Логотип Казан Утлары
Пьеса

ТЯЙМЯСОВЛЯР

Дүрт пәрдәлек пьесаның икенче һәм өченче пәрдәләре

КАТНАШУЧЫЛАР

Таһир Таймасов — карт эшче. Шәмсия — аның карчыгы.

аларның балалары.

Шәйхәттар Солтан Шәүкәт Гөлшат Марат

Кадрия — Солтанның хатыны.

Маһирә — актриса.

Сания — яшь кыз.

Кәнҗебикә — Шәмсиянең сеңлесе.

Искәндәр — теш докторы.

Шамиль — эшче, очучы.

Председатель — Верховный Совет председателе.

Секретарь—ВКП (б) Өлкә Комитеты секретаре. Лейбель — фин офицеры.

Якчурин — ак татар офицеры.

Сантинами – фин солдатлары.

Почтальон.

Офицер.

Фин солдатлары.

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

I КҮРЕНЕШ

Таймасовлар квартиры. Төрле якта ишекләр. Пәрдә ачылганда сәхнәдә беркем дә юк. Бераздан звонок тавышы. Кухня ягыннан Шәмсия чыга.

Шәмсия. Кайсы чәнчелгере шул кадәр баса икән. (Ача.)

Кәнҗебикә керә.

Син икәнсең.

Кәнҗебикә. Мин идем шул, исән тордыгызмы, апа.

Шәмсия. Бер көе генә. Каян болай?

Кәнҗебикә. Ленинградтан кайтып килешем.

Шәмсия. Ленинградтан? Янда нәрсәгә бардың?

Кәнҗебикә. Менә, товарлар алдым.

Шәмсия. Тотсалар ябып куярлар бит.

Кәнҗебикә. Япты ди пычагымны, сату итеп йөри дип мине кем уйласын. Шәйхәттардан хәбәр килгәне бармы?

Шәмсия. Әле өченче көн генә Польша ягыннан Ленинградка кайттык дип язган иде. Сиңа очрамагандыр инде.

Кәнҗебикә. Анда кеше күреп буламы. Сугыш булыр ахыры, вагонда шулай дип сөйләделәр.

Шәмсия. Сөйләмә инде, Кәнҗебикә, үзем дә куркып торам. Кичә балалар да газетта финнәр турында нәрсәдер укыганнар иде. Син торып тор, теге балага манный боткасы пешергән идем, шуны ашатып алыйм. (Китә).

Сөлге белән сөртенеп, ялан өс, тыштан Марат керә.

Марат. Исәнме, апа?

Кәнҗебикә. Бик әйбәт, улым. Нишләп болай шыр ялангач йөрисең?

Марат. Тышта кар белән ышкындым.

Кәнҗебикә. Акыш-макыш суык тиеп үлерсең ич!

Марат. Менә инде белмәдең. „Кыш көне кар белән ышкыну, салкын су белән юыну — кешене салкынга күнектерә, һәм нерв­ларны ныгыта“ ди врачлар.

Кәнҗебикә. Үлмәсәң әллә ни дә ишетерсең.

Күрше бүлмәдә такмак әйтеп биегән тавыш ишетелә.

Кем ул анда дөберди?

Марат. Ә, әнкәй ул, биеп, җырлап бала ашата. Хәзер, әни, үзем ашатырмын...

Биеп бүлмәгә кереп китә. Хәле бетеп Шәмсия чыга.

Шәмсия. Уф, үләм инде бу бала белән, каршысында биеп, җырлап тормасаң һич ашамый.

Кәнҗебикә. Апа, бу Маратың әллә акылдан шашканмы? Ялан өс тыштан сөлге белән сөртенеп керде, шушындый чатнама суыкта кар белән ышкындым ди.

Шәмсия. Әй, Кәнҗебикә, ул бер нәрсә түгел, ул әле көн аралаш Казанкага су коенырга йөри.

Кәнҗебикә. Энекәем лә, ничек салкын тидерми. Ничек иманы качып үлми икән.

Шәмсия. Киресенчә мунчадан чыккандай, кып-кызыл булып кайтып керә.

Кәнҗебикә. Үзегезне дә әйтер идем инде, нигә ирек бирә­сез, нигә узындырасыз!

Шәмсия. Әйдә йөрсен, сәламәтлек өчен файдалы диләр ич.

Кәнҗебикә. Элек вакытта архирейларны бәкегә чума икән дип сөйлиләр иде, башка кешеләрне ишеткәнем юк иде. Ярый, апа, мин автобус белешеп кайтыйм, әйберләрем синдә торсыннар.

Шәмсия. Ярый, бар. Бераздан чәй эчәргә кайтырсың.

Кәнҗебикә китә, бүлмәдән Марат чыга.

Улым, помой чиләгем тулган, түгеп керсәңче.

Марат. Ярый, әнкәй, түгәрмен.

Шәмсия. Аннан, улым, иртәдән бирле радио эшләми, ни булды икән.

Марат. Өй түбәсендә малайлар йөреп бозгандыр. Хәзер, әнкәй, менеп төзәтермен.

Шәмсия. Шулай ит әле, улым, бер өйрәнгәч, радиосыз тору күңелсез икән.

Кереп китә. Марат көзге каршына килеп гимнастика ясый, Сания керә.

Сания. Марат, Гөлшат апа өйдәме?

Марат. Юк, эшкә китте.

Сания. Ул бит, бүген эшләми, төнге дежурга барам, дигән иде.

Марат. Шулай иде дә, иртәнге сәгать алтыда телефон белән чакырып алдылар.

Сания. Нигә икән?

Марат. Бер авыруның хәле начарланган, профессор операция ясарга булган.

Сания. Алай икән.

Марат. Әйе, шулай.

Сания. Ярый, мин китим, Гөлшат апага кайткач әйтергә онытма, безгә кереп чыксын әле.

Марат. Сания, тукта әле, мин сиңа аттестатымны күрсәтим.

Сания. Нинди аттестат?

Марат. Мин шоферлар курсын укып бетердем. Мин хәзер теләгән машинага утырып шофер була алам.

Сания. Бик хәрап инде, синнән башка кеше таптатучылар аз иде.

Марат. Шофер булу бик зур эш ул. Мин хәзер моторны биш бармагым кебек беләм, тракторга, танкка, хәтта самолетка да утыра алам.

Сания. Юкка энергияңне әрәм итеп йөрисең, бала. Барыбер шофер буласы кеше түгел, командир булам дисен ич.

Марат. Бигрәк тә яхшы, һәрбер командир машинаны белергә тиеш. Бер көнне мин комдивны күрдем. Хатынын, балаларын түргә утыртканда үзе шофер булган. Менә, күрдеңме, шофер булуның зыяны юк аның, кайчан булса да бер кирәк була ул.

Сания. Ярый, мин киттем.

Марат. Кичә Бауман урамыннан кем белән бара идең?

Сания. Синең өчен кем булса да барыбер түгелме?

Марат. Түгелдер шул. Бер булса сорамас идем.

Сания. Кара әле, Марат, нигә син мине каравыллап йөрисең. Театрга барсам—анда буласың, кинога керсәм — артымнан керәсең, нигә ул алай?

Марат. Нигә икәнен әйтимме?

Сания. Әйт.

Марат. Оялам...

Сания. Күземне йомып торам, әйдә әйт.

Марат. Юк, булмый. Мин сиңа язып кына бирим, яме.

Сания. Ярый, бир.

Марат язып бирә дә йөзенә карамыйча бүлмәгә кача, Сания укый.

„Мин сине сөям”. Әйтәм аны артымнан йөри. (Утырып яза,) Марат, хатыңа каршы хат яздым, өстәлдә калдырам, алып укырсың.

Китә. Йөгереп бүлмәдән Марат чыга, өстәлдәге
хатны алып хис белән укый.

Марат. „Марат, акыллы, кеше көлдереп йөрмә... син бик яшь әле, турысын әйткәндә, борның да кипмәгән. Моннан соң минем артымнан йөрисе булма, сабагыңны тырышып укы. Әгәр дә сүземне тыңламасаң, әтиеңә әйтеп кистерермен". Яшь имеш... (Итеккә барып кычкыра). Син, Сания, минем яшькә карама, менә монда янар таулардагы кайнаган мәхәббәт утына кара...

Таһир керә.

Таһир. Нинди ут турында сөйләнәсең?

 

Марат. Ул ни, әткәй, теге.... кайда гына куйдым соң...

Таһир. Тукта әле, нигә син койрыгы көйгән мәче төсле өзгә­ләнәсең.

Марат. Әнә малайлар радионы өзгәннәр, шуны төзәтергә йөри идем. (Китә.)

Таһир чишенә, Шәмсия керә.

Шәмсия. Кайттыңмыни, атасы?

Таһир. Юк, китеп барышым.

Шәмсия. Әй кыланышы.

Таһир. Исән кайттыңмы дип сорыйлар аны.

Шәмсия. Исән булмаска, шайтан тисенме сиңа. Нәрсәгә җен­ләнеп кайттың.

Таһир. Минем рационализаторлык тәкъдимемне тикшерделәр.

Шамсия. Соң нәрсә диделәр.

Таһир. Фабриканың баш инженеры әйтә: сез, имеш, тәкъди­мегезне фәнни яктан ачып салмагансыз, бу бары тик практик яктан гына карап төзелгән, ди. Аннан соң, фабриканың эшләп чыгару нормасын күтәрү, шулай ук Москва белгечләре төзегән планны үзгәртү безнең эш түгел, ди. Юк, безнеке, дидем. Алексей Стахановка да сезнең кебек белгечләр шундый ук бәя биргәннәр иде, ләкин ул, иске нормаларны җимереп, социалистик эш методы нормасын төзеде, дидем.

Шәмсия. Кирәкмәс иде, карт. Гомереңә кеше белән була- шуыңны ташламыйсың.

Таһир. Ташламыйм шул, алар һаман да искечә эшләргә, әллә кайчандагы нормалар буенча барырга уйлыйлар. Алар фән белән теориянең тәҗрибә аркасында гына чәчәк атканлыгын аңламаска тырышалар. Кая, газеталар бармы?

Шәмсия. Ни өчендер бүген килгәне юк әле.

Таһир. Ни булса да берәр яңа хәбәр булырга кирәк. Әйе, Шәмсия, дөньялар бутала. Безне дә сугышка тартырлар ахыры.

Шәмсия. Әллә шундый хәбәр ишеттеңме?

Таһир. Бүген радио буенча иптәш Молотов сөйләячәк дип, иртән хәбәр иткәннәр.

Кулына газеталар тотып, Марат йөгереп керә.

Марат. Шатлык, әткәй, шатлык...

Таһир. Нинди шатлык?

Марат. Сугыш була.

Шәмсия. Тиле бәрән орлыгы ашаган нәрсә, сугыш булгач шатлык буламыни.

Марат. Була шул. Буржуйларны, капиталистларны кыйныйбыз.

Таһир. Кая әле, укып җибәрик, ниләр бар икән.

Марат (укый). 26 ноябрь, 15 сәгать 45 минутта Майнилар тирәсендә безнең гаскәрләргә, көтелмәгәндә, Финляндия ягыннан артиллериядән атыш башланган. Биш кызылармеец, ике командир үтерелгән. Жиде кызылармеец яраланган.

Та һ и р. Ох, этләр, этләр, кемгә каршы кул күтәргәннәр!

Марат. Әйдә, әткәй, күтәрсеннәр, үз башларына булыр. Өч көн эчендә без аларның бөтен Финляндиясен айкап чыгарбыз.

Таһир. Юк, улым, алай җиңел карарга ярамый, алар үзләре генә түгел. Алар артында бүтән капиталистик дәүләтләр тора.

Почтальон керә.

Почтальон. Сезгэ'телеграмма.

Таһир. Каян?

Почтальон. Ленинградтан.

Шәмсия. Ленинградтан?

Почтальон. Әйе. Хушыгыз. (Китә.)

Таһир. Күзлегем кая соң? Улым, укы әле.

Шәмсия. Шәйхәттар абыеңнанмы?

Марат. Түгел, армия командующиеннан...

Шәмсия. Нәрсә язган, укы инде.

Марат. Юк, әнкәй, укый алмыйм...

Таһир. Кая, бир миңа...

Шәмсия. Ни булган, әллә Шәйхәттар авырумы?

Таһир. Ул үлгән...

Шәмсия. Үлгән...

Таһир. Әйе, Шәмсия, үлгән. (Яшькә тыгылып укый.) „Сезнең улыгыз Шәйхәттар Таймасов изге Ватаныбызны саклау постында батырлар үлеме белән һәлак булды, авыр кайгыгызны уртакла­шабыз...

Шәмсия. И бала, бала, соңгы тапкыр күрүем булган икән. Ичмасам туйганчы сөйләшә дә алмадым. Атасы, шулай ук соң дөрес булыр микәнни.

Таһир. Тукта, Шәмсия, акылымны башыма җыярга ирек бир. Күз алларым караңгыланып, бөтен тәнемне бизгәк калтырата башлады.

Марат. Мә, әткәй, су эч...

Таһир. Кирәкми, улым, бу хәлсезлектән түгел, дошманнардан үч алырга өндәп кабынган ачыну ялкыннары ул. Улым, Марат, абыеңнарга, Гөлшат апаңа шалтырат. Хәзер үк кайтып җитсеннәр. .

Марат телефонга бара.

Марат. 8-48, Солтан абый, Марат сөйли, хәзер үк өйгә кайт...

Шәмсия. Хәрби мәктәпкә киттем дигәч тә күңелем сизгән икән. Никадәр җибәрмәскә тырыштым, ничә әйтсәм дә син өндәдең!

Таһир. Куй, Шәмсия, ахмак сүзне сөйләмә. Ләкин дошманнар . үзләре өчен куркынычлы булган ут белән уйныйлар. Шунсы кызганыч, арысландай бала котырган этләр кулыннан югалды...

Марат. Әткәй, сабыр, радиода мөһим хәбәр бар.

Радио. Тыңлагыз, тыңлагыз, Москва, Коминтерн станциясе сөйли. Хәзер СССР Халык Комиссарлары Советы председателе Вячеслав Михайлович Молотовның радио буенча чыгышы була. Тыңлагыз, микрофон алдында иптәш Молотов...

Хәзерге Финляндия манлык политикасы тәэмин итү бурычы,

Молотов. Советлар Союзы гражданнарына һәм гражданка хөкүмәтенең безнең илебезгә карата дошман һәм дәүләтебезгә тыштан куркынычсызлыкны безне ашыгыч чаралар күрергә мәҗбүр итә.

 

ПӘРДӘ

II КҮРЕНЕШ

Шул ук декорация. Барсы да кайтканнар. Утырган җирләрендә дикъкать белән радио тыңлыйлар. Иптәш Молотовның соңгы сүзләре.

Молотов. Ленинградка куркынычсызлыкны тәэмин итү буры­чын уңышлы рәвештә хәл кылуыбыз СССР белән Финляндия ара­сындагы җимерелмәс дуслыкның нигезе булып хезмәт итәчәгенә шикләнмибез.

Тышта музыка тавышлары.

Шәмсия. Нинди музыка ул?

Марат. Ирек мәйданына митингка баралар.

Бөтенесе балкон тәрәзәсенә килеп карап торалар.

Таһир. Ягез, улларым, кайсыгыз минем белән бара?

Солтан. Кая, әткәй?

Таһир. Мин сезнең берегез, абыегыз урынына, Кызыл Армиягә барырга тиеш дип уйлыйм. Совет иленең дошманнары минем бер улымны үтерсәләр дә минем әле тагын өч улым бар. Алар да үлә икән, үзем барырмын...

Шәмсия. Карт җүләр, син нишлисең? Бер балаңның каны да суынып бетмәгән, инде икенчеләрен котыртасыңмы?

Таһир. Юк, Шәмсия, котыртмыйм, совет иленең һәрбер намус­лы карты эшләргә тиешле булган аталак бурычымны гына үтим. Ягез, улларым, ни дисез?

Солтан. Рәхмәт, әткәй... мин әле күкрәгемдә кайнаган ачу утларымны сезгә белдерергә кыймый тора идем. Син аны— мин­нән элек әйтеп ташладың. Әйе, абый урынына мин барам.

Шәүкәт. Патриотлык теләкләре күрсәтүеңне, әткәй, мин дә котлыйм. Ләкин Солтан абыйга караганда минем китүем артыграк булыр. Чөнки аның хатыны, баласы бар. Шуның өстенә ул җа­ваплы эшче.

Марат. Дөрес, әткәй, минемчә дә, Солтан абыйны җибәрү урынлы түгел. Ул инженер кеше, бөтен бер заводның язмышы аңар тапшырылган. Шулай ук, Шәүкәт абый, сиңа да китәргә ярамый, синең институтың бар. Монда безнең семьяда иң кул кеше мин булып чыгам. Шулай булгач, әткәй, миңа рөхсәт итегез.

Таһир. Әй, куй әле, куй, үз эшең булмаганга кысылма.

Гөлшат. Шәйхәттар абый урынына барган кеше, аның уры­нын алыштырырлык булырга тиеш. Солтан абыйның китүен мин дә урынлы саныйм. Чөнки ул, бердән, таза, нык кеше, икенчедән, запастагы командир.

Таһир. Дөрес, кызым. Әйдә, улым Солтангәрәй, киттек.

Солтан. Әйдә, әткәй.

Китәләр.

Шәүкәт. Марат, әйдә әле минем белән.

Бүлмәгә узалар.

Шәмсия. Бу нинди җиңел кеше булды соң. Бер нәрсә эшләр­гә уйласа, үтерсәң дә ул эшеннән кайтара алмыйсың.

Гөлшат. Син, әнкәй, елама, үз-үзеңне бетермә, Солтан абый языла икән, ул болай да китәргә тиеш.

Шәмсия. Тиеш булса нигә башкалар кебек китми?

Гөлшат. Син бит әле башкаларны белмисең. Бәлки меңләгән егетләр үз теләкләре белән барып языла торганнардыр. Әнә күрә­сеңме, урамдагы халык ташкынын... алар дошманнарга ачы нәфрәт, Вататаныбызга кайнар мәхәббәт белдерергә чыкканнар. Мин әле кыз бала була торып та үч алу тойгыларымны тыя алмыйча калтыра­нам... Изге Ватанымның данлы патриоты булган туганымның аккан каннары бәрабәренә үч алырга юллар эзләнәм. Син, әнкәй, тынычлан, һәрбер сугышка киткән кеше үлә дигән сүз түгел.

Шәмсия. Ансы шулаен шулай да, кызым, ана өчен авыр ич... Ярый, еламыйм, әйдә барсын, бурычын үтәсен.

Гөлшат. Менә шулай. Син нәрсәдер эшли идең бугай.

Шәмсия. Токмач баса идем... (Бүлмәгә китә).

Телефон шалтырый.

Гөлшат. Тыңлыйм. Гөлшат Таймасова. Ничек, паспорт белән военный билетны алып килергә дисезме? Яхшы.

Ашыгып Искәндәр керә.

Искәндәр. Гөлшат, мин хәзер генә урамда Таһир абзый бе­лән Солтанны очраттым. Авыр кайгыгызны уртаклашырга кердем.

Гөлшат. Рәхмәт, Искәндәр.

Искәндәр. Бу, Гөлшат, безнең өчен генә түгел, бәлки бөтен халкыбыз өчен дә зур кайгы. Ләкин, Гөлшат, кайгырма, бездәге патриотлык хисләре бер ак фин бандаларын гына түгел, хәтта бөтен дөнья буржуазиясен тар-мар итәргә дә җитәрлек. Без алардан Шәйхәттарның үчен алырбыз, без меңләгән, йөз  меңләгән совет яшьләре яхшы атларга, корыч танкларга, җитез самолетларга утырырбыз да, совет кешеләренең нахакка аккан каннарын дауларбыз. Мин хәзер военкоматка барам да үз теләгем белән фронтка җибәрүне сорыйм.

Гөлшат. Сез үз теләгегез белән фронтка китәсез?

Искәндәр. Башкача мөмкинме соң, Гөлшат. Ватаныбыз шун­дый авыр минутлар кичергәндә нинди генә совет яшьләре читтә калырга риза булыр икән.

Гөлшат. Рәхмәт, Искәндәр, чын күңелемнән котлыйм. Әйдә, киттек алайса.

Искәндәр. Кая?

Гөлшат. Мин дә шунда, военкоматка барам.

Искәндәр. Мин, Гөлшат, хәзер үк бара алмыйм әле. Чөнки клиникада бик мөһим эшем бар. Шулай да чатка кадәр озата алам.

Китәләр. Шәүкәт белән Марат бүлмәдән чыга.

Шәүкәт. Шулай итеп, Марат, союз?

Марат. Союз, Шәүкәт абый.

Шәүкәт. Мин киттем.

Марат. Ярый, бар.

Шәүкәт китә. Марат эзләнергә керешә. Шәмсия керә.

Марат. Әнкәй, минем паспортым кая икән?

Шәмсия. Язу өстәле астындадыр.

Марат. Карадым, анда юк.

Шәмсия. Яхшылап кара, кирәкле язулар шунда саклана ич.

Марат. Юк инде, юк. Бөтен җирне актарып чыктым. Кая, эз­ләп кенә бир инде.

Шәмсия. Эч пошкан чакта борчып йөрмә әле, кирәк булса үзең эзләп ал. Тукта әле, сиңа нәрсәгә ул паспорт?

Марат. Милициягә барып специальностымны шофер дип язды­рып кайтам.

Шәмсия. Кая гына куйдым икән соң? И, комод тартмасында­дыр.

Кереп китәләр, бераздан, кулына паспорт тотып, Марат чыга.

Тышкы ишеккә китә. Башын тотып Кәнҗебикә керә.

Кәнҗебикә. Ялла, алла, күземнән утлар күренде... Сукыр чебен шикелле кая бара торгандыр!

Шәмсия чыга.

Әй халык, әй халык, каян җыелгандыр шул кадәр халык. Ми­лицияләр урамнан йөртмиләр, әллә кайлардан Кабан күлләре аша әйләнеп кайттым. Безнең кызыл армеецларыбызны үтергәннәр диме, апа?

Шәмсия. Әйе, Кәнҗебикә, үтергәннәр. Шулар арасында без­нең Шәйхәттар да үлгән...

Кәнҗебикә. Шәйхәттар да үлгән дисеңме?

Шәмсия. Әйе, Кәнҗебикә, үлгән. Аларның үлеменә кайгы бел­дереп бөтен шәһәр халкы урамга чыккан.

Кәнҗебикә. Алай булгач, сугыш була икән, апа.

Шәмсия. Булыр, Кәнҗебикә, бик каты сугыш булыр. Таһир жизнәң Шәйхәттар урынына Солтангәрәйне илтергә китте.

Кәнҗебикә. Әй ходаем. Закирҗанымны гына алмасалар ярар иде.

Шәмсия. Синең Закирҗаның карт инде, нишләп алсыннар?

Кәнҗебикә. Карт дип тормаслар, әнә герман сугышында илле яшькә кадәр алдылар. Безнеке дә нәкъ илленең өстендә. Кая, әйберләремне алыйм да тизрәк китим, апа.

Шәмсия. Самовар кайнаган, чәй эчәр идең.

Кәнҗебикә. Юк, юк, Закирҗанымны күрми калыр хәлем юк.

Таһир керә.

Исәнме, җизни, хуш сау бул... (Китә.)

Таһир. Ни булган аңар?

Шәмсия. Сугыш була, Закирҗанымны күрми калам, ди. Сол­тангәрәй кая?

Таһир. Кадрия килен янына кереп калды.

Шәмсия. Соң ничек, яздырдыңмы?

Таһир. Әйе, Шәмсия. Язылырга дип меңләгән халык килгән. Ләкин һәрбер теләгән кешене алмыйлар. Мин дежурныйга теле­грамманы күрсәткән идем, кереп китте дә комиссарны алып чык­кан. Комиссар әйтә: „Таһир Муталлипович, кабинетка рәхим ит“ ди. Кердек. „Правда" газетасының корреспонденты башта үземне, ан­нан Солтангәрәй белән икебезне, карточкага төшереп алды.

Солтан белән Кадрия керә.

Шәмсия. Шулай итеп, улым, син дә китәсеңме инде?

Солтан. Әйе, әнкәй, хәзерләнеп торырга куштылар.

Шәмсия. И бала, бала, син дә кайтмассың инде.

Солтан. Сөйләмә, әнкәй, менә күр дә тор, таң Чулпаны якты йолдыз шикелле кайтып килербез.

Таһир. Мин дә шулай дим шул. Әйдә, әйберләрен карашты­рыйк.

Китәләр.

Кадрия. Солтан, мине гафу ит инде...

Солтан. Ни өчен?

Кадрия. Мин бая монда кайтканда ачу белән каты сүз­ләр әйтеп ташладым. Кичер мине.

Солтан. Әлбәттә, кичерәм. Әйдә, әйберләрне җыештырыйк.

Китәләр. Таһир чыга, телефонга бара.

Таһир. Мехкомбинат коммутаторын бирегез. Партком секрета­ре белән ялгагыз. Александр Петрович, бу сезме? Менә нәрсә. Көтелмәгән авыр кайгы чыгу аркасында мин бүген агитаторлар җыелышына бара алмыйм. Өлкән улымны финнәр үтергән... Ниш­лисең, авыр булса да түзәргә туры килә. Ярый, хуш, сау булыгыз...

Шәмсия чыга.

Шәмсия. Атасы, Шәйхәттарны күмәргә барсак ничек булыр икән?

Таһир. Бик ерак бит, Шәмсия, алар военный кешеләр, без барганчы көтеп тормаслар.

Шәүкәт керә.

Шәмсия. Улым, Шәүкәт, дәресеңә нигә бармыйсың?

Таһир. Бүген комсомол собраниесе үткәрәм дигән идең, кара аны, соңга каласың түгелме?

Шәүкәт. Мин, әткәй, бүген мәктәпкә бармаска булдым.

Таһир. Ни өчен?

Шәүкәт. Мин китәм.

Шәмсия. Китәсең?

Таһир. Кая?

Шәүкәт. Фронтка.

Таһир. Фронтка?

Шәүкәт. Әйе. әткәй, Шәйхәттар абыйның үчен алыр өчен язылып кайттым.

Таһир. Тукта әле, улым, чынлап сөйлисеңме?

Шәүкәт. Дөрес, әткәй. Без бүген китәбез.

Таһир. Ничек инде ул безгә әйтми-нитми язылырга булдың: мин синең атаң, минем рөхсәтемнән башка ул нинди башбаштак­лык була ди.

Шәүкәт. Дөрес, әткәй, сез миңа ата, ләкин минем үз граж­данлык хокукым да бар.

Таһир. Безнең семьядан җиткән иде инде. Шәйхәттар абыең мәр­хүм үз Ватаны өчен җан бирде, аның урынына Солтан абыең үз теләге белән язылды.

Шәүкәт. Ллар үзләре өчен, мин үзем өчен, һәркем изге граж­данлык бурычын үтәргә тиеш.

Шәмсия. Сезнең урныгызга кыз балалар тудырган булсам, үземә файдалары тигән булыр иде. Бөтенегез дә сугыш чукмарла­ры булып бетәрсез микәнни.

Гөлшат, Маһирә, Шамиль керә.

Маһирә. Исәнме, Шәмсия апа?

Шәмсия. Ярый шунда.

Шамиль. Саумы, Таһир абый?

Таһир. Бер көй генә.

Шәүкәт. Шамиль, син ни өчен күңелсез?

Маһирә. Аны җибәрмиләр.

Шәүкәт. Нишләп?

Шамиль. „Кирәк булгач әйтербез, хәзергә без сезне аэро­дромга инструктор итеп күтәрергә торабыз” диләр. Шул кадәр китәсем килгән иде, булмады.

Шәүкәт. Үз теләгеңне аңлатырга, яхшылап сорарга иде.

Шамиль. Сорадым, Шәүкәт, ике тапкыр начальникка кердем. Берничә тапкыр отсекрга әйтеп карадым. Беләсез, военный кеше­ләр кабатларга яратмыйлар.

Гөлшат. Әнкәй, минем әйберләремне хәзерләсәң иде.

Шәмсия. Нинди әйберләреңне?

Гөлшат. Юл өчен кирәк-яракларны.

Шәмсия. Кая барасың?

Гөлшат. Мине дә, әнкәй, фронтка җибәрәләр.

Шәмсия. Кайчан?

Гөлшат. Бүген кичкә җыенып килергә куштылар.

Шәмсия. Ярабби, нишлим инде мин сезнең белән, нишлим..

Маһирә. Елама, Шәмсия апа, бөтен халык үз ватанын саклау хисе белән янып миллион йөрәкләргә нәфрәт уты кабынган чак­ларда бер без генә читтә калыйкмы?

Шәмсия. Маһирә, әллә синдәме?

Маһирә. Әйе, Шәмсия апа, мин дә язылдым.

Марат керә.

Марат. Сезгә ни булды? Әнкәй, нигә елыйсың?

Ш ә м с и я. Еламый нишлим. Әнә Шәүкәт абыйең сугышка китәргә язылып кайткан, Гөлшат апаң да китәм ди.

Марат. Аның өчен еларга ярыймы? Рәхмәт, Шәүкәт абый, чын күңелемнән котлыйм.

 

Шәмсия. Сиңа нәрсә. Үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын, дигәндәй, сиңа диңгез тубыктан.

Марат. Шундый батыр уллар, уңган кызлар үстерүегез белән мактанырга кирәк иде. Әткәй, нигә син дә уйга чумып, эндәшми­чә утырасың. Әйдә әле бер партия шахмат уйнап җибәрик.

Таһир. Кит әле, кит, эч пошкан чакта...

Марат. Менә инде, рәхмәт әйтеп аркамнан сөярләр дип кайт­сам, бөтенесе борыннарын салганнар.

Таһир. Тукта әле, тукта, ни өчен синең аркаңнан сөяргә?

Марат. Мин дә фронтка китәргә язылдым.

Шәмсия. Ә... Син дә язылдың?

Марат. Әйе, әнкәй, язылдым.

Шәмсия. Нишлим мин сезнең белән, нишлим... Нигә телең йоттың, нигә эндәшмисең шуларга...

Таһир. Монда, Шәмсия, эндәшерлек урын калмады. Тик ми­нем бер генә теләгем бар. Өчесе бергә Шәйхәттар абыйлары танкысына утырсыннар да, дошманнарны турап салсыннар...

ПӘРДӘ

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ

I КҮРЕНЕШ

Тимер-бетоннан коелган ЛОТ эче. Берничә пулемет һәм пушка. Пулеметлар янында Сантиками белән Пауль күзәтү тишекләреннән карап тора.

Пауль. Ни өчендер безнең тирәдә тынычлык.

Сантиками. Күрәсең салкын, москальләр туңа торгандыр.

Пауль. Алар суыктан курыкмыйлар, руслар салкынга өйрән­гән халык.

Сантиками. Киемнәре юк ди ич, өч солдатка бер шинель икән, шуны алмашлап кияләр, ди.

Пауль. Каян беләсең, барып күрдеңме?

Сантиками. Күрмәдем, шулай дип сөйлиләр.

Пауль. Щюцкорлар, офицерлар сүзе ул.

Сантиками. Офицерлар ялган сөйлиме?

Пауль. Сөйләми дә, шулай да ышанырга ярамый. Алар кире­сенчә, шул кадәр бай торалар ди: һәрбер авылларында автомаши­налары, тракторлары бар икән.

Сантиками. Ә, син каян беләсең?

Акчурин тыңлап тора.

П а у л ь. Үткән ел безнең заводтан бер эшче Москвага Октябрь бәйрәменә кунакка барган иде, кайткач шул сөйләде. Шулай, туган Сантиками, безнекеләр бу сугышны юкка гына башладылар. Барыбер таптап узарлар, юкка кан түгелә, күпме халык кырыла, күпме авыллар яндырыла... Алар йөз сиксән миллион, без дүрткә дә тулмыйбыз. Без һавага бер самолет күтәрсәк, алар йөзне күтәрә. Без бер туптан атсак, алар йөздән аталар. Шуның өстенә, аларда исәпсез танклар. Өченче көн “Миркки“ крепостен ничек алдылар. Сугыш тарихында күрелмәгән дәһшәт белән җимереп керделәр. Шулай булгач алар белән ничек сугышасың.

Акчурин. Москаль, большевик... төш бире!

Пауль тошеп каршына баса.

Суоми халкының дошманы безнең коралыбызны тагып йөр­мәскә тиеш. Бир коралларыңны...

Пауль коралларын бирә.

Шулай ук гаскәри ^киемнәреңне дә сал. Синдәй хаин өстендә фин гаскәре киеме йөрмәсен.

Пауль. Господин поручик..,

М к ч у р и н. Чишен!..

Ватан хыянәтчесе фин пулясыннан үләргә тиеш булса да, суоми канының фин җирендә акмавын теләп, мин сине кичерәм: мин сине бары тик соуми җиренең табигый җәзасына гына тапшырам. Әнә бар, шул суны йөзеп чык, исән калсаң москальләргә миннән сәлам әйтерсең. Йөзеп чыга алмасаң, мәңгелек җәһәннәмгә китәрсең...

Пауль теләр-теләмәс кенә ишектән чыгып китә.

Сантиками. Господин поручик, ул йөзә...

Мичурин. Йөзә алмас! (Пулеметтан ата). Инде, хәзер фин халкы арасына коткы сала алмас. (Китә.)

Сантиками. Батты, югалды... бичара, хатыным, балам бар дигән иде... чыннан да, нигә кирәк безгә бу сугыш...

Бер солдат ияртеп Акчурин керә.

Мичурин. Бас менә шунда. Сезнең бурычыгыз үзегезне дош­манга белдермәү, нинди генә шартларда да ут ачмыйча якын- җибәрү, аңладыңмы?

Лейбель керә.

Лейбель. Нинди яңалыклар?

Мичурин. Үлем тынлыгыдай тынычлык, теге якта бер җан иясе күренми.

Лейбель. Шулай буласы бик табигый. Минем полк штабын­нан килешем. Моннан унбиш километр җирдә шарлавыктан түбән понтон күпере салып бу якка чыкканнар.

Мичурин. Бу якка чыкканнар?

Лейбель. Әйе, бу якка чыкканнар. Танклар колоннасы белән кәгазь фабрикасына һөҗүм итәләр. Әгәр дә тизлек белән диви­зиядән ярдәм килмәсә, безнең ротаны шунда ташлаячаклар.

Мичурин. Господин капитан, бу урынның аерым әһәмиятле участок икәнен аңлатырга иде.

Лейбель. Бик яхшы аңлыйлар. Андагы участок тагын да әһәмиятлерәк. Бердән, кәгазь фабрикасы, икенчедән, зур электро­станция, өченчедән, Финляндияне тимер юл челтәре белән бәйли торган үзәк магистраль.

Мичурин. Әгәр дә алар моннан һөҗүм итә калсалар.

Лейбель. Уйларга да ярамый. Чөнки күпер аръягында өч километр юлның рельслары алынган, дамбалар актарылып таш­ланган, ике яклап сазлык, баткаклык. Шуның өчен дә дошман бөтен көчен түбән туплаган. Әйе, господин Мичурин, безнең хәлләр җитди. Кәгазь фабрикасын алсалар безнең монда фронт тотып торуыбызның кирәге булмаячак, чөнки ул чагында безнең ротаның пленда калу куркынычы туачак. Шуның өчен дә өч взводны по­ходный хәлгә китереп, сакта торырга кирәк.

Мичурин. Димәк, тагын чигенәбез?

Лейбель. Шулайрак, господин Мичурин.

Мичурин. Стратегик яктан иң уңайлы булган шушы су бу­енда да без аларның һөҗүмен туктата алмасак, безнең чигенүе­безнең чиге кайчан булачак?

Лейбель. Без аларны Финляндиянең рәхимсез табигый кар­шылыклары белән очратырга уйлыйбыз.

Солдат керә.

Солдат. Господин капитан, полк штабыннан ашыгыч кеше килде, сезне сорый.

Лейбель. Господин Мичурин, бераз сабыр итегез, шул туры­да яңа хәбәр түгелме икән. (Китә.)

 

Акчурин бер җиргә сөялеп үз-үзенә сөйләнә.

Мичурин. Бу сугышны мин егерме ел буена көттем- Егерме ел буена, большевикларга булган ачуымны басу өчен яңак сөяк­ләремне кыса-кыса, азау тешләремне җимереп бетердем. Егерме ел буена Европа буйлап “Россияне коткарырга” ярдәм җыеп күпме көч куйдым, егерме ел буена дөньядагы бөтен ялганнарны Россия халкы өстенә аударып күпме ялган мәкаләләр яздым. Ләкин шул эшлә­ремнең нәтиҗәсе нәрсә булды? Бөтен көнбатыш көче белән салын­ган крепостьларны ваталар, тимер-бетон ныгытмаларны җимерә­ләр, миналы зоналарны көчле танклар белән таптап узалар. Миңа, иясен җуйган эт шикелле, тагын шулай илдән илгә йөрергә, кеше табаны ялап көн күрергә туры килер микәнни?

Кулына төргәк тотып Лейбель керә.

Лейбель. Господин Акчурин, өч взводны тизлек белән кәгазь фабрикасына озатыгыз, калган бер взводны минем янга җыегыз.

Акчурин. Тыңлыйм, господин капитан. (Китә).

Солдатлар керә.

Лейбель. Әй, сез, соуми уллары!... Большевиклар безне җиңә алмагач, безнең өстебезгә кыргый Казан татарларын җибәргәннәр.

Сантиками. Кыргый Казан татарларын?

Лейбель. Әйе, кыргый Казан татарларын. Безгә каршы су­гышучы частьлары фәкать шулардан тора икән. Менә күрегез кыргый татарлар дивизиясенең кем икәнлекләрен аңлатып, без­нең командование аерым плакат чыгарган...

Кулындагы плакатны сүтеп стенага элә. Плакатта монгол кыяфәтле, кәкре
аяклы, авызына ике очлы пычак капкан “кызылармеец” сүрәте ясалган. Астына
“Кыргый Казан татарлары килә” дип язылган.

 солдат. Борыны, борыны, бөтенләй юк, ха, ха, ха... күзләре күсе күзләре кебек.

 солдат. Аяклары, камыт агачыдай, кәкре, тешләре, кабан дуңгызыныкы шикелле, бөкре.

Лейбель. Ул татарлар шушы көнгә кадәр вәхшәттән баш­каны белмиләр. Хәзерге көндә дә чи ит ашаучы ерткыч татарлар...

Акчурин йөгереп керә.

Акчурин. Господин капитан, теге якта танк...

Лейбейль. Таралырга...

Солдатлар кител бетәләр.

Разведка танкысы.                                      *

Күзәтәләр.

Акчурин. Ут ачмагыз, бу якка чыгарга телиләр.

Лейбель. Суга төштеләр. Яр буендагы миналларны шартла­тырга хәзерләнегез...

Мотор тавышы ишетелә, ул әкренләп якыная. Көчле шартлау ишетелә.

ПӘРДӘ

II КҮРЕНЕШ

Сәхнәнең күп кенә өлешен тутырып, шаулап ага торган зур агым су. Сул як яр өстеннән уң якка салынган тимер юл күпере, ләкин күпернең баганалары җиме­релгән. Шулай да кайбер фермалары тоташ килеш асылынып торалар. Дамба астында ДОТ ның берничә амбразурасы күренә. Артта кыя ташлар, нарат ур­маннары. Пәрдә ачылганда, әйләнә-тирәсен төтен каплаган танк тора, аның эчендә Солтан, Шәүкәт һәм Марат күренә.

Марат. Иптәш командир, машина бара алмый, боковой пере­датчик эшләми. Нишлибез?

Солтан. Салкын канлы булыгыз, Шәүкәт, радио буенча үзе­безнең частька хәбәр ит.

Шәүкәт. Воронеж-Воронеж...

Жавап килми.

Шәүкәт. Иптәш командир, радио бозылган, передатчик эш­ләми.

Лейбель (амбразурадан). Әй сез, москальлар, танктан чы­гарга боерам.

Солтан. Ә, мин сине, дуңгыз танауны, совет күчтәнәче белән тыгындырам...

Берничә тапкыр пушкадан аталар, амбразура җимерелә.

Шәүкәт. Шәп күчтәнәчләр, уңайлы эләкте, пушка точкалары җимерелде.

Марат. Иптәш командир, яр буйлатып шуышалар.

Солтан. Кая, мин дә'күрим.

Марат. Әнә, ак халат кигәннәр.

Солтан. Шәүкәт, пулемет лентасы хәзерлә!

Шәүкәт. Есть, хәзерләдем.

Солтан ата.

Марат. Яхшы, иптәш командир. Тирес кортлары яр астына очтылар.

/Акчурин. Әй сез, кардәшләр!...

Марат. Татарча кычкыралар.

Солтан. Кая ул?

Марат. ДОТ эчендә булырга кирәк.

Акчурин. Яхшылыкта бирелегез!

Солтан. Сез кем буласыз?

Акчурин. Мин үзем дә Казан татары. Тизлек белән биреле­гез. Юкса танкыгыз миңа өстендә, хәзер шартлатабыз.

Солтан. Без чыга алмыйбыз, люкыбыз тыштан бикләнгән.

Акчурин. Господин капитан, алар бикләнгән.

Лей бел. Димәк, япон методы буенча, йозаклап җибәргәннәр. Барып ачыгыз.

Солтан. Шәүкәт, хәзерлә...

Акчурин килә башлый, Солтан пулеметтан ата, Акчурин егыла.

Марат. Татарның соңгы акгвардеецларыннан берсе тончыкты.

Лейбель. Рәхимсез ут ачарга...

Ике арада көчле атыш китә.

Солтан. Шәүкәт.

Шәүкәт. Есть, иптәш командир, хәзерләдем.

Солтан. Мин сезне атмаска мәжбүр итәрмен, еланнар...

Пушкадан ата. дошман пулеметлары тына.

Марат. Туктадыгызмы? Димәк, снарядлар урынлы эләкте.

Шәүкәт. Беләсе иде, көчләре күпме икән?

Солтан. Бер-ике взводтан артык булмаска тиеш. Пушкалары эшләми, һәр хәлдә без алар белән сугыша алабыз. Шулай да, иптәшләр, боевой заданиебызны үтәү өчен, күпернең җимерелми калган фермаларына тотынып, беребез теге якка чыгарга тиеш.

Шәүкәт. Ләкин күреп алсалар атып төшерүләре мөмкин.

Солтан. Ирек бирмәбез. Шул вакытта танктан ДОТларына ата башларбыз. Икенчедән, алар тарафыннан атылган пуляларның күпер челтәренә тотылып калу мөмкинлеге дә бар.

Марат. Дөрес, иптәш командир. Ул заданиены үтәргә мине җибәрегез.

Шәүкәт. Юк, иптәш командир, миңа рөхсәт итегез.

 

Марат. Шәүкәт Таймасов, син экипаж өчен кадерле кеше. Минем өчен барыбер, машинам эшләми. Шулай булгач, иптәш командир, мин китим.

Солтан. Бар, Марат, чишен.

Марат. Аңламыйм, иптәш командир.

Солтан. Өстеңдәге киемнәрең үрмәләргә уңайсызлык итәчәк. Шуның өчен авыр киемнәреңне сал.

Марат чишенә башлый.

Шәүкәт. Иптәш командир, Марат үтә алмас, миңа рөхсәт итегез.

Солтан. Шәүкәт Таймасов!

Марат (эчке киемнән калып). Булдым, иптәш командир.

Солтан. Берничә граната ал. Күпергә кадәр башыңны күтәр­мичә түшең белән шуып барырсың. Мин язып тормыйм, мондагы хәлне телдән сөйләрсең.

М а р а т. Китәргә мөмкинме, иптәш командир?

Солтан. Мөмкин.

Шәүкәт. Күрешә алмасак, хуш, Марат.

Солтан. Шәүкәт Таймасов, урыныңа бас.

Марат аскы люктан чыгып, күпергә таба үрмәли башлый. Дошман күреп,
атарга керешә. Ике арада каты атыш китә.

Шәүкәт. Атмагыз, сасы көзәннәр...

Өстәге люктан гранаталар җибәрә, Марат, хәрәкәтсез рәвештә,
җирдә катып кала.

Таймасовлардан тагы бер корбан.

Солтан. Әйе, егет югалды.

Шәүкәт. Без үзебезне коткару өчен аның гомерен чикләдек. Юкка гына миңа рөхсәт бирмәдең.

Марат хәрәкәтләнә, үрмәли башлый.

Солтан. Тукта, ул исән!

Шәүкәт. Әйе, әйе, ул исән!...

Солтан. Шулай, энекәш, шулай, күпергә үрмәлә.

Шәүкәт. Ух, сволочлар, яраладылар.

Марат. Хушыгыз, абыйлар, хуш...

Күпердә» ычкынып аска төшеп китә. Шәүкәт белән
Солтан сүзсез катып калалар.

Шәүкәт. Иптәш командир, ДОТ ларына һөҗүм итәргә рөхсәт итегез.

Солтан. Юк, Шәүкәт, күрәләтә үз башыңны үлем астына куярга ярамый.

Шәүкәт. Рөхсәт итегез, иптәш командир, чын күңелемнән со­раган теләгемә каршы килмәгез.

Солтан. Сорама, Шәүкәт, җибәрмим.

Шәүкәт. Иптәш командир, уйлап кара, Шәйхәттар абыйның үчен алып бетерә алганыбыз юк, Марат туганыбызны һәлак итте­ләр. Аек акылым өндәп торган чакта мин алардан үчем алмасам, сугышчының изге бурычын кайчан үтәрмен...

Солтан. Ярый, мин сиңа рөхсәт итәм. Ләкин дошман оясын туздырырга көчең барлыгына ышанасыңмы?

Шәүкәт. Ватаныма биргән антым белән, бриллианттай таза намусым белән ант итеп әйтәм, мин аларны тар-мар итәрмен...

Солтан. Ярый, бар...

Шәүкәт, танктан чыгып. ДОТка таба үрмәли башлый.

ПӘРДӘ

III КҮРЕНЕШ

Шунда ук. Төн. Әйләнә-тирә тынлык. Пәрдә ачылганда, Шәүкәтне күтәреп
ДОТтан Солтан чыга. Танкка кертеп сала.

Солтан. Шәүкәт, мине таныйсыңмы?

Шәүкәт. Солтан абый, бу синме?

Солтан. Әйе, Шәүкәт, мин.

Шәүкәт. Эчәсем килә.

Солтан. Суыбыз юк, мин сиңа спирт бирәм. (Эчерә.) Шәүкәт. Минем кай җирем яраланган соң?

Солтан. Менә тагын спирт эч әле. (Эчерә.)

Шәүкәт. Абый, мин ничек монда, ничек мине коткардың?

Солтан. Син китеп бераз торгач та, ДОТ эчендә бик каты шартлаулар булды, ыңгырашкан авазлар ишетелде. Шуннан, көтәм, син юк, көтәм, юк. Аптырагач, сине эзләргә киттем. Йөри торгач ДОТка барып кердем, ләкин караңгы, бер нәрсә күренми. Кесә фонаремны кабыздым. Ни күзем белән күрим: җимерелгән ДОТ эче үле гәүдәләр белән тулган. Бары тик бөтен җире канга буял­ган бер офицер гына телефон аппараты янында сөйләп маташа. Бу мине күрүгә кинжал чыгарып һөҗүм итә башлады, мин аны револьвердан атып үтердем. Офицер белән сугышканда, кесә фо­нарем ватылып, караңгыда калдым. Шуннан, нишләргә? Кулларым белән капшап сине эзләргә керештем, ләкин бөтен җирдә үле гәү­дәдән башка бер нәрсә дә кулыма эләкми. Шулай капшап йөри торгач, синең бөдрә чәчең кулга эләкте, тыңлыйм, җаның бар. Шуннан, яраларыңны бәйләп, монда кертеп яткырдым.

Шәүкәт. Әйе, хәзер мин дә хәтерлим. Мин башта тыштагы сакчыларын буып үтердем дә, ДОТ эченә төшеп киттем. Күрәм, унбишләп солдат, офицер янына җыелганнар да, нәрсәдер тыңлый­лар. Шуннан мин болар өстенә бер-бер артлы гранаталар җибәр­дем. Ут сүнде... Караңгы, бернәрсә күрмим, чыгарга юл эзли баш­ладым. Шул вакыт минем янымда көчле шартлау булды, мин егыл­дым. Шуннан соң нәрсә булгандыр, хәтерләмим. Абый, мин туңам.

Солтан. Менә мин сиңа актык спиртне бирәм.

Шәүкәт. Кирәкми, син үзеңне сакла.

Солтан. Мин сәламәт кеше, ничек тә туңмаска тырышырмын. (Эчерә.) Яраларың бик сызламыймы?

Шәүкәт. Сызласа нишли алам. Түзәргә тырышам.

Солтан. Кузгалма, тыныч кына ят. Тышта караңгыланды, куе томан күтәрелде.

Тынлык, еракта бүреләр улаганы ишетелә.

Ш ә ү к ә т. Эч пошырып нигә ул бүреләр улыйлар. Солтан абый, мин моңар кадәр тормышның тәмен, дөньяның рәхәтен сизмәгән­мен. Әгәр дә гомеремне бер генә елга, булмый икән, бер генә айга озайтырга мөмкин булса иде, ул чагында мин ничек итеп яшәргә, ничек итеп дошманнарны җиңәргә икәнлекне яшьләргә өйрәтер идем.

Солтан. Әйе, Шәүкәт, син хаклы. Тормыш мәйданында үзен сынамаган, авырлыкны җилкәсендә татымаган кешеләр тормыш кадерен белмиләр.

Шәүкәт. Их, мин хәзер белер идем... Солтан абый, шулай ук соң безнең Марат үлде микәнни?

Солтан. Юк, ул үлмәскә тиеш. Чөнки ул яшәр өчен кирәк булган бөтен сыйфатларны үзенә җыйган егет бит.

Шәүкәт. Алай булгач, нигә безне коткарырга килмиләр.

Солтан. Бәлки анда безгә караганда зурырак, безнең тормышыбыздан әһәмиятлерәк мәсьәләләрне чишә торганнардыр.

Шәүкәт. Ул үлгәндер, аны яраладылар. „Хушыгыз, абыйлар, хуш....” диде дә, атылган коштай, күпердән аска ташланды. Аның тавышы әле һаман минем колагымда ишетелеп тора. Кырык гра­дуслы салкында суга төшүгә, тәнен көзән җыергандыр да, батып үлгәндер. Их үлем, үлем, ни өчен син яшәргә хаклы булган кеше­ләрнең гомерләрен чиклисең.

Солтан. Шәүкәт, нигә син үлем турында сөйлисең?

Шәүкәт. Нигә, үлем юк эшмени.

Солтан. Әлбәттә, бар эш. Ләкин без үләргә түгел, дөнья яра­тылганнан бирле яшәп килгән гореф-гадәтләрне, закон кануннарын үзгәртү, кешелек дөньясына бәхет даулап алу өчен тәрбияләнгән кешеләр. Безнең идеябез мәңгелек идея булган кебек, иң соңгы минутларыбыз да оптимистик хисләр белән сугарылган булырга тиеш.

Шәүкәт. Без ватаныбыз алдындагы бурычыбызны начар үтә­мәдек. Күпме сугышларда булдык, күпме крепостьларны җимердек, үзебезгә Таймасовлар экипажы дигән дан алдык.

Солтан. Шәүкәт, сөйләшмичә ятырга мөмкин түгелме.

Шәүкәт. Эх, Солтан абый, сөйләшкәч җиңелрәк тоела, ярам­ның авыртуы онытыла.

Тышта җил-давыл, кар бураны күтәрелә.

Солтан. Туңмыйсыңмы?

Шәүкәт. Юк.Мин ни өчендер җылына башладым. Әллә спирт тәэсире, әллә кан җылындымы.

Солтан. Киресенчә, тышта томанлы суык иде, хәзер көчле буран күтәрелде. Ни өчен болар безне оныттылар икән. Бөтенесе дә үлеп беттеләр микәнни.

Шәүкәт. Алар бик хәйләкәр кешеләр бит, ни дә булса берәр мәкерле хәйлә кора торганнардыр.

Солтан. Нинди генә хәйлә кормасыннар, нинди генә мәкерле уйлар уйламасыннар, җаным тәнемдә, акылым башымда чакта мин аларга бирешмәм.

Шәүкәт (Үз-үзенә әкрен генә сөйләнә.)

Кайсы илдә, кайсы җирдә 

Аңа тиңдәш бар икән.

Шул минутта, шул сәгатьтә

Таң Чулпаны кайда икән.

Бер елмаеп көлүләрең 

Җәйге таңга ошатам,

Таңнан нурлы йөзләреңне

Бер күрергә җан атам.

Солтан. Шәүкәт, тагын сөйләнәсең.

Шәүкәт. Юк. Маһирәгә багышлап шигырь язган идем, шул исемә төште. Ул да фронтта бит. Актриса сәнгатьне сугышка алыштырды. Солтан абый, әткәйләр нишли икән. Әйтергә ансат, Дүрт улыңнан берсе калмасын имеш. Шәйхәттар абый үлде... Ма­рат югалды... озакламый мин дә үләрмен. Синең дә язмышың ак финнәр кулында.

Солтан Шәүкәт, мин сиңа үлем турында сөйләшүдән катгый. Без үлмибез, аңлыйсыңмы, без үлмибез! Мин дә әле алар белән көрәшерлек көч тә, рух та җитәрлек.

Шәүкәт Солтан абый, минем йоклыйсым килә.

Соң Син акылыңдамы? Сиңа йокларга ярамый.

Мин аны үзем дә аңлыйм. Ләкин күз кабакларым    гагыз йомылалар. Әнә минем каршымда Шәйхәттар абый.

Солтан. Шәүкәт, син саташасың. Йокламаска тырыш, үзеңне кулга ал.

Шәүкәт. Йөрәгем уйный...

Солтан. Тор, күзеңне ач.

Шәүкәт. Йоклыйсым килә.

Солтан. Сиңа йокларга ярамый, ишетәсеңме, Шәүкәт, ярамый— Тукта, нәрсә бу? Дошманга яңа көч килде бугай. Әйе, әйе, әнә шаулашалар.

Шәүкәт. Миңа эссе, киемемне салдыр.

Солтан. Син ни сөйлисең, бу мөмкин түгел. Эх... син өшегән­сең..

Шәүкәт. Юк, өшемәдем.

Солтан. Әйе, әйе, өшегәнсең, менә аякларың таш кебек кат­кан.

Ракета яктысы.

Тукта, ракета яктысы түгелме?

Тагын аталар.

Әйе, әйе, безнекеләр ракета аталар.

Тагын тавыш.

Солтан. Ишетәсеңме, безнекеләр сигнал итеп ракета җибә­рәләр, димәк, Марат исән.

Шәүкәт. Марат исән дисеңме?

Солтан. Әйе, Шәүкәт, исән, ул барып житкән, озакламый без­не коткарырга килерләр. Әнә безнекеләр, һөҗүм итәләр.

Финнәр доттан чыгалар.

Офицер. Танкны яндырырга...

Зур пульверизатордан сыекча сиптерәләр.

Солтан. Шәүкәт, танкка бензин сибәләр, безне яндырырга уйлыйлар, әйдә, танктан чыгабыз.

Шәүкәт. Син бар, үзеңне сакла, мин шунда танк белән...

Солтан. Мин, үз гомремне биреп булса да, сине саклармын.

Әйдә, коч мине...

Артта күп сандагы танклар тавышы.

Офицер. Уң флангыдан безне чолгадылар, чигенергә...

Йөгерешеп качалар. Сәхнә аша танклар узганы ишетелә. Бераздан
Маһирә белән берничә кызылармеец керә.

С о л т а н. Маһирә...

Маһирә. Солтан абый...

Солтан. Марат исәнме?

Маһирә. Әйе, исән, штабта калды. Шәүкәт кая?

Солтан. Әнә ул, танк эчендә.

Маһирә. Шәүкәт бәгърем, син нишләдең, күз нурым!

Шәүкәт. Маһирә, синмени бу, өмит йолдызым...

ПӘРДӘ