычкыра йөреп, ял итүчеләр арасыннан, урман эчләреннән әйләнеп чыктылар.

    — Семен Иванович, сез кая?

    Ләкин Семен Ивановичны бер җир­дән дә таба алмадылар. Эзләүчеләр үз урыннарына кайтып тынып калдылар. Шунда кайсыдыр әйтеп куйды:

    — Нигә аңа гаҗәпләнәсез? Иске формация кешесе иде бит ул...

    Укытучы Семен Иванович Лубенцов авыр йокысыннан уянып китүгә, урам­дагы шау-шуга гаҗәпләнеп, кроватен­нан сикереп төшә дә, тәрәзәгә ташла­на. Урамда немец солдатлары. Семен Ивановичка гаять күңелсез булып ки­тә. Ничек соң әле бу болай булды?! Ничек болай бик каты йокланган соң?

    Каты сугуга ишек ачылып китә. Бүл­мәгә берничә немец солдаты басып ке­рә. Семен Иванович бер почмакка ба­рып поса. Солдатлар, аңа әйләнеп тә карамыйча, шкафка ташланалар. Немецләр Семен Ивановичның чалбарла­ры, пиджаклары, эчке күлмәкләре өчен бер-берсе белән талаша-талаша шкаф­ны бик тиз бушатып ташлыйлар. Аз-маз кыйммәте булган бөтен әйберләр­не немец солдатлары кесәләренә, кап­чыкларына тутырып бетерәләр. Ниндидер бер солдат кухнягә кереп, аннан кашыклар, кастрюльләр күтәреп чыга.

    Талап бетергәннән соң, Семен Ива­нович янына кечкенә гәүдәле бер солдат килеп баса. Бу кечкенә солдатны Семен Иванович соңыннан болан тас­вирлый:

    — Ул үзе малай гына диярлек. Явыз, аңгыра чырайлы, күзләре сукырсымак, үзе куркак кыяфәтле.

    Шул малай солдат, кулларын озак кына көйләп торганнан соң, Семен Ива­новичның битенә сугып җибәрә.

    Семен Иванович аңа немецчә,

    — Мин укытучы, — ди.

    Малай солдат аңа,

    — Русларның укытучылары булу мөмкин түгел, — дип җавап бирә һәм Семен. Ивановичның яңагына тагын бер мәртәбә сугып җибәрә.

    Шундый ук яшь, ләкин тегесенә ка­раганда күп таза һәм калын гәүдәле икенче бер солдат кычкырып көлеп, малай солдатны читкәрәк кага да, ни­чек сугарга кирәклекне күрсәтеп ку­лын җай гына артка суза һәм бөтен көче белән Семен Ивановичка суга. Семен Иванович идәнгә авып төшә.

    Аннан соң ни булганын Семен Ива­нович, бөтенләй диярлек, хәтерләми. Ул зур бер бүлмәдә аңына килә. Түгә­рәк өстәл янында немец офицеры утыра. Малай солдат офицерга ни турындадыр тырышып-тырышып сөйли.

    Семен Иванович бу шәһәрчектә озак еллар яшәгән кеше. Ул бу шәһәрчек­нең урамнарын гына,"' йортларын һәм шәһәрчек тирәли ун километрларга сузылган якын-тирәне генә түгел, бәл­ки бу шәһәрчектәге һәр бүлмәне дияр­лек белә. Бу бухгалтер Иванцев йор­тының бер бүлмәсе иде.

    Офицер Семен Ивановичтан немец- чә,

    — Син немец телен беләсеңме? — дип сорый.

    Семен Иванович аңа,

    — Әйе, беләм. мин укытучы, бала­лар укытам. — дип җавап бирә.

    — Синең бу кәсебең моннан соң сиңа кирәк булмас, — ди аңа офицер.— Хәзергә син тәрҗемәче булырсың, ә аннан соң синең язмышыңны мин үзем хәл итәрмен. Хәзергә китеп тор.

    Семен Иванович урамга чыга. Аның башы әйләнә, тезләре сыгылалар, бите түзә алмаслык булып авырта. Урамда беркем дә юк. Семен Иванович чатка хәтле барып җитә. Аның бите торган саен ныграк сызлый башлый. Ул би­тен яулык белән сөртә. Аның яулыгы кан белән кып-кызыл- була.

    Чаттагы зур йортта госпиталь урнаш­кан. Семен Иванович госпитальнең куаклар үсеп утырган ишек алдына ки­леп керә. Аның каршысына шактый олайган озын буйлы врач йөгереп чыга.

    — Сезгә ни булды? — ди ул.

    — Эш начар, — ди Семен Иванович.

    — Сез яраландыгызмыни?

    — Мине кыйнадылар.

    — Мин хәзер сезне юындырырмын, ярагызны бәйләрмен. Күрәсез, мин мон­да калырга булдым. Врач булган кеше авыр яралыларны ташлап китә алмый бит инде ахрысы. Әнә тегендә, куак­лар артына кереп ятып торыгыз. Анда күләгә. Бөтен кирәк нәрсәне мин хәзер алып килермен.

    Семен Иванович куаклар артына ке­реп ята. врач госпиталь ишегенә таба китә. Шул вакыт ишек алдына, егер­меләп солдат ияртеп, бер немец офице­ры килеп керә. Офицер врачны күргәч,

    — Тукта!—дип кычкыра.

    Врач кыенлык белән булса да кемең­чә җавап бирә:

    — Монда госпиталь. Монда яралы­лар ята, сугышчылар.

    — Син врачмы? — ди офицер.

    — Әйе.

    — Нинди авырулар буенча врач?

    — Мин терапевт, — ди врач.

    — Алдыйсың, син күз врачы. Рус­ларның нигәдер күз врачлары бик күп. — Офицер нигәдер көлемсерәп куя. Шуннан соң офицер янында торган солдат, врач өстенә ташланып, аның бер күзен актарып ала. Врач егыла.

    — Бер вакытта да бер генә күзне исән калдырырга ярамый, — ди җитди итен офицер солдатка, — күрүе мөмкин бит аның.

    Шулай дигәч, солдат врачның икен­че күзен дә чукып ала.

    Немец солдатлары яралыларны ишек алдына куып чыгаралар. Үзе йөри алмаслыкларны җирдән сөйрәп китерә­ләр. Яралыларны штык белән чәнчи­ләр, пычак белән суялар.

    Офицер,

    — Монда биш кеше калдырырга, инструкция буенча эш итәргә, — дип капкадан чыгып китә.

    Семен Иванович көн буенча куаклар артында ята. Караңгы' төшкәч, гос­питальгә керә. Зур палатада тезелеп киткән тар койкаларда авыр яралылар ята.. Семен Иванович буш койкаларның берсенә барып ята да, башыннан ук одеял белән бөркәнеп тынып кала.

    Кемдер зәгыйфь тавыш белән,

    — Су, су, — ди.

    Аның янына немец солдаты килә.

    — Эчәргә юк, — ди ул, — фербетен. Инструкция.

    Төн буенча әле бер почмактан, әле икенчесеннән акрын тавыш белән,

    — Су, су, — дигән тавышлар ише­телә.

    Тавыш ишетелгән саен немец солда­ты су сораучы янына килеп, тыныч кына,

    — Эчәргә юк, фербетен, инструк­ция, — дип китә.

    Таң алдыннан яралы бер яшь кызыл­армеец кроватеннан сөйрәлеп төшеп, үрмәләп ишек янына бара. Ишек янын­да су савыты тора, савытка чылбыр белән кружка эленгән. Яралы сугышмы кружкага үрелә. Немец солдаты моны коридордан тыныч кына карап тора. Яралы кранны ачып, кружкага су агы­за башлагач, немец солдаты якын ук килә дә, ашыкмыйча гына кранны бо­рып куя һәм яралыны атып ега.

    Көндез палата һич түзә алмаслык булып эсселәнә. Ачык тәрәзәләрдән мәеткә чебеннәр җыела. Тагын бер яралы кроватеннан төшеп, тегесе ши­келле үк, су савыты янына үрмәләп килә. Немец солдаты аны да, тегесе шикелле үк, тыныч кына атып үтерә, атканнан соң суын энә дә, кружка тө­бендә калган суны яралылар өстенә сибә.

    Шул көнне кичкә хәтле су савыты янында үтерелгән яралыларның саны дүрткә тула.

    Караңгы төшкәннән соң Семен Ива­нович шыпырт кына кроватеннан шуып төшә дә, акрын гына ишек янына бара. Ул беркемгә дә күрешмичә урамга чы­гып китә. Урамда да аңа бер кем дә очырамын. Ул. ничек кирәк алай, үз өенә кайтып җитә. Ул дворник өендә балта барлыгын исенә төшерә. Өй алдыннан балтаны алып, яңадан урамга чыга. Чыга да, үз өе янында туктап кала. Берничә минуттан соң аяк та­вышлары ишетелә башлый. Немец офицеры килә икән. Семен Иванович, немец офицеры үз янына килеп җитүгә, аңа балта белән китереп суга. Офицер егыла да, гырылдый башлый. Семен. Иванович арырак китә. Тагын аяк та­вышлары ишетелә башлый. Ике кеше немецчә сөйләшеп киләләр. Үз янына килеп җитүгә, Семен Иванович балта­сы белән тагын кизәнә. Немец солда­тының берсе аның аягы янына ава, икенчесе кычкыра-кычкыра кача баш­лый.

    Семен Иванович урамның икенче ягына чыга. Аңа арттан кемдер ата, кемдер аны куып килә. Тагын бер атып җибәрәләр. Ул тыкырыкка бо­рыла. Тагын берничә минуттан ул басуга чыгып җитәчәк, ә анда инде ур­ман да якын гына. Аның баш» өстен­нән пулялар безелдәп уза. Урманга барып җитәм дигәндә генә, ул иңба­шының бик каты авырта башлавын сизә. Семен Иванович егыла. Арттан аяк тавышлары ишетелә башлый. Бер­ничә немец солдаты аның яныннан йөгерешеп узып китәләр.

    Семен Иванович, күкрәгендәге авыр­туга бирешмәскә тырышып, урман эче­нә үрмәли. Ул шунда таң атканчы ята. Аны шунда В. шәһәрчегеннән немец­ларны кире куып чыгарган частьның кызылармеецлары табып алалар.

    Семен Ивановичны госпитальгә са­лалар. Шәһәрчекнең халкы көнендә берничә тапкыр аның хәлен белергә килә.

    Семен Иванович аларның берсенә болай дип сөйли:

    — Мин гомерем буеңча балалар укыттым. Менә мин хәзер аларны дө­рес укытаммы икән дип уйлыйм. Мин аларны бар нәрсәгә Дә өйрәттем микән. Моннан соң мин аларны яхшырак укы­та башлармын, чөнки үзем бик күп нәрсә белдем.

    Ул ике көннән үлә. Аны күмәргә бө­тен халык җыела. Аны шәһәр зияратына күмәләр. Семен Ивановичны әледән-әле искә төшерәләр. Озын буйлы, ябык чырайлы бу карт, аз сүзле һәм бик тыйнак кеше, укытучы Семен Ива­нович һәркайсының күз алдында басып тора.

    Иске формация кешесе дип аталган бу кешене шәһәрчекнең гражданнары бер кайчан да онытмаслар.

    В. Финк

     

    МАЙОР ВОЙЦЕХОВСКИЙ

    Караңгы төшәрәк немецлар урман­чыктан чигенделәр. Безнең артиллерия уты аларның пулеметларын, миномет­ларын җир белән тигезләп, җимертеп ташлады. Безнең гаскәрләр Д. шәһә­ренә юнәлделәр.

    Көндезге сугышта фашист полкы тәмам җимерелде. Урманга таба бара торган юлдан немец пленныйларын алып киләләр, түбәндәге иске часовня янында дошман ташлап качкан пуле­метларны, патроннарны, винтовкаларны Җыялар; куаклыкта кухня төтенли. Хәзер кызылармеецлар утыра торган немец окопларына кичке аш белән чәй илтәләр.

    В. авылы артында батальонның ко­манда пункты урнашкан. Салкын җил исә, сугышчылар шинельләрен кияләр. Бу салкынга әлләшь нее китмичә, юка гимнастеркадан гына, майор Войцехо­вский йөреп тора. Батальон, алга ки­теп. яңа урынга урнашкан иде. Иртә белән штык атакасына барасы бар.

    Караңгы һәм җилле төн килде. Вой­цеховский политрук белән бергә рота­ларны карап чыкты. Алар сугышчылар­ның ял итүләрен күреп, аларга йоклап алырга мөмкинлек тиюенә куанып бетә алмадылар. Чөнки батальонның сугыш­чылары ике атнадан бирле зур көч һәм нык нервлар сорый торган авыр шартларда һичбер ялсыз сугышканнар иде.

    Яктырып килгәндә, безнең артилле­рия дошманга ата башлады. Майор белән политрук түбәдән төштеләр, та­выш чыгармаска тырышып, үлән ара­сыннан шуыша-шуыша сугышчылар бе­лән бер рәттән алга киттеләр. Иртәнге чыктан аларның шинельләре, итекләре Юешләнде. Дошман окопларына барып җитәрәк. Войцеховский команда бирде:

    — Штыкка Немецлар, каушап, траншейларыннан кача башладылар, ләкин кызылармеецлар штыгы аларны бик тиз куып җитте. Фашистлар кулларын күтәрделәр, плен­га бирелделәр. Кызылармеецлар егылып яткан солдатлар өстеннән сикергәлән чыгалар, каршылык күрсәткән немец­ларны бетереп йөриләр.

    Батальон авылны ала. Кояш күтәре­леп килә. Войцеховский белән Лобанов иске урыннарына, элек команда пункты булган урынга кайталар. Андагы кирәк-яракларны алып, комаңда пунктын алга күчерергә кирәк. Майор, телефон белән сөйләшеп, фәрманнар бирә дә, китәргә җыена. Шул вакыт вестовой кереп, немецларның танк колоннасы батальон­ның тылына һөҗүм итү өчен бер як флангдан артка килеп керүен белдерә. Войцеховский аланга карый. Дошман танклары чынлап та якынаеп киләләр. Шул тирәңә артиллеристларның күзәтү пунктлары урнашкан иске, ярым җимерек бер часовня бар иде.

    — Күрәсең, каян булса да бәреп кер­гәннәрдер, — ди Войцеховский.

    Ул һәр вакыттагыча тыныч. Ничек булса да, бер җаен табарга кирәк. Войцеховский часовнядән артиллерист­ларга таба сузылган телефон чыбыкла­рын хәтерләп алды да, часовнягә таба юнәлде.

    — Сугышырга кирәк!

    Майор янында! ун кеше бар. Ул аларны икегә бүлде. Политрук Лоба­нов биш кеше белән часовняның уңда­гы ишеге янына, о майор башка су­гышчылар белән сул як ишек янына барып яттылар. Аларның кулларында винтовка һәм пулемет-пистолет.

    Атыша башладылар. Немецлар су­гышчыларның барын ла тере килеш алырга чамалыйлар иде шикелле. Лоба­нов граната ташлауга, часовня тышын­да кайсыдыр кычкырып җибәрде. Мон­нан граната ата башлагач, танклар артиллериядән атарга тотындылар. Ча­совняның стенасы җимерелеп төште. Войцеховский белән Лобанов, барлык сугышчыларны бер ишек янына тупла­дылар. Майор сугышчы иптәшләре ни әйткәнне көтә иде. Сугышчылар актык тамчы канга хәтле сугышачакларын, пленга бирелмәячәкләреи әйттеләр.

    — Әгәр безнең арабыздан кемгә булса да һәлак булырга туры килә икән, ул ватан өчен һәлак була,— диде Майор.

    Ул сугышчыларның һәммәсенең дә кулын кысып чыкты. Часовняга тагын да көчлерәк ата башладылар. Инде монда калырга мөмкин түгел иде. Вой­цеховский башын тыгып карады: ча­совняның янында ук ун танк тора. Алардан алда кулларына винтовкала­рын тоткан немец җәяүлеләре.

    Майор яралана. Ул бөтен көчен җыеп телефон янына шуышып бара. Телефон ‘әле һаман да эшли иде. Вой­цеховский, батарея командирын чакы­рып алып, аңа приказ бирә:

    — Ут ачыгыз! Ориентир — часовня, монда немец танклары» җыелып тора.

    Батарея командиры аңа,

    — Ләкин сез дә шуңда бит! Мин анда ата алмыйм1, бәлки ничек тә булса чыга> алырсыз, — дип җавап кайтара.

    — Кемне булса да коткарырга ты­рышырмын, — ди майор, — хәзер үк ут ачыгыз, хәзер үк!

    Берничә секунд тынлыкта уза. Бу секундлар бик озын шикелле тоела­лар. Менә безнең батареянең залпы яңгырый. Җир тетрәп, часовня дерелдәп куя. Войцеховский елмая.

    — ILfcatn!

    Бу аның иң соңгы сүзе була. Вой­цеховский барлык сугышчыларны чыгу юлына алып бара. Алар гранаталар, штыклар белән үзләренә юл ачалар. Снарядлар танклар янында ярылалар, аларны җимерәләр һәм яндыралар.

    Сугыш озакка бармый. Шулай да совет танклары килеп җиткәндә, мон­да часовняның сөремләнеп яткан җимерек калдыклары, аның тирәсендә янчелгән, ватылган фашист танклары һәм үлек немец солдатлары гына кал­ган була.

    Бу сугышта майор Войцеховский үлә. Танкистлар аны хөрмәтләп өч тапкыр залп бирәләр. Майор Войце­ховский чын мәгънәсе белән совет сугышчысы, куркуны белми торган халык улы, немец фашистларына кар­шы аяусыз сугыша торган батыр кеше иде.

    Немецлар бу танк колонналары белән совет җәяүлеләренең алга хәрәкәтлә­рен туктата алмадылар. Безнең авыр таҗлар, майор Войцеховский приказы буенча башланган артиллерия утының эшен дәвам иттереп, дошманны җимер­деләр. Войцеховский батальоны һөжүмгә китеп, күрше частьләр белән бергә, дошманга ничә тапкыр атакага таш­ланды. Майор Войцеховский гүя су­гышчыларның арасында бара, гүя аларны сугышка һәм җиңәргә өнди кебек иде. Войцеховскийның үлүенә кызыл­армеецларның, ышанасылары килми, аның таза, базык гәүдәсе алда бару­чылар арасыннан эзлиләр, аны шунда күрергә телиләр иде.

    Бары кичен батальонга яңа коман­дир килгәч кенә сугышчылар туган илен саклау өчен яшь гомерен корбан иткән командирның батыр үлемен зур­лап, хөрмәтләп искә алдылар.

    О. Курганов

     МИН БУ, ТОЗЛЕ! 

    Кара күзле, җитез хәрәкәтле, таза гәүдәле бу егетне полкта һәркем белә нде. Әле күптән түгел генә, шәһәрдән лагерьга күчкән чакларда ул санитар арбасына ат тотучы белән янәшә уты­рып, үзенең иксез-чиксез озын җырын акрын гына җырлап бара торган иде. Санитар булып йөрү башта) аңа бик үк ошап та бетмәде. Сугышчылар аның снайперлар шикелле үк оста, атуын бе­ләләр иде. Болай оста атарга ул Кав­каз таулары арасында өйрәнеп килгән иде. Нигә соң аңа санитар булып кына калырга?

    Тик ул тиз арада үзенең бу эшендә дә әллә нинди кызыклы яклар табып, яратып эшли башлады.

    Ул арада бик каты сугыш башланып китте. Дошман үзенең күл буендагы позициясенә көчле артиллериясен таш­лады. Артиллерия уты вакыты-вакыты белән коточкыч давылга, өермәгә әйлә­нә иде. Урманчыкны снарядлар туз­дыра башлады, ул бер сәгать эчендә бөтенләй сирәкләнеп калды, кыр өс­тендә бик күп чокырлар хасил булды.

    Тозлегә шуышып барырга туры кил­де. Ул янына, һәрвакыттагыча, санитар сумкасы аскан иде. Атыш туктап тор­ган арада ул тирә-ягын яхшылап күзә­теп, үзен чакыручы юкмы, ыңгырашкан тавыш ишетелмиме, дип якын-тирәне бик җентекләп карый иде.

    Снарядлар ермачлап ташлаган кыр буенча ул шулай байтак вакыт бер үзе шуышып барды, һава кайнарлан­ган, аннан ачы ис килз иде. Яралылар­ның барсын да җыеп бетерделәрме икән? Монда бер кемне дә калдырыр­га ярамый иде.

    Тозле читтән бөтенләй күренми, ул үзенең барлыгын да белдермичә шуы­ша бирә. Ул җиргә ябышып, җир бе­лән кушылып бетә, кәлтә елан шикел­ле җитез шуышып тиз генә туп чокыр­ларына кереп югала. Моннан бер сәгать элек бу урында штык сугышы булып алган иде. Немецлар кире чигенделәр. Тозле аларның качуларын үзе дә күреп торды. Хәзер бу урынга дошман артил­лериясе котырынып ата.

    Шуыша торгач санитар бер яралы кеше янына килеп чыкты. Ул Тозлегә таныш булмаган бер өлкән политрук иде. Өлкән политрукның бөйрәктән тү­бән урыны авыр яраланган, ул аңын югалткан иде. Тозле аның ярасын шун­да ук тиз генә бәйләп алды. Тик яраны хәзер үк кабык куеп бәйләргә кирәк иде. Монда аңа яраклы таякны, я агач кисәген каян аласың? Шул тирәдә генә немец винтовкасы аунап ята иде, Тоз­ле аны, кабык урынына куеп, бәйләде. Аннан соң ул яралы кешене аркасына яткырды да, күл буйлатып, артка таба үрмәли башлады. Күл буендагы камыш­лар июль кояшы белән кибеп корган булсалар да, Тозлене яшерергә җитәр­лек иделәр.

    Тозле яралы кешене өч километр буенча аркасына күтәреп һаман үрмәли бирде. Ул бары бераз сулыш алу өчен генә туктый иде. Яралы кеше һаман да аңына килми, ул бик каты кызыша
    иде. Төзле, каскасы белән күлдән су алып, яралы кешегә компресс куйды, бары тик шуннан соң гына өлкән политрук көч-хәл белән күзен ачып җибәр­де.

    — Мин кайда? Син кем?

    — Бу — мин. Тозле, санитар.

    — Сезгә мине күтәреп бару бик кыендыр?

    — Ничек тә чыгып җитәрбез, иптәш өлкән политрук..

    Тозле яна дан үрмәли башлады.

    Басуда бер куаклык артында санитар арбасы күренә. Ул моннан 300 метрлар гына булса да, бу ара аркага кеше кү­тәреп шуышу өчен шактый ук ерак иде. Немецлар санитар арбасын күреп алдылар да, аңа артиллериядән өзлек­сез ата башладылар. Тозле яралы кешене куаклык артына яшерде. Аны җайлабрак бәйләргә кирәк иде. Тозле шул вакыт үзе аңын югалтты. Аңына килгәндә, ул күкерәгеннән артык җиргә күмелгән иде. Үзен үзе казып чы­гарды да, яралы кешене санитар арба­сы янына алып китте. Ул анда,

    — Сез кайта торыгыз, мин тагын эзлим әле, — диде.

    Санитар арбасы кузгалып китте. Тоз­ле тагын яралылар эзли башлады.

    Төн җитә. Очыраклы бер снаряд ки­теге Тозленең аягын яралый. Санитар үз ярасын үзе бәйли» дә, үзебезнекеләр янына кайтырга чыга. Ул үрмәләп узылган километрларның исәбен дә югалта, әллә ике километр үрмәләнгән, әллә өч, әллә артыграк...

    Тозле төн буе үрмәли. Ә яктырып китү белән аны дошманнар күреп ала­лар һәм санитар сумкасында кызыл хач билгесен күрә торып, аның сани­тар икәнен белә торып, аңа ата баш­лыйлар. Тозле, шуышып, икенче урын­га күчеп ята, тешен кысып, «Нәләт төшкән нәрсәләр!» ди. Ул шуыша тор­гач, дошман аны күздән- югалта.

    Иртә белән безнең сугышчылар әле үрмәләп, әле дүрт аякланып килгән бер сугышчыны күрделәр. Менә ул якын ук килеп җитте, каска астыннан та­ныш чырай, йокысызлыктан кызарган кара күзләр күренде. Яралы кызыл­армеец,

    — Бу мин, иптәшләр, Тозле! —дип кычкырып җибәрде.

    Врач аның ярасын бәйләгәндә, Тозле инде яңадан тернәкләнеп яралылар бе­лән сөйләшә башлаган иде.

    — Мин озакламый тазарып кайтыр­мын. Мин тиз кайтасыммы яхшы беләм, мин бит санитар. Сез, егетләр, дошман­нан минем ярам өчен дә үч алыгыз. Сез руслар, мин әрмән. Гитлер безнең барыбызны да бер чылбыр белән? богауламакчы була.

    Аңа кызылармеецлар,

    — Син борчылма, Тозле, үчне ала белербез, — диделәр.

    С. Марвич

    ДОШМАН ТЫЛЫНДА 

    Кече сержант Мелитон Романович Повалин дошман тылына китте.

    Ул сабыр табигатьле, акыллы һәм уен-көлке ярата торган бер егет иде. Аның уйлап чыгарган бу планы күп кенә кыенлыклар белән бәйләнгән, лә­кин егет үз-үзенә бик нык ышанган, булдырып чыгар төсле күренә. Шулай итеп, аңа ризалык бирделәр.

    Көндезен? ул, ерак һәм читен юлга хәзерләнеп, ике катушкага кабель чор­нады, телефон аппаратын карап куйды. Кич булып, кояш ерактагы офык чи­тенә кереп югалгач һәм җиргә күксел эңгер төшкәч, безнең егетебез юлга чыгарга җыенды.

    Дошман тылына үтеп керү һәм анда, үзенә җайлы бер урын» табып алып, шуннан. безнең артиллериянең ату нә­тиҗәсен белдереп тору фикере анда моннан берничә көннәр элек уянган иде, ә бүген батыр сугышчы, менә шул фикерен тормышка ашыру өчен, юлга чыга. Хәерле юл, иптәш!

    Повалин кечерәк кенә бер су янына килеп җиткәндә, сәгать төнге икеләр чамасы иде. Ул яр буенда үскән өерде куаклыкларның төбенә килеп туктады, утырды, беренче катушкада күпме ка­бель калганлыгын карый башлады. Югыйсә әле катушкада чирек кило­метрлар чамасы җиргә җитәрлек кабель калган иде калуын, тик шулай
    Да ул, аулак урыннан файдаланып, беренче катушкадагы кабельнең очы белән, икенче катушкадагы кабельнең башын ялгап хәзерләп куярга булды. Катушканың тәмам беткәнен көтсәң, ул бит әллә нинди» урында, бәлки дошман­ның нәкъ күз алдында бетәр.

    Кабельләрнең очларын ялгаганнан соң, Повалин суга кереп китте. Салкын су аның тәнен чеметтереп-чеметтереп алды, тик ул шулай да тукталып кал­мады, телефон аппаратын, катушкаларын һәм башка снаряжениеләрен күтәргән көнгә, сак кына адымнар белән, һаман алга таба үтте.

    Су инде артта калды. Безнең егете­без ачык кырдаң да бераз барды, ни­һаять, ул кечерәк кенә бер урманга килеп керде.

    Урманга кереп берничә адым да ат­ламады, әллә кайдан гына «һалт!» дип кычкырган тавыш ишетте. Егет тукта­лып калды. «Алар күбәүләр микән? Әгәр бер-ике генә кеше булса, көчләр­не сынашып карарга да ярый, күбрәк булсалар, ул чагында иңде урман буйлатып кына барырга туры килер» дип күңеленнән фикер йөртте.

    Повалин телефон аппаратын, катуш­каларын салды, җиргә килеп утырды. Шулай итеп, ул ярты сәгатьләр чамасы, бәлки артыграктадыр, утырып торды. Аннары, аяк тавышын сиздермәскә ты­рышып кына, алга — «Тукта!» дигән тавыш ишетелгән якка таба шуышты.

    «Аны тавышсыз-тынсыз гына бете­реп ташларга кирәк» дип уйлады Пова­лин, шул ният белән штыгын тартып алып, аныклап куйды.

    — Күрәсең, немецның йоклап яткан вакыты булгандыр, һәм ул төшендә кемнең булса да якынга, килүен күр­гәндер, шуңа күрә кычкырып җибәр­гәндер. Мин, аңа карамастан, кулларым белән җирне капшый-капшый, һаман алга шуышам. Минем кулым кинәһ фашистның аркасына тия. Мин, күз ачып йомганчы, аның өстенә капланам һәм барлык көчемне җыеп аны штык белән чәнчим. Ул хәтта «аһ!» дип әйтергә дә өлгерми кала. Шулай да, саклык йө­зеннән, мин урманны әйләнеп үзарга карар кылам. Минем кабель барасы Җиремә бик рәхәтләнеп җитәрлек, ул яктан кайгы юк — дип соңыннан иптәшләренә сөйләп бирде сержант По­валин.

    Көн яктыра башлый. Дошманның күзенә чалыну куркынычы минуттан-минутка үсә бара. Повалия күп җирне түше белән шуышып үтә, ләкин үтә. Бер үзәнлеккә туктап, телефон аппара­тын үзе сузган линия белән ялгый да, саклык белән генә үзенекеләрне чакырып, аларга үзе турында һәм юлны дәвам иттерүе турында белдерә.

    Повалин тагын ике километрлар ча­масы җир китә, юлы бер авылга туры килеп, аны уратып уза һәм кечерәк кенә бер биеклек өстендә үзенә күзәтү пункты җайлап җибәрә. Бу биеклек­тән бөтен тирә-як, уч төбендәге төсле, җәелеп күренә. Шуннан соң телефоны аша үзенең батарея командиры белән сөйләшә башлый.

    Сәгать иртәнге 6 нчы яртыларда дошманның минометлары «телгә килә­ләр». Алар Повалиннан бары тик ярты километрлар чамасы гына читтәрәк, куаклыклар артына урнашканнар. Пова­лин картасын алдына җәеп куя һәм дошман батареясының координатларын, телефон аркылы, үзенең команди­рына әйтә башлый. Берничә минуттан соң безнең артиллериянең беренче сна­ряды немецларның нәкъ колак төплә­рендә ярылып, җирне актарып ташлый.

    — 0—10 га уңга борыгыз, — диде Повалин командирга. Снаряд тагын ки­леп төште — ләкин аз гына барып, җит­мәде. Повалин прицельне тагын ике делениегә арттырырга кирәклекне әйт­те. Дүрт снаряд дүртесе дә бер урынга төшеп шартлады. Бу юлы инде ки­рәкле урын нәкъ үзе иде. Повалин чын күңелдән канәгатьләнде. Дошманның минометлары «телсез» калдылар.

    Моннан соң Повалин ике сәгатьләр чамасы «эшсез» торды. Шуннан файда­ланып, бинокль аркылы тирә-якны кү­зәтеп алды.

    Дошман» бу урынга үзенең артилле­риясен китерә башлаган. Бер туп, ике туй, өч туп... Әнә алар биш-алтылап тупны үзәнлеккә урнаштырып та куй­ганнар иҢде. Солдатлар тупларны яшерү өчен ашыгып-ашыгып ботаклар, яшел яфраклар ташыйлар.

    — Иптәш командир! Картага кара­гыз әле. Үзәнлекне күрәсезме? Нәкъ шул үзәнлеккә немецларның алты туп­лары урнашты. Бу — бая миномет батареясы урнашкан позициядән өч йөз метр арырак һәм, чама белән әйткәндә, 0—50 гә сулдарак. Күзәтүләремне дәвам' итәм. Ун минутлардан беренче мәртәбә тондырып карарга мөмкин бу­лыр дип уйлыйм.

    һәм безнең артиллериянең снаряд­лары тагын яварга тотыналар. Элек дошман тупларының солдатларын кы­рып, өстән яудыралар, соңыннан дош­манның маңгаена бәреп ата башлыйлар һәм берничә минуттан соң аларның туп­ларын эштән чыгаралар.

    Дошман бары тик «бу чаклы туры итеп кайдан аталар соң? Без бик әйбәт итеп яшеренгән идек бит!» дип ярсып мыгырданырга гына өлгереп кала.

    ... Жирне тагын кичке эңгер каплый. Кече сержант Повалин кайту юлына чыга. Үз частена кайтып җиткәннән соң, аны һәрьяктан сәламли башлый­лар:

    — Егет икәнсең, иптәш Повалин!

    — Дошманның башына ут яңгыры яудырдың', малай.

    Шул рәвешчә, ул дошман тылына тагын берничә тапкыр барып «кунак» булып кайтканнан соң, иптәш сугыш­чылары уен-көлке аралаш:

    — Нишләптер син аларда бик еш «кунак» була башладың әле, иптәш Повалин, — дип шаярттылар.

    Повалинның әнә шулай төзәтеп торуы буенча бер миномет батареясы, алты туп, ике станковый пулемет, бер батальон тубы, бер взводка якын җәяүле гаскәр бетерелде. Ә Повалин үзе, дошман өеренә ясаган сәяхәтләре ва­кытында, өч фашист солдатын штык белән кадап үтерде.

    Политрук Ив. Агибалов