Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНДА

 

Батыр сугышчыларга җылы киемнәр!

Немец-фашист бандаларына каршы геройларча көрошә торган данлыклы кызыл гаскәребезне җылы киемнәр белән тәэмин итү эшенда Татарстан совет язучылары зур активлык күр> сәтәлгр. Аерым язучылар (мәсәлән:, РСФСР һәм ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе орденлы драматург Таҗи Гыйззәт, драматург Нәкый Исән­бәт Il б.) кызыл сугышчылар өчен бө­тен комплектлар тапшыралар, җылы киемнәр җыюга актив катнашалар. Татарстан Совет Язучылары Союзы, Татарстан Совет Композиторлары Со­юзы белән бергәләп, җылы киемнәр җыю файдасына ике зур әдәби-музы- каль кичә үткәрде. Бу ике кичәдән тыш язучыларның Г. Тукай исемендәге ка­бинетында, шушы ук максат белән, адвокат И. Д. Брауденең кичәсе үткә­релде. Өч кичәдәй килгән сумага күп төрле җылы әйберләр алып тапшы­рылды.

Моңардан тыш Татарстан Совет Язу­чылары Союзы оборона темасына языл­ган бер җыенлык чыгара. Бу җыентык­ның бетен гонорары җылы кием алуга багышлана.

я

! Татарстан Совет Язучылары Союзының агитация-пропаганда бүлеге тезелде

Вөек Ватан сугышы шартларында со­нет язучыларының бөтен иҗат эшлә­рен яңача корып активлаштыру1, аны бөтенләе белән фронт өчен хезмәткә буйсындыру, язучыларның көндәлек һәм оператив эштә актив катнашуларын оештыру, шуларга җитәкчелек итү өчен Татарстан Совет Язучылары Сою­зы Правлениесе союз каршында аги­тация-пропаганда бүлеге төзеда Бу аги­тация-пропаганда бүлеге составына Ш. Маннур', Т. Гыйззәт, Р. Ишмурат» Г. Кутуй иптәшләр сайланды.

Язучыларның чыгышларын оештыру
бюросы

Татарстан Совет Язучылары Союзы Правлешьесе төрле урыннарда язучы­ларның чыгышларын һәм әд45и кичә­ләрне оештыру өчен В. Регинин, Р. Ишмуратов һәм М. Елизарова ип­тәшләр составында чыгышлар бюросы оештырды.

Татарстан Халык иҗаты йорты репертуары турында киңәшмә

14 нче октябрьдә Татарртан Совет Язучылары Союзында Татарстан Ха­лык иҗаты йорты репертуарына ба­гышланган киңәшмә булып узды. Ки- ңгшмадәг Халык иҗаты йорты дирек­торы Ф. Зәйни иптәшнең доклады тыңланды. Киңәшмә Татарстан Халык иҗаты йортының Ватан сугышы бу­рычларына җавап бирә торган патрио­тик һәм яхшы сыйфатлы реперггуар булдыру юлындагы уңышларын билге­ләп үтү белән бергә, репертуардагы күп кенә кимчелекләрне дә күрсәтеп үтте.

Халык иҗаты йорты тотар халкының Ленин-Сталин турындагы, Ватан сугы­шы турындагы патриотик җырларын, моңарчы булып үткән сугышлар .ту- р|Ында халык арасында сакланып килә торган тарихи җырларны, әкиятләрне, сөйләкләрне һәм башкаларны туплау буенча нык эш җәелдерергә, бу эште издательство лар белән бәйләнешкә ке­реп, җыйналган материалларны басты­рып тарату чараларын күрергә тиеш. Киңәшмә бу бурычны аеруча басым белән билгеләп үтте.

 

ТАТАРСТАН ГЫЙЛЬМИ-ТИКШЕРЕНV ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ТАРИХ
ИНСТИТУТЫНДА

«Татар халык иҗатында патриотизм» дигән темадагы җыентык

Татарстан гыйльми-тикшеренү тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секциясе «Татар халык иҗа­тында патриотизм» дип'эи исемдә өч- дүрт табак күләмендә җыентык хәзер­ли. Х.Ярми иптәш җитәкчелегендә тө­зелә торган бу җыентыкка 1812 иче ел­гы ватан сугышы турындагы татар ха- лык җырлары, бәетләр, гражданнар су­гышы Һәм аның геройлары турындагы* җырлар, сөйләкләр, хәзерге бөек Ватан сугышы һәм илебезнең данлыклы су­гышчылары һәм аларның тиңсез батыр­лыклары турындагы җырлар, сөйләк­ләр һәм башкалар урнаштырыла.

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай
әсәрләренең академик басмасы

Татарстан гыйльми-тикшеренү тел, әдәбият һәм тарих институты татар халык шагыйре Габдулла 'Гукай әсәр­ләренең академик басмасының икенче томын төзеп издательст вога тапшырды.

Академик басманың беренче томын­да Тукайның лирикасы, поэмалары, шигыри хикәяләре тупланган булса, икенче том бөтенләе белән диярлек Тукайның прозаик әсәрләреннән тора. Бу томга Г. Тукай җыйган фольклор материаллары да урнаштырыла. Кырык табак зурлыгындагы бу томда ша­гыйрьнең моңарчы билгесез булган яки укучыларның киң катлавына бик аз таныш булган прозаик әсәрләре дә бар.

       
     
   
 

 

 

МАТУР ӘДӘБИЯТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

 

Татгосивдатның матур әдәбият секто­ры үз эшендә шактый гына борылыш ясады. Хәзер бу сектор портфелендә Ватан сугышына, Советлар иленең обо­ронасына багышланган яңа әсәрләр туплана, сектор якын араларда бу те­матика күп кенә яңа әсәрләр чыгара.

Матур әдәбият секторы басмасын­да РСФСР һәм ТАССР ның атка­занган сәнгать эшлеклесе Таҗи Гыйз­зәтнең совет халкының акфиннәргә каршы героик сугышын һәм шушы су­гыш фонында патриотик совет семья­сын күрсәтүгә! багышланган «Таймасов- лар семьясы» исемле дүрт пәрдәлек пьесасы басылып чыга.

Тиз көшпәрдз) басылып чыга торган «Партизан Иван» дигән пьесасында Мирсәй Әмир Украинадагы партизан­нар хәрәкәгген, фашист талаучыларга каршы аяусыз көрәшүче батыр украин халкы вәкилл&рен күрсәтә*.

Гариф Галиевнең «Безнең тылыбыз» дигән хикәяләр җыентыгында гитлер­чы Германиягә каршы бөек Ватан су­гышы көннәрендә тылдагы совет хал­кының, патриотизмы сурәтләнә.

Рахман Ильясның «Бабай» исемле хикәяләр җыентыгында бөек Ватан су­гышы көннәрендә партизаннарның геро- нк эшл»әре турыңдагы хикәяләр басыла.

Бу китаплардан тыш Татгосиздатның матур әдәбият секторы басмасында Муса Җәлилнең «Ильдар» исемле либреттосы (акфиннәргә каршы көрәш геройлары турында), татар совет язу- чыларының «Ватан өчен» исемле икен­че антифашистик җыентыгы, Әхмәт Исхакның «Ант» исемле патриотик ши­гырьләр җыентыгы, А. Алишның «Бә­ләкәй тоткын» исемле антифашистик балалар пьесасы, «Җиңү безнеке бу­лыр!» дигән исемдәге шигырьләр һәм пьесалар җыентыгы, Гариф Гобәйнең гражданнар сугышы чор^ыннан алып язылган «Ялгыз йортта» исемле хи­кәясе, балалар өчен төзелгән һәм «Госпитальдә» дигән исемдәге хикәя­ләр җыентыгы, Л. Н. Толстойның «Су­гыш һәм солых» исемле романыннан алынган' Бородино сугышы» дигән бү­лек, Гариф Галиевнең «Төнге очрашу» исемле хикәяләр җыентыгы,- Ватан су­гышы эпизодлары җыентыгы, драма­тург Галиасгар Камалның сайланма җыентыгы басыла.

Шушы ук сектор басмасында, рус телендә, М. Бубенновның «Бессмертие» («Үлемсезләр») дигән повесте^ Маршак- Ильинның балалар өчен язылган «11 ты боец» («Син дә сугышчы») дигон патри­отик очеркы. Бруно Зернитның «В бой за дело правое» («Хак эш өчен сугышка») дигән шигырьләр җыентыгы бар